Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ МЕТОДЫ ҺӘМ СТИЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


БЕРЕНЧЕ МӘКАЛӘ
җат методы һәм стиль кебек төшенчәләр тирәсендәге фикерләрнең бик төрле, катлаулы, хәтта каршылыклы икәнлеген башта ук искәртеп куярга кирәк. Бигрәк тә стиль — әдәбият белемендә иң тотрыксыз һәм шактый таркау төшенчәләрнең берсе. Аның чиген конкрет билгеләү бу көнгәчә бәхәсле хәлдә тора әле.
Иҗат методы белән әдәби стиль ара-сындагы мөнәсәбәтләрне, бәйләнешне һәм аерманы өйрәнү озак вакытлар көн тәртибенә куелмады диярлек. Сүз башлыча стиль турында бардь(, һәм стиль хәтта метод төшенчәсен дә үз эченә алган шикеллерәк каралды. Тик ЗОнчы еллар башында гына, бигрәк тә социалистик реализм мәсьәләләренә игътибар көчәеп киткәч, совет әдәбият белемендә метод белән стиль арасындагы якынлык һәм аерманы билгеләү тирәсендә дә фикерләр кузгалды. Аннан соң кыза барган бәхәсләр иҗат методы һәм стиль мәсьәләләренә күп ачыклык кертте. Бигрәк тә иҗат методлары тарихын, аларның үзара бәйләнешен, типологиясен һәм үзенчәлеген өйрәнү юлында кызыклы адымнар ясалды. Шул юнәлештәге билгеләмәләрнең эчтәлеген җыебрак күз алдына китергәндә, берничә моментны күрсәтеп булыр иде: беренчедән, иҗат методы — ул чынбарлыкны, кешене сәнгатьле аңлап-белү һәм сурәтләрдә чагылдыруның төп принциплар бердәмлеге; икенчедән, бу бердәмлек тарихи шартларда барлыкка килә һәм язучыларның иҗат практикасында байый, җитлегә; өченчедән, иҗат методы төшенчәсендә идеялелек һәм сәнгатьлелек бер-берсеннән аерылгысыз. Менә шул өч моментны бер бөтен итеп кара-ганда гына иҗат методының эчтәлеген тулы итеп күз алдына бастырырга мөмкин. Әдәбият белгечләре аеруча Б. Сучков билгеләмәсенә игътибар итәләр. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: «Метод — ул идея-художестволы тапып- белүнең һәм тормышны сурәтле итеп гәүдәләндерүнең тарихи формалашкан һәм иҗат практикасында байый барган төп принциплар җыелмасы» *. А. Овчаренко, тагын да кыскарак итеп, метод «дөньяны аңлауның һәм аны кабат иҗат итүнең идея-художестволы принциплар җыелмасы» !, дип билгели.
1 Б. Сучков Исторические судьбы реализма, Рус телендә. 1973 ел. 339 бит.
’ А. Овчаренко. Социалистический реализм я современный литературный процесс. Рус телендә, 1968 ел. 182 бит,
И
Байтак вакытлар иҗат методын язучының дөньяга карашы, идея позициясе белән генә чикләү сизелеп килде. Метод идея принциплары системасы итеп кенә каралды. Аның эстетик категория, сәнгать төшенчәсе булуы игътибарга алынып җитмәде.
Методны сәнгатьле чаралар һәм алымнар системасы итеп карарга, ягъни аңа стиль сыйфатларын йөкләргә тырышу да бар. Мондый караш метод белән стильне бер төшенчә итүгә алып бара. Метод белән стиль икесе ике нәрсә итеп карала башлагач та һәм алар арасындагы аерма билгеле күләмдә ачыклык алгач та, аларның эчтәлеген һәм функциясен аңлауда төрле якка ташлану бетмәде әле. Берәүләр методны тар, ә стильне киң итеп, икенчеләр исә стильне тар, ә методны киң итеп аңлыйлар. Мондый фактлар метод белән стиль арасындагы чикләрне катгый, төгәл итеп сызып кую бик үк җиңел булмавы, аларның үзара бәйләнеше нык, тирән булуы хакында сөйләсә кирәк. Шулай ук алар арасындагы чикләрне кискен төгәллек белән билгеләргә омтылуның да берьяклырак булганлыгы күренә. Әмма хәзер инде күпчелек очракларда иҗат методы язучының гомумән дөньяга карашы белән генә түгел, ә аның дөньяны художестволы аң итеп сурәтләү принциплары бердәмлеге белән билгеләнә. Бу караш, һичшиксез, бөтен әдәбият тарихында булып үткән иҗат методларының төп билгеләрен гомумиләштерү тәҗрибәсеннән үсеп чыккан фәнни-объектив эчтәлеккә ия дип әйтергә мөмкин. «Шулай итеп, иҗат методы—ул дөньяны художестволы үзләштерү процессын идарә итә торган принциплар системасыннан гыйбарәт. Ләкин бу принциплар, аерым алганда гына, эстетик реальлек булып тормыйлар әле. Тик теге я бу иҗат методы белән тудырылган художестволы иҗат җимешләре генә чын реальлеккә ия булалар» '.
Мәгълүм ки, метод — кеше эшчәнле- генең төп юнәлешен билгели торган категория. Нинди генә эшчәнлек өлкәсендә булмасын, метод — закончалыклы объектив принципларның бөтенлеге, бердәмлеге, җыелмасы ул. Художникның чынбарлыкка мөнәсәбәте идея-
’ И. С. Каган. Лекции по иарксистско ленинской зстетике. Ленинград университеты нәшрияты. 1971 ел. 722 бит. эстетик принциплар аша чагыла. Совет әдәбиятының иҗат методы — социалистик реализм дибез икән, бу очракта дөньяга марксистик-ленинчыл караш белән коралланган язучының чынбарлыкны сәнгатьле итеп чагылдыру юнәлешен билгеләгән принциплар бердәмлеген күз алдына китерәбез. Бу принциплар СССР Язучылар союзы уставында түбәндәгечә күрсәтелде: «Партиялелек һәм халыкчанлык принципларына таяна һәм язучылардан чынбарлыкны революцион үсешендә дөрес, тарихи конкрет сурәтләүне таләп итә торган социалистик реализм совет әдәбиятының сыналган иҗат методы булды һәм булачак» *.
Күрсәтелгән принциплар җыелмасы һәм бердәмлеге социалистик реализм методының эчтәлеген, төп юнәлешен билгели, совет язучысы башкарган иҗат эшенең гомуми нигезен тәшкил итә, әмма һич тә аның реаль нәтиҗәсе түгел әле. Аның нәтиҗәсе сәнгать әсәре үзе генә булырга мөмкин. Димәк, метод принципларының реаль гәүдәләнеше тик сәнгатьле чара һәм алымнар аша гына барлыкка килә. Менә шунда инде иҗат методының реаль төскә керүен, сәнгать әсәре булып әверелүен тәэмин иткән эстетик күренеш — стиль мәйданга чыга. «Манераның капма-каршысы буларак, чын методның нәтиҗәсе стиль дип атала. Аерым индивидуумны стиль иң югары ноктага күтәрә...» * — дигән Гёте. Язучы стильдән башлана, дигән Чехов. Һәм моның белән ул һәр язучының үзенчәлекле әдәби тавышы булырга тиешлеген белдергән. Шулай итеп, методның реаль нәтиҗәсе һәм гәүдәләнеше тик стиль аша гына, стиль формасында гына була ала икән.
Әгәр дә иҗат методы тормышны су-рәтләрдә чагылдыруның төп принципларын, төп сызыкларын билгеләсә, стиль инде шул принцип һәм сызыкларны сәнгатьле сурәтләүнең, реальләштерүнең бөтен бер системасы булып тора. Димәк, стильгә мөнәсәбәттә караганда, методның шактый гомуми һәм абстракт төшенчә булуы аңлашыла. Шуңа күрә дә кайбер белгечләрнең методны стильдән башка күз алдына
1 Четвертый съезд писателей СССР, Стеногра-фический отчет. 1968 ел. 253 бит,
1 Вольфганг Гете Статьи и мысли об искусстве. Рус телендә. 1936 ел. 146—147 битләр.
бастыру кыен дип караулары һич тә гаҗәп түгел. «Иҗат методы,— ди В. Д. Сквозников,—тормышка ашырылганга кадәр котылгысыз хәлдә коры абстракциядә генә яши, ә инде тормышка ашырылгач та, аны әле ниндидер бер әйбер итеп сиземләве кыен. Аны сүзләрдән дә тотып алып, эләктереп булмый шикелле. Ул бөтен җиргә таралган, эрегән —һәм күренеп торган бер генә урында да юк. Без аны стильдән табабыз...» * †. Шулай булгач, стильне иҗат методының формасы һәм индивидуаль гәүдәләнеше дип санау дөресме? Менә шушы урында метод белән стильнең үзара мөнәсәбәтен һәм алар- ның аермасын аңлаудагы фикер төрлелекләре үзләрен нык кына сиздерәләр дә инде.
Безнең әдәбият белемендә метод һәм стиль төшенчәләрен, аларның мөнәсәбәтен һәм аермасын билгеләгән карашлардан шактый киң таралганы — Л. И. Тимофеев карашы. Аның фикереңчә: «Стиль —ул методның индивидуаль чагылышы. Метод үзе генә иҗат эшенең индивидуаль үзенчәлекләрен түгел, ә аның тик юнәлешен генә билгели» *. Болай караганда, мәсьәләнең куелышы бик туры һәм аңлатылышы ачык булып күренә шикелле Метод — әдәби иҗат эшенең бер төркем язучыларга уртак идея-художество принцип-ларын, закончалыгын, ә стиль иҗат методының һәр язучыда күренгән инди-видуаль якларын гәүдәләндерә. Мәсьәләне болай аңлатканда, һичшиксез, бу ике эстетик категориянең эчтәлеге дә, функциясе дә шактый ачылып китә һәм эчтәлек белән форма мөнәсәбәте кебек бернәрсә булып аңлашыла. Ләкин икенче белгечләр метод белән стиль арасындагы аерма һәм мөнәсәбәтне болай бил-геләүдә артык гадиләштерү һәм схематизм күрәләр.
Әйе, әдәбият белемендә һәм тәнкыйть практикасында иҗат методын киң, гомуми төшенчә итеп, ә стильне индивидуаль күренеш итеп кенә аңларга теләү нык сизелә. Әмма болай аңлату гына мәсьәләне хәл итми әле. Бер үк чорда иҗат иткән язучыларда күп уртак яклар булырга мөмкин. Ләкин бо- лар метод уртаклыгына гына кереп бетми. Жанрлар, шигырь үлчәме һәм строфалар уртаклыгын гына искә алыйк. Болар һич тә методка кара-мыйлар. Эчтәлектәге һәм методтагы уртаклык, бердәмлек форма һәм стильдәге уртаклык, бердәмлектән башка була алмый дигән фикер яши. Моны хак санасак, метод кына түгел, стиль дә үзенең уртак, гомуми сыйфатларын ачар. Бу моментны алмаганда, эстетик категория буларак, стиль үзенең ролен югалта һәм методның тик индивидуаль формасы гына булып кала, дигән шикләнүләр дә бар. Ихтимал, алар да бик үк урынсыз түгелдер. «Методның индивидуаль формасы,— ди А. Соколов,— метод булып кала, ә стиль була ал-мый» ’. Чынлыкта исә стиль сәнгать әсәрен сәнгать әсәре иткән художестволы элементлар, чаралар һәм алымнар бердәмлеге, системасы булып, ягъни иҗат методының һәм, аерым алганда, сәнгать әсәренең эчтәлекле формасы булып тора диләр. «Стиль — ул эчтәлекнең формага әйләнү закончалыгы» ди В. Днепров. Стиль художестволы форманың барлык элементлары бәйләнешеннән, синтезыннан башка була алмый. Ул язучының дөньяга карашыннан, иҗат методыннан һәм әдәби әсәрнең эчтәлегеннән азыкланып формалаша. Шуңа күрә ул методның үзен генә түгел, ә тулаем художестволы, сәнгатьле эчтәлекне чагылдыра. Шул яктан ул үзенең эчтәлек мәгънәсе белән методтан шактый киң булып аңлашылырга тиеш.
Стиль эчтәлек белән форманың органик бәйләнеше һәм гармониясе җирлегендә генә үзенең камиллеген, бөтенлеген күрсәтә. Чөнки стиль —әдәби әсәр эчтәлегенең һәм формасының бер-бер- сеннән аерылмас төстә җитлеккән булу нәтиҗәсе. Сәнгать әсәре шул ноктага җитмәгән булса, аның стиле дә художестволы гармонияне, югарылыкны, сән-гатьчә матурлыкны чагылдыра алмый. Димәк, стильнең асыл мәгънәсе — язучы эстетик идеалының һәм иҗат методының сәнгатьчә эчтәлек һәм форма алуына реаль төс биргән, аларны әдәби әсәр иткән сурәтләр системасы-ның, сурәтләү принципларының бөтен-
1 «Страницы истории русской литературы» ди- r«i жыеитык, 1971 ел. 107 бит.
* Л. И. Тиаофеев Советская литература. Мето*. стиль, поэтика. 1961 ел. 63 бит.
• А. Н. Соколов. Теория стиля, Рус телеядв, 1968 ел. 162 бит.
† В. Днепров, Проблемы реализаа, 1960 м, 313 бит,
легенда икән. Менә шул сыйфаты өчен стиль эчтәлекле форма дип аталырга хаклы.
2
Стиль — әдәби алымнар системасы гына түгел, ә художникның сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге. Моны инде дөньяга караштан, идея позициясеннән, эстетик идеалдан һәм әдәби әсәрнең конкрет эчтәлегеннән башка күз алды-на китереп булмый. Әдәби әсәрнең барлык поэтик чаралары — тел, композиция, сюжет, метрик төзелеш, рифма һ. б.—һәммәсе әдәби әсәрнең эчтәлеген, идеясен ачуга юнәлтелгән эчке бердәмлек, бөтенлек тәшкил итәләр.
Стильнең дөньяга караш, идея белән бәйләнешен яссы һәм туры гына аңларга кирәкми. Стиль тел ярдәмендә барлыкка китерелә торган художестволы чараларның бөтен бер системасын эченә алу белән үк инде язучының идея позициясеннән, әдәби әсәр эчтәлегеннән аерылгысыз икәнлеген күрсәтә. Чөнки ул чараларның системасы һичбер вакытта да форманың үзе өчен генә түгел, ә шул формадагы ниндидер идеяне, эчтәлекне күрсәтү өчен тудырыла. Димәк, стиль методның эчтәлеген формалаштыру, сәнгатьчә бөтенлеккә китерү бурычын үти. Ьәм шушында инде стильнең методтан, идеядән, дөньяга караштан башка була алмавы, бигрәк тә эстетик идеал белән тыгыз мөнәсәбәттә булуы күренә. Эстетик идеал исә художникның чынбарлыкка сәнгатьчә мөнәсәбәтендәге, карашындагы төп юнәлешне, аның үзәген билгели. «Эстетик идеал категориясе... Һәр ва-кыт художник теле белән «сөйли» . Шуңа күрә эстетик идеал, иң актив, хәрәкәтчән категория булып, метод һәм стиль үзенчәлекләренә дә юнәлеш бирә. Язучы иҗатындагы метод һәм стиль үзгәрешләрен эстетик идеал хәрәкәтен-нән башка аңлау кыен. Мәсәлән, Пушкинның бер үк вакытларда реалистик «Евгений Онегин» романы белән бергә романтик поэмалар язуын, Лермонтовның «Безнең заман герое» кебек психологик роман белән бергә «Мцыри», «Демон» шикелле романтик поэмалар
• «Эстетический идеал н проблема художест-венного многообразия» дигән җыентык, ел, 44 бит, иҗат итүен эстетик идеалның төрле яклары, төрле пафослы стильләре чагылышы итеп карарга кирәк. Шул рәвешчә, эстетик идеалның
‡ Бер үк язучы иҗатында реализм белән ро мантнзмнын мондый мөнәсәбәтләрдә булуын дөньяны аклаунык бердәмлеге җирлегендә тормыш күренешләрен художестволы гомумиләштерүнең төрле формалары мәйданга чыгу дип билгеләү дә бар («Великая Октябрьская социалистическая революция и мировая литература» днгәа җыентык, 1970 ел, 129—J30 битләр),
’ М. Б. Храпченко. Поэтика, стилистика, теория литературы «Страницы истории русский литературы» дигән җыентыкта. 419 бит.
1 М Шолохов Тын Дон IV кнтап Казан, 1964 ел. 499—500 битлэр. Г. Ахунов тәрҗемәсе.
’ «Проблемы художественной формы социалистического реализма» дигән җыентык. Т 1. М. 1971 ел 82 бит
‘Г Н Посп'-ов Проблемы литературного стиля. 1970 ел. 7 бит.
• А, В Чичерин. Иден я стнль. 1968 ел. 8 бит.
үзгәреше бер очракта аны романтик метод һәм стиль белән, ә икенчесендә реалистик метод һәм стиль белән тормышка ашыруны таләп иткән ‡. Моның башка төрле мисалларын хәзерге язучылар иҗатында да күпләп таба алырбыз.
Социалистик идеология белән сугарылган совет язучысының эстетик идеалы, чынбарлыкны эстетик аңлавы туктаусыз хәрәкәттә, үсештә, үзгәрештә. Шуңа күрә, гомумән совет әдәбиятында гына түгел, ә аерым совет язучысы иҗатында да реалистик һәм романтик стильләрнең күп төрле төсмерләре, бәйләнешләре урын ала. Мәсәлән, А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы — социалистик реализмга хас романтик әсәр. Ул совет әдәбиятындагы тормышчанлыкның төп революцион рухын, пафосын чагылдыра. Аның бөтен эчтәлеге реаль чынбарлыктан үсеп чыккан. Әмма андагы вакыйгалар һәм характерлар эстетик идеалның романтик пафосы белән сугарылып сурәтләнгән. Чөнки әсәрнең эчтәлеге, тормыш материалының үзен-чәлеге шуны таләп иткән. Бу очракта язучының эстетик идеалы шул эчтәлекне, үзенчәлекне сәнгатьле чагылдыруда романтик аспектны, карашны үзенә якын, тапкыр итеп санаган. Шуңа күрә аның стилендә дә романтик чара-лар, алымнар мул кулланылган.
Конкрет алганда, стиль компонентларына, аны тудыручы элементлар составына нәрсәләр керә соң? Әдәби стильгә килгәндә, тел һәм сөйләм материалы беренчел, төп җирлек булып тора. Әнә шул җирлектә күп ■ төрле сәнгатьле чаралар, алымнар барлыкка килә. Болар- дан башка тагын стиль составына идея, сюжет, композиция, характердан башлап жанр, интонация, тон, ритм шикелле элементларны кертәләр. Күренә ки, бу чара, алым һәм элементлар тел, сөйләм кысаларыннан күпкә киң булып, әдәби әсәрнең тулаем сәнгатьле
вчтәлегенә һәм формасына карыйлар. Жанр һәм стильнең бернинди алымы да, аерым алганда, художестволы форма була алмый әле. Ул алымнар тик художестволы бина төзү өчен кирәкле материаллар булып кына торалар. Алар бер бөтенлек алып, тулы художестволы бина хәленә кергәч кенә, бу бинаның стиле турында сөйләргә мөмкин. Әйткәнебезчә, стиль составында тел чараларының, сөйләмнең роле хәтта хәлиткеч булса да, әмма стильне алар белән генә чикләп карауның тулы булмавы аңлашыла. Шуңа күрә дә күп белгечләр стильне поэтикадан аерып, стилистикага гына кайтарып калдыруның мәсьәдәгә берьяклы килү икәнлеген күрсәтәләр һәм тәнкыйть итәләр.
«Үле җаннар»ның теленә һәм стиленә бәйләнгән тәнкыйтьчеләргә җавап биреп, Белинский болай ди: «...булдыксыз маляр-академик ясаган рәсемнең үле, механик дөреслеге белән даһи рәссамның оригиналь стиле арасындагы аерма ничек булса, тел белән стиль арасындагы аерма да шул кадәр үк чамасыз». Стильне телгә генә бәйләп карау, ахыр чиктә, формализмга да китерә. Хәзерге структуралистлар теориясендә дә стильгә мөнәсәбәттә шундый тенденциянең сизелүенә игътибар итүләр нигезсез булмаса кирәк.
Тел, мәгълүм ки, стильне формалаштыру материалы гына әле. Бу моментны искә алмаганда, ягъни стильне идеядән аерып яки телгә генә кайтарып калдырганда, мәсьәләгә формалистик карау белән дә килешергә туры килер иде.
Метод төшенчәсе кергәннән соң, стиль функциясен тарайтып аңлау көчәйде. Стильне сәнгатьнең сүз тукымасы, тел материалы итеп карау нык сизелде. Академик В. В. Виноградовның лингвистик стилистикага багышланган талантлы хезмәтләре моңа зур этәргеч бирде. Стильне сәнгатьле тел. сәнгать-ле сөйләм төшенчәсе итеп билгеләү аның концепцияләрендә нык урын алды. Бу инде стильгә сүз белән сурәтләү чаралары системасы итеп караудан гыйбарәт. Виноградов концепцияләрен тәнкыйть итүчеләрнең фикерләреннән күренгәнчә, аның теориясе, «матур әдәбият стильләренең хәрәкәте барыннан да элек теге я бу телнең үсеш закончалыклары белән аңлатыла, бу закончалыклар язучыларның телдән файдалану характеры белән билгеләнә» *, дип карый, ягъни стильне иҗтимагый-эстетик күренешләр сферасыннан чыгарып ташлый. Әдәби әсәрдә тел— сынлы сәнгатьтә буяу, музыкада тавыш, ритм, гармония кебек күренеш ул. Димәк, тавыш, аваз —шул хәлдә музыка стиле, буяу — сынлы сәнгать стиле, ә мәрмәр — скульптура стиле була алмаган шикелле, тел дә турыдан-туры гына әдәби стиль була алмый. Тик сурәтләү составына кергәч кенә һәм әдәби стиль элементына әверелгәч кенә, сүз искиткеч зур һәм тирән мәгънәле сәнгать чарасына әверелә. М. Шолоховның «Тын Дон» романы герое Григорий Мелехов каршында кара кояш сурәте пәйда булуын гына искә төшерик: «Коры җил китергән эңгер томанында кояш калыкты. Аның нурлары Григорийның куе чал чәчләрен көмешләндерде, агарынган, тораташ булып каткан куркыныч йөзен сыйпап узды. Гүя авыр йокыдан уянгандай, ул башын күтәреп карады. Баш очында кап-кара күк йөзен һәм күзләрне камаштырып янган кап-кара кояшны күрде» 2. Менә шушы бер күренештә генә дә Григорийның бөтен фаҗигале язмышын аңлатырлык эчке, психологик мәгънә бар. диләр белгечләр3. Һәм чыннан да ул шулай.
Стильнең аерылмас өлеше һәм сыйфаты булсын өчен, тел, димәк, сәнгатьле сөйләмгә әйләнергә тиеш. Сүзгә бәйле күренеш булса да, стиль — тел үзенчәлеге түгел, ә сәнгатьле сөйләм үзенчәлеге. Әгәр дә стиль фәкать тел үзенчәлеге генә булса, һәрбер телнең үз стиле булыр һәм бер телдән икенчесенә тәрҗемәдә әдәби әсәр стиленең үзенчәлекләрен саклау мөмкинлеге дә калмас иде. диләр4. Ләкин моңа карап, милли телләрнең стильгә мөнәсәбәтләре, аны оештырудагы рольләре бертөрле яки битараф дигән нәтиҗә чыгарырга һичбер нигез юк әле. «Бит һәр телнең стильне оештыручы үз көчләре бар Нигә соң Тарас Шевченко шигырьләрен украин теленнән аңа тугандаш булган рус теле
НӘ тәрҗемә итү шундый авыр бирелә?»'. Шуның шикелле үк, мәсәлән, Тукай лирикасын русчага тәрҗемә итүнең дә шактый авыр булуы күренә. Аның шигъри стилен билгеләгән үзенчәлекләр тәрҗемәдә кимиләр яки югалалар Монда сүз стильнең теге я бу телдәге милли үзенчәлектән башка булуы турында түгел, ә гомумән әдәби стиль категориясенең тик телдән генә тормавы турында бара. Шул рәвешчә, тик тел, сөйләм ноктасыннан гына әдәби стильне аңларга омтылыш бу төшенчә-нең эчтәлеген һәм күләмен тулы итеп күз алдына бастыра алмый. Стильнең моннан башка тагын күп кенә компонентлары барлыгын һәм тик шул компонентлар белән сөйләм чараларының бердәмлегендә генә әдәби стиль барлыкка килүен истә тотарга кирәк.
3
Иҗат методларының нигезендә яткан субъектив һәм объектив башлангычлар стильләрне билгеләүдә дә зур урын тота. Язучының идея-эстетик карашларындагы бу беренчел башлангычлар стиль төсмерләренә дә йогынты ясый. Әйтик, романтизмдагы субъек-тивлык яки реализмдагы объективлык романтик һәм реалистик стильләрнең экспрессиясен, төп пафосын, сурәтләү чаралары системасында нинди художестволы элементлар өстенлек итүен күрсәтә. Бу ике тенденция бигрәк тә лирикада көчле. Без монда кичерешләрнең төрле тип һәм төсмерләре белән очрашабыз. Берише шагыйрьләр киче-реш экспрессиясен биргән сурәтләр белән эш итәләр, аларның психологик һәм эмоциональ кискенлеген эзлиләр һәм табалар. Бу очракта субъектив башлангыч һәм романтик стильгә хас пафос өскәрәк чыга. Ә икенче шагыйрь чынбарлыкның һәм кичерешләрнең та,- бигый, тормышчан агылышын күрсәткән иллюзияне тудырырга тели. Шуңа күрә монда аерым сурәтләргә басым ясау, аларның кискен, калку булып гәүдәләнеше түгел, ә әсәрдәге образлар бөтенлеге белән тәэсир итү беренче урында тора. Бу очракта инде объектив башлангычның һәм реалистик стильгә хас пафосның көчлерәк булуы күренә.
Классик романтизмга бик характерлы субъективлыкның төп мәгънәсе чынбарлыкны шәхеснең рухи дөньясыннан, гомумән кешеләрнең рухи мөнәсәбәтләре ноктасыйнан чыгып аңлау һәм сурәтләүдән гыйбарәт иде. Монда ирекле кеше рухының объектив чынбарлык закончалыклары белән каршылыкка керүен күрсәткән антитеза — шәхес һәм җәмгыять арасындагы психологик антитеза романтик стильнең характерлы тенденциясе булып китә. Шуңа күрә романтизмда лирик жанрларның, гомумән эмоцияләргә бай лиризмның зур роль уйнавы да очраклы түгел.
Романтизмда кешенең тышкы дөньяга рухи мөнәсәбәте беренчел булу сәбәпле, шәхес эчке дөньясының тынгысыз һәм ярсулы, газаплы һәм шатлыклы, ашкынулы һәм каршылыклы кичерешләрен тасвирлау алга этәрелә. Менә шуннан инде романтик стильгә эмоциональ киеренке, күтәренке сыйфатларның күбрәк хас булуы килеп чыга. Аңа лирик экспрессия бик характерлы. Шунлыктан риторик алым һәм интонациянең ешлыгы да табигый. Сорау һәм эндәш интонацияләре белән сугарылган гыйбарәләрнең мул кулланылуы да — романтик стильнең эмо- циональ-психологик акцентындагы бер үзенчәлек. Бу урында да үз рухының мөстәкыйльлегенә омтылган герой психологиясе гәүдәләнә.
Романтик стиль сәнгатьле чараларның гиперболизациясен, гадәттәгедән күп арттырылган, кабартылган булуын, шартлылыкны, метафора һәм символларга бай булуны таләп итә. Тик шулар ярдәмендә генә гадәттән тыш геройның эчке дөньясында гадәттән тыш булган сыйфатны, ягъни аның субъектив оригинальлеген ачу максатына ирешергә мөмкин. Димәк, романтик стиль кеше характерын һәм аның психологиясен романтик метод җирлегендә яңабаштан иҗат итүнең зарури ихтыяҗы булып мәйданга килә.
Реализмдагы, конкрет алганда, критик реализмдагы объективлыкның төп мәгънәсе чынбарлыкны кешеләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре ноктасыннан аңлап сурәтләүдә. Шуңа күрә монда социаль детерминизм өстенлек итә. ягъни кеше белән тирәлек арасындагы мө
нәсәбәтләрне чагылдыру иҗтимагый тормыш закончалыкларыннан үсеп чыга. Кеше психологиясен сурәтләүне дә шул детерминизм яктыртып тора. Реализмда эпик тасвирлау, хикәяләү стиле, прозаик жанрлар, роман, эпопея кебек киң колачлы әсәрләр зур урын алуы да әнә шуннан килә. Шушы ук моментлар реалистик стильнең дә төп тенденциясен билгелиләр. Реализмда инде төрле төстәге эпик стильләр мәйданга чыга, һәм индивидуаль стильләр чәчәк ата. Реализмда типиклаштыру һәм индиви-дуальләштерү принципларының башкалыгы да, аларның һичбер башка методта булмаган бердәмлеге, синтезы да реалистик әдәбияттагы стильләрне билгеләү өчен бик әһәмиятле. Реализмдагы стильләр типиклаштыру һәм индивидуальләштерүнең бердәмлеге нәтиҗәсе буларак формалашалар. Индивидуаль стиль исә язучының тормыш материалын никадәр мәгънәле итеп сайлавы һәм аның нинди үзенчәлекле якларын сурәтләве белән бәйләнештә генә мәйданга килә. Хәтта әдәби әсәрдәге ситуация, вакыйгалар һәм автор сөйләме белән герой сөйләме арасындагы мөнәсәбәт, бәйләнеш һәм аерымлык кебек мәсьәләләр дә реалистик стильдә тирән, кискен дифференциация алалар, типиклаштыру һәм индивидуальләштерү өчен бик кирәкле чара булып китәләр. Реалистик стильдә герой сөйләме белән автор сөйләменең бер-берсеннән аерылуы һәм мөстәкыйльлеге — бик әһәмиятле, характерлы күренеш. Монда инде герой сөйләме тормыш процессын, ситуациясен һәм кеше психологиясен күрсәткән алымга, чарага әверелә. Автор һәм герой сөйләмнәре арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә җитлеккән яки җитлекмәгән булуы аларның реализмга никадәр якын тору-тор- мавын күрсәткән билгеләрдән санала.
Әлбәттә, бу сөйләп үтелгән моментлар романтик һәм реалистик стильләрнең бер-берсенә якын килүенә тоткарлык булып торалар, дигән нәтиҗә ясарга кирәкми. Аларның аерым-аерым гына түгел, бергә һәм синтез хәлендә булган очраклары да аз түгел. Без монда романтик һәм реалистик стильләр-нең үзләренә хас гомуми, типологик билгеләрен генә күз алдына китердек. Метод бердәмлеге — аңа хас стильләрнең бер-берсенә якынлыгы өчен нигез. Индивидуаль стильләр исә әнә шул метод бердәмлеге сәбәпле үзләренең гомум илеген, уртаклыгын саклый. Шул уртаклык җирлегендә стиль агымнары барлыкка килә. Реалистик әдәбиятта индивидуаль стильләр аңа кадәр һич күренмәгәнчә тәрәккый итсә дә, ул да гел индивидуаль стильләрдән генә тормый. Мәсәлән, социалистик реализм әдәбияты стильләрендә күпме генә аерма булмасын, аның метод бердәмлеге стильләрдәге уртаклыкны да саклый, бу уртаклык стиль агымнарында күренә. Хәзерге әдәбият белгечләренең күпчелеге социалистик реализмның художестволы байлыгын билгеләүче төп аспект, юнәлеш булып стильләр торуын күрсәтә.
Әдәбиятларның һәм иҗат методларының тарихында, бигрәк тә реализм чорында, индивидуаль стильләр үсеше көчәеп китү мәгълүм. Шуңа күрә иҗат методларына, әдәби юнәлеш һәм агымнарга хас гомуми стильләрдән башка тагын әле бер төркем язучыларга уртак булган стильләр һәм аерым язучыларның индивидуаль стильләре барлыгын да истә тотарга кирәк. Идеалистик эстетика методны художник иреген чикли, кыса һәм бетерә торган регламентация дип карый һәм аңа стильне каршы куя. Стильдә художникның чикләнмәгән индивидуаль мөмкинлекләре чагылырга тиеш дип аңлата. Бу караш, методны инкарь итүдән тыш, индивидуаль стильнең эстетик закончалыкларын субъектив башбаштаклык белән алыштыруны яклый. Материалистик эстетика индивидуаль стильләрне һич тә инкарь итми. Әмма ул моңа 'сәнгать закончалыклары ноктасыннан карап якын килә һәм бу закончалыкларның иҗат методы белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлата. Берише белгечләр, әйткәнебезчә, иҗат методын гомуминең чагылышы дип, ә аның Һәр язучы иҗатында индивидуаль гәүдәләнешен стиль дип карыйлар. Әмма моңа каршы куелган дәлилләр стильләрнең һәм гомуми, уртак, һәм аерым язучыга гына хас индивидуаль билгеләре барлыгын да шактый нигезле һәм ышандырырлык итеп күрсәтәләр.
Стильне индивидуаль кысалар эченә генә бикләп калдыру аның бер метод эчендәге агымнар, чор стильләре һәм- милли стильләр белән бәйләнешен ин-
карь итүгә китерә. Индивидуаль стиль аерым язучының үз табышы гына түгел, ул үзенә кадәрге традицияләр һәм үз заманының идея-эстетик казанышлары, традицияләре белән тыгыз мөнәсәбәттә туып, талантлы художникның үз иҗат оригинальлеге җирлегендә формалаша, индивидуаль төс ала. Һәм шул ук вакытта икенче художникларның стиленә дә йогынты ясый, димәк, ниндидер стиль агымына килеп керә. Индивидуаль стиль тарафдарлары фикеренчә, стиль агымы — индивидуаль стильләр уртаклыгы түгел, ә аерым талантлы язучы стиленең өстенлек алуы, башкаларның шуңа иярүе булып чыга. Моңа каршылар исә, бөек художник стиле — билгеле стиль агымының бер тармагы, диләр. Үз иҗат көченең мөмкинлегенә карап, һәр художник шул агымга өлеш кертергә һәм аның төп билгеләрен баетырга, тулыландырырга, көчәйтергә мөмкин.
Индивидуаль стиль белән стиль агымы сыеша алмый, аның бары тик берсе генә яшәргә хаклы дип караучылар да бар. Мәсәлән, Г. Поспелов: «Стиль үзен- нән-үзе индивидуаль күренеш була алмый» 4,— ди һәм стиль агымының характерлы билгеләре аерым язучылар иҗатында кабатлануын, ә һәр язучы-ның үзенә генә хас сыйфатларны индивидуаль иҗади манера дип атауны дәгъва итә5 6 7. Ләкин хәзерге әдәбият белгечләре индивидуаль стиль төшенчәсен иҗат манерасы итеп карау гому-мән бу мәсьәләне бөтенләй тарайта диләр.
Һәрбер зур художникның тормышка сәнгатьчә мөнәсәбәте һәм эстетик идеалы аның субъектив, ягъни үзенә генә хас идея-эстетик карашларыннан, принципларыннан башка була алмый. Бу момент аның иҗат методындагы индивидуальлекне дә гәүдәләндерсә кирәк. Стильдәге индивидуальлек исә шул моментның тагын да конкретрак һәм реальрәк нәтиҗәсе булып мәйданга чыга. Ләкин метод һәм стильләрнең индивидуальлеге аларның гомумилеген инкарь итми, чөнки гомумилек индивидуаль стильләргә уртак билге һәм принципларны үзенә туплый. Монда инде гомуми белән хосусыйның үзара диалектик мөнәсәбәттә булуы кебек закончалык бик ачык күренә. Ләкин иҗат методларының индивидуальлеген бик чикләп караучылар да һәм хәтта инкарь итүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, совет әдәбиятларында дөньяга караш җирлегенең бердәм булуын истә тотып, кайбер белгечләр социалистик реализмда иҗат юнәлешләренең
4 «Великая Октябрьская социалистическая революция и жировая литература» дигав жыевтын, 1970 ел, 88 бит,
5 Г, Поспелов, Проблемы литературного стиля, 111 бит
■ Шунда ук. 123 бит,
• В, Иванов. Художественный жетод и творческая индивидуальность, «Лктератураая газета», 1973 ел. 4 июль саны,
һәм индивидуаль методларның булуын кире кагалар, чөнки, диләр алар, мондый эстетик күренешләр дөньяга караш төрлелекләре белән бәйләнгән. Әйтик, критик реализм әдәбиятында дөньяга карашлары ягыннан төрле язучылар иҗат итә, шуңа күрә анда иҗат юнәлешләре һәм индивидуаль методлар өчен дә җирлек бар. Ә социалистик реализмда тик индивидуаль стильләр генә өстенлек итә диләр. Бу карашны яклаучылар: «Теория сүзлегенә» «индивидуаль иҗат методы» категориясен кертү мәсьәләне бутый: күпме художник булса, ме-цод та шул кадәр була», дигән нәтиҗә чыгаралар
Бу фикерләр белән килешмәүчеләр- нең дәлилләре дә шактый кискен булып ишетелә. Язучының иҗади шәхесе, ди М. Б. Храпченко, «барыннан да элек аның художестволы фикерләү, тормышны поэтик күрү һәм чагылдыру үзенчәлегендә гәүдәләнә, шуңа күрә табигый ки, иҗади шәхес язучы иҗат методының индивидуаль үзенчәлекләрендә дә үзенең чагылышын таба. Бу үзенчәлекләр талантлы художникны тулаем әдәби хәрәкәттән аермыйлар. Аның иҗат методы гомуми белән индивидуальнең бердәмлеге булып тора. Бу инде механик кушылу гына түгел, ә һич бүленмәс эретмә булганлыктан, без үзебезне язучының индивидуаль методы турында сөйләргә хаклы саный алабыз...» •.
Китерелгән фактлардан күренә ки, индивидуаль стиль һәм индивидуаль метод мәсьәләләре хәзерге көндә кызу бәхәс темасы булып тора. Бигрәк тә индивидуаль методның юклыгын яки барлыгын исбатлау шактый көч сарыф итүне һәм төпле дәлилләр белән фикер йөртүне сорый.
10. «К, У.» № 3,
145»
Һичшиксез, һәр талантлы художник методны әзер көенчә генә кайдандыр һәм кемнәндер алмый, ә үткәндәге һәм үз заманындагы әдәбият тәҗрибәләренә нык таянган хәлдә, иҗат методының индивидуаль стиль белән баетылган икенче, яңа, оригиналь төрен тудыра. Менә шул процесста индивидуаль метод, әллә индивидуаль стиль генә барлыкка киләме? Бу сорауга җавапны ачык калдырып, без художникның ин-дивидуальлегеннән башка стиль үзенчәлеге турында сөйләү читен икәнлеген әйтүне кирәкле табабыз. Стильнең гомумилегеннән. уртаклыгыннан бигрәк, аның индивидуаль күренеш икәнлегенә игътибар итүнең ешрак булуы да шуны күрсәтсә кирәк.
4
Индивидуаль стильләрнең бердәмлек һәм төрлелек белән аерылып торганнары бар. Боларны тотрыклы һәм хәрәкәтчән стильләр яки бер стильлелек һәм күп төсмерле стиль мәгънәсендәге күп стильлелек дип тә атарга мөмкин. Беренче төр стиль язучы иҗатының идея-сурәт эчтәлеге һәм методы бер юнәлештәрәк тәрәккый итү җирлегендә бердәмлек һәм эчке бөтенлек алуы белән характерлана. Рус поэзиясендә, мәсәлән, Фет лирикасында шундый төр стильнең өстенлек итүен әйтәләр. Бездә Дәрдмәнд һәм С. Рәмиев лирикасына тотрыклы стиль, бер стильлелек хас кебек.
Индивидуаль стильнең төрлелеге, хә-рәкәтчән булганы аның күпкырлы, үзгәрешле сыйфатын күрсәтә. Мондый стильгә ия язучының идея-эстетик һәм метод үсеше аеруча интенсив, катлаулы, күпьяклы була. Бу очракта стиль үсеше нокталарында да күчешләр, алмашынулар көчле, киеренке һәм тирән. Рус әдәбиятында, мәсәлән, Пушкин. Лермонтов һәм Блок стильләрен шундый төргә кертәләр. Татар поэзиясендә моның мисалын Тукай, Гафури, Такташ һәм Җәлил стильләрендә күрергә мөмкин. Димәк, беренче төргә караган стильнең тотрыклы, ягъни кискен үзгәрешсез баруы, ә икенче төрдәгенең үсеш, үзгәреш тарихында характерлы борылыш, сикерешләр шактый күп, еш булуы сизелә.
Бер үк язучы иҗатында берничә стиль тенденциясенең булуы шулай ук очраклылык түгел. Үзләренең иҗат үсешләре юлында төрле стильләр белән очрашып, аларны үзләштереп, үз индивидуаль стильләрен тудырган худож-никлар сәнгать тарихында күп (Шекспир, Пушкин, Тукай һ. б.). Монда инде синтетик стиль мәйданга чыга. Бу инде төрле стильләрнең органик бердәмлегеннән, синтезыннан туган яңа индивидуаль стиль дигән сүз. Мәсәлән, Тукай иҗатында Көнчыгыш традицион шигъри элементлары белән Көнбатыш (бигрәк тә рус) поэзиясе элементлары һәм татар халык поэзиясе нык багланышка кереп, аның стилендәге үзенчә-леккә нигез булдылар, яңа сыйфатлар тудырдылар. Бу өч чыганактан килгән элементлар заман стильләре белән мө-нәсәбәткә кереп. Тукай иҗат эчтәлегенең яңалыгы белән баетылдылар, үзгәртелделәр һәм заман рухы белән сугарылдылар. Романтизм һәм реализм синтезы Тукай стилендәге синтезның да төп юнәлешен билгеләде.
Зур художниклардагы стиль төрлелеге алардагы иҗат колачының киң, идея-эстетик эчтәлекнең бай һәм заман пафосының көчле булуыннан килә. Алар шул эчтәлекне һәм пафосны тулы итеп һәм иркен сулыш белән сурәтләү юлларын эзлиләр, табалар һәм шуңа ирешү осталыгын күрсәтәләр. Шул процесста алар башка әдәби юнәлеш һәм агымнарга хас әдәби стильләр ирешкән уңышларны, табышларны да кабул итәләр. иҗади үзләштерәләр һәм, ниһаять, синтетик стиль тудыралар.
Бер үк язучының төрле әсәрләрендә стиль башкалыклары да булырга мөмкин. Бу очракта инде без язучының яки иҗат үсеше белән бәйле, яки әсәр эчтәлеге, жанры һәм анда куелган сәнгатьчә максатлар белән бәйле стиль төрлелекләрен очратабыз.
Язучының идея-эстетик максатына, әсәрнең темасына һәм жанр үзенчәлегенә карап, индивидуаль стильнең тоны, интонация һәм төсмерләре үзгәрү еш очрый. Мәсәлән, Тукайның бер үк вакытта диярлек язылган «Туган илемә» һәм «Китмибез!» кебек шигырьләрендә ватанга мәхәббәт төп мотив булса да, аларның тема төрлелегенә нисбәтән, бу мотивка төрле идея-эстетик максат белән якын килү сәбәпле, ул шигырьләрнең стильләрендә дә башкалыклар, аерымлыклар чагылган.
Стильнең тормыш, тарихи барыш белән бәйләнештә үзгәрә баруын хәтта бер әсәр стилендә күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Тын Дон»ның беренче кисәкләре белән соңгысы арасында стиль эволюциясе ярылып ята. М. Шолохов күп геройлылыктан һәм күп вакыйга- лылыктан берничә герой, бигрәк тә Григорий Мелехов язмышын, аның эчке дөньясын күрсәтүгә күчә бара. Шул күчеш процессында аның стилендә сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә; ул үзгәрешләр әсәр эчтәлегенең бөтен реалистик үзенчәлеге белән бәйләнгән. Әмма мондый күренеш язучының индивидуаль стилендәге чуарлык яки таркаулык турында сөйләми, ә стиль бөтенлегенең аерым билгеләре теге я бу әсәрдә калкурак чагылуын, төрле яклап ачыла баруын күрсәтә. Язучының стиле әсәрдән әсәргә үзенең төсмерләрен үзгәртә икән, димәк, бу инде индивидуаль стильнең, иҗади максатлар үзгәрүгә нисбәтән, бик динамик, хәрәкәтчән һәм күпкырлы була алуы да мөмкин дигән сүз. Мәсәлән, Г. Ибраһи- мовның бигрәк тә совет чорындагы хикәя һәм романнары үзләренең тематик эчтәлекләре белән генә түгел, сюжет, композиция һәм хәтта хикәяләү манерасы белән дә бер-берсеннән шактый гына аерылып тора. Әмма бу аерымлык язучы стиленең теге я бу яклары аның һәр әсәрендә тагын да тулырак ачыла һәм җитлегә бару турында сөйли иде.
Бер үк язучының төрле иҗат методларына караган стильләрдә язуы мөм- кинме? Мәсәлән, романтик язучы реалистик стильдә, реалист язучы романтик стильдә эш итә аламы? Иҗат методларының бер үк язучы иҗатында үзара бәйләнеше һәм хәтта янәшә торып урын алганлыгы әдәбият тарихында тулып ятканда, стильләр белән дә шундый хәлнең булуы бик табигый, әлбәттә. Монда да стиль кысаларының сәнгатьчә мөмкинлекләре киң һәм индивидуаль төсмерләргә бай булуы күренә. Совет әдәбиятларында социалистик реализм принциплары җирлегендә бер үк язучы иҗатында реалистик һәм романтик стильләрнең янәшә дә, бергә дә, аралашып, кушылып та яшәве һәм күп индивидуаль төсмерләр алуы — шул хакыйкатьнең җанлы мисалы ул Димәк, методларның үзара бәйләнеше һәм традицияләрнең яшәүчәнлеге кеЬев эстетик закончалыкны истә тотканда, бер язучы иҗатында стиль төрлелегенең һәм төрле стильләрнең урын алу мөмкинлеген кире кагу читен. Дөрес, бу мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Һәр язучы, художник иҗатында стиль индивидуаль бөтенлек һәм үзенчәлеккә ия булмаска да мөмкин. Аңа ирешә алмаган язучылар да күп. Үз стилен таба алмыйча, төрле стильләргә ияреп яки стиль алмаштырып торган, ягъни стиль аморфлыгы белән авырган художник, әлбәттә, эпигон яки стилизатор булып та кала. Әмма әзер стильләрне кабул итү яки аларга иярү һәр очракта да кире, начар мәгънәсендә генә бәяләнергә тиеш түгел. Даһи художниклар тудырган стиль үрнәкләрен теге я бу төстә кабул итеп, аңа ияреп һәм үзләш-тереп иҗат иткәннәрнең һәммәсенә яман мәгънәсендәге иярүчәнлек мөһерен сугу һич тә дөрес булмас иде, Мәсәлән, рус поэзиясендә Пушкин, бездә Тукай яки Такташ шигъри мәктәбе шәкертләре арасында, бу остазларының традицияләренә, стильләренә иярү белән бергә, аларны билгеле күләмдә дәвам иттергән һәм үстергән шагыйрьләр дә аз булмады.
Аннан соң аерым чорларда, бигрәк тә тарихи алмашыну, күчү вакытларында, стильләрнең буталышкан, аралашкан һәм хәтта җитлекмәгән хәлдә торулары да очрый. Мондый күренеш гадәттә иске стильдән яңа стильгә күчү белән характерланган, ягъни ике арадагы дәверләрдә сизелә. Яңа метод туганда, аның белән бәйле индивидуаль стильләрнең ачылып, ачыкланып җитмәве дә, яңа индивидуаль элементларның өлгермәгән булуы да табигый. Шуңа күрә андый чакларда әдәби юнәлешкә хас гомуми уртак стиль сыйфатлары күзгә бәрелебрәк тора. Мәсәлән, социалистик революциянең тәүге елларындагы поэзиядә әнә шундый стиль сыйфатлары шактый көчле булды. Алар, бер яктан, искегә иярүнең тотрыклы икәнлеген, ә икенчедән, заманга лаек стильне тиз генә табу җиңел тү-геллеген күрсәтәләр иде Пролеткульт һәм «Кузница» шагыйрьләре иҗатын моның бер характерлы мисалы итеп карыйлар. Аларда индивидуаль стильдән бигрәк, әдәби юнәлешкә хас гомуми стиль билге-төсмерләре өстенлек
алды. Ике арада торган яки гомуми стиль күренешләре татар әдәбиятында да аз булмады. Моның өчен иске, традицион романтик стильләрнең никадәр яшәүчән булуын искә төшерү дә җитә. Аларны без күп кенә татар язучылары- ның иҗатында очратырбыз.
Мәгълүм ки. XX йөз башында тизләтелгән үсеш процессын кичергән татар әдәбиятында иҗат методларының һәм әдәби стильләрнең мөнәсәбәте тирәннән үзгәрде, катлауланды. Бу чорда реализм һәм романтизм юнәлешләренең төрле катламнары, төсмерләре барлыкка килде. Бер яктан, мәгърифәтчелек реализмы һәм критик реализм, ә икенче яктан, алар белән тыгыз мөнәсәбәттә романтизм тенденцияләре шактый калку булып күренде. Шул ук вакытта бу тенденцияләрнең Көнчыгыш әдәби традицияләре һәм XIX—XX йөзләрдәге Көнбатыш әдәбиятлары белән тирән бәйләнештә булуларын да истә тотсак, яңа татар әдәбиятындагы иҗат методларының һәм стильләрнең һич күренмәгән катлаулылык, хәтта чуарлык белән мәйданга чыгарга тиешлеге аңлашылыр. Иҗат методларының бер-бер- сеннән аерымлануына караганда, бу чорда аларның аралашу, керешү, якын-лашулары күбрәк булганлыктан, стильләрнең дә шундый хәлдә гәүдәләнүе табигый иде. Ләкин болай дию белән без һич тә иҗат методлары белән индивидуаль стильләр арасына тигезлек билгесе куеп, алар арасындагы мөнәсәбәтне дә бер яссылыкта, турыдан-туры гына аңларга кирәк дигән фикерне якламыйбыз. Безнең карашыбызча, XX йөз башы татар әдәбиятындагы эстетик идеал һәм иҗат методлары структурасында мәгърифәтчел, антропологик һәм социаль принциплар төрле мөнәсәбәтләрдә’, бер-берсе белән
1 Бу хакта карагыз Ю Г, Нигматуллина, Нацновальвое своеобразие »с готического идеала. Казак, 1970 ел, Г, Халит. Әдзбиятиыа тип үэәаеи һәм үзенчәлегем күреп, «Казам утлары», 1973 ел, нык аралашып килүләренә карамастан, талантлы язучыларның индивидуаль стильләре үзләренә генә хас гаять үзенчәлекле сыйфат төсмерләрен дә күрсәтеп өлгерделәр. Бу очракта, бәлки язучының идея-эстетик дөньясындагы субъектив башлангыч, аның художниклык таланты нинди көчкә ия булуын да истән чыгармаска кирәктер. Югыйсә, индивидуаль стильләрне иҗат методы принципларының художник талантындагы субъектив мөмкинлекләрдән башка гына реальләшүе, тормышка ашуы дип аңлаткан беркатлы караш белән килешергә туры килер иде. Аеруча стиль өлкәсендә талантның индивидуаль сәләте, оригинальлеге үзен тулы күрсәткәндә генә, сәнгать әсәренең идея- эстетик дәрәҗәсе ничек булуы хакында сөйләргә мөмкин. Димәк, ике моментны — иҗат методы принципларының нинди эчтәлек, юнәлеш һәм дәрәҗә алуы, җитлегү-җитлекмәве һәм шуңа бәйләнештә язучы талантының индивидуаль мөмкинлекләре ничек, ни күләмдә ачылып китүе кебек моментларны күз алдында тотканда, иҗат методы белән стиль мөнәсәбәтләренең шактый катлаулы булуы аңлашылыр. Менә шундый катлаулылыкны күрсәткән үрнәкләр XX йөз башы татар әдәбиятында аз түгел иде. Реалистик стильләрнең дә, романтик стильләрнең дә төсмерләре элек булмаганча күбәеп кенә калмады, ә алар индивидуаль стильләр булып формалашу дәрәҗәсенә күтәрелделәр һәм бер-берсеннән үтә аерылып торган үзенчәлек алдылар. Әйтик, реалистик поэзиядән Г. Тукай һәм М. Гафури, ә романтик поэзиядән С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд яки прозадан Ф. Әмирхан. Ш. Камал һәм Г. Ибраһимов стильләрен карыйбыз икән, барыннан да элек, без аларның бер-берсенә охшамаган әллә никадәр үзенчәлекле якларын табарбыз. Бу инде индивидуаль стильләр диф-ференциациясенең шактый тирәнлек алуы турында сөйли иде.