Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ МАКСАТКА ЙӨЗ ТОТЫП


Музыка фольклористикасының мөһим проблемалары
атар халкының музыкаль иҗатын өйрәнүнең ярты гасырга якын тарихы бар. Музыка фольклористикабызның барлыкка килүе С. Г. Рыбаков, В. А. Мошков, Гайса Еникеев, Солтан Га- бәши исемнәренә бәйле. Халыкның музыкасы, җыр иҗаты турында Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Габдулла Тукайлар тирән фикерләр әйтеп калдырганнар.
Ләкин милли музыка фольклористикасының чын тарихы бары тик совет чорында, хезмәт халкы тудырган рухи байлыкны туплау һәм өйрәнү дәүләт эше югарылыгына куелганнан соң гына башлана *.
Композитор А. С. Ключарев, В. И. Виноградов һәм шагыйрь М. Садри 1941 елда Казанда җырлар җыентыгы бастырып чыгардылар. Татарстанда язып алынган татар халык көйләре тарихта беренче тапкыр бу китапта үзләренең халыкча яңгырашын таптылар. Нотага язу өчен катлаулы булган озын көйләр җыентыкта зур урын алып торалар. Ул хезмәт яшь татар композиторлары, музыкантлары һәм җырчылары өчен күп еллар буе иҗади чыганак булып хезмәт итте. Китапның кереш сүзендә милли фольклорның кайбер үзен-чәлекләре турында җитди фикерләр дә әйтелде.
Халык көйләренең А. Ключарев хәзерләгән икенче томы 1955 елны дөнья күрде. Ул татар музыка мирасын тагын да
1 Бу турыда кара: «Казан утлары». 1964 ел. 3 сан. баетты, ә китапка кергән кайбер себер язмалары, Гайса Еникеев материаллары милли көйләрнең үзенчәлекләренә булган карашны шактый киңәйтте.
Илленче елларда татар профессиональ музыкасы турында җирле һәм үзәк матбугатта кайбер тикшеренүләр, хәтта китаплар чыкты. Ләкин халык музыкасына карата аларда әллә ни яңа фикерләр әйтелмәде дисәк, зур хата булмастыр.
Халык җырларының жанрларын тикшерү, башкару мәсьәләләре буенча бу елларда Әзһәр Абдуллин эшләре билгеле16. Аның мәкаләләрендә халык музыка кораллары турында да кызыклы мәгълүматлар бар.
1964 елда фольклористикабыз тарихында өченче җыентык дөнья күрде. Бу юлы моның төп авторы — күренекле татар композиторы, татар хал&ж көйләрен тирән- тен белүче һәм оста башкаручы Мансур Мозаффаров иде. Җыентык студентлар өчен хрестоматия буларак әзерләнде. Җыентыкка Ю. В. Виноградов аңлатмалары һәм 3. Хайруллина сайлаган текстлар өстәлде. Дөрес, монда урнаштырылган җырлар инде нигездә бастырылып чыгарылган иде, әмма җыентыкның кыйммәте андагы көйләрнең төгәл һәм чын халыкча яңгырашлары белән язылуларында булды.
Әлеге халык җырлары китапларында төп урынны, нигездә, популяр әсәрләр алып тора. Татар халык җырларының территориаль, тарихи, жанр һәм стилистик терлелеген чагылдыру ягыннан караганда, ул җыентыкларның чикләнгән булулары да шуның белән аңлатыла. Аларның төп максаты артист-музыкантларның һәм киң музыка сөючеләрнең популяр халык җырларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде. Бу хезмәтләр үз чоры куйган таләпләргә җавап бирә алдылар. А. Клю-чарев, М. Мозаффаров һ. б. ларның хезмәтләре бүген дә татар халык музыкасының төп һәм бай хәзинәсен эченә алган җыентыклар булып кала.
Халык җырларын фәнни максат белән җыю һәм өйрәнү СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты эшчәнлегенә бәйле. 1940 еллардан алып бу институт фольклорчылары Хәмит Ярми җитәкчелегендә халык көйләрен язу эшен башладылар. 1959 елда институт каршында музыка кабинеты оештырылу белән бу эш систематик һәм му- зыкаль-профессиональ характер алды.
Яңа оештырылган кабинет алдында җитди практик һәм гыйльми проблемалар килеп басты. Кабинетның фәнни юнәлешенә бер факт хәлиткеч этәргеч ясады. Институтта этнографлар тарафыннан «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» исемле коллектив хезмәт әзерләнә иде. Аның халык музыкасына багышланган бүлеген язу миңа йөкләнде. Алга бөтенләй диярлек уйланмаган, өйрәнелмәгән җитди сораулар килеп басты. Татар халык музыкасының үзенчәлекләре, тарихи планда алып караганда, нидән гыйбарәт? Башка халыкларның музыкаларыннан аны нәрсә аера? Татарларда рус һәм башка халыклардагы кебек хезмәт, йола көйләре бармы? Керәшеннәрнең, мишәрләрнең музыка иҗатына нинди үзенчәлекләр хас? Борынгы заманнарда татарлар җырлаганмы, биегәнме, уйнаганмы? Әллә ул, берәүләр әйтмешли, гомер буе «мунчада посып» кубыз выжылдатканмы?., һәм башка күп төрле сораулар туды. Халык музыкасы турында без, консерватория тәмамлаган яшь белгечләр, бары тик әле югарыда искә алынган хезмәтләрдән белә идек.
«Фән» нәшриятында чыгачак, бөтен бер халыкка багышланган монография өчен ул мәгълүматлар, әлбәттә, җитәрлек түгел иде.
1960—1967 елларда төрле төбәкләргә оештырылган махсус экспедицияләр бу
юнәлештә көтелмәгән бай материаллар бирде, халыкта әле дә яшәвен дәвам иткән күп кенә борынгы көйләр, җырлар табылды. Барлык иген иккән халыклардагы кебек, бездә дә махсус стильле календарь (йола, туй) җырлары булуы расланды. Татар музыкасының этнографик яктан да төрле стиль һәм диалектларга бай булуы ачылды.
Бу материаллар нигезендә VII халыкара антропологик-этнографик конгресста доклад ясалды, төрле журналларда мәкаләләр басылды *. Яңа карашларның төп эчтәлеге «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» (Мәскәү, 1967), «Татарские народные песни» (Мәскәү, 1970) исемле хезмәтләрдә чагылыш тапты2. Ләкин халыкның бай музыка хәзинәсен киң планда, фәнни күзлектән чыгып өйрәнүдә бу әле беренче адымнар гына иде.
Илебезнең төрле-төрле почмакларында яшәүче татар халкының музыкасын җентекләп өйрәнү озын гомерләр сорый, ул күп кешеләр, фәнни коллектив эше. Әлеге 1960—67 елларда башкарылган эшләр моң- нарыбызның тарихын һәм катлаулы дөньясын беренче тапкыр күздән кичерү, аның төп тенденцияләрен билгеле дәрәҗәдә ачыклау гына иде, ләкин мондый киң пландагы күзәтү киләчәк эзләнүләр өчен билгеле ниге^ булды.
1967 елдан соң Себер, Урал буе татарлары музыкасын җыю һәм өйрәнү эшенә Илгиз Кадыйров һәм Нәркиз Мөштәриева- лар шактый өлеш керттеләр. Институтның гыйльми чыгарылышларында бу иптәшләрнең мәкаләләре инде дөнья күрде. Шәһәр музыка фольклоры һәм революция чоры җырлары турында музыка белгече Земфира Сәйдәшеваның мәкаләләре җирле матбугатта басылды.
Композитор Җәүдәт Фәйзинең хәзерге заман халык музыка иҗатына багышланган хезмәте аерым игътибарга лаек. 1971 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Халык җәүһәрләре» исемле китабы чыкты. Монда композитор тарафыннан күп еллар эчендә тупланган җырлар, аларга карата авторның аңлатмалары, фикер
1 М. Нягыедэянов. Стилевые особенности му-зыкального фольклора татар-кряшен М„ Наука. 1964.
2 М. Nigmedzianov. Some Style Chara-cteristics of Tatar-Michar Musical Folklore—«Studia Musicologica» T XI f 1—2. Budapest. 1967.
һәм күзәтүләре урын алган. Китапта нигездә җырчылар репертуарында яшәп килгән, ләкин әле куп очракта матбугатта чыкмаган популяр әсәрләр бирелә. Анда җырларның соңгы еллардагы яшәү тарихы да яктыртылуын күрсәтергә кирәк. Бу зур хезмәтнең әле күләмле һәм тәфсилле рецензия күргәне юк. Шуңа күрә, кыскача булса да, аның кайбер кимчелекләрен дә әйтеп үтү кирәктер.
Билгеле булганча, халык ааыз иҗаты күп вариантта яши Һәм конкрет стиль үзенчәлеген чагылдыра. Җыентыкта урнаштырылган әсәрләр, көйләрнең кабатланмас җирле колоритлары исә монда әлегә тиешле чагылышын тапмаган- Салмак, хәтта кайбер озын көйләр гадиләштерелеп, тигез үлчәүле размерга сыештырып нотага төшерелгән. Мәсәлән, «Таһир-Зөһрә» көенең мелизмнарга бай беренче өлеше квадрат ритмда, орнаментсыз язылган.
Автор «Кереш» өлешендә фольклорист- ларны җырның тексты белән кызыксыну-чыларга һәм «коры» мелодия тикшерүчеләргә бүлә, җырның ике элементын бергә карарга өнди. Ләкин җыентыкның төзелешендә көйнең, җырның төп үзенчәлекләре искә алынмый, бүленеш нигездә текстлар эчтәлегеннән (тематикадан) чыгып хәл ителә. Җырларның тарихы турында сөйләгәндә, китапта күбесенчә көй-музыка турында сүз алып барылмый, ә җырның сүзләре яки җырчыларның мәгълүматлары критерий итеп алына. Ләкин халыкта җырланган җыр тексты белән көйнең абсолют берлеген мондый юл белән дәлилләү мөмкин түгел, алар алышыналар, үзгәрәләр. Икенчедән, башкаручы мәгълүматы җырның соңгы елларда (күп булса 30— 50 ел) яшәвен генә тасвирлый, ә көйләр тарихы гасырларга сузыла...
Ниһаять, татар көйләрен жанрларга бүлү аның тарихи-стилистик үзенчәлекләреннән чыгып хәл ителмәгән. Нигездә аларның номенклатурасы саклана, әмма конкрет әсәрләрнең теге яки бу бүлеккә кертелүе бик тә бәхәсле. Мәсәлән, «Таң а-канда», «Ялгыз каен», «Уйланам», «Сарман», «Арча» һәм башкалар озын көй үрнәкләре итеп күрсәтелгән. Автор китапка бирелгән кереш сүзендә «бу китап чын мәгънәсендә фәнни тирәнлеккә дәгъва итми. Аны — бары халык иҗаты сөюче композиторның күп еллар буе үзе җыйган «халык җәүһәрләре».» үз күзәтүләреннән чыккан тәэсирләрне тупланган бер хезмәт дип кенә карарга кирәк», диЛәкин шунысын да әйтергә кирәк, 1971 елга кадәр басылып чыккан хезмәтләрдәге фикерләр дә, җыентыкта, әлбәттә, билгеле күләмдә чагылыш тапмый калмады. Моны Җәүдәт ага үзе дә әйтеп китә
Җыентыкның исеме турында. Җәүдәт ага китаптагы җырларны гына түгел, җырчыларны да. көй язган, эшкәрткән композитор, шагыйрьләрне — барысын да «халык • җәүһәрләре», ди (кара: 3 бит). Китапта әле халык иҗаты дәрәҗәсенә җитмәгән, аның тарафыннан кабул ителмәгән, камил- ләштерелмәгән әсәрләр шактый зур урын алып тора. «Җәүһәрләр» дигәч, ничектер «антология» тибындагы әсәр көтәсең. Халкыбызның көйләр антологиясен төзү әле алдагы бурыч.
Киләчәктә бу хезмәт әле җентекләп тикшерүгә ирешер дип уйларга кирәк. Тулаем алганда, Җәүдәт ага Фәйзи калдырган хезмәтнең объектив кыйммәте һәм әһәмияте һичшиксез зур. Ул — әле бер фольклорчының да кулы җитмәгән хәзерге заман фольклорына багышланган беренче хезмәт. Анда музыка көнкүрешенә караган бай мәгълүматлар урнаштырылган, күп кенә (хәзерге буын музыкантларына таныш булса да) җыр материалы тупланган. Киләчәктә совет чоры музыка фольклорын өйрәнүне дәвам иттерү өчен ул китап әһәмиятле таяныч булып торачак.
Соңгы елларда халык музыкасын җыю һәм өйрәнү эше шактый җанланып китте. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы «Идел буе халыклары музыка кабинеты - да композитор Шамил Шарифуллин җиләкчелегендә системалы рәвештә фольклор экспедицияләре оештыра. Көйләрне нотага төшерү һәм студентларның фольклорга игътибарын юнәлтүгә эур әһәмият бирә башлады. Консерваториядә инде шактый фонд туып килә.
Республиканың халык иҗаты йорты да бу эшкә киләчәктә зуррак әһәмият бирер дип ышанасы килә. Фольклор буенча халык иҗаты йорты тарафыннан 1974 елның апрелендә Арчада оештырылган Республика семинары әһәмиятле башлангыч булды.
Казанның яшь культура институты, пед-институт, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге дә музыка фольклоры белән шөгәльләнә. Бу шартларда халын
’ Күрсәтелгән хезмәт 28 бит.
’ Шул ук хезмәт. 70 бят.
музыкасын, җырларын җыю, өйрәнү, бастырып чыгару һәм пропагандалау эшләрен координацияләү, үзара планлаштыру Һәм оештыру мәсьәләләре аеруча актуаль булып тора.
Бүгенге көндә Г. Ибраһимоа исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында көй-җырларыбызның дүрт меңгә якын фоноязмасы тупланды. Бу — халкыбызның олы фәнни-эстетик байлыгы. Фольклористиканың колачы көннән-көн киңәя, фондларыбыз байый. Ләкин әле оештырыласы экспедицияләр һәм тикшереләсе проблемалар күп һәм җитди.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — халыкның музыка мирасына сак карау, җыелган һәм тупланган фондларны фәнни хисапка алу, тәртипкә салу һәм аңа композитор, белгечләр һ. б. кызыксынучы кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләр булдыру, Гайса Еникеев, Гыйлаҗетдин Сәйфуллин, Солтан Габәши, Антон Эйхен- вальд, Хәсән Гобәйдуллин, Александр Ключарев, Василий Виноградов, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров кебек музыка эшлеклеләренең архивы һәм радиокомитет, халык иҗаты йорты архивлары аерым игътибарны таләп итә. Кыйммәтле халык музыкасы материалларын, уникаль язмаларны тиешле шартларда саклау бик тә җаваплы эш.
Соңгы 10—15 елда көйләрне магнитофон тасмасына язу кулланыла. Әмма ул 7—8 елдан бозыла башлый, ә гасырлар буе халык күңелендә яшәгән күп җырлар карт җырчылар хәтерендә генә саклана бит... Бу көйләрне саклауның бердәнбер чарасы — аларны пластинкага төшерү. Күрәсең, бездә дә башка халыклардагы кебек, бу эшне тиешле дәрәҗәдә хәл итәргә кирәктер.
Бүген фәннең барлык өлкәләрендә методика камилләшү процессы бара. Гуманитар фәннәрдә математик, акустик һәм кибернетик методлар инде киң урын алдылар. Музыка өлкәсендә бу бигрәк тә нәтиҗәле. Чөнки көй — акустик күренеш, милли музыкада интонация, лад, ритм үзенчәлек-ләрен һәм җырчы-музыкантларның башкару осталыгын тикшергәндә, объектив нәтиҗәләргә бары тик бу яңа төгәл методика ярдәмендә ирешергә мөмкин.
Фәннең нигезе — дөрес фактлар. Бездә факт — көй-җырларның яшәеше. Аларны дөрес итеп мәңгеләштерү кирәк. Ләкин халык иҗаты — процесс. Ул халыкның узганы, бүгенгесе, уй-хисләре, үзе кебек үк — даими үзгәрештә, камилләшүдә. Хәзерге заман иҗатында үзгәрешләр аеруча тиз бара. Без ашыкмасак, халкыбызның бүгенге иҗатыннан да күп кенә нәр-сәләрне югалтуыбыз ихтимал. Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе — булган киң мөм-кинлекләргә таянып, һәр районда, һәр авылда халык музыка иҗатын язып чыгу. Тупланган материаллар нигезендә киләчәктә җыентыклар әзерләү. Бу эшкә иң якын киләчәктә тотынмасак, кыйммәтле хәзинәбезне, чорыбызның музыкадагы елъязмасын тулы килеш саклый алмавыбыз мөмкин.
Югарыда искә алынган башкарыласы эшләр, экспедицияләр һәм тикшеренүләрнең төп һәм перспектив максаты — күп томлы татар халык музыкасы җыентыгын барлыкка китерү. Ул гасырлар буе халкыбызның төрле төбәкләрдә, төрле социаль-тарихи шартларда иҗат иткән мирасын үз эченә алырга тиеш. Анда татар совет фольклористикасының тәҗрибәсе, казанышларына лаек рәвештә, йола һәм хезмәт, уеч һәм бию көйләре, бәетләр һәм башка эпик әсәрләр, озын көйләр, авыл һәм шәһәр көйләре, хәзерге заман җырлары, музыка кораллары көйләре һәрберсе үз урынын алыр.
һәр томның тикшеренү өлеше, фәнни кушымтасы, иллюстрациясе һәм башка телдә резюмесы булырга тиеш.
Халык көйләренең гомуми генераль каталогын төзү бу олы эштә беренче адым булыр иде. Аның нигезендә тематик, этнографик, жанрлар буенча һ. 6. каталоглар кирәк булачак. Шул ук вакытта әлеге олы коллектив хезмәтнең фәнни нигезләрен ачыклау да — кичектергесез бурыч.
Гармония, полифония кебек башка музыка фәннәренә караганда, халык музыкасы фәне, ягъни музыка фольклористикасы, фән буларак әле бик яшь. Күп гасырлар буена, бүгенге көй язу системасы барлыкка килгәнче, халык музыкасын язу һәм өйрәнүгә әһәмият бирелми. Европада чиркәүләр тирәсендә тупланган музыкантлар якара халык» иҗатын мәҗүсилек һәм гөнаһ нәрсә дип караганнар, фольклорга игътибар романтизм чорында көчәя. Фольклористика барлыкка килү Европада XVII—XVIII, Россиядә XVIII—XIX гасырларга туры килә. Ләкин музыка фольклористикасы махсус белем тармагы булып бары тик гасыр чамасы элек кенә үзен танытты. Аның яңа чоры XX йөз
№ Ц. У > М 3,
177
башыннан, фонограф уйлап табылганнан соң, башлана. Әле бүген дә музыка фольклористикасын камилләшеп беткән, предметын һәм методын тулысынча ачыклаган фән дип булмый. Хәтта бер музыка культурасында, мәсәлән, рус фольклористи-касында, берьюлы төрле тикшерү методлары яши. Моның объектив сәбәпләре дә бар. Халык музыкасы — катлаулы күренеш. Бер культура эчендә параллель төстә төрле музыка диалектлары яши, бер үк этнографик группада төрле принциплар нигезендә туган жанрлар очрый. Ләкин һәр милли культурада, мәгълүм ки, билгеле бер стиль мөстәкыйльлеге, бердәмлеге бар. Музыка фольклористикасы, үз нәүбәтендә, милли музыканың гомуми стиль үзенчәлекләренә ярашлы булган, шуңа таяна торган тикшеренү методикасын, анализлау принципларын барлыкка китерә. Болар белән бергә, фольклористиканың, фән буларак, кайбер халыкара уртак принциплары, методлары булуын да күз алдында тотарга кирәк. Әмма башка фольклористика мәктәпләренең тәҗрибәсен механик рәвештә күчерү уңышка китерә алмый һәм моның тискәре үрнәкләре бездә инде юк түгел. Татар совет фольклористикасы туплаган тәҗрибә хәзер махсус өйрәнүгә, гомумиләштерүгә мохтаҗ.
Билгеле булганча, җыр күп яклы феномен. Монда сүз, көй, хәрәкәт, башкару да бар. Ул музыкант, этнограф, лингвист һәм башкалар тарафыннан һәрберсенең үз аспектында өйрәнелә 17 18. Җыр элементларының үзара мөнәсәбәте бер бәйләнештә генә була алмыйлар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу бәйләнеш төрле жанрларда төрлечә.
Җырларны тикшергәндә, классифи-кацияләгәндә аның элементларының иң әһәмиятлесен, әсәрнең асылын билгели торганын аерып алу таләп ителә. Мәсәлән, бию көендә — хәрәкәт, бәеттә — сүз, эчтәлек, озын көйдә — көй өстенлек алып торалар.
Музыка фольклористикасының төп объекты — музыка, көй, аның ритмик, лад һ. б. төзелешләре. Бию көенең әһәмиятле компоненты хәрәкәт, бию дип, музыкант хореограф эшен башкара алмый, яки, бәетне тикшергәндә, филолог лингвистны алыштыра алмый. Ә менә бу жанрларда музыканың стилен, семантикасын һәм генезисын тирәнтен тикшерү — музыкантның бурычы. Димәк, музыкант-фольклорчы иң башта җырның музыка өлешен тикшерә, ә калган элементлары турында лингвист, филолог һ. б. лар хезмәтләренә таянып фикер йөртә.
17 Бу сыналган методны инкарь итү дә очрый Имеш, комплекслы метод кына хаклы. Ләкин элементлар тиешле дәрәжәдә һәм профессиональ тирәнлектә өйрәнелми торып, «комплекс» лы метод объектив мәгълүмат бнрә алмый. 18 Профессиональ сәнгатьтә мондый карашлар күп терле аңлашылмаучылыклар кнтереп чыгара, Без әле еш кына җыр белән шигырь үзенчәлекләрен аермыйбыз, аларга бер үк таләп куябыз. Берәүләр халык тарафыннан танылган жырнын сүзләрен аерып алалар да анык шигырь буларак бик йомшак булуын исбатлыйлар. Икенчеләр тирән эчтәлекле шигырьләргә композитор тарафыннан язылган әсәрләрнең җырланмый ягула
рына гажәпләнәләр. Бу аерым һәм махсус сөйләшү таләп итә торган мәсьәлә.
Фольклористикада көй белән сүз җырда органик бердәмлектә яшиләр, дигән бернинди дәлилсез (a priori) теэис модага кереп китте. Моннан теләсә нинди нәтиҗә чыгарып була 19.
Җырда сүз белән көй мөнәсәбәте — зур һәм катлаулы проблема. Монда без аның кайбер якларына гына тукталабыз. Көй һәм сүз җырда бергә яшиләр дисәк, бу чыннан да дөрес булыр иде. Ләкин әле бу һәр көйнең үзенә генә хас тексты була дигән сүз түгел. Халык иҗаты практикасы күрсәткәнчә, бер үк көйгә төрле эчтәлекле, хәтта структуралары төрле булган текстлар җырланырга һәм, киресенчә, бер үк текст төрле көйләр белән башкарылырга мөмкин. Төрле текстларга җырлана торган кКәләү Гайшә» җырын гына алыйк. Алар арасында 9—10 һәм 7—8 үлчәүлелө- ре бар. Музыкасының төзелеше белән бу, һичшиксез, озын көй. Димәк, текстның тө-зелешеннән чыгып кына җырның формасын билгеләп булмый. Шулай ук фәлән көйгә фәлән эчтәлек кенә туры килә дип тә булмый.
Көйнең мондый эмоциональ киңлеге, төрле эчтәлекле текстларны тәэмин итә алуы музыканың спецификасы — образының конкрет булмыйча, ө гомумилеге һәм мөстәкыйльлеге белән аңлатыла. Еш кына көй җырда гомумиләшкөн билгеле бер настроение тудыра, текстларның эчтәлеге урыны-урыны белән аны конкретлаштыра.
Бер көйнең төрле эчтәлекле җырларны тәэмин итүенә мисал буларак, революция һәм гражданнар сугышы чорларында борынгы татар көйләренә яңа җырлар башкарылуын искә төшерик. Бу күренеш барлык халыкларга һәм чорларга хас.
Шулай итеп, көй белән шигырь ара- синда гомум настроение туры килү-килмәү турында гына бәхәс булу мөмкин. Хәтта бу ике компонент бер-берсенә контрастлы булуы да әле начар дигән сүз түгел. Шигърият тө, музыка да мөстәкыйль сәнгать өлкәләре. Аларның үзара мөнәсәбәте катлаулы, аны бары тик «бердәмлеккә» кайтару сәнгатьләрнең үзара диалектик бәйләнешен примитивлаштыру булыр иде.
Ләкин бу әле шигырь белән көй арасында структур һ. б. бәйләнешләр юк дигән сүз түгел. Җырчы яңа текстны традицион озын көйгә яраклаштырып башкара: җитмәгән җөмләне өсти, артыгын кыскарта. Бу элемтә конкрет текст һәм конкрет көй арасында түгел, ә бәлки гомумән татар шигыре һәм көй арасында туа. Төрле жанрларда элемтә төрле характер ала. Бәеттә, мәсәлән, шигырь структурасы көйнекен билгели, такмакта бию ритмы өстенлек ала. Татар телендә басым сүзнең ахырына туры килү аркасында татар көйләрендә гомумән ямб ритмы зур урын алып тора.
Киң планда караганда, җырларда көй һәм сүз үзара комплиментар бәйләнештә яшиләр. Зур эчтәлекле, сюжетлы текстның көе, мәсәлән, примитиврак була (бәет, дастан, такмак), киң музыкаль колачлы, тирән хисле озын көйнең текстлары бик гади һәм кыска була. Озын көйдә шигырь ритмикасының көй өчен әһәмияте булма- са, башка жанрларда көй ритмын шигырь билгели.
Халык музыкасының стиль үзенчәлекләре жанр һәм тарих-этнографиягә бәйле, тотрыклы фактор буларак, җыр классификациясенә ышанычлы нигез, төп критерий булып хезмәт итә ала. Җырның күп өлешле феномен булуын истә тотып, җыентыкларда тематик, структур, ритмик, территориаль, этнографик һ. б. төр классифи-кацияләр булдыру мәҗбүри.
Халкыбызның күп томлы музыка иҗаты җыентыгын хәзерләү — иҗтимагый-культура тормышында зур вакыйга. Ул фольклористика фәненең төрле тармакларын тагын да үстерү, күп проблемаларны ачыклау, яңадан-яңа экспедицияләр оештыру, махсус белгечләр әзерләү һәм барлык иҗади көчләребезне туплауны таләп итә.