ТАТАРСТАННАН АЛГАН ТӘЭСИРЛӘР
Польша патриотлары — антифашистлар сугыш елларында Мәскөүдө «Нове виднокреги» («Яңа горизонтлар») дигән журнал чыгардылар. Бу журнал 1945 елга кадәр — Польшаның немец-фашист илбасарларыннан азат ителгән көненә кадәр — чыгып килде һәм Советлар Союзында сыену урыны тапты. Меңнәрчә поляклар арасында зур популярлык казанды.
Башта Кызыл Армия сафларында, соңыннан Польша гаскәрләрендә көрәшкән поляк сугышчылары да бу журналны яратып укыды. Журналга Польшаның һәм Советлар Союзының күренекле әдипләре Ванда Василевская, Ежи Путрамент, Леон Пастернак, Илья Эренбург, Ярослав Галан һ. б. язышып торды.
«Нове впднокреги» журналының берничә экземпляры Мәскөүдө һәм Казанда — В. И. Ленин-Ульянов исемендәге Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана. Бу юлларны язучыга, диплом эшен әзерләгәндә, журналның китапханә фондларында сакланган барлык экземплярларын карап чыгарга туры килде. Шул вакыт аның игътибарын поляк язучысы Мария Милыптейн очеркы җәлеп итте. Эвакуация елларында ерак татар авылларының берсендә укытучы булып эшләгән Мария Милыптейнның «Образки з Татарии» («Татарстаннан алган тәэсирләр») дигән очеркы журналда 1944 елның 3 санында басылган.
Үзеннән үзе билгеле, поляк язучысының җылы хисләр белән язылган бу очеркын тәрҗемә итмичә калып булмады.
Журнал укучыларына Мария Милыптейнның шул очеркын тәкъдим итәбез.
И. СИБГАТУЛЛИН.
Мария Мильштейн
ФӘРИТ
абанчы белән Калейкино 1 арасы ерак, юл начар. Чокырлы-чакырлы, кешеләр аякларын сындырсыннар өчен юри шулай эшләгәннәр дип әйтерсең. Ә кышын? Кышын анда бернинди юл юк. Кар белән капланган чиксез киң дала гына бар. Ап-ак дала. Бөтен чокыр-чакырларны, инеш-чиш- мәләрне ак кар каплаган була. Бу тоташ аклык, тоташ бертөрлелек һәм коточкыч тынлыкта беренче калган кеше үзен бик җайсыз сизәр иде. Ләкин һәр иртәне, таң яктысы кургашындай күк
* Әлмәт районы авыллары.
йөзенә таралып та өлгермәстән, дала җанлана башлый. Берсе артыннан берсе атлап килгән кечкенә кара шәүләләр күренә. Алар — Сабанчы балалары. Мәктәпкә киләләр. Чиксез ак фонда алар кырмыскаларга охшыйлар. Кырмыскалар кебек үк тырышып, үзләренә юл салалар. Юл салуы кыен монда, Татарстан кышы карлы була. Кечкенә гәүдәләр җилгә сыгыла. Очлы энәләре
белән битне кар кисә. Юлны буран күмә. Ә алар киләләр. Көрткә кереп батмас өчен, таяк белән юлны капшый-кашпый баралар. Кайберләре үзе үргән чабатадан юлга чыккан, кайберләре итектән. Көрткә керсәң — бәла. Итек эченә кар тула.
Дәшми генә баралар. Вакыт-вакыт кемдер авыр сулап куя, кайсыдыр «уф, алла!» дип көрсенә. Көн саен шулай — мәктәпкә хәтле сигез чакрым, мәктәптән соң да сигез. Барлыгы уналты. Ә язын, җир җебеткәч, язгы кар сулары күперләрне, басмаларны алып киткәч, балалар су ерып килерләр. Мәктәп бусагасын атлап кергәч кенә алар, үткән юл турында уйлап та карамыйча, юеш аякчуларын алыштырырлар.
Бүген беренче булып Фәрит җавап бирә. Тактага җөмләләрдән буразналар суза, аркылы да торкылыга хәрефләр чәчә. Дулкынланудан һәм артык тырышудан телен чыгарган. Күренеп тора — дәресен әзерләгән. Ул кичә мәктәптә булмады. Ни өчен? дип сорадым. Тотлыгып җавап бирде:
— Урманга бардым. Утын алып кайтырга.
— Кичәме?
— Әйе.
Кичә шундый көчле буран иде, көн яктысын күрерлек булмады. Җил котырды. Салкыннан тын куырыла иде. Өйләре биек кешеләрнең генә тәрәзәләре күренеп калды. Калганнарын барын да кар күмде. Чанага җигелгән укучымның шушы дәһшәт белән көрәшен баруы күз алдыма килде. Ялгызлык исемнәре кагыйдәләрен сорарга кыенсынып куйдым. Алдымда басып торган шушы кечкенә генә балага — Татарстан улына карап берничә минут уйга калдым. Аның мәктәпкә килә торган юлын һәм урманга утынга баруын тагын бер кат күңелемнән кичердем. Шунда ук аларның окоплардагы аталары исемә төште. Бу бит Сталинград янындагы, я Курск тирәсендәге сугышлардан күп вакыт элек булган хәлләр иде. Ул вакытта дошман әле Мәс- кәү янында иде. Ленинград блокадада. Әмма Фәриткә карыйсың да, җиңүгә ышаныч арта. Гитлерның ике йөзләп дивизиясе генә түгел, бөтендөнья гаскәрләре ташкын булып килсә дә — бу кешеләр аны да җиңәр иде. Балалары яктылыкка омтылып, белем өчен мәктәпкә килгән юлларында карны таптап үткән шикелле, аталары да дошман яуларын таптап, изеп узалар иде.
«ҖЕН КАРЧЫГЫ»
ашта мин Мәрзияда тордым. Беренче көннән үк мин аның «җен карчыгы» икәнен аңладым. Күзләрем начар күргәнлектән, бер көнне ялгыш кына бер стакан сөт түккән идем. Ул шундый тавыш күтәрде, әйтерсең лә мин аның барлык кәҗәләрен, кәҗә бәтиләре белән бергә, суеп ташла-ганмын.
Ә берничә көннән соң каты грипп мине түшәккә еккач, уйлап та тормады:
— Иркәләнеп ятуыңны ташла, әнә безгә ындыр сугарга булыш! — диде.
Шул вакытны мин үзалдыма: «Җен карчыгы! Җитмәсә, баш булырга ярата»,— дип куйдым.
Ул иртән иртә үк, әле өй эче караңгы вакытта, дөбердәргә тотынды. Мин чиләк шалтыравын, сыер сауганда кычкырып сукрануны, балта чапкан тавышларны ишетеп яттым. Сүрән генә таң атуга сәке өстендә әле генә юылган кер өелеп тора, ялт итеп идән юып чыгарыл
ган, парын бөркеп өстәл өстендә кайнар аш утыра иде инде. Җылы шәлен бәйләп алган Мәрзия үзе малаена ниндидер эш өйрәтеп тора иде. Миңа булышырга кушуы, ахры. Аннары куенына икмәк кыерчыгы кыстырды да иркәләп улының аркасыннан сөйде. Ишеккә җиткәч, миңа да сүз катты:
— Ындырга киттем. Мичне караштыр инде син.
Белеп торам, төш җиткәнче ул ашлык сугачак.
Төштән соң Мәрзия шаулап кайтып керде дә мичтән чүлмәк белән аш алды. Иртәнге шикелле үк аны зур табакка бушатты. Ашап туйгач, учы белән авызын сөртеп куйды. Аннары ашыгып юеш керенә тотынды. Инешкә кер чайкарга бармакчы.
Мин кыймыйча гына аңа:
— Кырык градуслы суыкта инешкә кер чайкарга йөрү сәламәтлек өчен зарарлы бит, якында гына ике кое бар,— дип әйттем.
Ул миңй үтергеч караш ташлады.
— Борын төбендә генә инеш булганда кое янында пычранып яталармыни?
Аның «борын төбендә» дигәненә километр ярым барырга һәм тайгак тау астына төшәргә кирәк.
Керен чайкап кайтып элгәч һәм өйне җыештыргач, Мәрзия ишегалдына кар көрәргә чыкты. Ләкин шунда ук карга батып кире керде.
— Буран котыра, көрәп булмый. Әйдә, улым, утынга барып кайтыйк,— диде ул малаена.
Биш минут та үтмәде, алар чана тартып урманга киттеләр. Әйләнеп кайтып, утыннарын лапаска өеп бетергәндә инде караңгы төшкән иде.
Бөтен эш беткәч, Мәрзия ярты өйне алып торган туку станогына утырып, киндер тукырга тотынды. Өйдә тонык кына булып ут яна.
— Күзеңне бетерәсең бит, йокларга ят инде,— дип әйтергә батырчылык иттем мин аңа.
— Тиле син. Колхозга капчыклар кирәк. Яңа ашлык өлгергәч кенә каян алырбыз? — диде ул. Ә бер минуттан ачу белән өстәп куйды.— Иремнең фронтта икәнен әллә син чынлап та белмисең инде? Миңа ике кеше өчен эшләргә кирәк. Йоклап торырга вакыт юк.
Аның күпме утырганын әйтә алмыйм, станокның бер көйгә тукылдавына йоклап киткәнмен. Тормышка сәләтсез булуым өчен мине нинди сүзләр белән тиргәвен дә ишетмәдем. Кышын елгада кер чайкый алмавым, гомумән, аның өчен бик гади һәм җиңел тоелган күп эшләрне эшли белмәвем Мәрзияның җен ачуың, чыгара иде.
Менә шулай Мәрзияда мин бер ел яшәдем. Ләкин мин аның берәр төрле эштән куркуын, яки аны эшли алмавын хәтерләмим. Үземә карата әйтелгән төрле сүзләрне дә күп ишеттем: «пешмәгән», «аңгыра», кайберләрен хәтта кабатлап әйтүе дә уңайсыз. Ләкин инде беркайчан да аның хакында «җен карчыгы» дип уйламадым. Җен карчыгы түгел иде ул, ару-талуны белми торган хезмәт кешесе иде.