Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сөбханалла!
Өйдә бүген зур тантана, һәрбер йөздә шатлык яна. Аяклары җиргә тими — Биеп йөри ата-ана. Әбисе әйтә: «Сөбханалла! Зур үскән бит безнең бала! Тфү, тфү, күз тимәсен, Сабыебыз әнә үзе Тагып куйган җиң төймәсен!» Зур куаныч әнкәсенә, Сөеп карый бәбкәсенә: «Үзе таккан, үзе таккан, Энә-җепне үзе тапкан! Бармагына кадамаган, Бер җире дә канамаган». Гаҗәпләнгән ата кеше, Ай-яй, шәп ди кызның эше. Куанышкан һәркем шулай, Инде эшләр китәр уңай. Сөбханалла! Сөбханалла! Күлмәгенә төймә таккан Унсигездә бер кыз бала.
Сәрби әби
Сәрби әби телевизор карый,
Кич җиттеме, утырып диванга:
— Тагын шушы оятсызлар икән,—
Дип әйтә ул балет булганда.
Футболын да карый, хоккеен да, Вакыты күп — нигә жәлләсен!
— Өрлек кебек ирләр шар суга,— дип, Сүгә-сүгә карый һәммәсен.
Операларны да калдырмый ул, һичнәрсәгә түгел битараф: — Бугазларын болай ерта-ерта Акыралар икән ни карап?
...Сәрби әби шундый кеше инде, Бөтенесен сүгә, пырдымсыз. Ләкин үзе тик бер генә көн дә Тора алмый телевизорсыз.
Гамил Афзал
Очкыннар
Регламентсыз җиләс җилләр исә, Җанлы дөнья якын-тирәдә — Якты көнгә сөенеп каен үсә, Ярарга тырышмый кемгә дә.
Бозылды да китте көннең яме, Үзгәрде дә китте чәйнең тәме. Чыбык белән намус сыртка суга, Арган акыл акланмакчы була: — Бер мин генә дурак түгел әле...
Кемнең язы, кемнең көзе, кемнең кышы -инде.
Туйлар уза, туннар туза — тормыш шушы инде.
Малайлар сакал үстерә, Картлар сакал кыра; Бер елмаеп, бер көрсенеп, Заман карап тора.
Язын да, көзен дә күп сөйләп, чүп сөйләп. Үтте бер адәмнең гомерләре, һөнәре булмагач, планы тулмагач. Бичара тел белән күн иләде.
Ай башында, ай-яй, дибез, эшләр бара, дуслар! Азагында, ай-вай, дибез, план яна, дуслар.
Ай-яй дию, ай-вай дию кая барып туктар?..
һоп, егетләр, башка илһам иңде, Үзе көнчел, явыз, үзе дәртле. Бу чабышта узып китсәк иде Гомәр Хәям белән Дәрдмәндне!
Шикаять
Арысланга Куяннан шикаять килгән, Төлке явыз мине бик җәберли, дигән, Минем бәбиләрне ашый көн дә берсен, Абзыкаем, шул Төлкегә җәза бир син!
Ә Арыслан утыра иде план уйлап, Шикаятьне укыды да, тирән сулап, Язып куйды: «Фактлар юк кулымда,— дип,— Тикшерергә, ачыкларга урында!» — дип.
Шул шикаять, чакырмаган кунак төсле, Аю абзый өстәленә килеп төште.
Язды Аю: «Мондый хәлләр булганда,— дип,— Фактларны тикшерергә урманда!» — дип.
Шул шикаять, бер ай үткәч, көчкә генә, Килеп төште Бүре абзый өстәленә.
Язды Бүре: «Фактлар юк кулымда,— дип,— Тикшерергә факт булган урында»,— дип.
Шул шикаять, шикләндереп тирә-якны, Төлке абзый өстәленә килеп ятты.
Укыды да Төлке абзый сытып йөзен, Тикшерергә тотынды Куянның үзен:
— Ах, оятсыз, ялганчы син, азгансың син, Минем өстән Арысланга язгансың син! — Диде дә ул Куянны сыртыннан тотты, Шауламыйча, тиргәмичә, кабып йотты.