Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ...


А. Буланов
Электр баганасы
Черегән... Тагын черергә
Мөмкин түгелдер ары, Күптән йолкып атасы да... Бәйләнеше югары!...
Түмгәк
— Тормыш бара алга таба,
Мин кузгалмый яшим, димәк,
Зарар юк. Аның каравы,
Абынганым юк, — ди түмгәк.
Зур бурычлар
Алда тора зур бурычлар: ...Мең сум әҗәт түлисе бар.
Матурлыкны кадерләүче
Матурлыкның кадерен,
Бәясен белә Мәгъсүм.
Базарда сата чәчәк:
Берсе-берсе өч-дүрт сум.
Җәүдәт Д әрзаманов
Өйләнеп бер ел торгач
Мәзәк
183
Их син, кайниш, ялганчы, Әйткән булдың алганчы: «Ишек бавы бер алтын, Безнең апай мең алтын».
Мең алтындыр — сүзем юк, Тик холкына түзем юк.
Кашкайлары җимерек, Яши җанны кимереп.
Әйдә, кайниш, бергәләп Төзәтик бу хатаны — Өстәп бирәм мең алтын, Алып китсәң апаңны!