ДУСЛАР ҖЫРЫ
АЙАСТАННАН — ӘРМӘН ИЛЕННӘН
Рафаэль Патканян
1830—1892
Тургай
«Ник син, тургай, күккә менеп аласың да, Көмеш тавыш чыңлый болыт арасында?
Ник син җирдә гөлле урын сайламыйсың? Балаларың белән бергә сайрамыйсың?»
«Әх, муеннан чумдым шул мин кайгы-моңга...
Дустым китте, мин аерылып калдым монда.
Ул сабанчы иде, тырыш кеше иде, Иген игү аның сөйгән эше иде.
Килде дошман, басып алды бу җирләрне, Куды аңа буйсынмаган күп ирләрне.
Белмим, дустым хәзер кайда каңгырадыр, Баскыннарга кайдан каргыш яудырадыр?
Әрмән җире кинәт бушап, тынып калды, Шуны күреп хәтта күзләр тоныкланды.
«
Юкка түгел болытларга омтылуым — Бу бит минем зур бәладән котылуым.
Еракларга качып яшим күпләрдән мин, Көне-төне сорыйм биек күкләрдән мин:
Дустымны, дим, туган кырда күрсәм иде, Матур сайрап тизрәк сәлам бирсәм иде!
Таламасын, дим, кешеләр берсе-берсен... Тавышымның моңсулыгын шуннан бел син».
Сурен Вагуни
Солдат итеге турында җыр
Таушалган итекле бөр солдат фронттан Кайтты да кич кунды бер җылы куенда. Таптаган ул итек чик буе юлларын, Пычрагы юылган киң Идел суында.
Аяусыз һөҗүмгә кергәндә шул солдат Аякта шул булган — шул итек, күн итек. Тик шуны киеп ул атлаган, шуышкан Көннәрне төн санап, төннәрне көн итеп.
Шул итек топ-тобын бик күп як ишетте — һәм Ржев, һәм Мәскәү... Сталинград тыңлады.
Ул анда әйтерсең илбасар өере
Дөмеккән минутта чаң булып чыңлады.
Бакчалар һәр язда шау чәчәк атсынга, Басулар уңышны бирсенгә мул итеп, — Сугышта ватылган-җимерелгән шәһәрләр Тузанын һәм көлен таптады шул итек...
Ашот Граши
1911—1973
Төнге баллада
Мин төш күрдем: төнлә ишегемне Яуда үлгән дуслар кактылар. Менә алар минем тын бүлмәдә. Сагынып эзләгәннәр. Таптылар.
Блиндажмыни — бар да иелеп керде, Мылтыкларын кысып күкрәккә.
«Менә, — диләр, — хәзер безнең җиңү Дөнья күген ничек күкрәтә!»
Сүз арты сүз: бергә кичкән утлар, Без гөрләткән туплар турында.
«Шигырь!» диләр. Укыйм: «...үлде алар...» Бүлдерәләр нәкъ шул урында.
«Юк, җырлама үлем хакында, дус!
Кара гүрдә күптән черсәк тә, — Безнең учтан үсеп чыга үлән Язгы-җәйге матур бер чакта.
Син яшәүне макта! Ул бит — имән, Яфрак ярып тиеш шауларга. Яфрак идек без дә, ләкин көйдек Яшел язны яклап яуларда».
Шулай диде дуслар-походташлар — Дөресен әйтеп, турыдан ярдылар. Катырак кысып телсез мылтыкларын, Таң атканда китеп бардылар...
Геворг Эмин
Алар күпләр
Елмаепмы, җитди аңларсызмы?!. Телим күптән, телим бүген дә: Судка биреп хөкем итәргә мин Гестаполар ишеге төбендә Үскән гөлне — чөнки ләззәтләнеп Палач күзе аңа караган. Телим тагын судка бирергә мин Дошман йөргән ярны ялаган һәр дулкынны — чөнки ул елгага Партизанны дошман батырган, һәм аннары судка бирәсе бар Дошман йөргән төндә яктырган Тулган айны — чөнки шул яктыда Илбасарлар корбан сайлаган, һич калмаска тиеш судтан читтә Освенцимда өзелеп сайраган Сандугач та — чөнки шул минутта Күпме кеше утта янган бит. Ә аннары кәгазь. «Миңа моны Ник басасыз? Бу сүз ялган!» дип Әйтәлмәгән битараф ак кәгазь Суд каршына тиеш басарга — Ерткычлыкка юл сыздырган өчен, Кул куйдырган өчен асарга... Күпләр алар, күпләр — саный калсаң, Сорый калсаң катгый җавапны. Ерткычлыктан җир әрнегән өчен Бик күп нәрсә җирдә җаваплы.
Сильва Капутикян
Син мине озата барганда өемә, Без бергә атлаган тузанлы юл хәтта Күренә күземә язгы киң болындай — Әйтерсең чәчәкле, әйтерсең ул хәтфә.
Озын бит, озын бит, җир шары, юлларың, Аларның чиксез күп икәнен беләбез. Нигә соң, нигә соң минем өй бик якын, Иң кыска юл буйлап атлыйбыз менә без?
Йөрәгемнән һич тә зарланмыйм мин: Авыртсын һәм күбрәк әрнеп типсен! Сыкраулары дуслар өчен булсын, Дус шатлыгын үз шатлыгы итсен.
Йөрәгемә бөтен дөньяны мин Сыйдырыр өчен янып-көеп яшим! Эшлим бары йөрәк кушкан эшне, Тик йөрәктән үлим, диеп, яшим.
Арташес Погосян
Реквием
Үтерделәр мине таң атканда...
Нурлардан һәм таудан ычкынып. Кинәт аудым мин караңгы төнгә, Үлмәс тавыш белән кычкырып.
Ник аттылар минем алсу таңны? Әнкәм сузган бишек җырыдай Тын булганы өчен мәллә? Үлем Ник ябырылды шашкан бүредәй?
Озак аудым. «Чү, чү, егылма!» дип Тотты мине ипләп-җайлап җир. Басмак булды ярам әрнүләрен Шәфәкъ бинты белән бәйләп җир.
Яшен сыгып хәтта таш-тауларның, Күктән сузып болыт толымын, Теләде җир илдән аерылмавын, Җан бирмәвен газиз улының.
һәм мин яшим — ләйсән булып явам, Җилләр булып сыйпыйм үләнне.
Яшәү матур! Сугышлар, дим, көчсез, Үләмме соң, дуслар, үлемме!
ЗӘКИ НУРИ т»рҗвм»л»ро.