Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тәрәзәмне каерып давыл керде Дер селкетеп тынган күңелне. Йокы баскан күзне чагылдырып, Яшен үтте телеп күгемне. Тәрәзәмне каерып давыл керде, Давыл эзли үзенә тиңнәрен, Син куркынып күзләремә бактың, Тик аларда курку күрмәдең. Син алардан юаш курку көтмә, Ул күзләрдә ялкын, күз-күмер, Тын күлеңнең төнбоегы түгел, Диңгез акчарлагы бу күңел. Тәрәзәмне каерып давыл керде, Давыл аңлый минем җанымны, Тәрәзәмне барып ябып куйдың, Тик туктатып кара давылны...
Башкаларга булыйм, әйдә, Бер гайбәт сүзе генә. Үзең генә бел син мине һәм аңла үзең генә. Үзең генә таны мине, Аер төн карасыннан, Карашымны эзләп тап син Мең күзләр арасыннан. Серле дөнья бул син миңа, Мәңге ачылмас тылсым, Юллар читкә каерса да, Ерак-якыным бул син. Күңелемә канат куяр Сорнаем моңнары бул, Болытлы да, кояшлы да Иң матур җырларым бул. Бер кеше дә белми торган Күңелем өмете бул, Минем өчен гади түгел, Әкият егете бул.
Тик миндә генә ялгышма, Мин түгел иң зур йолдыз,
Юк, серләр эзләмә миннән, Мин гади генә бер кыз! Йолдыз димә, кояш димә, Алтын да көмеш димә, Ничек бармын, шулай ярат, Бары шул килеш кенә.
Бөтенләйгә түгел, бер сәгатькә Мин дусларсыз калдым, Бөтенләйгә түгел, бер сәгатькә Мин дошмансыз калдым. Бүлмә тып-тын, ә тәрәздә тик төн, Сәгать вакыт саный, Ялгыз калдың, ялгыз калдың, диеп, Әйтерсең лә яный.
Мин бу төннең йолдызларын күрмим, Аен күрмим аның, Болытларын һәм утларын күрмим, Таңын күрмим аның.
Иң яман һәм иң куркыныч Бер бушлыкта йөзәм.
Яхшылык һәм явызлыкны сизмим, Мин ялгызлык сизәм.
Кайгыру юк, шатлану юк, Күз яше дә коймыйм, Мин үземне бу дөньяга Кирәк итеп тоймыйм. Бер сәгатьнең минутларын санап, Дошманымны көтәм, һәр минутның секундларын санап, Дусларымны көтәм.
Уфа, 1974.