Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


МАРТ, 1974 ел
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары хаты бездә күп кенә фикерләр, зур хисләр уятты, ул тагы да яхшырак эшләү, бишьеллыкның билгеләүче елында планнарны ничек итеп тизрәк үтәү турында уйланырга мәҗбүр итә.
Без, КамАЗ төзүчеләр, өлкән иптәшләребезнең яхшылык теләп әйткән сүзләрен, эшчеләрчә каты итеп кулларыбызны кысуларының бәясен яхшы беләбез. Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше яшьләренә беренче бишьеллык геройлары да хат белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул вакытта, буыннар эстафетасын кабул итеп, төзелешнең барлык комсомол-яшьләр коллективлары күтәренке социалистик йөкләмәләр алдылар. Социалистик ярышны без: «Бүген кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә!» — дигән девиз белән оештырдык. Йөкләмә буенча сентябрьдә үтәлергә тиешле еллык планны августта тутырдык.
Шушы ачык комсомол җыелышында без, сугыш һәм хезмәт ветераннарының хатын тикшереп, мондый җавап бирәбез: Сезнең данлы фидакарьлегегезгә лаек булырбыз. Безнең коллективның һәр яшь эшчесе җиңү байрагы янында рәсемгә төшү хокукын яулап алу өчен бөтен көчен куяр.
Бишьеллыкның билгеләүче елында өстәмә планга без түбәндәге сүзләрне яздык: «Эш нормасын норма ярым итеп үтәргә, ике мең сумлык материалларны һәм энергияне янга калдырырга, иҗади удар хезмәт исәбенә 1974 ел заданиесен комсомолга В. И. Ленин исеме бирелгән көнгә үтәп чыгарга сүз бирәбез».
Зәй «Гидромонтаж» идарәсенең комсомол-яшьләр идарәсе коллективы.
• Комсомольская правда», Мәскәү.
СМУ-76 ның Михаил Викторов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы исемлегендә Сальвадор Альенде исеме дә бар.
Чили халкының милли герое исеме батырлык, какшамас ныклык һәм революция эшенә тугрылык символы булып әверелде. Ул совет яшьләре белән бергә КамАЗ төзи. 76 нчы номерлы төзү-монтаж идарәсенең өченче участогында үткәрелгән гомуми җыелышы беркетмәсендә түбәндәге сүзләр бар: «Иптәш Сальвадор Альендены бетончыларның почетлы члены дип санарга. Аңа тиешле хезмәт хакын тынычлык фондына җибәрергә».
Михаил Викторов җитәкчелегендәге балта осталары, бетончылар бригадасында кырык ике кеше. Аларның берсе эшкә символик рәвештә чыга. Әмма ул һәр кешенең йөрәгендә, Чили патриотлары язмышын якын итеп кабул иткән һәр совет кешесенең йөрәгендә.
Сальвадор Альенде безнең белән, ул КамАЗ төзи!
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
...1970—1974 елларда экономик хезмәттәшлек турында Совет-Франция килешүендә каралган товар әйләнешенең ике мәртәбә артуына бишьеллык ахырына кадәр үк ирешеләчәк.
Унъеллык программада каралган төп юнәлешләрнең берсе — СССР һәм Франция территорияләрендә промышленность комплексларын кору буенча үзара хезмәттәшлек. Бу өлкәдәге эшләр, кагыйдә буларак, озак сроклы кредитлар бирү шартларында алып барылачак. «Рено» предприятиеләренең Кама буенда автогигант төзүгә катнашулары һәм СССРның Фос-Сюр-Мер металлургия комбинатында домна мичләре коруда, шулай ук Жиронда тамагындагы Амбес районында нефть эшкәртү предприятиеләрен камилләштерү һәм киңәйтүдә катнашуы мондый хезмәттәшлекнең мисалы булып тора ала.
АПН хәбәрчесенең Франция Милли җыелышы председателе урынбасары һәм Франция-Совет сәүдә палатасы Ролан белән ннтервьюсыннан, Париж.
Кама автогигантын төзүчеләрнең эш алымы илебездә киң билгеле: тизләтелгән темплар, иң яңа техника куллану, хезмәтнең алдынгы методларын файдалану. Быел күп меңле коллектив алдында зур. катлаулы мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора. Һәм аларны гамәлгә ашыру эшен КамАЗ төзүчеләр коллективы иҗади хезмәт һәм зур энтузиазм белән башкара. Төзелешнең күп кенә подразделениеләрен- дә өстәмә, каршылау планнары кабул ителде. Бу эшне Мәскәү вәкилләре башлап җибәрде. Алар 1 ноябрьга 105 мең квадрат метр торак мәйданы җитештерергә сүз бирделәр.
Күптән түгел мәскәүлеләр тагын бер карар кабул иттеләр: 20 апрельдә — ленинчыл коммунистик өмә көнендә — җитештерү буенча өстәмә, каршылау планын үтәүнең иң югары ноктасына ирешергә!
«Советская Татария», Казан.
КамАЗда Ереван рәссамы Петрос Оганесович Малаян булып китте. Ул удар төзелеш кешеләренең образларын эшләде. Рәссам иҗат эшләренең бер сериясен «КамАЗ хатын-кызлары» дип исемләгән. Аның рәсемнәрендә төрле һөнәр кешеләре: бетончы, маляр, плитә ябыштыручы, техник, инженер булып эшләүче хатын- кызлар сурәтләнә.
«Соиалпстическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Нью-Йоркта КамАЗга багышланган китап басыла. Аны «Чейз Уорлд инфор- мейшин корпорейшин» (ЧУИК) авторлары коллективы әзерләде...
Китапны ЧУИК ни өчен КамАЗга багышлаган соң?
Монографиядән күренгәнчә, КамАЗ үзенең җитештерүчәнлеге белән авыр йөк машиналары эшләп чыгара торган барлык Америка заводларын (барысын бергә исәпләгәндә) узып китәчәк.
КамАЗ, диелә китапта, бишьеллыкның мөһим төзелеше булу белән бергә, «салкын сугыш чорыннан соң» чит ил фирмалары катнашында салына торган беренче зур төзелеш.
Шулай ук аңда, КПССның XXIV съезды директиваларына ятышлы рәвештә, техниканың авангард казанышлары, дөньядагы барлык яңалыклар файдаланылуы да әйтелә. КамАЗ өчен зур суммаларга машиналар һәм җиһазлар сатып алына. АКШ тан 260 миллион долларга җиһазлар сатып алырга контрактлар төзелде.
Авторлар Совет-Америка хезмәттәшлегенең һәр ике як өчен дә файдалы булуын басым ясап әйтәләр. «КамАЗ,— диләр алар,— Америка Кушма Штатларының экономик тормышына сизелерлек йогынты ясый башлады». Автопромышленность эшчеләренең берләштерелгән профсоюзы председателе Леонард Вуд болай ди: «Гомумән, сүз 160 мең эшчегә эш бирү турында бара, бу контрактны төзү безнең милли интересларга бик ятышлы».
КамАЗ турында АКШта китап чыгу Американың эшлекле даирәләрендә безнең ил белән хезмәттәшлеккә керүгә җитди кызыксыну туганын ачык күрсәтә.
АПН. Нью-Порк.
«КамАЗ төзелеше ударнигы» — бу сүзләр бик матур итеп эшләп значокка алтын хәрефләр белән язылган. Бу мактаулы бүләк тугызынчы бишьеллыкның удар төзелеше алдынгыларына фидакарь хезмәт, зур җитештерүчәнлекле, яхшы сыйфатлы эш нәтиҗәләре күрсәткән өчен бирелә.
Халыкара хатын-кызлар көне — 8 март алдыннан «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең СМУ-62 йорт салу комбинатының баш инженеры Марина Ивановна Майна бу мактаулы бүләккә лаек дип табылды. Чаллыда үсеп чыккан йортларга, автоградтагы күп төрле объектларга аның эзләнүләре, тырышлыгы, йөрәк җылылыгы күп кергән.
«Советская Татария», Казан.
Чаллыга СССР Министрлар Советы Председателе урынбасары В. Н. Новиков, СССР Монтаж һәм махсус төзү эшләре министрлыгының һәм СССР Госснабының җаваплы хезмәткәрләре килде.
Аэропортта В. Н. Новиковны һәм аның юлдашларын КПСС Үзәк Комитеты члены, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә. Табеев, өлкә комитет секретаре М. Т. Троицкий, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәренең партия, совет, хуҗалык оешмалары җитәкчеләре каршылады.
Чаллыга килгәч, беренче көнне В. Н. Новиков һәм аның юлдашлары кою, тимерчелек, җыю, двигатель заводларында төзелеш эшләре белән таныштылар. РИЗ цехларында булдылар, төзүчеләрнең һәм завод эшчеләренең көнкүреше һәм эшләре белән кызыксындылар.
Кичен В. Н. Новиков төзелешнең җитәкчеләр активы белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Кама автомобиль комплексын кору буенча җитди мәсьәләләр каралды.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
СССР Монтаж һәм махсус төзелеш министрлыгының Кама автозаводын төзү Баш идарәсе каршындагы «Нежность» вокаль-инструменталь ансамбле Чаллыда зур популярлык казанды. Бу ансамбль шәһәрдә әле беренче «Кызлар ансамбле». «Нежность» узган елның Октябренда гына оешкан иде. Аның һәр концертын тамашачылар яратып карыйлар.
«Советская Татария», Казан.
Двигательләр заводының генераль проектировщик һәм җиһазлар белән тәэмин итү функциясен башкаручы «Рено» фирмасы соңгы айларда, совет белгечләре әйтүенчә, проектлау эшләрен уңышлы алып бара. Бу айда двигательләр эшләп чыгару буенча барлык төп участокларда төзү чертежларын эшкәртү өчен заданиелар өлгерер дип көтелә...
Хәзер Парижда «Автопромимпорт»ның белгечләреннән һәм КамАЗдан киткән техник делегация членнарыннан торган зур группа эш алып бара. Сатып алу комиссиясе дә уңышлы эшли. Төзелгән контракт нигезендә җиһазлар якын арада Франциядән Камадагы төзелешкә җибәрелә. Март-июнь айларында дизель дви гательләренең детальләрен механик эшкәртү өчен автомат линияләр һ. б. җиһазлар килеп җитәчәк...
СССР һәм Франция хезмәттәшлеге инде уннарча еллар дәвамында һәрьяклап нәтиҗәле бара. Кама автомобиль комплексы төзелешендә бу эшлекле бәйләнешнең тагы да ныгуы чагыла.
• Социалистическая индустрии» на строительстве Камского автозавода