Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ РЕДАКЦИЯСЕНДӘ


|QOT| елда мин «Җилкапканы ачканда» дигән автобиографик характердагы бер I ДП I нәрсә яздым. Анда бала чак һәм яшьлек истәлекләрем, фронт көндә
лекләре тупланган. Балалык чоры истәлекләре, кыскартып, «Ялкын» журналында басылды (1971 ел). Фронт көндәлекләреннән кыска бер өзек «Совет әдәбияты - (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган иде (1942 ел). Истәлекләр, көндәлекләр һәм язмалар барысы бер сорауга — мин ничек яза башладым дигән сорауга җавап рәвешендә бирелгәннәр. Хәзер шул язмаларның соңгы өлешеннән укучыларга бер өзек тәкъдим итәм.
Шулай итеп, көндәлекләр генә түгел, минем эчке тормышымдагы ниндидер күзгә күренми торган түгәрәк тә төгәлләнә иде. Карелия урманнарында сугыш утларына кереп, иҗатыма җитешмәгән нәрсәне таптым бугай. Дөрес, сугыш әле бетмәгән, давыллар, өермәләр уйный, ләкин мин иҗат киләчәгемне ышанычлы күрәм, нәрсә турында язарга кирәген беләм. Үзенең эчке драматизмы белән өзлексез сугыш хәлләре кебек үк киеренке булса да, иҗат юлы мине куркытмый, мин бернигә карамастан, берни белән исәпләшмәстөн, ул юлга басачакмын, чынлыкта күптән бас-канмын, тик миңа канатланыр өчен тормышны һәм кешеләрне белү генә җитешмәгән. Хәзер шуның мәгънәсен тирәнтен аңлыйм кебек. Әгәр әйтергә яраса, Карелия урманнарында тормыш мәктәбен үтеп, язучылыкка имтихан тоттым шикелле. Алда җиң сызганып эшлисе калды. Билгеле, йокысыз төннәрне, мең газап белән тулы иҗади эзләнүләрне, эчке шикләнүләрне дә алда күрәм. Ләкин алар иҗат кешесе өчен табигый нәрсәләр, алар кулны бәйләми.
Сугыш һәм тормыш, үлем һәм яшәү, тыныч хезмәттән башканы уйламаган миллионлаган кешеләрнең, кулга корал тотып, социалистик илне сакларга басуы, утка керүе, тиңдәше күрелмәгән батырлык, фидакарьлек күрсәтүе, үлемне җиңүе... Бу турыда сугыш кырында, окопларда, әлбәттә, күп уйланылган, ләкин тагын һәм тагын уйларга, тирән эчке мәгънәләрен төшенергә кирәк. Вакыйгаларга гади катнашучы буларак уйлануларың —бер. язучы буларак гомумиләштереп уйлануларың — икенче. Билгеле, моның өчен вакыт һәм мөмкинлек кирәк. Бәхеткә каршы, андый мөмкинлек миңа сугыш бетмәс борын ук туды, мин «Ватан өчен сугышка» газетасына күчеп эшли башладым. Монда мин үзем өчен яңа горизонт ачылганын күрдем. Элек үз отделениемне, уз взводымны, үз ротамны, ахыр килеп, үз батальонымны белсәм, хәзер минем алдымда — бөтен бер фронт, гаҗәп күп төрле сугышчылар һәм офицерлар, кешеләр язмышы, фронт белән тылның аерылмас бердәмлеге. Элек Татарстан бик ерак калган иде сыман, хәзер атна саен аннан төрле хәбәрләр алып торабыз.
Редакция кешеләре редакциядә генә утырмыйлар, әле берсе, әле икенчесе алгы частьларга чыгып керә Тора-бара мондый командировкаларга беркадәр күнегәсең, газета өчен кызыклы хәбәрләр алып кайтасың, шуңа канәгать буласың. Баштарак
һәр командировка минем офыгымны» киңәйтә барды сыман, уйларымны җи- тезләтте кебек. Мин тирә-юнемә отделение командиры күзләре белән түгел, хәбәрче күзләре белән карый башладым. Уйларым да киңрәк һәм тирәнрәк ерганактан ага башлады кебек. Икенче төрле әйткәндә, миндә язучы фикерләве уяна иде. Күп нәрсәне чагыштырасың, кыюсыз гына булса да, гомумиләштерәсең дә. Шулай да канатланыр өчен әле күп нәрсә җитми иде. Ләкин нәрсә җитмәвен үзең дә яхшы бел-мисең.
Редакциядә көндәлек язмадым. Үлем куркынычы турыдан-туры янамагач, сугышчан иптәшләрдән дә аерылгач, көндәлек язган булып маташу ничектер уңайсыз булып китте, көндәлекнең эчке мәгънәсе югалды кебек. Хәзер, әлбәттә, үкенәм, редакция тормышының кабатланмас үзенчәлекле яклары үткәннәр дә киткәннәр, аларны инде, көндәлекләрне укыган кебек, гади генә иттереп күздән кичерә алмыйсың. Нигәдер иптәшләр дә редакция тормышы турында язмадылар. Шулай бик үзенчәлекле һәм үзенә күрә батыр тормыш эзсез югалырмы икән? Кайчагында башыма икенче төрле уйлар килеп китә: әгәр язучы иптәшләр минем көндәлекләргә игътибарлырак булган булсалар, мине бераз дәртләндерсәләр, мин, мөгаен, ул көндәлекләрне редакциядә дә дәвам иттергән булыр идем. Тәҗрибәле иптәшләр алга, ераккарак карарга тиешләр иде кебек. Минем үземнең моңа акылым җитмәгән. Гази Кашшаф, Афзал Шамов ип-тәшләрнең «яз» дигән сүзләре дә, күрәсең, азрак булган, мин башкаларның «киңәшләренә» күбрәк колак салганмын. Хәер, гаепне кемнәргәдер сылтау— иң җиңел юл, ләкин иң зур гаеп минем үземдә. Мин язмаганмын. Хәзер үкенсәң дә — терсәкне тешләп булмый. Бу хатаны инде яшь иптәшләр генә кабатламасын иде. Көндәлекләр—язучының киләчәк эше өчен бик кирәк нәрсә. Мин килер алдыннан редакциядә зур үзгәрешләр булган. Элекке редактор урынбасары Александр Герасимов белән хәбәрче Минһаҗ Җамалиев ре
зервка күчеп киткәннәр. Соңыннан Герасимовның Кенигсберг өчен барган сугышларда батырларча һәлак булганлыгын ишетеп бик кайгырыштык. Җамалиев турында бернәрсә дә ишетелмәде. Сугыштан соң да тавыш-тыны чыкмады. Хәер, ул Татар-станныкы түгел иде шул.
Габдрахман Әпсэләмов. Ул 1941 елның август аенда фронтка китә. Башта Карелия фронтының 67 нче диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры буларак дошманга каршы сугыша. Аннары (1943 елның җәеннән 1945 елның маена кадәр) шул ук фронтта чыга торган * Ватан өчен сугышка» газетасының җаваплы секретаре булып хезмәт итә. 1945 елның җәеннән 1946 елның апреленә кадәр Ерак Көнчыгышта шулай ук фронт газетасы редакциясендә эшли. Өлкән лейтенант чинында хәрби хезмәттән азат ителә.
Майор Бари Корбановны редактор урынбасары итеп билгеләделәр (редактор булып рус газетасы редакторы санала иде). Хәбәрче булып Политуправлениедән бик булдыклы һәм гаять кешелекле елкән лейтенант Мөхәммәтша Савельев килде. Каюм Иманкулов әүвәлгечә корректор булып калды, мин редакциянең җаваплы секретаре итеп билгеләндем. ф
Безнең кечкенә генә коллектив бик тату яшәде, бердәм эшләде. Аннан соң бик с> күп еллар үтсә дә, мин Беломорск шәһәре читендә, Ак диңгез ярындагы ике катлы § агач йортларда урнашкан редакциябезне һич онытасым юк. Беренче катта бер бүл- Ц мә, тәрәзә каршында бер-берсенә терәп куелган ике язу өстәле. Өстәлләр тирәсен- § дә Бари абый, Мөхәммәтша, Каюм һәм мин утырабыз. Урам як стена һәм тәрәзә 2 буенда, баш-башка, Бари абый белән Каюмның, мич буенда Мөхәммәтшаның кара- S еаты, каршы як стена буенда минем ятак. Бари абый Корбанов гражданкада да “ газетчы булып эшләгән («Кызыл Татарстан»да), соңыннан, армиягә алынгач, атаклы __ Казан дивизиясе газетасының редакторы булган (рус телендә), аннары безнең фронт ь редакциясенә күчерелгән. Мөхәммәтша Сабельев элек Зеленодольск шәһәрендә ~ финанс органнарында эшләгән, газета эшендә тәҗрибәсе юк, ләкин табигате белән ь чын журналист, кирәк материалны таш астыннан булса да таба белә. Шул бетмәс- (2 төкәнмәс тырышлыгы өчен без аны барыбыз да ярата идек, һәр командировкасын- *“ нан ул шул хәтле күп һәм кызыклы материал алып кайта, без хәтта барысын газе- Ь тага урнаштырып та бетерә алмыйбыз. Хәтеремдә, бер чыгуында ул шундый хәлгә о очраган: алгы кырыйдагы бер подразделениеда кунган вакытында тревога куба, ике v яктан да көчле атыш башлана. Мина кырында кемнәрдер йөри, шартлаулар ишетелә, ф Караңгыда анда ниндидер карачкы гына күренә. Аңа төзәп аталар, ә иртән барысы q ачыклана: мина кырына аю кергән икән, төнге атышның сәбәпчесе шул булган, о Соңыннан Мөхәммәтша аю ите ашаганлыгын да сөйләде...
Элекке укытучы Каюм Иманкуловның төп эше —корректорлык. Ләкин ул моның белән генә чикләнмәде, башта тәрҗемә итте, вак-төяк хәбәрләр язгалады, ә ахырда га хәбәрче булды. Без хәтта көлә идек: әрмәннәр аны әрмән дип, кавказ халыклары кавказлы дип, еврейләр еврей дип, татарлар татар дип кабул итәләр иде. Борыны га кылыч, йөзе кара тутлы, күзләре урман чикләвеге төсле карасу-саргылт, тик буе гына тәбәнәк. Без аңа, сөеп-яратып, Яманкулов ди торган идек. Сугыштан кайткач ул “ яңадан үзенең Бәрәңгесенә (Мари республикасы) китте, башта балалар укытты, ан- g нары район газетасының редакторы булды. Кызганычка каршы, күп тә үтмичә, аның * гомере фаҗигале төстә өзелде: мотоциклдан егылып вафат булды. с.
Мин многотиражкада, бигрәк тә «Совет әдәбияты» журналында эшләп журна- Ч листика буенча беркадәр тәҗрибә туплаган идем. Ләкин чын-чыннан журналистика < мәктәбен фронт газетасында үттем. Газета эшенең ашыгычлыгы, материалның көненә генә түгел, сәгатенә кирәк булуы—мине тиз һәм кыю эшләргә өйрәтте. Мин уйлыйм, газета мәктәбен үтмәгән кешегә язучы булу бик кыендыр. Хикмәт бит, ахыр килеп, тиз язуда гына түгел, хикмәт бик тиз ориентацияләнә белүдә. Бу берникадәр урманда азимут белән йөрүгә охшый. Барасың, барасың, бер таныш сукмак очрамый, тирә-ягың адәм аяк басмаган чытырманлы кара урман, син бары тик азимутыңны гына беләсең. Газета эше дә нәкъ шуның шикелле. Әгәр «азимутың» — ягъни политик сизгерлегең дөрес булмаса, бик тиз «югалып», буталып калуың мөмкин. Мин, билгеле, өлкән иптәшләрдән — Бари абыйдан һәм рус журналистларыннан күп нәрсәгә өйрәндем. Аларның акыллы киңәшләре, барыннан да бигрәк иҗади үрнәкләре миңа күп ярдәм итте. Озаклап, тәфсилләп торырга берәүнең дә вакыты юк иде, барысын да эш арасында, ярты сүздән отарга кирәк. Миңа беркем кат-кат кисәтмәде, ләкин өлкән иптәшләрнең эш тәҗрибәсе — бөтен бер мәктәп иде. Мин менә шул телдән әйтелмәгән сүзләргә колак салырга өйрәнүемә әле дә шатланып бетә алмыйм, чөнки бу минем журналистлык эшемә генә түгел, иҗат эшемә дә бик зур ярдәм итте һәм хәзер дә итеп килә.
Еш кына теге яки бу иптәш синең газетада басылган мәкаләңне, хикәяңне укыган була, берничә җылы сүз әйтә. Синең түбәң күккә тия. Аннары, фәлән солдатның яки сержантның мәкаләсен син эшкәртмәдеңме, дип сорый. Ул мәкаләдә кадерле энҗеләр сакланган икән. Син булсаң, күңел тагын да горурланып куя. Дөрес, бу турыда берәүгә дә әйтмисең, ләкин эчке сөенүгә тиң нәрсә бармы соң! Кеше әй
берендәге (еш кына бөтенләй грамотасыз хатларда) энҗеләрне күрә һәм саклый белү, кирәк икән, шуны калку итеп күрсәтү — газетачы өчен бик мөһим бит.
Әдәби эш белән газета эшен мин бервакытта да кызыл сызык сызып аерып куймадым. Газета өчен язылган төрле мәкаләләр, кыска очерклар, сызмалар кай яклары беләндер минем хикәяләремдә дәвам итәләр иде. «Хикәя» дигәч, кайчакта- күпләр, язучылар барысын уйлап чыгаралар, дип уйлыйлар. Бу бик үк дөрес түгел- Мәсәлән, мин хикәяләрем өчен материалны һәр вакыт тормыштан алдым, бары тик- гомумиләштергәндә һәм исемнәр сайлаганда гына фантазиямә юл куйдым. Гомумиләштермәсен, хикәя бер хәбәр булып кала һәм аның гомере бик кыска була. Азмыни бездә бер көнлек хикәяләр. Гомумиләштерү өчен исә заманны тою, тормышны белү, киң күләмдә аңлау кирәк. Әлбәттә, хикәя һәм гомумән сәнгать әйбере коры идеядән генә тормый. Чын сәнгать әсәрендә тирән эчтәлек, идея камиллеге сәнгатьчә эшләнештән бервакытта да аерылмый. Гомумән, шушы нәрсә чак кына бозылса да„ сәнгать әсәренең сәнгать әсәре булуы бетә.
Фронт шартларында моңа ирешү кыен иде. Озаклап утырып эшләргә вакыт та, урын да, кәгазь дә юк. Хикәя тулысынча башта чарлана. Әллә үлем куркынычы һәр вакыт янда йөргәнгәме, урмандагы һәр агач артыннан автомат яңгыравын сагаеп көткәнгәме, фикер дә ничектер үткен һәм җитез эшли иде. Аннары мин шуңо күнегеп киттем. Иҗатка тотыну нәкъ сугышка керү кебек, бөтен нервлар ахыр чиккәчә киеренке, сулыш ешайган, күзләр кысыла төшкән, акыл гаҗәп өлгер. Бар җиһан онытыла, бары тик максатың гына төньяк йолдызы кебек балкый. Билгеле, вакыт- вакыт ул югала, кара, калын болытлар астына керә, син караңгыда буталып бетәсең- дөрес юлны тапканчы җан тирләрең чыга. Аның каравы, тапсаң, шатлыгы ни тора! Ихтимал, шуңа күрә дә иҗат шатлыгын бар шатлыкларның да таҗы дип әйтә торган-нардыр инде.
Шулай да ул хәтәр елларда безнең ише әле яңа гына борын төртә башлаган' яшь язучыларга беренче планда иҗат мәсьәләләре тормый иде. Без — сугышчылар- идек, ә сугышчының беренче эше — җиңүне тәэмин итү. Без һәрберебез үзен» билгеләнгән өлкәдә шуны башкардык. Ничек кенә булса да сугышчылар газетасың сугышчан итәргә тырыштык. Шуңа без бөтен көчебезне, бөтен сәләтебезне бирдек. Башта ук газетаны редакция кешеләре кулы белән генә чыгарудан баш тарттык. Газета массовый булырга, беренче чиратта, анда сугышчылар катнашырга тиеш. Газета дубляж булганда моңа ирешеп булмый. Без дубляжны кире кактык, командование дә дубляжга ябышып ятмады. 1
Татар газетасы, гомуми юнәлештә рус газетасыннан аз гына да аерылмаган хәлдә, татар сугышчыларының йөрәгенә үтеп керә алырлык үз материалларын номер саен биреп барырга, газетаның үз активын, үз укучыларын тупларга тиеш. Үзгәрү- чән фронт тормышында шунсыз файдалы эш эшләве мөмкин түгел. Газета һәр сугышчының ышанычлы иптәше, сердәше, киңәшчесе. Аның сизгер җаны бар, ул сулый* ала, кайнар йөрәге тибә. Бары тик шуны тоеп, аңлап, фидакарьләрчә эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Без шулай эшләргә тырыштык. Фронт хәлләре турында гына түгел, тылдагы тормыш турында да кызыклы хәбәрләр, хатлар, рәсемнәр булсын дидек. Җырны да, мәзәкләрне дә онытырга ярамый, солдатның елмаясы, көләсе килә.
Газетабыз номердан-номерга тулылана, яхшыра барды, аның журналист кадрлары- үсте. Без башка фронтлар белән газеталар алмаша башладык. Башкаларныкы белән үзеңнең газетаңны чагыштыру файдалы. Әйтүе ансат, һәр фронтта диярлек татарча кызылармеец газетасы чыгып килә, һәммәсе үз өстенә төшкән катлаулы һәм авыр бурычны намус белән үтәп бара. Ул газеталарда байтак язучылар эшли, мин аларның иҗатлары белән дә танышып өлгерәм. (Сугыштан кайткач, «Фронт газеталары» исемле информацион характердагы бер мәкалә язган идем. Кызыксынучы иптәшләр булса, шул мәкаләгә күз салсыннар. «Совет әдәбияты» журналы, № 5, 1947 ел.)
Редакциядә җаваплы секретарь вазифасын югары чиндагы офицер башкарырга тиеш. Мин исә гади сержант кына идем. 1943 елның көзендә рус редакциясендә эшләүче бер иптәш 1 белән икебезне лейтенантлар курсына җибәрделәр. Без анда
Журналист Алексей Кондратович. Сугыштан соң «Новый мир» журналы редакциясеяд»
укымадык, имхтиханнар гына тапшырдык. Шулай итеп, атна-ун көн эчендә офицер •булып кайттык.
Газета атнага өч тапкыр дурт битле булып чыга башлады. Мин газетада туктаусыз эшләү, язышу белән бергә, вак-вак хикәяләр дә иҗат иткәләдем. (Бу эштә миңа редакциядәге иптәшләр һәр вакыт ярдәм итеп килделәр. Дөресрәге, андый ярдәм булмаганда мин яза да алмас идем.)
фронтта язылган хикәя-очеркларымнан тупланып, 1944 елда Казанда «Төньяк балкышы» исөмле җыентыгым басылып чыкты. Басарга шул ук елның 3 мартында кул куелган. Димәк, нәшриятка җибәрелүе 1943 елның ахыры яки яңа елның башы була. Икенче төрле әйткәндә, редакциядә мин бик күп эшләгәнмен. Күрәсең, эшкә бик су- салган чак булган.
Сугыш алдыннан минем бер җыентыгым чыгып калса да («Бәхет кояшы»), чынлап торып әдәби эшчәнлегем менә шул җыентыктан — «Төньяк балкышы»ннан башлана. Аңарчы мин эзләнгәнмен, күңел төбендә яткан кайбер үрентеләр зәгыйфь кенә баш күтәргән, ләкин үземнеке дип әйтерлек төп сызык булмаган. Сугыш уты эчендә мин менә шул төп орлыкны — туган ил романтикасын тапканмын. Әлбәттә, ул әзер табылдык булмаган, ул беркадәр калку күренсен өчен бик күпне белергә, эшләргә, язарга «ирәк булган.
1944 елның җәй башында бугай, Кави Нәҗмидән ачык хат алдым. Ул «Батырлар китабыин чыгара, анда минем Илдар Маннанов турындагы очеркым да беркадәр кыскартылып керә икән. Шуннан Кави Нәҗми батырлар турында яңа очерклар сораган, бу теманың әдәбият өчен бик мөһим икәнен әйткән. Бу кечкенә генә хат миндә бик күп уйлар уятты. Озакламый мин Казанга Советлар Союзы Герое Фәхри Заһи- дуллин турындагы очеркымны җибәрдем. Көннәрдән бер көнне газеталардан Советлар Союзы Геройлары исемлеген карый идем, кинәт Газинур Гафиятуллинның фамилиясе ялтырап китте. Миңа бигрәк тә аның исеме ошады: Гази — җиңүче, нур — нур инде. Җиңүче нур! Менә шул нәрсә минем хыялымны котырта башлады. Соңыннан Газинурның күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплаганлыгын белдем. Димәк, үлеме белән үлемсезлеккә атлаган Җиңүче Нур. Мин инде Газинурның башта безнең фронтта булганлыгын, мин яткан госпитальдә эшләгәнлеген алдарак әйткән •идем. Герой исемен алуы безнең фронтта булмаган. Шуңа күрә аның турында очерк яза алмадым, әмма исеме күңелгә кереп калды. Мин аның турында торган саен тирәнрәк уйлана башладым. Газинурның батырлыгы гаҗәп, рухы искиткеч олы, ләкин ул яшен кебек тиз ялтырый. Сугышта булмаган кешеләр, бигрәк тә яшь буын, моны аңлармы? Ничек аңа шушы бөек батырлыкны сөйләп бирергә, ничек итеп аңардан Газинур алдында баш идерергә? Минем өчен бернәрсә ачык иде: бу темага ашыгып тотынырга ярамый. Әйдә, күңелдә ятсын, чарлансын. Өлгергәч, кул үзен- «ән-үзе каләмгә үрелер.
1944 елның язында ике фронт — Карелия һәм Волхов фронтлары управлениеләре бергә кушылды, чөнки Волхов фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгән иде. Редакциядә дә үзгәрешләр булды. Волхов фронтыннан майор Габделхәй Хәбиб белән өлкән лейтенант шагыйрь Әхмәт Фәйзи килделәр. Безнең элекке редакторыбыз Бари Корбанов белән редакция сотруднигы Мөхәммәтша Сабельев резервка — Мөскәү карамагына киттеләр. Озакламыйча алар Ерак Көнчыгышка назначение алып, Хабаровск шәһәрендә «Тревога» исемле газета чыгара башладылар.
Бу вакытта Карелиядә — 19нчы шлюз янындагы ике катлы агач йортларда рус редакциясе үзе генә калды. Безне, татар редакциясен, Ак диңгез эченә кертеп салынган молга туктаган редакция поезды вагоннарына күчерделәр. Бөтен составына бары тик өч кеше — Габделхәй Хәбиб, Каюм Иманкулов һәм мин*. Календарьда •яз булса да, Ак диңгездә әле салкын җилләр котыра, кар ява. Вагонда, никадәр яксак та, салкын, җил бөтен җылыны өреп бетерә. Тирә-якта бөр каралты юк, дүрт
'Яңа килгән казакъ редакциясен да шул ук вагонда урнашкан булырга тиеш иде Соңыннан алар гел безнең белән янәша купеда булдылар. Казакъ газетасында майор Нурлан Карабаев (редактор), елкай лейтенант Рәшит Бнктнмисов (газетаның тел эшчесе, җаваплы секретарь) һәм хәбәрчесе капитан Айтҗанов эшләде Аннары капитан Коробаев (бер берсенә охшаган бу нке фамилияне мнн һаман бутый идем) һәм корректор булып сержант Нурмагамбетов килделәр. Элек Нурмагамбетов безнең газетага еш языша иде Сугыштан соң мин Алма- Атада нке тапкыр булдым. Берсендә Рәшитне, икенчесендә Нурмагамбетовны күрдем Рәшит •нәшриятта, Нурмагамбетов газетада эшли иде.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ РЕДАКЦИЯСЕНДӘ
ягың ачык. Шуңа күрә, әзрәк җылы булсын дип, мин иң өске полкада йоклый идем. Бервакытны иртән уянып китсәм, ике кеше, иңнәренә шинельләр салып, пыш-пыш сөйләшеп утыралар. Аларның берсе безнең яңа редакторыбыз Габделхәй Хәбиб, икенчесе... шагыйрь Әхмәт Фәйзи булып чыкты. Аны, редакциянең башка сотрудниклары белән бергә, юлдан ук частьларга җибәргән булганнар, шуңа күрә ул безгә бер атна чамасы соң килде.
Элек Әхмәт Фәйзине күргәнлегем турында язган идем инде. Ләкин ул иртәне вагонның иң югары полкасыннан аңа байтак карап тордым. Ул күзлеген салган, күзләрен еш-еш йомгалый, үзе, теш арасына нәрсәдер эләккән кебек, һаман читкә төкергәндәй итә. Аннары Хәбиб тә, редакциянең башка кешеләре дә шагыйрь турында көлке нәрсәләрне җитәрлек сөйләп өлгергәннәр иде инде. Ләкин Хәбиб — гражданский тормышта аны «Чаян Хәбиб» дип йөрткәннәр, чөнки ул «Чаян» журна-лында эшләгән — гомумән көлке әйберләр сөйләргә тиеш булганга, мин аның сүзләренә бик үк ышанып та бетми идем, көлдерер өчен юри мәзәк сөйли кебек, югыйсә, Әхмәт Фәйзи кебек зур шагыйрь турында ничек инде көлеп сөйләргә тел барсын. Хәер, бераз соңрак мин моңа тулысы белән ышандым. Әхмәт Фәйзи күзлек белән дә начар күрә иде. Шул беренче командировкасында ук ул бер подразделениедан икенчесенә барышлый, ялгышлык белән, мина кырына килеп кергән. Билгеле инде, аны күреп алган кешеләрнең котлары очкан — менә-менә шартлавы ихтимал бит. Ләкин, бәхеткә, ул бөтен мина кыры аша узып та (үзе, әлбәттә, монь> белмәгән) хәвеф-хәтәргә очрамаган. Шуннан командирлар аны туры редакциягә кайтарып җибәргәннәр... Икенче вакытта ул редакциядә дежурный була. Редактор төнлә вагоннан чыкса, ишек төбендәге сакчы каядыр киткән. Редактор телефон шалтырата башлый, бөтен составны аякка бастыра. Дежурный Әхмәт Фәйзи аның вагоны янына йөгереп килә. Ачуы чыккан редактор шагыйрьне үзен сакка бастыра...
Моны сөйләгән чакта әллә никадәр шәрехләүләр кыстыралар, без эчебезне уып көләбез. Бигрәк тә Хәбиб сөйләгәндә. Чөнки ул сөйләргә бик оста, уйлап чыгарырга маһирлыгы гаҗәп, аның кайда чыны башлана, кайда уйдырмасы китә, берсен дә белмисең, барысы көлке. Русчаны начар белүче татар булып сөйли башласа, көлүдән бөтен вагон дер-дер килә. Руслар да аны тыңларга җыелалар иде.
Шул ук көннеме, әллә икенчесеңдәме, Әхмәт Фәйзи Мәскәүгә, резервка китте. Мин аны юлга кадәр озата бардым. Алдан Әхмәт Фәйзинең әйбер капчыгын салган чана бара, арттарак — шагыйрь белән мин.
Шуннан соң мин Әхмәт Фәйзине сугыш беткәч кенә күрдем. Бу вакытта ул инде гражданский киемдә иде.
Инде җир кипкәч, газетага корректор итеп сугышчы Мидхәт Яхинны алдык. Ул кешедән яшереп шигырьләр язгалый иде. Беренче шигыре сугыш ахырына таба «Совет әдәбияты»нда басылды да. Хәзер укытучы.
Безнең редакциягә Җиденче армиядән бер сержант шигырьләр һәм хәбәрләр җибәргәләп торды. Имзасын, бездә күренмәгәнчә, Гиз эль Габид дип куя иде. Шигырьләре саф татарча, язуы бик матур. Без аның белән кызыксына башладык, ахырда аны редакциягә хәбәрче итеп алырга булдык. Хәтерлим, ул редакциягә Карелия фронтында хәлиткеч һөҗүм башланыр алдыннан килде. Бу вакытта безнең составны молдан төп редакциягә якынрак торган кирпеч сарайлары янына күчергәннәр иде. Кирпеч заводы эшләми, түбәләре генә ябылу кирпеч киптерү сарайларында җил уйный, яныбыздагы аэродромда бертуктаусыз самолетлар гүли. Тышта җәй, ак тоннәр. Юл аръягында гына — диңгез. Су күбәйгәндә дулкыннар юл янында ук чайпала, су азайганда зур-зур ташлар өскә калкып чыгалар. Менә шул вакытта безнең редакциягә Гиз эль Габид килде. Өстендә шактый агарган гимнастерка, башындагы пилоткасы да кояшта уңып беткән, шинелен беләгенә салган, иңбашында әйбер капчыгы, погоннарында сержант билгесе, күзлекле. Йөзе ябык. Фамилиясен сорап торырга да кирәк түгел иде. Кемдер, Иманкулов бугай, кычкырып җибәрде:.
— Гиз килде!
Бик тиз таныштык. Аның фамилиясе дә, исеме дә бик гади булып чыкты: Габи- дуллин Гыйззулла, ә шигырьдә койрыкларын кырыккан, җитмәсә, көнчыгыш шагыйрьләренә охшатып, «эль» кушымчасын алган: Гиз эль Габид. Бу безгә көлке тоелды һәм без аңа, шаяртып, әлбәттә, Гиз эль Гыйфрит дигән кушамат тактык.
Газетага эшкә алсак та, Гиз җаны-тәне белән газетчы түгел, ул шагыйрь иде. Ләкин шагыйрь буларак та холкы белән бик үзенчәлекле. Газетага кирәк булган шигырьләрне без аңардан радиорубкага бикләп кенә яздыра ала торган идек. Әзер шигырен ишек асты ярыгыннан сузмыйча, кычкырып сүгенүенә дә карамастан, ишекне ачмыйбыз 1
Озакламыйча безнең фронтта кайнар көннәр башланды: Карелия фронты гаскәрләре, борынгы Лодейное Поле шәһәре янында киң сулы Свирь елгасын кичеп, хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Бу һөҗүм дошманны эзәрлекли-эзәрлекли Финляндия 5 җиренә бәреп керү һәм Финляндиянең сугыштан чыгуы белән тәмамланды. Бэре- к лешләр бик каты булды, дошманның төп көчләре тар-мар ителде. Хәзер безнең ике 3 мең километрга сузылган төньяк чикләр торгызылды, бары тик ерак төньякта— < Петсамо юнәлешендә генә гитлерчылар калды 1944 елның көзендә монда да хәлит- 5 кеч сугышлар башланды. Дошман бер генә карыш җирне дә котырынып каршылык с_ күрсәтмичә бирмәде. Ләкин аның көннәре санаулы иде инде Ниһаять, Норвегия 3 чигендә Киркенес шәһәре алыну белән зур илебезнең төньяк чикләре буенда кулы- < на корал тоткан бер генә тере дошман да калмады. £
Ерак төньякта сугышлар барганда безнең бөтен редакция — рус, казакъ, татар газеталары — поездга күчте һәм Мурманск тирәсендәге Кола дигән станциядә торды. т_ Анда без 1944 елның 12нче ноябрена каршы төндә «Ватан өчен сугышка» газетасының соңгы номерын чыгардык. о
Коладан кайтканда Гиз эль Габид миңа багышлап түбәндәге шигырьне язган иде: £.
Саклар очен бөек хокукларны, Кеше булып яшәү хакында — Өч ел буе канлы сугыш барды Болан сукмаклары чатында.
Сугыш барды кышкы бураннарда, Чәчәкләргә фәкыйрь язларда, Аю адашырлык урманнарда, Киек үтә алмас сазларда.
Очраса да безгә орышларда Дөнья кадәр газап, читенлек,— Җир читендә. Баренц ярларында. Немецларны тар-мар китердек.
Сау бул, төньяк! Артык эш юк инде Безгә синең шәрә тауларда, Данга күмәр өчен Туган илне. Без кыйныйсы бүтән яулар бар...
китап булып чыкмады * Ләкин" аны белгән кешеләр күңелендә Гиз бәхәссез шагыйрь оулып калды, аның ггжМгг.т“'ш •- ,"“хә '* ” ’
чоп 1>1пгмПп1.л1П0 жпмләсенә керә һәм аларның күренеклесе булып санала
Р<Смер»₽^урн*ында (№ 3 1965) Гиз эль Габид турында минем кечкенә генә бер истәлегем һ^Рмап^^нен русчага тәрҗемә ителгән берничә шигыре басылып чыкты
<1968 елда*'«Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка Гнзнең 31 шигыре кергән. Әдхәт Синегуловның сүз башы бар )
Төньяк белән саубуллашу
I А Б Д РАХМАН ӘПСӘЛӘМ О В
' Гиа чль Габид безнең редакциядә сугыш беткәнче эшләде. Башта Карелиядә, аннары вевгәГЕпак Көнчыгыш фронт Казанга бергә кайтып. газетада хезмәт иттек 1-М>. елның ахыры наРт.ба^армиядәнWмобилизацияләнгәч. ул яңадан Урта Азиягә китте һәм элекке һөнәре - укы- “ч^ык эшенә керткән Берничә ел үткәч, бик каты авырый башлый 19әэ елда күзләрен мәң-
^^Гизнең шигырьләре газетажурналларда басылса да үзе исән чакта аерым ---------- п-......... ......... белгән кешеләр күңелендә Гиз бәхәссез шагыйрь булып
. ____ ..... ж,—— — --
Өч еп безне чаккан котып җиле
Яратабыз диеп беләме!
Үксеп елый-елый арттан килә, Аерылырга бездән теләми.
Поезд үтә таулар арасыннан.
Үзәннәрдә томан болгана.
Җөйләнмәгән иске яра сыман, Йөрәгемдә сагыш уяна.
Солдат юлы дигән авыр юлны Мин бит шушы илдә башладым, Тирем белән тавын-ташын юдым. Каным белән җирен ашладым.
Калдырсам да төньяк ташларында Яшьлегемнең актык кисәген, Монда мәңге калган дусларымның Әрнүлерәк миңа исәбе...
Сау бул, төньяк! Кыргый гүзәллегең Җырларымда саран чагылыр, Тик син чыныктырган йөрәгем гел Әрнеп, сөеп сине сагыныр.
1944 ел. декабрь '
Киров тимер юлы.
Инде миңа шул хәтле нык тәэсир ясаган Карелиядән бөтенләйгә китәр алдыннан шуны да әйтәсем килә: «Ватан өчен сугышка» газетасының подшивкасын актаручь> кеше булса, ул анда дошманның ерткычлыгы турындагы минем мәкаләләрем» азмы-күпме игътибар итәр. Карелиядәге концлагерьлар турында махсус мәкаләм, дә бар. («Куолоярви фаҗигасе», 12. X. 1944 ел.) Әлбәттә, телеграф белән җибәрелгән мәкалә озын түгел. Ләкин мин чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган лагерьда бик озак йөрдем, лагерь янындагы каберлекне ачу эшенә дә катнаштым. Бу коточкыч иде... Моннан башка да әлеге темага газетада минем мәкаләләрем бар. Әйтәсе килгәнем шул: мин бу турыда ул елларда ук җитди уйлана башлаганмын. Шуңа күрә тормышта бер этәргеч булгач, «Мәңгелек кеше» романын яздым. Ул этәргеч — романның баш герое, Бухенвальд концлагереның бөтен дәһшәтләрен күргән, гитлерчыларга каршы актив көрәшкән Баки Назиров белән танышу иде. (Романда аның фамилиясе Баки Назимов дип алына.) Ләкин фронт елларында үземнең күргәннәрем, кичергәннәрем һәм уйланганнарым булмаса, мин ул темага тотына- алмас идем.
«Ак чәчәкләр» романының ерак тамырлары да Карелия фронтына барып тоташа. Роман алтмышынчы елларга караса да, врачларга булган кайнар мәхәббәт шул ук Карелиядә госпитальдә ятканда уянды. «Алтын йолдыз»да, аннары «Газинур»да врач образларын төрле яклап бирергә омтылу да шуннан килә. Ләкин бу әсәрләрдә- генә медицина турындагы уй-фикерләремне әйтеп бетермәгәнмен, аларны әйтер өчен «Ак чәчәкләр»не язарга кирәк булды.
Мин барлык әсәрләремнең барлык тирән тамырларын күрсәтергә тырышмадым^ дөресен әйткәндә, моны мин булдыра да алмас идем. Бу — кызыксынган әдәбиятчылар, тикшеренүчеләр эше. Мин фәкать тормыш чыганакларының язучы өчен никадәр әһәмиятле булуына гына басым ясадым. Тормыш чыганаклары никадәр тирән-
1 Бу шигырьне Казанга Ростов-Дон шәһәреннән 1972 елда Гиз эль Габидның тормыш иптәше мәрхүмә Мәрфуга Алтынбаеваның абыйсы Шәүкәт Алтыибаев шагыйрьнең архивыннан табып җибәрде Шундый шигырь язганлыгын Гиз ул чакта ук мина әйтте һәм укып та күрсәтте Безнең мәшәкатьле чак иде, ерак төньякта сугыш хәрәкәтләрен төгәлләп, яңн урынга күченәбез. Шигырь озакламый онытылды. Соңыннан да Гнз аны телгә алмады, бз -ырмады да шикелле. Бәлки эшләнеп бетмәгән дип санагандыр.
нән ургылсалар, язучының шәхси тормышы аларга никадәр тыгыз бәйләнештә булса, иҗатына шул кадәр зәмин арта.
Ерак теньякта сугыш хәрәкәтләре тукталгач, Беломорскига кайттык, биредә күпмедер торгач, Ярославль шәһәренә күчтек. Монда бары тик русча «Боевой листок» басылды. Татарлардан һәм казакълардан ул листокны чыгару эшенә мин генә тартылган идем.
Ярославльдә без 1945 елның 9 маена кадәр тордык. Беек җиңүне дә шунда каршыладык. Безне инде байтак вакыт бернәрсә аптырата иде: көнбатышта шундый = зур һөҗүм барганда нишләп безне, бөтен бер фронт штабын, таратмыйча ерак тылда тоталар? Дөрес, армиядә бөтен нәрсә приказ белән эшләнелә. Моны һәркем Ej белә, ләкин көтүе, һай-һай, авыр.
Шунда командование мине берничә көнгә Мәскәүгә җибәрде. Әнкәйләрне күр- рем. Язучылар союзына, әдәби институтка барып чыктым. Аннары тагын Ярославльгә 01 кайттым Бүтән әллә ни зур эш булмаганга, редакция поездында «Алтын йолдыз»ны 3 яздым. Көннәрнең берендә Ярославльдә хезмәт итүче өлкән лейтенант Мостафа < Ногман белән таныштык. Ул гаҗәп матур җырлый. Ул чакта бер тупикта торган 5
редакция поездында татарча бик күп җыр яңгырагандыр. Мостафа хезмәте буенча “
Мәскәүдә булгалый, Казанга да барып чыгарга уе бар икән Шагыйрь буларак мин J аны белми идем. Хәер, ул чакта без барыбыз да әле яңа яза башлаган кешеләр, н кемгә булса җитлеккән язучы итеп карау дөрес тә булмас иде. Мостафа Ногман §
миндә яхшы тәэсир калдырды, мин аның белән әле яңа язып бетергән Алтын
йолдыз» романының беренче вариантын Казанга җибәрергә булдым.
9 май көнне, бөтен халык Бөек Җиңүне тантаналы бәйрәм иткәндә, безне сафка тезеп, яңа приказ укыдылар: махсус заданиене үтәргә барасыз, диелгән иде анда. «Махсус задание» безгә азмы-күпме таныш нәрсә инде, чөнки бу вакытта бөтен редакция Степановның «Порт-Артур»ын укый башлаган иде. Аннары китәсе көннәрнең берендә бер хатын безнең редакциядә хезмәт итүче иренә Мәскәүдән шалтыратты. Редакциядә телефоннар параллель, барысы берьюлы шалтырый Гадәттә шәхси сөйләшү булганда бүтән вагоннарда трубкаларны куялар Бу юлы кемдер әлеге ир белән хатынның сөйләшүләрен тыңлап торган, ахрысы. Хатын әйткән икән иренә: мин ишеттем, дигән, сезне Дарья Васильевнага җибәрәләр икән Дарья дигәне инде Дальний, Васильевна дигәне—Восток икәнен белү безгә кыен түгел иде.
Юлда без бер ай чамасы булдык. Эш юк, редакция вагоннары иркен, купелврда, тар гына булса да, өстәлләр бар, телисең икән утыр да яз. Мин «Алтын йолдыз»ны Мостафага тоттырып, Казанга җибәргән булсам да, аны эшләүдән туктамадым. Күрәсең, күп нәрсә үземне дә канәгатьләндермәгән булгандыр, аннары тәҗрибә юк, беренче зур әсәр бит. Юлда, тәрәзәдән карый-карый, һаман уйлана бардым Без илне төньяк-көнбатыш чигеннән көнчыгыш чигенә кадәр кичәбез. Төн китәсең, көн китәсең, атналар китәсең, ө илнен иге дә, чиге дә юк. Шул илне фашистлар җиң- мәкче булган. Юк, җиңми торсыннар! Тора-бара илнең бу бөеклеге, бу күрелмәгән зурлыгы мине тәмам хисләндерде һәм шул тойгы — туган илнең зурлыгы белән горурлану тойгысы әкрен-әкрен язасы әйберемә дә күчте кебек. Мин «Алтын йол- дызпны башкарак яктылыкта күрә башладым, барлык чикләнүләрне алып ташларга булдым. Мин, татар язучысы, баш геройларымны, әлбәттә, татар итәрмен, ләкин, аларның газиз Ватаны Татарстан гына түгел, ә бөтен ил, шул илнең баласы булу аларга куәт бирә, җиңелмәс итә..
Ниһаять, без билгеләнгән урынга—Ворошилов-Уссурийск шәһәренә килеп җиттек. Билгеле, калага кермәдек, Градеково тимер юлында бер тупикта — шәһәр читендә туктадык. Килүнең икенчеме, өченчеме көнендә частьларга чыгып киттек.
Ерак Көнчыгыш! Китаплардан ул ничектер салкын Себер булып күз алдында калган. Ә монда эссе җәй, кырларда, болыннарда, урманнарда гаҗәеп купшы чәчәкләр, төсләре бик ачык, аланнарда яки киң кыр уртасында җирдән нарзан чишмәләре ургып чыгып тора. Күпме телисең—эч. Үсемлекләр, кошлар да монда әле без күрмәгән төслеләр. (Әллә салкын Карелиядән, кырыс төньяктан соң шулай тоела идеме икән?) Хәер, солдат һәр җиргә бик тиз ияләшә. Бераздан безгә дә Ерак Көнчыгыш сопкалары бик якын, таныш сыман булып китте.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Ерак Канчыгышта без татарча «Сталин сугышчысы» исемле газета чыгардык, бервакыт безнең хәреф ңыю цехы вагоны янды. Инде татарча хәрефләр юк, басу станогы юк, дип кайгырып торганда, Мәскәүдән, ГлавПУРККАдан, телеграмма килеп төште: газета чыгаруны туктатмаска, хәрефләр һәм станокны урында табарга, диелгән иде. һәм без таптык, элеккедән дә яхшыракларны таптык. Безнең күңел күтәрелеп китте, хәтта бер-беребезне шаярта башладык:
— Ерак Көнчыгышта ни булмас дисең, монда татарча хәрефләр дә бар ич1
1945 елның 9 августына каршы төндә япон самурайларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланды, без дә частьларга чыгып киттек. Урыны-урыны белән бик каты сугышлар булды, ләкин безнең армиянең куәтле һөҗүмен туктатырлык көч юк иде. Кытайны япон империалистларыннан тазарту көне килде. Мин бу турыда «Ерак Көнчыгышта» дигән очеркымда ярыйсы тулы итеп яздым («Совет әдәбияты» журналы, № 11, 1945 ел).
Хәрби корреспондент язмышы мине Владивосток шәһәренә дә алып килде. Биредә мин кызылармеецларга русча радио тапшырулар хәзерләргә тиеш идем. Тапшырулар да булды, газетага хәбәрләр дә язып тордым. Тын океан диңгезчеләре белән дә аралашып киттем. Элек диңгез бригадасында хезмәт итү диңгезчеләрнең рухын аңлауга бик нык ярдәм итте.
Владивосток шәһәрендә мин шагыйрь Салих Батталны эзләп карадым. Аның Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт итүен белә идем, редакциягә шигырьләре белән хатлары килгәләде. Ләкин үзен таба алмадым. Минем арттан килеп җиткән майор Хәбиб белән яшь язучы Сафа Сабировны да эзләдек. Аның диңгез офицеры икәнен, Владивосток шәһәрендә яшәвен шулай ук белә идек. Үзе белән бик танышасы килсә дә, адресы булмагач, кыска вакыт эчендә таба алмадык. Хәтта мондый эшләрдә аеруча сәләтле булган Хәбиб 1 берни эшли алмады.
Икенче Ерак Көнчыгыш фронтында татарча «Тревога» исемле, Байкал арты фронтында «Суворовча кысрыклау» исемле газета чыга иде. Без, Беренче Ерак Көнчыгыш фронты газетасы редакциясе, килгән көннән үк алар белән үзара элемтә урнаштырырга, газеталар алмашырга керештек. «Тревога» белән бәйләнеш ярыйсы булды, «Суворовча кысрыклау» белән, язучы Афзал Шамовтан хатлар алып торсак та, бәйләнеш эзлекле булмады.
Ерак Көнчыгышта мин, ниһаять, Казаннан, китап нәшриятыннан «Алтын йолдыз» турында рецензия алдым. Кулъязмада 600—700 битле романга ярты битлек рецензия! Рецензиянең авторы — Гали Халит роман бернәрсәгә яраксыз дигән. Бу вакытта романның яңа варианты туарга торса да, мондый бәяне күтәрү бик авыр булды. Ярый әле, фронт тормышы күңел төшенкелегенә куп вакыт бирми. Мин аеграк акыл белән уйлый башладым: әсәрне барыбер ташламыйм, ул минем өчен чиксез кадерле, ләкин җитдирәк эшләргә кирәк. Аннары бу рецензиянең уңай ягы да бар иде: ул мине җиңел уңышлардан кисәтте. Бу бик вакытлы иде, чөнки сугыш инде бетәргә тора, озакламый тыныч хезмәткә кайтырбыз, үзеңнең көчле якларыңны гына түгел, көчсез якларыңны да белү бик кирәк. Шунсыз иҗат итеп булмый. Аннары фронт миңа бик күп материал бирсә дә, иҗатымда төп сызыкны табарга булышса да, әдәби осталык биеклекләренә мендермәде, аларны бик авыр хезмәттә яулап аласы бар иде әле.
Ниһаять, 1946 елның апрелендә армиядән демобилизацияләндем. Озакламыйча үземнең элек эшләгән урыныма — «Совет әдәбияты» журналына кайттым. Шулай итеп, гомернең яңа чоры — тыныч хезмәт чоры башланды. Бу чор куркыта да, шул ук вакытта бетмәс-төкәнмәс ашкыну да уята иде. Миңа инде профессия сайлау белән вакыт үткәрергә кирәк булмады. Мин аңлы рәвештә, үземнең көчле һәм көчсез якларымны тоеп, авыр, сикәлтәле иҗат юлыннан киттем...
1967 ел. май — ноябрь.