Логотип Казан Утлары
Повесть

КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?


1
оташ ике ай буена күк гөмбәзе ник бер ачык чырай күрсәтсен — сәләмә болытларыннан жир өстенә салкын күз яшен койды да торды. Тәмам тинтерәтте: бассаң басар, торсаң торыр урын калмады. Инде ноябрьның яртысы житеп килә, ә аяк астының кайчан ныгып китәренә һаман өмет юк. Гөл балчыгыдай жирләр кайнап суына барган сумалага охшап бетте: әз генә жылытып җибәрү белән аның өстеннән төтендәй аксыл томан күтәрелә. Юлларның бөтенләй рәте китте. Хәтта шосседа да урыны-урыны белән әллә нинди чоңгыллар барчыга.
Фермадагы малларның хәле мөшкелләнде. Әле ярый: күбесенең өстенә яңгыр явып тормый. Симертүдәге үгезләр генә саз изә: аларга утарлар җитми. Озатылып бетәргә тиеш иде дә бит алар, менә нигәдер сузылды. Бу пычракта ишле малга саламын, печәнен, фуражын җитәрлек, мал тамагы туярлык итеп китерү мең бәлагә әйләнде. Кичәге идарә утырышында да сүз гел шул турыда булды. Әле икенче елын гына эшләүче колхоз председателе — озын буйлы, карга канатыдай шома чәчле, калын кара кашлары борын өстенә килеп тоташкан, какча алсу йөзле Мисбах Ганиев салам китерүгә куәтле «ДТаларны билгеләде. Ләкин трактор арбаларының пычрак ярып рәтләре беткән булып чыкты. Бүген барлык механизаторлар, паркка җыелып, әнә шул арбаларны ремонтлап мәш киләләр булырга тиеш. Ә маллар алдында шырпылы салам юк. Башаклык онны жылы суга гына бутап бирделәр. Әле ярый, склады, тегермәне ферма белән рәттән генә.
лыкка килде. Әвен чаклы зур машина көпчәкләре балчык сыланган юлларның ташларын суырып-суырып алды. Ә авыл тирәсе юлларын инде әйткән дә юк. Аулар буш арба сөйрәп ике-өч километр баруга хәлдән таялар: камыт, ыңгырчак асларыннан ак күбекләр бөркеп
«Көннәр коры торганда ферма янына сөйрәтик саламны, дилем».— дип пышылдады Хәсән картның салкыннан агарып киткән юка иреннәре. Юк, колак салмады Мисбах аның сүзенә. «Басуда эскертлибез, аяк астын катыруга эскерте белән генә сөйрәтәбез аны, Хәсән абый».— диде. Башка елларны шулай эшлиләр иде дә бит, ел белән ел арасында нинди аерма булмый. Менә сөйрәтеп кара хәзер».
Дуңгыз балаларына сөт ташый Хәсән. Ерактан түгел. Аларның колхозы район үзәгенә урнашкан. Сөт-май комбинаты белән ферма арасы өч чакрымнан да артмас. Әле ындыр артлап чирәмнән генә атлатып бара ул кола биясен. Инде монда да рәт бетеп бара. Салам китергән «Беларусь»лар бөтен җирне ермачлап бетергәннәр. Халык мал йөртә- торган уч төбе хәтле ындыр арты болыны да харап була болай булгач. Мондый урыннарны киләсе ел әрем, билчән басып китәчәк. Борыныңа бөтереп тыгарлык печәннәрне эзлә син аннары. «Юк, монда да тәртип кирәк, сессиядә авыл Советы председателенә үтәрлек итеп әйтми булмас бу хакта. Халык малы ризыгын өзү бит бу».
Хәсән карт, шулай дип уйлап, кола биясенә бер чөңгереп куйды. Ат, колакларын шомрайтып, хужасына борылып карады да адымнарын тизләтте, үзәнлеккә житү белән юырта ук башлады. Кайда атлап, кайда юыртып барырга кирәгенә кола бия инде күптән күнегеп беткән. Менә ул үрне ашыкмый гына менде, таш юлга чыккач, жай гына юртып китте. Тимер күпергә якынлашканда, Хәсән үзенең чордашы Асыл картны куып житте. Ул да ат белән. Өстендә башлыклы кожан. Арбасы яныннан атлый. Башлыгы астыннан очлаеп килгән жиз сакалы ялтырый. Күкәй тартмалары төягән. Хәсән карт моны күреп бер мәл аптырабрак калды, «йомырка планы үтәлде, хәтта артыгы белән, быелгыларын җыеп барабыз да аннары гыйнварга чыккач тапшырабыз», дип йөри иде бит әле председатель. Райкомнан хәбәр салганнардыр инде, дөрес, нигә әзер күкәйне жыеп ятарга, бозыла-нитә башлый бит ул». Хәсән картның башыннан әнә шундый уй үтте. Асыл карт белән тигезләнгәч тә ул кожан башлыгын артка чөебрәк җибәрде һәм:
— Кордаш, кая юл тоттың? — дип сорады. Арба яныннан лач-лоч- пычрак ерып барган Асыл карт аңа аксыл кашлары астындагы кызыл күзенең агы белән карады һәм авызындагы вак тәмәкесен лачт итеп жиргә төкерде дә:
— Күкәй лә бу!—диде.— Заготконтор складына чыгар дигән иде ферма мөдире. Җүнле әдәмнең эте дә урамга чыкмаган көнне мондый эшкә кем бар? Асыл бар. Чит колхоз өчен йөр инде шулай чиләнеп!.
— Ничек чит колхоз өчен?
— Күрше «Үрнәк» өчен китә ди бу күкәйләр...
— Кем әйтте?
— Кемдерби... Күз алдында күз буалар... йөрисең шунда идарә* члены, партком әгъзасы булып... Кем әйтсен, завферма. Ә приказын
• кем биргәндер, белмим. Ләкин син түгеллегенә иман китерәм, бигайбә... Эзлә дөреслекне, табарсың, тоттырыр койрыгыннан, ләкин ул да сабынлаган...
Асыл карт тәмәкедән саргаеп беткән сирәк, кабан тешләрен ыржай- тын каһкаһале итеп көлде дә: •
— Гомер буе дөреслек эзләдең, таптыңмы? Йөрисең инде шунда, эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс,— диде.
Хәсән карт ана жавап кайтармады, ачу белән кола биясенә чөңгерде. ат Асыл картны узып китте. Аннан соң гына Хәсән Асыл картнын тетмәсен тетте, эченнән генә сүгенде. «Куана, контр!.. Көн-төн фермада йөреп, шул хәбәрне Асылдан ишет инде, ә? Юк, ялгышасың. Мисбах туган, ялгышасың. Үзең дә алдыйсың, башкаларны да алдарга өйрәтә^ сең. Болай ярамый, ярамый...» — диде ул үз-үзенә.
Май заводы ишегалдына ат белән керерлек түгел иде. Ул атын капка төбендәрәк туктатты да аертылган сөтне мичкәгә чиләкләп ташыды. Шактый вакыт алды бу. Үзе ташыды, үзенең башында һаман бер уй кайнады: «Нишләп болай соң әле бу, башын алсаң, койрыгы ябыша, койрыгын алсаң, башы ябыша... Былтыр да, быел да әнә үгезләр белән нишләдек?..»
Май заводы яныннан кузгалып киткәч, атын авыл хужалыгы идарәсенә таба борды. Кола бия, дилбегәне тарткан саен: «Нишләвең бу, әллә юлны буташтырдыңмы, картлач?» дигәндәй, башын ике-өч тапкыр артка таба борып карады. Юк, картлачка ниндидер уй иңгән. Әнә аның башы түбән иелгән, юка иреннәрен бөрештергән, ак бәс сарган- дай кашлары җыерылган, борын читендәге борчак чаклы миңенең дә төсләре үзгәргән кебек. Кожанының башлыгын да кимәгән. Бүрегенең колакчыннары күтәрелгән, йөзенә сирпеп салкын яңгыр ява. Аның энә очы кебек вак тамчылары, кара чалу мыегы очларына жыелып, тамып-тамып төшәләр. Ләкин ул аларның берсен дә сизми. Ара-тирә, бияләен салып, битен сыпырып куя. Менә ул дилбегәне сак кына тартты. Кола бия туктады. Хәсән карт арбадан ипләп кенә төште, дилбегәсен ике катлап ат сыртына ташлады да район авыл хужалыгы идарәсенә кереп китте. Кола бия аны күзләре белән озатып калды.
Тиз борылып чыкты Хәсән карт. Барысы да колхозларга таралып беткәннәр. Обком вәкиле килгән дигәннәр иде, шул уңай беләндер инде. Сәгать уннар тулганда дуңгыз фермасына көчкә кайтып житте Хәсән карт. Сөт бушаткан арада ферма өеннән Асыл карт та килеп чыкты. Ул инде өс-башларын алыштырган. Аягында галошы белән пимасы. Өстенә тышлы тун бөркәнгән. Ул күкшәйгән Хәсән картка мыскыллы караш ташлады да ферма өенә кереп китте. Шунда яши ул.
Хәсән карт йөзен чытты, ачу белән Асыл карт артыннан ябылган ишеккә таба йодрык күрсәтте, йөрәге: «Әмма ул др сабынлаган, диме, мин контр булып та синнән әйбәт яшим, диме? У-yl Контр! Сабынламый торсыннар әле!.. Яшисең менә!.. Синең кебек яшәгәнче...» дип үрсәләнде. •
Асыл картның саргайган сирәк тешләре, ябалакныкыдай кызыл күзләре, жиз кылгандай очлы сакалы көне буе аның күз алдыннан китмәде.
2
Әйе, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый» диләр. Хак икән. Хәсән дә, Асыл да Минзәлә елгасы буендагы шушы авылның бер башы текә тауларга барып тоташкан аръяк урамында туып үстеләр. Җитмәсә әле, бер урамда, бер очта. Асылның да атасы хәлле кеше түгел иде. Хәсәннәрне инде әйткән дә юк. Асылларның, ни әйтсәң дә, сыерлары бар иде. Ә аларның сыеры кайчан булганны да хәтерләүче юк. Хәсәннең атасы гомер буе Астафий алпавытның Минзәлә елгасына салынган ике ташлы тегермәнендә ясипкәче булып эшләде. Бер генә душ җирләре бар иде. Ул Чишмәле тау-астында, Асыллар җире белән ызандаш иде. Аларның да җирләре шул бер душ тирәсеннән артмагандыр. Хәсәннең дә, Асылның да аталары гомер буе дус яшәделәр, чәчү вакытында да, урак өстендә дә бергәләшеп бил бөктеләр. Ике гаилә бер туганнар кебек иде инде менә. Асылның атасы япон сугышында, әллә нинди Маньчжур далаларында ятып калды. Асыл, атасы үлгәннән соң, үзеннән кече өч сеңелесен, күкрәк чире белән кан төкергән анасын тәрбияләү өчен, башын Кәүжиякнең кара бае ГабдрахМанга тоташтан биш елга сатты. Җәй көне көтү көтте, кышын бай малларын карады. Беренче Герман сугышы чыгасы елны Асылны, ул вакытта инде өрлек
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
кебек егетне, чана белән китереп ташладылар. Аның карар җире юк иде: кул-аяклары сынган, авызыннан күбекләнеп кан килә. Хәсән үз кулы белән күтәреп кертеп салды Асылны. Шушы кышны аның анасы гүр иясе булды. Җәйгә чыкканда өч сеңелесе дә шешенеп ачка үлделәр. Асыл гына тернәкләнде. Соңыннан сөйләделәр: Асыл анасына да, сеңелләренә дә ризыкка кагылдырмаган. Үрмәләп йөри башлау белән, күрше-күлән, бу мескен бетмәсен, йөрәк ялгасын, аякка басмасмы, ичмаса, дип китергән калган аш-су, каты-котыны үз мендәр астына җыеп ята торган булган.
Габдрахман байның сабан туйларын тоткан юртагын Шәкүр карак шайкасына биреп җибәргән булган икән. Моны сизгәннәр һәм Асылны Габдрахман бай, кое сиртмәсенә бәйләп, үзе өч тапкыр күтәртеп җиргә лапылдатып төшергән...
Шулай да кызганды Хәсән Асылны. Бик өзелгән чакларында, тегермәнгә төшеп, әтисеннән ясипкә оны алып кайтып биргәләде. Асыл әнә шулай сынган сөякләрен җыя алмый ятканда беренче бөтен дөнья сугышы чыкты. Хәсәннең атасын сугышка алдылар. Ул анасы, ике энекәше белән торып калды. Бу вакытта аңа әле яңа уналты яшь тулып килә иде. Ә Асыл аннан ике яшькә олырак. Дөньялар болганган, ана улны, ата кызны белмәгән ул елларда, үзләренең тормышы авыр булуга карамастан, Хәсән Асылны ташламады. Атасы урынында ясипкәче булып эшләү хәл-әхвәл алырга мөмкинлек тудыра иде. Ашлык белән сәүдә итүче кулакларның оннарын чәлгәләштерделәр. Аннан алпавыт Астафий, сугышка дип, казнага дип, җир астындагы амбарларында ничәмә еллар яткан ашлыгын тарттыра башлады. Бер чәкүшкә күрсә күзе майлана торган тегермәнче озын Низамины көйләп-җайлап, казна ипиенә дә куллары сузылды. Хәсәннең әвеш-тәвеш китергән шушы ярдәме белән Асыл да тернәкләде: көзгә култык таягы белән урамга чыга башлады, кан йөткерүдән туктады. Әйтерең юк, көч бар иде анда, юкка гына җеннән яралган дими бит аны халык. Бер ялгызы көне-төне өйдә ятуымы, шул ялгызлыкта читтән киңәш-табышсыз килеш үз башына уйланулармы, ни булса да булды Асылга, нәрсәдер тәэсир итте. Аның күзләрендә нур бетте, маңгае җыерылды, ул кешеләргә ачу белән карый башлады. Хәлен белергә килгән, нәрсә дә булса керткән Хәсәнгә гаҗәпсенеп карап тора иде.
— И Хәсән, Хәсән, дөньяда барлык кешеләр дә синең кебек бул- сачы! Түгел шул, түгел!.. Бу дөньяда кешеләр бер-берсенә бүре, бүре... Үзең ашамасаң, өлгермәсәң, ул барыбер кайчан булса да сине тотып ашаячак. Эләгерсең әле син дә минем кебек, эләгерсең,—дия торган иде. Хәсән аның нур иңә башлаган йөзенә карап тора-тора да болай дия иде:
— Барлык кеше дә бүре булса, син инде әллә кайчан аяк сузган булыр идең. Тегермәндә эшләүчеләр әллә минем сиңа он китергәнне белмиләр дисеңме? Алар фатихасы белән килә сиңа ризык, Асыл абый...
Моңа Асыл кызып китә һәм:
— Тоттыралар фатихаларын учлап—үзең җор булмасаң! Син үзең мотлак!—дип кычкыра аннары.— Ышанма син кешеләргә, Хәсән, Габдрахман бай нишләтте мине? Дүрт ел эшләп, ни бирде ул миңа? Әнкәй белән сеңелкәшләргә ел әйләнәсенә җитәрлек умачлык та бирмәде бит. Ә ел буе мал арасында яшә... Урыным кайда иде минем? Җәен түшәгем—туплау, кышын — бәрәннәр өендәге печән сәндерәсе. Дөньясыннан туеп, ничә тапкыр муенга бау салып караганны беләсеңме син? Менә шундый хәлгә үзең төш тә, аннан минем белән сөйлә- • шерсең. Корбан бәйрәме көнне генә авызга адәм рәтле ризык эләгә. Ә ул бәйрәм елга ничә була?—Асыл андый минутларда аллаларын, гүр такталарын искә ала-ала җиде катлы итеп сүгенә, аннары тагын зарланырга тотына:—Өстә — Габдрахман байның иске-москысы, ике
атнага бер кием чабата, туздырсаң, хет яланаяк йөр, көз-яз бозлавыкларында өч-дүрт көндә туза бит ул чабата. Аякны ыштыр белән урап, киндерә белән бәйләп йөри идем, ышансаң. У-у! Әз генә аякка басыйм, ат өстендә йөри ала башлыйм әле! Габдрахман байның нәселен корытам, бөтен нигезен кара күмер итәм мин аның, менә күрерсең!.. Җай- ♦ лый башлаган идем дә инде... Әйттем бит мин сиңа кеше кешегә бүре дип, эт адәмгә юлыктым. Ике атын аткарган идем Габдрахман байның, шома киткәннәр иде — көймә килә, эзе юк кебек. Юртакка килгән кеше
Габдрахман байны да, мине дә утыртып китте. Юртакны каядыр илтеп урнаштыргач, Габдрахман байга килеп, югалган атларыңның очын табып бирәм, бер атлык рәт бир дигән. Ике ат, бер юртакны кайтарып, алар урынына бер ат биреп котылмакчы була Габдрахман бай һәм ризалык бирә. Ә теге — Шәкүр карак азгыны — мине дә сата. Габдрахман байның тагын бер атына атланып тая... Тагын ни кирәк? Минем кебек бер йолкыш бит инде ул, ат карагы. Ә үзе — үзе кебек үк жәфа чиккән мине Габдрахман байга сатып китте. Нәрсә бу? Шул, кешенең кешегә бүре булуы! Ярлының байларга бүре кебек каравы аңлашылсын да ди инде, ә монда бит үз братың баш ашый...
Шундый чакларда Асылның борын элпәләре кабарып-кабарып китә, күзләрен кан баса, ярсудан һәм ачудан ул тешләрен шыгырдатып куя.
Кыш чыгуга Асыл аякка басты, култык таякларын ташлап, чатанлап кәкре башлы таяк белән йөри башлады. Малай вакытта башкалардан бер ягы белән дә аерылмаган Асылның гүя каны алмашынды. Ул үзеннән көчсезләрне адым саен кыерсытты, алардан көлде. Хәлле кешеләрне, байларны күрү белән күзләрен кан баса иде. Хәсән ул чакта ук сизенде: Асыл төннәрен йокламый иде. Берничә тапкыр аның ишегенә сугылып карады Хәсән. Ләкин ул йозаклы була иде. Кичке уеннарда, аулак өйләрдә дә күренмәде Асыл. Әмма тирә-як авылларда бер-бер артлы шомлы хәбәрләр таралды: я байларның ындыр артындагы кибәннәре яна, я иң яхшы айгырлар, юртакларга кызыл камыт кигерелә. Шул елны алар авылындагы иң зур бай Нәбиулла Хаҗиларының да сабан туйга дип хәзерләнгән чаптарларын лапас өрлегенә асып суеп чыктылар. Асыл . шуның эше иде бу.
1917 елның март башларында авылда колактан-колакка адәм ышанмаслык сүзләр таралды:
— Патшаны төшергәннәр икән..
— Үзебезнең мөселманнардан Корылтай дәүләте төзелә, имеш...
— Байларның, башкортларның җирләрен алалар, ди...
Бу сүзне курыкмыйча кычкырып әйтүчеләр дә табыла башлады. Җепшек кар явып торган бер көнне Астафий тегермәне янына бөтен авыл халкы җыелды. Астыртын гына йөргән Аманаев хәлфә шунда бөтен халык алдында патшаның тәхеттән ваз кичүен белдерде, әллә нинди учредительныйлар турында сөйләде, шуның фәрманы булмыйча җир-суга, байларның мал-мөлкәтенә кагылырга кушмады. Шул чак чәчрәп Асыл килеп чыкты, лар өстендә халыкны авызына каратып сайраучы хәлфәне жилән итәгеннән сөйрәп төшерде, үзе аның урынына менеп басты һәм тамак төбеннән гөбердәп чыккан калын, көчле тавыш белән кычкырды:
— Җәмәгать! Бу козгын сөйләгәнгә ярхәмикә алла дип торасызмы? Сөйләр ул, кем хисабына яшәсә, шулар җырын җырлар ул.— Асыл, теткәләнеп беткән тунының изүләрен ачып, бүреген бер салды, бер киде, күзләреннән ут чәчеп, тагын акырып җибәрде;—Мине, егерме яшьлек егетне, кем тере гарип ясады? Кәүжиякнең кара башкорты, бае — Габдрахман, безнең авыл Нәбиулла Хаҗилары! Кан төкерүдән әле кайчан гына туктадым мин? Патша төшеп, үзебезгә слабуда булгач та шуларга түзеп торыйкмы? Ишетсеннәр ул кабахәтләр! Нәселләрен
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК,., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
корытмасам, исемем Асыл булмасын! Минем яклылар, җыен таралгач та безгә чыгабыз. Шунда киңәшербез нишләргәсен!..
Ул, шулай дип, лар өстеннән сикереп төште. Ризатдин староста сүз алды:
— Җәмәгать. Асыл — иблис авызы белән сөйли, аның сүзенә берүк колак сала күрмәгез. Соңыннан әллә ниләр күрербез. Сабанга төшкәнче тыныч кына көтик. Аннары берәр җае чыгар әле.— Ул шулай дигән генә иде, авылның башкисәр Морат старостага күсәк белән тондырды. Староста, ауган көлтә кебек, җиргә мәтәлде. Китте гауга, китте шау-шу. Җыенның рәте чуалды. Асыл староста утырып килгән чанага менеп басты да карлыккан тавышы белән тагын:
— Кемнәр минем яклы, әйдәгез! —дип акырды.
Чанага җиде-сигез кеше менеп басты. Алар арасында Морат та бар иде. Моны күреп халык тәшвишкә төште. Асылы гына бер хәл, ә Морат белән икесе, бу инде — авыл өстенә иңгән фаҗига. Икесе дә башкисәр, авызыңны чамалап ачмасаң, итәгеңне җыеп йөрмәсәң — фани дөньяларга кулыңны селтә дигән сүз.
Халык җыеннан таралды, Хәсән кайтышлый Асылга сугылды. Ул килеп кергәндә ишегалдында казык башына бәйләнгән өч ат, старостаның үрәчәле чанага җиккән юртагы тора иде. Өч тәрәзәле бәләкәй генә өйнең ишеген ачып керүгә, сүгенгән тавышлар яңгырады. Асыл белән Морат бәхәсләшәләр. Өстәлгә ике сугым пычагы кадап куелган. Асыл авызыннан төкерекләр чәчеп җикеренә:
— Иң элек Кәүҗияккә барабыз. Габдрахман байның үзен, бөтен малларын суябыз!.. Мин әйткән сүз закон түгелмени сиңа?..
— Кеше суярга син мине кем дип беләсең?.. Малларын суеп-кырып бетерәбез, анысына риза...
— Алайса, син минем шайка түгел, сыпырт... Үзеңне шушында суймас борын!
Асыл кан баскан күзләре белән өстәлдәге пычакка үрелде. Морат шунда ук аның беләгеннән эләктереп алды, пычак идәнгә төшеп кадалды. Асыл, ыңгырашып, тешләрен шыгырдатты. Бер кулы белән өстәлдәге стаканга үрелде һәм алып эчеп тә җибәрде. Өйдәгеләр барысы да исерек иде. Тик Морат кына әле акылында кебек күренә. Хәсәнне башлап ул күрде. Авызын ерып аңа дәште:
— Безнең шайкагамы? Әйдә, төшереп ал, Нәбиулла Хаҗие кабагында аракы җитәрлек, тагын апкайтырбыз,— диде. Күпме каршы килеп караса да, Морат ай-вайга куймады, бер йомрыны эчертеп бетерде. Аракы җылысы бөтен тәненә таралгач, Хәсәннең дә каны уйный башлады. Җитмәсә, Асыл аның йөрәгенә чәнчеп әйтеп ташламасынмы:
— Маңкасы кипмәгән малайлар белән ни кыласың, алмыйм мин аны шайкага...
— Синең шайкага кушылмыйм да мин.
— Кушылырыең да, куркак бит син, куян йөрәк!
— Кем, минме?
— Кит моннан, инәңне эт яламаган нәрсә!..
Хәсән үзе дә сизмәстән Асылга салып җибәрде. Асыл тәрәзә яңагына килеп сыланды. Куәте барын сизә иде Хәсән, ләкин Асыл хәтле Асылга беркайчан да кул күтәрер кебек тоймый иде ул үзен. Дөрес — шүрли иде. Шул бер йомры аракы җенен кузгатты да куйды бит. Асыл өстәлдә кадалып торган икенче сугым пычагына үрелде. Ләкин бу юлы да Морат алдан җитеште — пычакны бәреп төшерде. Егетләр түшәмнәрне дер селкетеп көлделәр.
— Ха-ха! Атаманга эләкте дә соң!..
Асыл күлмәген урталай аерып төшерде, үзен шытырдатып тоткан Мораттан ычкынырга теләп, Хәсән өстенә омтылды. Ләкин Моратның тимер кыршау кебек кулларына моңа кадәр авылда гына түгел, тирә- 8
юньдә дә чыдаучы кеше юк иде. Ул, Асылны тынычландырырга теләп, юмалый башлады:
— Әйдә, атаман буласың килсә, тышка чыгабыз да хәрәмдәшсез көрәшәбез. Мин көрәшмим. Кем җиңә— шул атаман була.
Бу сүзләр Асылның иң авырткан жиренә тиде һәм ул ишеккә карап кычкырды:
— Әйдәгез!..
Өерелеп өйдән чыктылар. Көрәш башланды. Асыл да куәтле иде шул. Барысын да. Хәсәнне дә хәрәмдәшсез лапылдатып сыртына салды. Теләсә-теләмәсәләр дә, Асылны атаман итеп сайладылар. Морат, үзе теләп, күзләрен кыса-кыса, Асылның уң кулы булды. Хәсән Асыл шайкасына әнә шулай килеп эләкте.
Икенче көнне алар, унике егет, ат менеп, Кәүжияккә киттеләр. Ярты төн авышканчы Иске Әлмәт каенлыгында көтеп тордылар. Әтәчләр кычкыра башлагач, дәррәү кузгалдылар. Кәүжияккә ындыр артлатып, озын бер тыкрыктан килеп керделәр. Габдрахман бай ихатасын урап алдылар. Асыл биек таш койма өстеннән ишегалдына төште, капка бастырыкларын тавыш-тынсыз гына ычкындырды. Тәрәзә яннарына сак куйды һәм ишек кага башлады. Күп тә үтмәде, өйалдыннан саңгырау тавыш ишетелде:
— Кем йөри анда җиде төн уртасында?..
Габдрахманның туксан тугызлырак малае иде бу.
— Ач, Мөхәммәтҗан! Асыл бу. Җаныгызны алырга килдем!
Җавап бирүче булмады, шартлап өй ишеге келәләре бикләнде. Асыл егетләргә әмер бирде:
— Бер малны да калдырмый суярга!
Сугым пычагы белән коралланган егетләр лапасларга, сарайларга ташландылар. Ишегалдында жан ачысы белән өзгәләнеп сыер мөгрәгән, ат кешнәгән, сарык бәэлдәгән авазлар яңгырады. Кайсы чалынган, кайсы кадалган мал белән ишегалды тулды. Бугазыннан, күкрәгеннән кан сиптереп торган күзләре аларган атлар әле анда, әле монда килеп сугыла, гөрселдәп җиргә авалар. Ап-ак кар өсләре алсу канга буялып бетте. Бу кыямәткә Габдрахман бай күршеләре дә уянды, аннан да, монннан да кешеләр килеп чыга башлады. Ләкин алар Габдрахман байны яклап бер кәлимә сүз әйтмәде.
Анда-санда чапаланып, бугазыннан кан бөркеп, гыжылдап яткан сыер һәм атлардан тирә-якка бөркелгән кан исе иң беренче Хәсәнне аңына китерде. Ул башын тотты, әле Асыл, әле Морат янына барып: «Нишлибез без, бу малкайларның ни гаебе бар, китик, качыйк бу галәмәттән. Мал хакы тотачак бит безне, аңлыйсызмы шуны, башкисәрләр!»— дип ялварды. Ләкин аның сүзенә, Мораттан башка, колак салучы булмады.
Абзар тулы малларын суеп бетергәч, Асыл Габдрахман бай йортының олы тәрәзәләрен каяндыр кулына эләккән тәртә белән кырып чыкты. Аннары, ишек төбенә ике-өч кочак салам китереп ташлап, шуңа ут төртте. Бусына кәүжиякләр дә түзмәде.
— Сез нәрсә, әллә бер Габдрахман гына янар дип уйлыйсызмы, бөтен авылга үрләсә? Ут белән шаярмагыз!—дип, өйалдының буялган нарат такталарын ялмый башлаган утны шундук сүндерделәр.
Асыллар шайкасы авылдан чыгып чапты. Кайтканда Нәбиулла Хаҗиеның кабагын бастылар. Пәси картның кибәннәренә дә ут төрт- мәкче булганнар иде, Морат белән Хәсән каршы килгәч, бу уйларыннан кайттылар.
Ике атна буе бөтен волостьны, аның тирәләрен, байларны, муллаларны дер селкетеп, үз кулында тотты Асыл башкисәрләре. Ә бер көн таң белән аларның барысының да кулларына богау салдылар. Ризат- дин староста Минзәләгә, өяз шәһәренә хәбәр иткән. Унике кешене
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК,,. КЕМГӘ ШАТЛЫК?
баштанаяк коралланган алты атлы казак берәм-берәм богаулап чыкты. Барысын да Л1инзәлә төрмәсенә илтеп яптылар. Аларга әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән анархист, бунтовщик дигән исемнәр тагып бетерделәр. Хәсән хәтерли әле: патша төшерелгән булса да, алардан сорау алучы следователь кабинетында Николай икенченең алтынланган рам эчендә сурәте тора иде. Җәй урталарына кадәр изаладылар алар- ны. Арыш урагына төшәр көннәрне аларны, этап белән, сугышка озаттылар. Юлда Асыл белән Морат качты. Әнә шуннан юллары аерылды аларның. Хәсән Казан гарнизонында калды. Авылдашларының кайсын кая озатып бетерделәр. Шушы гарнизонда чакта ул башлап Ленин исемен, большевиклар партиясе — Ленин партиясе икәнен ишетте. Шушы гарнизонда аны укырга-язарга өйрәттеләр. Солдатлар арасында ыгы-зыгы чак. Ләкин солдат солдат инде ул. Күбесе, Хәсән кебек, авыл гыйбады, томана. Әмма көн-төн бара торган солдат җыелышлары аларның да күзләрен ача барды. Октябрь революциясе көннәрендә Хәсән өчен кем ягында көрәшергә? дигән сорау юк иде иңде. Ул беренчеләрдән булып Дворяннар йортына бәреп керде. Казан Кремлен азат итүдә катнашты. Аннары беренче татар полкы белән нинди генә юллар, ут-давыллар аша үтмәде ул!.. Алары үзе бер гомер, үзе бер язылмаган китап.
3
Асылның иңенә җылы тунын салып, кукрайган әтәч кебек басып торуы гына яңартты бу истәлекләрне. «Шул контр, шул иблис синнән көлсен әле, синнән генә түгел, эшләгән эшеңнән көлсен... Ни ди бит, «күкәй тәгәрәтешле уйныйлар» ди бит, ә! Ул куана, рәхәтләнеп көлә инде моннан. Юк, көлми тор әле!» Тамак ялгарга кайтканда да ул һаман Асылны сүкте, аның белән бәхәсләште.
Өстәлдә җырлап торган самавары белән каршы алды карчыгы Хәсәнне. Өй җылы, репродуктордан соңгы хәбәрләр тапшыралар. Хәсән итеген салып куйды да. барып, репродукторның тавышын көчәйтте. Чөнки бу бер-ике ел эчендә колагы катыланып китте аның. Өстен сала-сала, радиодан агылган сүзләрне тыңлады.
«Америка империалистлары Көньяк Вьетнамны бомбага тота башладылар Алар җирле халыкны аяусыз кыралар». Хәсәннең йөзе кырысланды. Чәй янында да ул телен тибрәтеп бер сүз әйтмәде. Тамак ялгагач, башын бераз мендәргә төртеп тора торган иде. Бүген мич буендагы диванга таба да карамады, чынаягын каплап кую белән, чөйгә үрелде. Карчыгы — бөтерчек кебек кенә Әсма — өстәл янында чәйләгән килеш, сорап куйды:
— Әллә пермагызда берәр хәл бармы, ятып та тормадың?
— Югын юк... Корыны бушка әйләндерә башладылар. Парткомны • күреп сөйләшми булмый. Фермага төшкәнче идарәгә сугылып чыгам әле.
Хәсән куян бүреген батырып киде дә чыгып китте, һава салкынайтып җибәргән, йөзгә кадалып-кадалып вак кар сибәли. Хәсән кожанының башлыгын күтәрде дә, Ярык тау башына эленеп-эленеп киткән аксыл болытларга күз сала-сала, колхоз идарәсенә таба атлады. Ул килеп кергәндә баш бухгалтер үзе генә счет төймәләре тартып утыра иде. Хәсәнне күрү белән ул исәпләвеннән туктады һәм:
— Хуш, Хәсән абый, нинди җилләр ташлады?—дип сорады.
Хәсән урындыкка ипләп кенә утырды, кожан башлыгын арткарак шуыштырды, чалу мыегын сыпырып куйды, аннары, күзләрен кыса төшеп, бухгалтерга дәште:
— Син миңа шуны әйт әле, туган: күрше «Үрнәк» колхозына ничә күкәй озаттыгыз?
Бухгалтерның йөзенә елмаю чаткылары чыкты.
— Ә сиңа нигә кирәк ул, Хәсән абзыкай?
— Төлке балакай, нигә кирәген сораштырып торма, тәгаенен генә әйт син миңа.
— Дөп-дөресенме?
— Әйе.
— Дөп-дөресе, Хәсән абзыкаем, шул: үзебез бүген алар өчен тапшырдык 12
мең 500, үзләре эшләп апкиткәннәр иде 17 меңне. Тәк, синеңчә итеп жәмигысе дисәк, була ул, Хәсән абзыкаем, 29 мең дә 500 данә йомырка! Справка-мазар язып торыйммы, юкмы, әллә болай да ышанасыңмы?
— Ярар, кәмитләнмә, значит, 30 меңләп?
— Так точно, Хәсән абзыкаем...
— Син Җәүдәтне күрмәдеңме?
— Бераз черем итеп алам да дуңгыз фермасына төшәм дигән иде.
Хәсән карт урыныннан кузгалды. Авызын ерып утырган бухгалтер егеткә бармак янады да чыгып китте. Өйләнмәгән яшь егет әле алар- ның бухгалтеры. Чибәр хатын-кызларга сагыз кебек сылана торган гадәте бар. Бер көн шулай ферма өенә килеп кергән иде, ял итә торган бүлмәдә бер кыз чырык-чырык килә, үзе: «Нух, дим, нишләвең бу, кит, валлаһи, кычкырам, адәм көлкесенә калдырам...» ди. Бухгалтерның ялварган тавышы да ишетелә: «Я, нигә кәҗәләнәсең, иртәгә үк загска барырбыз, бүген ни, иртәгә ни, беләсең бит, синнән башка берәү дә кирәк түгел миңа», ди. Шул чак кыз чырылдап кычкырмасынмы! Хәсән бүлмә ишеген ачты. Нух кызны караватка еккан иде. Хәсән бухгалтерның арт санына китереп типте... Нух сискәнеп китте, беравык майлы күзләрен ялтыратып карап торды да ишеккә ташланды, Хәсән аңа бармак янап калды. Бозаулар караучы яшь кенә кыз, борынын мышык- мышык тартып, бер сүз дә дәшми ишеккә юнәлде. Баш бухгалтер Хәсән картның бармак янап нигә ишарәләгәнен яхшы белә, шуңа, Хәсән абыйсы күренсә, авызын ерып кына тора.
Хәсән колхоз идарәсеннән өенә туры кайтып атын җикте дә фермага китте. Күренеп торган әллә ни эше дә юк иде, килүе, башын мендәргә төртеп тормавы ярап куйды бит. Азык эшкәртү цехында фермаларга чүпрә кудыру насосы ватылган. Савымчылар көянтә-чиләк белән чүпрә ташый иде. Хәсән картны күрү белән алар куанычларыннан кычкырып җибәрделәр.
— Гомерләрең озын була икән, Хәсән абый! Их, Хәсән абый иртәрәк килсә иде, дип кенә тора идек.
— Амин, сезнең хәер-фатиха белән, яшәгән хәтле тагын яшәсәм, үлсәм дә үкенмәс идем.
— Яшә, яшә, Хәсән абый, синең кебекләргә жәл түгел! Арбасына тимер мичкә салып, ул азык эшкәртү цехына килде. Чүпрә чанының запас кранына шланг ялгап мичкәне тутырды, аннары фермага юл тотты. Шулай дүрт-биш әйләнгәч, инде авыл өстендә, ферма ихатасындагы баганаларда электр утлары гөлтләп кабынганда, колхозның партком секретаре Җәүдәт Гайфетдинов та килеп җитте. Аны күрү белән Хәсән күңелендә Асыл картның «күкәй тәгәрәтешле уйныйлар» дигән мәсхәрәле, төрттереп әйткән сүзләре кабаттан яңарды. Ул тарантасыннан төшүче бәләкәй генә гәүдәле, кем әйтмешли, бер уч йөзенә жиңел- чә генә шадралар йөгергән Гайфетдиновка бер мәл текәлеп карап торды, башыннан яшен тизлегендә уйлар йөгереп үтте. Күптән белә иде ул Җәүдәтне. Сугыштан күкрәк тулы медаль тагып кайтты ул. Бик жор, җиңел гәүдәле егет иде.
Җәүдәт атын утар баганасына бәйләп куйды да туп-туры Хәсән карт янына килде. Ике кулын биреп күреште һәм:
— Хәлләр ничек, Хәсән абзый, кәеф-шәрифләр? — диде.
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН + КАРТЛЫК,., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
— Ару, Җәүдәт туган. ,
— Нишләп чиләкләп, мичкә белән ташыйсыз?
— Насос ватылган диме...
— Бусы шәп түгел, менә чилән хәзер. Күпме кеше интегә.
Ул шулай дип цех эченә кереп китте. Насосны төзәтүче механиктан эшнең кай тирәдәрәк баруын белеште дә, «кичкә беткәч, ярый, техника ремонтсыз тора алмый инде ул, кешегә дә ремонт кирәк», дипсөйләнә- сөйләнә кире чыкты. Шул чак, саз ерып, үгезләр симертүче Харис килеп житте. Аның сипкел баскан йөзе ачулы, аксыл кашында ләйсән кебек вак яңгыр бөртекләре елтырый иде.
— Җәүдәт абый,—диде ул килә-килешкә,—сыртлары икегә ярылды бит инде үгезләрнең, нигә жибәрмисез аларны?
— Кайсы үгезләрне, Харис туган?
— Кайсы дип, без карый торган...
— Алар — НЗ, туган.
— Анысы ни була тагын?
— Киләсе елга тапшырабыз аларны.
— Ә без нишләргә тиеш хәзер?
— Шуларны карый торасыз инде, Харис туган.
— Ә ник хәзер тапшырмыйбыз, дүртәр центнер тарта бит алар?
— Фәрман шундый, Харис туган.
— Бу бит дөрес түгел...
— Әллә сул ягың белән тордыңмы син бүген, Харис туган, нигә кызасың? Әйдә, ипләп кенә, тәмле тел генә сөйләшик, аңлашыйк.
— Кызарсың, хәзер мин икенче группа алырга тиеш. Үпкәләштән булмасын, симертелгән үгезләрне куам да чыгарам, теләсә кая куегыз!
— Кызма әле син, Харис туган...
Харис дәшмәде, кырт кына борылды да кулын селтәп китеп барды.
Хәсән карт бу чәкәләшүне игътибар белән тыңлап торды. Харис күздән югалу белән, Җәүдәт янына килде, тамагын кырып куйды да:
— Иптәш Гайфетдинов, бераз сөйләшәсе сүз бар иде,— диде.
Җәүдәт аңа таба ялт итеп борылды.
— Сөйлә, Хәсән абзый, тыңлыйм, нәрсә бар?
— Харисның сүзендә дөреслек ярылып ята бит, бу ни дигән сүз?
— Мин, Хәсән абый, синең кебек, кушканны эшлим.
— Юк, андый түгел син. Аннары үземне дә андый кешеләр рәтендә санамыйм мин. Кешеләр безгә карап яшиләр, эшлиләр.
— Соң, яшәсеннәр, син дә, мин дә начарлыкка өлге түгел бит.
— Син вопроска якынрак кил әле, үзең әйтмешли. Дөреслек турында суз бара монда. Дөреслек! Аннан читкә тайпылырга безнең хакыбыз юк. Шифалы су кебек бит ул безнең өчен. Шуны эчүдән туктасак, көт тә тор, жегәрсезләнәбез без
— Аңлыйм, бик тә аңлыйм, Хәсән абзый. Соң мин нишлим, берүзем?
*— Берүзең түгел син. Мине, Харисларны кая куясың? Харис та синең, минем кебек партия әгъзасы. Билетларыбыз бер төсле бит безнең.
— Агымга каршы йөзеп кара син!..
— Хакыйкать хакына йөзәргә дә кирәк.
— Сон бит, Хәсән абый, күрсәтмә шундый булгач...
— Ә син ул күрсәтмәләрне күңелең аша үткәр.
— Минемчә, Хәсән абзый, кушкан нәрсә — безгә закон.
Хәсән чалу мыегын кул сырты белән сыпырды, тагын тамагын кырды һәм:
— Кайчак менә партиянең безнең ише карт солдаты сүзенә дә колак салу комачауламас иде сиңа, Җәүдәт туган.
Аягына суык керә башлады бугай, Җәүдәт бер урында тыпырдап ■алды һәм зәңгәр күзләрен Хәсән картка төбәде.
— Кемгә, кемгә, синең сүзеңә колак салмасам, мине аяз көнне яшен сугар иде, Хәсән абзый.
— Шулай булгач, нигә бу кәмит?
— Нинди кәмит тагын?
— Үгезләрне тапшырмый тору, күкәй тәгәрәтешле уйнау? Аңла, Асыл булып Асыл көлә хәзер бездән.
— Ул контр тагын ни дип тешен ыржайта?
— «Эзлә дөреслекне, табарсың, тоттырыр койрыгын, ләкин ул да сабынлаган», ди. Шул, сезнең күкәй тәгәрәтешле уйнаудан рәхәтләнеп көлә. Тапкансыз тапшыртыр кешесен дә.
— Менә бусын мин белмим, Хәсән абый. Нинди күкәй тәгәрәтешле ул тагын?
— Күрше «Үрнәк» колхозы өчен тапшырабыз икән бит күкәй.
— Тапшырмаска дип, яңа елга чаклы сакларга, аннан соң гына тапшырырга дип килешкән идек бит без председатель белән. Юк, иптәш Ганиев моны әйтмәде миңа... Акчасын безгә күчерәләрдер аның, акчасы кергәч...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Хәсән карт аны бүлдерде:
— Асыл кебек өстәп тә җибәр, бер-береңә ярдәмләшергә кирәк бит, дип тә әйт.
— Көлмә әле, Хәсән абзый, бу андый ярдәмләшүгә керми.
— Керми шул.
— Соң нишләргә?
— Председатель яшь, мондый юлга этәрмәскә кирәк аны, ипләп сөйләш, аңлат.
— Үзебезнең күкәй планы үтәлгәч дигәндер инде ул, аннары, «Үрнәк» председателе белән әшнәләр дә бит алар.
— Ә үгезләрне ник тапшырмыйбыз?
— Район ит планын үтәде, сезне киләсе ел резервына калдырабыз, диделәр.
Хәсән картка шул житә калды, ул ашыгып сорау бирде:
— Кайда, кем?
— Хәзерләүләр инспекциясендә. Киләсе еллык планны да арттырып үтәрсез. Артык саткан һәр центнер өчен 50 процент өстәмә килер Иттән быел кереп бетмәгән акча киләсе елда колхоз кассасына артыгы белән керәчәк, диделәр.
Хәсән карт көрсенеп куйды, күзләре уйчанланды
«Кемнәр генә акыл сатмый»,—дип пышылдады аның иреннәре. Хәсәнне борчыган, күңелен усак корты кебек кимереп торган уйлар жебенең очы ничек еракка сузылган булып чыкты бит әле
Җәүдәт Гайфетдинов икенче фермаларга таба китеп барды
Хәсән карт исә икенче көнне үк райкомга барырга ниятләде. Күңелдә туган уйларын, сорауларын сөйләргә булды. Ни дисәң дә үзенең кордашы Моратның олы малае — Вәдүт бит анда беренче секретарь. Барып баш орыр изге урын менә нинди! Вәдүт атасына охшаган — күп сөйләшмәс, әйткәне булыр. Килеше-торышы. буй-сыннары да нәкъ Морат мәрхүмнекедәй. Суйган да каплаган инде: шундый ук киң җилкәле, бит очлары алсуланып тора, маңгайга таба сузылган кара киртләч кашлы.
4
Морат белән бер елны кайттылар алар сугыштан. Коточкыч авыр елны. Нишләргә белми тинтерәп утырган кичне аларга Морат килеп керде. Башта Хәсән үз күзенә үзе ышанмыйча торды. Аннары башы
ХӘНИФ ХЭИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
белән түшәм терәп торган Моратны кочаклап алды. Морат та аны күкрәгенә кысты.
— Исән булгач, менә без дә әйләнеп кайттык бнт,— диде ул, тирән уфтанып.
' — Кайтмаган булсак, мондый мәхшәрне күз күрмәс иде.— диде Хәсән, Моратны түр сәкегә утырырга кыстый-кыстый. Морат баштанаяк хәрби киемнән иде. Ул сәкегә килеп утырды, башындагы малахаен салып тез өстенә куйды.
— Я, нишләп ятасыз, сезнекеләр барсы да аманмы? — дип сорады.
Хәсән сәке түрендә йокымсырап яткан анасына таба башы белән * ымлады.
— Әнкәй авыр хәлдә, өйдә сыңар күзгә сибәрлек он заты юк. сеңел- кәшләр тегермәнгә, борчак оны җыярга киткәннәр иде әле, Низами карт килсеннәр дигән иде.
— Да-а! — Морат шулай дип сузды, авыр итеп көрсенде.
— Авылның хәле мөшкел, Морат. Асыл ниләр генә кыланмаган. Шул бит монда ярлылар комитеты рәисе. Сөйләшеп караган идем. «Совет власте ошамыймыни сиңа, тагын Минзәлә бастругында кандала симертәсең киләмени?..» дип өскә ыжгырып килә. Бер кулы кабурада...
Беравык икесе дә тын калдылар, ләкин икесе дә бер нәрсәне — Асылның кылган этлекләре турында уйлады алар.
Асыл Минзәлә төрмәсеннән сугышка озатылганда юлда кача да, төрле шәһәрләрдә ары-бире сугылып йөргәннән соң. 1918 елның башында авылга кайта. Волость оешып, Ризатдин старостаның кирәге бетеп, авылда Совет власте урнашкач, ул авыл активлары тирәсендә чуала башлый. Ак чехлар бу яктан узганда таш базларында яшеренеп ята. Чехлар ярлылар комитеты председателен аталар. Алар чигенгәч, Асыл качып яткан җиреннән чыга да, күп уйлап тормый, комитетны үз кулына ала. Башта ярлылар комитеты членнары моңа каршы килеп тә карыйлар. Ләкин ул каяндыр чәлдергән алтатарын өстәлгә чыгарып сала да сәркәтипкә әйтә:
— Яз, барлык бедком членнары рәис итеп бертавыштан Асыл Сәлимгәрәевне сайладылар диген.
Сәркәтип язган. Асыл барлык комитет членнарының имзаларын салдырткан. Башта ул бу язуны Мәхмүри муллага укыткан, аннан соң гына волкомга барган. Анда, барлык членнар кул куйган булгач, ышанганнар күрәсең. Шулай итеп, бөтен авылны кулга ала Асыл ул елны.
Шулай да бер изгелек эшли Асыл ул чакны. Колчак яулары авылга якынлашу белән ул Мәхмүри муллага килә һәм, алтатарын аның маңгаена терәп, болай ди:
— Мин синдә яшеренеп ятарга тиеш, әгәр ул-бу сөйләр булсаң, иң беренче итеп яшь остабикәңнең маңгаена кургаш коям. Оста’бикәң даим минут минем янда торыр, әлбиттә, көндезен. Төнлә үзең теләсәң нишлә.
Мулла кәфендәй булып агара һәм, белгәннәрен укый-укый:
— Мелла, Асыл, берүк кан коя күрмә, иманлы авызым белән әйтәм, бер кәлимә сүз чыкмас, — ди. Хак та, мулла беркемгә дә аны-моны сиздерми. Остабикәсеннән колак кагасы килмәгәндер, күрәсең. Чибәр иде мулланың остабикәсе, яшь иде. Хәзер дә Асыл, җае туры килгәндә, мактанып ала әле. «Гел ияләнде бит остабикәң Асылга. Көне буе сый- хөрмәттә ятам. Ачы балына чаклы табып китерә. Чыгарып та йөртә башладым тегене. Нәбиулла кабагыннан хәмеренә чаклы кайтарттым. Ашау байдан, хатын мулладан, үлем ходайдан дип чаршау артында чуалганда мулла абзаң кайтып кермәсенме? Сизенгән бит бәлеш козгыны. Өскә ыжгырып килә бу. Алтатарны чыгарып маңгаена гына терәдем, тәһарәте сынды мулланың. Кыйблага карап тәкбир әйтә
башлады»,— дип сөйли. Асыл авылда ни барын, акларның нәрсә эшләүләрен муллага мәчеткә килгән картлардан сораштырырга куша. Тегесе кайтып сөйләп тора. Бер көнне мулла мондый хәбәр җиткерә: авылдан унсигез егетне көчләп Колчакка солдат итеп алалар, барсын да кара- . выл өенә ябып куйганнар инде. Саклап ике солдат тора. Калганнары хәзер Нәбиулла Хаҗие кабагында сәрхушләнеп беткәннәр, ди. *
Асыл күп уйлап тормый, «мин хәзер борылырмын, чамала, ишек £ ачмасаң...» дип янап чыгып та китә. Таш койма кырыйларына сыена- < сыена, кешеләрнең ишегаллары аша ул башта кабакка бара. Анда исе- л рек солдатларны күзәтеп тора. Алар күп, кабак эче тулы. Асыл, үрмә- Һ ләп, кабак ишеге төбенә җитә, тимер ишекләрдәге йозакларны ипләп g кенә ала да башта ишекнең бер ягын әкрен генә яба, эчтә ул-бу сизми- . ләр, аннары икенчесен шартлатып яба да йозакны элә, аскы һәм өске а? бикне дә эләктереп куя. Кабакның тәрәзәсе берәү генә. Колчак солдат- ч лары, үзләренең капкынга эләккәннәрен сизеп, тәрәзәдән урамга ата £ башлыйлар. Моны каравыл өе янындагы солдатлар да ишетә һәм алар- * ның берсе тавыш килгән якка йөгерә. Асыл исә таш койма янында ф ятып кала. Солдат узып китү белән Асыл, ермак буйлап шуышып, өй = почмагына кадәр килә. Хәвефкә төшкән солдат, мылтыгын кулына тот- х кан килеш, ишек янында тыз-быз йөренә. Нишләргә белми Асыл, кулы белән як-ягын кармалый. Шунда кулына бала башы чаклы таш тиеп >, китә. Ул аны ипләп кенә ала да тагын алга шуыша. Сакта торучы сол- £ дат арты белән борылуга, тегеңә таш белән тондыра. Солдат, үкереп, * җиргә ава, ләкин мылтыгының чакмасына басарга өлгерә — кара пәрдә х ябынган авыл өстендә тагын мылтыктан аткан тавыш яңгырый. Асыл ө сикереп тора, солдатның мылтыгын тартып ала һәм шуның түтәсе = белән ишекнең йозагын бәреп төшерә. Каравыл өендәгеләр, куркынып, п почмакларга посалар, тавыш-тын килми. Асыл ярым пышылдап аларга х дәшә:
— Чукынышып беттегезме әллә, чыгыгыз!..
Аның тавышын шунда ук таныйлар.
— Асыл!
— Синме бу, Асыл?..
Куанычларыннан нишләргә белмәгән авылдашлары ишеккә ябырыла. Монда да башы эшли Асылның
— Хәзер чүпләп бетерәчәкләр сезне, әйдәгез минем арттан,— ди ул. Аларны Мәхмүри мулла өенә алып кайта. Кайсын мунчага, кайсын базга яшерә. Мәхмүри мулла өнсез кала, теле бәйләнә. Асыл аның алдында, алтатарын болгый-болгый. болай ди:
— Капкага кагылучы булса, үзең чыгасың, берәүне дә кертмисең. Мин артыңнан карап торам, әгәр серне ачсаң, миеңне чәчрәтеп чыгарам шушының белән,—ди.
Кабакка бикләнгән солдатлар тәрәзәнең тимер рәшәткәсен каерып чыгалар. Нәбиулла Хаҗиенда типтерүче офицерларга хәбәр итәләр. Бөтен авылда тентү китә, йорттан йортка йөриләр. Ризатдин староста озата йөри аларны. Мәхмүри муллага да сугылалар. Ризатдинның соравына ул ышандырып җавап бирә
— Диндарларны яшереп ятарга кем дип беләсең син мине? Башлары аяк асларына килгәннәрен күрергә насыйп итсен иде шуларның, миннән хәер-фатиха шул, Ризатдин,—ди.
Солдатлар борылып чыгып китә. Мәхмүри мулла капкаларны үзе бикли. ,
Каравыл өеннән качучыларны күпме эзләсәләр дә. таба алмыйлар. Ике көннән аклар авылдан чыгып китә. Егетләр дә хәзрәт өендә ябылып ятудан котылалар. Әнә нинди ягы да бар бит аның — Асылның. Каны әле бер, әле икенче якка ага торган адәм шул.
Ачлык ел башлангач, тагын ни кыланганын белми башлый ул. Ярлылар комитеты карамагына кайткан азык-төлекне күбрәк ир-атларга, хәллерәк хатын-кызларга бирдерә.
— Совет властеның терәге алар, аларны сакларга кирәк,— ди.
Авыл өстенә иңгән бу афәттән ничек котылырга белми гаҗизләнә халык. Ахыр чиктә, егәрлерәк үсмер егетләр сүз берләшәләр, бер караңгы төндә аны сагалап торалар да Минзәлә елгасы аша салынган күпердән чыкканда суга төртеп төшерәләр. Язгы ташу вакыты була бу. Әрсез жан булгандыр инде, котырып аккан язгы ташу да аның җанын ала алмый. Бер борылмада көчле агым аны ярга чыгарып ташлый. Асыл мүкәләп өенә кайта. Тик бу һөҗүмнән соң ул бераз басыла төшә. «Мин бит Совет власте вәкиле, ул куйган кеше, миңа ник кул күтәрәләр алар? Исән калган кешеләр өчен, исән калырдай кешеләр өчен тырышып йөрим лә мин. Неужели шуны аңламыйлар алар?»—ди.
5
Хәсән белән Морат авылга кайтканда Асылның авылда әнә шулай баш та, түш тә булып яшәгән чагы иде.
Морат авызын ачып иснәде, куен кесәсеннән бер ярты чыгарды
, — Күчтәнәчне авыз итик,—диде, шешәсен өстәлгә куеп. Хәсән уйга калды. Өйдә шуны эчкәч борын тидереп иснәрлек тә ризык юклыкка офтанып куйды һәм Мораттан моны яшермәде.
Морат кул селтәде.
Кырые кителгән кечкенә җамаякка салып берәрне тоттылар. Хәсәннең шунда ук күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Тагын берәрне җибәрергә исәпләп торганда, ишектән Хәсәннең ике сеңелесе — инде буй җиткән Рәүфә белән Рәсимә елап килеп керделәр. Морат кулындагы шешәсен өстәлгә куйды һәм.
— Ни булды, апайларым?—дип сорады. Рәүфә күз кырыйларын кул сырты белән сөртә-сөртә шыңшыды:
— Асыл абый апкалды, Низами абыйны да кыйнады...
— Абыең туйдырсын сез ач бетләрне, диде.— Монысын җил иссә авардай торган Рәсимә әйтте.
Хәсәннең тамак төбенә нидер төйнәлде, күзләре дымланды. Ул бер сабыйларга, бер сәкедә бөкшәеп яткан анасына карады. Морат кинәт кенә урыныннан кузгалды. Аның да күзләре ут яна, иреннәре дерелди иде.
— Киттек! Әйдә киен!.. Буып үтерәм мин ул авыл газраилен! —диде ысылдап. Хәсәннең дә каны кызды. Алар, тыкрыктан төшеп, Астафий буасы өстеннән тегермәнгә йөгерделәр. Асыл анда юк, Низами гына, ясипкә ларына сөялеп, кан төкереп тора иде.
— Кая китте? — дип сорады аннан Морат, еш-еш сулу алып. Низами, кан укмашкан иреннәрен Көчкә кыймылдатып, җавап бирде:
— Кем белгән ул сабаканы!
Алар тегермәннән чыгып киттеләр, атлый-йөгерә ярлылар комитеты йортына таба алдырдылар. Асыл шунда иде. Ишектә Моратны күрү белән, ул торып басты һәм ашыга-ашыга кабурасын ычкындыра башлады. Ләкин Морат бер генә ыргылды да Асылга сугып та җибәрде. Асыл, пыялаларны челпәрәмә китереп, ярты гәүдәсе белән тәрәзәгә килеп капланды. Хәсән аның якасыннан эләктереп алды. Асыл, тозакка эләккән җанвардай, бөтен көче белән алардан ычкынырга теләде. Ләкин Моратка чыдар адәм бар идеме соң ул чакта. Ул Асылның бер кулын эләктереп алды да шартлатып артка каерды. Асыл, үкереп, тагын йөзтүбән ауды.
— Рәискә кем кулай булыр икән?
— Ал, Хәйрулла абзый, тезгенне үз кулыңа.
— Минем тамга да сәнәк кенә бит, туганнар...
— Кешеләргә синең гаделлек кирәк. Хәсәнне ярдәмчең итәрбез.
Түшәмнәргә карый-карый, тез башына кидереп куелган бүрекләр белән киңәшә-кицәшә, ахыр чиктә бедком рәисе итеп Хәйрулланы, аның ярдәмчесе итеп Хәсәнне сайладылар.
Асылны туп-туры Минзәлә өязе милициясенә илтеп тапшырдылар.
Аны, авылга алып килеп, ачык суд белән хөкем иттеләр.
Төрмәдән ул авылга колхозлар оешып, алар инде ару гына тернәкләп киткән вакытта кайтты. Колхозга гариза язып кермәде, ләкин анда да эшләде, авь!л көтүен дә көтте.
Хәсән белән Морат колхозга башлап керделәр. Морат әле берничә ел колхоз председателе дә булып эшләде.
Алар бер елны өйләнделәр.
Бер үк елны икесенең дә малайлары туды. Вәдүт әнә шуларның берсе. Хәсәннең малае Газиз исемле иде. Аталар дуслыгы малайларга күчте, алар аерылмас ахириләр булып үстеләр. Егерме дүртенче елгы- лар иде алар. Әнә шул Вәдүткә, Газизнең ахириенә барырга ниятләнде Хәсән карт. Малае кебек якын ул аңа. Ата сүзенә бала колак салмый калмас. Ни өчен без шул Асыл теш ыржайтып, куанып көләрлек итеп эшлибез, хәзер, бүген, шушы көннәрдә?..
6
Тик күптәннән күңелендә төйнәлеп килгән, бүгенге көн тормышы куйган хисләр өстенлек алды. Күңелгә кереп урнашкан, айлар, еллар буе борчып килгән уйлар аны үз бишегендә тирбәтә башлады.
Бүгенге көн мәшәкатьләре белән кайчакта ялгышкалап та китүдән, бер уйласаң, Асыл да урынлы көлә. Ә бит әле тормышның Асыл белмәгән, аның төшенә дә кермәгән күтәреләсе чирәмнәре күпме!
Әйтик, бер генә нәрсәне — хәзерге колхоз авылында хезмәтне оештыруны алыйк. Юк, күпме генә үзгәртүләр кертелсә дә, ул әле камил түгел. Соңгы елларда терлекчелектә хуҗалык исәбе гамәлгә ашты. Бу, бер караганда, уңай хәл, уңай нәрсә. Шунда җиң сызганып эшләгәннәрнең килере шактый зур. Ә менә кырчылыкны ал син. Алар ни исәбенә • һәм ничек яши? Агрономны хурлап әйтүе түгел Хәсәннең. Башлы, үз күз алдында, үз авылларында туып үскән егет. Әмма, ни дисәң дә, аның күңелен һәр даим борчып, аңа тынгылык бирми торган берәр уй-фикере, үз омтылышы бар микән? Юк кебек, ак сакаллы профессорлардан ишеткәннәрен генә тукып йөри шикелле. Мондыйлар, шундый ыспай егетләр белән ерак барып булмас кебек төсле Хәсәнгә.
Үз уйларын чишәргә теләп, сүз дә катып караган иде Хәсән агрономга.
— Комбайнчыларга, тракторчыларга ничек түлибез инде быел? — дигәч, ул аңа текәлеп карады да. башын кашып:
— Елдагыча, күпме эшли. 100 сумына 1 центнер инде,—диде.
2. «К. У.» М3, 1Z
— Тор, авыл газраиле!.. Менә сиңа да чират житте, газраил булып Жаныңны алырга килдек без синең! — диде Морат.
Асылның тозакка эләгүен ишеткән комитет членнары шунда ук килеп життеләр. Алты кеше. Морат шуларның иң өлкәненә — Хәйрулла картка комитет утырышын ачарга кушты. Аннары өздереп болай диде:
— Нишләп шушыны авызлыклый алмыйбыз? Яна рәис сайлагыз, мин моны өязнең үзенә хәтле алып китәм, хәзер үк. Ат белән бер олаучы табыгыз.
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК,,. КЕМГӘ ШАТЛЫК?
— Ул бит башкаларга да шулай, еллык эшләгән сумына карап, терлек карыймы, төзүдә йөриме — барыбер. Ә менә син, туган, иген уңмаган елларны аларны ничек бәхиллисең? Аннары терлекчелек белән исәп-хисапны ничек ясарга уйлыйсың? Син бит агроном. Терлекчелекне син фураж белән дә, силосы, сенажы, чөгендере, бәрәңгесе, саламы белән дә тәэмин итәргә тиешсең, шулаймы?
— Сүз дә юк, гомер гомергә шулай инде ул.
— Ә сезгә терлекчелек ни бирә?
— Безгә бирми, ә дәүләткә ит һәм сөт сата терлекчеләр.
— Ә син ничек уйлыйсың, алар бит сездән бөтен нәрсәне бушка ала. Эзләре, күкрәк киереп, без файдага эшлибез, ә иген уңмаганрак елларда сезне, безнең сыртта яшисез, колхоз сыртын кимерәсез дип лаф оралар. Шул вакыт агроном булган бу башыңда гарьлек галәмәте уянмыймы синең?
— Үз колхозыбыз, үзебезнең касса, үзебезнең кесә, ни дисәң дә моңарчы механизаторларның обижен булганнары юк әле. Юкка баш ватмыйк әле, Хәсән абый, әнә управлениедән отчет сорыйлар,— диде агроном, муенын кул сырты белән ышкып.
Юк, әллә үзе аңлата алмады, әллә агроном аның тел төбенә төшенмәде.
Вәдүтне искә төшергәч, күңелдә күптән төйнәлгән бу уйлар Хәсән картның тагын жан тынычлыгын бозды. Ул киңәшер кеше эзләп баш ватты: Харисны күз алдына китерде — юк, ул әле мондый мәсьәләләрдә сай йөзә. Була торган эш бу дип, барысын да хуплап торырга әзер Җәүдәтне исенә төшергәч — кул селтәрдәй булды.
Озак төйнәлгән бу төенне кем алдында чишәргә? Вәдүт оланга киңәш итәргәме? Картая-картая әллә чыгырыннан чыгамы бу карт димәсме? Әллә миндәге баш анда юкмы? Ул бит укыган, дөнья гизгән, ниләр генә күрмәгән. Уйламагандыр дисеңме син бу турыда, әллә нинди уйлар йөри торгандыр әле башында. Ә мин юк белән баш тинтерәтимме? Алай дисәң, юк нәрсә түгел шул бу. Сөйләсәм, тыңлавын тыңлар инде ул. Тик менә, күзләрен кысып, үзеңә туп-туры карап елмаймас микән? Әй, шуның елмаюы...
Кинәт Хәсәннең үз күзләре кысылды. Иртән Әсмасының әйткән сүзләре кылт исенә төште. «Тагын онытам бит»,— дип уйлады ул. Хәсән чәй эчеп утыра иде, карчыгы сыер савып керде, керде дә, чиләген югары күтәреп:
— Кара, күпмегә генә калды сөте,— диде. Хәсән чынаягын тәлинкәгә ипләп кенә ^уйды да:
— Ташланырга йөридер, бик сыкма,— диде. Карчыгы исә калын иреннәрен бөрештерде, җыерчыклар сарган күз кабаклары өскә күтәрелде.
— Ташлана ди менәтерә бу вакыттан, йөгертелгәненә дүрт ай да тулмас борын... Их, йөрисең... Башак болгатырлык та салам калмады, үзең ат белән йөргән буласың. Синдәйләрнең лапас өсләре тулы эскерт тора, ә синең бер сәнәк нәрсәң юк,— дип әрли башлады карчык. Хәсәннең куе кашлары җыерылды, ул мыек очларын чеметкәләп алды, эчелеп бетмәгән чәе өстәлдә калды, табын яныннан кузгалды да ипләп кенә киенә башлады. Ишек тоткасына ябышкач, Әсмасы тагын аваз салды.
— Атасы, онытма инде, болай итеп мал асраганчы, асрамавың артык...
Хәсән моңа да җавап кайтармады. Ишекне әкрен генә ябып чыгып китте.
Таң белән пыскак яңгыр ява башлаган. Күк йөзен куе караңгы пәрдә каплаган. Авыл инде уянган, һәр тәрәзәдән урамга якты ут көлтәләре сибелә. Әнә тау башындагы колхоз идарәсенең тәрәзәләре дә ялт
итеп тора. Председатель тәрәзәсендә дә ут бар. Хәсән шул утка таба атлады. Ул килеп кергәндә председатель машиналарга наряд бирә иде. Хәсәннең сәламен башлап ул кабул итте, кулы белән ишарәләп, утырып торырга урын күрсәтте. Хәсән утырды, дөнья күргән бүреген тез башына кунаклатты, яңгыр тамчылары җемелдәгән мыегын сыпырды да ф тын калды.
— Син, Рәкыйп, Казанга китәсең. Бөтенесе белешенгән, килешенгән. Тракторларга запчастьләр алып кайтасың.
— Паром йөри микән соң?
— йөри, кичә генә «Сельхозтехника» шоферлары кайтты.
— Иптәш Ганиев, командировочный гына җитми бит, үз хисабыма булыр, аласы әйберләр дә бар балаларга, кассир аванс биреп торсын әле.
— Күпме?
— Күпме дип, бер 50—60 сум җитәр шунда.
— Алырсың...
Рәкыйп рәхмәт әйтеп чыгып китте. Ишек ябылу белән, Хәсән карт башын чайкап куйды. Юк, бирәсе түгел иде Рәкыйпкә акча. Шулай башын мескенгә салышырга өйрәнгән бәндә бит ул. Әллә син аны шул акчадан балаларына берәр әйбер алып кайтыр дисеңме. Сөйлиләр бит: Казанга бару белән, машинасын колхозчылар йортына куя да ресторанга чаба ул, дип. Әзерләнеп, юньле киемнәрен чемоданга салып китә икән. Шул рестораннарда утыруы үзе бер гомер, белмисез кадерләрен дөньяның, дип, бергә барган шоферларны да әрли ди, җитмәсә. Тик бер вакытта да үзен-үзе белмәс хәлдә сәрхүшләнеп кайтмый ди, чукынган. Шулай да, бирмәскә кирәк иде авансны.
Шоферлар чыгып бетте. Шул чак җилләнеп Җәүдәт Гайфетдинов килеп керде. Хәсәнне күргәч, папкасын председатель өстәленә куйды да ике куллап күреште.
— Исәнме, Хәсән абзый. Әсматтәйнең хәлләре ничек? Беркөн грипплап торам дигән иде. Мәтрүшкә кирәк инде аңа. мәтрүшкә...— дип тезеп кенә киткән иде, Җәүдәтне председатель Мисбах Ганиев бүлдерде.
— Ни йомыш, Хәсән абый?—дип сорады ул, йомшак кына итеп.
Хәсән аягүрә басты, чишеп җибәргән кожан төймәләрен эләктерә- эләктерә:
— йомыш дип, Мисбах туган, Әсма тутаң сафура бураны кузгатып тора әле анда,—дип, тамак кырып куйды.
— Ни өчен?
— Сыерга башак болгатырга да салам калмады, йөрисең инде ди...
— Бу буран — чепуха, ат белән китереп булмас, бригадирга әйтермен, менә язып куям. Өйләдән соң «Беларусь» белән китерерләр. Үзең өйдәрәк булырга тырыш,—диде председатель,—соңыннан үзең бухгалтерия белән килешерсең,— дип өстәде.
Шуннан соң Хәсән карт сөт алып кайтты, фермада тагын озак юанды. Өйлә узды, менә кич булды инде, ә аның әлс һаман фермадан кайтып китә алганы юк. Атын туарып, ашарына мул гына салып, чуалган ялларын биш бармаклап тарап торганда аңа кинәт кемдер дәште:
— •Саумы, Хәсән абый, нишләп торыш?
Хәсән башта сискәнеп китте. Мирсәет икән. Колхозның өченче бригада башлыгы. Элек ул озак еллар председатель дә булып торды. Колхозлар эреләндерелгәч, туган авылында бригадир булып калды. Какча йөзле, карчыганыкыдай бөкре борынлы, киң кара кашлы, кырыс кыяфәтле кеше. Әмма бик тә тынгысыз, анда да, монда да борынын тыгарга гына тора, иснәнә. Бу фермага да әллә син аны корыны бушка аудару өчен генә килгән дип беләсеңме? Үгезләр симертү буенча аның Мөдәррисе белән Харис ярышалар бит. Харисның кай тирәдә йөзгәнен.
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК.., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
гомумән, фермадагы хәлләрнең ничек барганын үз күзе белән күрергә, һәр нәрсәне капшап карарга килгәндер әле.
— Ару, рәхмәт, әле болай, үз алдыма хыялланып йөрү иде, Мирсәет,— диде Хәсән.
Мирсәет ике куллап күреште. Соры куян бүреген арткарак шуыштырды, кыска, юантык бармаклы кулы белән ияген ышкып алды да:
— Харис күренмәдеме? — дип сорады.
— Килеп җитәр инде, бераз капкалап алыйм дигәнне.
Мирсәет беравык дәшми торды, куш чия төсле калын аскы иреннәрен тешләштереп алды да тагын сорады:
— Хәсән абый, хакмы, быел үгезләрне тапшыртмыйлар, киләсе елга калдыралар, дигән сүз?
Хәсән читкә карады, тамак кырып куйды.
— Шундый сүз йөри, ләкин кемнәргә генә файда китерер икән ул?
— Кемгә булсын, район начальствосына. Юк, Мисбахның якасыннан алам, тикмәгә ипидән тирес ясап ятарга монда! Мөдәррис шушы хәбәрне ишеткән дә куа гына бит мине, бар әле, белешеп кайт әле, анда Харислар нишләргә ниятләнә икән, ди, ай-вайга куймый. Андый фәрманны кем биргән, үгезләрне иртәгә үк шуның ишегалдына куып илтәм. Яңа елга чыкканчы асрап җыгы чыксын, ди.
— Бу турыда мин дә башны күп ваттым. Вәдүт туганга барып егылмый булмас,— диде Хәсән. Аның күзләре уйчан, маңгай сырлары тагын да ишәя төшкән кебек. Уйлый, нидер уйлый, нигәдер борчыла, бөтен йөрәге белән сызланып, моңа кадәрге йөкләрен дә барлый-барлый, иртәгәге көн турында, атар таң турында шулай онытылып, бөтен дөньясын онытып уйлый ул. Хәсәннең андый халәтен күптәннән белә Мирсәет. Шуңа ул үгезне мөгезеннән эләктерергә булды һәм туп-туры сорады:
— Ни турында баш ватасың, Хәсән абый?
Хәсән карт бер сүз дә дәшмәде. Яңадан кола биясе янына килде, аның ял асларын кашыштырды, кулын алъяпкычы түшенә ышкып алды. Аннан соң гына Мирсәеткә күтәрелеп карады да:
— Исән кеше ни генә уйламас,— диде.
— Шулай да?..
— һәркем, ул нинди генә эштә яки постта булмасын, үз тамагын үзе туйдырсын, туйдырырлык итеп эшләсен һәм хөкүмәткә мая да калдырсын иде. Менә хәзер дә кемдер эшләгән хисабына яшәүчеләр, хөкумәт маясында гына эшләүчеләр күбәя кебек...
Мирсәетнең соры күзләре зур булып ачылды. Ул Хәсән картка иелә- рәк төште һәм:
— Хәсән абый, утыз җиденче еллар шаукымында ничек исән калдың син? — дип пышылдады.
— Чорны гаепләмә син, Мирсәет туган. Тоткан кыйбла ул чакта да борылмады. Яна юл ярганда ниләр булмый. Берәүләр сөенсә, икенчеләр көпчәгеңә таяк тыгарга тырышты. Тыга алмаса, яңа юл салучылардан үч алырга теләде. Әмма юлны барыбер ярдык, барыбер салдык... Ул кайчакта җеп белән тарткан кебек туп-туры булмыйдыр да бәлки, ләкин һаман алга сузыла, кыйблабызга таба бара. Шунысы әйбәт, шунысы шәп аның, туган.— Хәсән тамагын кырып алды һәм инде утардан чыга-чыгышлый:— Бая әйтә башлаган идем бит: кеше хисабына яшәүчеләр бар,— дип сүзен дәвам итте. Ул күңелдә төйнәлгәнен Мирсәеткә дә чиште, аның белән дә киңәште. Алар әкрен генә авылга таба атладылар. Мирсәет, бер килгәч, колхоз идарәсенә дә сугылыйм, диде. Хәсән картның бу яңа уй-фикерләрен тыңлап бетергәч, ул:
— Безнең бригада сорт участогы бит, ә фуражны кемнән юнәтерсең? — дип сорады.
— Акчаң булсын, башка бригадалардан сатып алырсың.
Мирсәет беркавым дәшми барды.
— Уйлыйм-уйлыйм да, син дигәнчә эшләгәндә монда һәр бригадада бер бухгалтерия ачарга туры килә, шул хәтле исәп-хисапка бер бригадир ничек җитешә алсын,—диде ул аннары.
Хәсән мыек астыннан гына елмайды. Ләкин җавап бирмәде. «Бусы заман өчен читен, барып чыкмас нәрсә түгел. Әлегә генә хисаплаучысы табылыр. Район үзәгендә әллә нинди машиналары булган исәпләү * станциясен юкка ачып җибәрмәгәннәрдер әле»,— дип уйлады.
7
Кар катыш сибәләп яуган салкын яңгырда Хәсәннең дуңгызларга аертылган сөт бушатуын карап торганнан соң, Асылның күзләре кысылды, юка иреннәренә елмаю билгеләре чыкты. «Мин керәм дә диванга сузылып, түшәмгә төкереп ятам, ә син һаман йөре шунда күшегеп. Үз кадерен үзе белмәс шундый бәндәләр булыр икән дөньяда»,— дип уйлады ул һәм Хәсәнгә таба нигәдер йодрык болгады да кереп китте. Терлекчеләр йорты зур, якты, җылы. Йортның бер почмагында аның үз бүлмәсе бар. Карават, әйбәт кәнәфи куелган. Баш очында гына репродукторы сөйләп тора. Олы якта, түрдә, телевизорына чаклы бар. Ни кирәк тагын Асылга? Яшәгән урыны җылы, эше — төнлә, ара-тирә ишек ачып, бер-ике тамак кыра да шуның белән вәссәлам. Ә Хәсән, җил-буран, кар-яңгыр дими, һаман май заводы белән ике арада киләп сара. йөрсен, үзе теләп алган чире, шуның белән китәр дә инде ул... Ни җитми диген аңа? Күптән җитмешнең өстендә бит инде. Алай гына да түгел. Хәзер Асылның үзенә сиксән якынлашып килә. Ә Хәсән аннан ике генә яшькә кече. Ул да нык, чакма ташы кебек булып чыкты. Аның да башыннан ниләр үтмәде инде. Теге сугыш, бу сугыш... Инде тамыры корыды дигәндә тагын тернәкләп китүен күр син Хәсәннең.
Ул сыеныр, барыр җире булмаганга ята инде ферма өендә. Каравылла, эшлә дип тә батырып әйтүче юк. Председатель, килсә, хәл-әхвәл, сәламәтлекне сораштыра да китеп бара. Тагын ни белешсен? Инде менә ничәмә еллар фермадан сәнәк тә югалганы юк. Кагылмыйлар хәзер колхоз малына. Иркен яши шул халык, нигә вак-төяккә кызыксын ул.
Асыл диванга ятты, аякларын сузып җибәрде, кулларын баш астына салды, күзләрен йомды. Юк, күпме тырышса да, йокы алмады аны. Күз алдына һаман Хәсән кыяфәте, аның чалу мыегы килде. Урынында берничә кат дыбырдап әйләнеп тә алды, диван пружиналары ыңгырашып шыгырдады. Ләкин Асылның керфеге коелып беткән күз кабаклары җиңелчә дерелдәүдән туктамады. Бөтен йөрәгенә ниндидер билгесез юксыну, сагыш моңы тамчылары ләпелдәп тама башлады, ул тирән итеп көрсенде дә йөзтүбән ятты...
8
Ябылган җиреннән ике тапкыр качып карады Асыл. Икесендә дә хәлдән таеп егылган килеш эт белән килеп таптылар. Аннары качудан өмет өзде. Өч ел тайгада урман кискәннән соң, аны кыргыз далаларына куй көтәргә җибәрделәр. Буранда бергә укмашкан көтү уртасына кереп ятты, сарык имде. Моннан качарга да була иде. Ләкин үзеннән- үзе кача алмавын яхшы аңлаган иде Асыл ул вакытта. Утыз дүртенче елга кадәр ул шунда куй көтте. Инде кунакчыл кыргызлар белән дә танышып беткән иде. Срогын тутыргач, калырга да димләделәр. Өйләнергә дә исәбе бар иде. Ләкин туган як туфрагы тартты. Соңгы елларда, аеруча кояш чыккан вакытларда чык төшкән Даулы болыннар,
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК..i КЕМГӘ ШАТЛЫК?
киртләчләнеп торган таулар. Минзәлә елгасының ике яры буйлап тезелеп киткән бөдрә таллар күз алдыннан китмәде. Авылдагы кешеләргә, Морат белән Хәсәннән башкасына, ул ачу сакламады. Ә аларны инде бөтен йөрәге белән күралмады. Алар булмаса, ачлык елы да үтеп китәр, аны утыртучы кеше дә булмас кебек тоелды аңа. Исән-имин кайтса, Морат, Хәсән белән исәп-хисап өзүнең әллә ничә төрен уйлап бетерде. Ләкин аларга жан кыеп кул күтәрү уена да килмәде. Чөнки кайчандыр аның гәүдәсе күренү белән, үлем ачысы сизенеп, авылдашларының үзәк өзгеч итеп кычкырулары, аларның куркудан аларган күзләре Асылга бу елларда бер минут та тынгылык бирмәде. Ә күңел түрендә, кайдадыр тирәндә яшеренеп, үч орлыгы шытым- лый, ул вакыты белән яңарып-яңарып китә. Асыл үз-үзен кая куярга белми тинтери, күзләре чүл бүресенекедәй елтырый башлый. Андый чакларда ул бөтен дөньясын ләгънәтли, һәм күз алдына Габдрахман бай килә. Шушындый ач шакал кебек идемени ул? Шул, шул туймас ачкүз аның кешеләргә изге теләк белән тулы канын эчеп бетерде, аны кешедән бүре итте. Ничек кенә мыскылламады ул аны!.. Этенә ташлаган сөякне алган өчен дә камчы белән яра иде бит...
Асылның күзләре чыланды. Ләкин ул аны сөртмәде, уфтанып куйды, ә күңелдә туган уңлар бер-бер артлы яңара торды.
Срогын тутырганда ул катгый фикергә килгән иде инде. Тиешле документлар кулга эләккәч тә ул Башкортстанның Караидел районына, таулар арасындагы кара урман уртасында адашып утырган бер авылны эзләп китте. Озын булды аның бу сәфәре, айдан артыкка сузылды.
/Менә ул авыл. Чоңгылга утырган илле-алтмыш хужалык. Сөргенгә сөрелгән кулаклар, байлар яши биредә. Совет хөкүмәте эшләтеп ашата аларны хәзер — урман кистерә. Габдрахман бай да малае белән шушында булырга тиеш. Кәүжияктәге бер күз күргән кешесенә язып адресын алдырган иде. Асыл авылның беренче йортына сугылды. Ачык тәрәзәдән өйгә аваз салды:
— Алла хакы өчен ярдәм-шәфкатьләрегездән ташламасагыз ла, бер генә сынык сузсагыз икән илгизәргә,— диде ул, еламсырап. Тәрәзәгә юан гына бер хатын килде һәм:
— Бетле хәерчеләр! Сәвитегез туйдырсын. Сезнең влач бит хәзер. Совет влачында да хәерчеләрне байлар туйдырырга димәгәндер,— дип, тәрәзәсен шартлатып ябып та куйды. Алга таба атлады Асыл. Капка төбендә ап-ак сакаллы бер карт утыра иде. Сәлам бирде:
— Әссәламәгаләйкем!..
— Вәгаләйкемәссәлам!.. •
— Өч көн инде авызыма әпәй валчыгы кергәне юк, миһербаныгыздан ташламасагыз иде, бабай, аякларым тәмам йөрмәс булды...
Асыл, шулай дип, карт янына утырды.
— Төбәгең кай як, каян җилләр ташлады, олан? —дип сорады теге, җитен сакалын сыпыра-сыпыра.
— Ерактан мин, Казан ягыннан, сөрелгән ил кешесе баласымын,— диде Асыл, мескенгә сабышып. Карт уйга калды. Аннары урыныннан кчзгалды. Өйгә кереп ярты ипи белән бер зур җамаяк катык күтәреп чыкты.
— Аша, ризык булсын, олан,— диде. Ачыгуы чыннан да аллага шөкер иде, ризыкны ялт иттерде Асыл, кашыгына хәтле ялады. Аннары сүзне читләтеп кенә башлады.
— Безнең Казан ягыннан кешеләр юкмы соң?—дип сорады. Карт мескен бүрек кигән башын гына селкеде. Кузгалып китәм дигәндә, ул Асылның иңеннән тотты:
■— Тукта әле, олан, Казан ягы кешесе дип сөйләгәне хәтердә берәүнең... Әнә, аргы очта, инеш яры буенда аның йорты. Хәтерем ял-
гышмаса, Габдрахман атлы кеше,— диде. Асылга шул гына кирәк иде дә.
— Теге, капка төбенә әрдәнәләр аударылган өйме?—дип сорады Асыл.
— Шул, әле быел кар киткәч кенә тарттырды ул аларны. Монда ф да дөньяга мәңгегә килгән кеше кебек йөри әле...
Асыл, картка рәхмәт укый-укый, китеп барды. Ләкин урам буйлап g китмәде, өч-дүрт өй узгач та, тыкрыктан түбән таба төшеп, бәрәңге ч бакчалары артына чыкты. Бакча кырыеннан ук кечкенә генә инеш ага, < аның сөзәк ярлары кыргый карлыган белән капланган. Алар инде 3 алсуланып киләләр. Инешнең икенче як ярында кара урман — карагай- 2 лар шәм кебек утыра. Асыл тирә-юньгә күз йөртеп алды. Авыл тыныч, § көндезге челләдән качып йокыга талган сыман. Чишмәгә иелеп су эч- . кәч, Асыл, үрмәләп, бәрәңге бакчасына керде, йолкып бәрәңге жыйды, аны капчыгына тутырды. Аннары, инеш буйлап кына, Габдрахман £ байның яңа йорты тарафына атлады. Бәрәңге бакчасы артыннан, кар- £ лыганнар арасыннан муенын сузып, ишегалдын күзәтте. Бик озак карап S торды шулай Асыл. Әмма ишегалдына чыгучы-керүче күренмәде, ф Башта өенә кызыл әтәч жибәрергә уйлаган иде Асыл, аннары бу фикер- х дән кире кайтты... «Соңыннан, соңыннан да өлгерермен, барыбер ниге- х зеңне корытмый китмәм моннан»,— дип пышылдады ул, үзе нигәдер калтырап куйды. Аннары Асыл урам башындагы калкулык артына таба атлады. Аның авылга караган ягы гына тәкә маңгаедай шәрә икән, икенче ягында, кычытканнар белән урала-урала, кура жиләге үсә. Асыл, тау итәгенә аяк басу белән, урман юлыннан килгән арба х шыгырдавын ишетеп, сискәнеп китте. Киек жәнлектәй сикереп, жиләк- © леккә ташланды, кулларын, йөзен кычыткан чагып бетерде. Ләкин s башта ул аны сизмәде. Менә урман авызында атлы кеше күренде. Ул * киртәлек сөйрәтә иде. Таныды моны Асыл. Габдрахман байның теге х аңгы-миңге малае иде бу. Асыл чүгәләгән жиреннән сикереп торды. Күзләрен кан басты. Алга ыргылды. Ләкин тагын үзен тыеп калды. «Бу жүләр белән кул пычратканчы, үзе дә минем хөкемдәге кеше бит ул, бичара»,— дип уйлады һәм артка чикте. Күп тә үтмәде, киртәләрен шудырып төшереп, атлы яңадан урманга кереп югалды. Кичкә кадәр дүрт юллады Габдрахман тилесе. Бишенчесендә малае яныннан Габдрахман бай да атлый иде. Габдрахман байның корсаклары шиңгән, иңнәре дә төшкән. Түгәрәк сакал жибәргән, сакалының уртасы агарган. Өстендә иске жилән, башында каешланып каткан түбәтәй. Әмма адымнары нык әле, жил-жил атлый, бераз бара да атына чөңгереп куя.
Түзде бу төнне Асыл. Кура жиләкләре арасында салкыннан бөрешә- куырыла төн үткәрде. Таң атканда, карагай агачларына кояшның беренче зөбәржәт нурлары эленә башлау белән, Габдрахман бай үзе генә жәяүләп урман юлы белән китеп барды. Путасына балта кыстырган. Аның үткен йөзе ялтырап-ялтырап китә. Менә ул урманга кереп югалды. Асыл качып утырган жиреннән чыкты да болан кебек юргалап аның артыннан элдерде. Юлны күздән югалтмыйча, агачлар арасыннан сак кына атлады ул. Күп тә бармады, Габдрахман байның гәүдәсе күренде. Әнә ул юлдан читкә борылды, тезләнеп, кече йомышын йомышлады. Әнә тагын юлын дәвам итте. Зур аланлыкта туктады. Киртәлеккә менә дигән зифа карагайларга карап торды, путасындагы балтасын алып, аяк астында авып яткан каен кәүсәсенә чапты. Тәмәке төрде. Карт каенның юан кәкре ботагына утырып, башын түбән иде. Тирән итеп махра суырды. Нәкъ шул чакта Асыл аның якасыннан эләктереп алды һәм каен кәүсәсенең икенче ягына сөйрәп төшерде. Көтелмәгән бу хәлдән Габдрахман бай өнсез калды. Алдында басып торган Асылны ул башта танымады. Күзләре чалып ташланган тәкәне
кедәй жансыз калды. Менә аның йөзе иләмсез җыерылды, авызы ачылды. Ләкин сүзләре чыкмады, ачык авызда теле генә тирбәлде. Асыл балтаны алды һәм җирдә өнсез яткан Габдрахман байга кизәнде, ләкин чапмады.
— Тор! Адәм баласыннан бүре ясаучы, бәдбәхет!—диде ул байга һәм җитмеш җиде катлы итеп сүгенде. Аннары:—Үз кабереңне үзеңә- казытам мин син сабакыга, кеше каны эчүче! Син. кабахәт, мине нәсел-нәсәпсез калдырдың. Җиттеме вакытың, суктымы сәгатең?!. Нәселеңне корытам, дигән идемме мин сиңа теге чак,—диде дә якасыннан сөйрәп торгызды. Габдрахман бай усак яфрагы кебек дерелди. Менә- аның еламсыраган тавышы чыкты:
— Асылгәрәй улым, җанымны кыйма, гомереңә җитәрлек алтын белән күмәрмен үзеңне!
Бу сүзләргә Асылның җене кузгалды. Ул Габдрахман байга салып- җибәрде, тагын балтасы белән кизәнде.
— Әле һаман дөнья сасытыргамыни исәбең, алтының белән җаныңны саклап каласың киләмени? — дип, Асыл Габдрахман байның артына китереп типте.— Әйдә, атла, каберең өстен пычратып китмичә җаныма тынгы табасым юк минем.
Габдрахман бай, башын иеп, әкрен генә алга атлады. Аучылар сукмагыннан чытырманлыкка алып кереп китте Асыл аны. Бераз баргач, уң якта сазламык башланды. Аның ярларында кеше буе куе камышлар үсә, ара-тирә зур-зур түмгәкләр кйлкып тора. Асыл Габдрахман байны туктатты.
— Әшәке җаныңны менә шушы сазлык суырып алачак синең!
Габдрахман бай җиргә тезләнде, белгәннәрен авыз эченнән укый башлады. Сабыр итте Асыл, әйдә укысын, чукынсын үз алласы белән бергә дип, кулына балтасын тоткан килеш көтеп торды.
— Асылгәрәй улым, беләм бит мин, гомер буе рәхәт күрмәгән кеше син. Инде калган гомереңдә бал-майда йөзәсең килсә, кыйма минем җанымны, сүземне тыңла.
— Я, тагын ни әйтәсең килә, башыңны чабып ярганчы?
— Алтынга күмәм мин сине...
Асыл беравык дәшми торды, башында әллә нинди уйлар туды. Җиргә тезләнгән Габдрахман бай тирәсендә әйләнгәләде, аннары сорау бирде:
— Кайда алтының?
Габдрахман байның йөзендә өмет чаткысы кабынды.
— Монда киткәндә күмеп калдырдым мин аны. Кайда икәилеген өйрәтермен. Мин әллә кайта алам, әллә юк. Кайтмасам, мәңге җир астында ятачак алар. Ә син, ни әйтсәң дә, заманында миңа изгелек иткән кеше. Җәл түгел сиңа. .
— Кая яшердең, әйт!
— Канымны коймассыңмы соң?
— Әйт, диләр сиңа! Ату алтының-ниең белән...
— Безнең зиратны беләсең бит... Әнә шул зиратның кыйбла ягында очы корый башлаган бер нарат булыр. Башта шул наратны тап. Аннан кыйблага таба атлап, ике каберне калдыр да өченчесе янында тукта. Баш очында очлы таш булыр...
— Я, я!—Асылның күзләре очкынланды.—Шул таш астындамы?
— Юк, шул таштан кояш баешына таба җиде адым атла. Бер кабернең нәкъ уртасына туры килерсең. Шул кабернең кыйблага караган итәгендә, өч түшәм тирәнлегендә тимер сандык булыр... Менә ачкычы...
Габдрахман бай, шулай дип, эчке ыштан бөрмәсенә көмеш чылбыр белән асылган ачкычны Асылга сузды. Чылбыр саллы һәм саф көмеш- иде. Асыл аны кесәсенә салып куйды һәм каһкаһәле итеп көлде дә:
— Үзеңә-үзең ясин чыктың, Габдрахман бай, атла сазга! —дип кычкырды. Габдрахман байның күзләре иләсләнде, ул торып басты һәм, Асылга таба кулларын сузып:
— Үтермә, Асылгәрәй улым, минем гомерем болай да күп калмаган инде, түшәктә ятып үлим, гомер буе синең исәнлегеңә дога кылыр ф идем,— дип ялварды.
— Атла, диләр сиңа, муеныңнан чабып өзгәнче!..
Асыл аңа балтасы белән кизәнде, Габдрахман бай артын-артын сазга таба чигенде. Менә аның бер аягы инде сазда, ул батып бара. Асыл аны этеп жибәрде. Габдрахман бай чайкалып торды да сазга чалкан килеп төште һәм бөтен урманны яңгыратып кычкырып жибәрде.
— Үтерә-ә-әлә-ә-ә-р-р!.. Котка-а-ары-ы-гы-ы-ы-з!..
Аның үлем әчесе белән ачыргаланып кычкырган авазы якындагы карт карагайлар очына эләгә-эләгә әллә кайларга таралды һәм кайтаваз булып яңгырады. Габдрахман бай торып басарга теләп куллары белән әле бер, әле икенче якка таяна, таянган саен саз аны үзенә ныграк суыра бара. Бер кулын суырып алуга икенчесе кул башына кадәр чума. Менә аның хәзер башы гына күренеп тора, күзеннән мөлдерәп яшь ага, авызын киереп-киереп ача, нидер әйтергә тели.
Асыл түзмәде, күңел түрендә ниндидер кызгану хисе уянды. Ул үзен шушы кешенең кое сиртмәсенә бәйләп жиргә бәрдерүләрен дә, итле сөяк өчен тана хәтле этләреннән талатуларын да, яшьлек дуслары Хәсән, Морат белән дошманлаштыруын, нечкә күңелле сабый, табигать баласының садә күңелен үзенең рәхимсезлеге белән таш бәгырьгә әверелдерүен дә онытты. Кулындагы балтасына ялт итеп карап алды да сазлык кырыендагы озын, зифа каен төбенә киерелеп чапты. Икенче чабуында каен чайкалып куйды. Асыл аны этеп Габдрахман байга таба аударды да кәүсәгә баса-үрмәли сазлык эченә ашыкты. Габдрахман байның түгәрәк сакалы сазга тигән иде инде. Башка тотар урыны калмагач, Асыл аның сакалыннан эләктерде. Баш бераз гына кыйшайгандай итте, ләкин гәүдәне саз нык суырган иде, ул кымшанмады да. Асыл каен кәүсәсенә, аның ботакларына сузылып ятты, кулын сазга батырып, картның култык астыннан эләктерде һәм бар куәтенә үзенә таба тартты. Аста нидер дөбердәде, лыпырдады, авыр сулыш алгандай итте. Ниһаять, Габдрахман картның иңбашы, бер кулы өскә чыкты. Ул, өзек-өзек тын алып, кулы белән каен ботагына чытырдап тотынды, бөтен гәүдәсен алга ташлады. Икенче кулын да тартып чыгарды. Ул шул кулын Асылга сузды. Куркудан аларган күзләреннән яшь сыгып:
— Асыл, Асыл... Чыгара күр, монда да бар алтыным,—диде, борыны белән гыж-гыж сызгырып. Асыл аның ләм сыланган кулын эләктереп алды, нык кына итеп тартты.
— Кочакла муеннан, карт тәре! Чукын алтының-ниең белән!—дип, артка таба шуышты.
Көчкә сөйрәп чыгарды. Яр кырыена житү белән алар икесе дә торып утырдылар. Габдрахман бай әле үзе яңа чыккан урындагы һава куыкларының лепел-лепел сүнүенә карап тораташ сыман катты. Асыл, еш-еш сулап, тәмәке төрде, бер-ике суырды да Габдрахман картка сузды. Тегесе, пычрак кулларын камышка тнз-тиз сөртеп, шуны эләктерде дә тирән итеп бер-бер артлы суырды Аннан илереп елап жибәрде һәм Асыл алдына килеп тезләнде.
— Кылган гөнаһларым өчен жир читенә сөрделәр, туган туфрагымнан аердылар. Инде газиз жаным шушы сазда бернинди ясинсыз чыга дигәндә аллаһе тәгалә күңелләреңә миһербан салды... Рәхмәт, Асыл улым! Соңгы алтыныма хәтле синеке, ал! — Габдрахман бай, күз яшь
ХӘНИФ ХӘПРУЛ Л ИН ф КАРТЛЫК.., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
ләрен кояшта кипшәкләнә башлаган пычрак кул сырты белән сөртә- сөртә, шулай дип такмаклады.
— Чукын алтының-ниең белән дидемме мин сина, карт тәре!—дип кычкырды Асыл аңа һәм аягына басты. Аннары:—Әнә юлың, кайт. Өч көнсез өеңнән чыгасы булма. Минем турыда теш араңнан берәр сүз чыкса, чамала,— дип, урман юлын күрсәтте.
Габдрахман бай сикереп торды. Авыз эченнән ниндидер догалар укып тиз-тиз юлга таба атлады. Сазламык буенда аның каешланып беткән түбәтәе генә аунап калды.
Габдрахман күздән югалу белән Асыл да кузгалды. Кай тарафка юл тотарга инде дип торганда, алда арба сөйрәтеп килүче Габдрахман бай тилесе күренде. Асыл бер каен артына посты, әкрен генә көтә башлады. Арба үз турына җитү белән, Габдрахман малаен сугып екты Асыл, кулын арта каерып бәйләде, башындагы картузын бөтереп аның авызына тыкты. Атны тиз генә тугарды, алды арбаны, җирдә ыңгырашып яткан бай малаен куаклык эченә сөйрәп кертеп ташлады. Аннан, атка атланып, урман эченә кереп китте.
Атын дилбегә белән бәйләп җибәреп, көнне кечкенә бер аланда үткәрде. Җир җиләге кызарып пешкән чак иде. Түше белән шуыша- шуыша җиләк ашады. Өйлә авышуга башы авырта башлады, телләре кипте. Аптырагач, урманны чыгып, авылга сыенып аккан бер инешкә барып су эчте, битләрен юды. Ләкин баш авырту, күңел болгануы басылмады. Җитмәсә, бөтен тәне кызышырга тотынды. «Әллә Габдрахман каргышы төштеме?» — дип уйлады ул шикләнеп. Кичкә таба хәле тагын да авырайды. Төнгә ниятләгән эше икенче көнгә калды. Төнне көчкә үткәрде. Туңудан гаҗизләнгәч, печән йолкып өйде, аны тыгызлап, аркасы белән терәлеп ятты. Берәр сәгатьтән печән кыза башлады, тәненә җылы йөгерде. Бик озак шулай тинтерәп ятты. Аннан соң гына йокыга китте. Ул күзен ачканда кояш чыккан, бөтен урман эче җил- пенә-җилпенә канат кагып сайраган кошлар тавышы белән тулган иде. Асыл торып басты. Аны күргән Акбүз кешнәп җибәрде. Эчәсе килгәндер инде, дип уйлады Асыл. Атның янына барып, ял асларын каккалап сөйде һәм: «Тагын бер генә төн түзик, аннары кунак сыенда булырсың, миннән аерылганчы»,— диде. Гәүдәсе җиңеләеп киткән иде Асылның, башы да авыртмый, күңел болгануы да беткән иде.
Көнне шушы аланда үткәрде. Ут тергезергә курыкты. Үләнгә сөртә- сөртә, яшь бәрәңгене чи килеш кенә ашады. Кич булып, аланлык өстендә йолдызлар калыккач, Асыл Акбүзен җитәкләп урманнан чыкты, беренче төнен үткәргән калкулык артындагы җиләклеккә килде. Атын читтәрәк үсеп утырган зирек агачына бәйләде. Авыл йоклый иде. Кайчак казлар каңгылдашкан тавышлар гына ишетелеп китә. Менә алар да тынды. Авыл, төн пәрдәсен ябынып, тирән йокыга талды. Асыл урыныннан кузгалды һәм сак кына атлап Габдрахман бай өенә таба якынайды. Монда да әйбәт өй җиткергән карун. Биек, алты почмаклы, бер дигән нарат бүрәнәләрдән. Асыл ишегалдына керде. Төз лапас башына таратылган коры печәннәрне тартып-тартып төшерде, аларны кочак-кочак тәрәзә каршыларына, ишек төбенә ташыды. Аннары олы бер учма печәнгә ут төртте дә аны һәр өемгә сибеп чыкты. Өй кырыендагы читән аша сикереп. Акбүзгә таба бар көченә чапты, һәм атка сТикереп атланды. Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне җиң очы белән сөртеп, стеналарны ялмап югарыга үрләгән ут ялкынына карады. Әнә ул һаман биеккә сузыла, түбә такталарына ук үрмәли. Кинәт чылтырап тәрәзә пыялалары коелды. Өй эченнән ачыргаланып кычкырган хатын- кыз тавышы ишетелде. Асыл үкчәсе белән ат касыгына тибеп алды да тезгенне тартты. Акбүз урманга ыргылды. Урманга кергәч, Асыл авыл ягына күз атты. Габдрахман бай йорты дөрләп яна иде. Яктысы урман
читенә кадәр төшә. Урамнарда кешеләр йөгерешә башлады. Авылның икенче очында чаң кагарга тотындылар.
Асыл Акбүзне үз иркенә куйды. Ат таныш сукмактан урман эченә кереп китте. Төне буе ат өстендә барып, таң сызылып килгәндә зур ♦ аланга килеп чыкты җайдак. Аннары киселә торган делянкалар башланды. Кешеләр белән очрашасы килмәде Асылның. Ә делянкада кеше булмыйча калмый. Ярты чакрымнар китү белән, эт өргән аваз ишетелде. Әнә ул һаман якыная. Асыл тезгенне каты итеп тартты. Акбүз ' томырылып чаба башлады. Эт тавышы артта калды. Җиде-сигез чакрымнар киткәч, ул бер авылга барып чыкты. Урам коесында атын эчерде дә, ашау-эчү ягын хәстәрләү нияте белән, бер йортның тәрәзәсен какты. Тәрәзәгә зур гәүдәле башкорт килде.
— Нәмә кәрәк?—диде ул, күзләрен уа-уа. Асыл үз гозерен әйтте. Башкорт, аркасын кашый-кашый, нидер уйлап торды да хатынына дәште:
— Бичә торың, анау бер татар әпәй сорай, сатлыкка,—диде. Күп тә үтмәде, ишектә башкорт күренде, аның кулында, кем әйтмешли, тегермән ташы хәтле ике арыш икмәге иде. Биш сум бирде Асыл. Башкорттан юл сорашты да китеп барды. Көн үзәгендә, аланлыкта, тышаулап җибәреп, атын ашатты, хәл җыйдырды. Үзе дә йоклады.
Унөченче көн дигәндә ул туган авылына кайтып җитте. Җайдаклы килеш Зәңгәр тау башыннан авылын күзәтте. Тамак төбенә ниндидер төен төйнәлде, йөрәге ашкынып типте, чигә тамырлары сулкылдады. Авыл әллә ни үзгәрмәгән. Ындыр артында гына озын амбарлар калкып чыккан, төньякта, Әхмәт тавы итәкләренә сыенып, таштан берничә йорт калыккан. Анысы нидер. Асыл үзләренең урамын эзләп тапты. Таныш өянкеләр, йортлар буенча күз йөртеп, үз нигезенә килеп җитте. Аның өй урыны буш иде. Асылның йөрәге кысылды, чәнчеште, күкрәк куышыннан ниндидер иң газиз нәрсәсе өзелеп төшкәндәй булды. «Минем дә, минем дә нигезләр корыган... Габдрахман байныкы шикел-ле... Икебез бер төслемени соң без Совет хөкүмәтенә? Соң мин дә бит, Хәсәннәр шикелле, ярлы-ябагай адәм идем... Үз нигезем үземә ярар иде әле, нигә аны җимергәннәр?»
Акбүз, нишләп бу тау башында каккан казыктай каттың әле дигәндәй, алгы аякларын бәргәләп тузан очырып алды, чылтырата-чылты- рата тимер авызлыгын чәйни башлады. Асыл аның муенына капланды, аны кочаклап тын калды, бары тик киң җилкәсе генә дерелдәп киткәли иде. «Юк, Габдрахман бай белән мине тиңләргә хакыгыз юк сезнең, юк1. » дип пышылдады аның кайнар иреннәре. Ул иренен ялап алды. Теле ниндидер әчкелт тоз тәме тойды. Асыл башын күтәрде, күзләрен керләнеп беткән җилән җиңе белән сөртте, авызына җыелып барган тоз тәмен җиргә төкерде, күкрәген киереп, иркен сулыш алды.
— Юк, исән булсам, ике аягымның берсе белән дә шуннан читкә атламыйм хәзер!—диде ул һәм атасы, туганнары белән урак урган ике тау арасындагы кара-каршы чишмә буена төшеп китте. Чишмә буенда туктады. Үзенең сабый чакта ялан тәпи эзләре калган урыннарга ятып аунады, нәсел-нәсәбенең, үзенең маңгай тире тамган туган туфрагына киң күкрәге белән сыенды, колачларын җәеп, аны кысып кочакларга итте, сукадай тырнаклары белән җирне тырнады, яшел өрфиядәй үләннәрнең башыннан иркәләп сыйпады.
Инде ияләнеп өлгергән Акбүз елтыр күз кырые белән аңа карап алды да яр буендагы сусыл үләнгә, ябырылды. Асыл кара-каршы чишмәнең икесеннән дә ятып су эчте. Ниләр күрмәде, кайсы якларның гына суын эчмәде, ләкин бу чишмәләргә ни җитә! Әнә аның тылсымлы, шифалы көче бөтен тәненә, баш миләренә йөгерде, күкрәге киңәеп киткәндәй, беләгендә көчләр арткандай тоелды.
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК,., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
Кичке шәфәкъ иңгәнче кара-каршы чишмә буенда утырды Асыл-. Туган як. яралган як һавасын шашып сулады. Ләкин күңеле белән һаман бер сорауга жавап эзләде. «Ни өчен соң ул менә шушындый сукбай көненә калды, аның бәхет тамырына кем балта чапты? Аны хөкем иткән судья әйткәнчә, әллә үземе? Хак кына үземе? Соң кем үз-үзенә дошман булсын инде? Юк. гражданин судья, ул гына гаепле түгел монда. Ул да бит Хәсәннәр белән бер юлдан атлаган һәм атлар-лык иде. Берәү дә анадан бозык, җинаятьче булып тумый. Ата-анасы да аны теләми. Ачлык, житмәгән дөнья шул хәлгә калдырды Асылны, гражданин судья! «Син шуны аңламадың бит...» дисеңме? Юк, алай дип тә әйтеп булмый. Коммун төзергә тиешле кешеләрне саклап калу өчен тырыштым бит мин. Барыбер аякка баса алмас кешеләрнең паегын коммун нәселен дәвам итүчеләргә бирдем. Үземә.грамм да артык алмадым. Актларда да шулай язылган. Безгә беренче ипи уңган елны ук төзергә кирәк иде социализмны. Аңа көчле-куәтлеләр кирәк. Кем чәчә, кем урып-жыя? «Безнең беренче бурыч — көчсезләргә ярдәм кулы сузу»,— дидегез инде сез, гражданин судья. Юк, көчлеләр кирәк, ярлы- булсын, ябагай булсын, көчле булсын — Хәсәннәр кебек, Морат ише- ләрдәй. Көчле белән төзелә ул коммун... Ә минем әле бирешергә исәп юк, гражданин судья. Әмма ләкин мин бит совет хөкүмәтенең дошманы түгел, ышан, гражданин судья. Шуны аңлыйсызмы сез?., йорт-илсез сукбайга әверелсәм дә...»
Зәңгәр күккә уктай атылган тургайлар сайравын тыңлый-тыңлый, Асыл үз-үзе белән шулай бәхәсләште.
Ташлык очыннан кайтып килгән көтү авыл өстенә тузан болыты күтәргәндә, Асыл тагын Акбүзенә менеп атланды. Текәй буйлап авылга якынлашты. Менә Хәсәннәр планы. Кечерәк булса да, яңа өй салып жибәргән Хәсән. Абзар-курасы да ару гына күренә. «Шуңа барам. Аннан башка кемем бар соң минем авылда?» — дип уйлады ул. Капка төбендә атыннан төште. Тезгенне киртәгә бәйләүгә, аны таш койма буенда уйнаучы ыштансыз малайлар сырып алды. Асыл аларга текә- леп-текәлеп карады, ләкин, күпме генә тырышмасын, берсен дә ата- анасына охшатып төсмерли алмады. Аннары ул капка төбендәге сандык чаклы таш өстенә утырды. Капчыгын чишеп, Уфада алган конфетларын балаларга өләште. Алар, конфетларын кайсы авызына кабып, кайсы учына йомарлап, шунда ук өйләренә таралыштылар. Асыл капчыгын тезенә куйды да башын түбән иде. Шул чакны киртә артыннан бер хатын-кыз тавышы килде:
— Әллә Хәсән кирәк идеме?
Асыл сискәнеп китте, башын күтәрде. Аның алдында талдай нечкә билле, күзләре уйнап торган, чегән кебек кара бер хатын басып тора иде. Асыл беравык югалып калды. Яңакларын баскан сакал-мыегын уып, телен тирбәтеп әйтергә сүз таба аЛмый интекте.
— Ул кирәк иде шул,— диде Асыл, аннары: «Чибәр нәрсә эләктергән үзе, авылдан микән, кем кызы икән?» дип уйлады.
— Хәзер кайтып җитәр ул. Даулы болында печән эскертлиләр, ә син кер, ерак юл кешесе булырга охшыйсың, Хәсән кайтканчы чәйләп алырсың...
— Рәхмәт. Монда гына көтим әле мин.
Чуер таш араларыннан чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышлы хатын сүзенә каршы ул шулай диде.
Хәсән соң гына кайтты. Башта ул Асылны танымый торды. Танырлык идемени соң! Бөтен йөзен сары сакал-мыек баскан, өстендә җитмеш ямаулы жилән, аягында тире оек, чалбар ертыгыннан ике тез башы күренеп тора. Хәсәннең иңендә эскерт куя торган өч җәпле озын саплы агач сәнәк. Аны күрү белән, каяндыр, ишегалдында шым гына уйнап йөргәннәрдер инде, балалары йөгереп чыкты. Балалар Хәсәнгә сарыл-
дылар да капка төбендәге таш өстендә утыручы Асылга карап тын калдылар. Хәсән иңендәге сәнәген капкага сөяде, Асыл янына килде. Асыл да торып басты. Алар күзгә күз карашып тордылар. Хәсәннең кашлары җыерылды.
— Асы-ы-ыл, синме бу? — диде ул пышылдап. Асыл аңа кулын
сузды. '
— Мин... Алла ташламаса, дуңгыз ашамый дигән күк, менә кайттым,—диде
ул, Хәсәннең кулын кысып. Аннары:—Минем сыеныр кешем юк инде. Бүгенгә кумасаң...— дип өстәде.
— Иелгән башны кылыч кисми, Асыл. Әйдә кер. Тамак ялгарбыз, кунак булырсың, аннары күз күрер... Ә бу ат кемнеке?—дип сорады Хәсән, киртә кимереп торучы Акбүзгә таба ишарәләп.
— Минеке, шуның белән кайттым... Колхозга бирермен дидем.
Асыл Акбүзнең тезгенен чиште, атны ишегалдына алып керде. Хәсән, аны лапаска кертеп, алдына печән салды. Өйдән үзенең иске, ләкин чиста киемнәрен алып чыкты һәм ишегалды уртасында ни кылырга белми басып торган Асылга дәште.
— Әйдә, буага төшеп меник, өс-башыңны да алыштырырсың, кич белән су да җылы була,— диде.
Алар инешкә таба сөзәкләнеп төшкән тыкрыктан буага таба атладылар. Атлы арба йөрмәгәнгә, тыкрык кучкылланып торган яшел бәбкә үләне белән капланган. Моны Асыл үзенең калын табанлы тире оегы аша да сизде. Тыкрыкка кереп бераз баруга, ул оегын салды, үз авылының үзе аунап үскән су буе үләннәренә ялан аян басты. Бәрхеттәй бәбкә үләне табан астын әллә ничек, йөрәкләргә тиеп кытыклагандай булды. Бераз бару белән бу халәт бетте, үләннең салкынча табигате үзенә бер рәхәтлек өстәп, бөтен тәненә таралды. Буаның талтирәкләре каплаган, элек, малай чакта, баш түбән сикерә торган яры янында чишенделәр. Асыл ярдан суга сикерде, үз авылының җанга рәхәт суында колач салып йөзде, чумган арада, Хәсән күрмәсен дип. тончыга-тончыга хәтта суны эчте дә. Их, Хәсән, Хәсән, белсәң иде син бу көннәрне күрү өчен ничек тилмергәнен Асылның! Чумганда да, колач салып йөзгәндә дә Асылның уенда шул булды. Ә Хәсән әнә ничек тыныч. Гомергә шушылай булган һәм булырга тиеш, бу суларның, бу әрәмәлекләрнең, бу җирләрнең төп хуҗасы мин дигәндәй ашыкмый гына юына иде. Аннары ул да пошкыра-пошкыра чумып алды, аргы яктан ук уратып йөзеп килде. Әнә ул инде ярда, мускуллары уйнап торган гәүдәсен сөлге белән сөртә. Көч ташып тора Хәсәндә. Ә Асылда элекке куәтләр юк. Аның кулбаш сөякләренә хәтле калкып тора. Хәсән киенеп беткәч кенә, ул сабын белән мунчала алды. Асыл бер кат юынгач. Хәсән кесәсеннән уч төбе чаклы көзге белән пәке чыгарып:
— Мә, егет булып кайт әле өйгә, бабай.— диде. Көзгене үзе тотыш торды, Асыл кырынды, йөзе сакал-мыектан арынгач, үзен икенче кеше итеп тойды Асыл. Сабынланып, тагын бер чумып чыкты да чиста киемнәр киде. Тәне җиңеләеп китте. Ул үзенең ничәмә еллар сөйрәгән сәләмәләренә карады. Алар якын да, кызганыч та булып тоелда аңа. Шуларны җыя башлагач, Хәсән кырт кисте:
— Сиңа нигә ул аламалар, бет оясы! Ташла. Өстенә кидергәнне салдырып алмам, курыкма. Ә боларны яндырыйк.— диде. Тире оегын гына алып калды Асыл. Калганнарының көлен күккә очырды.
Өйдә көтәләр иде ал арны.
— Әллә баттылармы дип хафалана башлаган идем, исән икәнсез, аллага шөкер,—дип каршылады аларны Хәсәннең хатыны Бәрия. Өстәл янына утырышкач, олы агач табак белән тавык салып пешерелгән токмачлы аш китереп куйды. Шунда ук кече якта чыркылдашка» балаларына да кычкырып алды:
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН КАРТЛЫК*. КЕМГӘ ШАТЛЫК?
— Т-с-с! Тавышыгыз чыкмасын, әнә бу абыегыз капчыгына салып ■алып китәр үзегезне!
Бу сүздән Асыл кинәт сискәнеп китте, аның иреннәре куырылды, йөзенә кара болыт иңде, ул башын түбән иде. «Капчык... капчык...»
— Син нәрсә, Асыл, әллә телеңне калдырып кайттыңмы анда? һаман аяклы мәет кебек... Булган—буявы сеңгән, брат!
Хәсәннең шулай дип эндәшүе генә аның исәрләнеп барган күңелен фани дөньяга кайтарды.
— Болай гына, кайтуыма, менә сезне күрүемә ышанып бетә алмыйм әле,— дип җавап бирде Асыл, башын күтәрә төшеп.
Алъяпкыч астына гына яшереп, Бәрия Хәсәнгә бер шешә китереп тоттырды.
— Бала-чагага сиздермәгез берүк,— диде. Үзе кече якка чыгып китте, балалары белән бергә утырды.
Беренче чәркәне сүзсез генә чәкештереп эчтеләр. Агач табактан олы кашык белән аш ашадылар. Әй, үзеңнекеләр пешергән ашка ни җитә! Әле хәзер дә аның тәме, хуш исләре аңкып тора. Туган җирендә беренче капкан, авызланган бу аш-суны гомеренә оныта алмас Асыл. Тикмәгә генә:
Барып кергәч тәген Гардәле —
Ризык йөртә икән бәндәне,—
— дип җырламаганнар шул борынгылар. Әнә шул эчәр сулары, ашар ризыклары тартып кайтаргандыр инде аны. Ит алдыннан тагын бер чәркә кабылды. Майлы сап-сары тавык итенә сузылганда Асылның -куллары калтырады... Унөч еллап бит инде аңа бу нигъмәтне тату түгел, күрергә дә насыйп булмады. Тавык итенең үзенә генә хас ләззәте теленә йөгерү белән аның күңеле тулды, күзенә яшь пәрдәсе сарылды.
— Их!..— диде ул, авыр көрсенеп. Хәсән дәшмәде, тоз сибә-сибә ит ашавында дәвам итте. Шулпадан соң олы җамаяк белән чөгендерле катык ашадылар. Асыл алдына салган тастымал белән авызын сөртеп алды һәм һаман кече якта балалары белән мәш килгән Бәриягә кат- кат рәхмәт әйтте.
Алар ишегалдына чыктылар. Хәсән лапаска таба атлады. Асыл да аның артыннан иярде. Икесе дә Акбүзнең ике ягына бастылар,' ял астыннан аның муенын чәбәкләп алдылар.
— Әйбәт ат,— диде Асыл, Акбүзен иркәләп. Хәсән тәмәке төрә башлады. Асылга да кәгазь сузды. Тәмәке салды. Кабыздылар. Ике-өч суыргач, икесе дә лапас стенасына терәп куелган озын баскычка сөйкәлделәр.
— Я, Асыл, кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрдең, инде ни эшләргә исәп?—Хәсән шулай дип сүз башлады һәм:—Бу нинди ат, башта шуны әйт, дөресен генә,— диде.
Асыл иңнәрен җыерды, тәмәкесен өзеп-өзеп суырды да:
— Атмы?.. Габдрахман бай аты бу,— диде.
— Ничек?.. Әллә кая Себер җибәрелгән Габдрахман бай аты ничек сиңа килеп эләксен? Чынын әйт син, Асыл. Иелгән башны кылыч чапмый.
Асыл үзенең кайда утыруларын, Габдрахман байны ничек эзләп табуын, аны сазга батыруын, Акбүзне кулга эләктерүен — барысын да яшермичә сөйләп бирде. Хәсән аны бүлдермәде, тәмәке пыскыта-пыс- кыта тыныч кына тыңлады.
Гөнаһына күрә җәзасын алган кешене тагын нигә җәберләргә? — диде ул аннары.
Тырнак белән дә чиртмәдем... Ләкин иманын укыттым мин аның. •Ә мин сиңа моны әитми кала алмыйм. Бөтен нәрсәне үз эчендә сак*
лаудан да авыр нәрсә юклыгын белсәң иде син... Менә сөйләгәч, бераз жиңеләеп китәсең. Ә минем синнән башка сөйләр кемем бар?
— Их, кеше булырга кирәк бит инде сиңа да, яшьлеккә таба бармыйбыз ич. Кырыкның өстенә басарга торганда сиңа да болай, адашкан торна кебек, йөрү килешми.
— Башны гел юләргә салсам, монда, авылга кайтмас идем дә мин, Хәсән.
— Анысын да дөрес эшләгәнсең... Тик мир дигәнең гафу итәр микән, ниләр генә кыланмагансың син без юкта? Аларны үз күзләре белән күргән кешеләр ни дияр дә, шулар күзенә син ничек карарсың?
— Соң бит мин дә яшәргә тиеш. Хакым булмаса, һаман утыртырлар, я атарлар иде мине...
— Язылган законнар, язылмаган законнар да була, Асыл. Кайчак аның язылмаганнары катырак.
— Бик беләм. Шуңа да башлап сиңа сугылдым, борын төрттем... Мин дә бит синең кебек күпме нужа суы эчеп үстем, күз алдың. Син аңласаң, башкалар да аңларлар... Читкә тибәрмә мине, Хәсән.
— Мин хәлеңә ничек тә керергә тырышырмын, әлбәттә...— Хәсән тәмәке төпчеген жиргә ташлады, аяк очы белән ышкып сүндерде. Аннары сорады:— Ничек көн итмәкче буласың? Колхозда эшләргәме исәп, әллә берәр учреждение ише җирдәме? Район үзәге бит хәзер бездә, ишеткәнсеңдер?
— Портфельләргә үрелерлек рәт юк, үзең беләсең. Колхозда булмыйча кайда эшлим ди мин. Әнә Акбүзем белән икебезгә берәр җаен чыгарырсыз әле.
— Иртәгә иртәнге нарядка бергә барырбыз. Син белмисеңдер дә әле, Морат бит безнең председатель...
— Китсәнә!.. .
Асылның йөзе үзгәрде, сөмсерләре коелды. Күз алдына Моратның алыптай гәүдәсе килде. Шул бит аның кулларын каерып бәйләде, шул бит аны Минзәләгә илтте.
Асыл тешләрен шыгырдатып куйды.
Хәсән аңа күтәрелеп карады да:
— Ни бар? —дип сорады.
— Морат мине колхозга аяк бастырмас.
— Морат кына хәл итми аны, идарә членнары да бар.
— Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан барса, арты шуннан тәгәри аның.
— Анысын иртәгә күрербез. Ә хәзер, әйдә, чәйләп алыйк та ял итик. Иртәгә таң белән кузгаласы бар. Даулы болынында быел печән каерылып уңды, күрсәң.
Хәсән шулай дип өйгә таба атлый башлаган иде, Асыл аны туктатты, бер серен чишмәгән иде әле ул. Аны әйтергәме, әйтмәскәме дип эченнән үз-үзе белән байтак тарткалашты. Ахырда Хәсәнгә әйтмичә түзә алмады. Хәсән яңадан баскыч янына килеп чүгәләде:
— Нәрсә бар? — дип сорады.
Асыл Габдрахман байның алтыннары турында сөйләде.
Хәсән аны көлемсерәп тыңлады да:
— Шул козгын сүзенә ышандыңмы? Тиле син, йөзгә берәү тулмаган,—дип урыныннан кузгалды. Асыл аның җиңеннән эләктерде'.
— Ә ни өчен ул аны бик тә тәпсирләп әйтә: зиратның кыйбла ягында очы корыган нарат булыр. Башта шул наратны эзләп тап. диде. Аннан, кыйблага таба атлап, ике каберне калдыр да өченчесе янында тукта. Баш очында очлы таш булыр. Шул таштан кояш баешына таба җиде адым атла, бер кабернең нәкъ уртасына туры килерсең. Шул кабернең кыйблага караган итәгендә, өч түшәм тирәнлегендә тимер сандык булыр, диде. Менә ачкычын да бирде.
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК.,! КЕМГӘ ШАТЛЫК?
Асыл шулай дип тире оегынын кайтарып куелган кунычын язды һәм андагы ямаулыкны ертып алды, жиргә көмеш чылбырлы ачкыч төште. Асыл аны җирдән алып Хәсәнгә сузды.
— Хак булса, бал-майда йөзәрбез. Сина да, мина да житәр,— дип пышылдады Асыл һәм утлыкка башын төртеп йокымсырап торган Акбүзгә ымлады да:—Син дә берәр ат тапсан, хәзер үк элдерәбез... Тау арасыннан, турыга. Биш-алты чакрым гына ул турыдан,— дип өстәде.
Хәсәннең дә кашлары жыерылды. Сизде Асыл, аны да ата-бабадан калган милекчелек корты кимерә. Ләкин һаман ышанып бетми булса ■кирәк.
— Ниятлик, Хәсән, үкенмәссең...
— Син чәйли тор, мин бригадирга барып килим әле, ул атын дворга илтмәгәндер бәлкем.
Хәсән шулай диде дә эре-эре адымнар белән урамга таба атлады. Күп тә үтмәде, ул олы торыклы бер сары алашага атланып кайтып җитте. Өйгә кереп, хатынына нидер әйтеп чыкты. Асыл Акбүз өстендә иде инде. Алар, авылны чыгу белән, чишмәле саз асты иңкүлегенә таба юыртып киттеләр. Тау араларына килеп кергәндә, тәмам караңгыланды. Асыл алга чыкты һәм Хәсәнгә карап, көр тавыш белән:
— Күземне бәйләп жибәрсәләр дә, турыга барып чыгам мин ул зиратка, — диде.
Хәсән жавап кайтармады. Алар башта межа буйлап бардылар, каенлыкка җиткәч, уңга борылдылар. Алда Кәүжияк утлары елтырап күренде. Менә зиратка да килеп җиттеләр. Атларын аның кыйбла ягындагы киртәсенә бәйләп куйдылар да киртә аша зират эченә сикерделәр. Наратны тиз эзләп таптылар Асыл Габдрахман байның сүзләрен ятлап бетергән. Кыйбла ягындагы өченче каберне дә, аның очлы ташын да шундук тапты һәм кояш баешына таба җиде адым атлады да (кулына кай арада, ничек эләктергәндер ул аны!) көрәге белән төртеп:
— Менә шушында булырга тиеш, Хәсән,— дип пышылдады. Хәсән аның янына килеп тезләнде. Асыл тиз-тиз казый башлады. Күп тә үтмәде. көрәк чыңлап ниндидер тимергә тиде. Асыл тагын да җилкенеп казырга тотынды, үзе гыж-гыж килә. Менә ул көрәген читкә ташлап, чокырга иелде, тимер сандыкны сөйрәп чыгарды. Авырлыгы поттан артык иде. Асыл түзмәде, сандык өстен җиңе белән сыпырыштыргалады да көмеш чылбырлы ачкычын кесәсеннән алып, сандыкны ачты. Анда ал- тын-көмеш елтырап ята иде. Асыл калтыранган куллары белән аларга юрынды, чыңлаган тавышлар чыкты. Хәсән дә аларны тоткалап карады. Алтын беләзекләр, алтын калаклар, борынгы алтын акчалар, тагын әллә нинди әйберләр белән тулы иде сандык. Асыл аны бикләде, зираттан үзе күтәреп чыкты. Хәсәнгә атына атланырга кушты һәм сандыкны аңа сузып, зиратка таба йөгерде. Көрәген онытып калдырган икән.
Атларын жай гына атлатып кайтырга чыктылар. Каенлыкта ай калыкты. Җылы. Тын. Ара-тирә басу чикерткәсе генә сайрап ала. Менә баш очыннан, утлы күмер төсле күзләрен ялтыратып, киң канатларын тавышсыз гына җилпеп, мәче башлы ябалак очып үтте. Межа буенча барып, тау арасына кергәч, Асылның күңеленә әллә нинди уйлар килә башлады. «Ялгышмадымы ул Хәсәнне ияртеп? Үзе генә барып ала алмый идемени ул аны? Гомеренә җитәрлек байлык бит ул сандыкта. Ә хәзер урталай бүләргә кирәк. Хәсәнгә дә өлеш чыгармый булмый. Ату, барыр да әйтер, кал аннан кулыңны учлап... Бер үзе дә эшли ала иде бит ул аны Башта ук, авылга. Хәсән күзенә кайтып күренгәнче үк. Ярык тау итәгенә төшеп житәрәк тирән упкын бар. Шуңа якынлашканда Асылның бөтен гәүдәсе калтырый башлады. Ул көрәген кысып тотты, Хәсәнне юри алгарак уздырды. Упкын турына килеп җитү белән көрәген күтәрде һәм Хәсәнгә кизәнде... Ләкин суга алмады, ничектер
кулы бармады... Көрәге лапылдап жиргә барып төште. Асыл сүгенеп жиргә сикерде. Көрәген кармалап тапты да туктап торган Акбүзенә сикереп менеп атланды. Күңелендә кинәт үч корты борынлады. <Шул да бит әле мине ничәмә еллар ристан итеп йөртүчеләрнең берсе... Бәреп ♦ үтерергә дә бакыр базына кертеп ташларга... Этем дә таба аласы юк». Кара-каршы чишмәгә житкәндә ул тагын көрәк сабын сындырырдай итеп кысты. «Чишмәләр өстендә генә бакыр базы. Кое кебек авызлысы- на ташлыйсың да—вәссәлам. Аннан сандыкны эләктер дә дүрт ягың кыйбла. Хатыны да минем кемлекне белеп бетермәде бит әле. Юк, әйтергә житешүе дә бар...» Кара-каршы чишмә буеннан үткәндә кайнаган канын көчкә тыйды Асыл. Текәйгә җиткәч кенә ул иркен сулыш алып куйды. Иңеннән әллә нинди авыр йөк төшкәндәй булды.
Икенче көнне Асыл өйлә житкәндә генә уянды. Өйалды ишеген тыштан жиңелчә генә элгәннәр иде, кагылу белән ачылып китте. Хәсән аны уятып тормаган, эшкә китеп барган. Ишегалдына чыгу белән, лапастагы Акбүз кешнәп жибәрде. Асыл, аның янына барып, атның иңбашларын сыпырды. Шул чак, нишләп йөргәндер, бәрәңге бакчасы ягыннан Хәсәннең үзе кебек үк кара чутыр малае — Газиз килеп чыкты һәм:
— Әткәй төш турында кайтам диде, сине көтсен, диде, абый. Мич
алдында бәрәңге бар, әнкәй катык та бирерсең диде, — дип такылдап алды малай һәм:—Әйдә, абый, ашарга, — дип, Асылны өйгә керергә кыстый башлады. 4
Асыл юынып алды да өйгә керде. Өстәлдә бәрәңге белән катык тора в иде. Аларны арыш икмәге белән әйбәтләп ашады. Үз тирәсендә бөтерел- х гән малайны урамга чыгып торырга кушты да, өйалдына чыгып, кара- = ватка, баш очына салып йоклаган сандыгын идәнгә алып куйды. " Өйалды ишеген бикләде. Ачкычын карый башлады. Ләкин ачкыч юк иде. Чалбар каешына аскан иде,—юк. «Хәсән алган!» Башыннан яшен уты кебек әнә шундый уй үтте. Ул тешләрен шыгырдатты. «Әйтәм, уятмыйча да китеп барган!». Ачудан нишләргә белмичә, кулын артка куеп, сандык тирәли әйләнеп йөрде, аннары аны карават өстенә атып бәрде, өстенә мендәр каплады да тагын лапаска чыкты. Акбүзен чишеп алды. Сандыкны алып качу иде уенда. Шул чак капкада Хәсән күренде.
— Кая җыендың, Асыл?—диде ул, кече капкадан керә-керешкә.
— Менә атны эчертеп меним дигән идем... Нигә иртән уятмадың, үзең нарядка бергә барабыз дигән идең, — дип мыгырданды ул һәм кинәт кабынып китеп: — Ачкычны син алдыңмы?—дип сорады.
— Мин.,. Сайраплар йоклагач, уятырга кызгандым. Эш бүре түгел, урманга качмас, ял итсен, дидем.
— Китер ачкычйы!..
— Нигә ул сиңа?
— Нигә дип, бүләргә кирәк... Аннары һәркем үзенекенә үзе хужа...
— Бүлеп тормабыз инде аны, Асыл... Алтын белән нишлибез? Хөкүмәткә тапшырырга кирәк аны.
— Нәрс-ә-ә-ә?
Асылның тавышы гыжлап, пышылдап чыкты. Ләкин Хәсән аңа игътибар итмәде.
— Алтын белән сату-алу итә торган кеше түгел без. Үзеңнең дә, минем дә башны әллә ниләргә бәйләп бетергәнче, котылыйк без ул сандыктан,— диде Хәсән. Асыл коелып төште, кулындагы тезгене “ычкынды. Акбүз, ял иткәннән соң шаярасы килеп, Асылның иңбашына борынын төртеп-төртеп алды. Асыл моны сизмәде, авыз эченнән генә болай диде:
— Акылларың булмаса, шулай инде ул... Авызына эләккән мәмәйне йота алмаган бәндә белән эшләрең төшмәсен икән!..
з, «к, У.» м з,
ӘЯРУЛЛИН ф. КАРТЛЫК." ККМГ» ШАТЛЫК»
33
Ул арада Хәсән сандыкны күтәреп чыкты һәм, берни булмагандай, Асылга дәште:
— Әйдә, киттек!
— Кая? — дип тә сорамады Асыл, хужасы артыннан ияргән эт сыман, башын түбән иеп, Хәсән артыннан урамга таба атлады. Милиция идарәсенә чыгып җиткәнче әллә ничә кеше очрады. Ләкин Асыл алар- нын берсен дә танымады.
Милиция начальнигы үзе кабул итте аларны. Хәсән вакыйганы сөйләп бирде.
— Асыл табышы бу. Хөкүмәткә тапшырыйк дип тә башлап әйтте,— диде Хәсән, Асылга карап. Асыл тешләрен кысты, ләкин түзде, бер сүз дә дәшмәде. Сандыкны ачып, аның эчендәге затлы әйберләрне өстәлгә бушаткач, милиция сызгырып җибәрде һәм шунда ук телефонга тотынды. Райком, райфо, банк белән сөйләште. Күп тә үтмәде, өч-дүрт кеше килде. Шулардан комиссия ясап, алтыннарны описька алдылар. Хәсәнгә дә, Асылга да кул куйдырдылар. Шулай итеп колак какты Асыл Габдрахман бай алтыннарыннан. Бәясе күпме иде бит. Сигез йөз егерме мең! Сигез йөз егерме!..
9
...Шаулаша-гөрләшә сыер савучы кызлар килеп керде. Кичке савымга төшкәннәр. Әнә берсе радиоалгычны борып жибәрде. Бөтен бүлмәгә йөрәккә якын «Сарман» көе таралды. Бу көйне ишетү белән, Асылның бөтен гәүдәсе тетрәнеп китә, баш миләренә тылсымлы жылы йөгерә... Әнә тагын берәү керде, ишекне түшәм туфраксаларын коярдай итеп каты япты. Харис бу. Әнә тамагын да кырып алды. Тагын ишек ачылды, ябылуы сизелмәде дә. Бусы — партоешма, Җәүдәт. Асыл башын мендәрдән күтәрә төште, Харис белән Җәүдәт бергә туры килсәләр, бәхәскә керми калмыйлар. Хак та шулай. Менә Харисның тамак төбеннән гөбердәп чыккан тавышы ишетелде:
— Җәүдәт абый, үгезләрне алыгыз... Уйнап-муйнап әйтүем түгел. Миңа урыннары кирәк аларның — икенче группаны симертә башларга...
— Харис туган, мин әйттем бит инде, аларны киләсе елда тапшырабыз дип, начальствоның фәрманы шундый. Агымга каршы йөзеп булмый.
— Кирәк чакта йөз, син бит парторг. Сырты ярылырдай булып симергән үгезләрне тапшырмый тору кем файдасына? Безгәме, хөкүмәткәме?
— Аңлыйм, аңлыйм, Харис туган, соң нишлим?
— Тапшырттыр!..
— Вәкаләтем юк.
— Пәрисең инде йонны уңайга гына сыпырып... Бел, быелгы сайлауда сине, кругом шестнадцать демократны, чөябез... Кыйбатка төшә башлады синең демократияң... Көрәк тоттырып эшләтәсе бар сине!..
— Кушсалар, анысын да тотарбыз, әллә курка дип беләсеңме, Харис туган? Мин бит синең кебек үк жирдән яралган крестьян.
Алар әнә шулай байтак тел чарладылар. Харис кызды. Җәүдәт җай- лап-көйләп кенә сөйләшә, кызмый. Сабырлыкны да биргән ходай үзенә.
«Шул Хариска да сеңдерерлек итеп бер нәрсә әйтми бит. Нигә чәбәләнә, ни житми торгандыр Хариска. Тапшырылмаса ни, ятсын үгезләре ипине тирескә әйләндереп. Аныкын ашыйлармы әллә? Тапшырсаң, дөрес, акчасы килә инде аның. Әмма быел колхоз да нык утырган ел. Иген рәтләп уңмады. Башаклар эч салганда гына кызу китте, куырды игенне кояш... Шулай, капкан саен калжа булмый ул... Ә Хәсәннәр шуңа чын күңелдән инанып йөри. Бар дөньяда бәндәләр, үзләре дә рәхәт күрми, кешегә дә тынгылык бирми. Шул Хәсән белән башын бәйлә- мәсә, бүген менә бу ферма өендә ятар идемени ул?»
Өйдәгеләр чыгып беткәч, Асыл үз-үзе белән әнә шулай бәхәсләшеп алды. Аннары күз алдына милиция идарәсе өстәлендә өелеп яткан алтыннар килде. Әнә алар ничек ялтырый. Күзен йомгач та әллә кайлар- дан җемелдәшеп күренеп торалар. «Җүләр булды шул, җүләр булды, үзе генә дә барып ала ала иде бит ул аны».
Асыл тирән итеп көрсенде, икенче якка борылып ятты.
10
Алтынны тапшырганнан соң, Асыл үзен ниндидер изге әйберсен жуйгандай тойды. Морат аны эшкә кушты. Акбүзе белән печән эскертләүдә йөрде. Аннары көлтә ташыды. Әйбәт эшләде бу елны Асыл. Тигән ипие генә күпме иде. Хәсәнгә кайтарып аударды.
Шул елны өмә ясап, колхоз өч кенә тәрәзәле бер йорт салып бирде. Шул елны ул өйләнде. Күрше авылдан, кем әйтмешли, дөя хәтле сазаган кыз алып кайтты, килгәндә юанлыгы, мин сиңа әйтим, мич чаклы булгандыр. Бер елда рәте китте тегенең, чиргә уралды, хатын-кыз чиренә. Карт кыз булгандыр инде... Ике ел дигәндә кипте, корыды һәм гүр иясе булды. Шуннан соң Асыл бүтән өйләнә алмады, эчүгә сабышты... Хәсән белән Морат юмалап, көйләп карадылар да аннары кул селтәделәр.
Иртәгә сугыш башлана дигән көнне ул тавык кетәге кебек өен сатты. Шимбә көн иде. Көнозын чәйханәдә кемнәр беләндер эчте. Саткан өенә кайтырга гарьләнеп, кич кенә атлар дворына төшеп китте. Ат караучыларның ай-ваена карамыйча эчкә үтте. Акбүзен эзләп тапты, аның муенына асылынып, иреннәреннән үбә-үбә елады. Ахырда рәшәткәле утлыкка авып, шунда йокыга китте. Иртән күзен ачканда дворда бер җан иясе дә юк иде. Чатнап авырткан башын кысып, тагын чәйханәгә таба юнәлде. Кесәсендәге кулъяулыгына төйнәп салган акчасын капшап карады. Бар, исән. Баш төзәтергә дә ерак сәфәргә — кыргыз дуслары янына китәргә иде исәбе. Урамга төшү белән, ул тыз-быз йөгерешкән кешеләрне күреп гаҗәпсенде. Әллә берәр җирдә ут-мазар бармы дип, авыл өстенә күз йөртеп чыкты. Юк, бер җирдән дә төтсн-мазар күтәрелми. Эреткән кайнар кургаш тутырылгандай башын түбән иеп, чәйханәгә килеп керде. Монда да бүген нигәдер кеше күп иде. Моңа да гаҗәпсенде Асыл. Ләкин берәүгә дә күтәрелеп карамады, буфет алдына килде дә йөз илле грамм салып бирергә кушты. Баскан килеш кенә каплады стаканны. Иркен сулыш алып, авыз кырыйларын сөртеп куйды да тәрәзә янындагы өстәлдә бер-бер артлы чәкүшкәләр аударып утыручы кордашлары янына килде. Асылны алар каш җыерып каршыладылар. Сизелеп тора: компаниягә аласылары, аның белән сөйләшәселәре килми. Яннарына килеп басу белән, Камали дигәне, аңа төртеп күрсәтеп:
— Гитлер җиңсен генә, менә бу контр тагын баш калкытачак әле... — диде.
Камали кызмача иде. Асылның чигә тамырлары бармак юанлыгы булып бүртте.
— Нәрсә һаман бер балык башы чәйнисең? —дип ысылдады ул, ата каз кебек.
— Чәйнисе юк, контр тек, контр. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диме.— Камали җиде катлы итеп сүгенде:—Тотсын Гитлер учлап!.. Муенын сындырмасак без аның! Иртәгә үк китәм! Мин бит фин сугышында да булган. Өйрәтеп-нитеп торасы юк сезнең кебек!
Асылның күзләре зур булып ачылды:
— Нинди Гитлер?.. Нәрсә бар соң?.. Әллә мин кичәгедән айнымыйммы, әллә сез юкны сөйлисезме?
— Сугыш!.. Гитлер сугыш башлаган... Безгә каршы. Сөен, контр! —
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
Камали шулай дип кычкырды да өстәлгә китереп сукты, өстәл өстендә* ге ике чәкүшкә идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Асыл шешәләрне дә күрмәде, сугыш дигән сүз аның башына күсәк белән китереп суккандай итте. Үз атасы, Хәсәннең атасы, тагын әллә никадәр — япон, беренче бөтен дөнья сугышыннан кайтмаган кешеләр күз алдына килде. Беренчесендә ул Габдрахман бай гарипләндереп ташлагач катнаша алмады. Ә Хәсәннәр, Моратлар, менә бу Камалилар ул ут-давыллар аша бер үттеләр бит инде. Юк, хәзер чират Асылда, алар өчен бу юлы инде ул китәчәк. Юк, совет хөкүмәтен Габдрахман бай белән алыштырып булмый. Ни әйтсәң дә, үз хөкүмәтең... Асылның йөрәге җилкенде. Ул Кама- линың контр дигәненә дә рәнҗемәде, исәрләнеп, өстәл артындагыларны берәм-берәм кочаклап чыкты да:
— Китәм, бүген үк! Сезне сыйлап китәм. Үлсәм, бер искә алырсыз!— дип, кесәсендәге акчасын өстәлгә чәчте һәм официантка кычкырды: —а Кил әле, биеп йөр бүген минем алда! Әллә кабат күреп була бу дусларны, авылны... Сыйла безне, ал шул акчаларны!
Камали гына һаман киреләнде:
— Контр акчасына эчмәсәм, минем үземнеке юкмыни,—дип, ул урыныннан ук торып китә башлаган иде, аны иңнәренә басып яңадан утырттылар.
Бераздан бөтенесе бергә, урамнарны иңләп, кочаклашып жырлый- җырлый, хәрби комиссариатка киттеләр. Хәрби комиссариат ишегалды кеше белән тулы иде. Беркемгә дә баш бирмичә, юлда очраганнарны этә-төртә, Камали комиссар янына кереп китте. Бераздан ул чәчләрен бәс сарган олы яшьтәге майор белән килеп чыкты һәм, ишек төбендә чайкалышып торган Асылларга төртеп күрсәтеп:
— Бүген үк китәбез, безгә повестка гына бирегез, атын да, озатучысын да үзебез табабыз, иптәш майор, — диде ярсый-ярсый. Майор аларны көчкә тынычландырды, иртәгә килергә кушты.
Иртән алар барысы да килделәр. Майор аларның үтенечен кире какмады. Шул көнне үк Чаллыга чыгып киттеләр.
Казанда Асыл Камалидан аерылды. Казан янындагы хәрби лагерьда бер айлап өйрәнгәннән соң фронтка китте. Барганда ук, эшелоннарын бомбага тоттылар. Асыл товарный вагон ишеге янында басып тора иде. Әллә кайдан, урман артыннан «юнкеролар килеп чыкты да, состав өстеннән улап үтеп, икенче әйләнештә бомба яудырырга тотындылар. Асыл ишектән очып барып төште. Күзен ачканда инде кайдадыр еракта уз составлары дөрләп янганын, аның тирәсендә кемнәрдер йөгерешкәнен күрде. Ул, көч-хәл белән торып, шунда таба китте. Взводыннан ике солдатны очраткач, куанычыннан нишләргә белмәде. Аларга үлгәннәрне күмәргә кушылды. Көнозын кабер казыдылар. Күп иде мәет. Тимер юл буенда яңа бер зират барлыкка килде диярлек... Кичкә хәтле юлларны ремонтлап бетерделәр. Икенче эшелон килде. Шуңа төялеп, юлларын дәвам иттерделәр. Украина җирләренә барып җиттеләр. Ниндидер бер хутор янында төшерделәр дә, шушында оборона тотасыз дип, траншея казырга куштылар. Казып кына бетергәннәр иде, чигенергә приказ булды. Шулай чигенә-чигенә бик күп траншея казыды алар. Ә үзләренең әле бер генә дә тере немец күргәннәре юк. Немецлар белән беренче тапкыр егерме бишенче көнне очрашты ул. Траншеядә иделәр. Асыл кул пулеметының икенче номеры. Ячейкалары тирән, брустверлары нык. Таң алдыннан—тревога. Ул да булмады, траншея өстендә снарядлар ярыла башлады, җирләр селкенде. Өскә шыбырдап балчык һәм тузан коелды. Асыл үзенең беренче номеры — Себер русы Сидоров белән траншея төбенә сузылып ятты. Менә снарядлар ярылудан туктады. Ул да булмады, берьюлы меңләгән трактор тавышы ишетелде кебек.
— Танклар!..
Траншея буйлап шундый сүз таралды. Асыл, башын да күтәрергә куркып, җиргә сеңде. Бетүләрем шушы икән дип уйлады. Әнә Сидоров сикереп торды, пулеметка ташланды. Ләкин атмый. Менә ул Асылга кычкырды:
— Тор, урыныңа бас!..
Асыл, дер-дер калтырап, аның янына килде. Бруствер өстенә үрелеп, сугыш мәйданына карады. Танклар, пушкаларыннан ут төчкерә-төчкерә, алар өстенә ыргылалар. Алар артыннан җиңнәрен сызганган, күкрәкләренә автомат аскан немецлар йөгерә. Менә танклар якынайды, траншеягә җитәргә йөз-йөз илле метрлар гына калды. Шул чак безнең ПТРлар телгә килде. Әнә бер танкны төтен урады, берсе туктап калган, урынында әйләнә башлады. Өченчесенә ут капты. Алар танклар артыннан килүче немецларга ут ачтылар. Ләкин немецлар көчле иде шул. Арттагырак танклар алга ябырылды, һәм алар артыннан траншеяларга пехота бәреп керде. Кул сугышы башланды. Сидоров әнә бер немецны пулеметның тимер приклады белән бәреп екты. Аңа икенчесе ташланган иде, анысының башына Асыл җитте — мылтыгы белән терәп диярлек атты. Шуннан башкасын хәтерләми. Башына нидер бәрелгәне, күзеннән утлар чәчрәгәне генә исендә. Аңына килгәндә, ул траншея төбендә кемнеңдер гәүдәсе астында ята иде. Көч-хәл белән чыкты. Караса, аю кебек бер немец. Төн. Күктә — тулган ай. Аңа карагач, Асылның кычкырып елыйсылары килде. Туган авылы, Хәсәннәр, Моратлар күз алдыннан үтте. Башы шаулый, чатнап-чатнап китә иде. Ул, кармаланып, мылтыгын эзләп тапты һәм үрмәли-мүкәли траншея буйлап китте. Әнә кемдер ыңгыраша. Ул шул якка таба атлады. Бер сержант. Асыл аны иңенә салды. Юк, алып бара алмый. Баш очына утырды, күзләренә яшь килде. Әнә шул хәлендә аны эләктереп алдылар. Сержантны машинага чаклы аягыннан сөйрәп киттеләр. Озак барды машина. Менә ул туктады. Асылны бер чиркәүгә кертеп җибәрделәр. Егермеләп кеше бар иде анда. Кинәт Асылның колагы ишетә башлады, баш авыртуы да басылгандай булды. Ул арлы-бирле йөрергә тотынды. Качарга, ничек тә качарга! Чиркәүнең сәхнә кебек биек урынында дүрт почмаклы капкач сыман нәрсә күрде. Аны күтәрде. Баз сыман жир иде бу. Шунда төшеп китте. Кармалана-кармалана йөри торгач, тимер челтәрле тәрәзәгә туры килде. Әмма тимер челтәрләр нык иде. Ул тагын эзләнергә тотынды. Кулы ишеккә тиде, аны ачып эчкә үтте. Бәләкәй генә подвал иде бу. Анда капшанып йөри торгач, икенче ишеккә юлыкты. Ләкин ул тыштан бикле иде. Аның янындагы почмакта кулына көрәк тиеп китте. Тагын кармаланган иде, авыр гына ломга тап булды. Эченә җылы керде Асылның. Ул теге тәрәзә янына килде. Лом белән тимер челтәрне каера башлагач: «Т-с-с, спокойно!» дигән тавыш ишетте. Сискәнеп китте Асыл. Шунда ук аның иңенә ике кул басты. «Курыкма, синең кебекләр»,— диде берсе пышылдап һәм, Асыл кулындагы ломны алып, тимер челтәрне үзе каера башлады. Озак маташтылар. Тәрәзәнең ике яңагына да өелгән кирпечләрне сүтә-сүтә генә алдылар рәшәткәне. Әнә— куаклык. Бакча булса кирәк. Башлап Асыл үрмәләп чыкты. Тирә-якка колак салып тыңлап торды. Чыннан да, бакча иде бу. Урам якта, ишек төбендә, часовойның арлы-бирле йөргәне ишетелә. Асыл тәрәзәгә иелеп, кул болгады. Аннан ике кеше чыкты. Алар, үрмәләп, куаклар арасына кереп киттеләр. Менә биек утыртма койма. Асыл өскә күтәрелде. Биек яр буендагы чиркәү иде бу. Аста ялтырап кечерәк кенә инеш ага. Аның төбендә, көзгедә чагылгандай, ай ялтырый. Асыл койманың икенче ягына сикерде. Аның артыннан теге ике кеше дә койма аша шулай төштеләр дә шым гына, күләгәләр кебек, текә яр астына шуыштылар. Зур бер авыл читендә булып чыкты бу чиркәү. Елга яры буйлап йөгерделәр. Биш-алты чакрымлап киткәч кенә туктап хәл алдылар. Озын буйлысы Асылның кулын кысты.
ХӘНИФ ХӘЙРУЛЛИН КАРТЛЫК,,, КЕМГӘ ШАТЛЫМ
«— Молодец, тәвәккәл кеше икәнсең! — диде. Таныштылар. Озын буйлысы кече лейтенант иде. Ә бәләкәй гәүдәле, олы башлысы чуваш егете икән... Асыл да үзен атады. «Якташ икәнсез бит!» —диде чуваш егете татарча. Асыл аны кочаклап алды. Бу төндә, бу мәхшәрдә татарча сүз ишетү аның күңелен нечкәртеп жибәрде һәм аңа ниндидер бетмәс-төкәнмәс көч өстәлгәндәй булды.
Таң беленгәндә, алар елга буендагы бер әрәмәлектә иделәр. Көн шунда үтте. Караңгылык иңгәч, тагын кузгалдылар. Атнадан артык шулай иза чиккәннән соң гына, алар үзебезнекеләргә килеп кушылдылар. Өчесен дә кайдадыр формировать ителә торган яңа частька җибәрделәр.
Сугыш беткәнче йөрергә туры килде Асылга ут эчендә. Ләкин ник кенә бер яралансын — аңа дигән кургаш коелмаган, күрәсең. Әмма куркак дип әйтә алмыйсың аны. «Батырлык өчен» медален тикмәгә генә бирмиләр. Ә ул икене тагып кайтты.
Истә калганы тагын шул... Ике ай оборонада бергә булган, бер котелоктан ашаган иптәше белән засадада яталар иде. Немец траншеясы йөз илле адымда гына. Хәтта сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Авыз гармуннары уйнаталар. Сүз башламасынмы теге шул чак. «Син теләсәң нишлә, мин ычкынам немецларга, менә парольләре дә бар,—дип, кесәсеннән немец листовкасы чыгарды. — Мин бит дворян малае, болай йөри торган кеше идеммени мин...» — дип тә өстәде. Асыл дәшмәде. Моны ризалык билгесе дип уйлагандыр инде. Хәсрәт, печән эченнән чыкты да, кулын күтәреп, немец траншеясына таба йөгерде. Асылның күз алдына Габдрахман бай килде. Аның күзләрен кан басты һәм ул күп уйлап тормады — автоматының чакмасына басты. Теге, көлтә кебек, жиргә ауды. Ике яктан да атыш китте. Немецлар әллә ничә рәт мәетне алырга маташып карадылар. Ләкин безнең траншеялардан яудырылган ут немецларга баш калкытырга ирек куймады. Аннары ике як та тынды. Төнлә генә кайтты засададан Асыл. Бер медален шуның өчен бирделәр.
Аның өчен сугыш Прагада бетте. Сугыштан соң туры авылга кайтты. Ай, авыр иде заманнар. Сугыш вакытында бушап калган бер йортта яши башлады. Аннары ферма өйләренә күчте. Күбрәк каравыл торды. Хәзер менә бу, элекке байларныкыннан бер ягы белән дә ким булмаган олы, якты, жылы ферма өендә гомер кичерә. Кушсалар, теләсә нинди эшкә дә бара. Бик кушмыйлар да. Карт дия торганнардыр инде. Үзе эш сорап алмый. Хәсәнмени ул үз кадерен үзе белмәскә, йөрсен әнә ул Шуның өчен коммунист. Ә ул — гади кеше. Ә Хәсән кебек жүләрне шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Ихлас күңелдән йөри бит үзе. Асылның юлы менә ялгыш булып чыкты. Ә Хәсәннеке һаман дәвам итә. Үзе үлгәнче бара инде ул шул юлыннан. Ә Хәсән кебекләр киткәч, Җәүдәтләр шулай бара алырлармы? Андыйлар күпме? Хәсән сыңарлары юк дип әйтеп булмый. Теге гөбердәвек Харис, суйган да каплаган, Хәсән булачак...
11
Ишек әкрен генә ачылды. Шапылдатып яптылар. Моны да таныды Асыл: Хәсән керде. Әнә ул бияләйләрен салды, кулына жылы сулыш өреп алды да Асылга дәште:
— йоклыйсыңмы, болай гына ятасыңмы?
Асыл юри күзен йомды һәм гырылдагандай итте. Ышанамы соң ана Хәсән, ул тагын тавыш салды.
— Нәрсә карт маймылдай кыланасың?
— Кыланса соң!..
— Чык әле монда.
— Үзең кер.
Хәсән Асыл янына керде, өстәл башына, артсыз урындыкка утырды да:
— Бүген карчык мунча яккан иде, соңрак кагыл. Мунча күрмәгәнеңә дә ни гомер бит инде синең,— диде.
Асыл дәшмәде. Дөрес, дүрт-биш атна бар бугай инде. Хәсәннәрдә кереп кайткан иде соңгы тапкыр. Тәне дә кычыта. Күлмәк-ыштаннары да керләнеп бетте. Барсаң әйбәт булыр иде... Ләкин күңеле алгысый шунда барса. Тагын икенче кат гомер итеп ята бит Хәсән. Тагын балачага үстерә....
— Бармыйсыңмыни?
— Чамалармын әле, синдә генә димәгән мунча...
— Ихтыярың... Аннары, Асыл, син Җәүдәт турында теләсә нинди сүз сөйләп йөрмә. Ул бит колхозда партия башлыгы, ярамый.
Монысына инде Асыл түзмәде, сикереп торып утырды.
— Ә, алаймы? Ошамыймыни? Коммунистлар башлыгы булгач ана килешә, миңа килешми, сиңа ярыймыни?—диде ул, тез башына сугып.
— Нәрсә килешә? Юньләп әйт әле.
— Үләрсең кылануына! Өченче көн үгез суйганнар иде. Бер-ике кило сорап амбар буена менсәм, бу да тора. Янында әллә ничә кеше, район нәчәлствосы. Фәлән кеше, фәлән кеше исемен яздырып боерык алганнар да ит бүлеп яталар. Ялт итте бер үгез. Миңа тәпиен алырга куша тагын... Тояк кимереп ятар чакмыни минем хәзер, ә?
— Кемнәр икәнен таныдыңмы соң?
— Танымый! Берсе райпо председателе, берсе мәктәп директоры, берсе теге, очлы борынлы, язып-сызып йөрүче, теге кем лә, гәжит чыгаручы.
— Боерыкка кем кул куйган соң, хәтерләмәдеңме?
— Карамыйча!.. Минем үҗәтлекне беләсең бит син. Җәүдәт үзе кул куйган. Юри карадым, председатель өйдә югын беләм лә мин.
— Да-а!.. Сарыф итәләр колхоз малын. Моның төбенә төшәм әле мин, күрерсең...
— Кырырсың! Кул кулны, ике кул битне юа, диләр. Үзен жүләргә калырсың.
— Булмый торсын әле!.. Күпкә китте бу. Монда кая куярга белмәгән симергән үгезләр күп. Болай егып суя китсәң...
— Суярлар да, ашарлар да, син теш төбеңне суырып калырсың. Үзең ата коммунист, бала коммунистларың синнән акыллырак яши беләләр, рас менә!
— Син минем исемгә кагылма!—дип, Хәсән тавышын күтәрә төште. — Я, киләсеңме мунчага, юкмы?
— Тегене дә кыстырып килимме сон?
— Кил лә! Бер якалашып утырырбыз шунда, күңел булганчы бер сүгәрсең, украң басыла төшәр...
Хәсән шулай дип чыгып китте.
Асыл соң гына килде. Хәсән инде мунчага кереп чыккан, түрдә, каз мамыгыннан гына түшәлгән түшәктә, башына тастымаллар урап, хәл жыеп ята иде. Карчыгы әле кайтмаган иде. Алар кече кызы белән керәләр. Асыл исәнлек-саулык сорап тормады, Хәсәнгә күз төшереп алды да тунының түш кесәсеннән бер ярты чыгарып, аны өстәл башындагы олы сандык артына куйды. Аннары өс-башын чишенде. Хуҗаның карчыгы мунчадан кайтканчы берәр чәркә салдылар. Асыл үзе ясап чәй эчте. Чынаягын каплап куйгач, сандык өстенә аякларын бөкләп утырды. Сары тешләрен ыржайтып сүз башлады
— Хәсән, безнең колхоз кая таба барганын беләсеңме син? — дип
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
сорады. Хәсән башына ураган тастымалын карават башына элеп куйды да:
— Ник алай дисең? —диде.
Асыл авызын ерды:
«— Нигә коммунизмга барабыз димәдең?
— Дисә соң?
— Барасың.. Безнең счетка арест салганнар әнә.
Хәсән торып утырды.
— Сиңа сөенчеме шул?
«— Еламыйм да, мин эшләгән түгел, эшләсем юк.
— Тагын украң котырамы?
— Котырса соң. Синең кебек сукырларны күреп котыра ул. Юрга* яыңа карап аягыңны суз, диләр иде элек. Алла, мөгез чыгара, имеш, яңа председатель. Авылны, имеш, генеральный план белән яңабаштан салдыра башлый! Башлады! Хәзер бөтен эшләгән шуңа кереп бетте. Быел, житмәсә, ипие дә уңмады. Колхозчың өч ай буе акча алмый утырсын әле... Кая барасыз болай, ата коммун?
— Зарплата була, аңа кагылма, сөенмә, рәтен чыгардылар инде аның...
— Ә кәк имеет права сезнең ул председатель колхозчының зарплатам дигән акчасын башка хажәткә тотарга?
— Соң, төзелеш бит, шул суырды инде аны.
— Ә менә миңа синең төзелеш кирәк түгел, ай саен каравыл торган алтмыш сумым килеп торсын, аны хөкүмәт тикмәгә уйлап чыгармаган. Син крестьянны хәзер ите бар, сөте бар дип кенә юата алмыйсың. Сугыштан соң юанган еллар да җитәрлек булды. Яшисе килә аның хәзер... Яшәп каласым килә минем. Чыгар да сал миңа алтмыш сумымны! Аны да бирә алмагач, миңа синең әллә нинди, җылытмый торган ерактагы кояш кебек, генеральный планнарыңның поты бер тиен!.. Әллә нинди ыссудалары белән ике йөз меңнән артып киткән ди бит безнең хәзер бурыч. Киләсе ел ипи уңганда да көчкә очны-очка ялгарлык ди.
Юк, Асылның болай адәм рәтле сөйләшкәнен ишеткәне юк иде әле мона кадәр Хәсәннең. Ул гаҗәпләнүдән авызын ачты, мыек очларын чеметеп алды һәм көлемсерәп:
— Чыннан да украң котырган синең бүген, Асыл. Бар, мунчада чабынып украңны коеп кайт әле,—диде, өйалды ишеге ачылуын ишетеп. Карчыгы белән кызы кайттылар. Асыл мунчага китте. Озак керә ул мунчаны. Бу юлы да ике-өч сәгатьләп ятты. Хәсән бер кат йоклап та алды. Асыл кайтуга яңартылган самавар, парлар бөркеп, өстәл өстендә җырлап утыра иде. Асыл, олы сандык өстенә тунын җәеп, баш очына ястык салып хәл җыеп ятты. Дәшми-тынмый үзе ясап чәй эчте, аннары маңгаеннан аккан тирләрен муенына салган тастымалы белән сөртә-сөртә, Хәсәнгә дәште:
— Тор әле, тегене җибәреп бетерик.
Хәсән торып утырды, күзләрен угалый-угалый җавап бирде:
*— Миңа җитте, үзең чамала...
Асыл аңа карап торды да сандык артындагы шешәсен сөйрәп чыгарды, чәй йомрысын мөлдерәмә итеп тутырды һәм ипи кисәге иснәп, буранка авызына каплады Аның йөзе бурлаттай булды. Беравык тын алмый торды. Аннары уфылдап җибәрде һәм өстәлдәге катык салынган ярты литрлы банкага үрелде. Аны тын да алмый эчеп бетерде.
— Синең бер әйбер укыганың бармы?—диде ул аннары, авыз кы-рыйларын жнң очы белән сөртә-сөртә. Хәсәннең дәшмичә, сораулы күзләрен үзенә төбәгәнен күргәч, сүзен дәвам итте: — Синең кебек җүләр- ләр үлеп беткәч, бу дөнья кая таба барыр икән?
в Матур көннәрдән рәхәт көннәргә, тагын да матур булыр дөньяларга.
— Аңламадың син мине. Менә без сугыштан кайттык. Мине исәпкә алма син. Мин — беткән баш. Менә синең кебекләр күп иде бит сугыш беткәндә. Уч төпләре кычытып кайтты алар сугыштан, эшкә кайттылар. Кайту белән, бу көннәрне дә күрәселәребез бар икән дип ашкы- ♦ нып, ярсып тотындылар эшкә. Өч-дүрт ел шулай үтте. Аннан байтагының күңеле сүрелде. Ягъни, мәсәлән, авылдан диюем, шәһәрне белмим мин... Ни өчен?
— Ни өчен соң? Син генә бит бездә белдекле, Асыл. Кеше эшләгәнгә теш
кайрап ятучы.
— Белмисең шул. Минем дә кул дигәне бик кычытып тора иде дә бит. Мин дә тотынып карадым. Ә ни алдым? Бер хезмәт көненә йөз илле грамм!.. Әнә Хәсәннәр эшләсен колхозда, дидем. Итек баса башладым... Кемнәр генә ташлап китмәде авылны. Ә син калдың, мин жү- ләр калдым. Миңа ярый да инде. Итек басып үз көнемне үзем күрәм. Ә син яңа житкәнче үлән суы суырып ни дип йөрдең инде?
— Менә синең кебекләр картаймыш көнендә ачка кәкрәеп катмасын дип.
— Шалишь? Асыл катмас. Син шуны уйлаганың бармы? Менә синең кебек җүл әрләр жил кәсендә чыктык бит без бу көннәргә. Әгәр сугыштан соң синең кебекләр булмаса, алар да койрыкларын сыртка салсалар, беткән иде колхозың. Синең кебекләр сугыштан соң икенче Гитлерны — ач-ялангачлыкны жиңделәр. Чигенмәделәр. Көнләшәм, ихлас көнләшәм мин синең кебекләрдән. Сезнең белән очар кеше идем бит мин, канатларым гына иртәрәк каерылды.
— Үзең гаепле.
— Мин генә микән? Шунда Морат белән икәүләп Минзәләгә илтмә- сәгез, мин дә бәлкем бу көннәргә калмаган булыр идем. Хәер, ахири, син күргәннәр дә җитәрлек булды, дошманыңа да язмасын. Иңеңдә ничә сугыш, сугыштан соңгы син ул күргәннәр! Чыдаса чыдый икән адәм баласы. Ә ни бирделәр сиңа? Кешедән кай жирең артык? Иорт- жирең, алган акчаң кешедән артыкмы?.. Мин контр булсам да, авылны ташлап китмәдем әле. Ә син, карының белән кар, борының белән боз ярганда, табышлы якларда йөргән кешеләрнең хәзер ничек яшәвен күрәсеңме? Шәп яшиләр.
— Алар бит әзергә кайтты.
— Син ясаган ояга кайтып кунакладылар, рас! Шуларны ике куллап кабул иттегез, әзер ояга күкәй салдырдыгыз. Валлаһи, жүләр сез, акылың юк синең, Хәсән!
— Соң алар да безнең кешеләр, авылдышлар бит. Туган ягына кайтмый кая китсеннәр. Туган туфрак барыбер тарта ул.
— Тарта, кәнишне. Пенсиягә чыккач, ничәмә кеше үләргә дип монда кайтты. Андыйларның үзләренә бер зират ачар идем мин. Элек эчеп үлгән кешеләрне күмә торган тирәдән.
— йөрәгең карасы һаман юылып бетми синең, Асыл. Нигә син кешеләргә бу кадәр дошман?
— Минме дошман? Дошман булсам, сөлек кебек чагымда кул- аягымны бәйләп Минзәлә төрмәсенә илткән син ата коммун янында утырмас идем мин. Аңламыйсың син мине, гомер буе аңламадың... Башымны Габдрахман байлар гына ашады. Шуларның дөнья буенча нәсел-нәсәпләрен бетерергә кирәк иде. Ә аны көчсезләр, чирләшкәләр белән эшләп булмыйдыр иде. Кечлеләр кирәк иде бит аңа... Ә сез шуны аңламадыгыз. Бөтен ачуым килгәне шул минем... Әллә син миңа берүзем каравыл өендә ятуы рәхәттер дип беләсеңме? Җитмәсә, нинди генә төшләр керми... Аллага ялвара башладым хәзер... Йокларга ятар
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК». КЕМГӘ ШАТЛЫК!
алдыннан тыныч йокылар бир, ходаем, дим. Бирә, бик!.. Гомер ышан* маган алла нигә минем хәлгә керсен ди...
Асыл исергән иде. Хәсән, караваттан төшеп, аның артындагы ястыкны рәтләп куйды да:
— Ят, кайтып йөрмә инде,—диде. Асыл кинәт исенә килде. Ул тиз- тиз киенә башлады. Өстенә тунын кигәч:
— Җебетте мунчаң, рәхмәт карчыгыңа. Мин китим әле, сарыклар бәрәнлисе бар Анасы ялаганнан соң яңа туган сарык бәрәнен куеныңа салып, шуның җылы сулышын исни-исни йоклаганың бармы синең, Хәсән?.. Юк шул. Белмисең әле син аны. Ярый, күп сүз — юк сүз, бигайбә, рәхмәт, мин атлыйм әле,— дип чыгып китте һәм төн караңгылыгына кереп югалды.
12
Хәсән икенче көнне таң белән май заводына китте. Аннан әйләнеп кайткач, иртәнге сәгать җиделәргә ул үзенә тиешле барлык эшләрне эшләп бетергән иде инде. Кайтырга гына дип җыенган иде, Харисның ат белән киртә сөйрәтеп килгәнен күрде. Ул Хәсәнгә ферма буйларын яңгыратып сәлам бирде:
— Исәнме, Хәсән абый!
— Ару, кем, Харис туган, ниләр җимерәсең?
— Теге үгезләргә утар әйләндерәм. Әйләндерәм дә шунда куып чыгарам. Теләсә нишләсеннәр.
— Киңәш-табышсыз ярамас бит. һич югында, ферма мөдире белән сөйләштеңме?
— Икебез бергә сөрән салабыз бит без.
Хәсән, бүреген күтәрә төшеп, мыегын сыпырды. Аннары:
— Алай икән, алай икән,— диде, башка сүз әйтмәде, борылып люцерна печәне чемченеп торган атына таба атлады.— «Ни җитми?» дисең син, Асыл, миңа җиткән дә бит, үз көчләрең кергән, тирең түккән малларны күрәләтә җилгә очырып булмый шул. Барың да синең кебек булса, бу дөньяны ничек, кем җилкәсендә алып бармак кирәк?
Туры бия, җай гына юыртып, ферма үреннән авылга таба алдырганда әнә шундый сорауларга җавап эзләде ул. Кайтып өс-башын алыштырды да карчыгының чәй ясап куйган тустаганына да борылып карамады, райкомга — кордашы Морат малае Вәдүт янына китте. Кабул итү бүлмәсендә бер яшь кенә кыз каршылады аны. Яңа кеше булса кирәк, танымады. Күптән сугылганы юк шул райкомга. Вәдүт белән болай очраштыргалап тора. Актив җыелышларында, пленумнарда. Әйтерең юк, үз атасыдай якын күрә Вәдүт аны. Гәүдәсе күренү белән әллә кайлардан кулын сузып килә.
Атасы кебек олы гәүдәле, сабыр холыклы Вәдүт. Җиде кат үлчәмичә кисмәс. Морат кына күрә алмады бу көннәрне, малаеның шундый зур урында утыруын күрсә, ни эшләр иде икән? Колхоздагы бу хәлләрне белсә, үзе килер иде микән, Хәсән микән? Юк, ул килер, инде әллә кайчан килер иде. Үткен иде бит ул, алдан сизәр иде... Сизсә, монда ук чыгып та йөрмәс иде бәлкем. Ул үзе тәвәккәл иде бит. Хәл итәр иде дә куяр иде. Нигә үзең башкарырдай эшкә кемнеңдер фәрманын көтәргә? Җаваплылыкны ул күтәрсенме? Ул чакта рәхәт бит. Сиңа жил-яңгыр тими, кешеләр белән дә бозылышмыйсың, тәмсез тел-ләнмисең.
Хәсән зур тәрәзә янындагы урындыкка барып утырды. Урамга күз • ташлады. Ләкин барлык күренгән нәрсә аңа ниндидер курчаклар,
җансыз әйберләр төсле тоелды. Чөнки күңелендә дә, тел очында да бер уй тибрәнде. «Морат нишләр иде икән бу очракта, юкка кеше бимазалап йөрмимме? Аннан башка да аның эше муеннан бит». Ләкин күңеле, сабыр ит, көт, чит кеше түгел бит ул сиңа, сөйләш, кайбер нәрсәләргә миең дә томаланып бара торгандыр, дияр иде. Уйлар җебе тагын Моратка барып ялганды.
Колхозны бергә оештырдылар алар. Башта сайланган председатель йөкне тарта алмагач, аның урынына Моратны сайлап куйдылар. Морат эшне бригадирлардан башлады. Барсын да алыштырып бетерде. Хәсәнне аръякка бригадир итеп куйды. Тезгенне нык кулына алды Морат. Таш күп бит алар авылында. Җитмәсә, таш базы да бар. Ул председатель булган елны байларның таш амбар, лапасларын сүтеп, ындыр артына җир буе озынлыгында таш пулаттай итеп атлар дворы салдылар, һәр бригададагы атларны бер урынга җыйдылар. Бу бик тә ярап куйды. Теләсә кем теләсә кая чаба алмый башлады. Атлар көрәйде, колхозның көче артты. Бөтен өмет атта иде бит ул чак. Ир ка-наты гына түгел, колхоз канаты да ат иде. Әнә шул ир һәм ат канаты белән күтәрелде ул елларда колхозчылар. Хәзер генә атның кадере киткәч... Шул атлар белән урман ташыдылар, шулар белән авылдагы саман кирпечтән салынган балчык өйләрне бетерделәр. Ныгыган иде колхозлары, бик ныгыган иде. Әгәр сугыш та чыкмаган булса...
Сугышка алар икесе бергә киттеләр. Вәдүте җиткән егет иде инде. Газиз белән икесе аларны Чаллыга чаклы юлаучы булып озаттылар. Бүгенгедәй күз алдында: аерылганда Морат Вәдүтен кысып кочаклады да: «Бәлки сезгә чират та җитмәс, семьяны ташлама, кешегә миһербанлы бул»,— диде. Вәдүт дәшмәде, аның иреннәре дерелди иде.
Саперный батальонга эләктеләр алар. Олы яшьтә булгангадыр инде. Чигенгәндә күпме күпер, тимер юл дамбалары шартлатмадылар алар, һәр шартлатудан соң Морат: «Хәсән, беләсеңме, кайчан да булса боларны үзебезгә төзергә туры килә бит»,— дия иде әрнеп. Куәт тә бар иде соң үзендә! Өчәр, дүртәр кеше алып килгән бүрәнәләрне берүзе күтәрә иде ул. Шуңадыр инде, старшина аңа ике солдат паегы бирдерә иде.
Сталинград янында, танкларны чыгару өчен, Иделдә понтон күпер салалар иде. Өстән өзлексез бомбага тоталар. Күпме кеше кырылды анда. Алар батальоныннан егермеләп кеше исән калды микән? Шунда яраланды Морат. Бомбаның каййар тимере күкрәген актарган иде аның. Госпитальгә кадәр исән килүенә хәрби хирург шаккатты. «Мондый кешене дә үлем алыр икән?»—диде ул гаҗәпләнеп. Хәсәннең үз кулында җан бирде Морат. Соңгы сулышларын алганда аңына килде: «Җайлап кына әйтерсең инде, Хәсән... Минекеләргә күз-колак була күр... Бәхил бул, кордаш... Син исән кайт авылга... Зәңгәр таудан... таудан яулык болга... Минем өчен...»
Соңгы сүзе шул булды. Моратның теләге кабул булдымы, ул исән кайтты. Өч тапкыр госпитальдә ятып ремонтланды ремонтлануын, яңа туар буыннар бәхете, аларны бәхетле итү өчен кайткан булып чыкты бит ул. Моратны Идел яры буендагы туганнар каберенә җирләделәр. Ул кабер туфрагын Хәсән, тәмәке янчыгының бер почмагына төреп, сугыш буе саклап йөртте. Ул туфрак хәзер Вәдүтләрдә саклана. Моратның хатыны сугыш вакытында үлгән.
1942 ел башында Вәдүтне дә, аның Газизен дә сугышка алганнар. Газиз, озак та үтми, бер аягын өздереп кайткан да бит, нишлисен..
— Бабай, сез ни йомыш белән?
Хәсәннең уйларын кабул итү бүлмәсендәге кызның йомшак кына дәшкән сүзе өзде.
— Болай, үзе белән сөйләшәсем бар иде,— дип җавап бирде аңа Хәсән һәм: — Әллә эше тыгызмы? — дип сорады.
ХӘНИФ ХЭИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК.., КЕМГӘ ШАТЛЫК?
— Хәзер юк кебек, доложить итимме соя?
— Юк, кирәк түгел, мин үзем...
Хәсән шулай дип урыныннан кузгалды һәм 'дермантинлы ишектән кереп китте. Кыз, сәерсенеп, аның артыннан карап калды. Вәдүт нидер язып утыра иде. Ишек ачылганын сизү белән, ул күзлеген маңгаена күтәрде. Хәсәнне күргәч, жәһәт кенә урыныннан кузгалды һәм, ике кулын сузып, аңа таба атлады. Алар күрештеләр. Вәдүт Хәсәнне аркасыннан кочаклап үз өстәле каршындагы урындыкка илтеп утыртты. .Үзе аның алдына басып, елмаеп карап торды да:
— Я, Хәсән абый, хәл-шәрифләрең ничек? Әсматтәй сау-сәламәтме, балаларның хәбәр-хәтерләре килеп торамы? —дип сорады.
Хәсән мыек очларын чеметкәләп алды да:
— Чакма ташы кебек әле хәзергә. Тутаң да әйбәт кенә йөри. Балаларның менә каникулга кайтыр көннәре якынлаша,—диде. Вәдүт, урындык тартып китереп, аның каршына утырды. Шул чак телефон шалтырады. Кемдер машина сорый иде. Вәдүт, аның йомышын канәгатьләндергәч, икенче телефонга үрелде һәм телефонисткага:
— Үскәнем, Казаннан шалтыратмасалар, берәүгә дә ялгама, важный эш бар, беткәч үзем хәбәр итәрмен,— диде. Гел шулай, Хәсән кердеме, бөтен эшен ташлый Вәдүт. Бу юлы да шулай эшләде.
— Нинди жилләр ташлады, Хәсән абый? Беләм мин сине, чәйгә .чакырырга килмәгәнсеңдер? — диде Вәдүт, аның күзләренә туры карап.
« Сөйләргәме, сөйләмәскәме дип торам әле,— диде Хәсән, башын ия төшеп.
Я, я, ни бар?
— Бар дип, кем, туган, син миңа менә шуңа җавап бир әле: безнең Җәүдәт кебек кешеләр кайдан барлыкка киләләр?
— Гайфетдиновмы?
— Нәкъ үзе.
Райком секретареның йөзе җитдиләнде. Кара кашлары дугадай киерелде. Ул аскы иреннәрен тешләп алды.
— Айт дигәндә тайт диючеләрне әйтәсең инде син, Хәсән абый.
— Аларны да әйтәм. Тагын башкасын да, төптәнрәк уйлап кара әле... Андыйлар ишәеп бармыймы?
— Турысын, боргаламыйча гына әйт әле, Хәсән абый.
— һәм әйтәм дә, Вәдүт улым. Җәүдәтләр югарыдагы фәрман белән генә яшәргә өйрәнеп киттеләр бит. Югарыдан килгән һәр фәрманга колһуалла укый да шуны үтәргә йөгерә. Тыны-көне бетеп йөгерә, эшләргә тырыша. Шуны эшләсә, жаны тынычлана андыйларның. Ә ул фәрманның дөресме, дөрес түгелмелеге турында күп уйлап тормый.
— Менә аңлашыла башлады хәзер.
— Сизәм, аңлыйсың. Ләкин аларның күбесе андый түгел иде бит. Җәүдәтләр анадан алай булып тумаган. Үзебез махы бирмибезме икән без бу соңгы елларда? Тормышлар түгәрәкләнгәннән-түгәрәкләнә бара. Шуңа куанып, кайберәүләрнең булган житешсез якларын күрмәмешкә салынуларын гаепләмибез түгелме, Вәдүт энем? Чөнки күрмәгәннең күзе, белмәгәннең беләге авыртмый. Аннары һәр начальник өстендә начальник бар. Шулар уйласын дигән чир дә азып бара түгелме? Болар турында уйлаганың бармы синең? Әллә кайларга барасы юк, үзебезнең колхозны гына ал...
— Сезнең колхоз болай арттагылардан саналмый бит, Хәсән абый.
— Колхоз — тирән күл бит ул, син аның төбенә карарга тырыш, Вәдүт улым, төбенә. Анда ниләр күренә? Күрә белгәнгә күренә ул. Ихлас, колхозыбыз арттагылардан түгел. Әмма бит, үзең беләсең, быел ипи белән утырдык. Ике йөз мең ссудага чумдык. Ә ни өчен? Юрганга
карамый аякны суздык. Генеральный план дип артык зурдан куптык. Мондый елны аны соңартыбрак калсак ни була иде? Төзелешләрне, мин әйтәм. Үзәктә бер дигән культура йорты була торып, техника паркына, фермага клублар салып куйдык... Җитмәсә, колхоз председателе хезмәт хакына дигән акчаларны да шул төзелешкә кертеп бетергән. Ни дигән хәл бу, иптәш секретарь? *
— Хәсән абый, ай-яй, сорауларны тезәсен, боларга җавап биреп бетерергә башым җитәрме икән? — Вәдүт аны шулай дип бүлдерде.— Мона Мәскәү профессорлары да җавап биреп бетерә алмас.
Хәсән мыек очларын тагын чеметеп алды да сүз башлады:
— Алай димә, Вәдүт туган, син бөтенесенә җавап бирергә тиеш, шуның өчен куелган. Бу йортка мин бөтен җаным-тәнем белән инанып киләм. Төн йокыларымны качырган сорауларга җавап эзләп киләм. Син — мин түгел, укыган кеше, синдәйләр алып бара бөтен дөньяны. Сезгә ышанмый кемгә ышаныйк, синең кебекләргә таянмый кемгә таяныйк без? Җәүдәтләргәме? Аларның үзләренә ныклы таяныч кирәк хәзер, бик беләсең килсә. Болар турында уйлыйсыңмы син?
Вәдүт кабинет буйлап арлы-бирле йөрергә тотынды. Чал керә башлаган бөдрә чәчен сыпырып алды. Яңадан Хәсәннең алдына килеп басты.
— Уйлыйм мин, Хәсән абый, бу турыда. Хәзер кайбер колхоз пред-седательләре, сөт кимедеме, рационны баетырга да рөхсәт сорап райкомга шалтырата башлыйлар. Эш башкаручыларны артык опекага алу — иҗади эшнең дошманы. Әнә шул дошман корбаннары ул Җәүдәтләр.
— Менә-менә, мин уйлаган, исем таба алмаган уйларга исем куштың. Ана каз канаты астындагы бәбкәләр кебек кенә яшәргә өйрәнеп бара хәзер кайберәүләр. Ә нишләргә кирәк соң?
— Менә синең кебек коммунистларның бу яман чиргә каршы прин-ципиаль көрәше кирәк. Үзебез тудырган чирне үзебез бетерергә дә тиеш без. Аны әллә кемнәр кайдандыр килеп бетермәс. Җәүдәтләр безнең арада яши, аларның йомшак ягы безгә кемгә караганда да ачыграк, билгеле.
— Анысы шулай, тик монда райкомның да ярдәме кирәк.
— Әлбәттә, Хәсән абый, райком үз штурвалын нык тотарга, дөрес маршрутны компас белән күрсәтергә тиеш.
— Әнә шул компас теле кайчак уйнаклап алмасын иде. Аның печтек кенә калтырап куюы да кайчак бик кыйбатка төшә бит. Без генә түгел, башкалар да сизә моны. Әрнүчеләр белән бергә, сөенүчеләр дә бар мона... Әнә кичә генә авызымны Асыл томалады «Күкәй тәгәрәтешле уйныйлар»,— ди.
— Ник авыз ера ул тагын?
— Безнең колхоз күрше «Үрнәк» өчен күкәй тапшырган. «Үрнәкнең планы үтәлми каласы булган. Вәт, без тапшыргач, ул үтәлә, колхоз алдынгылар сафына чыга. Хикмәт менә кайда!
— Оста эшләнгән. Хакмы бу?
— Рас инде. Бухгалтердан белештем. Егерме тугыз мең биш йөз күкәй «Үрнәк»ләр өчен киткән. Акчасы безгә керә дә бит аның. Тик нигә алай күз буышлы уйнарга? Кем тапшырса да, хөкүмәткә китә бит ул. Ә ахыры? Халык арасындагы чыш-пыш сүзләр? Бу алыш- биреш артында әнә- шулар ятуын да уйларга кирәк.
Вәдүт телефонга тотынды. «Үрнәк»не алып сөйләште. Баш бухгалтер туры килде. Әйе. Хәсән әйткән сүзләр дөрескә чыкты. Секретарь тагын ишекле-түрле йөрергә тотынды. Хәсән аның борчылуын, нинди карарга килергә белми йөдәвен күреп, аңлап утырды. «Бусы баласы
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК», КЕМГӘ ШАТЛЫК»
әле, анасын ишеткәч ни диярсең икән, анысын әйтергәме-юкмы?» — дип, икеләнде-икеләнде дә ахырда ниятләде:
— Вәдүт туган, монысы, башта әйткәнчә, әле барыбер хөкүмәткә китә. Аның менә монысын тыңла әле син...
Вәдүт аның каршына килеп утырды. Хәсән Харис вакыйгасын, хәзерләүләр инспекциясенең югары көрлектәге үгезләрне, район ит планын үтәде инде дип, киләсе елда тапшыру өчен резервка калдырырга әмер бирүен сөйләде. Вәдүт аны игътибар белән тыңлады, үз өстәленнән блокнот үрелеп алып, аңа ниләрдер язып та барды. Аның өске ирене тартышып-тартышып алды.
— Аңладым, менә нәрсә китергән сине райкомга,— диде Вәдүт, каләмен өстәлгә куеп,—Монысы район өчен дә, колхоз өчен дә «ЧП»1
— Нинди <ЧП» гына ди1 Үзең утырган ботакны үзең чабу бу!
Вәдүт маңгаен уа-уа урыныннан торды, кабинет буйлап әйләнде һәм:
— Менә нәрсә, Хәсән абый,— диде,— моны бер звонок белән дә хәл итеп була. Хәзерләүләр инспекциясенә шалтыратсам, шул җитә. Мәсьәлә монда гына түгел. Моның тамырлары тирән. Моны Җәүдәтләр, инспекция начальнигы кебек кешеләр өчен сабак итәргә, Харисларның дөнья кендеге икәнен исбһтларга, һәр эштә һәр коммунистның персональ җаваплылыгын канына сеңдерергә, аларның иҗади активлыгын күтәрергә кирәк. Кемнең кем булуына карамастан, синең кебек коммунистларның мәсьәләне кабыргасы белән куюы зарури. Сабак булачак бу. Инициативаны син күрсәт һәм бу эшне уңай хәл итүгә бөтен коммунистларны тупла. Кыскасы, үз көчегез белән бетерергә тырышыгыз бу күз буяучылыкны, йөзгә якын коммунист бар бит сездә. Кирәк икән, әлбәттә, ярдәм итәрбез.
Хәсәннең башы түбән иелде. Тукта, кеше кулы белән ут тотарга җыенмынмы бу, шуңа өйрәнеп бармый микән, диебрәк тә уйлады ул. Ләкин күңеле ышанмады.
— Ярар, менә шундый-шундый хәлләр, улым,— диде аннары,— Көчем бар әле. Асыл, сиңа ни кирәк, ни җитми, дип игәүләп торса торсын, әмма ниятлим мин бу эшне.— Хәсән карт шулай дип урыныннан кузгалды. Аннары, кинәт башын тотып, кире утырды һәм:—Әй, бу карт хәтерне, оныта язганмын бит,— дип пышылдады аның иреннәре. Башына кигән бүреген яңадан салып тезләренә куйды, райком секретареның күзләренә тутырып карады да:—Баш миемне усак корты кебек кимергән бер нәрсәм калган икән әле, Вәдүт олан,— диде.
Вәдүт аның каршысына килеп басты. Секретарьның болай да кырыс йөзе тагын да җитдиләнде, яңак мускуллары уйнаклап алды. Моны күреп Хәсән, вакытымны болай да күп алдың, тагын нәрсә сайрарга җыенды икән бу, дия торгандыр инде дип тә уйлады. Бабай бүреген кия башлагач, Вәдүт аның иңнәренә кулын салды һәм:
— Я, я, Хәсән абый, әйт, усак кортларыңның да барын да коеп кит,— диде.
Хәсән мыегын сыпырып куйды.
— Син, Вәдүт олан, терлекчелекнең хуҗалык исәбендә яшәвен беләсең,— дип башлады ул сүзен.— Ә менә игенчелек турында уйлаганын бармы?.. Терлекчелеккә караганда барлык эше механикалаш- тырылган тармак турында. Игенчелектә нинди генә эшне кул белән эшлибез без, ә?..
— Чөгендер, бәрәңгедән башканы?
— Әйе.
— Моңа хәзер җавап бирүе дә авыр. ■
— Ничәмә еллар шулай бит. Күп уйландым мин бу турыда. Игенчелектә хезмәтне оештыруда нидер житми кебек тоела миңа...
Әйтәсем килгәне шул: игенчелектә дә, терлекчелектәге кебек, хужа- лык исәбе кертергә вакыт түгел микән?
— Бу турыда укыганым бар минем.
— Укыгач... Әллә күңелеңә хуш килмиме?
— Килә дә бит.
— Югарыдан фәрман көтәсеңме?
Хәсән картның күзләре кысылды. Чалу мыегы жиңелчә генә дерелдәп алды.
— Четерекле мәсьәлә бит. Киңәш-табыш итешәсе бар...
— Ә бит моны тормыш үзе тудыра. Туганны гына көтеп ятарга, аны тәрбияләп үстерүгә алдан хәстәрлек булдырмаска безнең хакыбыз юк, Вәдүт олан. Ата-ана кебек... Әллә син дә четерекле нәрсәләрдән шүрли башладыңмы? Ул-бу килеп чыкмагае, «әле болай да эшләр шома бара» арбасына утыра күрмә. Юк, сиңа килешми бу.
Секретарь тагын бераз ишекле-түрле йөренеп алды. Чигәсенә төшкән чәчләрен берничә тапкыр артка сыпырды. Аннары Хәсән картның алдына килеп басты.
— Андый арбага минем мәңге утырасым юк. Четерекле диюем шуннан: мин бу мәсьәләне ничек, нинди масштабта күтәрергә белми гажизләнәм. Башта әллә бер колхозда сынап караргамы, әллә моны район күләмендә күтәрергәме? Менә мәсьәләнең четереклеге кайда.
Беравык икесе дә дәшми торалар. Вәдүт яңадан ишекле-түрле йөренә. Хәсән аның һәр адымын күз карашы белән озата.
— Башта бер генә колхозда сынамак әйбәт булыр,— диде соңында Хәсән.— Безнең колхозда, председатель дә яшь, энергичный, аннары, үзеңнең күз алдың, һәр көн белешеп тора аласың.
Вәдүтнең йөзенә елмаю чаткылары чыкты.
— Икебез нәкъ бертөсле уйлыйбыз бит без, Хәсән абый,— диде ул һәм өстәле артына барып утырды. Алар игенчелекне хужалык исәбенә күчерү, игенчелекнең терлекчелекне азык белән ничек тәэмин итүе, ике арадагы исәп-хисап, техника ремонты, аның чыгымнарын ничек күтәрү, жәен игенчелектә эшләп, кышын терлекчелеккә килгән механизаторлар хезмәтенә ничек түләү турында бәйнә-бәйнә сөйләштеләр, киңәштеләр, бәхәсләштеләр. Уртак фикергә
килгәч, икесенең дә иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй булды. Алар кул бирештеләр.
— Бер дә килгәнегез юк бу арада, киләсе базар көн икәүләшеп килеп чыгыгыз, Әсматтәй өчпочмак пешереп ашатыр иде бер. Минем Наилә ише генә пешерми бит ул. Телләреңне йотарсың,— диде Вәдүт, Хәсәнне ишеккә чаклы озата килеп. Кабул итү бүлмәсенә чыккач, Хәсән Вәдүтнең кулын тагын кысты.
— Рәхмәт, үзегез чыгыгыз әле, бала-чагалар белән, шуларның чыр-чуын тансыкладым. Аннары, үзең мунча яратасың. Мунча ягып торырбыз. Чабынырсың бер рәхәтләнеп...
Кабул итү бүлмәсендә аларның шулай дустанә сөйләшүләрен елмаеп тыңлап торган кыз, Хәсән карт чыгып киткәч:
— Нинди кеше бу, Вәдүт Моратович?—дип сорады. Вәдүт ана баш бармагын күрсәтте һәм:
— Во, дөнья бәһасе кеше!—диде дә кабинетына кереп китте.
13
Тимерне кызуында сугарга гадәтләнгән Хәсәнгә жае туры килде тагын: райкомнан чыгып, банк турына гына житкән иде, аларның «Волга»сы тора. Телен йоткан, сөйләшмәс Шәрифжан рульгә башын салып йокымсырый. Хәсән, ачык тәрәзәдән кулын сузып, аның колагыннан тартты. Шофер сискәнеп башын күтәрде:
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛИН ф КАРТЛЫК.,, КВМГӘ ШАТЛЫК»
— Кем белән син?
— Бөтенесе дә шушында,— диде Шәрифҗан, башы белән банкка таба ымлап.
Кинәт шыбырдап карлы-бозлы яңгыр яварга тотынды. Хәсән, йөзен кулы белән каплап, тагын сорау бирде:
— Тиз чыгарлар микән?
— Кем белә...
Шул чак ишектә бухгалтер, аның артыннан колхоз председателе, партоешма секретаре күренделәр.
— Исәнме, Хәсән абый,—дип, өчесе дә кул биреп күреште. Бухгалтер, кулындагы сумкасын болгап:
— Тагын эләктердек! Бусы хезмәт көненә инде. Мисбах абый әллә ниләргә каерырга тора торуын. Тик тәтемәс, әле дә хезмәт хакына дигәнне әллә ниләргә тотып бетердек,—диде. Председатель җавап бирмәде, Хәсәнгә ымлап:
— Кайта торгансыңдыр бит?—дип сорады.
— Кайтырга исәп.
— Утыр, алайса.
Машина, күлдәге көймә кебек, шуып баргандай гына кузгалды да ялт итеп тыкрыкны борылды һәм Минзәлә елгасы аша салынган тимер күпергә таба элдерде. Күперне чыккач, шофер Хәсәннәр урамына борылмакчы иде, Хәсән аның иңбашына кулын куеп:
— Өйгә түгел, идарәгә чыгам,—диде. Үрне дә очкан коштай гына менде «Волга». Машинадан төшүгә, председатель дә, партоешма секретаре да үз кабинетларына ашыктылар. Бухгалтер керә-керешкә кассир кызларга кычкырды:
— Ведомостьларны әзерләгез, бай кайта, бай!..
Хәсән башта Җәүдәт янына керде, үзенең беренче секретарь янында булуын, аңа нәрсәләр сөйләвен тәкърарлады. Ахырдан Вәдүт Моратовичның тәкъдимен әйтте. Җәүдәт аны тын да алмый тыңлап торды. Аннары капыл гына сорады:
— Үзегез тудырган чир, үзегез дәвалагыз, дәваланыгыз, диме?
— Шулай диде, һәм рас та әйтә.
— Сиңа шулай... Аннары кем җавап бирер? Мин дә Мөхәммәт Әминме? Их, Хәсән абый, Хәсән абый, авыртмас башка тимер таяк эзләп йөрисең... Ни дисәң дә диярсең, мин бу эшкә алынмыйм. Бергә эшлисе күпме кеше белән ачуланышырга туры киләчәк...
— Син алынмасаң, мин алынырмын, Җәүдәт туган, җитмешне тутырганга биш кенә ел бит әле минем. Синең көчең дә җитмәве бар. Начармы-яманмы, мин — партком һәм райком члены. Бу мәсьәләне башта партком утырышында карарга туры килер. Анда да уртак тел тапмасак, колхозчыларның гомуми җыелышына куярбыз.
— Шул гына җитмәгән иде... Бәй, тукта, ник соң мин үземә җаваплылык алып утырам әле? Күкәйләр, үгезләр ул бит председатель эше, чакырыйк аны да. Ул да партком члены. Минем төп бурыч кешеләр белән эшләү.
Җәүдәт шулай дип кабинетыннан ашыгып чыгып китте Бераздан ул колхоз председателе Мисбах Ганиев белән сөйләшә-сөйләшә килеп керде. Җәүдәт сүзнең кай тирәдә куерганын тишеп өлгергән, күрәсең, председательнең йөзендә гаҗәпсенү катыш борчылу сизелеп тора, юка өске иренен тешләштерергә маташа, ләкин эләктерә алмый иде.
— Күкәй акчасы кассага килеп керде инде, Хәсән абый,— диде ул, стена буендагы диванга барып утырып һәм:—Ә тегесе анын район белән килешенгән, монда мөгез чыгарырлык бер әйбер дә тапмыйм мин. Беребез дә колхозның тиененә кагылган кеше түгел,— дип өстәде.
— Колхоз кассасына керергә тиешле акчаны кертми тору да китап ■актый торган эш түгел,— дип жавап бирде ана Хәсән, Мисбахка таба борылыбрак утырып.
— Ул бит барыбер безгә керәчәк акча...
— Аңлыйм, Мисбах туган, аңлыйм. Хәзер өченче период үгез- * ләрне
симертүгә куясы бар. Тегеләрен тапшырмыйча, аларга урын юк. v Симертү срогын сузабыз бит малларның. Монысы инде күзгә күренеп торган акчаны күрәләтә җилгә очыру.
— Урын табабыз аларга.
— Кайда, ачык һавада, боз-яңгыр астындамы?
— Менә, Хәсән абый, нәрсә. Әйдә юкка баш ватмыйк. Колхоз өчен мин җавап бирәм. Ул үгезләрне киләсе елда тапшырырга миңа хәзерләүләр инспекциясе үзе әйтте. Башыма да килмәгән иде әле. Быелгы планнарны арттырып үтәдек. Алдагы ел турында да уйларга кирәк. Начальство аның шунысын да исәптә тота. Район даны дигән нәрсә дә бар бит. Кеше арасында, кайсы район дигәндә...
— Мисбах туган, син генә түгел, колхоз өчен барыбыз да жавап бирәбез. Миңа бигрәк тә газиз ул.
— Кайберәүләр кебек, без төзегән колхоз ул дип тә җибәрегез...
— Диярмен дә, чөнки дәхелем бар. Синең күкәй тәгәрәтешле уй-науларың, ниндидер акыллы баш сүзенә мөкиббән китеп, ул үгезләргә тикмәгә ипи черетеп яткыруларың колхозчы җилкәсенә бик кыйбатка төшүе бар, энекәш. Атны абынганчы саклыйлар, шуны онытма...
— Соң, Хәсән абыкайларым, нишләем? Хәзер безгә аларны тапшыру өчен көн бирмәячәкләр.
— Монысы икенче чут.
— Син менә сорап кара көн.
— Сорарга син куелгансың. Сиңа рөхсәт итмәсәләр, аннары без бергәләп уйлап карарбыз.
Председательнең йөзе бурлаттай булды. Ул партком өстәле өстендәге телефонга үрелде, Җәүдәт аңа сораулы күзләре белән төбәлде. Мисбахның кайчак, дәртләп кабынып, нәрсә эшләгәнен үзе дә абайлый алмый калган минутлары була. Инспекциягә генә икән... Телефон-* нан хәзерләүләр инспекциясе начальнигы Галиевнең хатын-кызларныкы кебек нечкә тавышы ишетелде:
— Ә, сезмени, иптәш Ганиев, тыңлыйм, тыңлыйм...
Мисбах микрофонга өргәләп алды, башта Җәүдәткә карады, аннары Хәсәнгә күзен төбәде дә:
— Иптәш Галиев, теге үгезләрне тапшырмый булмас, җәнҗал чыгарга тора әле алар белән. Иртән фермада булган идем — симертүчеләр якадан алды. Хәзер менә монда Хәсән абзый бер як якадан эләктерде. Колхозның акчасы да юк чак, рөхсәт итегез, тапшырыйк без аларны. Көн бирсәгез икән,—диде. Телефонда тамак кырган тавыш ишетелде. Чәрелдек тавыш яңгырады:
— Сез, иптәш Ганиев, ни сөйләгәнегезне беләсезме?
Председатель сагаеп калды.
— Белмәскә. Менә монда җавап биреп кара хәзер. Вәдүт Мора* товичка ук барып җиткән бу.
— Вәдүт Моратович белән үзем сөйләшермен. Тапшырырга рөхсәт булмаячак. Районның киләсе ел планнарын да үтисе бар. Масштаб белән, алга карап уйларга кирәк, иптәш Ганиев.
— Инде нишләргә?
— Ничек әйтелгән — шулай эшләргә. Анда акыл сатарга яратучылар бетмәс.
Инспекция начальнигы шулай дип трубкасын куйды, күрәсец, Мисбах, Җәүдәт белән Хәсәнгә ымлап:
— Ишеттегезме? — дип сорады. Җәүдәт читкә таба карады.
«, «к. у» м з,
ХӘНИФ ХӘНРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК*
— Галиев сүзе безгә закон түгел әле. Колхозның үз Уставы да бар,—диде Хәсән, Мисбахның төшкән рухын күтәрергә теләп.
— Суга каршы йөзәргәме?..
— Җәүдәт жырын жырлама инде син, энекәш. Кирәк вакыт йөз, йөзә бел. Җәүдәт ялт итеп Хәсәнгә таба борыла:
— Миңа ни булган?
— Булмаган, синең яраткан сүз бит ул, аңа нигә хәтерең кала? Бабайлар сүзе ул...
— Аларның да һәр әйткәненә ярхәмикә алла дип торып булмый.
— Ярар, юкка тәпәләшмәгез әле.
Мисбах шулай дип диванга барып утырды, портсигарын алып папирос кабызды, югарыга төтен алкалары чөеп, Хәсәнгә дәште:
— Я, нәрсә дисең, Хәсән абый? Беләсең, синең сүзеңә колак салам мин. Минем урында булсаң, нишләр идең?
— Бернигә карамый озатыр идем.
— Терлек тапшыруның көн-графигы бар бит. Аны инспекция бирә.
— Без партком утырышы җыйыйк. Анда инспекция начальнигының үзен дә чакырыйк. Шунда хәл итәргә тырышырбыз.
— Ә ул килмәсә?
— Килер. Үзебезнең Вәдүткә шалтыратырсың. Шул көнгә, фәлән сәгатькә инспекция начальнигы безнең партком утырышына чыксын әле дип.
Мисбах дәшмәде, башын түбән иде. Хәсән китәргә кузгалды. «Төшендерсәң уң белән сулны тиз аера, үз сүзем дип киреләнми. Әйбәт председатель чыгар синнән, олан. Таяныр кешеләрең генә нык булсын», дип уйлады ул.
Колхоз председателе урыныннан кузгалды да ишеккә юнәлде. Хәсән карт та аның артыннан иярде. Коридорга чыккач, ул председательнең җиңеннән әкрен генә тотты да:
— Тагын бер әйтәсе сүзем бар әле,— диде. Алар председатель кабинетына керделәр. Хәсән карт Мисбахка игенчелекне хуҗалык исәбенә күчерү турында райкомның беренче секретаре белән булган әңгәмәсен түкми-чәчми сөйләп бирде.
— Безнең колхозда сынамакчы була моны Вәдүт олан,— диде ул,
сүзен тәмамлап. .
Мисбахның йөзе яктырып китте.
— Кызык, әмма ышанычлы нәрсә бу. Барып чыгачак! Ышанып әйтәм. Быел ук тотынабыз моңа. Иртәгә үк экономистка әмер бирәм: исәп-хисап ясап карасын әле. Аннары конкрет сөйләшербез, нигезләп, аяк терәп! Их, Хәсән абый, Хәсән абый, барлык кеше дә колхоз турында синең кебек кайгыртса, уйласа, ниләр генә эшләмәс идек без! — диде ул.
Харис кичә башлаган эшен бүген дәвам итте. Завхоз белән яка- лаша-якалаша, пилорама янына кайтарылган агачлардан утар әйләндерерлек киртә-кура, баганалык ташыды. Җен ачуы чыгып, задурла- нып эшләде. Кичкә таба утарны эшләп бетерде. Бөтен җире манма су булды. Ферма өенә кереп, өстендәге сырмасын плитә янына элеп куйды. Асыл карт, аякларын сузып, диванда тәмәке тартып утыра иде. Харис аңа кырыс кына дәште:
— Курилка түгел бу. Чыгып тартсаң ни булырые!
Асылның күзләре кысылып, ул тәмәкесен юри тирән итеп суырды да бүлмәгә төтен таратып:
— Ут чыгарасың киләмени, маңка!—диде Асыл үртәлеп, үзе пыскып яткан тәмәке төпчегенә аягы белән басты.— Миннән аласыңмыни үчеңне? Акчаң
очамыни? Җәүдәтләрне җиңә алмыйсың шул син. Бер сүз белән каплыйлар шул алар синең авызны! Харап, җитмеш җиде яшьлек картка көче җиткән икән. Синең кебек чакта мин үгезне мөгезеннән тотып җиргә ега идем, печмәгәнен, ыжгырып торганын. Ә син печкән, шалтырамасыз үгезләр белән дә менә ничәмә көн чиләнәсең. Җүләр син. Колхозда икәү генә бит сез. Берсе Хәсән — карт җүләр. Икенчесе син — яшь җүләр.
— Тый телеңне, контр! Кисеп эткә ташлыйм бит хәзер!..
— Пробуй! — Асыл ялт итеп өстәлдәге графинны эләктерде дә Хариска кизәнде:— Башыңны ярам бит хәзер, черек кабак кебек,— дип, Харис өстенә килә башлады. Харис ишеккә таба чигенде һәм, ялт итеп, Асылның графин тоткан кулын эләктереп тә алды, шатырдатып артка да каерды. Графин идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Харисның ачуы чыкты. Ул Асылның кулын тагын да ныграк каерды. Асыл ыңгырашып, бөгелеп төште. Харис аны шул килеш кече бүлмәгә таба алып китте һәм, ишеген ачып, Асылны шунда төртеп кертер
җибәрде, өстеннән бикләп куйды.
— Чыгасы булма ояңнан, эт,— диде ул, еш-еш сулыш алып. Бүлмә эченнән Асылның буыла-буыла ютәлләп сүгенгән тавышы ишетелде:
— Анаңның кабер тактасын... Тугач, анаң яламаган нәстәкәй!.. Болай калдырыр дисең бугай... Асылны белмисең әле син! Күрсәтермен әле мин сиңа. Ике аягыңның берсе дә җиргә тимәс. Минзәлә төрмәсендәге агач сәкеләрдә аунатмасам, исемем Асыл булмасын!..
Харис аңа дәшмәде. «Чукынсын, өрер-өрер дә, авызы аргач, туктар әле. Адәмнең газизләре егылып үлә. Моңа чире дә тими бит, әллә кайчан таптап күмәсе, хәшәрәтэ, дип уйлады.
Харис шушы авылда туып үсте. Әтисен ул яхшы хәтерләми. Аны сугышка киткәндә әнисе белән бергә озата барганнар баруын. Авылны чыгып, Саз күперенә кадәр. Өч яшьтә булган Харис. Бердәнберләре булган. Аерылганда әтисе аны кочагына алып үпкән һәм:
— Зур үсеп тор, танк алып кайтырмын үзеңә,— дигән. Тракторчы булган ул. Танкист иткәннәр аны. Днепрны кичкәндә һәлак булган. Харис үзен белә башлаганда ачлык чак була. Эченең өзелеп-өзелеп авыртуын, тәрәзә тупсасына басып, урамга карый-карый, әнисенең эштән кайтканын көтүен, ул ишектә күренү белән идәнгә сикереп төшеп, аның итәгенә ипи сорап сарылганын, үзенең дә, ни өчендер, әнисенең дә елавын яхшы хәтерли әле ул. Олы корсаклы, нечкә аяклы булып үсте Харис. Сугыш беткән елны укырга керде. Бәхетлеләрне солдат гимнастеркасы кигән әтиләре китерде мәктәпкә. Хәсән абый да бар иде. Ул күршеләрнең малаен алып килгән иде...
= Үз өем, үз көем, кысылма, башың яшь! —диде.
Харисның җил-яңгырда йөреп каралган, җәйге кояш нурларын үзенә сеңдергән алсу йөзе агарып китте.
— Бирермен мин сиңа үз өеңне, тышка чыгарып болгасам... Ташла тәмәкеңне!.. Хәзер сыер савучылар килә...
— Өркетмә, синнән курка торган күлмәкләр әллә кайчан, егерме беренче елда ук тузган инде минем.
Харис түзмәде, Асыл картның якасыннан умырып тотты да аны сөйрәп торгызды һәм:
— Ташла тәмәкеңне, контр, ферма комагы!—диде.
— Үтер, үтер, башың кәтер китәсе килсә... Асыл димәсләр, кеше үтергән дигән статья аласың киләмени? — Асыл гыжлап шулай диде һәм Харисны бар көченә этеп җибәрде. Харис аның тәмәке төпчеге тоткан кулына китереп сукты. Төпчек, очкыннар чәчрәтеп, идәнгә очты.
ХӘНИФ ХӘИРУЛЛ ИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
Сугыштан соң да әле байтак еллар ипи пешкән көн алар өчен бәйрәм булды. Башак җыярга, төнлә комбайннар басуга түккән көшелләргә бардылар... Аннары үтте ул көннәр. Җидене бетергәч укымады, ат көтәргә керде. Кыш көне фермада эшләде. Сарыклар бәрәнләгәндә көне-төне фермада булды. Бәләкәй генә каравыл өендә йоклый иде. Бу көннәргә, ай, авыр тернәкләнде бит алар. Нигә шуны оныта икән кайбер кешеләр? Ә Харис менә оныта алмый. Ул күргәннәр онытырлык кына идеме соң? Кирәк түгел, искә алмый, искә төшерергә яратмый аларны Харис. Ә бүгенге тормышлары куаныч өстенә куанычлы, баскан өстенә басып йөрисе, вакытны йокыга да әрәм итмичә, эшләгән өстенә эшлисе генә килеп торырлык бит. Калай түбәле бер дигән өй, мунчасы бар. Абзар тулы мал. Бер заман аны кысканнар иде. Инде яңа Устав бар, асра гына малны хәзер. Кол-хоз — азыгына чаклы биреп тора. Ә маллы кеше — ханлы кеше, дигән борынгылар. Адашкан, иясез бер сарык бәрәненнән ишегалла- рына мал тоягы эзе төште аларның. Шуннан әкренләп тернәкләнделәр. Өйләнеп жибәрде. Хатыны укыганрак кеше. Сельпода кассир, ике кыз үстерәләр, икесе дә укый. Анасы картайды инде, өй арасында гына йөри. «Атаң кайтып сине, оҗмахтай бу тормышыңны сыңар күзкәйләре белән генә бер күреп китсә икән»,—дип уфылдый ул. Күрсә иде, күрсәләр иде бу көннәр өчен яу кырында башларын салган аталар... Ни диярләр иде икән? Куйган көчебез аларның вакытсыз өзелгән гомерләренә жавап бирерлек, шуңа торырлык, алар канәгать булырлык микән? Без: «Әти! Әтием!» дип бер әйтергә өзгәләнгән, шулай дип әйтүдән мәхрүм ителгән буыннар аларның якты өметләрен аклыйбызмы? Кемнәрнең нинди изге хыяллары, өметләре генә булмагандыр! Гомерләрен сугыш кискән ата уллары, алар уе хәзер — сездә, алар каны — сездә! «Ата-бабаларыбыздан күчеп килгән изге кан кабат коелмасын өчен сез бүген барысын да эшлисезме?» — Бу аларның соңгы сулыш алгандагы васыятьләре. Атам васыяте... Ир бала өчен бу — ил васыяте. Аңар һәрчак тугрымы без?
Харис бераз саргая төшкән сырмасын алып киде. Теге якта Асылның шешә, стакан шалтыратканы ишетелде. «Ачудан эчә, карт хен!» — дип уйлады Харис. Шул чак ишек ачылды һәм колхоз председателе белән Хәсән килеп керделәр. Председатель аңа кулын бирде:
— Саумы, Харис, хәлләр ничек?
— Ярыйсы иде лә, иптәш Ганиев, тик теге үгезләр белән генә тиктомалга ханыма тидегез,—диде. Баш кагып, Хәсән абыйсы белән исәнләште. Хәсәннең күзләре нигәдер елмая иде.
Асыл диванын шыгырдатып ятты. Ана игътибар итүче булмады.
— Кичкә партком утырышына кил, сәгать җиделәрдә, җитешәсеңме? — диде председатель.
— Әле кайчан гына булган иде бит, тагын ни бар?
— Нәкъ синең мәсьәлә... Хәсән абый ай-вайга куймый бит, тапшырыйк, ди, синең үгезләрне.
Харисның йөзе яктырып китте.
— Белә шул ул Хәсән абый үрчемне ничек алганны! Үзе эшләмәгән кеше генә белми аны. Шуңа кире өтер чыгарып утыра.
— Син мине дә шулай димә тагын,— диде председатель.
— Димичә, партком члены буларак әйтәм, дөрес түгел бу, дидем. Үзең шул Галиев сүзенә мөкиббән киттең.
— Ул чире китте аның хәзер, Харис энем, җилегенә төшеп аңлатасы калган аңа башта ук. Инде юкәдә икән чикләвек икәнен белде дә бит соң,— дип суз кыстырды Хәсән.
— Ничек соң?
— Галиев тапшыртмый, Вәдүт белән сөйләшәм, киләсе елга калдырам дип, тапшырырга көн бирми.
— Валлаһи, чыгып, якасыннан алам мин ул бәндәнен!—дип кы- вып китте Харис.— Вәдүт абыйны әйтер идем. Ник тота икән шул алдар тазны начальник итеп. Май заводыннан куганнар иде бит аны махинацияләре өчен...
Харисның бүселеп киткәнен председатель дә, Хәсән дә елмаеп тыңлады.
— Әйдә, башны бутаган үгезләреңне тагын бер кат үз күзләрем белән карыйм әле,— диде председатель.
Алар өчесе дә чыгып киттеләр. Симертү үгезләре асрала торган фермага керделәр. Цемент улаклар янына чылбырлар белән бәйләп куелган үгезләр барысы да диярлек башларын аларга таба борды. Ятканнары мышный-мышный тора башладылар.
— Минем исне сизделәр,— диде Харис һәм:—Иртәрәк әле, сәгать ярым бар, ашаганыгыз сеңсен,—диде, ягымлы итеп. Үгезләр барысы да чиста, йоннары елкылдап тора. Зур башлылар. Муен белән башлары бер кебек, баш гәүдәгә генә беркетеп куйгандай. Күкрәкләре киң, гәүдәләр зур, аяклар кыска. Председатель аларнын һәрберсенең сыртларыннан сыйпап барды. Ферманың аргы башына, Харис группасындагы соңгы үгез янына житкәч туктады да:
— Хәсән абый, кара әле, сыртында күкәй тәгәрәтерлек бусының,— диде Харис, ак кашканың колак артларын кашый-кашый, председатель сүзенә кушып үзенекен әйтте:
— Барысы да шулай алар, иптәш Ганиев.— Үгезе алгы аякларына чүкте.— Менә шулай ияләшеп бетәләр алар миңа. Аерыласы килми үзләреннән. Ә кирәк.
— һәрберсендә пот ярым май бар боларның,—дип, Хәсән дә сүзгә
кушылды. .
— Молодец син, Харис! Орден бирер идем мин сиңа!—диде председатель, Харисның кулбашына жиңелчә сугып.
— Анысы да бар аның бездә,— диде Харис, авызын ерып. Хәсән Хариска карады һәм: «Синең кебек жүләрләр үлеп бетсә, нишләр иде бу дөньялар?» — диме Асыл. «Бар аның, дөньяның Харислары, Мисбахлары, Вәдүтләре бар. Алар мин генә түгел. Ат тезгенен кулда нык тота торган затлардан яратылганнар алар», дип уйлады. Аннары Вәдүт сүзләре искә төште:— Кирәксә-кирәкмәсә дә үз канат астыбызга алабыз. Кеше уңны-сулны үзе аерырга өйрәнсен, эше, суларга кирәкле һава кебек, яшәү ихтыяжына әверелсен. Шул вакытта гына яшәве дә, эшләве дә үзе бер ләззәт булачак». Харисны ал син. Узган ел гомуми җыелышта бөтен халык алдында трибунага чыгып сүз бирде бит ул: «Быел берүзем һәрберсен дүртәр центнерга җиткереп йөз илле баш үгез симертергә йөкләмә а-лам. Үзем белән ярышка икенче бригададан Әсәдов Мөдәррисне чакырам»,— диде. Тегесе дә коммунист кеше. Чәчрәп чыкты да: «Мин йөз алтмышка житкерәм»,— диде. Белешкән иде Хәсән. Мөдәррис үз йөкләмәсен үтәгән. Ә Харисның әле һаман унбиш баш тулмаган. Сүзендә тормаса җенләнә, кара көя Харис. Ашы аш, йокысы йокы түгел. Җәүдәт: «Планыңны үтәдең, анысына да зур рәхмәт. Дүрт йөз сумнан артык премия тия әле үзеңә. Аннары Мөдәррис белән икегезгә дә Кара диңгез буена санаторийга путевка алдык. Сиңа ни кирәк тагын?» — дигән. «Ни пычагыма синең акчаң һәм путевкаң! Кешеләргә туры карарга путевка бир син миңа. Әйткән сүзеңә хужа була алмаган килеш, кеше күзенә ничек карыйсың? Син генә өйрәнгән бит аңа»,— дигән Харис.
Боларны да тапшырса, ул Мөдәрриснең дә борынына чиртә, җаны да тынычлана. Тешләгән җиреннән барыбер өзми калмый ул. Атасы, мәрхүм, шулай иде. Сугыш чыгар алдыннан бер елны бәхәсләшкән бит трактор бригадиры белән. Өч тәүлек рульдән төшми эшли алам дип. Чиратлап саклаганнар. Өч тәүлек ярым эшләгән. Заправканы да
ХӘНИФ ХӘЙРУЛЛИН ф КАРТЛЫК,,, КЕМГӘ ШАТЛЫК?
икенче кешеләр ясаган, шул вакытта гына ашап-эчеп алган. Җене өзелгәнче эшли торган нәсел дип йөртәләр аларны авылда.
Хәсәннең уйларын председательнең куанычлы тавышы бүлде:
— Хәсән абый, тапшырабыз боларны! Галиев аяк терәп каршы торса да! Боларның һәркайсы кимендә сигез-тугыз йөз сумга китә! Сиксән баш бит әле болар. Алтмыш-алтмыш биш мең акчаны фермага бикләп тотып булмый. Беркөн дә көчкә ялынып алдык банктан акча. Ай ярымлык зарплата бит әле ул!
— Алай гына түгел. Безнең план үтәлгән бит,— диде аңа Харис.
— Дөрес, безнең план үтәлгән, югары көрлелек өчен тагын илле процент өстәлә. Яна закон буенча мең ике йөз-мең өч йөз сум була бит бу! Ант итеп әйтәм, Харис, быел җир тишегеннән булсын, бер «Москвич» табып бирәм. Күптән сорый идең.
— «Москвич» эләккәч, фермадан сызмасам!..
— Бездә «Волга» бар. Куып тотарбыз.
— Кайларга китим ди мин, иптәш Ганиев? Китәсе килгәннәргә юл ачык бит, әнә, китсеннәр КамАЗга, кырыйда гына Чаллы.
— «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл», дигәнме әле Тукай, Хәсән абзый?
Председательнең бу сүзенә Хәсән елмаеп җавап бирде:
— Сезгә иртә әле, минем дә бик барасым килеп тормый анда. Әби-бабайга утырмага килү түгел лә ул.
— Дөрес, Хәсән абый! Яшик әле, эшлик әле дошманнар күзе көярлек итеп!
— Әнә Асылга күптән вакыт. Ул бара торсын,— диде Харис.
— Аның газраиле әллә тумаган инде?—диде председатель көлеп.
Хәсән аяк очларына карады һәм:
— Алай димәгез, туганнар, бик тә бәхетсез кеше ул. Аның көненә калырга язмасын,— диде.
14
Ләкин өчәүләшеп иртә куанган булып чыктылар алар. Партком секретаре Җәүдәт Гайфетдинов көн тәртибен дә, мәсьәләне дә үзенчә- рәк аңлатты. Кат-кат: «Партиянең, иптәшләр, аның демократик централизмы да бар, аны да онытмаска кирәк. Югары органнар директивасы съездлар арасында һәр партия члены өчен закон»,— диде. Гадәтенчә, Харис сабырлыгын тиз җуйды:
— Иптәш Гайфетдинов, әйләнгәләп-тирбәнгәләми генә аңлат әле, үз принцибыгыз ничек?—диде. Җәүдәт күзлеген салды.
— Минем принцип — партия принцибы,—диде ул, Галиевкә карап. Галиев башын югары күтәрде, һаваланып, һәр партком членына күз йөртеп чыкты.
Башлап Мисбах Ганиев сүз алды: -
— Биредә, иптәшләр, сүз куертып утырасы юк. Харис үгезләрен тапшырырга кирәк, и вәссәлам! Кичә кич яңадан фермада булдым, аларны тапшырмау — җинаять. Дөрес, элек мин дә икенчерәк төрле уйлаган идем. Хаталык миндә. Яхшы, Хәсән абый якадан алды, йөри идем әле һаман шул килеш,—диде ул. Председательнең мондый тактикасы Галиевкә ошамады, күрәсең, ул нечкә бармакларын өстәл өстендә биетә башлады, председательнең сүзен башын кыңгыр салып тыңлады. Мисбах Ганиев урынына утыру белән, инспекция начальнигы сүз сорады.
— Бик тә примитив, элекке крестьянча, алга карамыйча уйлыйсыз сез, иптәшләр,—Галиев галстугын төзәтеп куйды.—Эш бит быел
белән генә бетми. Киләсе, аннан алдагы, тулаем бишьеллык планнар турында уйларга кирәк. Хуш, сез быел ул сиксән баш үгезне озаттыгыз, ди. Ярар, аннан акча керде, ди, планнан тыш тапшырган өчен илле процентын да ияртеп. Шуннан ни була? Күз ачып йомганчы тотып бетерәсез сез аны. Гаепләп әйтүем түгел. Акчаның күзе юктан гына әйтүем. Ә киләсе ел планын кем үтәр? Сездән үк сораячакбыз бит без аны. Сездән үк! Ә аны үтәрлек рәтегез бармы? Ягез, карыйк әле,— ул шулай дип егерме дүртенче форманы кулына алды.— Айлык нәтиҗәләр менә болай. Савым сыерларыгыз дүрт йөз дә ике баш, киләсе ел аларның җиде проценты
браковать ителәме? Ул буламы егерме сигез баш. Алар урынына быел ук буаз таналар куярга кирәк. Алар пока егерме ике генә баш. Мөгезле эре терлек планыгыз быелга барысы — мең дә бер йөз баш. Хәзер бар мең дә илле. Үтәлеп җитми илле, аның өстенә җитмәгән алты тананы да өстә. Барысы буламы илле алты. Тагын теге сиксән башны тапшырсак, ул була йөз утыз алты баш! Быелгы баш санын үтәү өчен генә кирәк бит ул. Аны каян алмак һәм планны ничек үтәмәк буласыз? Без бит, иптәш Ганиев, ул үгезләрне тапшыруны тоткарлаганда әнә шуларны да, аның өстенә район хәлен дә искә алдык. Район даны өчен һәркем янарга тиештер,
Әнә кай як белән суктырды начальник. Хәсән бусын уйламаган иде. Вәдүт тә әйтмәде бу турыда, исеннән чыкты, үзләре уйласыннар, җаен тапсыннар диде микән. Ә Галиев һаман сөйли, исәпләп күрсәтә. Үзенең саннары белән Хәсәннең аңын томалап бетерә язды. Менә председатель реплика ташлады:
— Иптәш Галиев, сезнең дәлилләрегез дә дөрес, баш
санын үтәргә кирәк, сүз дә юк. Без аның өчен җыелмадык. Сез конкрет кына әйтегез, рөхсәт итәсезме безгә үгезләрне тапшырырга, юкмы?
— Юк, район интересын искә алып, юк. Безгә киләсе елның январь аенда ук беренче квартал планын үтәргә кирәк. Беренче январьсыз рөхсәт юк.
Председатель нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, өлгермәде, Харис чәчрәп сикереп торды һәм, көрәктәй кулларын алга сузып:
— Менә шушы куллар белән көне-төне эшләгәнемне җилгә җибәримме? Гади колхозчы, партком члены буларак әйтәм: бирми кара рөхсәт, бугазлап алырмын!—диде. Җәүдәт, графинга карандашы белән бәргәләп:
— Харис, этика кирәк, сабыр,— диде. Бу сүзгә Харис тагын да кыза төште:
— Сезгә генә берни түгелдер ул, ә минем бергә эшләгән, бергә аунап үскән кешеләргә күренәсем бар. Валлаһи, хатын, балалар күзенә күренергә оят бу көннәрдә...
Галиев аңламыйча сорау бирде:
— Нигә оят?
— йөкләмәсен үтисе бар аның. Ярышучысы узып китте дә, шуңа көнчелегеннән нишләргә белми,— диде аңа Җәүдәт.
— Ярышта кем дә булса җиңелергә дә тиеш бит инде, аңа нигә кызарга? — диде Галиев. Харис аңа таба иелә төште һәм әкрен генә пышылдап:
— Ә минем җиңеләсем килми, абзыкаем!—диде.
Озак бәхәсләштеләр. Ләкин һаман бер фикергә килә алмадылар. Хәсән мыегын бөтерә-бөтерә сорау бирде:
— Бу турыда сезгә иптәш Моратов берәр сүз әйтмәдеме?
— Әйтте, урында, менә сезнең белән киңәшеп хәл итәргә кушты.
Галиевнең бу сүзеннән соң Харис тагын аягүрә басты. Аның йөзенә кызыллык йөгергән, иреннәре агарган иде.
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
минемчә...
— Сон, тагын ни кирәк? — диде ул тотлыга-тотлыга.— Сез ген» каршы бит моңа: кул күтәрергә дә, эш бетте. Башкалар минем яктан сөйли бит.
— Бу күпчелек белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Эш монда принципта, район данында.
— Шилә кырыккан кеше икәнсез...
Харисның бу сүзенә Җәүдәт тагын графин шалтыратып алды. Хәсән беравык уйга калды, аннары ипләп кенә урыныннан кузгалды да, барлык партком членнарына күз йөртеп чыкканнан соң, Галиевнең күзенә туры карап:
— Безнең мөлкәт белән идарә итәргә кем хокук бирде сезгә, иптәш Галиев?—диде.— Колхозчы үз тирен түгеп тапкан мал бит ул. Ана ул үзе хужа. Бусысы булса бер, икенчесе шул: үзебезгә зыян ясый-ясый күз буяучылыкка барыйкмы? Ит белән әллә мактанырлыкмы хәлләр? Ул магазиннарда һәр вакыт булырга тиеш, туган. Китә торырга, алай гына түгел, срогында китәргә тиеш безнең ит рабочий класска. Менә шулай аңлыйм мин моны. Ул председательгә таба борылды.—Иптәш Ганиев, минемчә, иртәгә үк гомуми жыелыш жыяр- га, мәсьәләне шунда куярга кирәк. Колхозчылар безне аңлар. Гомуми жыелыш карарына кем каршы килә ала? Безнең өчен иптәш Галиевнең рөхсәт язуы кирәк тә булмаячак ул чакны. Берегез, үзең бару файдалы булыр, Бөгелмәгә барып кабул итү пункты житәкчеләренә жыелыш карарын тоттырырсыз. Анда да жүләрләр утырмый, аңларлар...
Хәсән шулай дип урынына утырды. Галиев аңа чәнчеп-чәнчеп карап алды. Ләкин дәшмәде. Вәдүт Моратовичнын Хәсән картны хөрмәт итүен белә иде ул. Бу тешле картка бик әче итеп, батырып әйтәсе килә дә бит...
Колхоз председателе Хәсәннең тәкъдимен хуплады. Иртәгә кичкә гомуми жыелыш жыярга булдылар. Галиевнең дә килүен үтенделәр.
— Миннән башка хәл итәсе булгач, минем ни кирәгем булыр инде? —диде ул, дулкынлануын яшерергә теләп.
Әмма килде ул жыелышка. Президиумда утырды. Тик авыз күтәреп бер сүз дә әйтмәде, чыгыш та ясамады. Җыелыш Харис терлек* ләрен иртәгә үк озату турында карар чыгарды. Җыелыш беткәч, Галиев колхоз председателе янына килде, дустанә генә кул биргән булды һәм. аскы иренен тешли-тешли:
— Хәзер бар инде Бөгелмәгә, Хәсән абый әйтмешли, анда да жүләрләр утырмый... Минем рөхсәттән башка алар бер баш та кабул итмиләр. Кул кирәк, имза кирәк,—диде. Председатель аңа сабыр гына жавап кайтарды.
— Тапшырырбыз, иптәш Галиев. Дөреслек безнең якта.
Галиев жавап бирмәде, кырт кына борылды да клубтан чыгып китте.
Дөреслекне чыннан да нык эзләргә туры килде председательгә.
Бөгелмәдә аның белән сөйләшеп тә тормадылар диярлек. «Рөхсәт язуы юкмы, юк. Әллә нинди язулар күрсәтсәгез дә булмый. Министр приказы шундый», гына диделәр. Шоферны кайтарып жибәрде дә Бөгелмәдән Казанга очты. Министрның үзенә барып житте. Әмма икенче көнне кулына язу алып кайтты. Шул ук көнне озаттылар үгезләрне. Колхозның барлык машиналарына төяделәр. Вәдүт Моратович аша СМУдан, «Сельхозтехника»ның район берләшмәсеннән машиналар алдылар. Председатель үзе, зоотехник, Харис үгезләр төялгән автоколоннаны озата киттеләр.
Хәсән карт соңгы олауны озатканчы фермадан китмәде. Менә ахыргысы, Харис утырганы да кузгалды. Хәсән аларга хәерле юл теләп калды. Ферма өенең дә ишеге ачылды. Иңенә тунын салган Асыл
чыкты. Ул, кулын каш өстенә куеп, саз ерып үкереп барган машиналарга озак кына карап торды. Янына килеп җиткән Хәсәнне абайлагач:
— Үҗәтләндеме тәки? — диде.
Хәсән, бияләйләре белән өс-башын каккалый-каккалый:
— Үҗәтләнде! Молодец кеше!—диде. Аның иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды, тәннәре җиңеләеп китте.
— Атасы сыңары... Тешләк... Яратам шул тешләгән җиреннән өзгән кешеләрне. Сиңа карый да үҗәт ул Харис. Тик кызурак,— диде Асыл һәм ишеккә
таба борылды. Хәсән аның җиң очлары, итәкләре өтәләнгән сары тунына, бөкресенә карап торды да, көне буе йөгереп, кибеп беткән авызында бер тамчы да төкерек булмаса да, «тфү!» дип җиргә төкерде, юешләнеп беткән бияләен бил бавына кыстыра-кыстыра, авылга таба атлады.
15
Көн кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. Ноябрь азаклары булуга карамастан, җылытып та җибәрде. Ике ай буе күк йөзен каплап торган болытлар, тишек юрган кебек, ертылып-ертылып китте. Алар арасыннан салават күпередәй кояш нурлары балкыды. Баеп барса да, яңа чыккандагы кебек тоелды Хәсәнгә бүгенге кояш нурлары. Ике ай буе күренми торганга күңел алгысап киткәндер инде. Хәсәннең күңеле күтәрелде. «Үҗәтләндеме тәки?.. Бусы сиңа карый да үҗәт»,— ди бит. Сиңа карый да җүләр дими, үҗәт ди. Шулай, безнең орлык корырдай түгел, Асыл, корымас. Харислар миндәй генә түгел... Тагы бер-ике елдан алар ниләр майтарганын күрсәң, күзләрең шар булыр әле. Аларны күрергә насыйп булса... сиңа да, миңа да. Ә күрәсе килә, бик тә килә. Шул көннәр хакына дип яшәде, үтте бит аның гомере.
Хәсәннең кинәт кашлары җыерылды, маңгае өстендә тирән буразналар сызылды. Алар әнә ничек берсе өстенә берсе өелгән. Кайсына нинди юл, тормыш сукасы эз салган? Йөрәгенә, бер учлык тормыш йомгагына гына төйнәлгән алар. Аларның очын табуы да авыр хәзер. Ә кайберләре, менә шулай ялгыз калганда, көннән-көн матурланган туган авылы урамнарыннан куанып узганда, көзен тын калган басуларны иңләгәндә борынын төртә һәм, шул җеп очына ияреп, тормыш йомгагы ипләп кенә сүтелә башлый.
Маңгайга буразналар сызган иң авыр көннәрне сугыштан соң кичерде ул. Әле дә хәтерендә... Бөгелмәдә ишетте ул җан өшеткеч хәбәрне. Сугыш беткәч тә бер айдан соң демобилизацияләнгән иде. Канатлары булса, очар кошлар кебек бер тал-тирәккә дә кунмыйча кайтыр, бала-чаганың ялан тәпи эзләре калган изге сукмакларны сулышлары белән тартып китерер иде. Шулай ашкынып кайтты. Менә тетрәнерлек хәбәр.
— Синекеләрдән берәү дә калмады, Хәсән...
Бөгелмә вокзалы янындагы бәләкәй генә чәйханәдә авылдашым очратты. Шул әйтте. Әйтмәгән булсачы... һич югында, авылга чаклы ашкынып, дәртләнеп кайтыр иде. Биш ел буе сыгылу белмәгән иңнәре төште, дөнья мәгънәсез булып, арлы-бирле чабышкан, ашыккан кешеләр җанлы бер күләгә генә булып тоелды.
Кайтты... Минзәлә елгасы шулай, элеккечә, ярларына сыена-сыена ага. Ярлар шәрәләнгән. Тал-тирәкләрнең эзләре дә калмаган. Буа киткән. Текә ярлар, кыялар артында элекке Астафийның ике катлы таш тегермәне моңаеп утыра. Урамнарның рәте юк: капка-койма сирәк кешедә калган. Саламнары череп, каралып беткән өй түбәләрендә адәм буе алабуталар үсеп утыра. Ара-тирә тәрәзәләренә аркылы тактк
ХӘНИФ ХӘЯРУЛЛИЯ ф КАРТЛЫК,,, ККМГӘ ШАТЛЫК»
кадакланган, сукмакларын үлән баскан өйләр очрый. Аның нигезе авылның Тышлык очы дип йөртелгән ягында иде. Солдат капчыгын иңенә аскан килеш, кирза итекләрдән, тузанлы юлдан ул барыбер шул якка, үз нигезенә ашыкты. Әнә өйләре. Морҗалары — сораеп тора, түбәләре, дөя үркәчедәй, урталай сыгылып төшкән. Юлда яшь-кыр- кыннар очрады. Ләкин аларның берсе дә аны танымады. Үзе төсмерләргә тырышты, әмма берәүгә дә ошатмады. Очраган бере ябык, өс-башларының адәм тәганәсе калмаган. Мыеклы солдатны сөзеп- сөзеп карыйлар. Аталарын көтүче балалардыр инде...
Хәсән үз урамнарына керде. Урам якта таш койма иде аларның. Үзе ташын ташып, үзе өйгән иде аны Хәсән. Урам яктан аны кычытканнар басып китә язган. Бәләкәй капка юк, баганаларын кемдер казып алган. Тамак төбенә төйнәлгән төердән Хәсәннең тыны кысылды, тез буыннары йомшарды, өйалды ишегенә, тәрәзәләргә кадакланган аркылы тактага текәлгән ачык күзләреннән өзелеп сагынуларны, юксынуларны, ил кайгысын үзенә сеңдереп тышка бәреп чыккан чишмәдәй яшь коелды. Беркавым шулай тораташтай басып торды. Аннары, иңеннән капчыгын алып, өйалды бусагасына утырды, башын тезләренә салды. Күпме сугышларда йөреп, күзеннән яшь чыкканы булмады. Ә бу минутта ул тыела алмады. Бөтен йөрәге, күңеле белән иңрәп, әллә ничә үлем алдында югалып, тетрәнеп калмаган мәгърур ир башын иеп. яшь койды, таң нурларын үзенә җыйган иртәнге чык төсле күз яшьләре мыек очларына җыелып тора-тора да, лепелдәп төшеп, баскыч тактасына сеңә... Кинәт ул баш очында кемнәндер ярдәм сорагандай еламсырап мияулаган мәче тавышы ишетте. Хәсән башын күтәрде... Ул!.. Аларның елкылдап торган кара йонлы мәчеләре! Әнә ул мияулый- мняулый өйалды ишек өсте турына килде, уттай янып торган күзләре белән Хәсәнгә карап торды да ыңгырашкан төсле әллә нинди авазлар чыгарып, өй почмагына сикерде һәм, стенага үткен тырнаклары белән ябыша-ябыша, жиргә төште. Төште дә мырлый-мырлый Хәсәннең аягына килеп сарылды. Хәсән үксеп җибәрде. Мәчене кулына алды, аны дөньяда иң кадерле әйберсе кебек итеп сак кына күкрәгенә кысты, мырлап торган юеш, салкынчарак борынын яңакларына тидерде, башыннан, сыртыннан иркәләп сыйпады...
Кара мәче... һәм ишек-тәрәзәләре кадакланган нигез.
Сугыштан соң авыл әнә шулай каршылады аны... Ләкин яшәргә кирәк иде. Тормыш инстинкты аны үзенә ияртте. Ул, юл капчыгын чишеп, солдат паегы белән кара мәчесен сыйлап утырганда алардан ике генә йорт аша торучы Әсма килеп керде, эштән кайтышы иде. Ул сөйләде... Кар астында калып кышлаган башак агуланган икән ул елны. Халык шуңа ябырылган. Шуның белән агуланып, авылда җиде йорт эче үлеп беткән. Яраланып кайткан Газизе дә шуның белән китеп барган. Әсманың да ике кызы үлгән, ире — Хәсәннең кордашы — Сталинград янында ятып калган. Берүзе яши икән Әсма. Ул боларны, авыл хәлләрен елый-елый сөйләгәндә, башка күрше-күлән, бала-чага да җыелды. Хәсән, мәчесен кочаклаган килеш, Әсманың сөйләгәнен тын гына тыңлады. Җыелган бала-чагага капчык төбеннән алып шикәр өләште.
— Ике кызыңны бергә куйдык. Башта үлгәнен — Гамбәрияне аеры куйдылар, Газизне дә... Каберләрен беләм... Сулулар алгач күрсәтермен. Хатының Бәрия тилмерепләр үлде инде, Хәсәнемне көтә алмадым, балаларны булса да саклый алмадым, бәхилләр булсын инде, диде. Җан биргәндә янында булдым, аңа кәфенлеккә соңгы ашъяулыгым белән киндер капчыгымны бирдем,— диде Әсма, күзләрен әллә ничә жирдән ямалып беткән яулык чите белән сөртә-сөртә.
Шикәр эләктергән бала-чага да, күрше-күләннәр дә тарала башлады. Әсма гына калды.
— Инде нишләрсең икән, Хәсән? — диде ул еламсырап. Хәсән урыныннан торды. Мәчене җиргә куйды.
— Нишлисең?.. Яшәргә кирәк. Бу көннәрне күрермен дип кем уйлаган!— диде дә ишеккә аркылы кадакланган тактаны кубарды. Өйалды ишеген ачып керде. Шыр ялангач. Өй ишеген ачты, атлап керде дә . туктап калды. Агач өстәл шул, карават та исән. Анда хатынының иске * бишмәте дә бер колак мендәре тора. Кучкарда шешәгә мамык тыгылган лампа кебек нәрсә. Әсма да ишек яңагына сөялгән килеш аңа карап тора. Бөтен җирне тузан баскан, теләсә кайда кәгазь ертыклары. Хәсән ни кыларга аптырап торганда, Әсма дәште:
— Хәсән, чиләкләрне ал да Минзәләдән су апкайт. Өеңне сөрткәләп чыгарыйм,— диде ул, җиңнәрен сызгана-сызгана. Хәсән бер сүз әйтмәде, өйалдында торган чиләкләрне алып суга китте. Ике рәт барып кайтты. Әсма бөтен җирне ялт итеп юып чыгаргач, өйгә бераз нур кунгандай булды.
Сугыштан соң үз нигезенә кайткан көнне төнен ул кара мәчесен кочаклап йоклады. Дөресрәге, күзен йомган килеш ятты. Күз алдында айдай балкып әле Бәриясе, әле кызларының чыр-чулашып кайтып кергәннәре пәйда булды. Солдат шинеле кигән Газизе, менә син дә кайттың, әткәй, дип елмаеп басып торды.
Авыр еллар иде. Икенче көнне үк колхоз идарәсенә барды. Арык- турык ат бирделәр. Шуның белән эшли башлады. Әкренләп җимерел- гән-кыйшайган йорт-курасын торгызды. Шулай берүзе, ялгызак көе алты еллап яшәде ул. 1951 елны үзе кебек үк ялгызак Әсманы димләделәр. Икесе дә риза булдылар. Сабыр холыклы, аз сүзле Әсма белән яши башлау йөрәк яраларына әкренләп шифалы дару булды. Авыл, аның кешеләре белән бергә ул да үзгәрде, якты таңнарга таба кыюрак, жиргә ышаныч белән басып, аннан көч алып атлый, эшли башлады. Әсмасы аннан биш-алты яшькә кече иде. Ул бер-бер артлы ике кыз тапты. Өйгә генә түгел, күңелләргә ямь өстәлде. Үлгән кызларының яшьлеге кире кайткандай тоелды Хәсәнгә. Ул аларны шул кызларына охшатып сөйде. Болары да, алар кебек, Хәсәннең үзенә охшаган иделәр. Туп кебекләр, түгәрәк йөзле, кысыграк күзлеләр, бит очлары борчак сыярлык уймакланып тора. Икенче оя икенче нигез дә сорады. Әйбәтләп алты почмаклы өй салып җибәрде. Колхоз транспорт белән булышты, анысы бик ярады. ,
Хәзер кызларының берсе кияүдә, берсе укуда, врачлыкка укый. Хәсән кызы да врач булсын әле!
«Юк, корырлык та, югалырлык та түгел безнең нәсел, тамырлары нык аның!» — Хәсәннең иреннәре шулай дип пышылдады. Ул адымна- ’ рын кызулатты. Шул чак арттан шатор-шотыр килеп «Беларусь» тракторы куып җитте. Җитте дә шып туктады. Кабина ишеген ачып, фермага чөгендер, бәрәңге ташучы егет Хәсәнгә кул болгады.
— Хәсән абый, Хәсән абый!.. Асыл бабай үлеп ята!—дип кычкырды. Хәсәнгә әллә нинди бозлы су койгандай булды. Ул куырылды. Асылга да үлем тиюе аңа аяз көнне яшен суккандай булды. Аңа да вакыт җитәр икән. Ләкин күңеле ышанып җитмәде, эчкәндер әле, дип уйлады. Шулай да кире борылды. Ул килеп кергәндә өйдә авылның «Мең тәңкә» дип йөртелә торган бер үсмер җүләре генә бар иде. Ул Асылның авызына чүмеч белән су салып тора иде. Хәсән аны читкә- рәк этеп җибәрде. Асыл янына килде. Ул олы якта диванда ята иде. Күзләре йомык. Өзек-өзек сулыш ала.
— Асыл, Асыл, ни булды?—дип дәште аңа Хәсән. Асыл җавап бирмәде. Хәсән аның янында, инде нишләргә дип, озак кына басып торды. Менә Асылның күзләре ачылды. Ул Хәсәнгә тутырып карады. Иреннәре кыймылдап куйды, ләкин сүзе чыкмады. Хәсән аның өстенә иелде һәм: «
ХӘНИФ ХӘЙРУЛЛИН ф КАРТЛЫК... КЕМГӘ ШАТЛЫК?
— Нәрсә дисең, Асыл?—дип сорады. Асыл бөтен көчен җыйды, аның яңаклары тартышты. Әмма сүзен ачык әйтте:
— Син җирлә инде...—диде. Минут та үтмәде, ул җан бирде.
Асылны икенче көнне җирләделәр. Юарга, кабер казырга болай кеше күп килде. Хәсән үзе кабер казышты. Менә зиратта тагын бер кабер артты. Тик баш очына таш утыртучы булмады. Барысы да таралды. Ялгыз кабер янында Хәсән генә басып калды. Әнә сугыш вакытында афәттән үлгәннәрнең каберләре кайсы буяулы койма, кайсы тимер челтәрдән, сабыйларныкы да. Баш очларында исемле ташлары. һәр кабер өстендә сиреньнәр, яшел бәрхет бөркәнгән наратлар. Ә бу каберне кем әйләндерер дә, аның өстенә кемнәр генә агач утыртыр? Үзен белгәннәр үлеп беткәнче, бу кабер җир белән тигезләнер, аны килеп төзәткәләүче дә булмас. Хәсәннең дә моңа кулы күтәрелми. Озак карап торды ул зиратның бер читендәге ялгыз кабергә. Аннары, башын иеп, нидер уйлап, капкага таба түгел, зиратның таш коймасына таба атлады. Өелгән таш өстеннән өчпочмаклы зур гына ташны кубарып алды да аны Асыл каберенең баш очына утыртып куйды.
Әллә ничек күңелсез булып китте Хәсәнгә. Асылларсыз тормыш мәзәгрәк кебек тоелды. Аларсыз ничек яшәрсең? Әле шуңа ачу итеп, аның белән талаша-талаша, аны үрти-үрти, җенләнеп эшли иде. Бу да көч бирә иде аңа. Ә хәзер? Хәсән, нәрсәсендер җуйган, юксыну белән тулы күңеленнән шул сорауга җавап эзләде. Үзе дә сизмәстән, күз алдына партком утырышы, Галиев гәүдәсе килеп басты. Әнә ул ничек тәкәббер карый. «Сезнең монда сөйләнүләрегез нәрсә? Мин — баш, мин —түш», дигән салкын нурлар уалып коела аның күз карашыннан. Юк, Асыллар барысы да гүр иясе булып бетмәгән әле. Асыл, ичмаса, күңеле нәрсә уйлаганны шәрран яра да әйтеп сала иде. Аны авызлыклавы җиңел иде. Галиев кебекләрнең нәрсә уйлаганын белеп кара син. йомшак җәеп катыга утырта, күз алдында күз буа беләләр. Харис үгезләре белән нинди канительләр тудырмады... Юк, тормышның яме китмәде Асыл үлү белән. Галиев кебекләр белән якалашып яшисе бар әле. Ә яшәү — көрәш, шунда җиңү — бәхет. Бәхетле ул Хәсән! Асыл, мәрхүм, сиңа ни җитми дип, теңкәсенә тия торган иде. Җавабын тапты, тел очына үзе килде: «Бәхет бәйгесе өчен көрәштә алышыр кеше җитми аңа, алышыр кеше җитми! Ул һаман сабан туй батыры булып кала!»
Хәсән башын югары күтәрде, тормыш кайнап, яшәү шатлыгы бөркеп торган туган авылына, җылы, якты өенә, елмаеп торган Әсмасы янына ашыкты.