Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кояшлы яңгыр кебек
Салават күперен сузып,
Кояшлы яңгыр ява.
Яңгыр тамчылары аша
Карап торам дөньяга.
Күңелем дә шулай минем, Кояшлы яңгыр кебек. Ишелеп кайгы килсә дә, Шатлыгым тора көлеп.
Гомерем дә шушы көндәй
Кояшлы да яңгырлы.
Күзләремә яшьләр килсә, Сөртеп ала таң нуры...
Төннәр буе сиңа хат язарга Әзер дә бит, әзер кулларым. Ялгыз үттем менә бу язда да Бормаланган тормыш юлларын.
Ялгызлыкның чиге булсын өчен, Дәшми калам тагын хатыңа. Бәхетемә тагын аяк чалам Башкаларның бәхете хакына. • Алтынланып, ялкынланып, Хәтерләтеп үткәннәрне, ' Киң Уралга көз килә. Туган-үскән якларны. Тирә-ягым алтын диңгез, Юк янымда сез генә... Тауларга ут капкан димә, Ут капкан йөрәгемә. Җил очырта, җил биетә Илтсә дә илтер ялкынын Коелган яфракларны. Сезгә тик җилләр генә. Чилэбе өлкәсе.