Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ШИГЪРИЯТ ТУРЫНДА ЗУР СӨЙЛӘШҮ
Смоленск җире —Мәскәү капкасы. Дош-маннарга каршы аяусыз көрәше белән тарихта дан алган изге жир Смоленск жире— рус поэзиясенә Александр Твардовский. Михаил Исаковский. Николай Рылен- ковларны биргән як. Батыр һәм матур тарихлы менә шул жиргә Россия шагыйрьләре жыелып. житмешенче еллар поэзиясе турында зур әдәби сөйләшү алып бардылар РСФСР Язучылар союзы идарәсенең декабрь аенда уздырылган күчмә пленум утырышларында М. Горький исемендәге премия лауреаты шагыйрь Снбгат Хәким катнашты һәм бүгенге поэзия турындагы фикерләре белән уртаклашты. А. Твардовский укыган Смоленск педагогия институтына мемориаль такта кую тантанасында булды, заводларда һәм культура йортларында эшчеләр белән очрашты.
МӘСКӘҮ НӘШРИЯТЫНДА
Татарстан язучылар союзы правленнесе председателе Гариф Ахунов Мәскәүнең «Современник» нәшриятында булды һәм РСФСР халыклары әдәбиятына багышланган редакция советы утырышында катнашты. Утырышта алдагы ел планнары тикшерелде, нәшриятның 1975 елгы планы расланды.
ШАГЫЙРЬНЕҢ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ
16 январьда Казанның Актерлар йортында күренекле татар совет шагыйре Шәйхи Маннурга 70 яшь тулган көн тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Ярты гасырга якын иҗат гомерендә халкыбызга бик күп шигырьләр, поэмалар биргән. «Муса» ро-манын. «Агымсуларга карап» повестен язган, балаларга күңелле әсәрләр бүләк иткән. рус әдәбияты җәүһәрләрен татарчалаштырган язучыны ижат уңышлары белән тәбрикләү өчен бирегә язучылар, партия - совет работниклары. якташлары һәм авылдашлары, күп санлы әдәбият сөючеләр килгән иде.
Кичәне Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь Илдар Юзеев ачты Шәйхи Маннур- лың ижат эшчәнлеге турындагы докладны Татарстан язучылар союзы правленнесе председателе Гариф Ахунов сөйләде.
Партиянен Татарстан өлкә комитеты секретаре Мирзаһит Фәтхиевич Вәлиев, партиянең Мамадыш район комитеты секретаре Нәжнп Ганиев, шагыйрь туган «Чулпан» колхозы председателе Галимҗан Җиһаншин, егерме елдан артык сыер савучы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән Фәүзия Шәфигуллина, китапханә мөдире Вәсига Зәйнетдннова, Гайжан бабайның оныгы, алдынгы механизатор Хуҗаҗан Газизжанов, Муса Җәлилнең көрәштәше Фәрит Солтанбеков, күп санлы иҗат оешмалары, эшче коллективлары юбилярны ижат уңышлары белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кичә зур концерт белән тәмамланды. Тамашачылар Шәйхи Маннур сүзләренә язылган җырларны, аның шигырьләрен. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Г. Тукай исемендәге филармония артистлары башкаруында, яратып тыңладылар.
Татар совет әдәбияты өлкәсендә озак еллар уңыш белән эшләгән өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән язучы Шәйхи Маннур СССР Верховный Советы Президиумының 1975 ел. 22 январь Указы нигезендә Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
Шәйхи Маннурга 70 яшь тулган көн уңае белән Татарстан Дәүләт музеенда «Агымсуларга карап» повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференцияне филология фәннәре докторы Хәмит Ярми алып барды.
Шагыйрьнең ижат бәйрәме аның туган районы Мамадыш культура йортында. Тулбай авылы китапханәсендә, республикабыз мәктәпләрендә һәм клубларында дәвам итте.
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
Январь ахырында Татарстан язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш булды.
1974 елда газета-журнал битләрендә басылган, аерым китап булып чыккан проза әсәрләре тарындагы докладны язучы Мөхәммәт Мәһдиев ясады. Ул прозадагы тема төрлелеген билгеләп үтте. Әсәрләргә анализ ясап, аларның унай һәм кимчелекле якларына тукталды. Прозаның үсеш тенденцияләрен ачарга омтылды. Докладчы хикәя жанрының артталыгына тукталып, Шәриф Камал, Фатих Хөсни, Газиз Мөхәммәтшин һ. б хикәячеләрнең традицияләре онытыла баруын, узган елда истә калырлык хикәяләр булмавын әйтте.
Поэзия буенча докладны шагыйрь Гәрәй Рәхим ясады Ул. поэзиянең төп герое — хезмәт кешесе, дип әйтте. Узган елда язылган иң уңышлы поэмалар һәм шигырьләр КамАЗ төзүчеләргә багышланган булуын күрсәтте. Өлкән буын шагыйрьләрнең яшьләрчә дәрт белән эшләүләрен билгеләп үтте. Шул ук вакытта кайбер шагыйрьләрнең ижатындагы ясалмалыкка тукталды, аның сәбәпләрен ачарга тырышты.
Драматург Юныс Әмнновның узган елгы драматургия турында ясаган доклады да зур кызыксыну белән тыңланды. Бер ел эчендә драматургларыбызның 10 пьесасы сәхнәгә куелган, диде докладчы. Ләкин республикада сигез театр эшләп килгәнен искә алганда, моның бик аз булуын, театрларның яңа әсәрләргә мохтаҗлыгын канәгатьләндерә алмавын әйтте Пьесаларга анализ ясады, уңай һәм кимчелекле якларын ачты.
Тәнкыйтьче Фарваз Миңнуллин әдәби тәнкыйть турындагы докладын, партиябез Үзәк Комитетының әдәби тәнкыйтьнең то-рышы турындагы карары республикабызда әдәби тәнкыйтьне нык җанландырды, дип башлады һәм тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият га-лимнәренең бер ел эчендә басылган китап-ларына, мәкаләләренә. рецензияләренә анализ ясады. Бүгенге көн әдәбиятына караган мәсьәләләрне яктырткан тәнкыйть материалларының күбрәк басылуын билгеләп үтте.
Балалар әдәбияты турындагы докладны Шәһидә Максудова ясады. Ул татар балалар әдәбиятының бүгенге көн таләпләреннән артта калуын әйтте, аның сәбәпләрен ачарга тырышты.
Тәрҗемә әдәбият турындагы докладны тәрҗемәче Таһир Нурмөхәммәтов ясады. Ул классик әдәбиятның татар теленә күбрәк тәрҗемә ителергә тиешлеген, моның өчен бездә тәҗрибәле, сәләтле тәрҗемәчеләр булуын әйтте Тәрҗемә ителгән аерым китапларга анализ ясады.
Рус язучылары иҗаты турында язучы Марсель Зарипов доклад ясады Аларның әсәрләрендәге уңышлы һәм кимчелекле як-ларга тукталды, заман темпыннан сүлпәнрәк баруларын әйтте.
Җыелышның икенче көнендә докладлар буенча фикер алышулар булды. Туфан Миң-нуллин. Фатих Хөсни. Шамил Рәкыйпов, Аяз Гыйләжев, Гәрәфн Хәсәнов, Марс Ша- баев. Рафаил Төхфәтуллин, Разил Вәлнев, Флүн Мусин, Әдип Маликов, Ләбибә Их- санова, Флера Әхмәтова, Рөстәм Минга- лнмовлар чыгыш ясадылар.
РСФСР Язучылар союзы консультанты В. В. Синицын һәм Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе Гариф Ахунов алда торган бурычлар турында сөйләделәр.
Соңыннан КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Муснн чыгыш ясады.
Ел йомгакларына багышланган утырышта ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурга СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән Халыклар дуслыгы ордены тапшырды.
Әдәбиятка кагылышлы бу зур сөйләшү, дә СССР Язучылар союзы, РСФСР Язучылар союзы, «Литературная газета» вәкилләре. газета-журнал работниклары да кат. нашты.
ДРАМАТУРГНЫҢ ТУГАН КӨНЕНӘ
1974 елның декабрендә Алабуга дәүләт педагогия институтының актлар залында әдип, драматург, галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган әдәбн- музыкаль кичә уздырылды.
Кичәне татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире доцент Л. Арсланов алып барды. Нәкый Исәнбәтнең бай иҗат һәм тормыш юлы турында докладны филология фәннәре кандидаты Ф Урманчиев ясады. Филология фәннәре кандидаты М. Файзуллина Нәкый Исәнбәт белән очрашулары турында сөйләде.
Студентлар «Зифа» комедиясеннән өзекләр күрсәттеләр, Нәкый Исәнбәт сүзләрен» язылган җырларны җырладылар, ул язган шигырьләрне, ул җыйган мәкальләр, та-бышмакларны сөйләделәр.
УДМУРТ ЯЗУЧЫЛАФЫ СОЮЗЫНДА
Декабрь аенда ут күршебез удмурт язу- чыларының 10 съезды булып узды Язучы Мөхәммәт Мәһдиев съездда татар һәм удмурт әдәбияты багланышлары турында чыгыш ясады һәм каләмдәш дусларны әдәбиятта ирешкән уңышлары белән котлады.
ДРАМАТУРГЛАР СЕМИНАРЫ
РСФСР Язучылар союзы, РСФСР Культура министрлыгы һәм Бөтенсоюз театр җәмгыяте актерларның Руза иҗат йортында драматурглар семинары үткәрде
19 январьдан башланган бу семинарда Бөек Җиңүгә багышланган пьесалар турында сүз барды. Семинарда шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев катнашты Аның «Бер гомерлек төн» дигән трагедиясе yuafr бәя алды.
МӘСКӘҮ НӘШРИЯТЛАРЫНДА БАСЫЛДЫ
«Художественная литература» нәшрияты Шәрәф Мөдәрриснең «Сквозь пепел дней» дигән шигырь китабын басып чыгарды.
Шигырьләрнең тәржемәсен, шагыйрь турында кереш сүзне һәм китапның рәсемнәрен шагыйрь һәм рәссам Виктор Гончаров эшләде.
*
«Современник» нәшрияты Мөхәммәт Мәһ- дневнең журнал укучыларыбыз яратып кабул иткән «Фронтовиклар» романын «Большая земля под крылом» дигән исем белән чыгарды Китапның тәржемәсен Е. Лева- ковская эшләгән. ләнгән спектаклен күрсәтте. Бөек крестьян восстаниесенең 200 еллыгына багышлап куелган бу спектакльдә Пугачевның якын көрәштәше, крестьян полковнигы Бәхтияр Канкаев ролен РСФСРнын халык артисты Шәүкәт Биктимеров һәм Татарстанның атказанган артисты Наил Дунаев башкаралар. Спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Марсель Сәлимжанов кунды. Оформлениеләр ТАССРның халык художнигы Мәэмүн Сүтюшев җитәкчелегендә эшләнде. Костюмнар художнигы — Тавил Хажиәхметов. музыкасын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллин язды.
«Наука» нәшрияты «Веселая россыпь» дигән китап чыгарды. Бу китапның эчтәлеген язучы Гомәр Бәширов тарафыннан күп еллар буе жыелган, әдәби әсәр дәрәҗәсенә житкереп эшкәртелгән татар халык мәзәкләре тәшкил итә Мәзәкләрне Г. Ла- доншнков тәржемә иткән.
* ‡‡‡‡
«Просвещение» нәшриятында «История педагогики» дәреслегенең 4 нче яңа басмасы чыкты. Дәреслекнең авторлары Н. А. Константинов, Е. Н. Медынский һәм М. Ф. Шабаева
Бу китапта татар халкының атаклы галиме, педагогы һәм язучысы Каюм Насый- рнның ижат эшчәнлеге турында да материал урнаштырылган.
Качалов исемендәге рус драма театры тамашачыларга «Тапшырылмаган хатлар» спектаклен күрсәтте. Пьесаның авточлары Габдрахман Минский һәм Алексей Найденов Галня ролен Кара-Гяур, Искәндәр ролен В Косенков. Вәли ролен ТАССРның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ю. Федотов башкарды.
Спектакльнең оформлениесен О. Цельков
‡‡‡‡ *
«Советская Россия» нәшрияты Габдрах- ман Минскнйның «Первая симфония» дигән китабын чыгарды. Бу жыентыкка язучының төрле елларда язылган унтугыз хикәясе тупланган.
КОНКУРСТА ҖИҢҮЧЕ
«Хезмәт кешесе — безнең заман герое» дигән девиз белән «Литературная газета» игълан иткән иң яхшы очерклар өчен конкурс 1974 елда да дәвам итте. Газета битләрендә бер ел эчендә басылган егерме очерк арасында язучы Марсель Зарипов- ның «Мин аңламый торган Чнгвинцев» исемле очеркы өченче бүләккә лаек дип табылды
ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры халкыбызның батыр тарихын күрсәткән әсәрләргә зур игътибар бирә Тамашачыларыбыз узган елгы сезонда Нурихан Фәттахның «Кол Гали» драмасы белән танышканнар иде Театр коллективы январь ахырында драматург Туфан Мнңнуллинның «Канкан углы Бәхтияр» пьесасы буенча эш
эшләгән.
Уфа тамашачыларына яңа ел премьерасы итеп М. Гафури исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Башкорт дәүләт академия драма театры Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» исемле моңсу комедиясе буенча куелган спектакльне күрсәтте. Яна спектакльдә төп рольләрне СССРнын халык артисткасы 3. Бикбулатова. БАССРның халык артисты X Фәхриев, БАССРның атказанган артистлары Г Арсланов, X. Яруллин, К- Нәзировлар башкар-дылар.
Спектакль тамашачылар тарафыннан жылы кабул ителде.
ХОР ҖӘМГЫЯТЕНДӘ
Декабрь аенда Хор жәмгыяте Татарстан бүлеге идарәсенең отчет сайлау жыелышы булды, идарәнең яңа составы сайланды. Шагыйрьләрдән Зәки Нури, Мөхәммәт Садри. Зөлфәт Малнковлар идарә составына кертелде. Идарәнең житәкчесе итеп Казан дәүләт консерватория укытучысь» В Лукьянов сайланды.
МӘСКӘҮДӘГЕ КОНЦЕРТЛАР
Казанның Абдулла Алиш исемендәге
Пионерлар сарае хор коллективы (житәкчесе В
Лукьянов, хормейстеры Ф Газизова.
концертмейстеры А Миркина) кышкы каникул
көннәрендә Мәскәүдэ Бөтенсоюз
композиторлар йортында һәм Үзәк телеви-
дение буенча концертлар бирде. Алар та
тар композиторлары, донья классиклары һәм
рус совет композиторлары әсәрләреннән зур
программа башкардылар.
ЧИРЕК ГАСЫР
Шәһәребезнең Ленин исемендәге эшчеләр
сарае каршында хор коллективы оештырылуга
25 ел тулды. Шушы еллар эчендә коллектив зур
ижат юлы утеп. халык хоры исемен алды,
Татарстан комсомолының Муса Җәлил
исемендәге премиясе лауреаты булды. Хор
коллективы Татарстан композиторлар союзы
белән, бигрәк тә композитор Бату Мулюков
белән, иҗади элемтәдә яши. Бу данлыклы ижат
коллективы белән бик куп еллардан бирле
республикабызның атказанган культура
работнигы Суфия Шагиева житәкчелек итә.
Февраль аенда Ленин исемендәге эшчеләр
сараенда хор коллективы оештырылуга 25 ел
тулган көн тантаналы рәвештә билгеләп
үтелде. Язучылар, композиторлар,
профессиональ жырчылар, күп санлы сәнгать
сөючеләр бу кичәдә юбилярның ижат юлы
турында кереш суз тыңладылар, аңа тәбрикләү
сүзләрен житкерделәр. Кичәнең икенче
бүлегендә зур концерт булды.
БАКУДА КОНЦЕРТЛАР
РСФСРнын халык артисткасы В Шарипова, Г.
Тукай исемендәге татар дәүләт фи-
лармониясенең яшь җырчылары Т. Якупов һәм
И Шиһапов һ. б. Бакуда зур концертлар
бирделәр. Концертларда Г. Сәй- фуллии һәм
Ю. Шәмсетдннов җитәкчелегендәге
инструменталь ансамбль дә катнашты.
Концертларны нәфис суз остасы Ф Юсупов
алып барды
Әзербәйжан тамашачылары татар артистлары
чыгышыннан эстетик ләззәт алдылар.
ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ
Г Тукай исемендәге татар дәүләт филар-
мониясе эстрада солисты Зиннур Нурмө-
хәммәтовка совет музыка сәнгатен үстерүдәге
хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган
артисты дигән мактаулы исем бирелде. белән
уртаклашалар, ижат «серләре» белән
таныштыралар. Шундый күңелле очрашу-
ларның берсе язу машиналары җайланмалары
заводында булды. Эшчеләр янына Г Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
артистлары килгән иде. Театрның директоры
Рәшидә Җиһаншнна коллективның эше белән
таныштырды Комсомол комитеты секретаре
Фирдәвес Хәйрул- лнна яшь артистларның
иҗаты турында сөйләде Кунаклар завод
коллективына үзләре куйган спектакльләрдән
өзекләр күрсәттеләр.
Казан цнркы коллективы компрессорлар
заводы эшчеләре белән очрашты. Казан
машина төзүчеләре кунакларны алкышлап
каршыладылар, цирк сәнгате турындагы
чыгышларны, Рига шәһәре цирк мас-
терларының чыгышларын яратып карадылар.
*
Башкортстанның Күгәрчен районы урта
мәктәбендә язучы Мәҗит Рафиков белән
очрашу булды. Ул мәктәп коллективын татар
әдәбиятының җитмешенче еллардагы
уңышлары, республикада чыга торган әдәби
журналларның эше белән таныштырды.
Әсәрләреннән өзекләр укыды.
Укучылар авылдаш язучыларын кызык-
сынып тыңладылар.
Мәҗит Рафиков Татарстанның «Кру-
тушка» санаториенда ял итүчеләр белән дә
очрашып, әдәбият турында кызыклы әңгәмәләр
алып барды. Үзенең «Биш пуля» исемле
хикәясен укыды.
Кукмара районы. Зур Сәрдек мәктәбе
укучылары һәм укытучылары шагыйрьләр
Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм драматург
Туфан Миңнуллиниар белән очрашып, әдәбият
яңалыклары турында сөйләштеләр. Авторлар
яңа әсәрләрен укыды.
АКТЕРЛАР ЙОРТЫНДА
Совет театр сәнгате өлкәсендәге зур хез-
мәтләре өчен Казан дәүләт курчак театры
артистларыннан Фуат Таһнровка Татарстан
АССРның халык артисты дигән, Рәшидә
Үтәевага Татарстан АССРның атказанган
артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелде.
ИҖАДИ ОЧРАШУЛАР
Төрле ижат оешмалары эшчеләр, колхозчылар,
интеллигенция вәкилләре арасында еш
булалар, үзләренең эш планнары
Г Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры, Бөтенроссия театр җәмгыятенең
Татарстан бүлеге, сәхнә ветераннары һәм
Актерлар йорты советлары РСФСР- ның һәм
ТАССРның халык артисты Камал Шнең
тууына 75 ел тулуга багышланган кичә
үткәрде. Камал Шнең тормыш юлы һәм ижат
эшчәнлеге турында Татарстанның халык
артисты Фатих Шәрәфиев сөйләде. Артистның
замандашлары Риза Ишморат, Ширияздан
Сарымсаков, Касыйм Шамиль-
скийлар үзләренең истәлекләре белән ур-
таклаштылар Соңыннан үзешчән сәнгать
артистлары зур концерт бирде.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет
театры солисткасы Әлфия Заһидулли- ианың
ижат кичәсе дә Актерлар йортында
уздырылды. Бу кичәдә артистка рус, татар
совет композиторлары, чит ил композитор-
лары әсәрләреннән ариялар, романслар һәм
жырлар башкарды. Кичәне Рәмзия Такташ
алып барды.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Декабрь аенда драматург Юныс Әми-
новның «Сафура бураннары» исемле яңа
комедиясе тикшерелде Әсәр сәүдә хезмәт-
кәрләре тормышына, мораль-әхлак темасына
багышланган. Фикер алышу вакытында Сәет
Кальметов, Саҗидә Сөләйманова, Гамил
Афзал, Әдип Маликов, Аяз Гыйләжев һ. б.
пьесага нигездә уңай бәя бирделәр, аны
камилләштерү буенча кызыклы фикерләр
әйттеләр.
*
* *
Декабрьның икенче яртысында Баулы
районында. Әлмәт бүлеге язучылары кат-
нашында, татар әдәбияты көннәре үткәрелде
Язучылардан Сәет Кальметов, Сажидә
Сөләйманова, яшь язучы Альберт Хәсәнов,
яшь шагыйрь һәм үзешчән композитор Разим
Вәлиуллин беренче көнне район культура
работниклары алдында чыгыш ясадылар. Алар
үзләренең әсәрләрен укыдылар,
тыңлаучыларны әдәбият яңалыклары белән
таныштырдылар. Язучылар 9 көн эчендә
Кызыл Яр, Дым-Тамак. Кәрәкәшле, Бәйрәкә,
Бәйрәкә Тамак. Иске Урыссу, Исергәп авылы
клубларында. Баулы, Урыссу поселоклары
культура сарайларында, мәктәпләрдә,
терлекчелек фермаларында — барлыгы 14
очрашу үткәрделәр, һәркайда китап сәүдәсе
оештырылды
* *
Әлмәт районы. Яка Кәшер урта мәктәбендә
язучылар белән очрашу кичәсе булды Юныс
Эминов. Клара Булатова, яшь шагыйрь Рәшит
Бәширов укучыларга хикәя һәм шигырьләр
укыдылар, аларның күпләгән сорауларына
җавап бирделәр. Укучылар Юныс Әминов
пьесаларыннан өзекләр күрсәтте.
Рафаил Төхфәтуллинның «йолдызым»
повесте буенча Әлмәт шәһәренең 2 номерлы
китапханәсендә, Шамил Бикчуринның рус
телендә басылган «Каты токым* романы
буенча Лениногорск нефть техникумында
китап укучылар конференцияләре үткәрелде
Конференцияләрдә бу авторлар үзләре дә
катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.