ЧАЛЛЫ СӘХИФӘЛӘРЕ
КамАЗга килә кешеләр
и генә җитми инде еларга? Кояшны, саф һаваны, җиләк-җи- мешне калдырып, каядыр Татарстанга ашкыналар...
— Иң мөһиме шунда: аларны бит беркем дә чакырып тормый. Шулай бит?
— Әйе, шулай, — дип җавап бирде Шемякин һәм күзләрен вагон тәрәзәсенә төбәде.
Юлның башы бик уңышлы булмады. Каменная Балка белән Благодарный арасында юл бик пычрак иде. Автобус әллә ничә тапкыр батып ятты. Тягачлар белән сөйрәп чыгарырга туры килде. Ничек кирәк алай Пятигорскига кадәр барып җиттеләр. Шунысы әйбәт булды: поездны озак көтәркилде.
«Купеда хатын-кызлар булудан да начары юк инде,— дип уйлады Шемякин.— Кассада нигә инде шуны искә алмыйлар — бер купеда ирләр булсын, икенчесендә — хатын-кызлар. Кадак өстендә утыргандай утырасың... Виктор Смоляниновның да хәле шундый ук. Кайчаннан бирле инде коридорда вакыт уздыра. Ә купеда бер хатын иртәнге ашын ашый, киемнәрен алыштыра, бизәнә.
Ул тәрәзә янына утырып ялгышты. Купедаш хатын-кызлар әллә нәрсәләр сорашып хәзер аның теңкәсенә тияләр.
— Семьяң бардыр, мөгаен?
— Бар, — дип җавап бирде Николай. Чыгып китәргә уйлаган иде дә янында утырган чал чәчле парик кигән ханымны борчырга уңайсызланды.
— Семьяларын калдырып, кая тели шунда китәләр. Ышан син хәзерге ирләргә... Акча эшләргәдер инде.
— Уздырып җибәрегез әле,— диде Шемякин.—Тартып керәсе иде...
Артыннан сөйләнеп калдылар:
— Тагын бер төзелеш башланган, ди. КамАЗ.
— Кайда соң ул?
— Кама елгасы буенда, ди. Урман эчендә. Барсаң барыр, кайтсаң кайтыр юлы юк, ди.
— Яшьләргә ярый инде. Ә моның бит семьясы бар. Иптәш кешесе дә аның малай- шалай түгел.
Поезд тизлеген арттыра бирде. Кардан арынып бетмәгән ала-кола басулар артка йөгерде.
гә туры килмәде, буш урыннар бар иде. Тик Виктор белән икесе ике купега туры
дан.
— Ярый әле, — диде аңа каршы Саша, — юлга тун киеп чыккансың. Монда көньяктагы кебек түгел.
Тамак ялгап алганнан соң, КамГЭС поселогына киттеләр. «Дүрт тә ике» йортын эзләп таптылар. Кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итмәкче булдылар. Кая анда: урамда демонстрация диярсең — сигез йөзләп кеше чират тора.
Ниһаять, чират еларга да җитте. Бөдрә чәчле бер егет аларның һөнәрләрен сорады.
— Безгә шоферлар кирәкми, — диде ул. — Ташчылар, бетончылар, балта осталары кирәк...
Кадрлар бүлегендә дә эшләр уңмады. Урамга чыктылар. Куну мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде.
— Сез бала-чага түгел бит, — диде бер егет. Курткасының аркасына аның зур хәрефләр белән «Братск» дип язылган иде.— Илнең барлык почмакларыннан кеше агыла, һәркемгә квартир өлгертерлекме. Кызыл почмакларда да балалары белән торалар. Ә сезне чакырып китерделәрме соң?
— Юк?
— Алай булса, юкны бушка әйләндереп йөрисе дә юк.-.
— Әйдә, алайса, Саша квартирасына киттек,— диде Смолянинов.— Калыргамы, китәргәме икәнен шунда хәл итәрбез.
— Әйе, — диде Николай, аптырап. — Поездда килгәндә теге хатын әйткән дөрес икән. Безне монда беркем дә көтеп тормаган.
— Эшләр ничек соң? — дип каршы алды аларны Саша.—Тәртиптәме?
— Юк,— диде Шемякин.— Кайтып китәрбез, ахры.
— Шул кадәр ерактан килепме? Ашыкмагыз. Йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез.
Саша (татарча исеме Мөдәррис) үзе төзелештә эшли, әнисе янында түгел, хатыны белән «Автозаводец» поселогында вагонда тора икән.
— Нигә алар сиңа бәйләнәләр? — дип сорады Виктор, күзен тәрәзәдән алмыйча гына.
— Курорттан кайтып киләләр. Кояшлы коньяктан кырыс төньякка күчеп барганга жәлләгән булалар...
Мәскәүдә алар тукталып тормадылар— танышлар юк, һава хәле дә шәп түгел: буран, кар ява. Туп-туры уз поездларына утырдылар. Ярты тәүлектән артык баргач, Можга дигән кечкенә генә бер станциядә төшеп калдылар. Әмма Алабугага йөри торган автобус киткән иде инде. Шундагы гостиницада төн үткәрергә туры килде...
Март ае булса да, яз килеп җитмәгән әле монда. Юлны кар күмгән. Автобус көч- хәл белән генә Алабугага барып җитте.
Юлда Саша исемле бер Чаллы егете белән таныштылар. Военкомат янындагы бер йортта әнисе белән генә тора икән. Үз йортларында. Кая барырга, эшкә урнашу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәген өйрәтте.
Кама елгасын боз өстеннән җәяүләп кичтеләр. Борынгы шәһәр. Бер-ике катлы иске йортлар. Урамнар тар. Сашалар өенә керделәр. Саша юлдашларын өнисе белән әйберләрен үзләрендә калдырып торырга |
— Әллә нәрсә калдырыр әйбер дә юк ь
таныштырды. Әнисе, эшкә урнашканчы, >иза булды.
нде,—диде Шемякин.— Менә бер чемо-
— Иртәгә иртән үк район элемтә үзәгенә барыгыз,—дип киңәш бирде Саша.— Аннан завод төзелешенә вахта машиналары йөри.
Иртәгесен «РИЗ»га бара торган машинага утырдылар. Нәрсә соң ул «РИЗ». Ре- монт-инструменталь заводы. Биредә андый атамаларның барысын да баш хәрефләр белән генә әйтәләр. «БСИ», «МТС», «ДСК».
— МТСлар да бармыни әле? — дип гаҗәпләнде Смолянинов.
— Бездә бар,— диде Саша, көлеп.—База материально-технического снабжения. БСИ — база строительной индустрии.
— Кара син аны! Монда барысына да төшенү өчен күнегергә кирәк икән.
— Әле күптән түгел район конференциясендә авылдан килгән бер вәкил сөйләде. КРС та КРС ди.
— Нәрсә соң ул «КРС».
— Шуны да белмисеңме? Крупный рогатый скот — мөгезле эре терлек.
— Димәк, кыскартып сөйләү бер бездә генә түгел.
— Ә «РУС»ка ничек барасы.
— Военкомат янына чыгасы да икенче автобуска утырасы. Ун минутта барып җитәсең.
Военкомат янында брезент куртка кигән егетләр-кызлар автобусларга чират тора. Ике-өч автобусны уздырып җибәрергә туры килде. Хәер, аларга кая ашыгырга — төзелештә көтеп алмадылар бит аларны.
Бары да КамГЭС поселогына бара. Киң проспект, биш катлы йортлар—
Район элемтә үзәге бинасы янында автобустан чыктылар. Әлмәт тракты буйлап йөк төягән «БелАЗ»лар, «Краз»лар туктаусыз агыла. Барысы да каядыр ашыга.
Шемякин белән Смолянинов поселок буйлап җәяүләп кенә атладылар.
Сидоровка авылына кадәр бардылар. Завод корпуслары төзелешенә җиттеләр. Менә кайда икән ул КамАЗ.
Орловка авылы тирәсендә иксез-чиксез мәйданда җир казу эшләре бара. Кешеләр күренми. Кая карама — бульдозерлар, скреперлар, экскаваторлар.
Бер бакча аркылы үтеп, җир казучылар янына килеп чыктылар.
— Монда нинди дә булса объект төзелә булса кирәк, — диде Смолянинов.
— Эшләр уң булсын! — дип сәламләде Николай.
— Бергә булсын! Кая юл тоттыгыз, егетләр.
— КамАЗга!
— КамАЗга икән, кою заводына барыгыз, ә монда без ТЭЦ өчен котлован казыйбыз.
Прораб бүлмәсен эзләп таптылар, прораб Анатолий Исакович Гриншпун — үзе үк участок начальнигы һәм мастер — эшчеләр кирәген, әмма хәзергә торак урыны булмавын әйтте.
— Үзегез кайда да булса урнашып торыгыз инде,— диде.— Озакламый вагоннар килеп җитәр дип көтәбез.
Аларны Дипов бригадасына җибәрделәр. Башта ук искәрттеләр: ул тәҗрибәле һәм кырыс кеше, фронтовик.
Александр Андреевич Дипов җитди итеп аларны тыңлады, аннан чыраен сытты:
— Миңа шоферлар кирәкми кирәген. Аларда әллә ни өмет юк.
— Качып китмәбез, — дип елмайды Шемякин.
— Кайчан да булса балта тотканЫң бармы?
— Леспромхозда эшләгән идем. Төрлесе булды.
Бу ике дусны Дипов бригадасына икенче разрядлы бетончы-балта остасы итеп эшкә алдылар.
Александр Андреевич Дипов үз сүзендә нык тора торган булып чыкты. Әлбәттә, хәтта ун сәгать рәттән машина рулен боргалау көрәк белән бетон бушатуга караганда бик күпкә җиңелрәк иде.
Бетон килде, ә кранчы авырган. Ә Дипов бетонны кабул итте. Бетон машиналарын кире җибәреп булмый бит инде. Бригаданың барлык членнары көрәккә тотынды.
Өч сәгатьләп эшләгәч, Николай шабыр тиргә батты. Беләкләр, җилкәләр авырта, күз алларында кара боҗралар уйный. Ә аның янында гына яшь кенә, чандыр гына бер егет эшли. Ару-талуның галәмәте дә күренми.
Егет аңа үз тәҗрибәсен өйрәтергә кереште.
— Кабаланма. Уңайлы урын сайлап урнаш. Баштарак миңа да җиңел булмады. Син кайдан? Ставропольдән. Мин армиядән туп-туры КамАЗга кайттым. Чик буенда хезмәт иттем. Таныш булыйк: исемем — Федор, фамилия — Брыляков...
Атна буе бик авырга туры килде. Аяклар эштән кайтканда чуен кебек авыр. Ә бүтән егетләрнең исләрендә дә юк — җырлап, уйнап-көлеп кайталар.
Бригада егетләре аларның хәленә керде: тулай торакта үз яннарына урын җайладылар: «Күңелең киң булса, кысан урынга да сыясың!»
Ике атналап эшләгәч, рәсми рәвештә трестка эшкә алдылар, пропискага керергә рөхсәт бирделәр...
Ниһаять, алар торасы вагоннар да килеп җитте. Су керттеләр, җылылык керттеләр, канализация трубалары урнаштырдылар. Бу вагоннар ерактан караганда тупикка урнаштырылган поездны хәтерләтәләр, һәр вагон ике семьяга исәпләнеп ясалган. Энтузиастлар поселогында көпчәкләреннән алынган, түбәләренә телевизор антенналары менеп кунган мондый вагоннар дача йортларына охшап утыралар.
Смолянинов та, Шемякин да семьяларын бирегә чакырдылар. Ике семья бер вагонга урнашты.
Саша — Шемякинның кечкенә улы — вагоннарны күргәч, кычкырып җибәрде:
— Ура!.. Автобуста яшибез икән. Шуның белән су буена да төшәрбез!..
Җитмеш беренче елның икенче яртысы иде бу вакыт. Әле автозаводның нигезен генә салалар иде...
II <=
X
«АН-24» самолетына утырып Казаннан Бигеш аэропортына ярты гына сәгать очасы. Аннан такыр, туры магистраль Чаллыга китә. Миңа Чаллы тирәсендәге далалар X яхшы таныш: анда кышын сөякләргә үтәрлек салкын җил тынып тормый. Шуңа күрә £ өскә кат-кат киендем. Әмма шунысы бар: кырык градуска җиткән салкында монтаж- u чылар эшлиме икән? Бигрәк тә югарыда эшләүчеләр. Балта осталары, бетончылар, кран машинистлары да эшкә чыктымы икән?..
Төзелеш мәйданы гаять зур — аны бер көндә генә әйләнеп чыгып булмый. Объектка барасың, кирәкле көшеңне эзләп табасың—әллә никадәр вакыт уза. Ә аның эше күп. Әйтәсе дә юк инде — әллә никадәр мәшәкать. Биредә фронттагы кебек: алгы сызыкка килдеңме, солдат язмышын уртаклаш.
Без Чаллыга автобуста мәскәүлеләр белән килдек. Алар — «Современник» театрында эшләүче электриклар. КамГЭС поселогында, шәһәр башкарма комитеты янында төштек.
— Инде хәзер кая?
— Гостиницага заказ биргән идегезме?
— Әйе, Мәскәүдән сөйләшкән идек.
— Алай булса, әйдәгез. Минем белән.
Проспектның ахырына кадәр барырга кирәк. Ә егетләрнең өсләрендә көзге пальто, аякларында ботинка. Йөгереп диярлек бардык.
— Ә мондагы культура сарае ничек?
— Менә дигән, — дип җавап бирәм.
— Ә сәхнәсе?
—- Сәхнәсе дә. Бәхетле Чаллы кешеләре. Культура сарае эшли башлаганга ике ай да юк. Кемнәр генә булмады инде анда: Гуляев та, Зыкина да, Огневой да, чех ансамбле «Клара Вита» да. Менә хәзер «Современник» килә.
„Тәрәзәдән таныш пейзаж күренә. Каршыдагы калкулыкка кар түшәлгән. Калкулык түбәсендә — ике иске агач йорт. Аннан ары биш катлы йортлар тезелеп киткән. Уң якта — балалар бакчасы шәһәрчеге.
Кичен «Металлургстрой» идарәсе парткомы секретаре Виктор Иванович Ермашов- ка шалтыраттым. Виктор Иванович иртәгә җиде сәгать утыз минутта кою заводы төзелеш мәйданына килергә чакырды. Шемякин бригадасы да элек шунда эшли иде.
— Ул һаман шундамыни? — дип сорадым.
— Килгәч күрерсең.
Шемякин фамилиясе — сезгә билгеле инде — миңа күптән таныш. Аның турында күп укыганым, күп ишеткәнем бар.
«Коммунистик хезмәт ударнигы».
«КамАЗ төзелеш ударнигы».
«1973 елда социалистик ярышта җиңеп чыкты...»
Газик такыр бетон юл буйлап элдертә генә. Мин тәрәзәдән тирә-юньне күзә- тәм. Әле тегендә, әле монда узган юлы килүемдә булмаган яңалыклар күзгә чалынып кала. Монда җәяү йөрсәң адашуың бик тә тиз — ориентирлар инде үзгәргән.
Виктор Иванович дәшми. Ниһаять, ул алдагы төзелеш мәйданына ымлый — кою заводы. Ике корпусның инде түбәләре ябылган, төсле металлар кою цехы монтажланып ята. Дүртенче корпусның нигезен салалар...
Завод корпусларына җитәрәк машина сулга борылды, зур котлован янына килеп туктады.
Без котлован кырыена килдек. Котлован төбенә вак таш һәм ком түшәлгән, уң яктан бетон коеп киләләр. Шул тирәдә өсләренә җылы сырма кигән берничә кыз йөри.
— Шемякин бригадасы биредә эшли инде,— диде Виктор Иванович.— Яннарына төшикме?
— Әлбәттә, — дидем мин. Котлованның аргы ягында бер кечкенә вагон күрдем. Суык бик куыра башласа, шунда кереп җылынып чыгарга була.
Без текә ярдан тигез мәйданга төштек, аяк астында бозлы вак таш шыгырдый.
— Менә Шемякин шушы үзе була инде,— дип, Виктор Иванович ак йөзле бер егет белән таныштырды. Өстенә сырма кигән урта буйлы бу егет башкалардан берни белән аерылмый — хәтта ни аркасына, ни җиңенә «КамАЗ» эмблемасы да тагылмаган.
Таныштык. Әгәр дә үзем генә килгән булсам, бу егетне бригадир дип һич тә башыма китермәгән булыр идем. Гади бетончы дип уйлар идем. Ә бит аның бригадасы атаклы, СССР ның 50 еллыгы исемен йөртә.
Чаллыда булган кеше белә: КамАЗ төзүчеләр курткасында гына да илебезнең бөтен географиясе диярлек ярылып ята. Аркаларында, бер җилкәсеннән икенче җилкәсенә кадәр, һәр төзүченең кайдан килгәнлеге язылган. Ә Шемякин, әйткәнемчә, әле «КамАЗ төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булып җитмәгән өйрәнчек эшчене хәтерләтә.
— Әле монда килдек кенә, — диде Шемякин. — Моңа кадәр РИЗда төп подстанцияне урнаштырган идек. Хәзер биредәге блокны урнаштырабыз.
— Бу блоктан башка, — дип өстәде Виктор Иванович, — кою заводы эшли алмаячак.
Без зур чокырның төбендә торабыз, ә чокыр ярларыннан су саркып чыга. Насослар эшли, кая карама анда, елан кебек булып, шланглар сузылган...
— Ә бу су каян килә? — дип сорадым мин.— Шундый салкын, ә су һаман саркып тора.
— Кайдандыр, якын тирәдән Каманың иске ерганагы уза, Чаллы елгасы да якында гына. Менә шулардан су монда килә... Завод корпуслары да җиргә басым ясый, суны кысып чыгара. Ә су, коега җыелган кебек, котлованга җыела.
Сүзне Ермашов алды.
— Без озак баш ваттык, — диде ул. — Бу объектны кемгә тапшырырга дип. Монда бит төгәл исәпләү, фикер йөртү генә җитми. Тәвәккәллек, егетлек тә, коллективның бердәмлеге дә кирәк. Шемякинның комплекслы бригадасына тукталдык. Эшне гамәлгә ашырыр дип ышанабыз.
— Ә салкын комачауламыймы? — дип сорыйм мин Николай Шемякиннан, калын бияләй кигән кулларын бер-берсенә шапылдатучы кызларга ымлап.
— Тагын да салкынрак булсын иде әле, — дип елмая Шемякин. — Менә икенче генә көн әле нормаль һава саклана.
— Кырык градус нормальмы? — дип гаҗәпләнәм мин.
— Их, тагын бер ун көн һава шулай торса иде! Никадәр эш башкарыр идек.
— Ә ничек бетонлыйсың? ♦
— Кызлар уз эшләрен яхшы белә, ы Әнә Җәмлиха Юсупова белән Нина Кости- о кова. Менә дигән белгечләр. о
Чокыр төбендә өстәгегә караганда да g . X
салкынрак шикелле. Анда җил өрсә дә, <-> машиналар гөрелтесен ишетәсең, хәрәкәт, _ электросваркалар утын күрәсең. Ә монда с; боз мәгарәсендәге кебек. Әледән-әле бө- < тен тәнең белән калтыранып куясың.
— Без монда килгәнче,— ди Шемя- ♦ кин,— бу тирәдә үле тынлыгы иде. х
«Әйе, дип уйланам мин, СМУ-1 меха- “ низаторлары эшләрен тәмамлаганнар, чи- g генгәннәр, судан куркып алгы сызыкны >• калдырып киткәннәр. Ә Шемякин бригада- * сы прорывка ташланган. Әйе, Виктор Ива-нович әйткәнчә, биредә аерым кыюлык һәм фидакарьлек кенә җитми, бердәмлек ң кирәк, һәр вакыт бер-береңнең җилкәсен < тоеп эшләү кирәк». = Виктор Иванович.— Анда сөйләшергә уңайрак. щ
Агач баскыч ачык грунт өстенә салынган, өскә үк җитү өчен өч ярус менәргә кирәк.
Шемякин бульдозеристлар белән сөйләшеп аста калды.
— Шемякин җитмеш икенче елның февралендә бригаданы кабул итеп алды,— дип сөйләп китте Ермашов. — Башта звеньевой иде. Бу эш тә җиңелдән түгел. Аннары бригада тәкъдим иттеләр. Чөнки егетнең
«котелок» шәп эшли, тырышлыгы да зур...
Шемякин бригадасы — комплекслы бригада. Ни дигән сүз соң ул «комплекслы бригада»? Элек шулай иде: берәүләр әзерлек эшләрен башкара, аннан икенчеләре бетон коя, аннары өченчеләре монтажлый. Бер-берләрен алыштырганчы вакыт уза, эшнең сыйфатына да әллә ни игътибар бирмиләр. Балта осталарының бетонда, тимер эшләрендә гаме юк. Үзләренекен генә беләләр. Шемякин бригадасы объектны эаказ- чикка тапшырганчы барлык эшләрне үз өстенә алды.
— Злобин методы буенчамы?
— Шулай булып чыкты. Әмма Шемякин бригадасы бу эшне башлаганда Злобин- ның исеме дә, методы да билгеле түгел иде. Шемякин бригадасы субай нигезләр коруда эшләп «нуль» отмөткасыннан алып нигезне монтажчыларга тапшырганчы барлык эшләрне башкарды. Аннары Шемякинның удар комсомол отряды РИЗда эшләде: җылылык үткәрү өчен кабель тоннельләре корды. Объектны тапшыргач, менә монда
Ташчылар бригадиры Г. ГЕВОРГЯН
В. ИГНАТЬЕВ рәсеме.
— Әйдә, вагонга менәбез,— диде
килделәр...
— Прорывкамы?
Шулай дисәң дә була. Кою заводын ходка җибәрү өчен шушы блокны өлгертергә кирәк. Аны графиктан алдарак өлгертү зарур. Үзең күрәсең: бригада нинди шартларда эшли, һәр көн, һәр сәгать су белән көрәш алып барырга кирәк. Ә җылы көннәр башлангач, нәрсә булыр? Кою заводы төзелешендә бу объект иң катлаулысы, иң киеренкесе...
Вагонда җылы, тимер мич агарганчы кызган. Без, бүрекләрне салып, өстәл янына утырдык. Мин онытылганчы Виктор Иванович сүзләрен язарга дип блокнотымны чыгардым. Әмма Шемякин килеп керде. Ермашов аны минем каршыга утыртты.
— Ул үзе тулырак сөйләр, — диде.
...Шемякин Хабаровск краенда туган, сигезьеллыкны бетергән, һөнәр мәктәбе, энергомаш заводы. Токарь... Тын океан флоты. Флоттан ата-анасы янына, Хабаровск
краена кайта. Әтисе леспромхозда механик булып эшли, әнисе почтада. Шоферлар курсында укып, урман ташый. Өйләнә. Хатыны — урта медицина белгече больницага эшкә урнаша. Уллары туа. Әмма аңарда үпкә авыруы башлана — салкын тия. Яшь ярым вакытта. Климат алмаштырырга туры килә. Кырымгамы, Кавказгамы китәргә? Кавказ янында гына булган Ставрополь крае да күңелгә хуш килми. Бәлки иң яхшысы Россиянең урта полосасыдыр, һәм шул уй белән ул бирегә килә.
— Ничек булды соң?
_ Ышансагыз—ышаныгыз, ышанмасагыз—ышанмагыз, килеште климат. Сашага да, Татьяна белән миңа да. Шунысы кызык: мин дә, Таня да эштә, ә малай — көне буе урамда. Манма су булып, пычракка батып кич кенә кайта. Үзе тап-таза.
Әйе, мин гади эшче булып эшли башладым. Өч айдан өченче разряд бирделәр. Балта остасы, бетончы һөнәре буенча. Сменага җитмешәр кубометр бетон җәя идек. Исәпләп карасаң, бу өч-дүрт норма...
Иң мөһиме: егетләр әйбәт туры килде. Акча дип кумыйлар, булсын дип тырышалар. Өчәр смена рәттән эшли идек, зарланучы булмады...
Кемнәр дисезме? Минем белән бергә килгән — Смолянинов Виктор. Ул хәзер звеньевой Кавказдан килгән Анатолий Кузнецов. Аның улы Вячеслав. Федор Бры- ляков— армиядә чик сакчысы булган, һәркемгә ярдәмчән, бик булган егет. Марсель Галәвиев, Виктор Степанов, Әдһәм Баһаветдинов, Анатолий Бахтин — гомумән, барлык егетләр-кызлар белән дә бик тиз дуслашып киттек.
Шуны да әйтергә кирәк: Бахтин армиягә бездән киткән иде. Хезмәтен тутырып үзебезгә үк әйләнеп кайтты. Ун көн инде бездә эшли.
— Николай флотчыларны аеруча ярата, — дип сүзгә кушылды Виктор Иванович.
— Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Флоттан кайтканнарны беренче чиратта эшкә алам. Үз тәҗрибәмнән беләм — алар йөзгә кызыллык китермиләр.
— Югары йөкләмәләр алгансыз. Аларны башкарып чыгу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?
— Бригада йөкләмәләрен саннар белән әйтеп чыгарга булыр иде. Әмма эш саннарда түгел, процентларда гына да түгел. Менә бу блокны корып бетерү ике елга исәпләнелгән. Ә безнең ике елга сузарга хакыбыз юк. Заводның төп объектларыннан берсе. Ел ярымда башкарып чыгарга тиешбез.
Шунысы гаҗәп: барлык алдынгы бригадирлар бер-беренә охшаш. Характерлары уртак. Филимонов һәм Мәүликов, Сәләхов һәм Шемякин — берсе дә аларның кычкырынмый, мактанмый, башкалардан берниләре белән дә аерылмый. Шуңа күрәдер инде алар җитәкчелегендәге коллективлар яхшы көйләнгән механизм кебек. 1970 елда ук партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляев әйткән сүзләр хәтергә төшә: «Күп кычкырган җитәкче түгел, өйрәтә белгән җитәкче», — дигән иде ул.
Ул көннәрдә Чаллыга комсомол путевкалары белән меңнәрчә егетләр һәм кызлар килә иде. Алар арасында тәҗрибәле белгечләр дә, яңа гына һөнәр мәктәбен тәмамлаганнар да, әлегә кулына бернинди корал тотмаган «юеш борынянар да бар иде. Барысын да кабул итәргә кирәк. Иң мөһиме: бердәм коллективларга, грандиоз төзелешнең барлык катлаулы мәсьәләләрен хәл итәрдәй подразделениеләргә (бу хәрби термин КамАЗ төзелешенең беренче көннәреннән үк кулланыла башлады) тупларга кирәк иде. Ә бу коллективлар, подразделениеләр белән җитәкчелек итү өчен производство технологиясен белү генә җитми, башлык кешедә тәрбияче сәләте дә булырга тиеш. Приказдан, начальниктан курку түгел, үзеңнең иҗтимагый бурычыңны аңлау, кыенлыклар аша максатка омтылыш, принципиальлек, югары идеялелек таләп ителә иде.
«Без либераллар түгел, без җитәкчеләр алдына кискен таләпләр куябыз, әмма кадрлар белән эшләүне ышануга корабыз, коммунистларның һәм һәр төзүченең үз- үзенә җаваплы карашына корабыз. Ә башкалардан таләп итәргә тиешле кешеләрдә моңа мораль хокук булырга тиеш», — дигән иде ул вакытта беренче секретарь.
«Мораль хокук». Бу тәгъбирне күп әйтмиләр иде ул чакта. Язганда да бик саклык белән язалар иде. Ә КамАЗ төзелешендә аны кычкырып әйттеләр, әйттеләр генә түгел, җитәкчеләрдән бу хокукны таләп иттеләр. Әйе, эшчеләр коллективы белән бары тик кристаллдай саф, намуслы, ышаныч казанган, остаз була белгән кешеләр генә җитәкчелек итәргә хокуклы, һәм шундый сыйфатларга ия булган гади эшчеләр брига-
дирлар, участок начальниклары булып үсте. Фронтта да шулай иде бит: иске карашлы хәрби җитәкчеләрне сугыш барышында яшь, талантлы командирлар алыштырды, һәм алар генералга, хәтта маршалларга тикле үстеләр, һәр чор үз геройларын тудыра.
һәм биредә — КамАЗда — меңнәрчә, меңнәрчә кешеләр катнашындагы хезмәт фронтында производствоның заманны һәм үзенең сугышчан бурычларын яхшы аңлаучы яңа командирлары үсеп чыкты. Әмма аларның сугышчан сыйфатлары башка инде: ♦ купшы сүзләр кычкырмыйлар, башлык икәнлекләрен аерып, калку ител күрсәтергә и тырышмыйлар; алар кешеләр күңеленә юл таба белүче, үзләренең шәхси үрнәкләре о белән башкаларны уртак максатка әйдәүче командирлар. о
Николай Шемякин да шундый командир. Ул киң җилкәле дә, баһадир гәүдәле дә х түгел, урта буйлы, гади чырайлы. Яше дә КамАЗ төзүчеләрнең уртак яше белән ти- о геэ. Кеше буларак та тыйнак. Әмма аны һәркем хөрмәт итә...
— Яңа шәһәрдән квартира бирделәр. Йорт номеры — дүрт-унике. Йөз кырык е; беренче квартира. Буш вакытыгыз булса, килеп әйләнегез. Кунак булып китәрсез...— < дип бетерде ул сүзен. *
М. ХӘМИТОВ тәрҗемәсе. ♦
X
X X а Балта остасы һәм шагыйрь ;
с
кшәмбе көн иртән мин торган гостиницага КамАЗның төэү-монтаж идарә- х се балта остасы Кувайцев белән инженер Лыжин баян күтәреп килеп <3 керделәр. *
Аларның килүен мин үткән юлы да көткән идем, ләкин ул чагында без очраша х алмадык: Лыжин ашыгыч командировкага китеп барды, ә Евгений Кувайцевны кинәт “ кенә объектка чакырып алдылар. Мин кунаклар килүгә бик шәт идем: ниһаять, аларның КамАЗ турында чыгарган җырларын ишетәчәкмен.
Егетләр чишенделәр. Салкыннан соң, бераз сулу алгач. Лыжин футлярдан баянын чыгарды, урындыкка җайлап утыргач, бармаклары белән төймәләр өстеннән йөгертеп узды да Кувайцевка ымлады. Шунда ук алар ике тавыштан җыр башлап җибәрделәр:
Нам досталась судьба завидная. Мы идем по отцовским стопам. Вам вчера покорилась Магнитная, А КамАЗ покоряется нам...
Мин, җырның бер өлешен тыңлау белән үк, сүзләрнең көйгә аһәңле ярашуын тоеп алдым. Яшерен-батырын түгел, югыйсә, кайбер профессиональ авторларыбызда да көй белән сүзләрнең ярашмаган очраклары булгалый бит. Ә бу җырда алар икесе бер бөтен һәм иң әһәмиятлесе тагын шул иде —җыр дулкынландыра, хәтердә кала.
КамАЗ турында нинди генә җырлар язылмады инде! Тик аларның берсе дә Чаллыда яшәп китә алмады. Ә бу җырны яшь төзүчеләр яраттылар: көе дә, сүзләре дә аларның күңелләренә хуш килде.
Егетләр әйбәт җырладылар, бернинди дә артистлык галәмәтләре күрсәтү белән мавыкмыйча, җәен урманда, яисә кырда ял итәргә туктаган җирдә, учак янында җырлап утыргандай гади тоттылар үзләрен — җырны башкарганда да зәвык сизелде аларда.
Мин авторларны тәбрик иттем, плитәгә чәй куеп җибәрдем. Ә Лыжин «кызып китеп» тагын уйный башлады һәм алар Лыжин тарафыннан Виктор Боков сүзләренә язылган «Җиләк җыйганда» дигән җырны башкардылар. Бусы да колакка ятышлы булды, Кувайцев моны да үзенең сүзләренә язылган җырны башкаргандай ук бирелеп җырлады.
Дулкынланудан Кувайцевның йөзе сулып, агарынып киткәндәй күренде, бары тик тез өстене куйган куллары гына беләзеккә кадәр каралып күренә иде. Мин аны
Я
мәктәп елларыннан ук беләм шикелле тоелды: йомшак күңелле, мәрхәмәтле җан, тыныч акыл белән эш итүче, күркәм йезле егет™
Мин һәр вакыт «гади кешеләрнең» биографиясе белән кызыксынам. Көндәлек тормышта аларны шулай атап йөртсәләр дә, кешеләр арасында «гадиләр» бөтенләй юк. Кешеләр бик төрле, аларның һәркайсының үз тормышы, искиткеч язмышы бар.
Мин Кувайцевның шигырьләр язуын, җирле һәм республика газеталарының алар- ны бик теләп бастыруларын беләм. Аның шигырьләре бик гадиләр, аларда бернинди дә формальлек юк: алар ачыктан-ачык сөйләшүгә корыла.
Балта остасы-эшче шигырь яза. Ул үзе күргән, үзе кичергәннәр турында яза, Чаллы яшьләре аның шигырьләрен «үз» итеп кабул итә. һәркем: «Мин дә шулай яза алыр идем, тик өлгерә генә алмыйм. Әйдә, Кувайцев безнең барыбыз өчен дә язсын»,— дип уйлыйдыр кебек. Аның шигырьләре самимилек, тәбигыйлек, үзенә генә хас алымнары белән аерылып тора: әйтерсең лә ул рифманы, үлчәмне уйлап чыгарган да шигырь юллары белән сөйли башлаган...
«Орфей» әдәби берләшмәсендә аны грамматик ялгышлары өчен, сүзләргә басымны дөрес куймавы өчен ачуланалар, ә аның үз туксаны-туксан: «Минем шигырьләремне укучылар яраталар, әйбәт кабул итәләр!..» — ди.
Ә шулай да Кувайцев үзендә әдәбият белеменең җитәрлек булмавын тоя, «үзешчән шагыйрь» генә булып калмас өчен укырга кирәклеген, хәзер Чаллы җирендә барган бөтен нәрсәгә кызыксыну көчле булганлыктан гына үзенең шулай күтәрелеп китүен аңлый.
КамАЗның балта остасы. Кайдан ул? Бирегә кайсы яклардан килеп чыккан? Аны бирегә нәрсә тарткан?
Язучы нинди генә булмасын, барыбер биографиясе бар инде аның. Фадеев әйткәнчә, «биография» төшенчәсендә халык һәм заман белән бәйле кешенең язмышын аңлаган хәлдә, безгә үз биографиябездән тыш язар әйбер дә юк.
Ә КамАЗга килеп җиткәнче, Кувайцев нәрсәләр күргән? Килүенә бер атна дигәндә район газетасында шигырь белән чыгыш ясаган бу егетнең бирегә килгәндә үк ни дәрәҗәдәдер «багажы» булган бит инде.
Без сөйләшеп киттек — һәм мин Кувайцевларның Аксаков әсәрләрендә тасвирланган урында яшәгән булуларын белдем. Евгений табигать кочагында, проза остасы, атаклы «Аучы язмалары»ның авторы тарафыннан сурәтләнгән имән һәм каен урманнары шавын тыңлап үскән. Малай чагыннан ук ул көзләрен миләш «тамчыларын», ә язларын — бөреләр «серләшүен», кар янәшәсендә үк умырзая чәчәге янып утыруын күргән...
Евгенийның әтисе хезмәте буенча күп вакыт урманда йөри, агачларны карап, саклап гомере үтә. Ә көзге озын кичләрдә, янына улын утырта да, Сталинград янындагы сугышлар турында, Евгенийның әнисе белән бергәләп, Иделдән алып зәңгәр Дунайга кадәр үтелгән утлы юллар, генерал Шумиловның легендар армиясе, Дунай буе халыкларын фашистлар коллыгыннан коткарганда үзләре кичкән Карпат таулары турында мавыгып сөйли башлый.
Евгенийның әтисе белән әнисе хезмәт иткән хәрби часть Румыния территориясендә урнашкан була һәм сугыштан соң беренче тыныч елда өлкән лейтенант Павел Кувайцев гаиләсендә малай туа. Часть буенча дежур офицер полкта беренче бала туу хәбәрен шунда ук бөтенесенә җиткерә — һәм Җиңү көненнән соң беренче тапкыр полкта алар хөрмәтенә бәйрәм тантанасы үткәрелә. Сугышның бөтен авырлыгын татыган кешеләргә бу көн онытылмаслык тәэсир итә, бәбине кулдан-кулга йөртәләр, ә часть командиры аңа карый да: «Төп кебек!.. Танкист булыр бу!..» ди.
Демобилизацияләнгәннән соң запастагы өлкән лейтенант Павел Кувайцев үзе туып-үскән җиргә — Башкортстанның Воскресенск районына кайта һәм хәрби форманы тыныч хезмәт профессиясе булган урман караучы формасына алмаштыра.
Женя Дуван авылында сигезьеллык мәктәптә укый һәм, аны тәмамлагач, Уфага елга техникумына укырга китә. Ерак илләргә сәяхәт итү омтылышы аны шул юлга чакыра: «Әти белән әни үз гомерләрендә күпне күргәннәр, ә мин һаман бер урында утырыйммы?.. Дөнья күрәсем килә!..»
Елга техникумында уку еллары сизелми дә үтеп китә — менә инде ул Агыйделдә һәм Камада, Иделдә һәм Мәскәү елгасында йөрүче йөк һәм пассажир судносында
эшли башлый. Евгений эшләгән ул пароходның исеме дә шигъриятле—«Җамбул» була...
Техникумда укыганда Евгений елга флотында рулевой һөнәренә өйрәнсә дә, беренче нави-гациядә матрос булып эшләргә тиеш була. Ә икенче навигациядә матрос Кувайцев танкерларда практика үтә: «Уфа-Дербешки»да рулевой булып рейдка китә.
Алтмыш бишенче елда Евгений Кувайцев армия сафларына алына, танк гаскәрләрендә хезмәт итә: әтисенең полкташ дусларының әйткәне шулай рас килә...
Яшь солдатлар Киевтан үзләренең хезмәт итү урыннарына су юлы белән барырга тиеш булалар. Армиягә кадәр Кувайцевның кем булып эшләвен белеп алгач, аңа штурвалга басарга рөхсәт итәләр. Елга флоты рулевое, булачак танкист, пароходны Днепрдан үзе алып бара, хезмәттәш дусларын кирәкле җиргә бернинди хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткерә...
Бер айдан соң танк та, кайчандыр елга пароходы буйсынган шикелле үк, аның кулларына ияләшә, тыңлаучан булып китә һәм өйгә, өти- әнисенә язган хатларында ул хезмәтнең «нормаль» баруын, кайчандыр Шумилов армиясе үткән
Шул вакытта Евгенийның хәтерендә нык калырлык вакыйга була, ул аңа инде X еракта калган сугыш давылы белән йөзгә-йөз очрашкандай тәэсир итә. Танкистлар, ~ яңа полигон өчен урын хәзерләп, карт, кәкрәеп беткән наратларны кискәндә, кинәт t- пычкылар ямьсез тавыш чыгарып сызгырыша башлый, һәм берничә пычкы теше сы-нып та чыга. Агачның киселгән җирен карасалар, снаряд кыйпылчыкларын күрәләр...
— Минем өчен бик истәлекле кебек тоелды алар, — дип искә ала Кувайцев, — аларның берсен мин өйгә алып кайттым һәм әнигә күрсәттем, һәм чыннан да шулай булып чыкты.
— Син аны кайсы районда таптың? — дип сорады ул.
Мин аңа полигонның төгәл урынын әйтел бирдем.
— Менә,— диде әни.— Без әтиең белән немец артиллериясе уты астында калган җирләрдә булгансың да инде син, улым.
Армиядән соң, урта мәктәпнең унбер классын тәмамлап, Евгений Уфада заводка эшкә керә. Ул иң әйбәт цехка туры килә, комсомол «Прожектор»ының штаб начальнигы итеп сайлана. Шигырьләр яза башлый, аның язганнары заводның күп тиражлы газетасында басыла. Евгений яшьләр газетасы «Ленинчы» редакциясендәге әдәби берләшмәгә йөрергә дә вакыт таба.
Кама буендагы комсомол удар төзелеше турында ишеткәч, Евгений пароходта Кама буйлап үткән вакытларын, таныш урыннарны хәтеренә төшерергә тырыша... Пирамидаларга охшаган мәһабәт биек ярлар, борынгы Болгар хәрабәләре, Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары, ерактан су астында тынып калган мамонтны хәтерләткән зур элеваторлы Чаллы шәһәре...
Әйе, ул аларның барысын да күрде, әлеге ярлар яныннан күп тапкырлар үтте, пристаньнарына тукталды. Шишкин урманнарына карап сокланды...
Борынгы мәһабәт ярлар аны үзләренә тартты, ләкин аны бер уй борчыды: «Төзелештә кем булып эшләрмен мин?»
Шул чак әйтерсең лә кемдер колагына пышылдады: «Столяр, балта остасы булырсың!»
«Чыннан да, — дип уйлап куйды Евгений, — елга техникумында столярлык эшенә яхшы өйрәткәннәр иде бит...»
Кувайцевка ул чагында икенче разряд биргәннәр иде. Кышын, пароходларны ремонтлаган вакытта, ул бу эшкә хәйран өйрәнеп китте.
— Димәк, болай булгач һәнәрем бар!
Җитмеш беренче елның 26 маенда кулына кечкенә генә чемодан тоткан Евгений Кувайцев, үзе шикелле бер теркем егетләр белән бергә, Чаллы пристанена тешеп калды.
Балта осталары кирәк иде һәм КамАЗның тәзү-монтаж идарәсендә аны өченче разряд буенча эшкә алдылар, ЗЯБтагы (ЗЯБ — күзәнәкле бетоннар заводы) тулай торакка урнаштырдылар. Балта остасы, штукатур булып эшләүче егетләр белән икенче катта яшәделәр, бишенче катта эшләделәр. Ут юк иде (үткәрергә өлгермәгәннәр иде әле), су да юк иде, тик шулай да өстендә түбә (дөресрәге, түшәм) булуы һәм яңгыр үтмәве дә бик яхшы иде...
— Язган әйберең белән япа-ялгызың гына калу никадәр авыр икәнен азмы-күпме язу белән шөгыльләнгән һәркем белә, «үзең өчен генә язу» дигән сүзләр әкият ул: яздыңмы — язганыңны укучы да кирәк! — ди Евгений.— Көлсеннәр, ачулансыннар, тик тыңласыннар гына. Тавык та йомырка салу белән кытакларга тотына. Ә монда шигырь, йөрәк җылысын кушып, ялкынланып язылган шигырь. Аны берүзең нишләт- мәк кирәк?
Яшьләр тулай торагының кечкенә бер бүлмәсендә, «сигезенче комплекста», аның шикелле үк «шашканнар» җыелуын, бәхәсләшүен, шаулашуын, шигырьләр укуын, плакатлар язуын сөйләделәр миңа... «Факел» матбугат үзәге дә шундый ук: биредә һәвәскәр артистлар да, музыкантлар да бар, үзешчәннәрнең программалары да биредә төзелә...
Җәйге кичләрнең берсендә Кувайцев әлеге «Факелины эзләп таба, кем әйтмешли, «ут күреп» керә, үзе шикелле эш урыныннан ук бирегә ашыккан бик күп егетләрне күрә.
«Ленинчы» газетасындагы әдәби берләшмәдә бөтенләй башкача иде, — дип уйлап куя Кувайцев, бүлмәдәгеләрнең кайсысы янына да барырга белмичә...
Ләкин аны шунда ук күреп алалар: «Берәр нәрсә китердеңме?.. Утыр, нигә басып торасың?..»
— Кайдан син? — дип сорый аннан сакаллы һәм күпереп торган чәчле бер егет.
— КамАЗның төзү-монтаж идарәсеннән балта остасы Кувайцев мин, — дип таныштыра үзен Евгений.
— Ә мин — Валерий Суров — монтажчы,— ди әдәби берләшмә җитәкчесе.— Таныш булыйк!
— Шигырьләр язасыңмы? — ди егетләрдән берсе.
— Әйе, язам,— ди Евгений.
— Бездә монда барысы да шагыйрьләр, — Суров каршы як стена буенда утырышкан егетләргә ымлап куя. — Барысы да — талантлар!
— Тәнкыйтьчеләребез дә җитәрлек, шөкер!
— Китердеңме — укы, — ди Суров. — Ә сез, егетләр, акрынрак!..
— Без — комсомоллар — каты токым, — дип башлый Евгений һәм пафос белән укып китә...
— Маяковскийга иярә! — дип шаулашалар егетләр. — Ә син үэеңчә яз.»
— Алайса, «Кыяр» турында, — ди Кувайцев.
— Кыяр турында? Әйбәт булыр!.. Әйдә җибәр кыярны!..
— Иртәгә яшьләр тулай торагында Хатюшин, Лимонова, Яшкина белән бергә син дә чыгыш ясарсың... Безнең тагын кемнәр бара?..
Кичә искиткеч шәп була! Бергәләп гөрләшеп алар урамга чыкканда, сигезенче комплекс йортларының тәрәзәләре генә ялтырап күренә, уңда — төн караңгылыгында, йолдызлардай булып, кран башняларында утлар җемелди, электр белән эретеп ябыштырган җирдә көлтә-көлтә булып очкыннар сибелә... Алар трамвай юлыннан баралар, шау-гөр килеп бәхәсләшәләр (тулай торак бүлмәсендә «талашып» туймаганнар, күрәсең), Кувайцевның «Кыяр» шигыренең соңгы юллары бәхәсне шулай кыздырып җибәрүгә сәбәп була.
Ләкин колакта әле һаман моңа кадәр бөтенләй ишетелмәгән яңа шигырь коллары яңгырап тора. РИЗда эшләүче япь-яшь кызлар язган шигырьләр арасында Инна Лимонованың «Әтәч»е бигрәк мәзәк тоела. Ул шагыйрьне таң әтәче белән чагыштыра. Монда нәрсәдер бар, дип уйлый Кувайцев, башкалардан аерылып ялгызы гына калгач.
Егетләр инде йоклыйлар, ә ул, корылган аккумулятор кебек, «лампаларга электр энергиясен бирүне дәвам итә» — башында яңадан-яңа шигырь юллары, сурәтләүләр, чагыштырулар кайный.
«Иртәнгә кадәр тагын йоклый алмаячакмын, — дип уйлый Евгений.— Тиздән яктырачак, көн авыр булачак, ләкин... онытмас борын язарга кирәк»...
Дәфтәр битенә шигырь юллары язганда «иртәгә тәртипкә китерермен әле», * дип уйлый. Ләкин юл артыннан юл туа тора: У
Нам досталась судьба завидная:
Мы идем по отцовским стопам.
Им вчера покорилась Магнитная, ~
А КамАЗ покоряется нам... и
3
Аннан соң үзешчән композитор — «Запорожметаллургмонтаж» идарәсенең өлкән инженеры Юрий Лыжин бу сүзләргә көй чыгара — һәм Кувайцев-Лыжиннарныңҗыры < Чаллыда популяр булып китә. Ләкин Кувайцев башта болар турында башына да китерми, билгеле.
Балта остасының эше җиңел булмавын һәркем белә. Кайбер атналарда (чиратлап) — якшәмбе көннәрендә дә эшләргә туры килә, ә шимбә турында әйткән дә юк инде — ~ КамАЗда ул эш көне булып санала. Шигырь турында уйларга вакыт та калмый 3 кебек. Ләкин, ни әйтерсең, шигырь юллары бөтенләй уйламаганда башка килә торалар һәм Кувайцев алардан берничек тә арына алмый.
Көннәрнең берендә аның күңеленә шундый фикер килә — вакытлыча гына булса да ялгызлыкта калу өчен, Чаллы инеше буенда өй салырга уйлый ул. Төзелеш материаллары яздырып ала да якшәмбе көннәрнең берсендә эшкә дә керешә. Әдәби берләшмә егетләре дә аңа булышка киләләр, кулларына балта алалар да — аксөяк- * ләр түгел лә! — егерме көн дигәндә менә дигән итеп йортны эшләп тә куялар. Z
— Уфадан хатынымны алып килдем, — ди Кувайцев. — Бар мөлкәтебезне бер ш ящикка тутырдык та, «Җамбул» пароходына утырып — теге вакыттагы пароход үзе инде!—юлга чыктык. «Җамбулпда әле матрос Кувайцевны хәтерлиләр икән. Юлыбыз күңелле булды. Егетләр Чаллы пристаненда төшеп калырга булыштылар, КамАЗда бәхетле тормыш теләделәр...
Кувайцевның йорты Чаллы инешенең уң яктагы биек ярына урнашкан иде. КамАЗ- ны һәм Яңа шәһәрне төзү эшләре шул кадәр тиз барды, егетләр әйткәндәй, «монда бер көн эчендә атналык эш башкарылды». Төзүчеләрнең алдынгы бригадалары йортларны егерме биш көн эчендә салырга өйрәнделәр, КамГЭС поселогы күзгә күренеп үсте, Чаллының агач йортларын биек стеналар артында калдырды, «Том агай алачыгы»— Чаллының яшь әдәбиятчылары Кувайцевның өен шулай атадылар — утырган җир генә утрау сыман бүленеп калды.
Евгений Кувайцев үзе күргәннәр, үзе кичергәннәр турында рухланып яза. Вакыйгалар давылыннан үзенең куышына качып калмый, төзелеш аны бөтен барлыгы белән үзенә тарта: ул «удар» темптагы лозунг рухындагы шигырьләр дә иҗат итә. Аның андый шигырьләренең кайбер юлларын җирле художниклар унар метрлы полотноларга язып эләләр. Ул шигырьләрдә хәзерге буын яшьләренең тавышын ишеткәндәй буласың.
Вакыт үтә торды, вакыйгалар барышы турында фикер йөртергә, төзелеш белән бергә үсәргә, тормышта үзеңнең урыныңны билгеләргә кирәк иде һәм «Орфей» егетләре укуга бирелеп киттеләр. Хәзерге заман таләпләре югарылыгында шигырь язу Кама ярында моңа кадәр тиңдәше булмаган заводлар комплексын төзү шикелле үк авыр икәнлеге ачык аңлашылды. Валерий Хатюшин Горький исемендәге әдәбият институтына гариза бирде, иҗат конкурсында җиңеп чыгыл, Мәскәүгә укырга китте. Инна Лимонова Казан университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый башлады.
— Сиңа да чират җитте, Кувайцев,— диделәр орфейлылар.— Синең шигырьләрең тыңлау өчен әйбәт, колакка ятышлы, ләкин нык игътибар белән укыганда алардагы ялгышларны бик ансат табарга була...
— Мин хәзер күп укыйм,— диде миңа Кувайцев.— Кирәкле әдәбиятны табам да төннәрен укып утырам, әдәбият институтына хөэерләнәм. Белмим, ничек булып чыгар...
Әйе. вакыт үтә. Ә КамАЗда һәр көнне атналык эш башкарыла. Буш урында завод корпуслары калкып чыкты, РИЗ эшли башлады, башка заводларда да җиһазларны монтажлау эшләре башланачак. Эшчеләр сафына урта һәм югары белемле кешеләр, әйбәт белгечләр һәм эрудитлар киләчәк. Бездә кешеләр тиз күтәрелә. Акыллы һәм фикер йөртү сәләтенә ия булган укучы шагыйрьнең яшьлегенә дә, тема актуальлегенә дә ташлама ясамаячак. Шунлыктан укучы белән бергә үсәргә, «меңнәрчә тонна сөйләм рудасыннан бердәнбер кирәкле сүзне эзләп табарга» өйрәнергә кирәк.
Танылган тәнкыйтьче Макаровның: «Поэзия илһам ясалма булмаган очракта гына барлыкка килә ала», — дигән сүзләрен тезис итеп алсаң, Кувайцевның бик күп шигырьләре шул таләпкә җавап бирә. Ләкин шул ук вакытта поэтик хезмәтнең югары культурасы турында да онытмаска, нәрсә бирсәң шуны чәйнәми йота барган кайбер укучылар зәвыгы дәрәҗәсен канәгатьләндерү белән генә мавыкмаска кирәк.
— «Орфей» егетләре хаклы,— дидем мин Евгенийга. — «Безнең эш һәр хезмәткә кардәш» саналса да, язу ансат түгел, ә бәлки йортлар салуга һәм металл коюга караганда күп тапкырлар катлаулырак. Син үзеңнең хезмәтеңдә иң нечкә һәм иң җаваплы материал — сүзләр белән эш итәсең. Хәтерлисеңме, Паустовский үзенең «Алтын роза» повестенда ничек язган?
«һәр минут, искәрмәстән әйтелгән һәр сүз һәм күз карашы, тирән уйландырган яки шаяртуны күздә тоткан һәр фикер, кеше йөрәгенең һәр тибеше, тирәктән очып төшкән мамык яки төн караңгылыгында атылган йолдыз — болар барысы да алтын тузаны бөртекләре.
Без, язучылар, ул миллионлаган бөртекләрне ун еллар буена берәмтекләп эзләп табабыз, үзебез дә сизмәстән, аларны җыя барабыз, барысын бергә кушудан хасил булган әлеге нык матдәдән «алтын розапбызны ясыйбыз—повесть, роман яки поэма иҗат итәбез».
— «Алтын роза» повесте Паустовский сайланма әсәрләренең икенче томына кертелгән, син аны кичекмәстән укып чык, — дидем мин Кувайцевка. — Повесть Париждагы чүп түгүче Җан Шамет белән булган хәлне сөйләүдән башлана. Ул ювелир мастерскойларындагы тузанны иләп бераз гына булса да алтын кисәге җыярга һәм шуннан Сюзаннасы өчен кечкенә роза ясарга хыялланган. Ә бәлки, әнисе сөйләгәнчә, башка бик күп гади кешеләрне дә шул роза бәхетле итә алыр дип уйлагандыр...
— Әйе, — диде Кувайцев. — Озакка сузыла торган вак эш, моны бары тик мәхәббәт хакына гына эшләргә мөмкин.
— Әйе, мәхәббәт хакына, бары тик мәхәббәт хакына гына. Мәхәббәттән башка әлеге вак бөртекләрне берәмтекләп җыеп торуның мәгънәсе дә юк...
Кувайцев шигырьләр яза. Әгәр ул заман һәм үзе турында язарга уйласа, безгә җитмешенче елларның яшь кешесе турында кызыклы чын хикәя бүләк итә алыр иде.
Аңа кагылышлы тагын бер кызыклы детальне әйтеп китү кирәктер: район советы башкарма комитеты карары белән «алачыгы» сүтеп алынгач, аңа ишек-тәрәзә блокларын үзе куйган, идәннәрен үзе җәйгән йорттан квартира биргәннәр...
Т. ТАҺИРОВА тәрҗемәсе.