ФРОНТТА ОЧРАШУЛАР
Ш. Зәйни
ЯҢА ГАЗЕТА
у хәл 1943 елда, Октябрь бәйрәме алдыннан булды. Мин хезмәт иткән 1 нче Украина фронты гаскәрләре, Киевне алгач, Житомир, Коростень юнәлешендә гитлерчыларны кысрыклауларын дәвам иттерделәр. Дошман, безгә каршы үз резервындагы барлык танк частьларын ыргытып, Совет Армиясенең һөҗүмен ничек кенә булса да тоткарларга, Киевне яңадан кайтарып алырга маташты. Совет армиясе Житомир һәм Коростеньны вакытлыча калдырып чыгарга мәҗбүр булды. Безнең 141 нче дивизия Житомир янындагы Черняхов станциясенә чигенде. Без МТС биналарына урнаштык. Фашистлар безне аннан да бәреп чыгарырга тырыштылар. Ләкин, максатларына ирешә алмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булдылар.
Бу вакытта мин пулемет взводы командиры ярдәмчесе һәм рота парторгы идем. Шулай бер көнне, атышлар тынып торган арада, батальон штабына газеталар алырга бардым. Анда миңа, башка газеталар белән беррәттән, тагын бер яңа газета биреп җибәрделәр. Ни күзләрем белән күрим: газета татар телендә басылган. Исеме — «Ватан намусы өчен». Анда басылып чыккан материаллар арасында Гали Хуҗи һәм Мөхәммәт Садри шигырьләре дә бар. Газетаның соңгы битеннән аның редакторының исемен ззләргә тотындым. Күзем Риза Ишморат дигән сүзләргә төште. Блиндажга кайттым да Риза агага хат язарга утырдым. Иң җылы, иң кадерле сүзләремне юллыйсым килә иде аңа. Ләкин безгә дошман белән тагын берничә тапкыр якалашып алырга туры килде. Хат икенче көнне генә язылып бетте. Мин Риза агадан җавап көтеп яши башладым.
Әмма аннан хат килгәнче шактый вакытлар үтте. Без Черняхов станциясен бер тапкыр калдырып чигендек, аннары, көтмәгәндә һөҗүм итеп, яңадан кайтарып алдык. Гитлерчылар, станцияне турыдан һөҗүм белән алып булмаслыгын абайлап, аны ун- биш-егерме чакрымнан читләтеп үттеләр. Без дошман тылында торып калдык һәм Совет Армиясе һөҗүмгә күчеп, Житомир, Винница өлкәләрен азат иткәнгә кадәр, Украина партизаннары берләшмәсенең куркусыз командиры Ковпак частьлары белән берлектә, дошман тылында гитлерчыларны тар-мар итү сугышларында катнаштык.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Тик аларның берсе дә миңа Риза агадан хат- хәбәр алып килмәде.
КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ 1944 елда Славута шәһәрендә Риза Ишморатның үзе белән очрашырга насыйп булды.
Минем, элек үзем хезмәт иткән дивизиядән китеп, Славута шәһәрендә урнашкан
Б
запас полкның партбюросында эшли башлаган чагым иде. Шунда безгә Казаннан, Татар дәүләт академия театрыннан Асия Масагутова, Рокыя Ибраһимова һәм башка артистлар составында махсус концерт ♦ бригадасы килеп төште. Шул уңай белән t миңа фронт политидарәсенә барырга туры килде. Анда мин сугышка хәтле партиянең 2 Татарстан өлкә комитеты секретаре булып < эшләгән Р. Хәмидуллин белән очраштым, g Без, иске дусларча, кул бирешеп күреш- «тек. Бер-беребездән хәл-әхвәл сораштык, t Казанны, анда үткәргән вакытларны искә о алдык. Ул хәзер фронт политидарәсендә X эшли икән. Шуннан файдаланып, мин - аңардан «Ватан намусы өчен» газетасы һәм аның редакторы Риза Ишморат турында, = редакциянең кайда урнашуы турында со- “ радым.
— Монда алар, Славутада,— дип, Хә- " мидуллин миңа редакциянең адресын ук 3 язып бирде.
Мин килеп җиткәндә, капка төбендә зыкка юл тотуым. Газетага хәбәрләр әзерлисе бар. Яңадан күрешергә язсын! — диде дә, машинага утырып, күздән дә югалды. Мин аны кул болгап озатып калдым һәм редакция урнашкан бина ишеген ачып кердем. Редакция дисәң—редакция, типография дисәң типография буларак көйләнеп җитмәгән бу бинаның бер башында — өстәл сыман нәрсә янында — Риза ага, бар дөньясын онытып, полоса укып утыра иде. Менә ул, ишектән керүчегә күтәрелеп карамыйча, кырку гына тавыш белән:
— Ничә тапкыр язарга кирәк? Ник бу хәрефне алыштырмадың? — дип сорады һәм алыштырылырга тиешле әлеге «гөнаһлы» хәрефне зур итеп полоса читенә язып куйды. Минем, уенын-чынын бергә кушып: «Белмәдем бит, Риза абый! Белгән булсам, килеп алыштырган булыр идем»...— дип җавап кайтаруыма, ул кинәт урыныннан калкынып, солдат елгырлыгы белән өстәл артыннан сикереп торды. Без, кочакларыбызны җәеп, бер-беребезгә ташландык. Аның погоннарында өлкән лейтенант йолдызлары җемелди, күкрәген орден, медальләр бизи. Ул минем хатны алган, үзе дә җавап язган. Ләкин миңа гына аның җавабын алып укырга насыйп булмаган.
Полкыбызга Казаннан артистлар килүен әйтеп, мин аларны концертка чакырдым. Алар бик теләп риза булдылар. Ә Риза ага безнең полкка минем белән үк килде. Башта мин аны полк командирының политик эшләр буенча урынбасары һәм партбюро секретаре белән таныштырдым. Аннан Асия Масагутова һәм Рокыя Ибраһимова урнашкан бүлмәгә алып кердем.
Зәйни Шаһиморатов Мәскәү. Сталинград. Курск шәһәрләре өчен барган сугышларда катнашты. Беренче Украина фронты составында Прага шәһәрендә сугышны тәмамлады.
минем яныма килеп басты. Ләкин без ләшә алмадык. Мөхәммәт миңа: — Ярый,
кемнедер көтеп торган машина менә-менә кузгалырга тора иде. Шул вакыт йорттан Мөхәммәт Садри килеп чыкты һәм әлеге машинага таба юнәлде. Аны күрүгә мин:
— Мөхәммәт, синме бу?! — дип кычкырып җибәрдем. Моны ишетүгә ул җәһәт кенә борылды да күз ачып йомганчы аның белән иркенләп, җәелеп китеп сөй- хуш хәзергә, Зәйни дус! Минем алгы сы
Шул чак, кулына ниндидер кәгазьләр тотып, редакциягә шагыйрь Гали Хуҗи килеп керде. Мине күрүгә, бирегә ни өчен кергәнлеген дә онытып:— Зәйни, бу син түгелме соң? Валлаһи, син бит бу! Менә сиңа югалган кеше! — дип кочаклап ук алды. Ул чактагы шатлыкны, сугышта утны-суны кичкән һәм көтмәгәндә очрашкан солдатлар шатлыгын сөйләп-аңлатып бирерлек көчкә ия булган сүзләр бармы икән?!
Кичке концертны бергәләп карадык. Русның атаклы җырчысы Русланованың фронтка килеп биргән концертын исәпләмәгәндә, сугышта бу безнең беренче тапкыр зур концерт тыңлавыбыз иде. Рокыя Ибраһимованың баянда уйнавын, моңлы итеп җырлавын бөтен зал йотылып тыңлады һәм көчле алкышлады.
ХӘБӘРЧЕЛӘР КИҢӘШМӘСЕ
Риза ага белән безнең икенче очрашуыбыз Тернополь районындагы бер авылда булды. Көннәрнең берендә мине полк штабына чакырып алдылар да, фронт лолит- идарәсенә хәбәрчеләр киңәшмәсенә барырга куштылар. Бару белән Риза аганы эзләп таптым. Ул инде капитан иде. Муеннан эшкә чумган. Әлеге киңәшмә дә аның инициативасы белән чакырылган. Барлык оештыру эшләре аның җилкәсендә. Гали Хуҗи һәм Мөхәммәт Садриның да туктап, озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк.„
Бу киңәшмәдә мин өлкән язучыбыз Госман ага Бакиров белән дә очраштым. Беренче бөтендөнья сугышының ачы газапларын татыган, гражданнар сугышы дәһшәтләрен башыннан кичергән. Ватан сугышына кадәр укытучы булып эшләгән, балалар өчен драма әсәрләре язган өлкән педагог һәм әдип Сталинград сугышларында миномет батареясы белән командалык иткән һәм шул батареяның парторгы булган. Киңәшмәдә сөйләнгән докладларны, чыгышларны ул зур дикъкать белән тыңлый. Аңа караганнан соң, үзеңне син сугыш кырында итеп түгел, мәктәптә, класс өстәле янында басып торган кебек хис итәсең.
Киңәшмәгә башкорт әдипләреннән Гыйлемдар Рамазанов һәм Гали Ибраһимов та килгән иде. Соңыннан алар белән бергәләп төшкән рәсемебезне Риза ага «Ватан намусы өчен» газетасында бастырып та чыгарды.
Фронт политидарәсе начальнигы генерал С. С. Шатилов белән очрашуыбыз киңәшмәнең иң кызыклы, иң истәлекле минутлары булды. Үзенең чыгышын ул бик кечкенә нәрсәләрдән башлап китте дә халыкара хәл, совет сугышчылары алдында бу этапта торган бурычлар турында сөйләүгә күчте. Киңәшмәдән соң да без аның күңелләребезгә кереп калган ялкынлы сүзләре тәэсирендә яшәдек.
Киңәшмә узгач, мин Риза агалар янында берничә көн кунак булдым. Риза ага минем «Ант» дигән шигыремне һәм «Сакта булган маҗара» исемле скетчымны алып калды. Озакламый алар газетаның ике санында бер-бер артлы басылып чыктылар.
БЕРЛИН — ПРАГА
Германиянең Заган шәһәренә килеп урнашкан «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясенә Риза агалар янына мин янә сугылдым. Бу вакытта мин политработник- лар хәзерли торган кыска сроклы курсларны тәмамлаган һәм Өченче гвардия Армиясенең 287 нче укчы дивизиясендә батальон парторгы булып хезмәт итә идем. Бик күрергә теләсәм дә, бу килүемдә Риза аганы редакциядә туры китерә алмадым. Ул Берлин өчен барган сугышлар зонасына киткән булып чыкты. Редакциядә мин Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри һәм Усман ага Бакиров янында кунып, Берлинга юл тоттым. Ул чакта 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре Берлинга төньяк-көнчыгыштан, 1 нче Украина фронты гаскәрләре көньяк-көнчыгыштан һөҗүм итә иде. Безнең Өченче Армия частьлары да Одерны, Шпреены кичеп, Берлинның көнбатыш өлешенә барып чыктылар. Потсдам районында алар 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән кушылдылар һәм Эльба буенда союзниклар армияләре белән очраштылар.
Шундый кайнар көннәрнең берсендә Чехословакия халкының баш күтәрүе аакын- да хәбәр алдык. Чехлар, радио аша мөрәҗәгать итеп, Совет командованиесеннән ярдәм сорады. 1 нче Украина фронты командованиесе генерал-полковник В. Н. Гордое командалыгындагы безнең Өченче Армияне, генерал-полковник А. С. Жадов командалыгындагы Бишенче Армияне һәм генерал-полковник П. С. Рыбалко командалыгындагы Өченче танк Армиясен Прагага ярдәмгә җибәрде. Аларның өчесе дә гвардия Армияләре иде. Чехословакияне Германиядән аерып тора торган Рудный таулары, калын урманнар аша үтеп, без Праганы фашистлардан коткарырга ашыктык.
8 иче һәм 9 нчы майда безнең гаскәрләр капитуляция актына буйсынырга теләмәгән илбасарларга каршы сугышалар иде эле. Бу сугыш каты, ләкин кыска булды. Фашистлар, коралларын ташлап, совет сугышчылары алдында тез чүгәргә мәҗбүр булдылар.
Праганы азат итешүдә катнашкан солдат буларак, совет һәм чех халыкларын мәңгегә дуслаштырган кайбер мисалларга тукталып үтәсем килә. Чех туганнар без- ♦ не, үзләрен фашизм коллыгыннан азат итүчеләрне, кочак җәеп, шатлык яшьләренә с. күмелеп каршы алдылар. Лауни шәһәрендә бәйрәмчә киенгән кешеләр: картлар һәм ч карчыклар, егетләр һәм кызлар, кулларына төрле ашамлык һәм эчемлекләр тотып, 3 безгә сый-хөрмәт күрсәтергә тырыштылар. Прага залларының берсендә безнең өчен 5 зур концерт куелды. Цирк артистлары, махсус программа әзерләп, азат итүчеләр Q хөрмәтенә сокландыргыч чыгышлар ясады. <
«ВАТАН НАМУСЫ ӨЧЕН» ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕНДӘ I
Шуннан соң Риза ага белән безнең тагын бер очрашуыбыз Австриянең башка- ♦ ласы Венадан ерак түгел, Штоккерау шәһәрендә булды. Бу вакытта мин офицерлар _ запас полкында хезмәт итә идем. Риза ага минем кайда икәнлегемне сорашып бел- — гән һәм Штоккерауга мине «Ватан намусы өчен» газетасына эшкә чакырырга килгән С иде. Ул инде майор чинында. Теге чакта Берлин урамнарында барган сугышларда ” яраланган. Хәзер исә госпитальдән ныгып, тазарып, терелеп чыккан. Йөзе шат, күзләрендә елмаю чаткылары... Мине ул Вена шәһәренә алып китте. Мин редакциядә 3 эшли башладым. Газета рус, украин, татар, үзбәк, казакъ телләрендә чыга. Баш редакторы—С. Жуков. Аңардан тыш һәр газетаның үз редакторы бар. Аларның һәр- кайсы баш редакторның урынбасары булып санала.
«Ватан намусы өчен» газетасының татарчасын иң башта шагыйрь Әхмәт Ерикәй чыгара башлаган. Язучы Газиз Иделле дә редакциягә килеп, анда шактый вакыт эшләп киткән. Мин килгәндә редакциядә Риза агадан тыш, Гали Хуҗи (җаваплы секретарь), Мөхәммәт Садри, Госман ага Бакиров һәм журналист Габдулла Шәри- повлар эшли иде. Озакламый Госман Бакиров белән Габдулла Шәрипов, демобили- зацияләнеп, туган җиргә кайтып киттеләр. Аларның берсен Кемерово егете Шәйхи Әптерәшитов, икенчесен мин алыштырдым.
Газета өч көнгә бер тапкыр чыга. Риза ага газета чыккан көнне кичен безне үз янына җыя да киләсе сан өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлата, һәркайсыбыэга конкрет эш йөкли. Без үзебезгә тапшырылган бурычны җиренә җиткереп үтәү өчен бөтен көчебезне куябыз. Гали Хуҗи белән Риза ага миңа русча язылган мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итәргә булышалар. Мөхәммәт Садри һәм Шәйхи Әптерәшитов хәрби частьларга чыгып китә. Газета эшеннән бушаган араларда үз әсәрләребезне иҗат итәбез. Гали Хуҗиның «Россия», «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмалары. Госман Бакировның «Ут» повесте, «Каенсарга кайту» хикәясе, Мөхәммәт Садриның «Ай турында баллада»сы, генерал Рамазанов турындагы очерклары, минем «Имән әкияте» дигән балладам, «Җиңү язы» исемле нәсерем, Шәйхи Әптерәшитоеның герой сугышчылар турындагы очерклары менә шул чагында туды.
Бу редакциягә килгәч миңа украин шагыйре Андрей Малышко, рус язучысы Борис Горбатов, шагыйрь Илья Френкель, үзбәк драматургы Зиннәт Фәтхи белән дә якыннан танышырга туры килде.
Риза ага белән без Венаның атаклы «Бург» театрында Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясен, немец драматургы Г. Лессингның «Зирәк Натан» дигән драматик әсәрен карадык. Даны бөтен дөньяга билгеле Вена операсы театрында Д. Вердинең «Отеллопсын тыңладык. Венаның сәнгать һәм табигать музейларында булдык, аларда тупланган җәүһәрләр бездә беркайчан да онытылмаслык матур тәэсир калдырды. Шенбрун паркында Италия походы чорында полководец Суворов яшәгән манараны, Венаның үзәк каберлегендә бөек композиторларга салынган һәйкәлләрне тамаша кылдык. Бу каберлектә Бетховен, Моцарт, Шуберт, Франц Зупле, Брамс, аталы-уллы Штрауслар күмелгән. Аларның һәйкәлләрен чәчәкләр бизи. Шул чәчәкләр уртасында су атып торган фонтаннан бу даһиларның үлемсез моңнары яңгырап торгандай тоела.
Венада чакта без А. П. Чехов һәм М. Горький әсәрләрен немец теленә тәрҗем» итүче Гиршман атлы антифашист драматург белән очраштык. Ул безгә Чехов әсәр, ләрен ничек тәрҗемә итүе, аларны кайсы театрларда куйдыруы хакында сәйләде, Чеховның аңа язган хатларын укыды. Аннан соң ул безне Венадагы комедияләр театрына чакырып, Австрия артистлары башкаруында Чеховның «Дядя Ваня» спектаклен күрсәтте.
БЕР СЮРПРИЗ
Венада яшәгәндә минем исемдә калган кызыклы очрашуларның берсе — Австрия Коммунистлар партиясе тарафыннан уздырылган бер кичәдә катнашуым булды.
Бөек Октябрь революциясенең 28 еллыгын каршылап, редакциябездә тантаналы бәйрәм мәҗлесе уздырдык та яшәгән җиребезгә кайттык. Кайту белән Риза ага миңа үзе белән бер җиргә барырга тәкъдим итте.
Торган урыныбыздан ерак булмаган «Симпель» дигән кабарега барып кердек. Без килеп керүгә, сәхнәгә бер кеше килеп чыкты да залны Октябрь революциясенең 28 еллыгы белән тәбрик итте. Аннан сәхнә алдындагы оркестрга ым какты. Оркестр Советлар Союзы гимнын уйный башлады. Без, бөтен зал белән бергә, аягүрә торып бастык. Гимн уйналып беткәч, әлеге кеше Октябрь революциясенең дөньякүләм әһәмияте турында доклад ясады. Аңа залдагылар гөрләтеп кул чаптылар. Аннан соң ул сәхнәдән төшеп безнең яныбызга килде һәм тантана мәҗлесендә катнашуыбыз өчен рәхмәт әйтте. Оратор Австрия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены булып чыкты. Үзәк Комитет Вена шәһәрендәге барлык кабареларда, залларда шушындый кичәләр үткәрә икән. Ул кичәләргә Совет Армиясеннән дә кунаклар чакы-рылган. Аларның берсенә Риза ага да чакырылган булган. Әмма, бер сюрприз булсын әле дип, миңа ул серне алдан ачмаган. Кичәнең икенче бүлегендә Вена артистлары рус, украин, белорус, грузин биюләре белән беррәттән, татар, башкорт һәм башка милләтләрнең биюләрен дә башкардылар.
... 1946 ел ахырында, демобилизацияләнеп, без туган-үскән җиргә кайтып киттек. Кайтканда Риза Ишморат һәм Гали Хуҗи белән бергә, Венгрия, Румыния җирләре аша уздык. Мәскәүдә шагыйрь Әхмәт Фәйзидә кунак булганнан соң Казан туфрагына аяк бастык.