Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӘҢГӘР КОНВЕРТ


инәт ишек ачылды. Землянкага сугышчыларга таныш, аларның һәр көн саен көтеп ала торган һәм һәркайсына бик якын булган кеше килеп керде. Бу — зифа буйлы, җитез хәрәкәтле, йөзеннән, сүзләреннән һәм үзен тотышыннан яшь лек аңкып торган көләч йөзле Таня дигән кыз иде. Таняның сөйләшкәндә ап-ак булып тигез тешләре күренә һәм ул елмая төшеп сөйләшә. Бу сөйкемле кыз белән аз гына булса да сөйләшеп калу солдатларга үзенә бер рәхәтлек бирә иде. Айлар буе юеш окопларда ятучы сугышчыкытка килеп китә торган бу кызны һәркем күреп, ягымлы тавыш ишетеп калырга тели. Яшь сугышчылар исә, кыз белән сөйләшкәндә, ничектер көлкерәк, үткенрәк сүзләр әйтергә тырыша.
Бу кызны сугышчылар, якын һәм үз итеп, «безнең Танюша» дип йөртәләр. Танюша, гадәттәгечә, бүген дә пилоткасын кыңгыр салган, дулкынланып торган кыска, җитен кебек аксыл-сары чәчләрен иңбашына тигез генә салындырган. Ул кергәч тә честь биреп исәнләште һәм ягымлы, яңгыравык тавыш белән:
— Биергә, егетләр, биергә! — дип кычкырды.
Хат ташучы бу кызны урап алалар. Землянкадагы кешеләрнең барысы да ерактагы якын кешеләреннән хат көтә. Танюшаны күрүгә:
— Танюша, тизрәк бир миңа хатны!
— Зинһар, мин биергә әзер! — дигән тавышлар төрле яктан ишетелә башлады.
Ләкин Таня ашыкмады. Ерактан, һәркайсыбыз сагынган һәм һәр- кайсыбызның да йөрәгенә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт салган туган ил
лар, Таняны күргәч, ничектер, үзгәреп китәләр. Яше булсын, карты булсын, кызга ничек тә ыспайрак күренергә тырыша, ул килеп керде исә, тиз генә төзәтенә, сыпырына башлый. Ротага бик аз гына ва
дән, якын күргән кешеләрдән килгән хатларның кыйммәтен яхшы белә шул ул. Шуңа күрә дә кыз бу кадерле хатларны тантанасыз, «бушка» бирергә теләми иде.
Землянкада старшина Мәҗитов кына хат көтми иде. Ул кече яшьтән үк ятим калган. Уралдагы шәһәрләрнең берсендәге балалар йортында тәрбияләнеп үскән егет ул. Дүрт ел сугышта йөреп, старшина, ичмасам, дүрт кенә хат та ала алмады. Бервакыт аңа тылдагы кызлар белән хат алышырга була дигәннәр иде дә, ул анык адрес ала алмый калды. Баштарак аңа хатсыз бик авыр, бик күңелсез булды. Иптәшләренә килгән хатларны укып кына бераз юанды ул. Ләкин аның үзенең дә шундый җылы хисләр белән тулып килгән хат-
лар аласы килә иде. Иптәшләре куаныша-куаныша, белсә-белмәсә тыпырдап биеп хат алган бу минутта Мәҗитовка ничектер аеруча күңелсез булып китте. Әнә, нечкә, озын буйлы гармунчы, туктаусыз елмаеп, гармунын тарта, хат алучылар бииләр... Балалар кебек шатланып, бер читкәрәк китәләр дә ашыкмый гына укый башлыйлар. Ә ♦ Мәҗитов берүзе бер читтә утыра бирә. £
— Укысыннар, соңыннан миңа да укытырлар әле,— дип юана ул. э
Таня, Мәҗитовның кичерешләрен аңлаган кебек, аңа карап ал- 5 ды, кыз бу егетнең беркеме дә юклыгын яхшы белә. Атаклы развед- * чикның күңелен күтәрерлек, дәртен үстерерлек хат язучысы булма- 2 вын уйлап, ул аны күңеленнән кызганып та куйды. Яшь, сукса тимер - өзәрлек таза, төскә-биткә дә теләсә нинди кызның күзе төшәрлек бу " егетнең сабыр холыклы икәнлеген дә белә иде кыз. ♦
Таня сумкасыннан бик матур зәңгәр конверт чыгарды. ь
— Бу — кызлар хаты! — диде ул, аерым бер тантана белән. Үзе дә сизмәстән, Мәҗитовка күз ташлады. Мәҗитов та аңа карап тора иде. х
— Кемгә? — дип әйткәнен дә сизми калды Мәҗитов. Ни өчендер, °
бу хат аңадыр кебек иде. **
— Кемгә ул хат? — дип кабатладылар күпләр.
— Кемгә булсын, мактаулы разведчикка! —диде Таня, конвертны >>
баш очына күтәреп. 2
Разведчик егетләр зәңгәр конвертка текәлделәр. Таня конвертка < язылган язуны кычкырып укыды. Анда болай диелгән иде: «Иң алдынгы разведчикка. Казан мех фабрикасының алдынгы эшчесе Наилә Ихсановадан».
Әле землянкада ике-өч кенә төн кунган разведчик Бикбулатов, «Наилә» дигән исемне ишеткәч, урыныннан ук сикереп торды. Ләкин һичберәүгә бер сүз әйтмәде.
Землянкага разведрота командиры капитан Кравченко килеп керде. Разведчиклар аны аягүрә басып каршы алдылар. Почта йөртүче кыз зәңгәр конвертны командирга сузды һәм үзе җитез адымнар белән чыгып та китте.
Капитан, конвертка язылган сүзләрне укыгач, бик азга гына уйга калды.
Кемгә бирергә соң бу хатны?
Командир разведчикларына күз төшереп алды. «Старшина Мәҗитов — кыю, үткен, тәҗрибәле разведчик. Өлкән сержант Малахов? Башкалар? Алар бит берсе дә тел-теш тидерерлек егетләр түгел».
Әнә шундый уйлар белән капитан конвертны кемгә бирергә белмичә кулында тотты. Конвертта ниндидер бер рәсем дә барлыгын сизде. Димәк, кыз анысын да җибәргән булса кирәк. Офицер, кулындагы зәңгәр конвертны селкә-селкә, разведчиклар янына килеп утырды.
— Бу хатны мин Мәҗитовка, я Малаховка, яисә башка берәр разведчикка гына биреп куяр идем дә, ләкин безнең арада яңа сугышчы да бар. Бәлки ул безнең барыбызга караганда да...
Командир сүзен әйтеп бетермәде. Разведчиклар яңа гына госпитальдән килгән сержант Бикбулатовка карап алдылар. Ләкин бу яңа разведчикның тышкы кыяфәте аларның күбесенә ошамады, һәм аның зәңгәр конвертны алырга кандидат буласын алар башларына да китермиләр иде. Бикбулатов — тәбәнәк, юка гәүдәле, аз сүзле булуы белән ул землянкадагы таза буйлы, үткен, шау-шулы егетләр янында ничектер югалып кала шикелле иде.
— Мәҗитовка булсын инде бу хат1 — диделәр кайберәүләр.
Мәҗитов зәңгәр конвертны алырга үзе дә каршы булмаячак иде.
Капитан Кравченко исә башкачарак уйлады. Ул үзләренә командование тарафыннан мөһим, җаваплы бурыч куелуы турында сөилә-
8, iK, у,» м з,
де. Алар шушы көннәрдә башланачак һөҗүм алдыннан дошманның «телен» тотып китерергә һәм аннан кирәкле мәгълүматлар алырга тиеш иделәр.
— Бу «тел» күпне белә торган «тел» булырга тиеш,— диде командир.
Зәңгәр конверт мәсьәләсе болай хәл кылынды: иртәгә булачак операциядә иң зур егетлек күрсәткән разведчикка бирергә булдылар аны.
Рота командиры бу җаваплы операциягә катнашу өчен кыюларның да кыюын, җитезләрнең дә җитезен генә сайлап исемлек төзеде дә землянкадан чыга башлады. Ләкин ул ишектән чыгарга өлгермәде:
— Иптәш капитан, рөхсәт итегез сезгә мөрәҗәгать итәргә,— дигән кыюсыз гына бер тавыш ишетелде.
— Я!
— Операциягә минем дә катнашасым килә! — диде Бикбулатов.
Капитан, кулын ишек тоткасыннан ычкындырмыйча гына, Бикбу- латовка карап торды. Бу яңа егетне үзенең әле яхшылап белмәвен, аның белән әле төпле сөйләшә алмавын, аның йөреш-торышындагы сүлпәнлек, кыюсызлыкларын уйлап, командир ни әйтергә дә белмичә аптырабрак тора иде.
— Госпитальгә кадәр нинди частьта идегез әле сез?
— Разведкада, иптәш капитан.
— Операцияләрдә катнашканыгыз бармы?
— Күп мәртәбәләр, иптәш капитан.
«Ни эшләп соң бу егет бер тапкыр да бүләкләнмәгән икән?» дигән сорау килде капитанның башына. Ул Бикбулатовның үзенә киңрәк булып торган гимнастеркасына карады. Аның күкрәгендә «гвардия» значогыннан башка берни дә күренми иде. Командир үзенең каршы- сында төз басып торган кечкенә гәүдәле Бикбулатовны күңеленнән үзенең таза егетләре белән чагыштырып алды. Разведчик әнә, Мәҗи- тов кебек таза, үткен, кыю булырга тиеш. Ләкин шуның белән бергә, командир разведчикка болар гына җитмәвен дә яхшы аңлый. Шуның өчен дә ул Бикбулатовка тагын да текәлебрәк карады. Бу сугышчыдан ул әнә шул сыйфатларның берсен генә булса да табарга тырышты. Киң маңгай астындагы кечкенә, ләкин үткен кара күзләр, керфек тә какмыйча, ышанычлы караш белән капитанга текәлгәннәр. ♦ Бу юлы сезгә землянкада калып торырга туры килер!» —дия генә күрмәсен дип пошынып торды Бикбулатов.
— Ярый, хәзерлән! — диде Кравченко аңа.
Землянка ишеге ябылуга, Бикбулатов үзенең юл капчыгын алырга ашыкты.
Фашист дигәннәрен бер сугуда аяктан егып аңын югалта ала торган авыр йодрыклы Мәҗитов Бикбулатовның барлык хәрәкәтләрен күзәтеп тора иде. Разведчик булгач, ул үзе кебек, яисә үзенең дусты Малахов кебек булсын иде, ә мондый чиртсәң егылырга торган кешедән нинди юньле разведчик чыксын соң, дип уйлады сыман ул.
Разведчиклар, гадәттәгечә, операциягә барыр алдыннан була торган хәзерлекне күрә башладылар: кайберәүләр сакал-мыекларын кыра, күпләр уйлана-уйлана хат язалар. Разведчикларның эше аеруча куркынычлы, катлаулы эш бит ул. Кем белә алда нәрсә көткәнен!.. Гармунчы, гадәттәгечә, аккордеонын чыгарды, ләкин аның башына:
— Кем белә, бәлки бу минем актык уйнавымдыр! — дигән уй килмәде. Алай да, һәр вакыттагы кебек, бу юлы да операциягә китәр алдыннан аеруча бирелеп, аерым бер моң белән уйнады ул. Бикбулатов каләмен язылып бетмәгән хаты өстенә куйды һәм гармунчы татарча уйный башлау белән, кычкырып, ләкин моңлы тавыш белән аңа ку
шылды. Дөньяны әле күп күрмәгән, әле юньләп кайгы-хәсрәт, сагышны татымаган бу яшь егеткә кайдан килгән бу кадәр моң? Егет саф авылча сузып, гаҗәп бер тирән моң белән җырлый иде. Мәҗитов, кырынып бетмәс борын ук, кулындагы пәкесен куйды һәм Бикбулатов- ның җырын тыңлап тынды.
Туган илдән чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый. Сау булыгыз, туганнар!
Туган илебездән еракта-еракта, немец җирендә, татарча яңгыраган җырда бер моң гына түгел, аның өстенә монда ниндидер бер горурлык та бар иде...
Төн. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Ләкин разведка кешеләренең моңа исләре китми. Бу караңгылык разведчикларга булышчы гына ул. Автоматларын аскан разведчиклар, барысы да бер эзгә генә басып, яфрак кыштырдавын да колактан ычкындырмаска тырышып, дошман ягына «ауга» баралар. Сапер егетләр алар килүгә дошманның миналанган һәм тимер чыбык киртәләре корылган оборона капкасын ачып куйганнар иде инде. Егетләрнең төрлесе төрле уй белән атлый. Мәҗитов күбрәк «тел» тоту турында уйлап барды. Зәңгәр конвертка ия булу уйлары да байтак вакытлар аның башында чуалды. Ә Бикбулатов исә, яңа частьта да сынатмаска кирәк, дип уйлады һәм зәңгәр конверт хуҗасы Наилә Ихсанованы исенә төшерде: «Исеме дә, фамилиясе дә туры килә. Минем беренче мәхәббәтем, онытылмас мәхәббәтем түгелме икән ул кыз?»
Старшина Мәҗитов төркеменә «тел»не кулга төшерү йөкләтелеп, башка группалар аларга ярдәм итәргә тиешләр иде.
Менә караңгы калкулык өстендә әрле-бирле йөреп торучы дошман часовоеның тонык шәүләсе күренде. Мәҗитов төркемендәгеләр барысы да тиз генә җиргә ябышып яттылар. Фриц еш кына туктый һәм, нәрсәдер ишеткәндәй, тыңлана иде. Мондый вакытта Мәҗитов разведчиклары шуышмыйлар, сыланып яткан килеш күзәтүләрен генә беләләр. Мәҗитов үзе еш кына Бикбулатов ягына күз төшергәләп ала.
«Яңа кеше ул бездә»,— дип уйлый ул.
Кинәт немец часовое йөрүеннән туктады да безнең разведчиклар яткан якка карап кычкырды:
— һальт!
Шул ук вакыт часовой автоматтан бер атып та алды. Аның пулялары разведчикларның баш өстеннән бер-бер артлы сызгырып үттеләр. •
— Ничек күрде соң ул безне?! — дип уйлап куйды разведчиклар.
Мәҗитов үз янында сузылып яткан Бикбулатовның колагына пышылдады:
— Күрде, кабахәт! Нишләргә?
Ләкин Бикбулатов аңа җавап бирмәде. Ул өзлексез күзәтүен дәвам иттерә иде.
Бераздан соң часовой разведчиклар турысына килгәч, тагын берничә очередь бирде һәм немец телендә нидер мыгырданды.
— Сизде, ләгыйнь! — диде Мәҗитов, тагын Бикбулатовның колагына пышылдап.
Часовой читкәрәк киткән арада, Бикбулатов Мәҗитовка:
— Пычагым да сизмәде! — диде.
АБДУЛЛА ӘХМӘТ ф ЗӘҢГӘР КОНВЕРТ
Бераздан соң инде Мәҗитов та часовойның хәйләсенә төшенде. Ул, бернәрсә сизмәсә дә, безнең разведчикларны күргән кебек, караңгыга ата һәм үзенә-үзе мыгырдана икән. Янәсе, безнең разведчиклар була калса, сизде дип белсеннәр дә кире китсеннәр! Бикбулатовның мондый хәйләне моңа кадәр абайлаганы бар.
Немец часовое читкә киткән саен, разведчиклар аңа таба якынрак елыштылар. Төркем башлыгы Мәҗитов, кинәт җир астыннан калкып чыккан төсле, урыныннан купты да бик тиз генә атылып немец часовоен аяктан екты. Разведчиклар аның кулларын бәйләп капчыкка салды һәм куаклыкка кереп югалдылар.
Ләкин бу «тел» кыйммәтле «тел» түгел икән. Бу — тоталь мобилизация буенча алынган карт бер бәндә булып чыкты.
— Инде ни кылабыз? — диде бер разведчик.
Мәҗитов аңа җавап биреп тормады. Аның башында башка уйлар йөри иде. Ул, үләксәгә карагач кичерелә торган бер җирәнү белән, карт фашистка карап уйга калды.
— Чишендерик әле шул мәлгуньне, — диде кинәт кенә, үзе шунда ук фрицның шинелен салдыра башлады. Разведчиклар башта старшинаның планын аңламасалар да, кушканны үтәп, немецның итеген, пилоткасын, башына ураган чүпрәкләрен салдыра башладылар.
— Кем немец часовое булырга тели? — диде Мәҗитов.
Мәҗитовның планын аңлаган Бикбулатов:
— Мин телим! — диде һәм старшинаның алдына килеп басты.
— Син? — диде аптырабрак старшина.
— Әйе. Бераз немецча да сукалый беләм. Рөхсәт итегез!
Нәкъ баягы җирдә, немец дзоты алдында, нәкъ баягы кебек үк әрле-бирле атлаган яңа «часовой» йөренә башлады. Аңа якында гына Мәҗитов разведчиклары яталар. «Часовой», йөрүеннән туктап, шулар ягына карап нәрсәдер мыгырдана һәм әледән-әле кыска-кыска оче- редьлар биргәләп куя.
— Я, егет тә икән бу Бикбулатов! Нинди кешене белмәгәнмен мин, — дип уйлап алды Мәҗитов.
— һальт! — дигән тавыш ишетелде. Часовой үзенә таба килә башлаган кешегә автоматын төзәде. Теге кеше немецча нәрсәдер әйткәч, часовой үрә катты. Постлар тикшереп йөрүче немец офицеры, часовой янына килеп туктарга да өлгермәде, җиргә ауды. Башка разведчиклар килеп җиткәндә, Бикбулатов аның кулларын бәйли иде инде. Шуннан соң ул үзенең бер бияләен офицерның авызына тыгып куйды:
— Мә, суыр, тик тыныңны гына чыгарма!..
Разведчиклар, «тел»не яшен тизлеге белән күтәреп алып, куе караңгылык эченә кереп югалдылар.
Землянкага капитан Кравченко килеп керде дә, түргә уза-уза» кесәсенә тыгылды һәм Казаннан килгән теге зәңгәр конвертны тартып чыгарды.
— Иң алдынгы разведчикка! — диде ул, разведчикларга күз төшереп. — Казаннан, мехкомбинат эшчесе Наилә Ихсановадан, бик матур- кыздан, — дип өстәп куйды.
Бикбулатов үзе дә сизмәстән: «Наиләдән!»—дип кычкырып куйды. Аның күз алдына сугыш башланыр алдыннан матур инеш буенда йөргән Наилә килеп басты. «Чыннан да, шул Наилә микән? Алай дисәң, Наилә авылда иде»,— дип уйлап алды. Ә һәркемнең башында: «Кемгә була инде бу хат?» дигән сорау йөри...
Кравченко кичәге уңышлы операциягә катнашкан разведчикларның барысының да бүләккә куелуларын белдерде.
Старшина Мәҗитовның күкрәгендә өченче орден балкыячак, Бикбулатовның да беренче ордены була,— диде ул.
Бер сугышчы:
Иптәш капитан, Бикбулатовның да өченче ордены була торгандыр, аның ике ордены бар бит инде, — диде.
Разведчиклар Бикбулатовка таба борылдылар. Алар аның моңа кадәр үзенең ике орден белән бүләкләнүе турында берсүз дә әйтмәвенә, хәтта аларны тагып та йөрмәвенә аптырадылар. Командирның:
— Сержант Бикбулатов, нишләп соң сез хөкүмәт бүләкләрен тагып йөрмисез? — дигән соравына Бикбулатов беркадәр тартыныбрак һәм гафу үтенгән тавыш белән җавап бирде:
— Әллә тагын, мин бит әле сезнең подразделениеда дүртенче көн генә, уңайсызландым...
Разведка командиры, бу егет белән аерым сөйләшәсе бар икән, дип уйлап алды да сүзен дәвам иттерде:
— Үзегез беләсез, кичәге операциягә старшина Мәҗитов оста җитәкчелек итте. Иң кирәкле бер вакытта әһәмиятле «тел» эләктерүне тәэмин итте. Ә өлкән сержант Малахов исә, безнең разведчикларны куа килгән дошманны туктатып торып, «тел»не үзебезнең якка алып кайтуга зур ярдәм итте. Ә Бикбулатов, — диде командир, Бикбулатов сүзенә басым ясап, — ул гаҗәеп егет булып чыкты. Аның кыюлыгы, хәйләсе нигездә бөтен уңышны хәл итте. Менә асыл егетләрнең дә асылы өч егет. Шуларның кайсына бирәбез бу зәңгәр конвертны?
Землянка эче тынды. Разведчиклар, үзләренә сиздермәскә тырышып, әле Мәҗитовка, әле Малаховка, әле Бикбулатовка карап алдылар.
— Мәҗитовка булсынмы әллә бу хат? — диде командир, кулындагы зәңгәр конвертны әйләндергәләп.
Мәҗитов конверттан күзен ала алмады. «Эх, әгәр дә миңа бирелсә ул, мин ачсам иде аны, хатның җылы сүзләрен мин укысам, кызның рәсемен иң элек мин карасам, нинди бәхетле булыр идем! Мин дә хат язу һәм хат алу бәхетенә ирешер идем», — дип уйлады ул. Ләкин телендә икенче сүзләр яңгырады:
— Зәңгәр конвертның миңа булуына мин каршы, чөнки кичәгә операциядә миннән уздырган осталар булды,— диде Мәҗитов кинәт кенә, — хат Бикбулатовка бирелергә тиеш!
Мәҗитов Бикбулатовның операция вакытындагы кыюлыгы, хәйләсе турында капитанга тагын да тулырак итеп сөйләп бирде һәм зәңгәр конверт... әлбәттә, Бикбулатовка бирелде. Егетләр конвертны әйләндереп кай җиреннән ачарга аптырап торучы Бикбулатовны сырып алдылар. Бикбулатов, нечкә бармакларына кыстырып, конверт эченнән кыска гына язылган хатны тартып чыгарды. Ләкин ул аны укып тормады, ашыга-ашыга кулына рәсемне алды һәм үз-үзен белешмичә:
— Наилә, минем Наиләм ич бу! — дип кычкырып җибәрде. Аптыраган разведчиклар рәсемне кулдан-кулга йөртеп карый башладылар. Озын чәч толымнарын икегә үреп күкрәкләренә төшергән кыз разведчикларга елмаеп карады.
Бикбулатов тирән итеп бер сулап куйды һәм шатлыкны да, үпкәләүне дә аңлаткан тавыш белән:
— Әй, егетләр, җитте, җитте инде, үзем карыйм, китерегез Наиләмне минем! — дип, тиз генә рәсемне алып күкрәгенә кысты...