Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ АБДУЛЛА ӘХМӘТКӘ 70 ЯШЬ


Шушы елның мартында язучы Абдулла Әхмәткә 70 яшь тулды. Халык белән бергә, каләмдәшләренең бердәм сафында атлап, ул зур вакыйгалар аша үткән, күпне кичергән әдип. Коммунист язучының олы һәм бәхетле язмышы бу.
Абдулла Әхмәтнең әдәби иҗаты аның тормыш юлыннан аерылгысыз, хезмәт биографиясе исә — әсәрләренең нигезен тәшкил итә.
Туган ягы — Урал арты даласында аңа бала чактан ярлы крестьян тормыш-көнкүрешенең авырлыгын татырга туры килгән, Совет дәүләтенең яшь гражданины буларак беренче хезмәт адымнарын ул балалар йортында тәрбияче булып башлаган. Шуңа да әдип иҗатының да күпчелек һәм иң күркәм өлеше балалар әдәбияты белән бәйле.
Абдулла Әхмәт 20 нче елларда «Сабан һәм чүкеч» исемле җирле газетада каләм тибрәтә башлый. Аның яшьлек еллары Урал белән һәм андагы бишьеллык төзелешләре белән дә нык бәйләнә. Утызынчы еллар башында Свердловск шәһәрендә аның «Магнитка ударниклары» дигән беренче китабы дөнья күрә. Яшь әдипнең әдәби авазы шул чакта ук Мәскәүдән чыккан беренче хикәяләр җыентыгы аша да ишетелә.
Ә аннары, Казан педагогия институтын тәмамлап һәм әдәбият фронтының әзерлекле солдаты сыйфатында ныклап иҗат эшенә керешкәч, ул бер-бер артлы шул чорның кискен мәсьәләләрен күтәргән, беренче бишьеллык алдынгыларының хезмәт батырлыкларын зур рухлану белән җырлаган хикәя һәм очеркларын иҗат итте, театрлар өчен пьесалар язды. Әдипнең каләме елдан-ел үткенләнә барды, иҗади куәте үсте. 1939 елда Абдулла Әхмәт СССР Язучылар союзы члены итеп алынды.
Бөек Ватан сугышының башыннан ук — әдип фронтта. Авыр яраланып, госпитальдән чыкканнан соң да ул фронт газетасы корреспонденты булып, озын сугышчан юл үтә, хәрби хезмәтләре өчен хөкүмәтебезнең ордены һәм медальләре белән бүләкләнә. 1944 елда, фронтта чагында, Абдулла Әхмәт партиябез сафына керә.
Сугыштан соңгы чорда язучының иҗат активлыгы сизелерлек артты, халкыбызның хәрби батырлыгын, тыныч хезмәттәге каһарманлыгын сурәтләгән хикәя һәм очерк китаплары матбугатка чыкты, яңа пьесалары театрларыбыз сәхнәләрендә куелды. Татарстан нефте темасын, нефтьчеләребез образлдрын башлап әдәбиятка алып керүче язучыларның берсе Абдулла Әхмәт булды: Казан, Свердловск, Уфа театрлары сәхнәләрендә барган «Серләр» пьесасы драматургиябездә бу теманы күтәргән беренче әсәрләрдән иде.
Иҗатының буеннан-буена Абдулла Әхмәт балаларның ышанычлы дусты һәм киңәшчесе булып кала. Нәни гражданнарның психологиясен, хыял-омтылышларын нечкә сиземләп язылган күп санлы хикәяләре, балалар әдәбиятына багышланган мәкаләләре — язучының яшъ буынны коммунистик рухта тәрбияләүгә багышланган мактаулы хезмәте.