Логотип Казан Утлары
Очерк

«МӘҢГЕ САКЛАРГА!»


очерк өчен тупланган материаллар.
Менә Башкортстаннан җибәрелгән бер хат. Аны Газиның авылдашы язган. Ул, Гази Заһитовның «беркайчан да Герой булмавын» хәбәр итеп, чак кына ризасызлыгын да белдерә сыман.
Мин аны аңлыйм. Газета-журналларны караштырып бара, киноны, телевизион тапшыруларны кызыксынып тамаша кыла торган замана агаедыр ул. Юкны маташтырмагыз, дус кеше, рейхстагны алучы каһарманнар арасында Заһитов фамилиясе беркайда телгә алынмый, дип әйтүе дә мөмкин аның. Алар Гази белән бергә үскәннәр. Ул, мөгаен, болай фикерлидер: геройлар баскан урынында тора алмаган аргамактай ярсу, тау бөркетедәй кыю, арысландай гайрәтле булалар. Ә Гази, аучыларга хас булганча, атнага ике сүз әйтә торган йомыкый юаш, түземле, сабыр холыклы булган. Кая инде андыйга кешене шаккаттыра< торган батырлык?!
Гази, башка күп иптәшләре кебек үк, әрәмәдә ат көткән, печән чапкан, тайгага ауга йөргән; әтисеннән күреп сихәтле дару үләннәре җыйган һәм үсә төшкәч укырга киткән. Врач булырга хыялланган ул. Билгеле инде, алга куйган максатына ирешәчәгенә нык ышанган. Шөбһәләнергә нигез юк — тормышның корылышы шундый, һәркемгә юл ачык, иренмә, ялкауланма гына, һәм тырыш, сабыр Гази техникумга керә. Ләкин көтмәгәндә — матур хыялларны чәлпәрәмә китергән сугыш. Фашистлар җирдә кешелек күрмәгән явызлыклар кыла башлый. Егет йөрәге моңа ничек түзсен?! Аңарда мәкерле дошманга аяусыз үч, нәфрәт кабына — чикерткәне рәнҗетергә дә батырчылык итмәгән яшүсмер- үч алучы булып сугыша.
Моннан утыз ел элек аны Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итеп акка кара белән язганнар: «30 апрельдә рейхстагны штурмлаганда Заһитов рейхстагка беренче булып бәреп керде... Яралы килеш,
ин кәгазьләр актарып утырам. Алдымда утызлап хат, архивта саклана торган мәгълүматларның уннарча бит күчермәләре, Берлин операциясе һәм аңа кагылышлы сугышлар турындагы китаплардан язып алынган дистәләрчә битләр, фоторәсемнәр, газета мәкаләләре...
Болар — рейхстаг өстенә байрак кадаган татар егете Гази Заһитовның батырлыгы сурәтләнәчәк
рейхстаг түбәсенә беренче Җиңү байрагын кадады. Рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыгы, гайрәте һәм каһарманлыгы өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеме бирүгә лаек».
Мин ышанам: тамчы да хилафлык юк монда, һәммәсе булган бо- ларның, хәтта артыгы беләндер бәлки. Тик аның фамилиясе хәзергә геройлар исемлегендә юк. Юк... ә күрсәткән каһарманлыгы моңа лаек ♦ табылган. Шулай дип тарихка кертелгән һәм бу батырлык язылган £ документлар кенәгәсенең тышына «Мәңге сакларга!» дип мөһер бас- ь каннар. Димәк, бәясе чиксез кыйммәт бу кәгазьләрне киләчәктә бер 2 кеше генә кулына алмас әле...
Мин кабат Бүләкләү кәгазенә текәләм. Кабат укыйм: «Өлкән сер- ° жант Гази Заһитов, яралы килеш, рейхстаг түбәсенә беренче Җиңү £ байрагын кадады».
Бу кысынкы, саран җөмләләрдә ничаклы тирән мәгънә, серле яз- « мышлар?! Халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкла- ф рын ишәйткән тагын бер якты сәхифә дип бәяләргә кирәк моны. в Сөйләтәсе иде һәммәсен Газиның үзеннән иркенләп, тәртибе белән, о тәфсилләп, тик соң шул инде: ул тау өстендәге каберендә йоклый. “ 1945 елның 1 мае көнне төшкән рәсеме исә дәшми...
Шунысы куанычлы, тарихи фоторәсем, көннәр үтү белән, барыбер телгә килде бит, килде! 2
Мин Газиның элеккеге полкташы, сугышчан дусты Михаил Петрович ч Минин хатларын кулыма алам. х
Миңа хәзер шул билгеле: Хәрби академияне тәмамлаганнан соң, £ Воронеж шәһәрендә хезмәтен дәвам иттергән инженер-майор М. П. Минин— 1945 елның 30 апрель төнендә рейхстагка Җиңү байрагын кадаучыларның берсе. Ул «Без беренче!» дип күкрәк кагып йөрмәгән, дан артыннан кумаган. Ә СССР Оборона Министрлыгы архивында саклана торган тарихи мәгълүматларны дикъкать белән укып чагыштырсаң, уйлансаң, Минин һәм аның иптәшләре күрсәткән батырлыкка таң каласың, бу батырлыкның әлегә чаклы тиешенчә яктыртылмавы гаҗәпләндерә.
Минин соңгы хатында архивта саклана торган бер мөһим документның күчермәсен җибәргән.
Укыйм: «1945 елның 30 апреленнән 1 майга каршы төндә бригаданың разведчиклар төркеме, рейхстагка бәреп кереп, Берлин өстенә беренче булып Кызыл Байрак кадады. Рейхстагны алуга катнашучыларга — Германия башкаласы өстенә Кызыл Байрак кадаучыларга, шул исәптән яралы өлкән сержант Заһитовка, Советлар Союзы Герое исеме бирү һәм хөкүмәт бүләкләре өчен мәгълүматлар хәзерләп җибәрелде. СССР Оборона Министрлыгы архивы, фонд 136, 212465 тасвирлама, 23 бит...»
Бу документның күчермәсе миндә дә бар. Ул—136 нчы Армия пушка-артиллерия бригадасының сугыш хәрәкәтләре дәфтәреннән. Көнендә язылган, димәк,— тарих үзе. Тик нишләп соң бу төркем күрсәткән батырлык әлегә чаклы матбугатта яктыртылмаган?
136 нчы Армия пушка-артиллерия бригадасы Берлинны алу өчен сугышларда 79 нчы укчы корпуска булышлык күрсәтә. Көтмәгәндә хәбәр тарала: корпус командованиесе рейхстаг өстенә Кызыл Байрак кадарга теләүче коммунистлардан һәм комсомоллардан штурмлаучы төркем оештырачак икән. Бригададан унбер кеше үзе теләп бу эшкә алына. Алар арасында беренче дивизионнан А. П. Бобров, Г. К. Заһитов, А. Ф. Лисименко һәм М. П. Минин да була... Ә бүтән частьлардагы разведчиклардан татар егетләре Вәлиев, Габидуллин, башкорт Рәхимҗан Кошкарбаев һ. б. лар теләк белдерә.
Заһитовлар төркеме 27 апрельдә кич 79 нчы корпус штабына килә. Биредә танкистлар, элемтәчеләр һәм артиллеристлардан 25 кешелек
штурм группасы оештырыла. Аның командиры итеп Мәскәү егете капитан Владимир Николаевич Маков билгеләнә.
Корпус политбүлеге начальнигы И. С. Крылов штурмчы бу группага, һөҗүм итүче башка частьлар белән бергә сугышып, рейхстагка бәреп керергә һәм аның түбәсенә Кызыл Байрак кадау бурычы куелуын белдерә. Моның нинди зур әһәмияткә ия булуын барысы яхшы аңлый: дошман паникага биреләчәк, корал ташлаячак. Димәк, һәр ике яктан ничаклы кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек туа.
Политбүлек начальнигы ымлауга, бүлмәгә Байракны кертәләр. Капитан Маков, полковник кулыннан байракны тантаналы төстә алып, партия оешмасы секретаре буларак М. П. Мининга тапшыра.
Бу минутларда аның ничаклы дулкынлануын әйтеп торыргамы? Дөньяда шушы Кызыл Байрактан да изгерәк, кадерлерәк нәрсә булмагандыр секретарь өчен. Хәер, секретарь өчен генәме?
Смирно басып, керфек тә тетрәндермичә торган горур кыяфәтле иптәшләренә карый ул. Әнә нинди тәвәккәл һәм батыр алар! Лисимен- ко, Бобров... Ә Заһитов һәммәсеннән калку, киң күкрәкле, калын муенлы, таза, чибәр егет. Шундый көчле кешене үз яныңда тою һәрчак ышанычны арттыра, гайрәт өсти. Заһитов төркеменең төнге «аудан» беркайчан да буш кул белән кайтканы юк. Ул тегенди-мондый яралануга да игътибар итми. Дәвалау ысулларын яхшы белгәнгә, бик тиз беренче ярдәмне күрсәтә. Үзе ул санчастька барып та тормый һәм башкаларга караганда тиз терелә. Кыскасы, бу төркемдәге сугышчылар менә дигәннәр. Шуңа күрә Минин нык ышанып:
— Байракны рейхстаг түбәсенә кадарбыз! — ди.
— Кадарбыз! — диләр иптәшләре, секретарьны куәтләп.
Автомат, гранаталар, пистолет һәм хәнҗәр белән кораллангач, китәргә боерык бирелә.
Мин үз-үземә сорау бирәм:
— «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» дигән китапта бу группа турында бертөрле дә хәбәр юк. С. А. Неустроев һәм К. Я. Самсонов батальоннары исә телгә алына. Ни өчен шулай?
Актарына торгач, җавап табыла: кыю егетләр капитан Неустроев батальоны составында булганнар икән.
Ничә армия, ничаклы техника рейхстагка ыргыла. Яралы сугышчылар санчастька барудан баш тарта. Гитлерны әсир итәргә теләүче кайнар канлылар ишәя. Тик бу кыю теләкләрне гамәлгә ашыруы гына җиңелдән түгел: рейхстагка килү юлларын фанатик фашистлар саклый, алар үз канына исергән ерткыч күк ярсып сугышалар, һәр йортның подвалыннан, тәрәзәләреннән ут ява. Урам-тыкрыкларда, бакча, паркларда адым саен диярлек миномет, пушка установкалары, җиргә күмеп бәләкәй крепостька әверелдерелгән танклар. Дары төтене, хәрабәләргә әверелгән йортлардан чыккан тузаннан — тирә-як кояш тотылгандагыдан да караңгырак. Җәһәннәм дигән нәрсә булса, ул шуннан артык түгелдер.
Мининның бер кулында автомат, икенчесендә чехолга салынган байрак. Заһитов — алда. Разведка ясый да кул изи, разведка ясый да кул изи. Утлы кургаш бөркеп яткан җимерек йортлар арасыннан мең бәла белән алга үрмәлиләр. Хәзер инде алар төп частьларны шактый узып киткәннәр. Инде үз көчләренә генә таянырга туры килә. Каршылык артканнан-арта. Капитан Маков, әледән-әле рациясен көйләп, артиллеристларны ярдәмгә чакыра.
Шулай өченчеме, дүртенчеме тапкыр артиллерист дуслар ярдәменә сыенганда, болар өстенә таш стена ишелә. Унсигезәү генә калган булалар, бу юлы тагын ике сугышчы сафтан чыга, ә Ленинград егете өлкән сержант Алексей Петрович Бобров контузия ала.
Фашистлар, безнең разведчикларның кайдан хәбәр биреп ятуларын сизеп, алар урнашкан йортка снарядлар яудыра башлый. Гөрселдәп
түбә ишелә, стеналар ава. Бобров, командирын гәүдәсе белән каплап, аны үлемнән саклап калырга өлгерә. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен язылган Бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар:
...«Бобров һәм аның иптәшләре, немец позицияләренә үтеп, рейхстагка төбәп атучы безнең артиллерия утын корректирладылар. Алар ♦ урнашкан йортны фашистлар камап алды, ләкин разведчиклар бирел- • мәде. Бу сугышта Бобров, автоматтан атып һәм граната ыргытып, £ 11 немецны юк итте. Разведчиклар дошманның һөҗүмен кире кактылар < һәм йортны безнең пехотачылар килгәнче үз кулларында тоттылар...» 2
Маков егылган җиреннән сикереп тора да: «Хәзер алга, егетләр, и фәкать алга!» — дип боера. £
Тоташ янгыннар эченнән төне буе баралар да баралар. Төтенгә түзеп £ булмый — тончыга башлагач, җиргә ятып хәл алалар, һуштан язучы- ? ларга су бөркиләр. -
Капитан Маков корпус штабы һәм батальон командиры Неустроев а белән даими элемтәдә тора, дошманның бу тирәгә тупланган көчләре о турында мәгълүматлар тапшыра.
Икенче көнне ниндидер бер зур йорт ишеге янында немец часовоен юк итәләр. Бераздан подвалда, күзләрне чагылдырып, гранаталар гөр- * селди. Исән калган 30 фашист кулларын күтәрә... Разведчиклар аларны тылга озаталар. Бу эпизод М. П. Минин һәм Г. К. Заһитовка Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен язылган Бүләкләү кәгазендә телгә * алына. Шушы документларның архивтан җибәрелгән фотокүчермәлә- g рен үзара чагыштырып карасаң, һәммәсе туры килә, һәммәсе дөрес. <
Дәһшәтле 30 апрель кичен хыялымда күзалларга тырышам. Караган кинофильмнар искә төшә. Менә фашистик Германиянең Эчке эшләр министрлыгы бинасы. Менә җир астында тирәндә Гитлерның бункеры булган империя канцеляриясе... Берлин операциясен күрсәткән картадан шушы объектларны табып алам. Аларга хәтле безнең гаскәрләр зур бер оборона сызыгын үткән булганнар. Ул — ярлары бетон белән ныгытылган Шпрее елгасы. Аның аркылы салынган чуен күпер — Мольтке күпере. Фашистлар аңа ике урынга баррикада өеп куйганнар. Якын килерлек түгел — кыямәт уты яудыралар. Барыбер безнең саперлар күпергә үтеп миналарны зарарсызландыралар һәм өелгән ыбыр-чыбырны сүтеп юл ясыйлар. Бу яктагы үз йөрешле установкалар, танклар, артиллерия, минометларыбыз туктаусыз ата. Ләкин дошман подвалларга, кирпеч стеналар артына поскан — һаман бирешми. Безнең гаскәрләр күпердән теге якка чыгарга берничә кат күтәрелсәләр дә, бу хәзергә барып чыкмый. Караңгы төшкәч кенә елганың теге ягындагы йортлар өчен сугышырга тотындылар. Ниһаять, «Гиммлер йорты» — ягъни Эчке эшләр министрлыгы бинасы дошманнан тулысынча чистартыла. Моннан рейхстагка 500 метрлап кына инде, һәммәсе — уң якка урнашкан 674 нче укчы полкның майор В. И. Давыдов батальоны һәм сул яктагы 756 нчы укчы полкның капитан С. А. Неустроев батальоны соңгы штурмга әзерләнә. Алар ике тапкыр күтәрелеп карыйлар, ләкин оборонадагы гитлерчылар яудырган ут ифрат көчле була. Исән калганнар снаряд чокырларына, траншеяларга ятарга мәҗбүр.
Көндез, капитан Маков боерыгы буенча, Гази Заһитов белән М. П. Минин «Гиммлер йорты»ның дүртенче катына менеп, рейхстагка үтү юлларын күзәтә башлыйлар. Алда Тиргартен паркы. Аны снаряд, миналар актарып бетергән. Танк үтмәсен өчен казылган киң чокырга туп-тулы итеп су җибәрелгән. Үткен күзле Гази, бер урында чокырга аркылы сузып салынган металл балкаларны күреп: «Шулар өстеннән йөгереп чыгабыз. Бу юнәлештә куркыныч азрак,— ди. Командир риза була. Караңгы төшә башлаганны көтәләр. Бу карарны корпус штабын- дагылар да хуп күрә. Аннан: «Озакламый гаскәрләр һөҗүмгә күтәрелә-чәк»,— дип белдерәләр.
Сәгать уннар тирәсендә безнең артиллерия рейхстагка һәм аның тирәсендәге дошман гаскәрләренә кабат бик көчле ут ача. Бераздан, күктә яшел ракета кабынуга, разведчиклар «ур-ра!» кычкырып алга ташлана. Су җибәрелгән чокыр аркылы салынган балкалар өстеннән йөгереп үтәләр. Пуля тиеп авып калучылар да шактый. Бина тәрәзәләрен томалаудан калган төзелеш әйберләренә ышыклана-ышыклана, рейхстагның төп керү ишекләренә омтылалар. Менә ул киң мәрмәр баскычлар. Сугышчылар өстенә яңгыр урынына пуля ява. Үлүчеләр, яраланучылар күп. Алар кулындагы флагларны исәннәр алып йөгерә. Колонналар ышыгына кергәч, пулялар куркынычы кими. Беренче эш итеп, колонналардан зәһәр свастикалы фашист байракларын йолкып алалар. Алар урынына разведчик Булатов белән башкорт егете Рәхимҗан Кошкарбаев үз флагларын бәйли. Бикле зур ишекләр янына дистәләрчә сугышчы җыела...
Язучы В. Субботинның 1974 елның 30 апрелендә «Правда» газетасында басылып чыккан фронт язмалары искә төшә.
150нче укчы дивизиянең шул чактагы хәбәрчесе В. Субботинга взвод командиры лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев әңгәмә вакытында болай дигән:
«— Комбат мине «Гиммлер йортымнда тәрәзә янына алып килде. «Рейхстагны күрәсеңме? — диде ул.— Кирәкле кешеләр сайла, флаг ка-дарсың». һәм миңа төргәк тоттырды.
Бер төркем разведчиклар тәрәзәдән чыгып киттек. Тиздән җиргә ятарга туры килде. Фашистлар бик көчле ут ачтылар. Янымда нибары бер сугышчым калды... Ул әледән-әле: «Нәрсә эшлибез инде, иптәш лейтенант?» — дип сорый. Су белән тулы тирән чокыр янында ятабыз. «Әйдә флагка үз имзаларыбызны язабыз» — дим мин янымдагы иптәшемә һәм без шәмәхә карандаш белән шундук: «Л-т Кошкарбаев, кр-ц Булатов. 674-полк, 1-б-н»,— дип язып куйдык.
Сулы чокыр янында караңгы төшкәнче яттык. Аннары артиллерия ата башлады һәм без, беренче атышлар яңгырауга, рейхстагка йөгердек. Килеп җиткәч тә, Булатовның аягыннан тотып, өскә күтәрдем һәм ул икенче кат биеклегенә флагны кадады...»
Разведка взводы командиры лейтенант Сорокин өстәп: «Тәрәзә янындагы флаг кичке 8 ләр тирәсендә кадалды, ә 11 сәгать 30 минутта атлар өстенә, түбәдә. Бу төркемдә разведчиклардан Орешко, Провоторов, Пачковский, Лысенко, Габидуллин һәм Бреховецкий бар иде»,— дигән.
Мин, 150нче укчы дивизия командиры генерал-майор Шатилов һәм шул ук дивизиянең штаб начальнигы полковник Дьячковның 1945 ел, 30 апрельдә 18 сәгатьтә 79 нчы укчы корпус штабына җибәргән доклад- нойларын (Оборона министрлыгы Архивы, фонд ЗУА, 4306 тасвирлама, 528 эш, 45 бит) хәрби тарихчылар өйрәнүенә калдырып, Беренче Белоруссия фронты командованиесе рейхстагка кадар өчен ничә Байрак билгеләве турында уйланам.
Е. Долматовскийның «Җиңү автографлары» исемле китабында алар тугыз диелә. Шулар өстенә сугышчылар үзләре әмәлләгән флаглар да шактый булган икән әле... Ә капитан Маков җитәкчелегендәге Заһитов- лар төркеменә 79 нчы укчы корпус политбүлегендә хәзерләнгән Кызыл Байракны рейхстаг түбәсенә кадау бурычы йөкләтелә.
...Менә бу төркем рейхстагның нык имән ишекләре янында. Капитан Маков боерыгы буенча Заһитов, Бобров һәм Лисименко баскычта яткан бүрәнәне күтәреп киләләр. Аны дистәләрчә куллар эләктереп ала һәм ишеккә томырырга тотына. Ишекне ватып, автоматлардан ата- ата, караңгыга ташланалар. Артиллеристларга рәхмәт: гитлерчыларның шактый өлеше, рейхстагка яуган көчле утка түзә алмыйча, подвалларга поскан. Бүлмә арты бүлмәгә бәреп кереп, автоматлардан ут чәчәләр.
Караңгы. Өлкән сержант Гази Заһитов кесә фонаре белән әледән-әле коридорны яктыртып ала. Бер өер фашист почмакка ышыкланып безне-келәргә ут ача. Заһитов кулындагы фонарь — мишень бит инде ул. Минин граната ыргытып өлгерә.
— Алга, егетләр, алга! — ди төркем командиры, автоматтан өзлек- . сез ата-ата.
Вестибюльгә чыгалар. Монда да фашистлар. Бу юлы Лисименко бер- > бер артлы ике граната ташлый, һава дулкыны томырылып өстән узуга ь сикерешеп торып, иелә-иелә йөгерәләр. Төтен күзләрне әчеттерә. ? Ниһаять, алда — икенче катка алып менә торган баскыч. Култыксаларын ? граната умырган, тимерләре аҗдаһа тешләре сыман ыржаеп-тырпаеп калган... Шунда капитан Маков: Ь
— Минин, байрак белән өскә! — дип кычкыра. Баскычка йөгерәләр. 2 Заһитов фонарен яктыртып-яктыртып ала. Тагын гранаталар ыргыталар, ’ җимерек баскычтан ата-ата менәләр. Аста безнең гаскәрләр сугыша. ♦ Алар хәзер фашистларны тоткарлап торалар. Менә икенче кат... Чарлак. я Разведчиклар чарлакта түбәгә чыгарга җай эзли. Биредә бернинди бас- с кыч юк. Шунда өлкән сержант Заһитов багана юанлыгы чылбырлары с өстән төшеп торган йөк лебедкасын күреп:
— Чылбырга тотынып өскә! — ди. Бер-бер артлы өскә күтәреләләр, п Кечкенә тәрәзә табып түбәгә чыгалар. Караңгы төшкән инде. Аста шә- “ һәр төтенләп ята. Менә ул Берлин!.. Яктырткыч пулялар выжлап уза, миналар гөрселди, снарядлар ухылдап ярыла. Берсе шартлаганда янә- “ шәдә көндез үзләре «Җиңү алласы» дип атаган скульптуралар төркемен < шәйләп алалар, һәм башня өстенә менеп баскан Заһитовка Кызыл 5 Байракны сузалар. Аннары Заһитов, кулъяулыгын тешләре белән ертып, Байракны металл сапка бәйли. Мининны үз җилкәсенә бастырып, бронза ат өстенә мендереп җибәрә. Минин, еш-еш сулап, мең бәла белән скульптура таҗына якынлаша да Байракны кадый. 30 апрельдә рейхстаг түбәсендә җилфердәгән беренче Байрак була ул.
Икенче катка төшкәч, капитан Маков сугышчыларны тәбрикләп күкрәгенә кыса һәм, рацияне көйләп, корпус командиры генерал-майор С. Н. Переверткинга заданиенең үтәлүен белдерә. Корпус командиры үз чиратында һәммәсен кат-кат котлый да, дошманны өскә җибәрмәс өчен, баскычны сакларга боера.
Астагы бүлмәләрдә, коридорларда сугыш тагын да кыза төшкән. Рейхстаг түбәсенә алып чыга торган баскычка гитлерчылар ике-өч тапкыр ярсып һөҗүм итсәләр дә, Газилар чигенми. Шундый бәрелешләрнең берсендә Заһитов каты яралана. Аңа А. Ф. Лисименко беренче ярдәмне күрсәтә. Гази һуштан яза. Аңга килгәч, үзен санчастька озатырга кыстауларына риза булмый.
— Безгә... моннан китәргә һич ярамый!—ди ул.
Күпмегәдер тынлык урнаша. Аркасын соры таш стенага терәп баскычта кырын яткан яралы егеткә кайнар чәй эчергәч, ул күзләрен ача. Егет нык алҗыган, иреннәре күм-күк, күз төпләре кара көйгән, анда- санда эре шадралы яңаклары эчкә баткан. Өч көн, өч төн буе керфек- кә-керфек тидермичә һаман ут, төтен эчендә, әҗәл якасында йөре әле! Менә егерме биш кешедән алтау калдылар. Әле шул алтының берсе — Василий Фамильский бу группага юлда гына кушылган. Димәк, егерме биштән бишәү генә исән дигән сүз...
— Безнекеләр рейхстаг гарнизонына ультиматум игълан итәргә китте, ди врач эзләп кайткан Лисименко һәм биш бармак чаклы гына
шәм төпчегенә ут элдерә.
— Чынлапмы, Лисименко?
— Ихластыр әгәр. Үз күзләрем белән күрдем.
— Әйтәм, фашистлар тынып калды!..
— Бу бит, беләсезме, ни дигән сүз, егетләр?! — ди Гази. Аның чырае яктырып китә, күзләрендә нур балкый.
— Бу бит...— Ул, өч көн кырынмаган ияген капшап, сөенеченнән сүз таба алмыйча Бобровка карый.
— Бу — сугыш капут дигән сүз! — ди салкын канлы Бобров.
— Әйе, рейхстаг бирелсә, фашистларның күбесе корал ташлаячак, — ди капитан Маков та. — Шулай итеп, исән калдык микәнни без, ә?! Рейхстагка ультиматум, ә?! — Тарихи минутлар бу! Кызганыч, фотограф юк... Гомерлек истәлек булыр иде.
Шул чак кайсыдыр көтмәгәндә:
— Рәсемгә иртәгә төшәрбез. Ә хәзер секретарь взнос алсын да партбилетларга имзасын салсын! — ди.— Рейхстагта салынган имза — тоже тарихи имза!
— Дөрес!
— Шәп фикер! — диләр егетләр һәм, кабаланып, күкрәк кесәләренә тыгылалар.
Минин Заһитовка карый. Рейхстагка бәреп керүдә, аның түбәсенә менүдә зур батырлык күрсәткән бу яшь коммунистның партбилетына беренче булып үз имзасын саласы килә аның. Ләкин Заһитов та, Лиси- менко да бүтән батарея партоешмасында исәптә торалар. Бәлки... Юк, уставны бозарга ярамый! Егетләр, күрәсең, бу эшнең никадәр җитдилеген уйламыйлар әле. Заһитов кына билетын бирергә ашыкмый, кулын йөрәк өстендә тоткан килеш тора бирә. Тонык янган шәм яктысында иреннәренең тетрәнүе күзгә чалына. Парторг егетнең кулына игътибар итә һәм бармакларының калтыравын күрә. «Ни дә булса бар монда...— дип шөбһәгә төшә ул.— Әллә партбилетын җуйдымы икән?»
Заһитов һаман хәрәкәтсез тора, күзләре ярым йомылган, чырае ап-ак.
— Гази, көттермә...
— Шәм сүнә аннары!
— Давай тизрәк...— диләр башкалар.
Ниһаять, Заһитов күзләрен ача да еш-еш кайнар сулап: «Минем билетка... имза салып булмас, ахры...» — ди.
— Ник булмас?.. Ут-суларны кичеп, Берлинга җиткәч кенә билетыңны саклый алмадыңмы әллә? — ди кайсыдыр.
— Саклый алмадым шул... Бигрәк үкенечле булды... Яңасын кайчан бирерләр инде хәзер...
— Бирсәләр әле...
һәммәсе тынып кала. Шәм сүнә. Нигәдер моңсу, авыр булып китә. Барысына билгеле: партия билетыңны җуйгансың икән, сиңа бернинди ташлама ясамаячаклар...
Аскы каттан төтен күтәрелә башлый.
Лисименко, борчылып, баскычтан аска карый.
— Ни булыр бу?..
— Мин хәзер белеп менәм! — дип, Бобров капитанга текәлә һәм, ул ризалык белдерүгә, автоматын әзер тотып, аска йөгерә.
Баскыч янындагылар сугышка әзерләнәләр. Гранаталарны барлыйлар, автоматларны коралар. Астан Бобров тавышы ишетелә.
— Фашистлар безне төтен белән тончыктырмакчылар,— ди ул.— Рейхстагның аскы катындагы бүлмәләргә ут төрткәннәр. Гарнизон ультиматумны кире каккан.
— Да-а... Эшләр болай булгач, хөртирәк әле...
— Үлсәк үләбез. Байракны алдыртмыйбыз!
— Фашистка бирер өчен менгереп кадамадык без аны рейхстаг түбәсенә! — диләр сугышчылар.
Аста кабат автоматлар тырылдый. Караңгылыкны телеп, утлы нокталар сибелә. Стенадагы таш сыннардан кыйпылчыклар коела... Юк, дүрт
елга якын адым саен сагалаган әҗәл дигән бәдбәхет яннан китмәгән икән әле. Шунысы билгеле: бу аның соңгы селтәнүе, биредә алар ул аждаһаның авызын томалаячаклар. Менә-менә соңгы сәгате сугачак аның. Димәк, хәзер сугышчан дусларның гомерен күрәләтә куркыныч астына куймаска кирәк.
Төтен... Тын алуы кыенлаша бара, төтен күзләрне әчеттерә, ә фашистлар астан да менә, коридорлардан да килә... 5
Минин Заһитов белән баскычны сакларга ята.
Заһитов гранатасын аска томыра. ?
Дошман чигенә. Тагын килә, тагын чигенә. Ниһаять, рейхстагның пыя- < ласы ватылып беткән ялангач рәшәткәле гөмбәзе аркылы таң яктысы щ сирпелә. Бераздан көчле «ур-ра!» тавышлары белән бу шыксыз салкын х бинаны селкетеп, рейхстаг бинасына өстәмә көчләр бәреп керә.
Заһитов, салынкы гына атлап, элеккеге урынына килә, кабат стенага * аркасын сөяп утыра һәм, кабат уң кулын изүенә тыгып, күзләрен йома. ♦
— Менә бит, агай, рейхстагны алып шатлыктан үрле-кырлы сикерәсе ®
чакта, ут йотып утыр,— ди кайсыдыр. £
— Гази, ничек булды соң бу? — ди Минин. к
— Сизмичә калганмын, иптәш парторг... 2
— Ничек инде алай? Билетыңны сул түш кесәңдә йөртә идең бит,—
ди Минин, Заһитовны аңламыйча. “•
Ул тагын да сәеррәк итеп җавап кайтара: «Билет хәзер дә шунда...» ч
— Соң, нигә, алайса, «саклый алмадым», дип аһ орасың?
— Чыннан да саклый алмадым шул, иптәш парторг...
— Үзе кесәдә, үзе «саклый алмадым» — нигә шулай боргаланырга, а Заһитов?
Башка сугышчылар да болар янына килә, һәммәсе аптырашта: ничек була инде бу? Партбилетын сорагач, бая Заһитов, аңа имза салып булмас шул инде, диде, саклый алмадым, диде. Ә хәзер — кесәдә! Кесәдә булгач, нигә дип тукталып калырга иде?!
Заһитовтан җавап көтәләр. Менә ул, кырыс карашлардан уңайсызлангандай, башын аска ия һәм хәлсез тавыш белән: «Мин боргаланмыйм... Дөресен әйтәм»,— ди. Аннары күкрәк кесәсеннән партбилетын алып Мининга суза.
— Менә... имза салырлык түгел бит...
Партбилетны пуля үтәдән-үтә тишеп узган һәм ул бөтенләй диярлек канга манчылган икән.
һәммәсе телсез кала.
Егетләр Заһитовның гимнастеркасын салдыралар. Бая Лисименко караңгыда җәрәхәтне бәйләгәндә күрмәгән: дошман пулясы Гази күкрәгенең сул ягыннан кереп, култык астыннан чыккан була...
Бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Бүтәннәрдән ишетсәләр, бәлки юкны сөйләмәгез диярләр иде. Ә монда ул егет үзе күз алдында утыра. Аңа, Җиңү Байрагын кадаучыга, йөрәгенә төбәп атканнар. һәм тидергәннәр. Ә ул барыбер үлмәгән, барыбер Җиңү Байрагын саклаучылар сафында калган. Могҗиза булмый ни булсын бу?!
Санитарны табып киләләр. Ул да телен шартлатып куя. Җәрәхәтне бәйли һәм тизлек белән санчастька барырга куша. Ләкин Заһитов үз постыннан барыбер китми әле. Заданиене үтәгән төркемне корпус штабына чакыргач кына, башкаларга ияреп дигәндәй, рейхстаг түбәсенә менәләр, байрак астындагы яссы ташка шәмәхә карандаш белән үз имзаларын салалар да аста фоторәсемгә төшәләр.
Рейхстаг эчтән пыскый. Рейхстагка яңадан-яңа сугышчылар килә. Алар, ни туры килсә шуның белән тырмаштырып, стеналарга, колонналарга үз имзаларын салалар да, чын җиңүчеләрчә изүне чишеп, бөергә таянып һавага ата-ата, җиңү салюты бирәләр. Гаҗәеп күренеш бу!
Л1екз алар — рейхстаг естен» Байрак кадаучылар: (сулдан) А. Ф Лисименко, Л П Бобров, Г К- Заһитов, М. П. Минин.
һава болытлы, һәр җир пыскый-төтенли, ә безнең сугышчыларның йөзе көләч, шатлыкның иге-чиге юк.
Санитарлар, шәфкать туташлары рейхстагтан яралыларны ташыйлар. Эчтә корал ташлаган немец гаскәрләренә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Аларны рейхстаг идәненә тезеп салганнар. Алар ыңгырашырга да читенсенеп, тыныч кына яталар. Подваллардан, бункерлардан йончыган, кара киемнәре ертылып беткән солдатлар һәм офицерлар чыга. Арада генераллар да күренгәли. Куллар югары күтәрелгән, күзләрдә курку, буйсыну...
Безнең сугышчылар һәр төркемнән диярлек: «Гитлер кайда?» — дип сорыйлар.
Әсирләр тиз-тиз: «Гитлер капут!» — дип җавап бирә.
Әсир төшү, җиңүче ихтыярына буйсыну пароленә әверелгән мәзәк тә, чирканыч та булган бу сүзне безнең сугышчылар Сталинградта ук ишетергә күнеккән иделәр инде. Монысында ул чын мәгънәсендә дөреслеккә туры килгән: Гитлер кичә, 30 апрельдә, көндезге 15 сәгать 50 минутта, ягъни Газилар «Гиммлер йорты»ннан рейхстагны күзәткәндә, бункерында агу эчеп үзен-үзе үтергән булган инде. Аның үләксәсен нацистлар, империя канцеляриясе ишегалдындагы снаряд чокырына ташлап, өстенә бензин сибеп яндырганнар...
Бу хакта егетләргә, 8 нче Гвардия армиясенең яңа гына чыккан газетасын селки-селки, шатлыктан авызы колагына җиткән Вася Фамильский әйтә. Барысы аңа ябырыла. Буяу исе аңкып торган газетада Гитлерның үлемен хәбәр иткән хәбәр басылган була.
— Раз Гитлер капут, сугыш та капут, алайса — дип, Заһитов, үз эшен төгәлләгәнгә санап, тынычлап санчастька юнәлә.
Докторлар аны рентгеннан карагач, шаккатканнар: пуля йөрәк яныннан бер сантиметр гына читтәрәк узган...
Иптәшләре Заһитовның тизрәк терелүен теләп, кул болгап кала.
Рейхстаг түбәсендәге скульптурада алар кадаган Кызыл Байрак һаман ♦ мәһабәт төстә җилферди... л
Гази госпитальдә дәвалана, терелгәч күп тә үтми, демобилизация- £ ләнә. Туган якларына — Башкортстан АССР, Мишкә районы, Янагуш < авылына кайта. Якташлары аны авыл Советы председателе итеп сай- * лыйлар. Олылар хөрмәт итеп әйткәнчә, Газитдин сугыш китергән авыр- - лыкларны тизрәк бетерү өчен җиң сызганып эшли. 1950 елда ул, партия £ Үзәк Комитеты чакыруына җавап төсендә, Бөре авыл хуҗалыгы белгеч- g ләре әзерләү училищесына укырга китә, һәм аннан киң профильле Ъ механизатор таныклыгы алып кайта. Үзләренең Фрунзе исемендәге ф колхозда иң алдынгы тракторчы, комбайнчы була. Гази Заһитов х 1953 елның 23 августында, авыл хуҗалыгы машиналары өчен запас часть- о лар алырга барганда, төнлә автомобиль һәлакәтенә очрап, фаҗигале с төстә вафат була.
Рейхстагка Байрак кадаганы өчен Советлар Союзы Герое исеме * бирелүгә тәкъдим ителүен белгәндерме ул, юкмы — әйтүе кыен. Бәлки ? белмәгәндер дә. Бик тыйнак кеше була ул. Ә аның Герой исеме бирүгә _ тәкъдим ителүе хак. һәм менә күргәнебезчә, бу документка дүрт гене- - рал: 79 нчы укчы корпус командиры Переверткин, 3 нче Удар Армиянең г командующие Морозов һәм 3 нче Удар Армия гаскәрләре командую- 2 щие Кузнецов һәм шул ук Удар Армиянең Хәрби Совет члены генерал- = майор Литвинов «лаек» дип кул куйган. Бу кәгазь 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре штабына җибәрелә...
М. Егоров һәм М. Кантария Беренче Белоруссия фронты Байрагын рейхстаг өстенә кадыйлар. 5 нче номерлы бу байрак Җиңү Байрагы дип кабул ителә.
Ә 79 нчы укчы корпус Байрагын фашистлар оясы рейхстаг өстенә кадаган Г. Заһитов һәм аның кыю иптәшләре Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре командующиеның 576 нчы номерлы приказы нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1945 ел, I А1ай Рейхстаг
— Явыз дошманны җиңеп илгә кайтырга боерык алдык — шул иде безгә иң зур бүләк. Башкалар шикелле үк, Гази Заһитов та шулай уйлагандыр, мөгаен,— дип яза М. П. Минин.
Табигый матурлык беркайчан да бәясен җуймаган кебек, тыйнак батырлык та адәм балаларын үзеннән читкә этәрми. Халкы мактанычы булган чын батырның каһарманлыгы үз иленә кайчан әйләнеп кайтса да, соңламый, диләр. Хак сүзләр болар.
Әле шул араларда гына Михаил Петрович Минин истәлеккә дип миңа бер фоторәсем җибәрде. 1945 елның 1 Май иртәсендә төшерелгән рейхстаг рәсеме иде ул.
Эш кәгазьләрем арасында бүгенге рейхстагның да фоторәсеме бар. Бу — ФРГ эшлеклеләре тәкъдиме белән торгызылган рейхстаг. Ике рәсемне — ике рейхстагны — элеккегесен һәм хәзергесен чагыштырып карыйм. Алар бер-берсенә һич охшамаган. Түбәсендә Җиңү Байрагы җилфердәгән рейхстагны ни өчендер элеккеге стильдә реставрацияләргә теләмәгәннәр. Мин үз-үземнән сорыйм: ни өчен? Фашистик Германиянең хурлыклы җиңелүе, ваттырылган колонналар, статуялар, һәйкәлләр тузаны, көле белән кушылып, чүп-чар базларында тизрәк онытылсын дипме?! Мөгаен, шулайдыр... Алайса, ярый әле, антифашистлар рейхстаг стеналарындагы йөзләрчә имзаларны — җиңү автографлары салынган кайбер мәрмәр плитәләрне тарих өчен, хәтерне яңартыр өчен саклап калганнар дип куанам. Бу гаҗәеп коллекция хәзер музей түрендә. Рәхим ит, бар да кара... Кызганыч, рейхстагның стена плитә- ләре генә исән-сау калган. Гөмбәзне, гөмбәз янындагы статуяны, Газилар салган Җиңү имзалары белән бергә, көлгә әверелдерелеп һавага очырганнар...
Ярый әле, хакыйкатьне теркәүчеләр бар, архив бар. Сугыш сөреме сеңгән андагы кәгазьләрнең күбесенә, шул исәптән рейхстаг түбәсенә Байрак кадаган Гази Заһитов һәм аның батыр иптәшләре каһарманлыгы язылган кадерле битләргә дә «Мәңге сакларга!» дип мөһер басканнар!
Мин ышанам: чын тарихның үзе булган чиксез кыйммәтле бу кәгазьләрне бер генә кеше кулына алмас әле...