Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ДӘФТӘРЛӘРДӘН


Ике күпер
Яңа күпер. Тимер-бетон. Җимерелмәс күк күкрәткән аллаң төшеп биесә дә.
Яңа күпер. Ыгы-зыгы. Машиналар. Юлаучылар. Очрашалар. Күрешәләр.
Ә читтәрәк — иске күпер. Мәет илткән кабыкмыни... Хәзер аннан беркем йөрми. Юк! Ялгышам: төнлә монда бер чал чәчле ана йөри. Күзенә аның йокы керми.
«Белми бит ул яңа күпер салынганын! Киткәне күк — моннан кайтыр минем балам...»
Ничәнче ел ялгыз ана, сугыш кырын кабер иткән улын гүя каршы ала...
1962
Анкетада, паспортта без, белешмә кәгазендә, берәүләргә — фотоларда, табельдәге исемдә, дипломнарда, суммаларда, повестка, медальләрдә, гайбәтләрдә, шигырьләрдә, җисем-тәндә — берәүгә...
Кеше кадәр кеше бит без! Язуга сыя бик аз...
Багам ташка, үләннәргә — белергә телим бераз үзем хакында.
Дөньяда чынлап яшимме? Миндә ни чагылышы бар авазларның, төсләрнең? Миңа ни мөнәсәбәте мәңгелек җисемнәрнең? Ил-халыклар хәрәкәте, социаль вакыйгалар — минем уйда, телдә, көйдә ни яңгыраш табалар? Хаҗәтем дәрәҗәсе ни шушы Җир улы булып? Әйтче дөресен, Табигать, хаким булып, олы булып! Исәп, исәп, исәп, исәп... Уйлар күче — яшь башта. Ә күзләрем һаман бага үләннәргә дә ташка...
Бу үләннәр, бу ташлар шул элек киткәннәр төсе...
Ятар туфрагы өстендә яши, көрәшә Кеше.
Мизгел яшәп, мәңгегә дип, корган уенда көче!
1971
Берлек
Без — үрмә гөл түгел.
Яшәп булмый гел үрелеп бергә, һәр кешенең үз сукмагы үзгә. Ялгыз башка күмәк сынауларын тормыш безнең алга күп тезгән. Ә шулай да, бәхет бу дөньяда бик күп, бик күп бирелгән безгә!
Теләк булса, һәр хәлиткеч чакта килә алабыз уртак бер сүзгә; уртак сөенү, уртак хәсрәтләр чагыла ала миллион йөздә.
Ялгыз дисәк тә, япа-ялгыз түгел. Күк астында, шушы тормышта күпме кеше бергә атлый ала, сулаган күк бер үк сулыштан! Бергә барып була, бергә җырлап, уртаклашып сынык икмәкне... Була... кайчак пуля тишеп үтә бер сафтагы ике күкрәкне.
Була бергә янып мәхәббәттә, хозурлыгын тоеп таңнарның. Күпкә түгел, азга булса да, бергә тибүләре җаннарның бәхет түгелмени?
...Була үкенү, алданулар кайчак, гайрәт чигү дуслар, ярларден. Әмма —
иң олы хис — Берлек хисе торамыни үпкә-зарлардан?
Тормышта күп чатлар-аермалар...
Кем сукмагы кемне кая илтә!
...Кайчак язмышларны озын юллар, еллар түгел, мизгел хәл итә!
Шул мизгелдә бергә булалганнар мең рәхмәткә лаек, мең данга. Китта түгел, шул Берлектә тора Дөнья да,
Җир дә, Ватан да!
1974
Урта Идел халкы бәрәңге ала
Кайлардадыр хөрмә җыялардыр, йөзем изәләрдер айкалып...
Безнең якта авыллары белән бәрәңгегә чыккан бар халык.
Авыл өчен тансык сентябрьнең аяз көне гомер гомергә.
Буразнада халык: казый, чүпли... сөлек кебек ябышкан җиргә.
Шушы буразналар крестьянның язмышына кергән, канына.
Салган көче, килер өмете аның гектарларда, сотыйларында.
Казыганы алтын булмаса да, ким дә түгел бу як байлыгы. Шушы туфракта, чәчкән-җыйганда — кешеләрнең бәхете, саулыгы.
Шушы җирдә... Бар да ялтырамый — төрле төре була байлыкның.
Эчтәрәге була, өстә ятмаганы — күңелендәгесе күк халыкның.
Чумизалар, кукурузлар булды.
Үтте. Ә бәрәңге калды ул һаман. Алданудан курка җир кешесе, ә бәрәңге алдаламаган.
Авыл өйләренең төп терәге бәрәңгедә, сөттә, арышта. ...Нидә үстең диеп сорамыйлар сынауларда, яуда, алышта.
һәм еш кына, буразнада аунап, бәрәңгедә үскән малайлар, җир үрләре белән чикләнмичә, йолдызларга менеп алалар.
...Урта Идел халкы бәрәңге ала. Бәрәңгедә гаме халыкның.
Кырда һөҗүм бара.
Җиңел түгел алу җирнең карышын, адымын.
Тәгәрәшеп чыккач төпләреннән буразналар китә яктырып. Ул яктылык күчә күңелләргә, җегәр кертеп, дәртне арттырып.
Уңган быел саратские дә, ак сорты да, әмерханы да. Муллык йөзе җирдә чалкан яткан һәр күзәнәк саен чагыла.
...Найлардадыр хөрмә җыялардыр, йөзем изәләрдер айкалып.
Безнең якта авыллары белән бәрәңгегә купкан бар халык.
Бер булса да үзе, төрле җиргә төрлечәрәк карый кояшы.
Бүген авыл янып бәрәңге ала, күтәрергә вакыты юк башын.
1974
Безнең байлык
Алтыннар, көмешләр, гәүһәрләр.,. Күзләрен яндырган кемнәрнең! Мин исә хәтергә энҗе итеп тезәмен бәхетле көннәрне.
Бар алар, бар алар бернигә алышмас бәхетле ак көннәр!
...Картлыкта дисбе итеп хәтердән аларны тартсам да үкенмәм.
ПОЭМАДАН ӨЗЕК
Тала кул, кибә ми... Хезмәтеңнән — Җиргә ни, Илгә ни!
Миллионнар — чәчәләр, уралар, тегәләр, коралар... Кешеләр тир түгеп, бил бөгеп эшлиләр.
Аз — хезмәт кешесен сөям дип күкрәк сугып ант эчүләр!
Миллион гадиләр бер җайга эшлиләр. Көрәшче кешеләр — көчлеләр нишлиләр?
Икеләтә эшлиләр! Өчләтә эшлиләр!
Карашлары — үзләре тудырган торба-машлар, ракеталар, чыбыклар аша — киләчәктә, һәр эшче кул нинди хәрәкәттә? Юл ачамы һәлакәткә, әллә — тыныч яшәүгә, иминлеккә, рәхәткә?
Җирдә күп кешеләр.
Җирдә күп эшлеләр.
Кемнәр соң көрәшче-көчлеләр? Максатларын белүчеләр, эшләренең мәгънәсен, төп асылын күрүчеләр, җирдә бәхет арттыручы хезмәт өчен гомерләрен бирүчеләр —
•шулар — көчлеләр!
<Аз — хезмәт кешесен сөям дип, күкрәк сугып ант эчүләр.
6. «к. У.» № 3.
Язгы кичтә көзге бер уй
Сагышлы үткәннәр, билгесез киләчәк — барсы да күзеңдә.
Минем өчен ят сызыклар — җыерчыклар юк — йөзеңдә.
(Дөресрәге, минем өчен алар юк дип, ышанып киләм үз-үземә.)
Ә шулай да хәзер ешрак, көн күзендә түгел, эңгер-меңгер вакытта, я тонык утта багасың көзгегә...
Мин ул чак (сискәндерермен күк) төбәлмәскә тырышам йөзеңә. Карап торам берәр әйбергә, я тәрәздәге гөлгә, я булмаса, матур тезеңә.
Язгы шәфәкъ, моңсу йөз — көзгедә.
Көз өйдә.
1974
Кыска шигырьләрдән
Туган ягын онытканга...
Өздереп сайрый сыерчык!
Аһәңе — колагымда!
Кайтып җитү шатлыгыннан гыйбадәт кыла бугай.
... Туган ягын онытканга кош җанын бирсен ходай!
Кыска шигырь
Сүз-пуля — аз.
Санаулы.
Киенмәгән ул броняга, маск-халатка.
Кыска шигырь — охшаш шыр яланда утка кергән ялгыз солдатка.
Эзләр
Дулкыннарның эзе бармы? Дулкыннар эзе — комда. Еллар эзе кайда димсез,— алары — маңгаемда...
Кавышусыз мәхәббәттән берсе җыр калдырмакчы. Берсе — Кояшка үч итеп, дөньяны яндырмакчы...
Белсәм дә...
Син биргән бөек мизгелләр!
Кабатлыйм исемеңне — мизгел өчен җаным белән белсәм дә түлисемне...
Бәхетле булсаң...
Кошлар китә. Саулык, байлык китә.
Карлар китә. Ярлар... Бар да китә.
Бәхетле булсаң — язганы җитә.
Сыңар шәкерте булмаган бер «классик» агайга
Алдыңда кышың булса да, җимешле чак — көзең юк. Иҗатыңда йөзең юк. Исемең бар, үзең юк.
Соңарган диалог
— Бар!
Яшел үләннәргә яңагың куй!
Чатлама кыш иде тышта.
— Мә акча!
Әниеңә бүләкләр ал!
Ул күптән кабердә инде.
„ Михайловскоеда
Йолдыз, кояшларны күрми торып, ничек тоймак кирәк ак айны!
Мин Пушкинның торган җирен күреп, бөеклеген белдем Тукайның.
Бер чәчәктән ике балкыш: берсе — кен, берсе — тән...