БЕРВАКЫТ ШУЛАЙ БУЛА..
АТАКЛЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫННАН...
Гадәти кием һәм гади җавап
Чарлз Диккенсны маскарадка чакыралар. Кунакларның һәркай- сы Вальтер Скотт романнарындагы геройларның берсе булып киенергә тиешлеге әйтелә.
Диккенс маскарад кичәсенә үзенең гадәти киемен киеп, маскасыз килә. «Сез нинди герой бүген биредә?» дигән чәнечкеле сорауларга ул бер үк гади җавапны бирә:
— Вальтер Скотт үз китапларына язган һәр керештә «Хөрмәтле укучым» дигән кешегә мөрәҗәгать итә. Мин биредә шул «Хөрмәтле уку- чы»ларның берсе булам.
Начар хәтер
Француз мәсәлчесе Лафонтенның хәтере бик начар булган, имеш. Бервакыт ул бер дустының хәлен белергә бара да аның моннан берничә атна элек кенә вафат булуын ишетә.
— Әйе шул! Шулай бит әле! — ди язучы, кинәт шуны исенә төшереп. — Мин бит аны күмгәндә речь сөйләгән идем.
Симерүгә каршы чара
Бик зыялы бер мәҗлестә Бернард Шоуның урыны туку фабрикасы хуҗасының хатыны белән янәшә туры килә.
— Хөрмәтле мистер Шоу, симерүгә каршы нинди дә булса төпле бер чара белмисезме сез? — дип мөрәҗәгать итә аңа шул ханым.
Бернард Шоу фабрикант хатынының тау хәтле гәүдәсенә күз сала дә әйтә:
— Андый чараны мин беләм, әмма ничек дип әйтелгәнен сезгә тәрҗемә итә алмамдыр шикелле, чөнки «хезмәт» дигән төшенчә сезнең өчен чит тел сүзе ул.
Үч алу
«Юкка чыккан җәннәт» исемле әсәр язган инглиз шагыйре Джон Мильтон үзе белән дошманлашкан бер тәнкыйтьчегә кызын кияүгә бирә.
— Кызыгызны шул кешегә кияүгә бирергә ничек риза була алдыгыз? — дип сорыйлар шагыйрьдән.
— Җан дошманымнан ничек тә булса үч алырга кирәк иде бит миңа! — дип җавап бирә шагыйрь.
Газетада хәбәр чыккач
Уильям Фолкнерга Нобель премиясе тапшырган вакытта бер хәбәрче аңа мондый сорау биргән:
— Сез хәзер нәрсә эшлисез?
— Утын кисәм, — дигән әдип.
Шушы җавап газетада басылып чыга һәм шуннан соң әдипкә мондый бер хат килә: «Сез утын кисәсез икән һәм күптән түгел утыз мең доллар акча көрәп алгансыз, дигән хәбәрне укыдым. Әйдәгез, утынны бергәләп кисә башлыйк! Бу эштә минем бик зур тәҗрибәм бар...»
Имза
Язучы Марк Твенга бервакыт имзасыз хат килә. Хатта нибары «Дуңгыз» дип кенә язганнар. Икенче көнне язучы үзе чыгара торган газетада мондый җавап урнаштыра: «Гадәттә мин имзасыз хатлар гына ала торган идем. Кичә миңа хатсыз гына имза килде».
Юкка елаучылар
Яңа бер симфониясен тыңлаган кичәдә, Бетховенны котларга дип, сәхнә артына берничә тамашачы керә.
— О, маэстро, сезнең көйне тыңлаганда мин эреп китә яздым, менә хәзер дә әле елаудан туктый алмыйм!—ди шулардан берсе.
— И кешеләр! Мин бит музыканы ул көрәшкә әйдәсен дип язам, ә алар елап утыра икән, — ди композитор.
Шагыйрь кичергән хисләр
Көннәрнең берендә Пушкин Царское Селода Николай патшаны очраткан.
— Я, әйт инде, нинди хисләр кичердең соң шул чакны? — дип сорыйлар аңардан.
— Бөтен кан тамырларыма үтеп кергән әшәкелекне сиздем,— ди шагыйрь.
Тыйнаклыкка өндәү сүзе
Бер мактанчык аристократ үз ата-бабаларын чиксез зур данлы итеп шапырынып сөйләгәндә, бөек инглиз сатиригы Джонатан Свифт моңа әйтә икән:
— Сезгә карап торганда, нигәдер, мин гел бәрәңге турында уйлыйм.
— Ә ни өчен бәрәңге турында?
— Чөнки аның кешегә файдалы бөтен нәрсәсе җир астында була бит, — дигән Свифт.
«Төстәш»
■ ■■Неапольдан Италиянең төньягына барышлый, Максим Горький бер шәһәрдә: «Бүген «Тормыш төбендә» пьесасын, режиссер буларак, автор үзе куя», дигән бик гаҗәп бер афиша күрә. Искиткеч кызыксынып, әдип спектакльне карарга була.
Беренче акттан соң, тамашачылар чакыру буенча, сәхнә алдына... Горькийның төстәше килеп чыга: өстендә кыек якалы күлмәк һәм ул, башын түбән иеп, залга рәхмәтләр яудыра.
Гаҗәпкә калган Горький сәхнә артына юнәлә, үзенең төстәше кем икәнен беләсе килә.
Ә төстәшнең исә кинәт котлары чыга. Горькийдан ул үзен фаш итмәвен ялварып үтенә башлый, үзенең күп төрле язучылар булып киенә, буяна-бизәнә алу «һөнәре» барлыгын әйтә.