Логотип Казан Утлары
Бәян

НЕВА «УЧ ТӨБЕ»

угыш вакытында Ленинградны саклаучы сугышчылар һәм командирлар арасында илебезнең барлык милләт вәкилләре бар иде. Ул көннәрдә мин Таҗикстанның партия җитәкчеләреннән таҗикларның Ленинград өчен ничек сугышуларын белүемне һәм шуларның берәрсе турында газетага язып чыгуымны үтенгән телеграмма алдым. Таҗикларның берсен мин Нева ярында сугышучы подразделениедә очраттым. Ферганәдәге Сох кышлагында туып үскән чибәр, яшь Тэшабай Адилов иде ул. Армия сафына 1939 елда алынган,
Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнашканнан соң үзенең часте белән Выборг янында Бөек Ватан сугышын каршылаган егет.
Сугыша-сугыша Выборгтан чигенгәч. Адилов Неваның уң як ярында, Нева Дубровкасындагы десант группасына эләгә. Ул вакытны сул як ярда кечкенә генә бер җирне немецлардан сугышып алырга кирәк иде. Бу җир блокаданы өзү максаты белән хәзерләнгән һөҗүм өчен плацдарм булырга тиеш. Отрадное—Островки участогында һәм Неваның Кара Елга дип аталган кушылдыгында шундый плацдармнар булдырырга тырышып каралды. Ләкин бу участокларда уңышка ирешеп булмады.
Сентябрьнең унтугызыннан алып егерме бишенә кадәр барган су-гышларда безнең гаскәрләргә Неваның сул як ярында — Мәскәү Дуб- ровкасы дигән җирдә, ниһаять, форпост төзү мөмкин булды. Сугышчылар бу форпостны «Нева уч төбе» дип атадылар.
«Нева уч төбе» өчен барган сугышларда Тэшабай Адилов та катнашты.
Аның бу сугышта ничек катнашуы турында мин шул штурмда булган берничә сугышчының сүзләре буенча һәм Адиловның үзенең сөйләвенә таянып язам. Төннәрнең берендә, «Уч төбе»н яулап алып, аны дошманга кире бирмәс өчен соңгы сулышларына хәтле сугышкан командирлар һәм солдатлар һәлак булып беткәч тә, шул җирне тотып калучы кешеләрнең кызылармеец Тэшабай Адилов һәм аның бер коралдашы (кызганычка каршы, аның исеме тарих өчен сакланмаган) икәнлегенә иптәшләренең берсе дә шикләнми иде.
Ниһаять, Нева. Кызыл балчыклы биек ярлар. Уң як ярда — Нева Дубровкасы, урман эчендә утырган кәгазь комбинаты поселогы; чәчелеп утырган кирпеч һәм агач йортларны немец бомбалары һәм миналары җимергән, алар яналар. Сул як ярда да нәкъ шундый ук поселок Мәскәү Дубровкасы. Андагы йортлар инде янып беткән, яр буйлап Ленинградтан Шлиссельбургка бара торган таш юл үтә. Яр чите белән юл арасында немецлар траншеяләр казыганнар. Дзотларның амбразураларына куелган пулеметлар Неваның салкын суы өстенә төбәлгән... Поселок янындагы урман эченә артиллерия яшеренгән. Минометлар да беренче сигнал булуга ут ачарга торалар. Урман, ♦ поселок һәм траншеяләр Неваны кичеп чыгарга ниятләнеп тә, шуны £ булдыра алмаган авиадесант дивизиясенең гитлерчы башкисәрләре ® белән шыгрым тулы.
Ә уң якта — сиздермичә генә каты һөҗүмгә әзерләнүче безнең > гаскәрләр. <
Понтончылар Невадагы балыкчы көймәләрен җыйдылар, төннә- S рен, дошманга сиздермичә, аларны урман юллары буйлап алып кил- = деләр дә дача өйләренә, үзәннәргә, уйсулыкларга һәм яр буйлата ка- ♦ зылган чокырларга яшереп куйдылар. Урманда бүрәнәдән понтоннар һәм ярым понтоннар ясадылар.
һәм менә бары да әзер булды. Караңгы төн уртасында, артиллерия хәзерлегеннән башка гына, елганы кичү башланды. Уннарча көймәләрне күтәреп китерделәр дә суга төшерделәр. Үзләренең командирлары белән берничә йөз сугышчы көймәләргә тавышсыз гына кереп утырды да агымны кисеп йөзә башлады. Алар сул якка җитеп килгәндә немец ракеталары кабынып, су өстен яктырттылар.
Тревога сигналы күз ачып йомганчы десант өстенә артиллерия, миномет утларын җибәрде, пулеметлар туктаусыз ата башлады... Ләкин өч-дүрт минуттан соң көймәләр яр буена килеп туктадылар, беренче штурм уңышлы булды... Яр кырында һәм немец траншеяла- рының беренче линиясендә кул сугышы башланды. Немецлар чигенделәр, кечкенә плацдарм сугышып алынды. Ләкин уң як ярдан өстәмә көчләр көтәргә туры килмәде: Нева берөзлексез яктыртылып тора һәм снарядлар, миналар шартлавыннан кайный иде.
Безнең десантны тар-мар итәргә омтылып, немецлар каршы һөҗүмнәрен туктатмадылар. Әгәр дә понтончы-сугышчы Щеголевның кыюлыгы булмаса, десантчылар бөтен группалары белән тар-мар ителгән булырлар иде. Патроннар бетте, сугышчылар инде гранаталар белән каршы тора башладылар — шул вакыт, таң яктысында, батыр понтончы, немецларның котырып ут ачуына да карамастан, яр буена килеп, көймәгә сугыш кирәк-яраклары төяде, утырып ишкәкләргә тотынды һәм Нева аша йөзә башлады. Батырларның юлдашы бәхет була. Немецның барлык артиллеристлары һәм пулеметлары өчен мишень булган бу куркусыз понтончының елга аша чыгуын йөзләрчә кешеләр борчылып күзәттеләр. Щеголев ярга исән-сау килеп җитеп коралларын бушатты, берничә яралыны көймәгә алып, яңадан хәвеф- хәтерсез уң як ярга чыгып җитте ’.
«Уч төбе»ндә сугыш яңа көч белән кабынып китә. Ләкин көндез әкренләп тына. Бу җирдәге кешеләрнең исәнме икәнлекләрен дә белергә мөмкинлек булмый. Ярдан ярга барган артиллерия, миномет дуэле «уч төбе»н безнекеләр өчен дә, немецлар өчен дә аяк басарга мөмкин булмаган җиргә әйләндерә.
Икенче төн җитә. Таң алдыннан Кызыл Армиянең тагын өч йөзләп сугышчысы көймәләргә утырып Неваны кичәргә омтылалар. Ләкин аларны немецлар көтеп тора. Бик күп көймәләр батырыла. Десантчыларның бер өлеше Невада һәлак була. Калганнары кире борылырга мәҗбүр ителә.
1 1942 елның башында политрук И Курчавое мине үзенең «Понтончылар батырлыгы» дигән кулъязмасы белән таныштырды (Воениздат, 1943 ел) Понтон-күперче- ләр батальонының югарыда сөйләнгән сугышы бу кулъязмада тулы нтеп языла
ПАВЕЛ ЛУКНИЦХИИ
Кара төндә кырык разведчик сул як ярга чыга. Елга ар ягында иртә беләнгә кадәр сугыш шау-шуы ишетелеп тора. Ләкин бу кырыкның берсе дә әйләнеп кайтмый. «Уч төбе» яңадан немецлар кулында кала.
Таң алдыннан тагын дүрт йөз сугышчы «Уч төбе»н штурмлауга ташлана.
Көймәләрнең берсендә, башка кызылармеецлар белән, ике таҗик — Тэшабай Адилов һәм аның аерылгысыз дусты Абдувәли дә була. Сугыш юлларын алар икесе бергә үтәләр.
Фашистлар, атмыйча, десантны яр буена якын ук китерәләр дә, йөз метр калгач, көчле ут ачалар.
Көймәләр шатырдап таралалар. Пулемет утыннан кырылган сугышчылар һәм командирлар суга авалар. Калганнары «ура» кычкырып ярга ташлана. Штурмчылар әзәйгәннән-әзәя бара...
Тэшабай болай уйлый: көймәләрне агым уңга кага, фашистлар утларын да шунда сибәләр. Агымны кыеклатып, уңга ишү өчен осталык һәм көч кирәк була. Ә Тэшабай белән Абдувәли Сох дигән тау елгасында теләсә нинди көчле агымны җиңәргә өйрәнгәннәр. Алар сулга, утның көчсезрәк җиренә таба ишәләр... Пулемет уты тигән көймә бер якка кыңгырая. Дуслар суга ташланалар һәм, коралларын югары күтәреп, сул як ярга килеп туктаган җимерек салга йөзеп чыгалар.
Авыр сулап, сугышчылар як-якларына караналар. Агымның түбәнрәк ягында исән калган көймәләр ярга якынлаша баралар. Солдатлар җимерек көймәләрдән суга сикерәләр һәм, йөзеп, ярга киләләр. Әле тегендә, әле монда йөзеп килүчеләрнең башлары мәңгегә су астына күмелә. Снаряд ялкынында һәм пулялар сызгыруында, төтен һәм шартлау тавышлары астында минометлар, пулеметлар, сугыш кирәк-яраклары бушатыла.
Тэшабай белән Абдувәли янына берничә кеше йөзеп килә. Шулай итеп, барысы унбишләп кеше җыела. Ниндидер командир сугышчыларны яр буйлап штурмга күтәрә, ләкин шунда ук пуля тиеп егыла. Монда башка командирлар булмый. Тэшабай: «Менә бу арыктан... шуышыйк!» — дип кычкыра да яр битен кисеп үткән канауга ташлана. Аның артыннан башкалар шуышырга тотына.
Алар, гитлерчыларга сиздерми генә, беренче траншеяларның борылып киткән җиренә, фашистларның түбән таба, ярны штурмлаган кызылармеецларга атып яткан урыннарына килеп чыгалар. Кыю егетләр арттан фашистларга ташланалар һәм траншеяларны кулга төшерәләр, ләкин көтмәгәндә траншеяларның икенче линиясеннән каршы һөҗүмгә килгән башка гитлерчылар белән очрашалар. Каршы һөҗүм кире кагыла. Унбиш сугышчы бер-береннән дүрт йөз метр ара калдырып, бөтен траншея буена сибеләләр. Ярты километрлап фронтка унбиш сугышчы!.. Дошман яңадан атакага ташлана. Шул арада Нева аша тагын бер рота чыгып өлгерә. Өч дистәләп кызылармеец, берничә командир һәм политрук ярдан сикереп тора да унбиш сугышчыга ярдәмгә ташлана. Траншея әкренләп безнекеләр белән тула, алар җиргә ятып, дошманга ут яудыралар. Яр башына ротага якын сугышчы җыела. Дошманның каршы һөҗүме тагын кире кайтарыла.
Исән калган гитлерчылар траншеяларның икенче линиясенә чигенәләр. Арырак тигез бушлык, аннан урман башланып китә. Дошман батареялары әлегә атмыйлар, аларга снарядлар ташыйлар. Минометлар һәм пулеметлар да яңадан сугышка әзерләнеп, тын торалар...
Командирның тавышы тәшвишле тынлыкны ярып үтә:
— Ленинград өчен! Ура!..
һәм шунда ук атака, икенче оборона линиясен штурмлау... Яңадан сугыш шау-шуы, тагын ялкын, төтен, тузан.
Абдувәли Тэшабайдан уңдарак алга йөгереп уза. Тэшабай шунда ахирәт дусының кычкырып егылганын күрә: «А-а-а! Ярдәм ит!» «Йөрәгемне кинәт ут алгандай булды»,— дип сөйләде Тэшабай соңыннан шушы минут турында. Тэшабай, бернигә дә карамыйча, дусты янына йөгереп килә дә җиргә тезләнә, ә Абдувәли инде дәшми, ул инде үлгән... Тэшабай ярсулы ачудан бүтән берни дә сизми, снаряд- * лар шартлавын да, пулялар сызгыруын да, үзенең тормышын да, үле- ш мен дә, барлык дөньясын оныта: «Абдувәли! Абдувәлием минем!». ® Телендә сүз, башында уй, күңелендә бер теләк калмый. Тэшабайның £ бөтен барлыгын ачу гына биләп ала... Тэшабай Абдувәлинең кесәсен- * нән документларын, фоторәсемнәрен ала, дустының саргаеп калган < канлы йөзенә карый. Аңын томан каплагандай була. Берни дә күр- S мичә, ишетмичә, Тэшабай тавышсыз гына елый. Аны хәлсезлек чол- “ ran ала, ул йокыга тала. ♦
Уянып китсә, тирә-як тып-тын. Тэшабай үлеп яткан дустын күрә. 5 һәм кинәт, гомерендә булмаган бер нәфрәт белән кычкырып җибәрә: * «Алга! Хәзер бары тик алга гына!» Ул як-ягьгна карый. Алда бер =1 кешенең дә юклыгын күрә. Уң якта да, сул якта да, артта да бер ® кеше юк. Таныш булмаган бердәнбер кызылармеец кына үзенә оя * казып маташа. Бер гитлерчы аңа пулеметтан аткалап тора. Сугышчы >» җиргә иелә һәм пулемет туктаган арада тагын казый башлый.
Тэшабай сул якта түмгәкләр барлыгын күрә. Шуларга яшеренеп дошман пулеметчысының артына төшәргә мөмкин икән. Ул артына a әйләнеп карый — дүртәү шуышып килә: ике солдат, кызылфлотчы < һәм эшче киеменнән бер карт. Партизаннар, дип уйлый Тэшабай алар турында. Тэшабай аларны янына чакырып ала да дошман пулеметының кайда торганын һәм аңа ничек якынлашып булуын аңлата. Бу дүрт кеше Тэшабайдан син кем дип сорамый, нәрсә эшләргә кирәк дип кенә сорыйлар.
Тэшабай партизанны бер якка, дошман пулеметчысының игътибарын үзенә юнәлтү өчен сулга табарак җибәрә. Карт: «Була ул»,— ди дә шуышып китеп бара. Тэшабай үзе, калган өч сугышчы белән бергәләп, дошманның артына төшәргә китә. Аларның атарга әзерләп куйган гранаталары, ике винтовкалары, ике автоматлары була. Сиздермичә генә пулеметчыга якынлашалар. Ике гитлерчы — беренче һәм икенче номер пулеметчылар — картны шәйләп алалар. Пулемет-ларын борып, җентекләп төзиләр дә атып җибәрәләр. Карт яшеренеп өлгерми... ләкин ике гитлерчының үзләренең дә шунда гранаталар белән тетмәләре тетелә, пулеметның җимерелгән сошкасы бер кырыйга очып китә...
Тэшабай пулеметның стволына ташлана. Ул — ватылмаган икән. Аяксыз пулеметны Тэшабай траншея буйлап төзи дә якындагы землянкага атып җибәрә. Аннан дүрт фашист йөгереп чыга. Алар хәбәрләшү юлына куян күк сикереп төшәләр, танкка каршы казылган чокырга чумалар һәм урманга качалар. Тэшабай һәм аның иптәшләре калган дошманнарны эзлиләр, әмма якында бер генә тере гитлерчы да булмый.
Дүртәүләп кичкә хәтле буш землянкаларны саклыйлар. Ашарга берни дә юк, карын ач. Кич җиткәч, яр буена кайтып үзебезнекеләр- не табу нияте белән траншеядан чыгалар. Яр буендагы юлга килеп җитәләр, ләкин урманнан атылган пуляларга юлыгалар. Кызылфлотчы белән бер сугышчы җиңел яралана, Тэшабайның өченче юлдашы авыр җәрәхәт ала. Тэшабай аны җилкәсенә салып, трофей пулеметның стволын да калдырмыйча, әкрен генә ярга шуыша бшлый.
Тирә-як шомлы тынлыкка чума. Эңгер-меңгердә үлгәннәрнең гәүдәләре генә шәйләнә. Тэшабай озак шуыша. Ул күтәреп барган сугышчы да үлә. Дөм караңгыда Тэшабай иртә белән үзләре сугышып
алган беренче траншеяга килеп җитә. Монда беркем дә юк. Ярның кыелып төшкән җирендә, нәкъ су кырында ул бер төркем яралы сугышчыларны очрата. Алар бирегә таң алдыннан килүе мөмкин булган ярдәмне көтеп җыелганнар.
Ни булды соң әле?.. Ярга төшерелгән рота каты сугышлар алып барды. Каршы һөҗүмгә төшкән гитлерчыларны тар-мар итте, начальникларын урманга куып кертте. «Уч төбе»н нинди көчләр саклап торганын белмәгән фашист командованиесе тылдан китерелгән өстәмә көчләрен сугышка кертү-кертмәү мәсьәләсен көне буена хәл итә алмады. Ә «уч төбе»н тотып торган көчләр бик аз иде: үзеннән күп мәртәбәләр өстен булган дошман көчен тар-мар итеп, подразделение үзе дә шул һөҗүмдә һәлак булды. Барлык командирлар үлеп бетте. Яраланган сугышчылар кичкә хәтле позицияләрне үз кулларында тоттылар, ә караңгы төшкәч хәлсезләнеп, бирегә, су янына җыелдылар. Хәл артык куркыныч. Обстановканы белеп алса, дошманның минут эчендә һөҗүмгә күтәрелүе бар. Ә «уч төбе»н сакларлык кеше юк.
Шушы ике дистәгә якын яралы сугышчыдан башка яр буенда берәү дә юкмыни соң инде?
— Я ярдәм итегез, я атып китегез! дип, яралылар елыйлар. Карыйм, барыр җир юк. Мин үземне дә һәлак булганга санадым,— дип сөйләде миңа Тэшабай,— арттан, елга аръягыннан беркемнең дә, бернинди ярдәмнең дә килүе мөмкин түгел. Яр буйлап киттем. Күрәм — пулеметлар: берәү, икәү, станоклы өч пулемет, кул пулеметлары; автоматлар, гранаталар, патроннар чәчелеп ята... Корал күп, сәламәт кеше генә юк. Ләкин күреп торам — берәү автоматын немецлар ягына төбәгән килеш утыра. «Тагы берәрсе бармы?* —дип сорыйм аннан. «Белмим, берәүне дә күрмим!» — ди бу. «Ә син яралы түгелме?» ♦ Колагым томаланды. Зыяны юк!» Мин болай дип уйладым: «Үзем соңгы сулышка хәтле атармын. (Адилов нәкъ шулай дип әйтте: «Соң- 1ы сулышка хәтле»). Миңа чигенер урын юк!» Шулай дип уйладым да теге солдаттан: «Син станоклы пулеметны күтәрә аласыңмы?» — дип сорадым. «Алам»,— диде бу. «Ә минометтан ата беләсеңме?» «Беләм!..» «Алайса, менә нәрсә...» Тэшабай, рус телен вата-сындыра, үзләренең нәрсә эшләргә тиешлеген сугышчыга аңлата. Үзе яралылар янына әйләнеп килә дә аларга Ленинград турында сөйли башлый, чигенергә ярамаганны, чигенер җир юклыгын әйтә. Кемнең җиңел яраланганын, кемнең йөри алуын, ә кемнең бары тик куллары гына хәрәкәтләнүен белешә. Шуннан соң: «Син унлап гранатаны күтәрә аласыңмы?.. Яхшы! Гранаталар ташларсың!.. Ә син станоклы пулемет тасмасына патроннар тезәрсең... Ә син...» дип, эш бүлеп чыга.
һәр сугышчы Адиловтан приказ ала. Яралылар эшкә тотына. Ә Тэшабай белән аның яңа танышы караңгыда бөтен яр буен йөреп корал җыялар, аларны сугышка ярарлык хәлгә китерәләр. Яр буена унбиш, егерме метр ара калдырып, биш рота, ике батальон минометы дошман позицияләренә каратып куела. Югарыда, дошманнан алынган траншеяларга өч станоклы, ике кул пулеметы урнаштырыла, пулеметлар арасына корылган автоматлар салына. Бу сугыш коралларының һәрберсе янына Тэшабай, яралы сугышчылар ярдәме белән, патрон һәм мина ящик лары ташый.
Менә шушы куәтле кораллар төн караңгылыгында, сугышка әзер булып, тын гына торалар. О! Әгәр алар янында кешеләр дә булса! Ләкин алар юк. Сау-сәламәт кешеләрдән бары тик алар икәү генә. Тэшабай сул флангтан станоклы пулемет янына урнаша, ә аның иптәше уң флангтагы икенче пулемет янына ята.
Шул минутчан башлап Тэшабай фамилиясен сорарга да оныткан иптәшен «уңъяк» дип атый башлый. Тегесе дә Тэшабайдан исемен
ничек дип сорап тормый, дәшәргә кирәк булганда: «Әй, сулъяк!» дип кычкыра.
Авыр эш эшләп хәлдән тайган сугышчыларга Тэшабай, яңадан патроннар, миналар кирәк булганга кадәр, су буенда ял итәргә куша.
Шуннан соң борчулы көтү сәгатьләре башлана. Тэшабайны сусау йөдәтә, ләкин ул бер генә минутка да күзәтүне туктатырга батырчы- ♦ лык итми, караңгыга төбәлеп карап ята. Үзе пулемет янында, ә үзе « уң ягындагы башка пулеметларның кайсы җирдә һәм түбәндәге ми- g нометларның кай урында торуларын күңеленнән кичерә. Үзе уйлый: ь шушы төнне үләргә туры килсә дә, актык көченә хәтле сугышачак S ул. Аннары ничә еллар элек Ферганә тауларында, Сохның ташлы ’ үзәнендә Аб ду вә ли белән сугышлы уйнауларын, шул чагында бөтен g малайларга үзенең командир булуын уйлый. Канга баткан Абдувәли- Е нең хәзер кайдадыр алдарак, төн карасында күмелмичә үлеп ятканы ♦ күңеленә килә, әгәр исән калсам, аны ничек тә күмәргә кирәк дигән Е уй йөгереп үтә. «
Көтмәгәндә алдарак ниндидер тавыш ишетелеп китә. Тэшабай - бераз тыңлап торгач, аның әкрен генә әйтелгән команда тавышлары = икәнен аңлый. Ул пулеметына ныграк сыена. Кинәт тау егетенең үт- “ кен карашы траншеяларга якынлашкан бик күп караңгы тапларны х шәйләп ала. Гитлерчылар зур ярым түгәрәк ясап шуышып киләләр 4 икән... «
Бу урында Тэшабайның үзенә сүз бирик:
«Мин шунда ук пулеметтан ата башладым — уңга, сулга, тетте- * рәм генә. Бөтен лентаны атып бетердем. Күрәм, күләгәләр бик якын. “ Ящикта гранаталар бар иде. Нәкъ урталарына тондырдым. Икенче пулемет янына йөгереп килдем. Уңга, сулга — тагын бөтен лентаны. Яралы немецларның тавышы ишетелә: елыйлар, кычкыралар! «Мин аларның бик күбесен үтердем, яраладым. Хәзер үземә үләргә туры килсә дә герой булып үләчәкмен» — дигән уй башка килде. Тагы да уңгарак йөгереп килдем дә пулемет янындагы егеткә кычкырдым: «Ут ач!» Ул шунда ук ата башлады. Берничә тапкыр атты да яныма йөгереп килде. «Ник атарга куштың?» «Алдыңда ни торганын күрмисеңме әллә?» — дидем тегеңәр. Ә ул: «Алда тып-тыныч. Берни дә ишетелми»,— диде. «Тыңла, яхшылап кара, бер адым алга атласалар да, станоклы пулеметтан, кул пулеметыннан, винтовкалардан ат, граната ыргыт. Бик көчле ут ач. Ә мин минометка йөгерәм»,— дип әйттем.
Ул станоклы пулемет янында калды, ә мин түбәнгә, миномет янына төштем. Яралы солдатлар барын да эшләп торалар, пулемет тасмаларына пуля тезәләр...
. Рота һәм батальон минометларыннан өч йөз, дүрт йөз метр арага ун ящиклап мина атып бетердем... Шуннан соң бар да тынып калды.
Немец артиллериясе һәм минометлары кинәт кенә яр буен котырынып утка тота башлады. Мин шунда ук өскә сикереп мендем дә станоклы пулеметка ташландым. Үтерсәләр — бер ни эшләп булмый, исән калсам шәфкать көтмәсеннәр!
Яралылар элек казылып куелган чокырларда. Өстә — мин. Уң якта калган егетем — ул туктаусыз атып ята! Бөтен җирне төтен каплады, берни күренми. Белмим, берәрсе исән калдымы икән... көтеп ятам. Кинәт — исерек немецлар йөгереп килә. Акыралар-бакыралар. Мин пулеметтан ут ачтым —немецлар җиргә ятты. Уң яктагылары гына йөгерүләрендә булдылар. Атар идем — лентам бетте. Мин егер- ме-утыз метрдан икенче пулеметка йөгереп килдем, тагы ата башла-дым (пулемет белән пулемет арасында корып куелган винтовка һәм автоматлар да бар бит әле).
7, «к. У.» з,
Үземә-үзем: «Ут! — дип кычкырам. Урыннан-урынга чабып йөрим, барлык автомат кораллардан атам. Немецар тыналар. Артиллерия генә сирәк-сирәк атып куя...»
Укучы бәлки миннән сорарга телидер: ә немецлар күпме иде? Бер ротамы, икеме? һәр вакыу төгәллекне яратучы немецлар нигә төнге атакага барганнар? һөҗүм итеп килгәндә нинди ут ачканнар? Ади- лов гранаталар ташлаганда алар да граната кулланганмы? Укучының бик күп сораулар бирүе мөмкин. Мин аларның барсына да: «Белмим».— дип кенә җавап кайтара алам. Моны хәзер әйтеп тә булмый. Ләкин бер нәрсәне яхшы беләм: әле генә сугышып алынган плацдармны саклау кирәк булганда дошманны хәйләләү, аны апты-рашта калдыру, кыска гына вакытка булса да аның үз-үзенә булган ышанычын югалту — бу зур хәрби батырлык, кайчакта бөтен бер батальонга, полкка, дивизиягә дан китерерлек зур уңыш... Ә бу очракта, мин ачыклап бетермәгән фактлар калса да, шунысы хак — бу төндә ике сугышчы плацдармны саклап калдылар!..
...Фашистлар кире чигенде. Тагын тып-тын булып калды. Шул кадәр тын иде, хәтта үлеп җитмәгән фашистларның ыңгырашулары да, кара җирнең иң тирән катлавыннан килгән кебек, тынлыкны бозмый иде. Төтен һәм тузан белән кап-кара булган, чәчләре тузгыган, тирләп беткән Тэшабай, көчкә генә тын алып, пулеметларны корырга тотынды. Аңа булышырга теләп, яшеренгән җирләреннән яралылар чыкты. Бершпеләре Тэшабай кебек үк батыр сугышкан икенче егет янына шуышып китте.
...Ул арада төн карасы бераз гына сыеклана башлады. Таңның беренче билгеләре икенче ярдагы безнең артиллеристларга «уч төбе» алдындагы фашистларның хәрәкәтен шәйләргә мөмкинлек бирде. Дошманнар тагын атакага хәзерләнәләр. Үзебезнекеләрнең һәм дошманның кайда икәнен ачыклап, артиллеристлар фашистларга залп бирә башладылар. Кинәт Тэшабай үз гомерендә беренче тапкыр баш очында сәер тавышлар ишетте: шу, шу, шу — әйтерсең лә ефәк тукыма кыштырдый. Бу — безнең эрэслар тавышы иде. Әлегә кадәр яшеренгән җирләреннән ата башладылар. Әле генә фашист торган җир буп-буш һәм тып-тын булып калды.
Урман артыннан инде бер генә ату тавышы да ишетелми иде. Тэшабайның баш өстеннән снаряд сызгырулар да туктады...
Неваның уң ягыннан сул як ярга таба бик күп көймәләр йөзә башлады. Алдан моторлы көймәләр килә, алар артыннан ишкәкләрен селтәп баркаслар йөзә, алар артыннан понтоннар, балыкчы көймәләре тезелгән... Аларга беркем дә атмый, алар парадтагы кебек тыныч кына киләләр...
Тэшабай саклап калган «уч төбе»нә диңгез пехотасы килеп урнаша.
Озын буйлы полковник үзенә очраган яралы сугышчылардан:
— Кем, кайсы часть оборона тотты? — дип сорады.
— Командир берүзе,— диделәр сугышчылар,— яралымы ул, үлгәнме — белмибез. Карагыз әле, югарыда ул...
Полковник аңламады. «Уч төбе»н шулай батырларча саклаган частьның командирын эзләргә җибәрде.
Кызылфлотчылар уң яктагы егетне таптылар. Егет аларны Тэшабай янына китерде һәм алар бергәләп полковник янына төштеләр.
— Кайсыгыз командир? — дип сорады полковник каралып, пычранып беткән, җенгә охшап калган Тэшабайдан.
Ләкин төнге атышлардан колагы тонган Тэшабай аны ишетмәде.
Полковник диңгезчеләрчә каты итеп сүгенеп җибәрде:
— Син нәрсә, сугышчы, сораганны ишетмисеңме әллә? Сугыш белән кайсыгыз җитәкчелек итте?
Тэшабай, ниһаять, аңлап алды, ак тешләрен җемелдәтеп, кулын пилоткасына күтәрде:
— Командир — сугышчы Тэшабай Адилов!..
Уңнан да, сулдан да бер-берен бүлә-бүлә, яралы сугышчылар Адиловның сөйләгәннәрен дөресләп тордылар. Полковник барын да аңлады һәм кулларын җәеп, Тэшабайны кочагына кысты да бик каты итеп өч тапкыр үбеп алды. Шулай ук итеп «уч төбе»нең икенче сакчысын да үпте.
— Я, геройлар! Хәзер ял итегез, соңыннан сөйләшербез! — диде ул.
Кызылфлотчылар икесен дә землянкага алып кереп утырттылар. Ашарга бирделәр. Ләкин Тэшабай ашый алмады, ашыйсы килми иде... Балтик диңгезчеләре үзара карашып алдылар: «Егетләр хәлдән тайган... Ял итсеннәр!» Өстәл өстенә ашамлыклар куеп, нарларга бушлатларын, шинельләрен ташладылар да берсе артыннан берсе әкрен генә чыгып киттеләр. Комендант взводының сугышчылары КП төзи башлаганнар иде. Шуларның балта тавышы астында, шинель һәм бушлат өемнәренә сөялгән Тэшабай белән аның иптәше бер сәгать, сәгать ярымлап йокымсырап алдылар.
Кичә генә Абдувәли үтерелгән җир хәзер нейтраль зона — снаряд чокырлары ыржаеп торган, җимерек кораллар һәм мәетләр аунаган ялангач буш урын.
Анда Абдувәли ятып калды. Аны җирли алмаган Тэшабай көне буе тынычлык тапмады. Траншея кырыннан баш күтәрүгә немецлар пулеметтан атарга тотыналар, Тэшабай өч тапкыр күтәрелеп карады, өч тапкырында да аңа таба миналар ташкыны яварга тотынды, һәм батальон командиры катгый рәвештә Тэшабайга траншеядән чыгуны тыйды. Ләкин төн җитүгә Тэшабай рөхсәт алды.
— Бар! — диде капитан.— Күрәм, җаның өзгәләнә?.. Тик кара аны, аңлыйсыңмы?
Тэшабай шуышып китте.
Бу төнне фашистлар караңгылыкны әледән-әле ракеталар белән яктырталар һәм аткалап торалар иде. Тик торганда минометлары ата башлый, миналар шул кадәр күп ярыла, алардан чокырларга төшеп кенә качарга мөмкинлек була. Тэшабай чокырдан-чокырга шуышып бара торгач, ниһаять, дустының мәете янына килеп җитә. Аркасына салып, траншеяга алып кайта. Ул тагын ике тапкыр шуып чыга, ташлап калдырылган шинельләрне җыеп кайта.
Шуннан соң траншея артында коры, әйбәт урын табып, озаклап кабер казый. Кабер төбенә дүрт шинельне җәеп, әкрен генә Абдувә- линең мәетен куя. Дустының тыныч йөзенә соңгы тапкыр карап калу өчен ракета’ яктыртканын көтә, аннары аның кулларына үзенең кулын куя да әкрен, ләкин ачык итеп:
— Мин синең өчен янам, Абдувәли... Йөзенче фашистны үтерми торып тынычланмамын,— ди.
Үзе тынып кала. (Бу минутлары турында Тэшабай болай дип әйткән иде: «Антым күңелемә сеңеп калсын дип уйладым».)
Бераздан ул Абдувәли өстенә калган дүрт шинельне яба да туган ил туфрагы белән каберне күмә. Траншеяга ул сүзсез генә кайтып керә һәм сугышчылар арасына барып утыра *.
•Безнең батарея сугышчылары» китабыннан.
1 «На страже Родины» газетасының 1942 ел. 9 июнь санында Ленинград фронты гаскәрләренә приказ басыла. Батырлык күрсәткән сугышчыларны бүләкләү турындагы бу приказда Ленин ордены белән бүләкләнгән елкән сержант Тэшабай Аднловның фамилиясе ни башта тора Соңыннан Тэшабай Адилов үзенең антын да җиренә җиткерә: снайпер була да 1942 елны 114 фашистны юк итә.