Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШЬЕЛЛЫКНЫҢ АЛГЫ СЫЗЫГЫНДА


ама автомобиль гиганты төзелеше КПСС Үзәк Комитетының, Совет хөкүмәтенең даими игътибар үзәгендә тора. Тугызынчы бишьеллыкның бу зур төзелеше барышы турында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев үзе зур кайгыртучанлык күрсәтә. Төзелешнең һәр этабында төзүчеләр коллективын ныгыту, алар алдында торган гаять зур бурычларны көл итүдә Политбюро члены, КПСС Үзәк Комитеты секретаре А. П. Кириленко безгә һәр вакыт зур ярдәм күрсәтә. Төзелеш башланган чорларда Татарстанга, шулай ук Чаллыга һәм Түбән Камага Политбюро члены, СССР Министрлар Советы Председателе А. Н. Косыгин килеп китте.
КамАЗдагы эшләрне оештыру буенча СССР Министрлар Советы Председателе урынбасарлары И. Т. Новиков, В. Э. Дымшиц һәм В. Н. Новиков иптәшләр дә зур эш башкардылар һәм башкаралар.
Без шулай ук РСФСР хөкүмәтенең, КПСС Үзәк Комитеты машина төзү бүлегенең, ВЛКСМ Үзәк Комитетының, СССР Госснабының, СССР Госстроеның, СССР Энергетика министрлыгының, СССР Автомобиль промышленносте министрлыгының, СССР Монтаж һәм махсус төзелеш министрлыгының, СССР Транспорт төзелеше министрлыгының, СССР Нефть һәм газ төзелеше министрлыгының, СССР Элемтә министрлыгының һәм СССРның, РСФСРның башка министрлыкларының, ведомстволарының даими ярдәмендә эш алып барабыз. Кама автомобиль заводлары комплексын төзү буенча төзелеш подразделениеләренең һәм автозаводның партия оешмалары да, шәһәр һәм өлкә партия оешмалары активы да, ТАССР Министрлар Советы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары да күл кырлы һәм киеренке эш алып бара. КамАЗ төзелешен тизләтү буенча партиябез һәм хөкүмәтебез күл кенә мөһим документлар, карарлар кабул итте, аларның һәрбере җирле партия, совет, хуҗалык оешмаларында алдынгы эшчеләр, бригадирлар катнашы белән җентекләп тикшерелде, алдагы эш өчен конкрет бурычлар билгеләнде. Шулар нәтиҗәсендә производствога алдынгы технологик алымнар кертелде, хезмәт һәм көнкүреш шартлары яхшырды.
Бишьеллыкның өченче, хәлиткеч һәм дүртенче, билгеләүче елында завод корпусларының түбәләрен ябу, аларга җылылык үткәрү һ. б. мөһим эшләр башкарылу төзелешнең яңа этабын башларга мөмкинлек бирде — җиһазлар монтажлау һәм корпусларны моңа әзерләү эшләре башланды һәм алар зур темплар белән дәвам итә. Корпусларга җылылык үткәрү — төзелешнең төп этабында зур комплекслы эшләр башкарып чыгу дигән сүз. Бу исә ТЭЦны төзеп бетерү, аның беренче агрегатларын, куәтле җылылык трассаларын һәм суүткәргечләрне, бик күп кондинционер-
К
ларны монтажлау, энергетика подстанцияләрен кору һәм электр үткәргечләр тезү, чистарту корылмалары төзү белән бәйле иде. Эш барышында алынган социалистик йөкләмәләр уңышлы үтәлде. Хөкүмәт заданиеләрен һәм йөкләмәләрне уңышлы үтәүләре өчен 526 төзелеш алдынгылары һәм аларга ярдәм сферасында эшләүче хезмәткәрләр СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде.
КамАЗда эшләр киң планда башкарыла һәм алар барысы да югары темп белән, зур колач белән эшләнә. КамАЗны чыннан да бөтен ил төзи.
КПСС Үзәк Комитетының 1973 ел декабрь Пленумы документлары, партиябез Үзәк Комитетының совет халкына мөрәҗәгате алда торган гаять зур бурычларны хәл итүдә мөһим политик вакыйга булды, 1974 ел планнарын тормышка ашыруда безнең эшебездә программа булып хезмәт итте.
КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы карарында СССР Автомобиль промышленносте министрлыгына, СССР Энергетика министрлыгына, СССР Монтаж һәм махсус төзелеш министрлыгына, СССР Нефть һәм газ төзелеше министрлыгына, 1974—1976 елларда комплекс объектларында төзү-монтаж эшләрен гамәлгә ашырып, 1976 елда комплексның беренче чиратын эшләтә башлау бурычы куела. Шул ук министрлыкларга Кама автомобиль заводлары комплексы төзелешендә төзү- монтаж эшләрен оештыруны яхшырту, төзелеш механизмнарын һәм транспортны эффектлы файдалану, еллык заданиеләрне арттырып үтәү максаты белән эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә аккордлы түләүне киң куллану тәкъдим ителә. Карарда күрсәтелгәнчә, 1975 елда КамАЗ һәм Чаллыда яңа шәһәр төзелеше буенча төзү-монтаж эшләре 215 миллион сумлык күләмдә башкарылырга, 420 мең квадрат метр торак мәйданы, 4 мәктәп, 10 балалар бакчасы, кинотеатр, культура сарае, спорт комплексы, музыка мәктәбе, бала табу йорты, больница, ашханәләр, гостиница, кибетләр һәм башка объектлар файдалануга тапшырылырга тиеш.
КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы РСФСР, Украина, Үзбәк- стан, Әзербәйҗан Министрлар Советларына, союз күләмендәге күп министрлыкларга, хезмәт ияләренең Мәскәү өлкә һәм шәһәр башкарма комитетларына 1974—1975 елларда КамАЗ төзүчеләрен паркет, кирпеч, гранит, мәрмәр, агачтан, тимер-бетоннан ясалган әйберләр һ. б. төзү материаллары белән тәэмин итүне йөкли.
Бер Мәскәү шәһәре генә 1975 елда Чаллыда 100 мең квадрат метр торак мәйданы җитештерергә тиеш. Шулай ук карарда 1974—1975 еллар дәвамында КамАЗга 11 мең эшче, 3 мең производство-техник училище тәмамлаган белгечләр җибәрү күздә тотыла. КПСС Үзәк Комитеты ВЛКСМ Үзәк Комитетының комсомол чакыруы буенча өстәмә рәвештә тагын 4 мең ярым яшь төзүчеләрне КамАЗга җибәрү инициативасын яхшы дип тапты. Союз күләмендәге махсус министрлыклар 1976 елда Кама автомобиль комплексында авыр йөк ташу машиналары җитештерү буенча автомат системалар һәм аларны идарә итү аппаратларын сафка кертергә тиешләр. Шуңа бәйләнештәге күп кенә эшләр әйтелгән срокта— 1975 ел дәвамында, КамАЗ- ның беренче чиратын сафка бастырганчы — эретеп ябыштыру, күтәрү-транспорт һәм стандарт булмаган җиһазлар белән тәэмин ителергә тиешләр. Алар барысы да автомат идарәгә корылган булачак.
КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы автогигант чыгарачак автомобильләргә ремонт ясау өчен, шулай ук аларга кирәк булачак запас частьлар эшләү өчен Чаллы районында 1976—1981 елларда үзәкләштерелгән махсус завод салырга рөхсәт бирде.
КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының югарыда телгә алынган Карарлары — Кама автомобиль комплексын сафка бастыруның беренче чиратын тормышка ашыру буенча гаять мөһим директив документлар Безнең алда торган бурычлар һәм мәсьәләләр, бу документлар яктылыгында, көн кебек ачык, ә аларны гамәлгә ашыру, нәтиҗәле итеп башкарып чыгу исә безгә, бездәге оешмалар һәм ведомстволарның киеренке эшенә бәйле.
Кама автогигантын төзүгә киткән биш ел вакытны кабат күздән кичерәсе килә. Нәрсәләр эшләнде, партиябез һәм хөкүмәтебез наказына нинди эш нәтиҗәләре белән җавап бирдек? Татарстан җирендә моңа кадәр дөньяда булмаган шундый зур заводлар комплексы салу буенча шул чор эчендә ниләр башкардык?
Алар — чиксез киң горизонт. Аны күзаллау ечен җирдән торып та, 350 метрлы ТЭЦ морҗасы биеклегеннән дә, хәтта югарырактан да карарга кирәк. Монда «подразделениеләр», «фронт» һ. б. кебек хәрби терминнар юкка гына гадәти булып әверелмәде. Монда чын-чынлап фронт, фронтның алгы сызыгы! Ләкин тыныч хезмәт фронты. Мондагы 2 мең бригада, йөзләрчә подразделениеләр арасында да, фронт* тагы кебек, командование билгеләгән рубеждан шактый алга ыргылучылар да, артта- рак калучылар да бар. Шунысы күңелле: биредә дә һәр бригада, һәр подразделение алдынгылар белән тигезләшергә бөтен көчен куя. КПССның Чаллы шәһәр комитеты, парткомнар, төзелеш объектларындагы һәм заводлардагы партия оешмалары, комсомол һәм профсоюз оешмалары, совет һәм хуҗалык оешмалары җитәкчеләре, барлык коммунистлар, бригадирлар, комсомол активистлары, барлык алдынгы төзүчеләр һәм эшчеләр, сәүдә-көнкүреш хезмәткәрләре — барысы, барысы да бер максатка: үз бурычларын намус белен, югары сыйфатлы итеп башкарырга омтылалар. КамАЗда һәр звено, һәр бригада, һәр подразделение— алгы сызыкта. КамАЗ төзелә башлаган көннән бирле безнең оештыру һәм политик эшчәнлегебезнең эчтәлеге төзүчеләр коллективының үсүен, берегүен, эшчәнлеген тәэмин итүгә, төзү объектларында эшләрнең киң колач белән баруына ирешүгә юнәлдерелде. Коллективларның, төзү-монтаж подразделениеләренең формалашуы һәм аякка басуы, гомумән, төзелеш белән идарә итү, җитәкче һәм инженер-техник кадрларны, партия, совет, профсоюз һәм комсомол кадрларын үз эшләрен оптималь башкарырлык урыннарга урнаштыру мәсьәләләрен гамәлгә ашыру беренче планда булды. Партия өлкә комитеты, республикабыз Министрлар Советы, партиянең Чаллы шәһәр комитеты һәм район башкарма комитеты сәүдә, җәмәгать туклануы, эшчеләрне вахтага йөртү транспорты, торак һәм культура-көнкүреш объектларын төзү эшләрен даими игътибар үзәгендә тоталар. 1970 ел башында «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең кечкенә генә төзүчеләр отряды капиталь йортлар итеп 18 мең 700 квадрат метр торак мәйданы төзеде. 5 меңнән артык төзүчеләр якын-тирәдәге авылларда колхозчылар һәм совхоз эшчеләре өйләренә квартирага я урнаштырылды. Күчмә өйләрдән һәм вагоннардан төзүчеләр өчен вакытлы поселок- °- лар оештырылды. 1970 һәм 1971 елларда — төзелеш эшләре барышының кызу а моментларында — республикабыз авылларыннан 3 меңгә якын балта осталары ә КамАЗның мөһим объектларында эшләде. Торак йортлары төзү эшенә Казан, Әлмәт, Түбән Кама төзүчеләре дә тартылды. 1971 елда мәскәүлеләр һәм ленинградлылар Яңа шәһәрдә беренче йортларны салу эшен башлап җибәрделәр.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты инициативасы белән КамАЗга «Дуслык» төзү отрядлары килә башлады. Җәй көннәрендә автогигант төзелешендә һәр елны меңнәрчә студентлар төзү отрядлары эшли. Республика комсомол оешмасы системалы рәвештә Казан предприятиеләре эшчеләреннән төзү отрядлары җибәреп торды.
Инженерлык эшләре өлкәсендә КамАЗ бораулап коелган субайлардан нигезләр кору, түбә ябу эшләрен конвейер ысулы белән башкару буенча тәҗрибәле белгечләрне үзенә тартты. Аларның осталыгы җир эшләре күләмен шактый киметүгә, автозавод төзү темпларын тизләтүгә китерде.
Партия һәм хөкүмәтебез КамАЗ төзүчеләрен механизмнар, машиналар, автотранспорт белән бик юмарт тәэмин итте. СССР Энергетика министрлыгы төзелешне җыелма тимер-бетон конструкцияләр, инерт материаллар белән киң масштабта комплектацияләүне оештырды. СССР Монтаж һәм махсус төзү министрлыгы КамАЗ- ны металлконструкцияләр белән тәэмин итте. Элемтә министрлыгы да күп эшләр башкарды. СССР Госснабы төзелешне металл, цемент, сантехника һәм башка әйберләр белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Госснаб каршында Камснаб органы оештырылды һәм ул үзенең бурычын аклады, материаль-техник тәэминат иң прогрессив формалы эш алып бара.
1971 елның март ахырында КПССның XXIV съезды илебезнең халык хуҗалыгын үстерү буенча тугызынчы бишьеллык план Директиваларын раслады. Анда болай дип язылган: «Татарстан АССРда йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы һәм якын-тирә районнарда аның ярдәмчел предприятиеләрен булдырырга*. Бу вакытта инде төзүчеләрнең һәм монтажчыларның 30 меңле отряды (аларның ун меңе Татарстан хезмәт ияләре вәкилләре) нәтиҗәле, зур эшләр башкара иде.
ТАБЕЕВ ф БИШЬЕЛЛЫКНЫҢ АЛГЫ СЫЗЫГЫНДА ф
Коллектив үсү белән бергә төзүчеләрнең һәм монтажчыларның партия оешмалары да үсте, шәһәр партия оешмасы ныгыды. 1970 ел дәвамында 72,3 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды, 100,7 мең квадрат метр торак мәйданы, социаль, культура һәм көнкүреш объектлары файдалануга тапшырылды. «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе коллективы автозаводның промышленность объектларын, ТЭЦ, төзү базалары, төзү индустриясе базасын салу эшләрен киң җәелдереп җибәр- де. Төзү эшләре көннән-көн киңрәк колач ала барды. 1971 елның икенче яртысында инде һәр көн саен бер миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарыла иде. Төзүчеләрнең күп милләтле семьясы үскәннән-үсте. Төзүчеләр бирегә илебезнең төрле республикаларыннан һәм өлкәләреннән килделәр. Аларны КамАЗга романтика гына чакырмады, ө КПССның XXIV съезды карарларын тормышка ашыруга үз өлешләрен кертү омтылышы алып килде. КамАЗның күп кырлы хезмәт белән тулы бер көне бер миллион сумлык төзү-монтаж эшләре генә түгел, ул — төзелешкә катнашучы, партия карарларын тормышка ашыручы һәркемнең тормышында тулы бер социаль, политик һәм тарихи сәхифә. Нәкъ менә шулар Сәләхов, Филимонов, Мәү- ликов, Деребизов, Сабирҗанов, Шатунов, Солтанова һәм башкалар җитәкчелегендәге бригадаларны фидакарь хезмәткә рухландырды. Алар һәр көн, һәр атна, һәр ай заданиөсен һәр объектта арттырып һәм яхшы сыйфатлы итеп үтәү өчен социалистик ярыш оештырдылар. Бу башлангыч исә төзелешнең һәм аңа катнашучы барлык төзүчеләрнең сугышчан лозунгысына әверелде.
КамАЗдагы ярыш инициаторларына һәм барлык төзүчеләргә беренче бишьеллык батырлары Алексей Стаханов, Петр Кривонос, Мария Виноградова, Иван Гудов, Александр Бусыгин, шулай ук Магнитканың һәм Днепрогэсның алдынгы кешеләре, яхшы теләкләр язып, хат белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп социалистик җәмгыять һәм коммунизмның материаль-техник базасын тудыручы төрле буын төзүчеләре арасында элемтә киңәйтелде.
Автозавод Һәм шәһәр төзелешендә бригадалар төзелеш производствосының әйдәүче хезмәт һәм социаль ячейкасы булып әверелде.
Тегелештә бригадирның роле гаять зур. Чаллыга килгән кешеләр нәкъ менә бригадаларда беренче тапкыр производство рухын, ярыш дәртен тоялар. Хәзерге шартларда шактый белем һәм культура дәрәҗәсенә ирешкән яшьләр белән эшләү өчен белгеч булу гына җитми, киң кругозорлы тәрбияче булу да зарур. Партия оешмалары инициативасы белән КамАЗда махсус бригадирлар мәктәбе ачылды. Аңа иң яхшы производство алдынгылары алынды. Шунысы характерлы: бригадир булачак кешеләр, производство предметларыннан тыш, педагогика буенча да белем алалар Партия өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, профсоюзларның өлкә советы һәм комсомол өлкә комитеты карары нигезендә һәр квартал саен Күчмә Кызыл Байраклар тапшырыла, ө алдынгы эшчеләр, КПССның Чаллы шәһәр комитеты, Чаллы шәһәр башкарма комитеты, профсоюзларның шәһәр советы карары буенча «КамАЗ төзү ударнигы» значогы белән бүләкләнә. Республика партия органнары, КПСС Үзәк Комитеты ярдәме белән, әдәбият, матбугат, радио, телевидение КамАЗ төзелешен пропагандалауда зур эш башкардылар. Элек бик азларга гына таныш булган КамАЗ сүзе югары темплар һәм киң масштаблар символы булып әверелде, илебез чикләрен үтеп чыкты, халыкара хезмәттәшлек һәм фәнни-техник прогресс символына әйләнде.
Күргәнебезчә, эшләнгән эшләр күп. Бу юлда уңыш шатлыклары да булды, кимчелекләр дә булмады түгел. Әмма ирешелгән уңышларны ныгытырга һәм киңәйтергә кирәк.
КамАЗдагы промышленность объектларын һәм Чаллы шәһәрен төзү өчен биш ел эчендә бер ярым миллиард сумга якын акча тотылды, шул исәптән автозавод кору буенча бер миллиардтан артык сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Дәүләт планы 103 процентка үтәлде. Алтмыш мең кешеле «Камгэсэнергострой» берләшмәсе коллективы КамАЗ заводларын, Зәй ГРЭСын, Түбән Кама ГЭСын, авыл хуҗалыгы объектларын төзү буенча шушы ук вакыт эчендә 1,2 миллиардтан артык сумлык төзү-монтаж эшләрен гамәлгә ашырды. «Камгэсэнергострой» коллективы үзенең бишьеллык планын дүрт ел ярымда үтәде. Металлконструкцияләр монтаж- лау буенча гаять зур нәтиҗәләргә ирешелде.
1974 елның беренче яртысында ремонт-инструменталь заводының беренче чиратын сафка кертү — төзүчеләрнең зур казанышы. Бу завод тезелеш сыйфаты буенча эталон булып, ә техник һәм инженерлык җиһазлары буенча автомобиль төзү предприятиеләренең иң яхшысы саналырлык.
Иске Чаллы янындагы тигез басуда менә дигән хәзерге заман шәһәре калкып * чыкты. Анда кыска гына вакыт эчендә миллион ярым квадрат метр торак мәйданы * файдалануга тапшырылды. Болардан тыш 18,5 мең урынлык мәктәпләр, 5 меңгә X якын урынлык балалар бакчалары, сәламәтлек саклау объектлары, культура сарае, £ җәйге һәм стационар кинотеатрлар, ашханәләр һәм рестораннар, көнкүреш комби- « катлары, кибетләр салынды. Шәһәрне төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде, § хәзер трамвайлар йөрел тора. 3
Автомобиль комплексын һәм яңа шәһәр төзү белән рәттән бөек төзелештә Ч эшләүче барлык подразделениелар авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча шәһәр тирәсе зонасында зур күләмдә эш башкаралар.
Соңгы вакытларда Түбән Кама гидроэлектростанциясен төзү эшләре дә * көчәйде. =;
Шулай итеп, үзенең колачы, масштабы белән до, Камада заводлар комплексын “j төзү тәҗрибәсе белән дә монда ирешелгән нәтиҗәләр бөтен дөньяга танылды, 3 тарихи күренешкә әверелде. В. И. Ленин: «Безнең күз алдында зурдан-зур тизлек 5 белән барган вакыйгалар шулай ук тарих алар»,— дигән иде. (3 том. 632 бит.) Ком- * сомолның XVII съездында ясаган чыгышында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев Байкал — Амур магистрален төзи башлау уңае м белән болай диде: ш
из
«Без нык ышанабыз, комсомоллар, яшьләр бу бөек тезелешкә үзләреннән лаек- < лы өлеш кертерләр. Комсомольск, Магнитка һәм Турксиб, Днепрогэс һәм КамАЗ эстафетасын алар Себернең әлегә үзләштерелмәгән киңлекләре аша илтәчәкләр» £ КамАЗ төзүчеләре мондый бәя белән горурланырга, ышанычны акларга, хезмәт нә- о. тиҗәләрен һәм үзләренең хезмәт данын үстерергә тиешләр.
Хәзерге вакытта барлык партия оешмалары, подразделение җитәкчеләре е корпусларда алып барыла торган эшләрне уңышлы башкару, аларда мәйданнарны технологик җиһазлар монтажлауга тапшыру өчен төзүчеләрнең моторга көйләнгән армиясен эффектлы файдалануга аеруча игътибар итәргә тиешләр. Моны тормышка уңышлы ашыру өчен төп юнәлешләрнең берсе: комплекслар — корпусларда җир һәм бетон эшләрен башкару өчен машиналар һәм автотранспорт системалары булдыру. Хәзергә утыздан артык шундый комплекс бар, ә аларны җитәрлек кадәр булдырырга, механизаторлар хезмәтен социалистик йөкләмәләрне үтәрлек итеп оештырырга кирәк. Республика партия оешмасы, министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, КПСС Үзәк Комитеты күрсәтмәләрен тормышка ашыруда моны төп юнәлеш дип саный.
Алда торган бурычларны гамәлгә ашыру «Камгэсэнергострой», КамАЗ һәм СССР Монтаж һәм махсус төзү министрлыгының Чаллы Главкасы җитәкчеләреннән моңа кадәр күрелмәгән оперативлык, төгәллек һәм бер-берләре белән тыгыз бәйләнештә эшләүне таләп итә. Зур дәүләт эшендә эур дәүләт җитәкчесе һәм чын-чынлап партияле булу кирәк. Моны һич тә хәтердән чыгарырга ярамый. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш.
Төзелешкә катнашучы барлык кешеләр өчен — эшчеләр өчен дә, җитәкчеләр өчен дә — вакыт берәмлеге — бер тәүлек. Тәүлектәге сәгатьләрне күбәйтергә мөмкин түгел. Безнең бөтен эш сәнгатебезнең нәтиҗәсе шунда — тәүлектәге сәгатьләрне мөмкин кадәр эффектлырак итүдә. Менә шуңа күрә дә һәр эшченең, техника берәмлегенең, автотранспортның һәр эш минутын тирән инженерлык әзерлеге нигезендә рациональ файдалану — алда торган бурычларны гамәлгә ашыруның иң мөһим шарты ул. Әгәр дә моңа энтузиазмны, хезмәт һәм иҗади инициативаны, социалистик ярышны киңәйтү һәм тирәнәйтү факторларын кушсаң — бу КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы карарларын уңышлы тормышка ашыру эшенә тагын да зуррак практик өлеш булып керәчәк. Барлык партия оешмаларының, барлык
җитенчеләрнең, безнең мене дигән эшчеләр сыйныфының — барлык подразделение* ләрдәге хезмәт коллективларының сугышчан бурычы шуннан гыйбарәт.
Менә шуңардан чыгып, түбәндәгеләрне әйтәсе килә: Чаллы шәһәре партия оешмасы барлык ранглардагы җитәкчеләрнең партия, дәүләт каршындагы җаваплылык- ларын, партиягә һәм хөкүмәткә биргән вәгъдәләренә җаваплылыкларын үтәүне тагы да ныграк таләп итәргә бурычлы. Хәзер автозаводчылар коллективы алдында автомобильләр чыгара башлау буенча алдан билгеләнгән проектларны тормышка ашыру бурычы тора. Бу эшне гамәлгә ашыру өчен җитәкчеләрдән дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә зур оперативлык һәм җаваплылык сорала. КамАЗ җитәкчеләре шул ук вакытта үз эшчәнлекләрен дә, производство эшләрен һәм кадрлар әзерләү эшләрен дә тагы да камилләштерү кирәклеген дә онытмаска тиешләр. Шулай ук эшчеләрне төзелешкә җибәрүдә эзлекле производство системасын сакларга кирәк: уз заводларын салган кешеләр үз заводларында автомобиль төзесеннәр. Аларның хәзерге эш сыйфатлары өчен завод директорлары, партия оешмасы секретарьлары, төзелеш идарәсе начальниклары һәм алардагы партия оешмалары җавап бирсен. КамАЗ җитәкчеләре болардан дөрес нәтиҗәләр чыгарырлар дип ышанырга кала.
СССР Автомобиль министрлыгының, аның министры иптәш А. М. Тарасовның, чит илләрдә җиһазлар концентрацияләү һәм үз илебездә КамАЗ өчен заказлар тәэмин итү буенча генераль дирекциянең эшләрен дә зур канәгатьләнү белән билгеләп үтәсе килә. Мәскәудә, Парижда, Америка Кушма Штатларында сатыл алу комиссияләре оештырылды, СССР Тышкы сәүдә эшләре министрлыгы белән берлектә, капиталистик илләрдәге һәм СЭВ членнары булган илләрдәге 830 дан артык махсус фирмаларда җиһазлар эшләү буенча техник заданиелар эшкәртелде. 253 фирма белән җиһазлар җибәрү буенча контрактлар төзелде. Алардан тыш СССР Станок төзү промышленносте һәм СССР Авыр промышленностена караган барлык предприятиеләр диярлек КамАЗ өчен җиһазлар җитештерә. Бу җиһазлар барысы да иң яхшы продукция эшләргә яраклы.
Төзү һәм монтаж эшләренең бишьеллык нәтиҗәләрен анализласаң, шактый гына резервларның әле файдаланып бетмәве ачыклана. Кыенлыкларны, беренче чиратта, автотранспорт җитмәве белән аңлатырга була. Белгечләрнең исәпләве шуны күрсәтә: егәр дә төзелештә оештыру эшләрен тагы да яхшыртсаң, әгәр дә социалистик ярыш утын тагы да көчәйтсәң, монтаж мәйданнарын тапшыру һәм объектларны хәрәкәткә китерү срокларын кыскартсаң, беренче автомобильләрне чыгаруга 1976 елның беренче кварталында ирешергә мөмкин. Бу асылда тарихи чор — Ленин партиясенең XXV съезды ачылу алды көннәре. Совет кешеләре һәр вакыт коммунистлар форумына зур хезмәт җиңүләре белән килә. КамАЗ тезүчеләрнең йөз меңлек армиясе, шәһәр һәм өлкә партия оешмасы бу традициядән читтә калмас, әлбәттә. Димәк, беренче машиналар ясап чыгару көненә бары тик ел чамасы вакыт
Төзелеш эшендә «пассив яшәү» — өлешчә алганда, мәскәүлеләр, ленинградлылар тәҗрибәсеннән, бригадг подряды алымын үзләштерүдән читкә тайпылу дигән суз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алым зур экономик эффект бирү белән бергә, инициативаны үстерә, коллективизм тәрбияли, эшнең сыйфатын күтәрә. Чаллы шәһәрен төзүчеләрнең барысы да, шулай ук партиянең шәһәр комитеты, заказчиклар КПСС Үзәк Комитетының «Гражданлык торак объектларын ритмик рәвештә файдалануга тапшыруда КПССның Орел өлкә комитетының эше турында» карарыннан практик нәтиҗәләр ясарга тиешләр.
Төзелешне тигез ритмга салу һәм шул нигездә шәһәрдәге объектларны файдалануга тапшыру өчен бездә барлык мөмкинлекләр бар. Шәһәр төзү һәм объектларны файдалануга тапшыру буенча дәүләт планы һичшиксез даими үтәлеп барырга Тиеш. Бу барлык коллективларның гражданлык бурычы.
Беренче трамвай юлының эшли башлавы шәһәр тормышына зур эчтәлек кертте. Әмма трамвай юлларын Яңа шәһәргә, кою заводына җиткерүне бик нык тизләтергә кирәк — төзүчеләргә эшкә бару һәм эштән кайтуда бернинди тоткарлык, кыенлык булмаска тиеш.
Халыкка хезмәт күрсәтү сферасы, азык промышленносте, элемтә һәм транспорт мәсьәләләре төзелеш барышында гигант индустрия һәм шәһәр кору эшенең аерылмас өлеше булып әверелде. КамАЗ төзелә башлаган көннән алып партия өлкә комитеты, республика Министрлар Советы, КПССның Чаллы шәһәре комитеты, шәһәр башкарма комитеты, КПСС Үзәк Комитеты һәм РСФСР Министрлар Советы ярдәмендә, шәһәр хуҗалыгының бу өлкәләрдәге эшчәнлеген яхшырту, аларга тиешле ♦ базалар булдыру буенча киеренке эшне даими алып бара. Хәзер ит-сөт, икмәк пешерү предприятиеләре комплексы уңышлы эшли, сәүдә эше дә шактый җайга салынды, шәһәрдә һәм төзелеш мәйданнарында 20 меңгә якын урынлык ашханәләр бар. Көнкүреш тәэминаты челтәре дә киңәйтелгәннән-киңәйтелә. Телефон элемтәсен, шәһәр транспортын, һава транспортын үстерү буенча да шактый эшләр башкарылды. Автомобиль, елга, тимер юл транспорты хезмәткәрләре йөк ташу һәм пассажирлар йөртү буенча үз эшләрен намус белән үтиләр. Халыкка хезмәт күрсәтү сферасының төрле өлкәләрендә барлыгы 15 меңнән артык кеше эшли. Хезмәт ияләренә биредә өч меңләп автомобиль, 25 меңгә якын суыткыч, өч меңнән артык телевизор, 15 миллион сумлык мебель сатылды. Шәһәрдә яшәүче һәр кешегә елга 1,2 мең сумлык төрле товарлар сатыла. Бу — уртача республика күрсәткече яки гомумән РСФСР күрсәткече белән чагыштырып исәпләгәндә 1.5—2 мәртәбәгә артыграк. Мәгариф, сәламәтлек саклау һәм культура хезмәткәрләре дә КамАЗ төзелешенә актив катнашалар. Чаллыда культура фронтының күп меңле менә дигән армиясе эшли. Балалар бакчаларындагы сабыйларны сәламәт, таза итеп тәрбияләү, меңләгән укучыларны белем, дөньяга коммунистик караш һәм югары әхлак нигезләре белән
коралландыру, хезмәт ияләренә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү — а болар барысы да мәгариф, сәламәтлек саклау, культура хезмәткәрләренең изге ы һәм җаваплы бурычы. Аларның бу күркәм эшен даими камилләштерергә кирәк, “ аларга партия оешмалары даими кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. <
КамАЗ комплексын төзү буенча партия һәм хөкүмәтебез документларында, ' шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продуктлары белән мул тәэмин итү максаты белән, * шәһәр тирәсе авыл хуҗалыгы зоналары булдыру турында киң программа билгеләнә, о. Узган ел гына да «Камгэсэнергострой» берләшмәсе бу өлкәдә 30 миллионнан артык * сумлык төзү-монтаж эшләре башкарды, күп кенә объектлар сафка кертелде. Шулар- в дан 7200 баш мөгезле эре терлек өчен 21 абзар. 54 мең баш сыешлы дуңгыз асрау комплексы, Зәй авыл хуҗалыгы төзелеше комбинаты, теплица комбинаты һ. б. күп кенә объектларны әйтергә мөмкин.
«Камгэсэнергострой» коллективы тагын бер мөһим объект — Түбән Кама гидро-электростанциясен төзү эшләрен алып бара. 1974 ел планы җиде айда ук арттырып үтәлде. Кама елгасына плотина кору 1977 елның октябрена төгәлләнергә, ике агрегат декабрь аенда ток бирергә тиеш. Бу — реаль срок.
КамАЗ төзелешенең барлык этапларында партиянең Татарстан өлкә комитеты, КПССның XXIV съезды. Үзәк Комитет карарларыннан, автомобиль комплексын тезүне тизләтү буенча партия һәм хөкүмәтебезнең конкрет документларыннан чыгып, үзенең эшчәнлеген төзүчеләр коллективларында партия-оештыру, партия-тәрбия эшләрен күтәрүгә, төзүчеләр, монтажчылар, завод эшчеләренең күп меңлек армиясен туплауга, хезмәт ияләренең иҗади һәм хезмәт активлыгын күтәрүгә юнәлдерде. Хәзер партиянең шәһәр комитеты 13 меңнән артык коммунистны берләштерә, төзелештә район комитеты хокукларында ике партком, 41 башлангыч, 236 цех партия оешмалары, 400 дән артык партия группалары эшли. Ун меңнән артык коммунист — турыдан-туры производствода. Партиянең зур көче бу. Кама автомобиль комплексын төзүчеләрнең куәтле авангарды. Төзүчеләр хезмәтендәге барлык уңышлар безнең партия эшебезнең конструкциясенә һәм эчтәлегенә бәйле.
Соңгы вакытларда тезелештә удар ике айлык вахталар оештырыла башлады. Бу кыйммәтле патриотик башлангыч хезмәт нәтиҗәләрен үстерүгә зур этәргеч бирде. Алынган социалистик йөкләмәләрен үтәүдә «Камгэсэнергостройпдан Кольцов, Наурбиее, ТАССРның атказанган төзүчесе Борһаное, Ященко, Фәйэиев, Отю- брина, Шаһазина, монтажчылар Главкасыннан Семенов, Петров, Закиров, «Глав- мосстройадан Турухина, «Камдорстрой»дан Сидорина бригадалары, РИЗ токарьлары Арсентьев һем Красноперов удар алтмышкөнлек вахтасында зур хезмәт нәтиҗәле-
БИШЬЕЛЛЫКНЫҢ АЛГЫ СЫЗЫГЫНДА
ренә ирештеләр. Мәүликов бригадасы төзүчеләреннән Синичкин белән Анисимов ташчылар конкурсында бер сменада җиде норма үтәде. Барлык производство алдынгыларын һәм новаторларын санап үтү мөмкин түгел. Әмма шуны әйтәсе килә: алар үз эшләренең чын остасы, куәтле ашкыну, иҗади эзләнү белән яшиләр. Алар- ның һәрберсенең үз шәхси хезмәт лабораториясе бар. Аны өйрәнү, алар тәҗрибәсен һәр эшчегә җиткерү — бу партия, профсоюз, комсомол оешмаларының мөһим бурычы. Эшчеләрнең, бригадаларның, идарәләрнең хезмәт ярышын, материаль, мораль кызыксындыру ысулларын тагы да камилләштерергә кирәк. КамАЗ төзүчеләре белән төзелешне тәэмин итүче заводлар һәм предприятиеләр эшчеләре арасында тәҗрибә алмашу, хезмәт элемтәсе оештыру файдалы булыр иде. Күргәзмә агитациянең, ярыш нәтиҗәләрен даими белдереп торуның да тәэсир көче зур. Ышандыру сәнгатенең көчле коралы булган күргәзмә агитациянең образлылыгын һәм тәэсир итү көчен тагы да үстерергә кирәк.
Бөтен җәмәгатьчелекнең, зур һәм кече рангтагы һәр җитәкченең көндәлек беренче бурычы итеп кадрларны тәрбияләү һәм үстерү бурычы саналырга тиеш. Югарыда әйтелгәнчә, төзү-монтаж эшләре барышында бригадаларның ролен көчәйтү өчен без күп эшләр башкардык, һәм бу үз нәтиҗәләрен дә ачык күрсәтте. Шулай да без объектларда конкрет бурычларны хәл итүдә мастерларның, прорабларның, участок начальникларының үзәк фигура булуларын онытырга тиеш түгелбез.
Кыскасы, хәзер Кама автомобиль заводы төзелеше яңа этапка —беренче автомобильләр чыгару производствосын әзерләү этабына басты. Төзелеш барышында тупланган тәҗрибә коммунистларның, барлык төзүчеләрнең һәм эшчеләрнең бу хәлиткеч этапта да партия һәм хөкүмәт куйган бурычларны уңышлы хәл итәчәклә- ренә ышаныч тудыра.