Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СҮЗЕ


.. Ж » азан утларылның 7—8 саннарын- да Миргазиян Юнысның «Тозлы ж жҗил» повесте басылып чыкты. Әдәбиятыбызда аз яктыртылган диңгезчеләр тормышы хакында әсәргә тотынып автор бик дөрес эшләгән. Бу турыда, юл язмаларыннан, очерк һәм хикәяләрдән тыш, кулга алып укырлык китапларыбыз бик аз иде.
Әсәр язылган. Күренеп тора, язучы аңа күп хезмәт куйган. Темасы актуаль. Әмма повестьның, минем уемча, кимчелекләре дә шактый. Шуңа күрә аерым китап булып чыкканчы, аның күзгә бәрелеп торган кимчелекләрен күрсәтәсе, шулардан арындырасы, кыскасы — китабын яхшырак итеп күрәсе килә иде.
Иң элек әсәрнең исеме турында. «Тозлы җил» дип атала ул. Шактый зур күләмле булуына карамастан, аның исеме җисеменә туры килеп бетми сыман. Повесть ахырында күрсәтелгәнчә (анда фәкать беренче китапның бетүе турында әйтелә), чыннан да, ул әле бер бөтен әсәр дәрә-җәсенә җитмәгән, язылган өлешендә диңгез үзе дә, аның тозлы җилләре дә, гомумән, диңгезче дә юк әле.
Диңгез хезмәтенең авырлыгын күрсәтү өчен, «тозлы җилләрнең» тәмен татыр өчен байтак гарасатлы штормнарда чайкалу, океанның кырыс гадәтләре белән бик озак көрәшү кирәктер ул.
Болай әйтеп мин авторның диңгезче булу-булмавына шик тудырырга һич җыенмыйм. Иҗат кешесе өчен анысы мәҗбүри дә түгелдер. Җир асты, су асты, күк һәм җиһан тормышын тасвирлап язган мәшһүр язучылар шуннан торып иҗат итмәгәннәр бит. Әйтергә теләгән нәрсә шул, диңгез һәм диңгезче турында сүз кузгаткач, әсәр-дә дә шуларга ныграк басым ясарга иде.
Моннан берничә ел элек тәнкыйтьче Р. Мостафин, «Муса Җәлил» корабында сәяхәт ясап, юл язмалары бастырган иде. Билгеле, ул анда «Тозлы җил» геройлары сыман романтика эзләп китмәгән. Яхшы хәзерлек үткән тулы канлы экипаж да аның ярдәменә мохтаҗ булмагандыр. Аның хезмәте бөтенләй башка. Сәяхәт тәэсирләрен, бөек шагыйребез исемен йөрткән корабль экипажының героик хезмәтен безгә — меңәрләгән китап сөючеләргә җиткерү, һәм ул аңа ирешкән иде дә диясе килә. Алай гына да түгел, автор анда ерактан торып Ватаныбызны тагын дә якынайта, зурайта төште. Төрле ят илләрнең, ят җирләрнең «оҗмах ишекләрен» ачып күрсәтте.
Ә «Тозлы җил» исә романтика, экзотика, диңгез маҗаралары белән мавыгучы Феликс белән Габдрахманның Одессага килеп, пароходка эшкә керүләре белән очлана.
Ярый шулай да булсын, ди. Димәк, «Тозлы җилләр» алда исәчәк. Язган булса, диңгезче булырга омтылган яшьләр алар белән киләчәктә очрашыр. Сүз ул хакта түгел. Әсәрнең укучыларга тәкъдим ителгән өлеше генә әнә шул матрос булырга ашкынган яшьләргә ни бирә? Диңгезче һөнәренә ниндирәк мөнәсәбәт уята, гомумән, тормышка яңа аяк басучы яшь буын вәкилләренә нинди рухи байлыклар өсти?
Язучының Габдрахманы гаҗәп сәер кеше. Авылда 7 класс бетергәч, җирен дә сөргән, печәнен дә чапкан. Башка эшләрдән дә чирканып тормаган. Аннары — армия хезмәте. Авиация, хәрби юридик академия. Тагын авиация. Госпиталь. Демобилизация. Университет. Азак килеп — диңгезче.
Бу урыннарның, эшләрнең кайсын алып карасаң да, Һәркайсы почетлы да, мактаулы да. Бигрәк тә яшьләр өчен кызыклы Һәм мавыктыргыч. Тик менә Габдрахман гына аларның берсеннән дә ләззәт таба белми. Чәчкә сайлаган назлы күбәләк сыман. Ул хәтта бар хыялына ирешеп, очучы булгач та эш урыннарын алыштыра-алыш- тыра, 20 ләп шәһәрдә яшәргә өлгергән. Бу яраткан һөнәрен ташлап юрист булырга да ымсынып караган. Гәрчә авиациядә калу мөмкинлеге булса да, аны бөтенләйгә ташлап китеп, «ялгыш» университетка ки-
леп эләккән. Шул хатасын ул хәзер диңгезче булып төзәтмәкче. Ай-Һай, моңа хәтле үз кыйбласын тапмаган, тормышка, хезмәткә карата төпле акыл утыртмаган Габдрахманнан чын диңгезче чыгар ми-кән?..
Шунысы яхшы, ул үз хаталарын белеп, сизеп килә, үкенә, үткәннәрен сагына. Ләкин, кызганычка каршы, шул хаталарны яңадан кабатлый. Одессага килеп, хыялый планнары җимерелә башлагач, мәсәлән, ул кире кайтып, укуын дәвам иттерергә дә әзер. Тик җиде юл чатында торганда, әллә аның бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә каршы, Эдик дусты очрый. Мәскәү студенты, ниһаять, диңгезчеләр коллективына эләгә: «Илләр гизәчәкмен, дөнья күрәчәкмен)..» Әмма шулай булып кына бетсәче. Монда да Габдрахман үзенең тотнаксыз харак-терына, йөгәнсез ихтыярына «хыянәт» итми. «Ләкин,— дип дәвам итә ул,— күңелдә бушлыктан башка бернәрсә дә юк. Нигәдер мин бу хәлгә куана алмый идем. Бу бәхет мине шатландырырга тиеш иде бит! Нигә болай ямансу булып китте соң әле^»
Тормыш сукмагын кешеләр шулай сайларга. үз бәхетләрен шулай эзләргә тиеш була микән инде? Яшьләргә хас сыйфатмы бу? Түгелдер.
Сүз дә юк, Габдрахман кебек иләс- миләс күңелле кешеләр дә була. Инде әсәрдән өметлерәк, гыйбрәт алырлык кешеләр эзләп карыйк.
Менә Габдрахманның күңеленә беренче тапкыр диңгез вәсвәсәсе салган студент Феликс. Күп икеләнүләрдән соң аларның уйлары берегә. Укуны ташлап, бергә эшкә урнашырга сүз куешалар, билет алып юлга чыгалар һәм, «дусны» ташлап, Феликс вагоннан төшеп кала. Икенче «дус» Эдик белән дә шулайрак була. Икәүләп укырга керергә, аннан эшкә урнашырга план корыла. Ләкин Эдик укуны кичектереп, танышлары аркылы үзе генә эшкә урнашып, Габдрахманны ташлап китә. Атналар буе укудан качып, башкала урамнарында киләп сарып йөрүче Багратны әйтәсеңме, шулай ук занятиеләрен калдырып, атаклы кешеләрнең тәмәке төпчекләрен җыеп гомерен уздыручы Маштаковны телгә аласың-мы— берсе дә безнең яшьләргә, атап әйткәндә, студентларга хас сыйфатларга ия түгелләр.
Укытучы, булачак тәрбияче Валерия Трифонованың киләчәк язмышы тагын да күңелсез.
— Мин,— ди ул,— Элам Харниш шикелле бер шәхескә кияүгә чыгып, шуңа аш пешереп, керен юып яшәү турында хыялланам.
Дөрес, әсәрдә укучы күңеленә хуш килерлек геройлар да күзгә чалына. Алар — студент Өметгали, Галя белән Нина. Ләкин алар — күләгәдә, ышыкта, ниндидер төшенке күңелле, бушлыктан урын һәм бәхет эзләүче шәхесләр тарафыннан кысрыкланганнар.
Шуны да әйтергә кирәк, Габдрахманның шәхси тормышы гаять авыр шартларда тасвирлана. Тәүлек әйләнешенә ризык капмау, алмаш киемсез йөрү, кесә кагып, соңгы тиеннәр исәбенә берәр пирожки белән туклану һ. б. элекке очучы офицерга, бүген килеп Ленин стипендиясе алу дәрәҗәсенә җиткән студентка ничектер ябышып бетми. Без бу хәлне В. Нуруллин- ның Равиле («Шинельсез солдатлар»), Ә. Баяновның Әнисе («Яшьлегемне эзлим») аша да шактый ару татыган идек инде. Сугыш һәм аннан соңгы еллар авырлыгын бөтен ил, бөтен халык үз иңендә күтәрде. Сыкранмады, мескенләнмәде. Гәрчә ул чын дөреслек булса да, үз язмышыңны каһәрләп, кемнәрдәндер шуңа гаеп эзләп лаф ору нигезсез. Гомумән, безнең халыкка рух төшерү, мескенләнү сыйфатлары хас түгел. Моны шуның белән дә дәлилләп була.
Менә «Тозлы җил» белән янәшә (8 сан) А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» повесте. Күләме ягыннан «Тозлы җилинең чиреге чамасы гына булса да, бу әсәрдә авыр елларда тоташ бер колхозның хәле тасвирланган, андагы кешеләрнең тормыш, яшәү, киләчәк өчен җан аямый көрәшүләре һәм шул көрәштә ныгый, чыныга барган бердәмлек, туганлык мотивлары күңелләрне тетрәтерлек итеп сурәтләнгән.
Колхоз башлыгы Хәкимҗан хәлне болай аңлата:
— Менә мартка да кердек. Калхуз келәтендә бөртек симәнә юк. Күзгә кырып салырга бер бөртек җурна юк) Атлар барысы өрлектә...
Сукранамы Хәкимҗан карт? һич тә юк. Аяныч хәл булса да, авылдашларына чын дөреслекне әйтә һәм шуның белән халыкны зур тәвәккәллеккә әйди — орлыкны 65 чакрымнан бәләкәй чана белән ташырга кирәк бит)
Халык аны яхшы аңлый һәм бердәм күтәрелә. Кемнәр генә юк ул гадәти бул-
маган кәрванда! Үз тамагыннан элек атларныкын кайгыртучы Дамир белән Ибраһим, йөрәге авыру Сабираттәй, сыңар куллы фронтовиклар, җитеп килгән кызлар, үсмер егетләр... Әмма боларның берсеннән дә офтану сүзләре ишетмәссең. Тешләрен кысып атлый бирәләр, шаярып күңел күтәрәләр, бер-берсенә ярдәмләшәләр, ялга тук-таганда алабутадан пешерелгән соңгы икмәк кыерчыкларын, күмгән бәрәңгеләрен уртак табынга салалар, иңне-иңгә терәп, бер идәндә йоклыйлар. Менә бит халкыбызның асыл сыйфатлары! Авыр булса да тормыш үзенчә ага. Шунда ук бәләкәй чана тарткан ике яшьнең өлгереп килгән мәхәббәтенә карагыз. Нинди табигый, нинди самими ул Ибраһим белән Әдилә дуслыгы! Ә инде «Тозлы җил»дә бу җәһәттән телгә алырлык нәрсә дә чамалы. Габдрахман белән Валерия, Феликс белән Элеонора эч пошканнан гына бергә вакыт уздыралар. Эдик белән Лариса арасында да классташларга хас мөнәсәбәт сизелми. Теләсә нинди чибәр кызга күз атып йөрүче Баграт һаман үз идеалын эзли...
Яшьләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтү өчен Габдрахман тарафыннан әйтелгән бер-ике сүзне күрсәтү дә җитәр, мөгаен: «Крокодиллар, минем өлешне кем ашады?», «Варварлар, вөҗданыгыз кайда сезнең!»
Моны ул үзенә калдырылган кавын кисәген студент дуслары ашагач әйтә, һәм тегеләре уңайсызланып чыгып китәләр.
Әсәрнең тәрбияви ягын истән чыгармыйча, яшьләр арасындагы дуслык, мәхәббәт мәсьәләләренә дә саграк карарга, тормыш чынбарлыгыннан читкә тайпылмаска иде.
Шәйхи ШӘЯХМӘТОВ, Башкортстан, Стәрлебаш.