Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрь сүзе


Шагыйрь сүзе...
Барлык әсәрләре үзе исән чакта ук басылып барган һәм тулысынча басылып беткән әдипләр була. Иҗатларының Һәм әсәрләренең язмышы икенчерәк төрле булган әдипләр дә бар Алар, үзләре үлгәннән соң да. укучыларны билгесез әсәрләре белән куандыралар, иҗатларының ниндидер яңа хасиятләре белән ачыла торалар. Әнвәр Давыдов —шундый шагыйрьләрдән. Шагыйрь үзе төзеп биргән иң калын сайланма әсәрләр җыентыгын — «Дәверләр диалогы» дип исемләнгән шигырьләр һәм поэмалар китабын — үз кулына тотып укырга өлгерә алмады. Китап шагыйрь үлгәннән соң (1969 елда) басылып чыкты.
Шагыйрьнең әйтәсе сүзләре, сөйлисе сүзләре күп иде. Нәкъ үзе язганча:
Ах, мина бик күп сөйләргә кирәк.
Кешеләргә —
кешеләр турында. Шәһәрләргә —
шәһәрләр турында. Башкаларга —
үземнең туган яклар турында.
Илләргә —
илләр турында.
Дөньяларга —
дөньялар турында Миңа бик күп сөйләргә кирәк. Мина ашыгырга туры килә
Әнвәр Давыдов иҗат эшен соңгы көннәренәчә туктатмый. Күңелендәген әйтеп калырга ашыга. Әйткәне исә үзенә «әйтергә теләгәненә пролог кына» булып тоела. Аның архивы белән танышучылар гаҗәеп бер табышка — шагыйрьнең «Йокысыз төннән соң» исемле зур күләмле шигъри романына тап булдылар. Шагыйрьнең бу романны байтак вакытлар дәвамында язуы, әсәрнең күп төрле вариантлары булуы һәм Октябрь революциясенең 50 еллыгыма аны тәмамлавы мәгълүм булды. Үз иҗатына таләпчән каравы нәтиҗәсендә генә ул аны бастырырга ашыкмаган. Аның өчен иң әһэмиятлесе — әйтәсен әйтеп калырга өлгерү. Шуңа да ул язган, гадәттәгечә, каләмен сул кулына тотып, мөмкинлек туган саен аерым кәгазь кисәкләренә язган да язган. Авторның үз кулы белән күчерелгән нөсхәсенә тәмамланган вакыты «1967 ел» дип куелган. Шагыйрьнең генә түгел, бөтен татар поэзиясенең горурлыгы булып саналырлык әлеге романның аерым өлешләрен «Казан утлары» журналы редакциясе укучыларга тәкъдим иткән иде. 1972 елда Татарстан китап нәшрияты аны тулы килеш бастырып чыгарды. Шул рәвешчә, шагыйрь һаман укучысы белән сөйләшә, «диалогы» дәвам итә. Сөйләшергә үзе булмаса да. сүзе килә тора.
Әнвәр Давыдовның архивында шагыйрьнең дөнья күрмәгән әллә никадәр әсәрләре бар. Нина ханым аларны кадерләп саклый. Шагыйрь архивы... Шагыйрь сүзе... Бу үзе бер дөнья. Өйрәнеләсе, ачыласы шигърият дөньясы. Төрле жанрдагы әсәрләр, караламалар, вариантлар .. Җыелышларда сөйләр өчен теркәлгән язмалар, тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр, газета яки нәшрият өчен язылган рецензияләр... Күп санлы куен дәфтәрләре... Хатлар... Болар — шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын, шулай'ук поэзия тарихын, тәнкыйть фикере үсешен өйрәнү өчен бик тә кирәкле чыганаклар
Менә, мәсәлән, аның Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты анкетасына җавап буларак язылган автобиографиясе. Бу язма инде хәзер үзе шагыйрь тормышын өйрәнүчеләргә ышанычлы таяныч, кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә. Анда шагыйрьнең иҗат биографиясенә кагылышлы гаять күп яңа фактлар теркәлгән. Әнвәр Давыдов әдәбият белән бик яшьләй кызыксына башлаган икән. Сугышка кадәр үк бик күп шигырь, берничә поэма һәм пьеса, бер роман тәмамлаган, газета-журналларда шигырьләр, очерклар бастырган. Шагыйрь үзе язып калдырган ориентирлар буенча ул мирасының бер өлешен бәлки эзләп табарга әле соң ук түгелдер, мөмкиндер һәм кирәктер.
Үз вакытында газета-журналларда басыла торган мәкаләләре, рецензияләре Әнвәр Давыдовны поэзиянең шул чордагы торышы һәм киләчәк язмышы белән якыннан кызыксынган һәм борчылган, шигъриятнең бөтен дөньясын үз йөрәге аша үткәрә барган тәнкыйтьче дә итеп танытканнар иде. Шагыйрь архивындагы материалларда Әнвәр Давыдовның эстетик карашлары тагын да тулырак ачыла. Поэзиянең җитди мәсьәләләре турында сүз барганда — ул туры сүзле һәм принципиаль тәнкыйтьче... Шагыйрьләрнең яңа әсәрләрен укыганда, яңа китапларын укучыга тәкъдим иткәндә — таләпчән дус һәм якын киңәшче... Куен дәфтәрләрендәге язмаларында — киң карашлы, эрудицияле, интеллектуаль шагыйрь...
Шагыйрь сүзе~. Укучылар күрерләр, шагыйрьнең әйтәсе сүзе чыннан да күп булган. Ул аларны шигырь-поэмаларында гына түгел, төрле жанрдагы әсәрләрендә, төрле язмаларында да әйтеп калырга ашыккан. Укучыларга журналның бу санында Әнвәр Давыдовның шәхси архивында — Нина ханым Давыдовада сакланган мирасының бер өлеше генә тәкъдим ителә. Ул язмаларны журнал өчен шагыйрьнең туганы Альберт Нарбеков һәм шагыйрь Рөстәм Мингалимов хәзерләде.
Ә. Давыдовның әдәби мирас комиссиясе, әлеге форсаттан файдаланып, укучыларга бер үтенеч белән дә мөрәҗәгать итә: шагыйрьнең хатлары, төрле язмалары укучылар кулында да саклана. Шагыйрь сүзе — кирәкле сүз. Ул югалмасын иде. Мирас комиссиясе хәзерге вакытта Әнвәр Давыдовның яңа җыентыгын хәзерли. Ул китапта шагыйрьнең моңарчы басылмаган әсәрләре дә. хатлары да урын алачак. Шагыйрьнең әсәрләрен, кулъязмаларын түбәндәге адрес белән җибәрүчеләргә комиссия алдан ук зур рәхмәтен белдерә:
Казан, Бауман урамы. 19. Татарстан язучылар союзы, Ә. Давыдовның мирас комиссиясенә.
НИЛ ЮЗИЕВ.
филология фәннәре докторы.
Автобиография'
мин 1919 елның 21 мартында дөньяга килгәнмен. Әти, крестьян малае, бу елларда аеруча интенсив рәвештә игенчелек белән шөгыльләнгән. Ул 1928 елда үлде. Олы абыем Мирза ДавыдовVIII IX бу елда инде комму» нистлар партиясенә кергән, илдәге совет дошманнары белән көрәштә шактый күп тәҗрибә туплаган, армиядә политик һәм командалык хезмәтләре үтәгән. Безгә
VIII Бу автобиография СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәй тарих институты анкетасына жавап буларак язылган. “ и»
’ Мнрза Давыдов (1898—1943) — күренекле татар совет журналисты, илебезнең терле татар
таР*е“ме Бве« Ватан сугышы елларында полк командиры. 1943 елда
М
җизни тиешле Халикъ СадриныңX да бу елларда безнең семья белән элемтәсе нык булган.
Укып-язарга мин өйдә өйрәнгәнмен. Өч яшь тулгач, мичтән янган күмерләр алып, стеналарга хәрефләр төшерә торган булганмын, 4—5 яшьләрдә татар (конкрет алганда, Тукай) шигырьләрен һәм бик юка гына бүтән китапларны да укый идем, 6 яшемдә күзем авырып Казанга килгәндә русча да хәреф таный идем. Авы- ♦ ру күземне бер кулым белән каплап, медицина плакатларын башыннан ахырына кадәр укып чыгарга тырыша идем. Официаль укуны Камышлыдагы башта башлангыч, аннары җидееллыкка әверелгән мәктәптә дәвам иттердем. V класска, яше җитми дип, алмый башлагач, ул вакытта Рус Байтуганында урнашкан волисполком- ның председателе Вольский иптәшкә гариза белән мөрәҗәгать итүем хәтеремдә. Җиденчене тәмамлау белән безне 1931 елда Камышлыга күчкән авыл хуҗалыгы техникумына тапшырдылар. Звено системасы вакытлары иде, мин звено башлыгы итеп билгеләндем. Математика, физика, химия, әдәбият дәресләрен гел яратып килдем. Әти үлгәннән соң семьябызда өлкән ир-ат булып калган Мәсгут абыем 1931 елның көзендә фаҗигале рәвештә үлде. Материаль хәлебез авырланды. Шуның өчендерме, мин техникумда тоташ укымадым. I курста бераз укыганнан соң чыгып колхоз бригадасында хисап эшләре башкардым. Икенче курска да кереп карадым һәм тагын шулай ук кабатланды.
Беренче шигырем 1931 елның 14 мартында Камышлы районының «Коммунага» газетасында басылды. Мин асылда Тукай, Такташка ияреп яза идем. Хәзер Ленинград академиясендә укытучы бер хәрби дустым архивында сакланган шул елның ике үрнәгенә караганда, минем шигырьләр җитәрлек грамоталы, ритмик дөрес һәм образлы сөйләмле булганнар.
Моңа кадәрме (алай булса, мөгаен, 1930 ел булырга тиеш), моннан соңмы (мин Мәскәүгә 2 тапкыр бардым, 1930 һәм 1931 елда) Мәскәүдә «Октябрь баласы» журналында минем бер битлек очерк һәм рәсемем басылып чыкты. (Журналның подшивкалары архивларда бар, бервакыт мин аны Гази Кашшаф абыйда да күрдем.) Сүз безнең оч малайлары оештырган һәм мин «рәислек иткән» балалар колхозы турында бара иде. Очерк жанрының мәгънәсен һич аңламастан, мин анда дөрес фактлар янына күп кенә уйдырма да өстәдем бугай. Очерк озын чыкты, буталчык та булгандыр, ахры, аны тышкы бер тәртипкә китерүдә Муса Жалил ярдәм итте. Мәскәүдә булу дәверемдә Центриздатка (Никольская, 10) барып чыксам, аның янына кергәли идем.
Камышлыда мәктәп пионер оешмасында торсам да, грамотам аркасында, авыл комсомол оешмасы җыелышларына, аеруча аның культура-сәнгать үзешчәннәре эшләренә катнаша башлавым да шул елларга (1930 ел) туры килә. Мин 1931—32— 33 елларда колхозның төрле бригадаларында һәм идарәдә хисап эшендә эшләдем. Авыл советына иэвещениеләр язу эшенә тагын да иртәрәк тартыла башлаган идем. Иң матур истәлек — кайда гына эшләсәм дә, авыл халкының ничектер аеруча җылы карашы, бала акылыма беркатлы ихтирамы. Бәлки моның бер сәбәбе шулдыр: 1929 елларда ук кешеләргә гаризалар язып бирә башлаган идем. Еш кына бу гаризаларга гадел җаваплар килә. Бу еллар дәвамында мин күп бригадаларда эшләдем. Стена газетасы чыгару да минем өстә була торган иде. Газета эшен оештырудан бер хәбәрем юк, мәчеткә йөргән яшьләрне комган тоттырып рәсем ясыйм, ялкауларга такмаклар чыгарып язам да стенага әләм. Үзешчән түгәрәктә бик яшьли суфлер булдым. Шунысы хәтердә, соңгы елларда (1932—33) Такташның «Күмелгән коралларпын күңелдән суфлировать итә идем. Үзем шул пьесада Рөстәм ролен уйный башлап, «әртис» тә булып киттем, ахырда берничә мөстәкыйль түгәрәк-спут- никлар да (үсмерләрдән) оештырдым. Армиягә кадәр, армиядә хәтта сугыш вакытында да бу увлечениедән арына алмадым. 1934—35 елларда, Оренбург күчмә театры килгәндә, аның массовый сценаларына катнаша идек.
Бу елларда мин күчмә киномеханик булып та, район саклык кассасында бухгалтер яки район тегермәннәр комбинатында хисапчы булып та эшләп алдым.
X Халихъ Садрн <1890—1955» — татар совет язучысы.
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
1936 елның азагында, абыем Мирза Давыдов чакыруы белен Новосибирские* барып, «Советская Сибирь» газетасына әдәби сотрудник булып эшкә кердем. 1938 елны мин Ферганә шәһәрендә бер кардәшем янына киттем. Анда бик тиэруа елкә газетасына урнаштым, аннан үзбәк өлкә газетасында, многотиражкаларда эшләдем. 1939 елны корсак тифе белән бик каты авырдым. Врачлар киңәше белен Рәсәйгә кайттым.
Апам һәм җизнәм (Нарбековлар) Ләмбрә районының БелозерьеXI тулы булмаган урта мәктәбендә укыталар иде, анда бардым. Рус теле укытучысына мәктәп бик мохтаҗ икән, аннары тарихчы да (минем җизни белән бергә) армиягә китеп барды. Мин бу фәннәрнең бөтенесен үз өстемә алып, укытучылык эшенә (бик яратып) керештем. Отличник укытучы исеме алдым.
Уку елы беткәч Казанга киләп, Ферганә каналын төзүгә багышланган поэмамны Муса Җәлилгә һәм Тукай клубында тагын 3—4 кешегә (кемнәр булгандыр, белмим) укыдым. Хуплау, тәнкыйть, төзәтергә киңәшләр ишеттем. Канатланып Камышлыг* кайттым. Әмма мин некрут идем инде, поэмага вакыт җитмәде, берничә саубуллашу концерты һәм постановкалар куйдык (мин татарча да, русча да катнаша идем), кызларны юаттык, армиягә китеп бардык. Баштан монгол границасы, Даурия, аннан, сугыш башланыр алдыннан (апрель-майларда) көнбатышка таба юл, аннары сугыш һәм турыдан-туры фронт. Безнең Башкомандующий резервындагы аерым зенит артиллериясе батальонын Смоленск тирәсендә бик нык «мунчалаладылар», җимерделәр, командирлар каушады бугай. Без десантлы Ярцеволар, Соловьевой пере- правалары, янып торган Дорогобужлар аша берәр орудиеле группалар, яки берәр отделение булып чигендек. Аннан мин машиналарга урнаштырылган җиңел орудиеле дивизион составында 44 нче (ә декабрьдан соң 7 нче гвардейский) танк бригадасына эләктем. Аның белән Көньяк-көнбатыш фронтында сугыша башлаган идек, Тихвинны дошман алгач, безне анда ташладылар, анда бер ай сугышып, дошманны урыныннан кузгаттык, карлы юллардан куып киттек.
Сугыш сугыш инде, мин аның башыннан ахырына кадәр солдат, ефрейтор, сержант званиеләрендә боевой частьларда үттем. Күп язарга туры килмәде. Армия газетасына берничә очерк, блокнотка язылган берничә шигырь һәм, солдатларның сорауларын үтәп, аларның өйләренә — сөйгән кызларына, хатыннарына, әниләренә «килештереп», кайчагында рифмалап язылган хатлар.
Сугышка кадәр мин бик күп әсәрләр язган идем — берничә поэма, бик күп шигырь, бер роман, бер пьеса һәм башкалар. Боларның берсе дә мин кайтканчы сакланмаган. Таш келәтебез ишелгән, әйтүләренә караганда, минем яраткан китапларым да, кулъязмаларым да шуның ташлары, балчыгы астына тирән күмелеп калган.
1936—37—38 елларда район газетасында басылган һәм сугышка кадәрге дусларым архивында калган беркадәр шигырьләрне генә таба алдым.
Кайту белән (1946) район татар газетасына ’ редактор итеп билгеләделәр. Газетаны яхшырту буенча экспериментлар белән наборщиклар, печатникларны (эчтәлеге үземнән, хәбәрчеләр активы белән, халык белән бәйләнешемнән, чөнки штатта тагын секретарь гына бар иде) җәфалый башладым, әмма алар үзләре дә бу азартка тиз ияреп киттеләр, газета ясауны бик зур горурлык белән эшлиләр иде. Арада берничә ел ике газетаны да редакцияләдем. Үз газетамда («Югары уңыш өчен») шигырьләр дә, фельетоннар да бастырдым. 1947 елны Казанга берничә шигырь җибәрдем. Консультант Гыйззәтуллинадан җылы хат килде. Үз инициативасы белән язган шагыйрь Салих Батталның кырыс, әмма гадел хаты аеруча канатландырды. Шигырьләр, поэмалар яза башладым.
Яшь язучыларның икенче конференциясенә (1948 ел, 28 ноябрь) килдем. «Коммунизм таңы» колхозында» поэмасыннан бер тезмә укыдым, җылы сүзләр ишеттем.
Апрельдә бу поэма яңадан эшләнеп дөньяга чыкты. Ә көзен — «Алтын көз» поэмасы. Менә шулай район атмосферасыннан үзебезнең сөекле һәм чиксез ихтирам иткән зур әдәбиятыбыз орбитасына килеп чыктым. Аннан китаплар («Беренче бөртек», 1950 ел). Калганы сезгә мәгълүм инде. «Татар әдәбияты өчен шушысы
XI Мордва АССРда бер авыл, хәзер Ромадан районына керә,
’ Куйбышев елкәсеиен Канышлы район газетасы «Югары уңыш вяев»,
• СССР Язучылар союзы «левлыгына кабул ителү турында сүз бара,
әһәмиятле» дип бер әсәремне дә аерып әйтә алмыйм. Бәтенесендә максат — бүгенге поэзияне дөнья әдәбиятының (шул исәптә беренче урында, һичшиксез, үзебезнең әдәбиятыбыз тора) бөтен казанышлары нигезендә эшләргә тырышу, бертөрлелектән арынырга тырышу. Өметем — әсәрләрем зур мөстәкыйль әһәмияткә ия булмасалар да, әдәбиятыбызның, поэзиябезнең яңа буыннарына бер ярдәм, черновой бер эш була алыр бәлки.
Берничә җыр конкурсында катнаштым, берсендә беренче һәм икенче бүләкләрне алдым, срокларын, составларын хәтерләмим.
СоюзгаXII 1953 елны алындым. 53—55 елларда ТАССР язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, 1954—55—56—57 елларда правление члены, берничә ел шагыйрьләр секциясе җитәкчесе.
Моннан соң бирелгән сорауларның күбесенә югарыда җавап бирелде.
Форма өчен Мәскәүдә 1954 елда Муса Җәлил бәйрәмен үткәрергә җибәрелгән делегациянең җитәкчесе булуымны, әдипләр йортында2 чыгыш ясауны, 1958 елда Уфада РСФСР язучылар союзы пленумында, 1955 елда Удмурт язучылары съездында, Алабугага барган зур бригадада (1954 елда, Сәйдәш тә бар иде) һ. б. һ. б. «атиашуымны әйтергә мөмкин. Әмма мин Союзда эшләгәндә Гомәр абый’ минем кая да булса чыгып йөрүемне Союз эшенә зыян китерә дип саный иде бугай. Хәер, мин үзем дә төп игътибарны Союзда секцияләрнең эшен оештыруга, язучыларның иҗат ихтыяҗларына ярдәм итүгә юнәлтә идем, вазифамны шулай аңлый идем. Гаделлек дигән нәрсә бар икән, күп иптәшләр (олыраклар да, яшьрәкләр дә) алар- ның аерым әсәрләрен эшләү, чыгару эшенә кулымнан килгәнчә ярдәм иткәнемне онытмаганнардыр.
Районда һәр вакыт (1946—1952) райком члены була килдем. Казанда, 1955 елда бугай, горком члены итеп сайландым.
Бүләкләрем — медальләр, благодарностьлар, почет грамоталары.
Әлегә җитеп торыр. Язсаң бик күп язарга мөмкин бит. Тагын сезне кызыксындырырлык мәсьәләләр тапсагыз, җавап бирергә (әлбәттә, гадәттәгечә соңгарып) езермен.
Дүрт ел буена барган авыр сугыштан миндә бик күп истәлекләр калган. Шулар арасында сугышның ике ноктасы — башлану һәм бетү көннәре күңелдә аеруча күренекле булып торалар.
1945 елның май башында безнең дивизион Ригадан төньяк-көнбатышка таба бер урманда тора иде. Волхов фронтыннан, Ленинград блокадасын җимерүдән башлап, Эстония, Латвия җирләрен азат итә-итә бик күп чакрымнар узылган. Бу көннәрдә дивизион чагыштырмача тынычрак урында, ләкин тиздән аны тагын алгы сызыкка таба күчерәчәкләр.
Моннан берничә дистә километрда гына бер төркем гаскәрләр, немецларны камап алган «Курляндия казаны» дип аталган боҗраны кыса-кыса, каты сугыш алып баралар.
8 май төне. Соңгы көннәрдә солдатлар арасында сугышның менә-менә туктатылачагы турында күп сүз йөри. Шуңа күрә кичләрен батареяда тиз генә ятмыйлар, төркем-төркем җыелып сөйләшәләр, хыялланалар. Ләкин хәзер инде бик соң, сәгать ике, батарея тып-тын. Сакчылар һәм дежур командирлар гына йокламый. Ләкин мин дә үз землянкамда уяу, күзгә йокы керми. Мин — радист, кыска дулкын- «1ы, көчсез, кечкенә радиостанциямне бора-бора, эфирны тутырган төрле сигналлар, хәрби приказлар, шифрлы морзянкалар аша Мәскәү дулкынына үтеп керергә тырышам. Тик барып чыкмый, станция көчсез, эфирда комачаулап торган авазлар бихисап. Ләкин менә кинәт Мәскәү дикторының таныш тавышы. Германия капитуляциясе дигән сүз колакка керә, һәм мин Германия властьларының капитуляция
XII Әдәбиятчыларның Мәскәүдәге Үзәк йорты.
• Язучы Гомәр Бәшнров. Ул вакытта Татарстан язучылар союзы ндарәсенен председателе,
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
актына кул куюлары турында хәбәр тыңлыйм. Ләкин ахырына кадәр тыңларга түземем җитми, йөгереп батареяга чыгам да:
— Иптәшләр, җиңү, Германия капитуляцияләгән! — дип кычкырам.
Күрәсең, барысының да йокысы тирән булмаган, бер минутта бөтен батарея аякта, шау-гөр килә, кочаклашу, үбешү, кемдер, салют, дип, винтовкадан атып җибәрә, аңа бөтенесе кушыла, винтовка, автомат тавышлары яңгырый, кайсыдыр пушкадан да гөрселдәтеп һавага атып җибәрә. Таңны без әнә шундый гаҗәп тантана белән каршы алдык.
Аннан бер төркем солдатларга Ригага барырга рөхсәт бирделәр. Анда безнең тантана хисләре шәһәр халкының куануына, аналар һәм балалар шатлыгына барып кушыла. Менә шундый тантана белән бетте ул сугыш.
Ләкин аның башлану истәлекләре бик авыр. Ул минем өчен беренче тапкыр үлем белән, иң фаҗигале бер үлем белән очрашудан башланды.
Смоленск шәһәре тирәләрендә иде бу. Бер күченү вакытында безнең дивизион машиналары, берничә минут ял итәр өчен, солдатларның кипкән тамакларын салкын су белән чылату өчен, юл буендагы коелы бер йорт янына туктаган иде. Хуҗа хатыны үзенең 7—8 яшьлек кызы белән безгә чиләктән татлы кое суы эчерә. Кинәт күктә мотор тавышы, безнең өскә дошман самолетлары килеп чыга. Менә без нишләргә уйлап та өлгерә алмыйбыз, тирә-як гөрселди башлый. Минем күз алдында нинди фаҗига булганын соңрак мин «Кояшлы көн» дигән поэмада чагылдырдым. Дөрес, мин анда художество максатларыннан чыгып, вакыйганың урынын бераз үзгәрттем. Ләкин минем өчен сугышның беренче тәэсире, беренче күренеше бик дөрес бирелгән *.
Сөйләшәсе мәсьәләләр күп-’
Совет язучыларының Икенче бөтен союз съезды алдыннан табигый рәвештә куерып киткән сөйләшүләрнең, бәхәсләрнең иң зур өлеше поэзия өстенә төшә. Минемчә, бу факт үзе үк безнең поэзиянең әһәмиятен күрсәтә һәм хәзерге торышын билгели торган күренешләрнең берсе булып тора.
Ләкин, Сибгат Хәким әйткәнчә, шунысы гаҗәп, поэзия турындагы сөйләшүләр шау-шуында бер генә татар шагыйренең тавышы да ишетелми әле. Әйтерсең безнең поэзия үзенең бүгенге үсешендә бөтен совет поэзиясе кичергән кыенлыкларны кичерми, әйтерсең татар шагыйрьләре поэзия алдына бүген халык куйган таләпләрдән бөтенләй читтә торалар яки кешеләрдә канәгатьсезлек хисе тудыра торган җитешсезлекләрдән буй җитмәслек дәрәҗәдә югарылар.
Бу дөрес түгел, әлбәттә. Зур совет поэзиясенең бер өлеше буларак, татар совет поэзиясе дә үзенең үсешендә бөтен поэзия кичергән уңышларны һәм кимчелекләрне, уңайлыкларны һәм авырлыкларны кичерде һәм кичерә. Моңардан тыш, милли поэзия буларак, аның әле үзенә генә хас булган сыйфатлары, үсү юлында үзенә генә хас булган уңышлары һәм кыенлыклары бар. Үзара сөйләшкән вакытларда без бу хакта әллә нәрсәләр әйтеп бетерәбез, һәм күп мәсьәләләргә карашыбыз төрлечә икәнлеген күрәбез, ләкин мәебезнең фикерләрне ни өчендер җәмәгатьчелек алдына чыгарырга һәм шул юл зелән бер гомуми хакыйкатьне булдырырга тырышмыйбыз.
Мин бүгенге сүземдә, әллә нинди төзеклеккә һәм эзлеклелеккә өмет итмичә, хәзерге вакытта матбугатта поэзиягә карата аеруча басым ясап әйтелә торган кайбер фикерләргә генә тукталырга һәм шул фикерләрнең дөрес яки дөрес түгеллеген күбесенчә үзебезнең поэзия практикасында билгеләргә тырышачакмын. Миңа сез барыгыз да ярдәм итәрсез дип уйлыйм.
Газета-журнал мәкаләләреннән һәм төрле җирдәге чыгышлардан аеруча тәңкәгә тигән фикерләр ниндиләр соң?
’ Бу мәкалә шагыЛрьнсң фронт көндәлегеннән алынды.
'■ Татарстан язучыларының III съездында сөйләр өчен хәзерләнгән бу докладта безнең бүгенге поэзия өчен каЛбер каршылыклы фикерләр дә бар: әмма Ә. Давыдов күтәргән күп кенә ■әсьәләләрнсң әле һаман да әһәмиятле һәм актуаль булуын искә алып, редакция аны укучыларга тулы килеш тәкъдим итәргә булды,
1. Хэзер поэзиянең беренче дәрәҗәдә әһәмиятле әдәби жанр булуын шик астына кую бик еш сизелә. Моңарда, гомумән, әдәбиятның үсешенә дөрес булмаган караш чагыла. Поэзияне аерым бер халык әдәбиятының үсеш процессында иң түбәнге баскыч, башлангыч бер адым итеп карыйлар. Янәсе, халыкның рухи үсеше алга барган саен аның әдәбиятында да җитдиләшү, тирәнәю бара, нәтиҗәдә поэзия кебек җиңел жанр үзенең беренчелеген проза кебек җитди жанрга бирә бара, ф Бу —тарихка иң примитив карашның бер нәтиҗәсе. Беренчедән, поэзиянең әдәби жанр буларак алданрак барлыкка килүе һәм үсүе һәр очракта да дөрес дип әйтерлек исбат ителмәгән әле. Икенчедән, әгәр халык үзенең тормышында, көрәшендә рухи коралга мохтаҗлыкны сизә башлагач та, беренче чиратта, поэзияне барлыкка китерә икән, ул фәкать поэзиянең аеруча халыкчан, халык өчен беренче дәрәҗәдә кирәк бер жанр икәнлеген күрсәтә. Моннан соң әдәбиятның башка жанрларының барлыкка килүе һич тә поэзияне юкка чыгару исәбенә бармый, ә халыкның рухи үсешен чагылдырып, әдәбиятның киңәюен билгели. Поэзия исә, халык белән бергә, бөтен әдәбият белән бергә, үзенең үсешен дәвам иттерә, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелеп, халыкның идея көрәшендә сугышчан корал ролен тагын да зуррак көч белән үти. Поэзия башка жанрларның аны кысып чыгаруына бер дә зарланмый, башка жанрларны кире какмый, киресенчә, башка жанрларның үсүе поэзиянең үсешенә уңай йогынты ясый, аның форма һәм эчтәлек байлыгының артуына ярдәм итә. Сүзне озынайтмас өчен бер фактка гына күз салыйк: бүгенге поэма, проза, публицистика, драма кебек жанрлардагы үзе өчен кабул ителерлек якларны үз эченә алып, чыннан да яңа баскычка күтәрелде.
Бу мәсьәләдә тагын бер фактка төртеп күрсәтергә яраталар: янәсе, прозаик әдәбиятта үзенең беренче адымнарын шигырь белән башлый да, акыл керә башлагач, хикәяләр, романнарга күчә. Монда Пушкинның мәгълүм бер юлы китерелә:
Лета к суровой прозе клонят...
Әйтерсең Пушкин чыннан да поэзияне ташларга уйлаган да, аның җитди бер жанр була алмавына ышанып кул куйган. Әмма бу юлда шагыйрьләр өчен бик күп уйланырлык хакыйкать яшеренгән. Александр Сергеевич поэзиягә мәхәббәтеннән бер дә ваз кичәргә уйламый, ә таланты ныгыган саен тормышның авыр, җитди, зур мәсьәләләренә поэзия коралы белән тирәнрәк керергә омтылганын чагылдыра. Прозага күчүләрен поэзияне кирәксез бер шалтыравык итеп читкә ташлауда күрсәткән прозаиклар өчен мин бер нәрсәне генә әйтер идем: әгәр бүген безнең Әпсә- ләмов, яки Хөсни, яки башка берәр прозаик үзендә кинәт Пушкин таланты барлыкка килүен сизсә, ул, һичшиксез, иртәгә «Евгений Онегин»ны язарга керешер иде.
Югарыдан нәтиҗә килеп чыга ки, әдәбиятның башка жанрлары кебек үк, поэзия үзенең әһәмиятен һич югалтканы юк, ул халык кулында иң кирәкле сугышчан корал.
Уйлабрак караганда, поэзиянең роле дә, әһәмияте дә аның иң яхшы вәкилләренең гасырлар буена алып барган хезмәте белән генә түгел, социалистик илебезнең бөек әдәбиятын тудыру, үстерү практикасы белән, әдәбиятның илне социалистик үзгәртеп коруда катнашуы практикасы белән дә ачыкланган бит инде. Дворяннар Россиясенең иң авыр шартларында илнең намуслы улларының самодержавиегә каршы батыр көрәшен Пушкин иҗатыннан, Пушкинның бөтен эшчәнлегеннән һич аерып карап булмый. Үз чорының яшьләрендә революцион-демократик рух уятуда Некрасов иҗатының роле һәркемгә билгеле. Татар хезмәт ияләренең иҗтимагый аңнарының үсүе тарихында Тукайның роле шулай ук һич- ким түгел. Ниһаять, Маяковский. Социалистик төзелеш өчен көрәштә аның сатирасы, лирик шигырьләренең һәм поэмаларының элек булган әһәмиятен әйтеп тормастан, бүгенге көннең кайбер фактларына гына күз салыйк: һәр көнне, безнең матбугат коммунистик төзелешнең теләсә кайсы мәсьәләсе буенча чыгыш ясаса да, халыкның, партиянең теләкләрен, таләпләрен, омтылышларын чагылдыру өчен иң дөрес һәм көчле юлларны Маяковский иҗатыннан китерә.
Мин һәркемгә билгеле булган бу хакыйкатьләрне бүген искә төшерү шуның өчен кирәк дип табам: кайберәүләрнең поэзиягә ялгыш карашлары тәэсирендә шагыйрьләрәбезнең дә кайберләре хәзер үз профессияләренә хөрмәт тойгыларын
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
югалтып баралар. Соңгы «а. кытларда безнең арада хәкем сөрә башлаган иҗат пассивлы, гына сәбәпләрнең берсе, ми. немчә, шул. Безгә шуны иске төшерергә кирәк, әдәбият тор. мышында актив катнашу ул безнең аерым вакытлардагы кәефебезгә дань бирү гене түгел, ә безнең кендәлек бу. рычыбыз, мәҗбүри бурычы, быз.
Татар совет әдәбиятында да поэзия иң алдынгы жанрларның берсе булып килде һәм шулай булып кала да. Коммунизм идеяләрен сән« гатьчә гәүдәләндерүдә, уңай идеалларны раслауда, гаять бай эчке дөньялы, чын-чыннан югары рухи сыйфатлы совет кешеләренең үрнәк алырлык образларын тудыруда аның роле чиксез зур. Степан Щи. пачев үзенең «Правда» газе-тасындагы «Поэзиягә көчле канат» дигән мәкаләсендә кай. берәүләрнең сугышка кадәрге рус поэзиясенә дөрес бөя бирмәүләренә, аңарда гражданлык мотивлары аз иде дип, бозып күрсәтүләренә каршы чыга. Щипачевның бу сүзлә
тимагый хезмәткә дан җырлауга юнәлдерелгән иделәр дә.
Бөек Ватан сугышы еллары безнең шагыйрьләребезнең иҗатына яңа бер этап булып керде. Ул елларда, халык тойгыларын, омтылышларын, теләкләрен чагыл-дыручы буларак, дошманга карата зур нәфрәт тәрбияләүче һәм тирән патриотик хисләрне кузгатучы корал буларак, поэзия яңа баскычка күтәрелде.
кешеләрдә, хәзерге поэзиянең артка калуы турында сөйләгәндә, сугыштан соңгы поэзияне бөтенләй сызып ташлау тенденциясе бар. Гүя сугыш бетү белән, безнең поэзиягә ниндидер стихия бәласе килгән, аңарда талантлар югала бара, аның тормыш чишмәләре катастрофик тизлек белән кибә, поэзия котылгысыз һәлакәткә бара. Дөресме соң бу? Әлбәттә, һич дөрес түгел, һичшиксез, халык поэзиянең бүгенге торышы белән канәгать түгел, ул аңарга үзенең таләпләрен куя, ләкин бу таләпләр белән (соңгы вакытларда модага кергәнчә) поэзияне берөзлексез сүгү арасында җир белән күк аермасы бар.
Халык шуңардан чыгып эш итә: совет әдәбияты, шул исәптән аның иң сугышчан жанры — поэзия, безнең бөтен чынбарлыгыбыз кебек үк, туктаусыз үсеш кичерә, алга бара, һәм хәзер, аның чиксез уңышлары булган хәлдә, инде ул яңа, тагын да катлаулырак бурычларны хәл итәргә әзер.
Чыннан да, сугыштан соңгы елларда поэзия ниндидер кибүгә, түбәнәюгә дучар
•Буыннар батырлыгы* шигыренең карала-масыннан фотокүчермз.
ренә кушылып, без шуны әйтә алабыз: татар поэзиясендә исә сугышка кадәрге
елларда гражданлык мотивлары үзәк урында торалар иде. Һади Такташ, Муса Җәлил, Нур Баян, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Щәйхи Маннур, Максуд Сөндекле, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис һ. 6. иптәшләрнең шигырьләре һәм поэмалары асылда совет кешеләрендә гражданлык, патриотлык хисләре тәрбияләүгә, иҗ.
2. Менә шуннан инде теңкәгә тигән фикерләрнең икенчесе башлана. Кайбер
булмады гына түгел, киресенме, аңарда яңа күтәрелеш барлыкка килде. Бу еллар кешенең — җирдә тормыш, бәхет иҗат итүче совет кешесенең җаны-тәне белән сагынган тыныч иҗади хезмәтенә кайтуы өчен азыкны сугыш елларының киеренке, утлы-давыллы шартларыннан кимрәк бирмәде. Мөхәммәт Садриның «Бәхет турында җыр»ы дошманга карата аяусыз булган совет кешеләренең тыныч хезмәткә кайту шатлыкларын, аларның тормышка чын мәхәббәтләрен һәм чын гуманистик идеяләр ♦ белән януларын югары пафос белән ачып бирә. Сугыш безнең тыныч төзелешебезгә, социалистик төзелешкә зур зыян китерде. Ләкин җәмгыятьнең үз эчендә үсеш процессы бөтенләйгә туктап калмады бит. Сугыш елларында ук, мәсәлән, колхозлар тормышында яңа проблемалар барлыкка килде. Тыныч хезмәтенә кайткан колхозчы (аеруча авыл коммунисты) тукталып калган эшен яңартып кына кала алмый, колхоз төзелеше алдында баскан яңа проблемаларны хәл итәргә һәм аларны сугыштан соңгы беренче елларның авыр шартларында хәл итәргә тиеш була. Салих Батталның бөтен союз укучысына барып җиткән «Олы юл буйлап» исемле шигъри повесте җанлы образлар аша менә шул процессны оста итеп ачып бирде.
Моңардан тыш. Бөек Ватан сугышы үзенең искиткеч нәтиҗәләре, совет строеның җимерелмәс көч икәнлеген раславы, безнең халкыбыз көч чыганакларының бетмәс-төкәнмәслеген күрсәтүе белән шагыйрьләргә философик гомумиләштерү өчен чиксез бай материал бирде. Сибгат Хәкимнең «Дала җыры», «Бакчачылар» поэмаларында без шуның шактый көчле чагылышын табабыз. Болардан тыш, без тагын сугыштан соңгы тормышыбызны, уйларыбызны, хисләребезне чагылдырган поэмаларны, шигырьләрне бик күп күрсәтә алабыз. Шуны уйлап карасак, поэзиянең бетүе турындагы сүзләрнең иң кимендә сукыр нигилизм булуын күрербез. 3. Ләкин, без югарыда әйткәнчә, халыкның поэзиягә югары таләпләре, аның бүгенге тормышындагы шактый күп җитешсезлекләр белән бик хаклы килешергә теләмәве бар бит әле. Бу хакта да сүз бик нык куертыла һәм мең төрле рецепт бирелә. Бүгенге көнгә кадәр иң таралган версия шул: шагыйрьләргә, янәсе, тирән хис җитми, алар укучыларның күңелендәге иң нечкә кылларны чиерттерә белмиләр, ягъни безгә күбрәк лирика кирәк. Мондый сүзләрдән соңра совет кешеләренең күңелендәге нечкә кыллар нигездә мәхәббәт белән, сагыш белән генә, яки шун- дыйрак характердагы башка хисләр белән генә бәйләнгән дип аңлыйсың. Әле шушы көннәрдә генә зур шагыйрь Щипачев та үзенең мәкаләсендә лирика турында сөйләгәндә аны мәхәббәт һәм мәхәббәттә тугрылык турындагы, табигать турындагы шигырьләргә кайтарып калдырды. Дөрес, Щипачев моны беренче булып әйтми, моны инде без үзебезнең якларда да бик күп ишеткәнебез бар, бер зур шагыйрьнең мәсьәләне шундый җиңеләйтеп куюы мине бик гаҗәпләндерде.
Матбугатта шундый чыгышлардан мин тагын берсенә тукталып китәргә уйлыйм. Бусы инде үзебездә, Казанда. Мин Сибгат Хәким китабы турында ХатиповXIII рецензиясен әйтәм. Кайберәүләр бу статьяны Сибгат алдында подхалимлык күренеше дип гаеплиләр. Минемчә, монда эш безнең бер иптәшебезне бераз мактап алуда түгел, монда мин каравыл кычкырырлык бернәрсә дә күрмим. Статья шагыйрьнең иҗатын никадәр дөрес ачып бирә, аның иҗатындагы үстерелергә тиешле якларны никадәр дөрес күрсәтә, җитешсез якларын никадәр дөрес тәнкыйтьли! Төп эш менә нәрсәдә. Ә рецензент исә бу мәсьәләдә, минемчә, бик нык ялгыша. Ул шагыйрьнең шактый күләмле иҗатының үзәгенә «Фазыл чишмәсе» дигән җырны куя, ө Хәкимнең башка шигырьләрен, хәтта инде укучы тарафыннан мәхәббәт казанган билгеле поэмаларын да, икенче дәрәҗәдәге әсәрләр рәтенә кертеп, санап кына китә. Ә бит Сибгат Хәкимнең иҗади йөзен, хәтта Хатипов әйткәнчә, лирик шагыйрь буларак иҗади йөзен дә «Фазыл чишмәсе» билгеләми. Тукай турындагы поэмалар, «Курск дугасы», башка бик күп тирән эчтәлекле, гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләр Хәкимне совет шагыйре буларак тулырак характерлыйлар.
Ярый, теге мәсьәләгә кайтыйк. Бәлки, чыннан да, поэзиянең төп җитешсеэлеге аның мәхәббәт, сагыш, табигать күренешләре турында аз әсәрләр бирүендәдер! Хәзер безнең практикада моның дөреслеген, дөрес түгеллеген тикшерү өчен җитәрлек материал бар дип уйлыйм. Соңгы вакытларда (кимендә менә бер ел инде‘|
XIII Тәнкыйтьче Фәрит Хатипов,
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
шагыйрьләребезнең күпчелеге диярлек мәхәббәт темасына йөзләрен тулысымча бордылар. Бу темага шушы кыска срок эчендә генә дә инде уннарча шигырьләр язылды. Ш. Мөдәррис «Совет әдәбиятыянда үзенең моңга манчылган сонетларын бастырып чыгарды. Н, Арслан көтмәгәндә яшьлеген сагына башлады, маневренный паровоз гудокларын да инде ул хәзер тыныч кына тыңлый алмый. Сибгат Хәким, Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен, Әнвәр Давыдов һ. б.—һәрбер шагыйрь диярлек бу темага үзенең өлешен кертеп өлгерде инде. Бу шигырьләр арасында, һичшиксез, уңышлылары, матурлары, чын-чыннан күңел кылын тибрәтерлекләре бар. Югарыда әйтелгән ноктадан чыгып карасак, хәзер безгә инде поэзиянең яңа күтәрелеше башлануы турында хаклы рәвештә сөйләргә мөмкин була кебек. Ләкин чынлыкта шулаймы соң? Юк, әлбәттә. Киресенчә, без хәзер шуны әйтә алабыз, поэзиянең чын-чыннан, ныгытып артка калуы безнең менә шушы кискен борылышыбыздан соң башланды да.
Халык, партия безне халкыбызның тормышын, аның рухи дөньясын тулырак чагылдырырга чакырды, шагыйрьләрнең күп очракта совет кешеләренең эчке дөньясын ярлыландырып, бер яклы гына итеп бирүләрен тәнкыйтьләде, безгә тормышны үткенрәк күз белән күзәтергә, аның эчендәге тирән процессларны да күрергә, горизонтыбызны да киңәйтергә кушты, ө без, киресенчә, тормышның күп кенә мөһим мәсьәләләреннән йөз чөереп, мәхәббәт, интим кичерешләр өлкәсенә ташландык, кыйбла ташына шул сүзләрне язып куйдык. Халык безгә тормышның бер кирәкле өлеше булган шушы мәсьәләне дә искә төшерергә кушты, ә без тормышның кадагы итеп шул бер мәсьәләне куйдык та тормышның, чынбарлыкның бөтен башка мәсьәләләреннән ваз кичтек. Нәкъ менә шушы факт, минемчә, хәзер безнең поэзиянең үсешенә комачаулап тора да Һәм мондый карашлардан арыну поэзия язмышында иң беренче практик бурыч. Без моны хәл итмәсәк, тормыш белән поэзия арасындагы өзеклек, һичшиксез, киңәячәк кенә һәм поэзиянең чыннан да ярлылануына, тормыштан артка калуына китерәчәк.
Бер мисалны гына искә төшерәм: КПСС Үзәк Комитетының сентябрь, февраль — март пленумнары карарлары илебез тормышында әйтеп бетергесез зур роль уйнадылар. Алар илебездә яңа үзгәрешләр, яңа уңышларга таба халыкның бөек хәрәкәтенә куәтле этәреш бирделәр. Аларда безнең көннәрнең характеры, безнең эшләрнең бөеклеге чагыла. Менә шушы, бер караганда будничный гына булып күренгән эшләрнең бөек мәгънәсен, эчтәлеген мастерларча художество чаралары белән ачып бирү үзе поэтик әсәрләргә үлемсезлек китерер иде. (Ә мондый бәхет турында безнең кайсыбыз хыялланмый!) Ләкин шигырьләрнең кампанейский булуыннан курку безнең күп кенә сәләтле шагыйрьләребезне бу карарларга лаеклы отклик бирүдән тыеп калды. Күбебезнең иҗатында карар тудырган бөек күтәренкелекнең, бөтен халык хәрәкәтенең онытылмас көннәре бернинди дә эз калдырмадылар.
Булган откликларга да интим поэзия өчен көрәшүчеләрнең карашлары үзләренең гарипләндергеч тәэсирләрен ясадылар. Бу темага язылган шигырьләр асылда бар да бер төрле: егет авылга китә, кызы шәһәрдә кала яки кызы китеп, егете шәһәрдә кала. Аларның очрашыр вакыты җитте дигәндә генә шигырь дә бетеп китә. Нәкъ «Сак-сок бәетеяндәге шикелле, егет белән кыз һаман очраша алмыйча йөриләр. Шундый «каргалган» кешеләрне без Зыя Мансур, Нур Гайсин шигырьләрендә күп очратабыз.
Ә бөек эшләрнең, бүгенге көннең бөек вакыйгаларының героикасы кая соң? Авылга бүгенге походның, нәкъ менә бүгенге геройның авылга кайтуының тирән мәгънәсе кая соң? Кыскачарак әйткәндә, коммунистик төзелеш рухы, авылны коммунистик үзгәртү рухы кая?
Дөрес булмаган карашлар поэзияне менә шулай гарипләндерәләр, аны үзенең төп бурычыннан — халыкның тарихи үсешенең билгеле бер чорында аның интересларын тирән чагылдыручы булу бурычыннан шулай читкә алып китәләр.
Димәк, поэзиянең артка калу сәбәпләрен безгә мәхәббәт, сагыш, интим хисләр турында безнең күпме, азмы язуыбыздан түгел, беренче чиратта, башка нәрсәдән эзләргә кирәк икән: бу аның халык интересларын, халык тормышын никадәр тулы
чагылдыру мәсьәләсе. Монда үрнәк өчен Такташ иҗатына күз салып үтәргә мөмкин...
Тагын халыкның бүгенге поэзиягә таләпләре мәсьәләсенә кайтыйк. Без инде хезмәт турында да, илебезнең бәйрәмнәре турында да, коммунизмга бару турында да күл шигырьләр яздык. Аннан, югарыда әйткәнемчә, мәхәббәт темасына да ташланып карадык, ләкин әле халыкның таләпләренә җавап бирдек, поэзиянең артта калуын җиңдек дип әйтә алмыйбыз. Эш нәрсәдә соң? Әйдәгез, безнең кайбер шигырьләргә күз салыйк.
Сүзне мәхәббәт темасына язылган шигырьләрдән башлыйк, чөнки моңа кадәр безнең сүз шул тирәдә барды һәм бу, кайберәүләр аңлавынча, халыкның иң яраткан темасы булып кала.
Әгәр без халык таләпләреннән чыгып эш итсәк һәм халык мәхәббәт турында сөйләнүләрне генә түгел, әмма кешеләрдәге бу көчле хиснең бөтен катлаулылыгы, күпкырлылыгы һәм байлыгы белән ачып бирүне көтә дип аңласак, бу өлкәдә дә безнең уңышларыбыз чамалы икәнлеген күрербез. Мәсәлән, Әхмәт Ерикәйнең байтак шигырьләрендә былбыллар да, рушаннар да, ай да, бакча да, читлектәге кош та — бар да бар, тик мәхәббәт хисе генә юк. Мәхәббәт һәр вакыт кеше күңелен үзенең бөеклеге белән тетрәтә. Ул шундый хис ки, бик күп йомшак характерлы кешеләр аның йөге астында бөгелеп төшәләр, көчле характерлар өчен ул тау-таш актарырлык куәт бирә. Мәхәббәт кайгысы йөрәккә иң әрнеткеч яраларны сала, мәхәббәт шатлыгы еш кына тыштагы һава торышына да тәэсир ясый. Ә бит мәхәббәтне тулысынча ачып бирмичә, бер кешегә карата хисеңнең бер чагылышын әйтеп бирүне үз өстенә алган шигырьләр дә, талантлы кеше тарафыннан язылсалар, мәхәббәтнең әнә шул бөеклеге билгесе белән сугарылган булалар. Мәсәлән, мин Хәкимнең «Фазыл чишмәсе»н шундый шигырьләр рәтеннән дияр идем.
Ә Муса Җәлилнең «Ышанма» дигән шигырендә инде мәхәббәт һәм тугрылык мәсьәләсе зур иҗтимагый югарылыкка күтәрелә; ул ике йөрәк рамкасыннан чыга һәм совет кешесенең чын рухи сыйфатларын билгели торган эталон була, бу кешенең зур мәхәббәте бөтен туган илгә җәелерлек көчле ташкын кебек икәнлеген ачык тоясың.
Мәхәббәтнең кыенлыклары бар. Безнең күп кенә шигырьләрдә ул асылда егет белән кызның үзара аңлатмауларына кайтарылып калдырыла. Мәхәббәтнең бәхетле яки бәхетсез булуын билгели торган башка бик күп җитди мәсьәләләрнең әле бездә хәл ителеп беткәне юк. Аларның күбесен исемләп тә булмый әле. Николай Дэри- зоның «Литературная газетамда басылган бер шигыренең эчтәлеге истә калган. Егет ир хатынын ярата. Ир хатыны да егетне ярата булса кирәк. Ләкин егет үзенең мәхәббәтен хатынга ачмый, чөнки ул үзенең яратуын белдерсә һәм алар аңлашсалар, тиле мәхәббәттән тыела аямаячакларын белә. Бу семья тормышын бозуга илтер, амораль факт булыр иде. Ләкин егет үзенең мәхәббәтен тиңсез көч белән саклый. Монда аның нинди көчле натура булуын һәм мәхәббәтнең бу сынавын үткәннән соң бу характерда тагын яңа көчләр артачагын тоясың. Тормышта менә шулай да була шул. Мин, мәсәлән, Доризоның бу шигыре кешеләрдә мәхәббәткә карата дөрес караш тәрбияләүдә, тугрылыкны һәм мәхәббәтне саклый белүне тәрбияләүдә, Щипачевның артык ялтыравык мораль белән бизәлгән кайбер шигырьләренә караганда, чагыштыргысыз зур роль уйный дип беләм.
Интим дигән шигырьләргә карата тагын бер чагыштыру ясыйсы килә. Мин инде Н. Арсланның яшьлеген сагына башлавы турында әйткән идем. Муса Җәлилнең шундый ук темага язылган «Чыныккан яшьлек» һәм «Соңгы үпкә» кебек шигырьләрен искә төшерик. Боларда тормышка карата чын, ачык характеристика, бер совет кешесенең үткән юлы, яшьлеге турында дулкынландыргыч хикәя табабыз, ә Н. Арслан шигырендә —бернинди сәбәпсез килә торган бер минутлык һәм әһәмиятсез моңаюның кемне дә дулкынландырмый торган авазы.
Мәхәббәт, сагыш темасына күбрәк тукталырга туры килде, чөнки соңгы вакытларда, югарыда әйткәнемчә, ул безнең поэзиянең хәлен күрсәтә торган фактор булып калды. Хәтта без һәрбер көндәлек вакыйгаларны да шуңа бәйли башладык бит. Аннан без әлегә кадәр искә алган шигырьләрнең төп җитешсезлекләре безнең барлык темаларга язылган шигырьләребез өчен дә бик характерлы булып торалар
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
һәм асылда халыкның канәгатьсезлек хисен билгелиләр. Бездә тормышның теге яки бу күренешләренә багышланган шигырьләр дә, әлбәттә, бик күп булды. Ләкин күп очракларда без аларны ничек сурәтләдек? Мәсәлән, тракторчы җир сөрә. Без аның ничек утыруын, тракторның моторы гөрелдәвен язабыз да шунда өстәп куябыз: янәсе, ул йөрәк көчен дә мотор көченә куша. Экскаваторчы кызның җир казуын берәмтекләп сурәтлибез. Ягъни безнең күзебезгә нәрсә күренә, безгә нәрсә очрый, шуны түкми-чәчми кәгазь битенә күчерә барабыз. Ә бер нәрсә дә күрмәсәк, шундый ук примитив бер нәрсәне уйлап чыгарырга тотынабыз. Мәсәлән, Зыя Мансур гидростройга карап торган бер художникны сурәтли. Ул, әлбәттә, моны үзе күрмәгән, ә төзелеш турында язарга кирәк булгач, уйлап кына тапкан. Ләкин бит поэзиянең бурычы аерым күренешләрне яки хисләрне гади генә копировать итүдән тормый. Поэзия якты фикер белән тормыш күре-нешләренең эченә керергә һәм аларны, художество чаралары белән биргәндә, тирән фәлсәфи мәгънә белән балкытырга тиеш. Маяковский бик күптән үк инде входящий впечатлениеләрен исходящий журналларда теркәп баручы ша-гыйрьләрнең чын шагыйрь була алмагачлыкларын ачып салган иде. Тормышка иҗади караш хәзер безнең бөтен совет кешеләренең төп сыйфатына әверелде, ә нигә соң без, шагыйрьләр, үзебез өчен тормышка иҗади карашны мәҗбүри түгел дип саныйбыз? Коммунизмга таба көчле хәрәкәт пафосы белән янган бүгенге совет кешесе илдә бара торган бөек үзгәрешләрнең мәгънәсен бик тирәнтен аңлый, алар- мың бөек тарихи ролен белә һәм үзенең иҗади фикерен әнә шул үзгәртүләрне тагын да камилрәк итү өчен тирән уйлануларга юнәлдерә. Менә бүген бөтен дөнья алдына Терентий Мальцев образы басты. Аның образын копировка юлы белән генә биреп карагыз, нәрсә килеп чыгар икән. Юк, безнең бүгенге тормыш турында, киләчәк юлларыбыз турында, гомумән, тормыш күренешләре турында тирән уйлана белми торып, зур гомумиләштерү осталыгына ирешми торып, менә шундый совет кешеләренең образларын тудыру, шундый халыкның рухын һәм теләкләрен чагылдыру һич мөмкин түгел. Димәк, безгә, шагыйрьләргә, тормышны аңлауда, аның законнарын белүдә совет кешеләренең алдынгы вәкилләре дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк.
Менә шунда инде лирика мәсьәләсе килеп баса. Ләкин, Щипачев әйткәнчә, берьяклы мәхәббәт һәм табигать лирикасы гына түгел, коммунизм төзүче, җирдә тормыш һәм бәхет раслаучы, һәртөрле кыенлыклар белән һәр көнне мәгънәле көрәш алып баручы совет кешеләренең алдынгы сафында торган шагыйрьнең Тирән кичерешләрен, уйларын, зур фикерләрен чагылдырган лириканы булдыру мәсьәләсе килеп баса. Безнең сөйләшүләр хәзер, минемчә, шул турыда барырга тиеш. Бөек Маяковскийның иҗаты, минемчә, асылда лирикадан тора. Ләкин аның әһәмияте мәхәббәт рамкаларыннан никадәр киңрәк икәнлеген сезгә аңлатып торуның кирәге юк, әлбәттә, һәм андый лириканың мәхәббәтне дә бөтен тирәнлеге белән эченә алуы һәркемгә ачык.
'■ Автошарж. 1964.
Бу мәсьәләне безнең ачык итеп аңлавыбызны мин поэзиянең киләчәк үсеше •мен беренче дәрәҗәдә кирәк шарт итеп тануымны тагын кабатлап өйтәм. 4. Кыска гына булса да башка кайбер мәсьәләләргә кагылып китик. Мин инде әйткән идем, сугыштан соң безнең шагыйрьләребез поэзиянең шактый әһәмиятле бер тармагы булган поэма өлкәсендә дә бик күп эшләделәр. Ләкин аларның югарыда әйтелгән яхшы үрнәкләре дә зур кимчелекләрдән азат түгел. Аларның, минемчә, төп кимчелекләре уку өчен кызыклы
булмауларында. Ә бу үзе нәрсәдән килеп чыга соң? Без поэмаларда да шулай ук тормышның натураль копиясен генә бирәбез, теманы, материалны романтика белән сугармыйбыз. Конфликт урынына — стычкалар һ. б. һ. б... Сибгат Хәким поэмасы турында мин әйткән идем инде. Салих Баттал повестенда да шуңа охшаган җитешсезлекләр бар.
Поэзиядә милли форма һәм халыкчанлык мәсьәләләре дә, минемчә, бүген үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу ике мәсьәлә берсе-берсенә бик тыгыз бәйләнгән, һәм аларның икесенә дә әле тулысынча ачыклык кертелгәне юк: милли форма һәм поэзиядә халыкчанлыкның чагылышын кайчак бездә бик примитив аңлыйлар. Мәсәлән, Гази абзый Кашшаф үзенең Муса Җәлил турындагы мәкаләсендә Җәлил иҗатының халыкчанлыгын исбат итәр өчен аның «Тик булса иде ирек» дигән шигырендә җил, аргамак, алтын балык образларының булуын күрсәтә.
Ләкин бит иҗтимагый үсеш эзе халык иҗатындагы образларга тәэсир ясый, халык иҗатына яңа образлар китереп кертә'.
Блокнотлардан2
«Такташ Маяковскийдан өйрәнгән», «Җәлил Маяковскийдан өйрәнгән». «Хәким Тукайдан өйрәнә», «Давыдов Маякс^вскийдан өйрәнә» — мондый катгый раслаулар дөрес түгел. Үзенә хәтле булган шагыйрьләрне, шулай ук дөнья поэзиясендәге чордашларын яхшы белгән бер шагыйрь дә укытучысы итеп бер генә бөекне сайламас, бик күп башкаларның гаять бай һәм гаять төрле тәҗрибәсенә битараф калмас.

4 *
Заман каршыга күп төрле төгәл мәсьәләләр куя. Бу көн тудырган темаларда гына түгел, аерым темаларны чишүгә дә кагыла. Әйтик, сугыштан соң һәм хәзер авыл хуҗалыгын үстерү, хезмәт батырлыгы мәсьәләсе. Ни генә булмасын, шагыйрь, язучы яңа — хәзер туган хисләрдән читләшә алмый, шулай булгач, ул бу проблемаларны бүгенгечә, бөтенләй яңача эшләнелгән әсәрдә чишүдән котыла алмый
Кызыклы, дөрес, шулай да берьяклырак әйтелгән фикер: синтезлауда, күп кенә төгәл фәннәр очрашкан ноктада бүгенге бөек фәнни казанышлар туды. Әдәбият исә әле алга киткән бүгенге иҗтимагый фәннәрне синтезлау ноктасына җитә алмады. (Сүз асылда татар әдәбияты турында бара.)
Мин бу фикерне гадирәк (хәтта киңрәк тәдер) болай әйтер идем: безнең көн, әле яңа гына узган белән чагыштырганда да, бик югары дәрәҗәдә тора. Заманга лаек язучы булу өчен, беренчедән, заман дәрәҗәсендә интеллектуаль булу кирәк. Ягъни бүгенге фән казанышлары, сәясәт, иҗтимагый тормыш өлкәсендә җитәрлек мәгълүматың булу, бүгенге дәрәҗәдә марксистик-ленинчыл философия белән коралланган булу һәм шул нигездә дөньяга карашыңны синтезлый белү кирәк.
Икенчедән, дөньяның әдәбият-сәнгать өлкәсендәге бөек казанышларын (аеруча үзең эшләгән жанр төрен) тирән өйрәнеп, сәнгатьчә синтезлый белү осталыгы кирәк.
Шулар бергә чын новаторлыкка җиткерә.
1 Моннан соң дәваи итәсе фикерләрен шагыйрь каралаиа план рәвешендә генә билгеләгән, ’ Wai ыйрьнен өстәл тартмаларында төрле елларда файдаланган би* күп кенә дәфтәрләре калды Аларга шагыйрь төрле фикерләрен теркәгән. Арада гарәп шрифты белән язылганнары Да, рус телендә язылганнары да шактый.
11. «К. У.» № 3.
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
161
Халык тормышын белү кирәк, ә бер группа кешеләр тормышын түгел (гәрчә ул группа зур гына коллектив булса да). Халыкның бүген нәрсәгә мохтаҗлыгын, аның экономик, политик, культура таләпләрен, аның тормышындагы хәрәкәтләрен аңларга кирәк. Гомер буе колхозда яшәп тә, колхоз хәрәкәтенең мөһим мәсьәләләренә төшенмәскә мөмкин бит.
Партия карарлары тормыш (яки әдәбият) кору өчен бер трафарет түгел, ә яшәешне тирән белгән хәлдә, сүз тормышның аерым бер өлкәсе турында бара икән, шул өлкәне тирәнтен белеп, аның халәтен, таләпләрен, кирәк-яракларын, үсеш тенденциясен, хәрәкәтен аңлап, тормышта куллану өчен чыгарылган карарлар.
Димәк, эш фәлән хәтле язучыны чирәм җиргә яки нефть районнарына җибәрүдә генә түгел. Эшнең асылы шул — язучыларның әсәрләре үзләренең сәнгатьчә булулары. идеяләре белән халык ихтыяҗларына җавап бирсеннәр.
1956
Кешегә үз-үзен аңлап бетерү кыен булган кебек үк, милли язучыга үз әсәрендәге милли колоритны күрү кыен. Чөнки ул үз халкын читтән күзәтеп торучы түгел, ул халкы эчендә яши, аның фикерен йөртә, аның хәрәкәте белән атлый, аның холкы белән тормыш итә. Язучы үз әсәренә каяндыр алып «милли колорит» калҗасы кертә алмый. Язучы уз милләтенең тормышы белән никадәр багланышта булса, аның иҗатындагы милли колорит укучыга шул кадәр сизелә. Әсәрдә башка милләт кешесе образын биргәндә эш башкачарак тора, бу очракта милли колоритның тышкы эффекты белән мавыгу ялган халыкчанлыкка, ярашуга китерә. Үэ халкының геройларын ассызымлап, артык тырышып милли итәргә маташкан язучы да шундый хәлгә тап була.
1956
Шулай да була: син тырышып-тырмашып стенага кадак кагасың, ә шул ук вакытта сине күзәтеп торучы мәрхәмәтле бер дустың киңәш бирә: «Син чүкечең белән кадакның башынарак сук!» Сүз юк, бик дөрес киңәш, тик килешәсездер, миндә бу киңәш ачудан гайре тойгы кузгатмый.
Безнең кайбер шигырьләр дә нәкъ шул киңәш кебек. Халыкны җир сөрергә, мал карарга, яшелчәгә су сибәргә өнди, ә бу вакытта халыкның без өндәгәннән артык эшләп, тиргә чумып йөргән чагы була.
1957
Бер иске сорау — тормыштагы кире күренешләрне язаргамы? Язарга. Бар да яхшы бара, ә бер каһәр сукканы сәүдә эшенә кереп утырган да таныш-белешне генә таный. Бу кеше күңелендә, халык күңелендә сызлану тудырамы? Тудыра. Бу хакта язарга кирәкме? Кирәк! Тик читкә посып кеткелдәүче булып түгел, дөнья прогрессы башында баручы көчле совет кешесе, галәмгә ясалма юлдаш җибәргән баһадир позициясендә торып язарга кирәк.
Поэзиядә бүген нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен, нәрсәне үстерергә, нәрсәгә каршы көрәшергә икәнен белү бик җиңел эш түгел. Дөрес, сәнгатьчә осталык, үлемсез әсәрләр, сулмас поэзия өчен көрәшергә тиешбез. Ләкин киң таралган һәм еш
кына ялгыш та аңлана торган «халык таләпләре» дигән төшенчә бар. Моңа гади генә мисал: әйтик, Тукайның моңлы яңгырашы белән, эмоциональ көче, фәлсәфи тирәнлеге белән тиңдәшсез, мәңгегә калырлык күп кенә гүзәл шигырьләре дә киң катлау халыкта, бигрәк тә яшь кешеләр арасында популяр түгел. Шушы ике юллыкны гына карыйк:
Күз карашымда хәзер үзгәрде әшияләр тесе, Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы.
Шагыйрь шулай кешегә җитлегү килгәнен фикерли, бер үк күренешләр — әйберләр еллар үткән саен кеше аңы алдында бөтенләй яңа эчтәлек ала, шагыйрьнең өлгергән карашына тормышның яңадан-яңа манзаралары ачыла. Ә бит хәтта бу ике юллыкны укып чиксез дулкынлануга, чиксез моңга бирелүгә сәләтле кешеләрнең дә бик азы бу юлларның асылын — көчле фәлсәфи ягын аңлап уйлана.
Юкса, нәкъ шушы: шагыйрьнең яңа өлгереп җитүе, тормыштагы үзгәрешләрне дөрес күрә һәм яңалыклар ача башлавы, тик гомеренең инде яртысы үткән булу һәм шагыйрьнең инде гомер сулу турында уйлануы укучы күңеленә авыр тәэсир итә бит. Ә кайчакта, сер түгел, шушы юллар, әйтик, М. Хөсәеннең кыска буе турындагы шигыренә караганда азрак алкыш ала. Күп кенә иптәшләр алкышка карап •халыкчан» дигән тану белдерә.
Бер нәрсәне бик күп төрле вариантларда сурәтләү тәэсирне көчәйтми, ә тарата, вакландыра. Моңардан котылуның классик үрнәге Такташта бар, ул, мәсәлән, Зөбәйдә белән Мәхмүт мөнәсәбәтләре турында кыска гына әйтә дә, тәэсирне көчәйтәм дип, тагын да көчлерәк чагыштырулар, вариацияләр эзләп тормый, ә бөтенләй чит темага, икенче тонга — җиңел шаяруга күчә. Ләкин моңардан Зөбәйдә белән Мәхмүт мөнәсәбәтләренә кызыксыну кимеми, ә күңелне тырнап торган бер уй булып кала килә һәм шуның белән тәэсир көчәя.
Поэмалар турында:
1. Поэма өчен материал булды. Тема түгел — материал. Темадан схема туа, материалдан — аны дөрес файдаланганда — кызыклы сюжет туа. Ә бездә тема табып, аны материал дип уйлап, поэма язалар.
2. Сюжет кору. Материалдан иң төп моментларны, иң кирәкле вакыйгаларны табып, узловой вакыйгаларны сайлап алу.
3. Композиция. Шул узловой вакыйгалар арасында кайсы аерып куя
белү, аларның эзлеклелеген билгеләү һәм логик бәяләү
4. Геройлар үзләре яшәсеннәр, үзләре эшләсеннәр. ’
5. Форма.
6. Тел, динамикалы тел.
Соңгы елларда безнең илебез поэзиясендә поэмалар шактый күп иҗат ителде. Шул кадәр күл иҗат ителде ки, хәтта ул жанрның кирәклеген шик астына ала башладылар. Бу хәл кеше йөрәгенә ятышлы, чын югары художестволы поэмаларның күплегеннән килеп чыкмый, әлбәттә. Эш шунда ки, «поэма» билгесе куеп дөньяга чыккан әсәрләрнең күпчелеге, яки поэмаң начар дип бәйләнмәсеннәр өчен •шигъри повесть», «шигъри роман» маркаларына яшеренгән әсәрләрнең аеруча күпчелеге, шагыйрьләрнең иҗат лабораторияләреннән вакытсыз чыккан полуфабри- катлар иде. Аларга поэма яки шигъри роман, яки шигъри повесть булу өчен күп очракта чүпрә җитми кала, яки башка кирәк нәрсәләр җитешми, шуңа күрә укучы
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
мөһимрәк, шуны
ның аларга аппетиты уянмый, ә кайчагында, камыры да булмыйча, аның урынына, балалар уенындагы кебек, балчык тутырылган булса, бу укучының ачуын да куптара Мондый очраклар сирәк булмый. Шагыйрь бер схеманы — ягъни бер күмач табагын ала да аңа балчыктан ипи әвәләп тыга, укучыны алдамакчы була.
Күп очракта без, шагыйрьләр, әлбәттә, иң яхшы теләкләрдән чыгып эш итәбез. Мәсәлән, безнең чирәмчеләр турында зур поэтик әсәр язасы килә. Чирәм җирләргә матур теләкләр белән китүче, анда яхшы эшләүче, барлык авырлыкларга түзүче яшьләр барлыгы безгә мәгълүм. Шулай ук андагы авырлыкларга түзә алмаучылар, чирәм күтәрүчеләр арасында таркаулык кертергә омтылучылар булуы да билгеле. Беренчеләренең җиңеп чыгуына һәм икенчеләренең хур булуына шикләнү мөмкин түгел. Без менә шушы схеманы рифмага салабыз да поэма әзер дибез. Бездә шуңа охшаган идея схемалары яки атаклы кешеләрнең көйгә салынган биография схемалары күп...
...Сүз поэма жанрының укучы алдында престижын яңарту турында, алай гына да түгел, бу жанрның киләчәктә үсеш юлларын билгеләү турында, аны укучы алдында тулы хокуклы һәм Пушкин, Есенин, Такташ, Маяковский, Некрасов, Твардовский поэмалары кебек үк сөекле жанр итеп, яңа баскычка күтәрелгән жанр итеп үстерү юлларын билгеләү турында бара. Моңа да без бөтен союз поэзиясендә яхшы үрнәкләр таба алабыз.
Ярдәмең берлә синең"
...Кечкенә укучым, син ишектән чыгып тирә-ягыңа каравың булды, синең күңелең ниндидер бер таң калу хисе, ниндидер бер яктылык белән тулды. Әнә, еракта язгы урман нинди матур булып зәңгәрләнеп тора. Син ’ моннан ук аның эчендә сулышка иркен саф һава булу, тормыш уянуын белдергән серле тавышлар барлыгын тоясың. Каршы яктагы өйнең тәрәзәсенә күз төшерү андагы танышларың, дусларыңның ачык йөзләрен синең күңелеңә китерә, син ул йөзләрне көләч итеп күрсәң — эчеңә шатлык, кайгылы итеп күрсәң — моң тула.
Нинди бәхет ул шулай тоя белү!..
Нинди бәхет бу, минем кечкенә укучым! Үз ягыгызның матурлыгына, мәһабәтлелегенә сокланасың да илнең бөеклеген тоясың.- Ерак илләрнең серле матурлыкларын күз алдыңа китерә аласың. Туган телеңнең күзгә яшь китерерлек якын яңгырашы аша башка телләрне, аларның матурлыгын, байлыгын аңлый башлыйсың.
Каян килде соң әле сиңа бу бәхетле сыйфат?
Исеңә төшер әле: «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән». Менә син су буена төшеп су коенып мендең дә туган авылың урамыннан барасың. «Авылымның ямен, суы тәмен беләм, шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән». Әтиең белән беренче тапкыр төнгә юлга чыктың. «Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый, искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый».
Менә синең иң якты хисләреңнең, иң матур рухи сыйфатларыңның тәүге чишмәсе кайда!
Тукай!
Бу исем синең күңелеңдә иксез-чиксез рәхмәт хисләре, соклану һәм ярату хисләре уята. Еллар үтәр, синең күңелеңә тагын бик күп матурлык, зирәклек һәм дәртлелек елгалары килеп кояр, син тагын бик күп яңа бөек исемнәрне ятларсың. Ләкин бу исем синең күңелеңә иң якын булып калыр.
Бүгенге татар поэзиясе күпкырлы булып үсә. Үзләренең шигъри алымнары, стильләре белән аерылып торган төрле-төрле талантлар өстәлә. Бу — яхшы күренеш, поэзиянең югары үсеш дәрәҗәсен күрсәткән күренеш. Ләкин бу төрлелеи кайберәүләребезне аптырашка калдыра, моңа аңлатулар эзли башлыйбыз. Имеш: фәлән шагыйрь фәләннән өйрәнә.
«Яшь леянвчы» газетасы ечен хәзерләнгән вәкала.
Юк, шагыйрь бер кешенең генә (кем генә булмасын) өйрәнчеге була алмын. (Ул, гомумән, өйрәнчек була алмый. Шагыйрь — өйрәнчеклектән чыккач кына шагыйрь.) Ул күп буыннар Һәм күп милләтләр, илләр шагыйрьләренең тәҗрибәсеннән оешкан дәртле, җанлы организм. Әмма татар шагыйре турында сүз барганда, кайсы шагыйрь генә булмасын, бу организмның җаны, йөрәге — Тукай.
Шигырь юлларын бик җентекләп, тәртип белән төзүче чын «кануни» шагыйрьме, яки рифма, ритм, үлчәм дигән нәрсәләрне иң «мөмкин булмаган» төстә кулланучы «новатор»мы — туган телнең шигъри мөмкинлекләрен гаҗәп көчле концентрациядә туплап калдырган Тукайдан башка — болар берсе дә булмас иде. Хәсән Туфан да, Роберт Әхмөтҗанов та, Гамил Афзал да, Равил Файзуллин да.
Телебез байлыкларын шул кадәр нәфис эшкәртелгән формаларга коюны кемнән өйрәнәсең? Нинди генә калыпларга салынса да, ургылып кайнап торган хис, һәр киртәне җимереп бара торган куәтле фикер агымы үрнәкләрен кайдан эзлисең?
Көтелмәгән яңгыравыклы рифма — «әшияләр төсе» — «яртысы» — шагыйрьнең йөрәк өзгеч сагышын тирән фәлсәфи мәгънә белән тутыра. Беркайчан да искерми торган новаторлык түгелмени бу? «Йөзләрең» — «күзләрең» кебек примитив рифмалар арасына бөтен халыкның язмышы турында моңлы бер хикәя сыя.
Татар кадими бурҗуаз тормышының бөтен асылын иң җанлы һәм иң типик образлар белән гәүдәләндергән, прогресс дошманнарыннан каһкаһәле көлүнең тиңсез үрнәге «Яңа Кисекбаш» әле һаман да үз заманыңның иҗтимагый тормышына тирән үтеп керүнең, аны ачуның, аның күренешләрен һәм кешеләрен типиклаштыруның классик дәреслеге булып кала. •
Менә шулай Тукай безнең һәр поэзия көненә, һәр әдәби кичәгә иң бүгенге шагыйрь булып килеп керә. Ул чын новаторлар сафының башында бара.
Рецензияләр
«Ракеталар оча» 2. Әхмәт Исхак. Шигырьләр һәм поэмалар.
Җыентык кызыклы гына, аны чыгарырга кирәк дигән фикер белән килешеп була. Монда без Әхмәт Исхакның кеше күңелендәге кылларның төрле-төрлеләрен тарткалап карарга омтылуын, фикерләр, хисләр, уйлар, оттеноклар диапазонының киңәюен күрәбез. Совет кешесенең Галәмне яулап алуы турындагы югары пафослы шигырьләр белән бергә, бакчадагы сулган чәчәкләргә карап, киләсе яз турында уйлану яки диңгез дулкыннарының тавышын тыңлау турындагы парчалар совет кешесенең күңелен, уйларын ачып бирүгә шундый ук зур хезмәт итәләр.
Автор кулъязманы булачак җыентыкның проспекты гына дип атаган. Димәк, әле ул җыентык өстендә бик нык эшләүне, аның эчтәлеген (яхшы якка дип уйларга кирәк) үзгәртүне күздә тота. Җыентык өстендә эшләгәндә, безнеңчә, беренче чиратта, игътибарны нәрсәләргә бирергә кирәк соң? Күләмлерәк әсәрләрдән башлыйк. «Галләм бабай истәлекләре» поэмасын без бу килеш җыентыкка кертмәскә тәкъдим итәр идек. Беренчедән, ул бик озын. Поэманың шигъри үзәге булып торган һәм көчле генә итеп язылган урынга — Галләм бабайның кече кызы образы аша аның ярлылыгының бөтен трагедиясен тулы ачып биргән урынга — кадәр автор Галләм бабайны бик озак шамакайландыра, әллә ничә бит бер үк мотивларны кабатлаган һәм туйдырып бетерерлек дәрәҗәдә кешене елмайтырга тырышкан «шаяру»лар сузыла. Икенчедән, монда социаль-тарихи яктан кайбер нәрсәләр бәйләнеп җитми кебек, Галләм бабай сөйләгән вакыйганың вакыты төгәл әйтелеп бирелә: 13—14 еллар. Билгеле булганча, бу империалистик сугышка тоташкан вакыт, халык массалары арасында революцион хәрәкәтнең күтәрелә бару вакыты. Крестьяннарның алпавытларга каршы чыгышлары да нәкъ шушы елларда югары дәрәҗәгә җитә. Большевиклар партиясе, Ленин бу елларда крестьяннарның хәлен ачып бирү буенча күп эшлиләр. Крестьян массаларының күңелен яулап алу өчен политик партияләр арасындагы көрәш бу вакытта бик нык активлаша бара. Әхмәт Исхакның әсәрендә бу
1 Нәшрият соравы белән язылган рецензияләр.
’ Бу китап 1961 елда басылып чыкты.
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
Әнвәр Давыдов гаиләсе белән: (сулдан уңга) тормыш иптәше Нина ханым Давыдова, улы Виктор. Әнвәр Давыдов, аның алдында улы Рөстәм, кызы Алсу һәм апасы Сәлимә Давыдова. 1954 ел.
һич чагылмый. Меньшевик ниндидер бер пассив чудак итеп бирелә, Галләм бабай да үэ чорының крестьянын типик гәүдәләндереп бетерә алмый. Подтекстта гына булса да, бу елларда крестьяннарның чын бәхете өчен көрәшүче большевиклар партиясе булуы тоелмый. Нәтиҗәдә әсәр ничектер почвасыз булып, һавада асылынып, вакыттан да, җирдән дә аерылып кала. Әсәрнең (югарыда әйткән озынлыклардан кыскарту исәбенә) социаль-тарихи якларын тулыландырырга кирәк.
«Бай абзыйның язмышы» турында берничә сүз. Мондый иярү формасындагы әсәрләр бездә еш кына бик очраклы, логик бәйләнешсез, уңышсыз итеп эшләнгән булалар һәм шуңа күрә мин аларга артык симпатия белән карамыйм. Ләкин Әхмәт Исхакның бу әсәрен андый уңышсыз әсәрләр рәтенә кертеп булмый. Ә. Исхак Тукай сатирасының гүзәл уңышларын бүгенге идеяләрне ачып бирүдә, бүгенге дошманнарга ук атуда зур осталык белән файдаланган. Ләкин бер-ике генә киңәш бар иде: әсәрнең сатирик көчен әллә кайчан инде бер мәхлук карачкы гына булып калган татар баен кәмиткә калдыруга түгел, ә бүгенге империалистик көчләрнең асылын ачып бирүгә, аларны камчылауга күбрәк юнәлдерсәң, яхшырак булыр иде. Тоеп торам, автор үзе дә шуны максат итеп куйган. Ләкин кайчакта байның комик образын күрсәтүгә багышланган юллары артык озынга сузыла һәм укучы әсәрнең идея җебен җуебрак торган урыннар килеп чыга. Башкача ясалмалыклар да бар. Бай, Гыйракта халык көче җиңгәч, Америка илчесенә ярдәм сорап бара, ләкин ахырда бу Америка илчесе булмый, Куба кешесе була. Бу урын Куба революциясен әсәргә ничек итеп булса да кертергә тырышу тәэсирен калдыра һәм шуннан соңгы вакыйгаларның ышанычлылыгын югалта. Аннан әсәр, гомумән, озынрак, аның эчендәге конкрет, кызыксындыра торган җанлы сюжеты азрак. Менә шушы несоответствие әсәрнең мавыктыру көчен киметә. (Әйтик, Тукай «Кисекбаш»ының сюжетын бер укучыга сөйләп бирергә кушсаң, ул тулы бер әкият сөйли ала, ә бит күләм белән ул зур түгел.) Киңәш бер: әсәрдәге сатираның төп юнәлештәге, бүгенге империализмны фаш итү юнәлешендәге удар көчен, сатирик тирән урыннарын саклап, аны озынлыктан, гомуми урыннардан арындырырга иде.
Кулъязмада тагын кайбер билгеләр ясалды. Автор карар.
Авторның үз әсәрләре өстендә ничек эшләвен белгәнгә күрә, бу җыентыкның әһәмиятле булачагына шик тотмыйбыз.
«Яңа җыр» Марс Шабаев. Поэма.
Бүгенге көннең эчтәлеген ачып бирү өчен яңа формалар эзләү— бик мөһим, бик кирәк күренеш. Әдәбиятның чор белән бергә алга таба баруына мондый эзләнү бик кирәк. Шул яктан караганда, Марс Шабаевның «Яңа җыр» поэмасын бүгенге көн турында язылган күп кенә поэмалар арасында бер талпыну итеп карарга ♦ һәм котларга кирәк. Поэма җанлы итеп язылган, укыганда кызыксыну киеренкелеге ® ахырга кадәр саклана. Поэманың темасы актуальлеге турында әйтеп торасы да юк. 5 Поэма безгә ошады, аны басарга кирәк. Бу рецензиядә «Ләкин...» дип башлана S торган икенчө кисәк тҗ әнә шул яхшы әсәрне тагын да яхшырту күзлегеннән карап § әйтелә. в.
Димәк, ләкин әле поэмада төзәтәсе, эшлисе, очын-очка ялгыйсы урыннар бар. Э Беренче чиратта, әсәрнең үзәгенә — сюжетына кагылыйк:
1. Төйнәлеш (завязка) әсәрнең бөтен дәвамында барган киеренкелекне аклап бетерми, ул шигъри түгел, автор, Рәмзиянең Кәримәгә ничек «шпаргалкалар» белән ярдәм итәргә теләвен артык чәйнәп бирергә теләп, завязканың эмоциональ көчен ала. Тәкъдим шундый: IV—V бүлекләрдә кулъязмада күрсәткән кыскартуларны кертеп, завязканың яшерен киеренкелеген, эмоциональ көчен арттырырга.
2. Кәримәнең Әлфияне коткару турындагы Мулланур истәлеген дә җыйнаклатасы һәм ачык аңлаешлы итәсе иде. Шунысы аңлашылмый: Кәримәнең кулыннан ычкынып, бассейнның аргы очына барып, суга төшкән Әлфияне коткарыр өчен нигә Кәримәгә күпердән сикерергә кирәк булган? Аннан, үзе карап бетермәү аркасында суга төшкән баланы үзе коткарган Кәримәнең кешеләр алдында нинди хезмәте (заслугасы) бар икән соң? Гомумән, следователь протоколындагы бөтен детальләр поэзиягә туры керә алмыйлар. Шуның өчен бу бүлек турында автор уйларга тиеш.
Урамда — бәйрәм.
Урамда — тантана.
Машинада —
ике юеш гәүдә.
Кан тама...
кан тама...
Менә шушындый көчле тәэсирле юллары булмаса, бу бүлекне бөтенләй сызып ташласаң да зур зыян килмәа иде кебек. Чөнки көн саен Әлфия янына кереп, аны карап йөрүче кызга Рәмзиянең ярдәм итәргә тырышуы бу вакыйгадан тыш та бик аңлашыла. Бәлки бу бүлекнең уңышлы юлларын Марс башка әсәрендә файдалану өчен калдырыр?
3. Мулланурның Әлфиягә шалтыратып астыртын чәнечкеле сүзләр ташлавы артык... Мулланурның кичерүләрен бирү бер нәрсә, ә аны истеричный ханымнар кебек итеп күрсәтү икенче нәрсә. Бутамаска кирәк.
4. Чишелеш өлешендә — Кәримә әнисенең чәпчүен күрсәткән бүлектә — бер-ике кимчелек бар. Мәсәлән, бу мәсьәлә: Рәмзия үзенең эчке көрәшендә җиңеп чыга, Кәримәгә, автор теле белән әйтсәң, «шпаргалкалар бирми» бит инде. Шулай булгач, нигә соң ул, Кәримә анасы әйткәнчә, аның алдында «Мулланур да сизде» дип аклана? Дөрес түгел бу. Рәмзияне тагын гайбәтче хатыннар рәтенә төшерергә кирәкмәс.
Аннан тагын бер киңәш: Мулланур Рәмзиянең түбәнлек эшләмәвен аңласын өчен, аңа Кәримәнең әнисеннән бер-ике генә сүз әйттерсә, (әйтик: «Их, сез, күршеләр, ярдәмчеләр... һ. б.) яхшырак булыр иде, Мулланурның рухи халәтенең үзгәреше укучыга аңлашыла төшәр иде.
Поэма өстендә эшләүдә төп киңәшләр шушы. Әсәрдә артык урыннар, мәгънәсе төгәл булмаган образлар һәм башка кимчелекләр кулъязмада күрсәтелеп барылды.
1 Бу поэма 1962 елда. М, Шабаевның башка әсәрләре белән бергә, кнтап булып басылып
«Вәгъдә» Гәрәй Рәхим |Гр. Родионов). Шигырьләр.
Григорий Родионовның уңышлы шигырьләре мине бик куандыра. Аларда ниндидер таза реализмны, ирлек хисләрен, туган җиргә нык итеп баскан һәм шул җиргә нык тамыр җибәргән кеше хисләрен тоясың. «Беренче күкрәү» шигырен укып карагыз. Вакытында яуган яңгырга шатланган, сакалларыннан яңгыр тамчылары тамып торган, имән кебек таза крестьян образы никадәр җанлы итеп бирелгән анда. Кулъязмада өнә шундый җир кешеләренең көчле образларын, тирән хисләрен күрсәткән шигырьләр аз түгел. Менә алар: «Буыннан-буынга», «Рас», «Сагыш һәм шатлык», «Вәгъдә һәм кисәтү», «Сугышта югалган солдатлар», «Әниләр зары», «Игеннәр илендә», «Мулланур эзләре» (соңгы строфаны эшкәртү турындагы тәкъдимне кулъязмадан кара), «Көзге урман», «Аерылу» (ләкин монда вагоннарны дөяләр белән чагыштыру дөрес образ бирми кебек), «Тизрәк кайт», «Чыгарсың», «Ә буш кырда буран улады», «Мактанчык тычкан», «Аңлады», «Күңелем яраткач», «Гел яңача».
Бераз гына эшкәртү нәтиҗәсендә дә шушы шигырьләр дәрәҗәсенә күтәреләчәк шигырьләр дә бар. Алар турында аерым-аерым сөйләшеп алыйк.
«Игенче турында баллада» — тарихка кагылган беренче бүлекләр бик схематик итеп бирелгән. Шигырь асылда өченче бүлектә генә. Чәчәк атып торган оазиста (археологик казынулар вакытында) кеше сөякләре янында кешенең шушы урынны чәчәк аттырудагы хезмәт кораллары табылу үзе бер баллада бит инде. Шигырьдә җыйнаклыкның файдасы турында Г. Рәхимгә аңлатып торасы юктыр.
«Мәхәббәт» шигыренең исә башында һәм ахырында шундый ук шигъри нагруэ- касыз строфалар бар. Шигырьнең уртасында гына сурәтләү чаралары ныклы кул белән яхшы эшләнгәннәр. Әнә шул урыннарны эшкәртеп шигырьне төгәлләндерергә кирәк.
«Йөрәгеңдә янгын кабынсын дип» шигыренең беренче строфалары ачык фикер, төгәл образлардан торса, ахырда образлар таркау була башлый, фикер дөреслеге шик астында кала.
«Идел сизде» шигырендә комның моң гына шыгырдавын күңелгә китереп каравы бик кыен, шуңа күрә бу сурәт тәэсирсез кала.
«Бер фәлсәфә» шигырендә автор сәгатьнең кешеләрне мин буйсындырам дип уйлавыннан көлә. Әмма ахырда шул ук сыйфатны турыдан-туры шагыйрьнең күршесенә, ягъни кешегә күчерү пропорцияләрне бутый.
Башка шигырьләргә карата замечаниеләр кулъязмада күрсәтелде.
Җыентыкта әле йомшак, урынсыз кертелгән шигырьләр дә бар. «Әнкәй белән сөйләшү» дигән озын шигырь тәэсирсез, сөйләп бирү генә булып чыккан. «Кара кашлы йөзек» дигән шигырьдә бик ясалма ситуация алына һәм коры, ясалма итеп сурәтләнә. «Син һәм йолдыз» шигыре космик процесслар мөнәсәбәтен ялгыш аңлауга корылган. «Кояш һәм берәүпдә һич чагыштырмаслык величиналар чагыштырыла, бу шигырьне тәэсирсез итә. «Ничәнче гасырын яши җир» шигыре мәгънәсез сүз уйнатуга гына корылган. «Кеше һәм мәңгелек» коры рассуждение, «Ләтчәпдә бик күп кабатланган начар ферма мөдире турында көчсез генә итеп сөйләп бирелә. «Сергей Есенинга», «Миләш төбендә», «Нәфрәт, рәхмәт», «Шомарды», «Өйрәткәннәр», «Штурм» кебек шигырьләрне дә җыентыкка лаек дип булмый. Андыйларга мин минус билгесе куйдым.
Редакцияләгәннән һәм тулыландырганнан соң, минемчә, Гәрәй Рәхимнең шигырьләр җыентыгы укучылар өчен, аеруча яшь хезмәт кешеләре өчен бик шәп күңел азыгы булачак. .
1 Бу кхтап 1967 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыкты,

ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ ф
■Җир һәм иеше» Ренат Харисоа. Шигырьләр.
Уфа шәһәрендә РСФСР язучылар союзы идарәсе пленумында катнашучы татар язучылары Уфа. 1958 ел. Сулдан уңга: Хәсән Туфан, Габдрахман Минский, Нәкый Исәнбәт, Шәүкәт Галиев, Әмирхан Еники, Әнвәр Давыдов.
да бара. «Кереш» кызыклы конкрет образларның бик абстракт декларацияләр белән аралашуыннан тора. Әйтик, шагыйрьнең сейсмограф нервлары атом шартлавын тоюы белән башланган строфа үзе конкрет һәм аңлаешлы көчле бер шигырь кебек яңгырый. Әмма шуңа кат-кат «вакыт ага — ташкынында ак күгәрчен каурыйлары» диган сүзләрне өстәү бер нәрсә дә бирми. Шуңа күрә шагыйрьнең дөнья өчен сызлануын әйткән соңгы юллары да коры декларация булып кала.
Соңгы шигырьдә бер каршылык бар. Автор; «Җирне бизәрлек эш эшли алма- сам, син мине баскан урынымда тамырларым җәйдереп калдыр»,— дип мөрәҗәгать итә җиргә. Әмма нәкъ җирне бизәгән кешеләр генә бит җиргә тамыр җибәрәләр, һәйкәл булып җирдә калкалар, кешеләрне ышыкларлык көчкә ия булалар.
Монда күп шигырь тәнкыйтьләнде кебек, әмма җыентыкта шигырьләр саны бик күп бит, уңышлыларын санап китсәң, тагын берничә мәртәбә артыграк язарга туры килер иде. Анда да әле кулъязмада шактый күп замечаниеләр ясалды. Китапның уңышлы булачагына ышану аның кимчелекләре турында шул кадәр күп сөйләргә мәҗбүр итте.
Нәтиҗә шул: Ренат Харисовның җыентыгы поэзиябезгә яңа нәрсә алып килә, ул укучылар күңелендә кайнар хисләр уятачак. Эшләргә, чыгарырга кирәк.
«Язмыш» Хисам Камалов. Шигырьләр.
Хисам Камаловның бу җыентыгы, аның иҗатында яңа баскыч булу белән бергә, безнең поэзиягә дә җитди бер өлеш булачак. Кулъязмада, беренче чиратта, иҗтимагый фикерләүләр, гражданлык мотивлары, социалистик-гуманлык хисләре үзенә тарта.
Кулъязманың үзәгендә, һичшиксез, «Күңелдәге язулар» дигән әсәр тора. Аның никадәр әһәмиятле икәнен менә бу факт та күрсәтә; бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин образы турында үз язмышың белән бәйләп, тирән фикер йөрткән, даһидагы кешелек сыйфатларын үз кичерешләре, үз уй-сагышлары белән бәйләп гади дә һәм дулкынландыргыч та итеп ачарга тырышкан шагыйрьләр безнең поэзиядә күп очраганы юк әле.
Автор Ленин тормышындагы иң мәгълүм вакыйгаларны ала, аларны арттырып та, көчәйтеп тә тормый. Ленин әсәрләрен, фикерләрен дә гади генә итеп, үз форма-
1 Бу җыентык 1967 елда басылып чыкты,
ларында, әллә нинди күпертелгән шигъри образлар эзләмичә генә искә төшереп үтә. Әмма алар шагыйрьнең кичерешләренә, халыкның, илнең үткәне һәм үз язмышы турындагы уйлануларына аерылгысыз бәйләнеп, әсәргә килеп керәләр, әсәрне яктыртып, куәтләндереп җибәрәләр, укучы күңелендә бөек юлбашчының искиткеч кешелекле образын тудырырга ярдәм итәләр.
Әлбәттә, әсәрдә кайбер кимчелекләр дә бар. Бүлекләрдә композицион төгәл- * сезлекләр күзгә чагыла. Кайбер эпизодлар тормыштан түгел, китаптан килеп кергән төсле. Ал|р турында автор белән рецензияләү процессында ук сөйләшенде, автор бу кимчелекләрне бетерергә әзер һәм без поэзиябездә бөек Ленин турында уңышлы яңа лирик әсәр тууына шатбыз.
Тормыштагы төрле күренешләргә, әхлак, яхшылык һәм яманлык көрәше темасына, кешеләр арасындагы начар мөнәсәбәтләр өчен янып, андый мөнәсәбәтләрне тамгалап, матур мөнәсәбәтләрне раслауга, кешенең эчке сафлыгын раслауга багышланган шигырьләр дә күңелләргә нык тәэсир итәләр. Автор тормыштагы бик субъектив вакыйгаларны ала кебек, әмма аларны гомум кешелек, социалистик мораль дәрәҗәсеннән торып яктырта, һәм шигырьләр гражданнарча яңгыраш алалар, шатлык һәм ачыну хисләрен шәхси рамкалардан алып чыгалар.
«Шулай инде», «Мин барысын да», «Син соңыннан», «Бер арбада», «Ул — туган ил», «Бер эзләнүче сөйләвеннән», «Сандал», «Летчик» һ. б. һ. б. шактый күп шигырьләр нәкъ шундыйлардан. Алар җыентыкны көчле, салмак, тәэсирле итәләр.
Әмма кулъязмада бер үк мәсьәләне артык субъектив яктан алып кат-кат кабатлаган әсәрләр, фикере ачык булмаган һәм нәтиҗәдә шигъри эшләнешләре дә сыек булган әсәрләр юк түгел. Аннан бер үк теманы кабатлаган шигырьләр, никадәр генә яхшы булмасыннар, янәшә торганда, алар туйдыралар, нык тәэсир итә алмыйлар. Менә шул күзлектән караганда һәм чын күңелдән җыентыкның уңышлы булуын күрү теләге белән без кайбер әсәрләрне бөтенләй төшереп калдырырга ук киңәш бирер идек. Алар турында автор белән сөйләшенде, килешенде...
Хатлар
ХӨРМӘТЛЕ ЛЕОНИД1!
Сәлам сиңа Казаннан, миннән, Нинадан ’, безнең бөтен гаилә әһелләреннән. Бүген Николай Николаевичтан3 «Ташу» поэмасының тәрҗемәсен алдым, болай тиз һәм яхшы эшләвең өчен рәхмәт. Тәрҗемә миңа ошады, русча яңгырый, җитәрлек җитди, мавыктыргыч чыккан. Тик минем берничә фикерем бар, шулар хакында ихлас уйларсың дип ышанам. Хәтерлисеңдер, декада вакытында «, матбугат битләрендә һәм фикер алышуларда бу поэма шактый югары бәяләнгән иде. Чынлап та, аны мин иҗатымдагы үзәк әсәрләрнең берсеннән саныйм.
Еллар үткәч, һаман үзеңнән канәгать булмау сәбәпле, сирәк әсәреңне кабат кызармыйча укып була. «Ташу»ны мин әнә шундый әсәремнән саныйм, һәм рус укучысына да ул шулай, мин шатланырлык, татар укучысы бәяләгән дәрәҗәдә барып җитсен иде. Минем аерым замечаниеләр зур түгел, тик поэманы юлга-юл тәрҗемә белән кабат бер чагыштырып чыксаң, синең сизгерлек андагы төшеп калган, минем өчен кадерле, русча поэмага керергә тиешле детальләрне тояр.
Конкрет күрсәтүләр:
1 бит. «Недоступный, как Северный полюс» — чагыштыру минеке түгел һәм дөрес
тә түгел.
2 бит.
«Словно главное что-то найти
Помогает сегодня природа.
Ты как будто готова в полет».
1 Бу хат Әнвәр Давыдовның «Ташу» поэмасын русчага тәрҗемә иткән Ленинград шагыйре Леонид Хаустовка язылган.
’Нина— шагыйрьнең тормыш иптәше.
’Николай Сидоренко — рус совет шагыйре,
‘ Сүз 1957 елда МэскЬүдэ үткәрелгән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы турында бара,
ф ӘНВӘР ДАВЫДОВ
Мондый фикер дэ, мондый күтәренкелек тә анда юк, мин бары үз уйлары белән генә калган, яр буенда дөньясын онытып торган, боз киткәнне күзәткән хатын.кызны гади генә сурәтләдем. Бу битнең икенче яртысында син, поэманы кыс- картып, эзлеклелеккә зарар китергәнсең. Сүз Мәймүнәгә инде 30 яшь булуы, тик аның әле чын шатлык, чын язны күргәне булмавы хакында; моңа сугыш сәбәпче. Яңа кайнар тойгылардан Мәймүнәнең күкрәге күтәрелеп килгәндә, сугыш башлана. Тәрҗемәдә — Мәймүнәнең йөрәге хәзер генә тибә башлый, күкрәге хәзер генә калка. Моннан соң, 3 нче битнең беренче юллары:
«...Большая радость к Маймуне
Могяа прийти бы той весною»,—
дөрес түгел. Сугыш бит яз башланмады.
Тагы шул ук биттә:
«...Ее надежды и мечта. Что из души рвались наружу,— Все потеряло смысл тогда...»
Мин алай әйтмәдем. Юлга-юл тәрҗемәдә болай: сугыш башлануга, ил һәм туган җир Мәймүнәнең беренче тойгысына әверелә, шуларсыз — хыял мәгънәсез. Димәк, хыял мәгънәсен югалтмый, ил язмышына ныграк бәйләнә икән.
«...Перед собой признаться — ей
В сердечной тайне не решиться...»
Аңлашылып та җитми һәм бөтенләй үк дөрес тә түгел.
4 бит. «Громогласно» — минем сүз байлыгыннан түгел.
«...Другая молодость взошла, Другая заиграла сила».
Бу юлларның икенчесе килеп җитмәгән.
6 бит. Төп нөсхәдә автор Мәймүнәне нигәдер-нәрсәгәдер ышандырырга теләми, үгет бирми, ә бары аның хәленә кереп, кайчан соң ул тынгы табар икән, ди.
8 бит. Габдулланың килүен тасвирлаган берничә юлны юкка төшереп калдыргансың, алар кирәк.
11 бит. Икенче кисәкне тәмамлаган 4 юлны тәрҗемә белән чагыштырсаң, алар- ны яңадан уйлап карасаң иде.
13 бит. Гариф хатынының исемен дөрес язмагансың. «Айсла» түгел, мондый исем юк. «Айслу», юлга-юл тәрҗемәдә мин шулай яздым.
16 бит. Мәймүнәнең ялгыз газапта торганын сөйләгән юлларны, шулай ук 19 битне, январь аенда кинәт елгада су калкуын яңадан карасаңчы? Калыккан суның кинәт көтелмәгән салкын ихтыярына эләгүен әйтергә иде бит. Биредә Мәймүнә дә нәкъ шундый халәт кичерә.
21 бит түбәндәге юллар белән тәмамлана:
«...С газетной свежей полосы Еще звучит Абдуллы имя».
Моннан соң килгән:
а...Вот так весенних вод поток Подтачивает берег снизу»,—
тиешле мәгънәдә яңгырамый.
29 бит.
«Передо мною матери портрет — Ведь Родина и мать для нас — одно».
Болай матур әйтелгән булса да беренче юл бөтенләй үк дөрес түгел. Бу рәсем, ни әйтсәң дә, ана рәсеме түгел шул, ил-ана рәсеме.
Синең белән берничә сәгать бергә утыра алсак, тәрҗемәне бөтен кимчелекләрдән җиңел арындырып булыр иде. Татар әдәбияты атналыгы көннәрендә
(1—7 октябрь) Мәскәугә килеп чыга алмассыңмы? Үзеңне дә күрәсе, тәрҗемә хакында да сөйләшәсе килә.
Билгеле, тәрҗемә ошады, җитди чыгышы белән бик ошады, тик шагыйрьгә яраткан әсәренең һәр детале кадерле, бигрәк тә мин бу тәрҗемәнең эшләнеп җиткән вариант була алуын телим. Шуңа күрә тәрҗемәне кабат карап чыгуыңны, аны юлга-юл тәрҗемә белән чагыштыруыңны сорарга мәҗбүрмен. Леня, үзеңне күрел сөйләшәсе килә! Мәскәү ягына сентябрь ахырларында чыгарбыз бугай, шуңа хәтле, әлбәттә, мин Казанда.
Рәхмәт һәм ихтирам белән, Әнвәр Давыдов. 1964, сентябрь.
КАДЕРЛЕ АЛЕКСАНДР ТРИФОНОВИЧ Ч
Күптин-күп сәлам сезгә Казаннан.
Сезне түбәндәге мәсьәлә белән борчырга мәҗбүр булдым. «За далью-даль» дигән поэмагызны татарчага тәрҗемә иткән идем. Билгеле, үземә ошаганга тәрҗемә иттем. Хәзер аны нәшриятка тәкъдим итәргә уйладым. Поэманың вакытлы матбугатта чыккан вариантларын асылда тәмамланган дип кабул итәргә мөмкинме (уәсәлән, роман-газетаның 8 саны, мин шуннан тәрҗемә иттем)? 14нче кисәкне XXII съезддан соң кабат карап чыгарга дигән уегыз юкмы? Нәшриятның шундый соравы бар.
Җавап хатыгызда поэманың 14 кисәгенә карата фикерегезне алсак, поэманы нәшир итү эшен тизләштерер идек. Миңа, иҗади сәбәпләр аркасында, бу эшне тиз- ләштеоү бик кирәк.
Хөрмәт белән татар шагыйре Әнвәр Давыдов.
ҺАҖӘР ’ АПА!
Келәүледән †††† ‡‡‡‡ күп сәлам. Мин моны Уфага узышлый салып калдырам. Өйдә әле бар да исән-саулар. Мин дә бераз рәтләнәм, ахры, инде. Уфада РСФСР язучылар союзы пленумы утырышы була. (Башкорт әдәбиятын тикшерәбез.) 3 ндә башлана. 5—6 көн торылыр. Кайтканда берничә иптәш (Туфан, Зәки, Еники һ. б.) белән Камышлыга кереп чыгу ихтималы да юк түгел, ләкин райком Келәүлегә транспорт чыгара алырмы икән? Әгәр шундый мөмкинлеге булса, Зиннәт * абый миңа Уфага берәр төрле хәбәр җибәрсен иде. (Уфа, Союз писателей, татарскому писателю Давыдову.) Аннан мин кайчан кайтуыбыз турында телеграмма бирер идем. Әгәр инде мөмкинлек юк икән, үзем генә кереп тормам.
Ярый, әлегә хуш, барыгызга да сәлам. Әнвәр.
31. VI. S8.
ҺАҖӘР АПА1
Сиңа барыбыздан да күп сәлам. Шулай искәчә торабыз әле^ беркайда да артык зур үзгәрешләр юк.
Син мине гафу ит инде, теге көнне, бик тиз кайтарабыз дип, мине Юдинога очрашуга алып киттеләр, ләкин анда баргач, алай бик тиз генә булып чыкмады, озак торылды, үзем генә кайтып китәргә машина булмады. Шулай итеп, соң гына кайтып җитә алдым.
Менә Хәлимә1 артыннан тәныш-белешләргө, туганнарга китаплар җибәрәм, син таратырсың инде.
Шушы көннәрдә Нәкый Исәнбәтнең 60 еллыгын уздырдык. Бик зур күләмдә узды. Аликка да билет биргән идем, авырдым диде, бара алмады. Без Исәнбәтләрнең өендә дә мәҗлестә булдык, күңелле генә үтте.
Квартира артыннан һаман йөрибез, очы-кырые күренми әле. Булса да, артык зур булмас, ахры. Нишлисең бит, булганынча булыр инде.
Ярый, хуш, сәлам белән Әнвәр.
16. I. 1960.
1