Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ни диеп шаулыйсыз, талларым, Узучы җилләргә буйсынып? Сез шуны белегез: буйсынган Кала ул бөгелеп я сынып.
Ян тагын бик аз гына дип, Ялварудан ни файда? Юлыңда кояш булмаса, Яктыртмас иде ай да.
Бал корты
Илем юк: таралган. Ә илсез бал кортын Кайчан, кем санлаган?
Янган чакта ул учактан Ут алмады кемнәр генә? Узгынчылар күрми хәзер... Сүнгән учак... Көлләр генә.
Син янымнан үткән чакта Бер үлеп, бер тереләм. Газапларым онытылгачтын Очравыңа сөенәм.
Сөю
беркемнән дә сорап килми. Килә икән, ул бит — диңгез: үз ярларын үзө күрми.
Әпм.т,