УЛ ЕЛЛАРДА
Истәлек
без зур. Ләкин менә сугыш башланып китте бит, каһәр. Яшьрәкләр фронтка озатылды. Күп тә үтми, каләмдәш дустыбыз Муса Җәлилне дә озаттык. Озату алдыннан Матбугат йортының Тукай клубына җыелдык. Мусаның туганнары, дуслары, партия һәм совет җәмәгатьчелеге вәкилләре. Татар язучылары, композиторлар, Муса сүзләренә язылган җырларны башкаручы артистлар, Казанда торучы антифашист чит ил язучылары, рус совет шагыйре Алексей Сурков, Мусаның дусты һәм тәрҗемәче Семен Липкин һ. б.лар чын күңелдән шагыйрьелмаеп:
— Әйе, китәм, дуслар, менә киендерделәр. Күрешеп чыгыйм дип кердем,— диде.
Кайсыбыз диванга, кайсыбыз урындык алып каршысына утырдык. Байтак сөйләшкәч, ул, урыныннан кузгалып, барыбыз белән кул кысышып күрешеп чыкты. Мин аны коридор буенча баскычка кадәр озата бардым. Абдулла минем иң якын дустым иде. Күп еллар
елның җәе.
Матбугат йортының урамга караган тәрәзәләрен җәйге кояш нурлары кыздыра. Без, тәрәзәләрне газеталар белән каплап, эшләп утырабыз. Бүлмәбез шактый зур, дүрт почмакта дүрт язу өстәле. Ул өстәлләр янында язучылардан Афзал Шамов, Ибрай Гази, Хәсән Хәйри һәм мин. Эш сәгатендә сөйләшеп утыру юк. Шунысы кызык: беребез дә тәмәке тартмый. Эшләп аргач, болай гына коридорга чыгып сөйләшеп торабыз. Сүз иҗат эшләребез турында бара. Киләчәккә өмете
гә җиңү юлы теләп калдылар.
Шуннан соң бераз вакыт үткәч, бер көнне безнең янга өстенә яшел гимнастерка, башына пилотка кигән Абдулла Алиш килеп керде. Ул кергәч, Ибрай Гази каләмен өстәлгә ташлады да, урыныннан кубып:
— Эһе, әле син дә хәрби киемгә төренергә өлгердеңмени?— дип, стена буендагы диваннан урын күрсәтте.
Алиш ботинкалы аякларын чалыштырып утырды да, гадәттәгечә
вакытта кырлардагы игеннәрне түкми-чәчми җыеп суктырырга кирәк. «Бөтенесе фронт өчен!» Көн тәртибендәге төп мәсьәлә менә шул. Кырлардагы игенне үз вакытында җыеп алу өчен, шәһәр халкын колхозларга ярдәмгә җибәрә башладылар. Без дә. язу өстәлләрен каплап, пароход белән хәзерге Куйбышев районына киттек. А. Шамов, X. Хәйри һәм мин салам түбәле бер йортның яшел чирәм каплаган ишегалдында палатка корып урнаштык. Безнең белән бергә корректор кызлар һәм машинисткалар килгән иде. Аларны өйләргә урнаштырдык. Көне буе борчак, карабодай җыеп кайтудан арылса да, алар кичләрен капка төбендәге эскәмияләргә чыгып җырлап утыралар. Без палатка эчендә уйланып ятабыз: сугыш кайчан бетәр, болай чүпләнеп йөрү белән генә фронтка зур булышлык күрсәтеп булырмы? Каләм урынына корал тотып фронтка китү хәерлерәк булмасмы?
Игеннәрне җыеп алгач. Казанга кайттык. Без тагын язу өстәле- янында. Ләкин күңел тыныч түгел. Фронт ягыннан, Украинадан Казанга күчеп килгән хатын-кызлар, бала-чагалар көн дә артып тора. Менә бер төркем рус язучылары да килеп төште.
Эвакуациягә килгән шул язучылар белән Тукай клубында очрашу булды. Анда Д. Бедный, В. Бахметьев, С. Алымов, Доронин, Лев Ошанин, Кипринский, Москвин, Италия язучысы Дж. Джерманетта һәм башкалар катнашты. Алар үз чыгышларында бу сугышның җиңү белән тәмамланачагына һич шик тотмаулары турында сөйләделәр. А. Толстой да Казанга килгән иде. Язучылар белән очрашу вакытында ул шундый сүзләр әйтте: «Килер бер вакыт, мин бу сугышта татар халкының да зур геройлыклар күрсәтүе турында роман язармын». Кызганычка каршы, яза алмый калды, ул 1945 елда вафат булды. Шулай да ул безнең Казаныбыз турында бик матур истәлекле сүзләр
Матбугат йортында бергә эшләдек, педагогия институтында бергә укы-дык. Ул гына да түгел, квартирала-рыбыз да бер ишегалдында. Инсти-туттан кайтышлый Черек күл буйлап ай яктысында әдәбият турында сөйләшеп йөрибез. Шулай йөреп, соң гына квартираларыбызга кереп китәбез. Төн уртасына кадәр аның тәрәзәсендә ут балкый. Ул язып утыра торган иде. Шундый якын дустымның кулын кысканда миңа бик авыр булды. Исәнлектә күрешик, дип калдым. Ул, баскычның бер бүлеген төшкәч, борылып карап, кулын селекте:
— Хуш, дустым!
Бу соңгы күрешүебез булды...
Фронттан борчулы хәбәрләр килә, Кызыл Армиянең каты каршылык күрсәтүенә дә карамастан, дошман өере, Украина туфрагын таптап, һаман алга үрмәли, башкалабыз Мәскәүне кулга төшерергә ниятли.
Илебез гаять кыен көннәр кичерә. Фронтларда дошманга каршы көрәш алып бару белән бер үк
Беренче Украина фронтында миномет батареясе командиры, хәрби частьның партия оешмасы җитәкчесе. гВатан намусы өчен» исемле фронт газетасы хезмәткәре. Хәрби чины — старшина.
әйтте. Казан минем өчен,— диде ул,— туган йортым диярлек. Мин Казанда укыдым, анда беренче әсәремне яздым, хәтта беренче мәхәббәтем дә шунда бөреләнде». Чыннан да аның әсәрләрендә Казан исе аңкый. «Гадюка» («Кара елан») исемле повестенда ул Казан купецы- ның кызын төп героиня итеп ала, «Хождение по мукам» («Хәсрәт чигеп йөрү») дигән әсәрендәге Телегинның тормышы шулай ук Казан ♦белән бәйле... <
Кыш җитте. Фронттан гел күңелсез хәбәрләр килеп тора. Дошман с? Ленинградны камап алган. Халкы ачыга, ягулык җитми. Фашистлар ч өере Мәскәү капкасы төбенә дә якынлашкан. 5
Шундый көннәрнең берсендә, Матбугат йортына култык таягына £ таянып Фатих Кәрим килеп керде. Кочаклап күрешкәч, диванга утырдык. Ул госпитальдә ятып чыккан икән.
— Семьям белән күрешеп чыгарга килдем. Сезне дә күреп чыгарга булдым,— диде ул.
иптәшләр.
Булса ни. Мин мылтык тота беләм инде. Беренче империалистик сугышта катнашкан кеше бит мин. Дөрес, хәзерге кебек сугыш «тәмен» белеп сугышкан егет түгел. «Ат», дисәләр, атам, «ят!» дисәләр, ята идем. Ә хәзер мин дошманга каршы көрәшнең мәгънәсен аңлыйм...
Семьям белән дә киңәштем. Китәргә булдым. Бергә эшләүче иптәшләрем белән хушлашып чыктым. Якын дустым Шәриф абзый Камал өенә дә сугылдым. Ул өйдә, Островский урамындагы квартирасында тәрәзә алдындагы язу өстәлендә эшләп утыра иде. Бик якын итеп безнең белән йөрешә торган җәмәгате Хәят җиңги, мине ачык чырай белән каршылап, чәй хәзерләде. Тыныч чакларда үткән көннәрне искә төшереп, сөйләшеп утырдык.
Шәриф абзый мине култыклап, парадный ишегенә кадәр озата килде, кулларымны кысып, фронттан исән-сау җиңеп кайтуымны теләп калды.
II
18 нче ноябрь, 1942 ел. Минем фронтка китеп барыш. Казан вокзалында ыгы-зыгы. Фронт полосаларыннан күчерелгән хатын-кыз, бала-чага, карт-коры, зур-зур төеннәр, сандык һәм чемоданнар күтәреп, платформа буйлап ашык-пошык үтәләр. Аналарының итәкләренә тагылган яшь балалар, калышмаска тырышып, вак адымнарын кызулаталар. Берничә көннәр буена су тимәгән битләрендә юл-юл булып, яшь эзләре сызылган. Алар кысан вагоннарда килеп йончыганнар, әниләрен борчып, шыңшыйлар.
Якын дустым Афзал Шамов та озата килгән. Ул, минем кулларым кысып:
6. «к. У » м з, 81
<’ М А Н БАКИРОВ
— Тагын китәсеңмени? — дидем мин гаҗәпләнеп.
— Тагын,— диде ул, култык таягына үрелеп.— Берәр ай ял итәм дә тагын китәм. Дошман аяусыз. Идел кичәргә, Уралга омтыла. Тагын китәм...
Бу күрешү дә соңгысы булды. Ул сугыш кырында ятып калды.
Салкын кыш үтте. Җәй башланды. Сугыш дәвам итә. Немец илбасарлары Сталинград тирәсендә каты сугыш алып бара. Эшкә ярак лы ир-ат фронтка китеп бетте, ирләр генә түгел, шәфкать туташы булып эшләрлек кызлар да китте. Ә менә без — ирләр, матбугат эше белән утырабыз. Кулда бронь булса да, әллә фронтка китик микән, дибез: «Яшең иллегә җитеп бара, син ул турыда борчылма»,— ди
— Тиздән мин дә китәм. Канечкеч дошман һаман түргә үрмәләгәндә монда ничек түзеп ятарга? Китәм мин дә, сау бул, дускай, исәнлектә күрешик! — дип калды.
Әле генә бушаган вагоннарны себереп чыгарга да өлгермиләр, аркаларына сохари капчыклары аскан чуар киемле халык кереп тула да бара.
Туганнарын, улларын һәм ирләрен озатырга килүчеләр кочаклашып үбешәләр.
— Исән кайт, бәгырем!
— Немецларны җиңеп кайтыгыз, дуслар!!
— Сынатмагыз, туганнар!!!
Озатучыларның күз яшьләренә манылган бу сүзләре халкыбызның изге наказы булып яңгырый.
— Сынатмабыз, дуслар! — дибез аларга.
Паровозның көчле тавышы иртәнге тын һаваны ярып, таш шәһәр өстенә җәелә дә, биек йортлар арасына кереп югала. Вагон көпчәкләре салмак кына алга таба тәгәри башлый.
Безне Ижевск шәһәренә алып килделәр, сугыш эшенә өйрәтергә тиешләр икән. Частьларга бүлделәр. Кемнәр саперлар, кемнәр минометчылар бүлегенә алынды. Мине минометчылар частена билгеләделәр.
Көне буе урманда өйрәнүдә булабыз. Баракка кайткач, минометларны сүтеп җыябыз, шулай итеп аның бөтен «серләрен» өйрәнәбез. Мине политрук ярдәмчесе итеп куйдылар. Кичке занятиеләрне мин үткәрәм, стена газеталары чыгарам. Эш җитәрлек.
Фронттан килгән ямьсез хәбәрләр өстенә өйдән килгән хатта да бик кайгылы бер хәбәр килеп төште: күптән түгел генә хәерле теләк белән мине фронтка озатып калган Шәриф абзый Камал кинәт үлеп киткән икән. Бу хәбәрне алгач, мин кайгымны иптәшләр белән уртаклаштым да барак алдындагы эскәмиягә утырып уйга чумдым. Үткән көннәр, бергә очрашкан минутлар күз алдыннан кичтеләр. Тыныч елларда ул җәйне Түбән Осланда үткәрә иде. Бервакыт мин иптәшем һәм кызым белән анда кунакта булдым. Без килеп төшкәндә. ул ике бүлмәле агач өйнең бакчага караган тәрәзәсе алдындагы өстәлдә эшләп утыра иде. Әдәбият бакчабызда иң матур урын алган «Матур туганда» романын язуы икән. Без, эштән бүлдердек, дип уңайсызландык. Ул бер дә борчылу сиздермәде:
— Әзрәк ял да кирәк бит! — дип куйды.
Хәят җиңги ишегалды түрендәге агач бакчада, яшел үлән өстендә аш-су хәзерләп, кунак итте. Аннан соң Шәриф абзый белән Иделгә төшеп су кердек. Мин аның су өстендә батмыйча чалкан ята алуын күреп шаккаттым. Ул шулай яткан килеш газета да укый ала икән!..
Мин шундый күңелле сәгатьләрне күз алдына китереп озак утырдым. Менә хәзер минем шул якын дустым да юк инде...
Сталинград тирәсендә дошманга каршы каты һөҗүмнәр башланган. Эшләр ашыгыч. Безгә дә чират килеп җитте. Эшелонга төялеп юлга чыктык. Поезд Казан ягына бара. Менә туган авылым Курса да күренеп калды. Сабый чакта чана шуып уйнаган тау өсләре кар белән капланган. Хуш, туган авылым!
Кичкә таба Казан тирәсеннән үтеп киттек.
Вагон тәрәзәләреннән, яртылаш ачык ишекләрдән сузылып, озак карап бардык. Безне үстергән, безне иркәләгән ямьле Казан, безнең бөтен яшьлек истәлекләребезне саклаган, тыныч, шат тормышыбыз бишеге булган Казан минут саен ераклаша бара.
Вагондагылар тимер мич тирәсенә җыелып утыралар. Арада гос-питальләрдән дәваланып чыккан кызылармеецлар да бар. Алар —
сугышны күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган егетләр. Алар безнең шикелле вагон тәрәзәләренә дә тыгылмыйлар, ишек янында да әйләнмиләр, бернәрсәгә дә исләре китмәгәндәй, тимер мич тирәсендә тәмәке суырып утыралар.
Күп тә үтми, тимер мич вагон эчен җылыта башлый, мич тирәсенә бүтәннәр дә җыелалар. Шинельле егетләрнең берсе, әледән-әле мич ♦ капкачын ачып, утлы күмерләрне актара, утын өсти, авыз эченнән S ишетелер-ишетелмәс кенә итеп нәрсәдер көйли. Икенчесе, аңа кушы- j: лып, көйне көчәйтеп җибәрә. Мич тирәсендә түгәрәкләнеп утыручы- 5 лар, вагон тәгәрмәчләренең тыкырдауларына кушылып, җырлый баш- м лыйлар: торган саен көчәя барган җыр тавышы бөтен вагонны шау- § лата. Ул диңгез дулкыннары арасында тирбәткән кебек, җанга рәхәт- ф лек бирә, йөрәкне дулкынландыра. Авыр уйлар акрынлап тарала, а йөрәктәге авыр төеннәр ниндидер бер тылсымлы көч белән чишелә о бара. Ватаныбызга, халкыбызга карата тирән ышаныч тагын да көчәеп кабына, горурлану туа, дошманны җиңәрбез дигән ышаныч 2 ныгый бара. <
Менә Рузаевка станциясендә икенче көн туктап «хәл» җыябыз. “ Кайчан китәчәгебез һаман билгесез. ~
Туктале, дустым Шәриф Камал туып үскән, мәктәп ачып балалар укыткан Пешлә авылы шушы станция янында булырга тиеш ич. £ Шунда барып, аның сабый чакта уйнап йөргән урамнарын гына бул- u са да карап килсәм! Аннары тагы минем тормыш иптәшем дә шушы авылда туган бит. Бәлки аның да туганнарын очратырмын. Безне фронтка озатучы капитан белән сөйләшеп алдым. «Бүген китмибез әле», диде ул. Шуннан соң мин, шинелемне җилкәмә салдым да, тә-вәккәлләп, Пешләгә киттем. Ерак түгел икән шул! Ләкин урамнары тын, беркем дә юк. Тәбәнәк йортларны кар баскан. Мин урам уртасындагы карлы сукмак буйлап акрын гына атлыйм. Шул вакыт, көянтә-чиләк асып, чишмә буеннан күтәрелеп килүче бер хатын очрый.
— Кемне эзлисез, абый? — диде ул.
— Мин беркемне дә эзләмим, тик менә язучы Шәриф абзый Бай- гильдиев торган йорт күренмәсме, дип йөрим. Мин фронтка китеп барам.
— һай, абый, ул торган йорт юк шул инде, ә-әнә, анда агач мәчет янындарак булган ул.
— Минем тормыш иптәшем дә шушы авылда туган, ләкин алар бөтенләй Әстерханга күчеп киткәннәр. Монда туган-тумачасы калгандырмы, белмим.
— Исеме, фамилиясе ничек соң иптәшегезнең?
— Сайганова!
Бу сүзне ишетү белән хатын, чиләкләрен кар өстенә куеп:
— Минем дә фамилиям Сайганова, исемем Мәйсәрә. Әнә безнең өебез, ерак түгел, әйдәгез, чәй эчеп чыгыгыз? — диде ул.
Түр тәрәзәләре урамга караган, бакчалы бер йортка алып кереп китте бу. Өйдә ире чәй эчеп утыра иде. Ул тимер юлда эшли икән. Мин килеп кергәч, ул, урыныннан кузгалып, якты чырай белән каршылады. Самавар яңартылды, чәй эчәргә утырдык. Стенага эленгән балдызларым рәсеменә күзем төште. Аларны исемнәре белән әйтеп телгә алгач, минем Пешлә кияве икәнлегемә шик-шөбһә калмады.
Чәй эчкәч, рәхмәт әйтеп, урынымнан кузгалдым. Шәриф абзый йөргән урамнарны да күрәсем килгән иде, дигәч, Гали мине озата чыкты. Юлда Шәриф абзый турында сүз кузгаттым.
Моннан берничә генә ел элек, мин иптәшем ягыннан кардәш тиешле Хәнәфи абзыйны очраткан идем (80 яшьлек бу карт әле дә исән, Мәскәүдә яши). Ул Шәриф абзыйның беренче шәкерте булып, аның
мәктәбендә укыган икән. Менә шул абзыйның сөйләгәне искә төште. Ул болай дип сөйләгән иде:
— Авылыбызда мәчет янында бер агач мәктәп бар иде,— ди ул.— Бина икегә бүленгән иде, беренче яртысында — кыз балалар, икенче яртысында малайлар укыды. Шәриф абзый яңача укыта, җәгъра- фия, хисап, тарих кебек фәннәр дә бар иде. Укытучыбыз мәктәпнең бер почмагында, кечкенә генә бер бүлмәдә тора иде. Шушы авылныкы булса да, нигәдер ул үз йортында түгел, шул мәктәп почмагында кунып-түнеп ята иде. Ул көндезен ир һәм кыз балаларны укыта, ә кичен, без мәктәптә кунарга калгач, безгә русча укыта иде. Мәктәптә парта дигән нәрсә юк, астыбызга бишмәтләребезне җәеп, көрсиләр алдында тезләнеп утыра идек. Шәриф абзыйны бик ярата идек. Ул безгә дөнья хәлләре турында күп нәрсәләр сөйли иде. Русча да укыта башлагач, без бик куандык, әмма ләкин аңа русча укытырга рөхсәт бирмәделәр. Авылыбызда алты мәчет, 6—7 мулла бар иде. Менә шул бәндәләр жалоба язганнар, укытучы балаларны котырта, русча укытам дигән булып, патшага каршы сөйли, дигәннәр. Бер көн урядник кереп, Шәриф абзыйны үз бүлмәсенә чакырып алды. Ни турындадыр озак сөйләшеп утырдылар. Урядник киткәч, Шәриф абзый безнең янга чыкты. Аның төсе киткән, нигәдер бик дулкынланган иде ул. Бик күңелсезләнеп безгә карап торды да:
— Менә, балалар, моннан соң сез русча укый алмассыз инде, рөхсәт итмиләр, праваң юк, диләр. Жалоба биргәннәр! — диде.
Без бик күңелсезләндек. Русча бик укыйсыбыз килә, әти-әниләр дә каршы килмиләр иде.
Берничә көннән Шәриф абзый, иске чемоданын күтәреп, бүлмәсеннән чыкты да безнең каршыга килеп басты.
— Гаеп итеп калмагыз инде, балалар, хәзер мин мәктәптән китәргә булдым. Минем урынга икенче мөгаллим киләчәк! — дип безнең белән саубуллаша башлады. Без елап җибәрдек. Моны күреп, ул тагы:—Борчылмагыз, балалар, тырышып укыгыз, белем алсагыз, дөньяда ким-хур булмассыз, сау булыгыз! — дип чыгып китте.
Без аптырашып калдык, еладык, жалоба бирүчеләрне каргадык, нигә безгә русча укырга ярамый икән, правасы юк, имеш. Китүенең сәбәбе шул гына микән? — диештек без үзара.
Шәриф абзый шул китүдән югалды. Соңыннан гына белдек. Ул Оренбург якларына китеп, эшкә урнашкан икән. Ара-тирә авылга кайткалады. Без аны бик сагынып көтеп ала идек.
Хәнәфи абзыйның шул истәлеге турында сөйләп бара торгач, станциягә килеп җитүебезне сизми дә калдык. Шуннан соң Гали:
— Ул мәктәп юк инде, янган ул. Мин аны күрә алмадым,— диде.
Мин Шәриф абзыйның күптән түгел генә Казанда үлүе турында әйттем. Бу хәбәрне Гали ишетмәгән икән әле. Ул аптырап китте.
— Авыр туфрагы җиңел булсын инде. Бик әйбәт язучы иде бит ул. Без аның китапларын бик яратып укый идек, моннан соң да без аны онытмабыз.— диде ул.
Мин Гали кода белән күрешеп станциягә кереп киттем. Вагоннар кузгалмаган иде әле, һәммәсе дә үз урынында. Без икенче көнне иртән генә кузгалып киттек.
Кысып куелган вагон ишегеннән ап-ак кар белән капланган киң кырлар, болыннар, кар астында посып кына утырган авыллар күренеп калалар.
Станцияләрдә зур җанлылык хөкем сөрә. Танклар, машиналар, туплар төялгән эшелоннар фронтка таба туктаусыз агылалар.
Сталинградка якынлашып киләбез. Ләкин безнең поезд, кыр уртасында еш-еш кына туктап, сугыш вакытында җимерелгән юлларны рәтләгәнне көтеп тора. Юл буйларында тимер өемнәренә әйләнгән
машиналар, танклар аунап ята. Бу сугыш хәрабәләре — безнең өчен әле беренче күренешләр. Шуңа күрә бик кызыксынып, алар тирәсендә әйләнгәлибез. Менә, янган, җимерелгән немец танклары, аларның кайсылары йөзтүбән килгән, кайсылары борыны белән җиргә кадалып кергән.
Әнә, чокырларда дошман солдатларының үле гәүдәләре аунап ♦ ята. Җирле халыкның сөйләвенә караганда, алар — Сталинградта < чолганышта калган немец солдатларының мәетләре. Алар пленга би- £ релергә теләмичә, ачы бураннарда, кар диңгезендә каңгырап йөреп, р салкыннан, ачлыктан үлгәннәр. ы
Поезд күптән түгел генә давыллы сугышлар булып узган кырлар- J ны үтеп алга бара. Кулларында төрле флагчыклар тоткан, майланган . киемле станция эшчеләренең, хатын-кызларның йөзләрендә шатлык нурлары балкый. Аларның елмаюлы йөзләреннән: менә поезд да “ йөри башлады бит, үзебезнең паровозлар кычкырып үтәләр, димәк, в- без азат ителдек, дигән фикерләрне укыйм мин. “
Безнең юл Сталинград аркылы үтмәде. Сталинградта чолганышта < калган немец гаскәрләре тар-мар ителгән иде инде.
Тимер-бетон баганалары гына тырпаеп калган күпергә җиткәч, = поезд туктый. Без вагоннардан төшәбез һәм яңа гына чыккан юеш s җир өстендә тезелеп басабыз. Шуннан безне миномет дивизионына о алып баралар. Анда безне дивизионның үткән сугыш юллары белән ° таныштыралар. Полк минометларын күрсәтәләр. Күп сугышларда булган взвод командиры:
— Бу дәһшәтле корал белән без, калмык далаларын үтеп, Сталинград өчен барган сугышларда дошман өстенә коточкыч ут яудырдык. Фрицларның бик күп җанлы көчләрен, техникасын юк иттек! — ди.
Менә 120 миллиметрлы минометлар. Аларның һәрбер минасы бер пот чамасы, өч километр ераклыкка оча, дошман өстенә төшеп, берьюлы дистәләрчә фашист солдатын кырып ташлый.
Шул минометларның берсенә мине командир итеп билгелиләр. Мин риза. Көчемне кызганмам. Минем батарея составында канлы сугыш уты кичкән өч солдат та бар. Берсе кыргыз егете икән. Гапте- рахман исемле. Минометларны төяп йөрүче пар атлы 6 арба бар. Шуларны төяп алга кузгалабыз. Без хәзер — Беренче Украина фронты сугышчылары. Алда зур көрәш юлы. Баш очында дошман самолетлары оча. Алар күренү белән без юл читендәге куаклар эченә чумабыз. Бомба ярылган урыннарда чокырлар казыла. Бу минем — дошман белән беренче очрашуым. Утлы яңгыр сибәләп торуга да карамастан, без, минометларны әледән-әле алга күчереп, дошман өстенә «күчтәнәч»ләрне җибәреп торабыз. Күзәтү’ пунктларыннан килгән хәбәрләргә таянып, прицелны күчерә торабыз.
Бер-бер артлы күп кенә авыллар азат ителә. Шулай атналар буе каты сугыш юллары үткәч, Ворошиловградтан 20 километр уңда тар гына бер үзәнлектә тукталып, оборонага күчәбез.
Анда миңа партия яңа бурыч тапшыра: батареядә партия җитәкчесе булып эшли башлыйм. Бу җаваплы һәм җитди эшне батареядә ничек җәеп җибәрү турында сөйләшү өчен коммунистлар белән беренче җыелыш уздырабыз.
Дошман самолетлары, өзлексез очып, безнең тылыбызны, оборона полосаларыбызны күзәтеп тора. Дошманның еракка ата торган туплары безнең өстебезгә снарядлар яудыра. Шуңа да карамастан, хәрби тормыш үз җае белән кайный бирә. Минометчылар үзләренең сугыш осталыкларын камилләштерү өстендә эшли. Мин землянкаларда бесе- далар үткәрәм, сугышчылар буш вакытларында, Ленин бүчтмәсенә җыелып, газета-журналлар укыйлар. Туганнарына, якыннарына хат язалар.
Мин дә өйдән, каләмдәш дусларымнан хатлар алып торам. А. Шамов та миннән соң күп тормаган, үзе теләп фронтка китеп барган икән. «Фронт газетасында эшлим, алдынгы сызыкка кадәр барып, батыр сугышчылар белән бик еш очрашам», дип яза ул. Икенче дустым Ибрай Гази да онытмый, ул да фронттан язып тора. Ул «Сталин байрагы» исемле фронт газетасында эшли икән. «Бәкер дускай (ул мине шулай атый иде), без фашист юлбасарларны куабыз, безнең солдатлар тулы җиңүгә ирешәчәкләренә нык ышанып сугыша-лар. Исәнлектә күрешик», дип яза ул.
23 иче май. Җәйге кояш күк читендә очлаеп күренгән террикон өемнәре артына күмелергә дә өлгерми, тын үзән эчендә батарея командирының тавышы яңгырый:
— һөҗүмгә әзерләнергә!
Кичке салкынлык кочагына чумган үзән эчендә кызу хәрәкәт башлана. Кояш баю белән тау итәгендәге яшел үләннәрне кимерергә өйрәнгән атлар бер минут эчендә миномет арбаларына җигеләләр. Авыр минометлар сүтелеп, арбаларга төяләләр. Минометчылар, чокырларыннан, землянкаларыннан бөтен әйберләрен чыгарып, мина ящиклары өстенә урнаштыралар. Караңгы төшкәндә колонна көнбатышка таба кузгала.
Озак та үтми, күк читендә йортлар, агачлар шәүләсе күренә. Бу—авыл. Юл читендә утыртылган баганага «Красная Поляна» дигән язулы такта кадакланган.
Кайчандыр тормыш кайнап торган бу авылның урамында гына түгел, йортларында да җан әсәре күренми. Урамнар, сукмаклар чүп үләннәре белән капланган. Җәй башыннан бирле ачылмаган капка төпләрендә, кеше аягы таптамаган ишегалларында, чишмә юлларында билдән үлән үскән. Алма, чия бакчалары, хуҗалары юклыктан ташландык хәлгә төшеп, моңаеп утыралар. Авылның бу күренеше йөрәкләрдә ачы сызлану тойгылары уята.
Биредә һәр йорт янында тирән итеп казылган, таш белән кыса- лангаң, түбәләре кирпеч яки таш белән көймәләп капланган подваллар бар. Шуларның берсенә телефон куеп, күзәтү пункты белән тоташтырабыз.
Икенче көнне мин, дулкынланып торган арыш басуы эченнән, яшеренә-яшеренә, кечерәк кенә бер калкулыкта, куаклык арасында урнашкан күзәтү пунктына барам. Бу урыннан стереотруба аркылы немецларның алдынгы позицияләре бик ачык күренеп тора. Алар анда тар гына бер инеш буенда урнашып, тирән окоплар ясаганнар. Ара- тирә аларның, инешкә чыгып, су алулары да күренә. Дошман окоплары бездән ике километр чамасы ераклыкта гына. Күзәтү пункты биргән мәгълүматлар буенча, без дошман позициясенә минометлары- быздан ата башлыйбыз. Дошман да ут нокталарыбызның кайда урнашканын сизеп, безгә туптан атарга керешә. Сызгырып килгән авыр снарядлар безнең окоплар өстендә җир селкетеп ярыла. Әле генә исән утырган йортлар, кирпеч, бүрәнә кисәкләренә әйләнеп, һавага оча. Шул вакыт кемдер:
— Лейтенант Перчинский һәлак булды! — дип кычкыра.
Командирларыбызның һәлак булу хәбәре бездә дошманга каршы ачу-нәфрәт ялкынын тагын да көчәйтә. Атыш беркадәр басылуга командирыбызны исән калган йортларның берсенә алып керәбез. Ул да булмый, 3 нче взвод сугышчылары орудие командиры старшина Ходжаевны күтәреп китерәләр. Ул снаряд ярчыгы тиеп авыр яраланган икән. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтәбез, яраларын бәйлибез. Ул авыр сулый. Тиз генә ат китертеп, санитария частена озатабыз.
Немецлар контратакага ташлана. Без Красная Полянадан алар өстенә көчле ут ачабыз. Ике яктан да башланган артиллерия атышы
сәгатьләр буена сузыла. Авыл янында уннарча «Катюша» телгә килә. һәр ике яктан атыш нәтиҗәсендә авыл өсте кара төтен эчендә кала.
Подвалга урнашкан телефон аша взвод командиры лейтенант Германов безгә команда биреп тора. Без шуның буенча минометны әле уңга, әле сулга борып, дошман өстенә берәр потлы миналарны яудырабыз, ләкин, шуңа да карамастан, прицел киметелә бара, өстә- мә зарядлар да биштән өчкә кала. Бу хәл дошманның һаман якынлаша баруын күрсәтә.
Димәк, хәл җитди. Ничек тә дошманның атакасын кире кайтарырга кирәк. Без тагын да ашыгыбрак ата башлыйбыз. Баш очында ярылган дошман шрапнельләре дә, җир селкетеп ярылган авыр снарядлар да безне туктатмый. Ящик артыннан ящик миналар килеп тора. 15—20 метр ара калдырып тезелгән минометлардан, ут көлтәләре чәчеп, миналар оча.
Шул вакыт телефон янында утырган комсомолка Лиданың тавышы яңгырый. Ул украинча:
— Нема лейтенант Германов, погиб командир! — дип кычкыра.
Әле генә снаряд төшеп ярылган подвал ишеге төбенә йөгереп ки- ләм. Таш, кирпеч ватыклары өеме астында лейтенантның аяклары гына күренеп ята. Бер сугышчы белән мин аны актарып чыгарам. Исән, ләкин каты яраланган. Ат китертеп, аны санчастька озатабыз. Ләкин ул юлда вафат була.
Элемтәче Огнетов, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй, өзелгән телефон чыбыкларын ялгап йөри, күзәтү пункты белән ике арада элемтәне рәтли. Яратам да соң мин аз сүзле шул егетне! Бер караганда юаш кына булып күренгән бу егет ут эченә керер, ә өстенә йөкләнгән бурычны үтәми чыкмас!
Зарядны өстәргә команда бирелә. Бу безне рухландырып җибәрә. Димәк, дошман чигенә! Без һаман атабыз, ә дошман тына. Башларын, кулларын ак бинтлар белән ураган яралы пехотачылар урамнан үтеп бара. Кулын бинт белән бәйләп муенына аскан бер лейтенант, безнең янда туктап, су эчә.
— Я, сөйлә, иптәш лейтенант, алгы сызыкта безнең эшләр ничек? — дибез аңа. Ул әле суынып өлгермәгән минометларыбызга карап ала да:
— Молодцы, егетләр? — ди,— сезнең коралларыгыз бик туры суктылар. Дошман кыр тутырып үле гәүдәләрен калдырды, ул чигенә, хәзер безнең пехота аларның калдыкларын куа китте.
Атакасының уңышсыз чыгуыннан ярсыган допгман, яңа көчләр китереп, төштән соң тагын ут ача. Минем миномет сафтан чыга. Наводчик — кыргыз егете комсомолец Габдерәимов — һәм берничә иптәшебез яралана. Мин аның ярасын бәйләп, санитария частена җибә- рәм. Ләкин тиешле ярдәм күрсәтелү белән үк ул тагы борылып кайта.
— Зарар юк, болай да үтәр әле,— ди батыр егет. Ул тимер кисәкләренә әйләнгән минометына карап тора да: — Сталинградтан ук килгән миномет! Моның белән без күп кенә немецларны кырган идек! — ди...
1943 елның 5 нче сентябре.
Безнең гаскәрләр авылдан-авылга немецларны куып, Донбасс үзәге Сталинога бара. Бик күп шахталар очрый. Ләкин аларның барысы да шартлатылган, яндырылган.
Таң алдыннан Макеевкада туктап, минометны әле янып, пыскып утырган бер йорт янында урнаштырабыз. Тирә-юнебез немецлардан тазартылмаган әле. Чигенергә өлгермәгән дошман солдатларын
ГОСМАН БАКИРОВ ф УЛ ЕЛЛАРДА
берәм-берәм тотып алабыз. Аннары минометны Макеевканың икенче урамына күчерәбез.
Шул вакыт тимер рәшәткәле капка төбенә баласын җитәкләп бер хатын килеп чыга. Пөзе шат.
— Арагызда татарлар юкмы, иптәшләр? — ди ул татарчалатып.
Мин аның каршысына килеп:
— Исәнмесез? Менә мин — татар,— дим.— Баласының башын сыйпыйм.
— Сезнең татарча газетагыз яки китабыгыз юкмы? Үз телебездә басылган китапларны бик сагындым,— ди ул.
Фронтка киткәндә генә басарга биреп калдырган «Яшь патриотлар» исемле җыентыгымның бер санын кичә генә почта аркылы алган идем. Әле укып бетермәсәм дә, сумкамнан чыгарып, аңа бирдем. Ул бик куанып:
— Рәхмәт сезгә! Җиңеп кайтыгыз! — дип, кулымны кысып калды.
1943 елның 23 нче декабре. Без хәзер Беренче Украина фронты составында. Землянкада җыелып, шәм яктысында командованиенең иртәгә һөҗүм башлау турындагы приказын укыйбыз. Һәрберебезгә конкрет бурычлар йөкләнә. Аннары:
— Урыннарга! — дигән тавыш урман эчен яңгыратып җибәрә. Йөгерешеп минометлар янына чыгып басабыз, һәркайда кызу хәрәкәт башлана, наводчиклар алдан хәзерләп куйган установкаларны тикшерәләр. Расчетның башка номерлары мина ящикларын ачып, миналарны хәзерли башлый.
— Менә хәзер «концерт» башлана! — диләр минометчылар.
Кайдадыр, нарат урманы кырыенда урнашкан «Катюша*лар «концертның» беренче номерын башлап җибәрә. Аның артыннан йөзләгән орудиелар эшкә керешә. Без дә бөтен минометлардан берьюлы ут ачабыз. Күкләр гөрелди, җирләр селкенә башлый. Миномет көпшәләрен әле уңгарак, әле сулгарак боргалап, наводчиклар ату юнәлешен үзгәртеп тора. Зарядлар өстәлә бара. Прицел күтәрелә. Ут валы һаман алга таба күчерелә тора.
Бераздан минометларны төяп, алга күчәбез.
Менә дошманның беренче окоплары. Кая карама — үлекләр; землянкалар җимерелгән; траншеяләр җир белән тигезләнгән. Тирә- юньдә немец автоматлары аунап ята, патроннар, пулемет тасмалары белән җир өсте тулган.
Ашыга-ашыга атларны куабыз. Арба көпчәкләре, сукаланган пычрак җир өстен ярып, бик авырлык белән генә алга тәгәри.
Әнә снаряд ярчыклары бер атыбызның борынын яралады. Ярасыннан кып-кызыл кан шаулап ага, ләкин ул, шуңа да карамастан, авыр арбаны сөйрәп, һаман алга атлый.
Җимерек окоплардан, кулларын күтәреп, бер төркем немец солдатлары чыга. Алар нәрсәдер мыгырдыйлар, имештер, биредә алар үзләре теләп калганнар. «Безгә тимәгез», диләр.
30 нчы декабрь. Житомирга 10 километр гына калды. Яңа елны шунда каршыласак, шәп булыр иде!
Кичкә таба Богородск дигән зур гына бер авылга туктыйбыз. Ниндидер бер могҗиза белән бу авыл исән калган. Авыл халкы да урыныннан кузгалмаган. Без килеп керүгә, алар безгә бөтен ярдәмне күрсәтә башлыйлар. Гаскәр үтә торган тайгак юлларны төзәтәләр. Хатын-кызлар, бала-чагалар, чиләкләр белән көл алып чыгып, таулы юлларга сибәләр, атларга печән, солы китереп салалар...
Төн. Житомирны ике яклап камап алабыз. Дошман туктаусыз артиллерия уты яудыра. Без, тимер юл өеменә ышыкланып, шәһәргә якынлашабыз. Таң ату белән пехота шәһәр читендәге урамнарга бәреп керә.
Шәһәр өчен каты сугыш башлана. Артиллерия канонадасы урамнарны селкетә, бер яктан безнең танк частьларыбыз шәһәргә якынлаша. Артиллерия һәм танклар булышлыгында пехота дошманны кысрыклый башлый. Чардакларга, подвалларга урнашкан дошман пулеметларын безнең орудиеләр тынып калырга мәҗбүр итә. Разведчикларыбыз дошман яшеренгән урыннарны табып, безгә хәбәр бирә. Без шунда ук минометлардан ут ачып, дошман урнашкан җирләргә миналар яудырабыз. Аннары пехота артыннан шәһәргә бәреп керәбез. Дошман, безнең гаскәрләрнең кысуына каршы тора алмыйча, урамнарда үлекләрен, җимертелгән техникасын калдырып, шәһәрне ташлап чыга. Тимер юллар челтәре һәм дошманның мөһим терәк пункты булган Житомир тулысынча азат ителә.
1944 елның 20 нче марты. Дошманнан чистартылган Тарнополь- гә барабыз. Фронт хәзер Тарнопольне үтеп, алга китте.
Шәһәр бездән дүрт кенә километр булса да. ул биредән бөтенләй күренми. Төн. Ялангач кырда кар бураны уйный.
Шайтан туе ясап үкергән кар бураны хыялларны кузгата, уйлар еракка-еракка, туган-үскән илгә, туган Казанга барып тоташа. Үткән гомерләр, тормыш бер-бер артлы күз алдыннан кичәләр...
Менә 1915 елның көзге айлары. Без — солдатларны төягән вагоннар Тарнополь янындагы җимерек таш күпер алдында туктый. Вагоннардан чыгып, кар өстенә тезеләбез...
Кыш буе окопта ятабыз. Берничә мәртәбә һөҗүмгә күчеп, немецлар бедән йөзгә-йөз килеп сугышабыз. Аннары яз килә. Брусилов һөҗүме башлана. Шактый көчле артиллерия хәзерлегеннән соң, атакага күчәбез. Немецларның озакка чыдамлы ныгытмаларын ватып, алга үтәбез... Бер-бер артлы авыллар азат ителә... Ниһаять, каты сугыштан соң Тарнополь дә дошманнан арчыла...
Бу — Тарнопольне азат итүдә беренче тапкыр катнашуым иде. Мин ул вакытта яшь, тәҗрибәсез идем әле. Дошманга каршы көрәшнең дә ни икәнен аңлап бетерми идем. 1917 елгы революция дулкыннары мине алга алып китте. Торган саен тормыш миңа киңрәк булып ачыла барды. Мин кешелек дөньясы бәхете өчен көрәшүчеләр барлыгын күрдем. Бөек Ленин образы минем киләчәгем өчен якты маяк булды. Ул минем бөтен тормышымны яктыртты, миңа көрәш дәрте бирде. Мин бөек Ленин партиясе члены булу бәхетенә ирештем...
28 елдан соң немецлар белән мин тагын очраштым. 28 елдан соң мин тагын да Тарнопольне дошманнан азат итәргә килдем. Бу юлы мин коралымның үткенрәген сайлап, чукмарымның зуррагын күтәреп килдем.
15 апрельдә Тарнополь дошманнан тулысынча тазартылды. Шулай итеп, миңа үз гомеремдә бу шәһәрне дошманнан азат итүдә ике талкыр катнашырга туры килде.