ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан язучылар союзы партия оеш-масының һәр ачык җыелышы бүгенге әдәби хәрәкәтнең нинди дә булса берәр мөһим мәсьәләсенә багышлап уздырыла, һәр җые-лышта язучылар коллективы алдында торган актуаль проблемалар күтәрелә. 1974 елның 27 ноябрендә уздырылган ачык партия җыелышы, мәсәлән. «Әдәбиятта коммунист образы» дигән темага багышланган иде.
Җыелышта катнашучылар башта фило-логия фәннәре кандидаты Ф Мусинның «Татар совет әдәбиятында коммунист образлары» турындагы докладын тыңладылар Докладтан соң фикер алышулар башланып китте. Фикер алышуларда язучылардан X. Вахит, Р. Мостафин, Г. Ахунов. «Азат хатын» журналының җаваплы редакторы А. Хәсәнова катнашты Докладчы да. чыгыш ясаучылар да татар азучыларының коммунист образларын иҗат итү өлкәсендәге уңышларын билгеләп үттеләр, коммунист образларын иҗат итү буенча язучылар коллективы алдында торган бурычларга тукталдылар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Билгеле булганча, Татарстан язучылар союзы каршында сигез секция эшләп килә. Соңгы вакытларда ул секцияләрнең хокуклары тагын да арта һәм зурая төште. Нәтиҗәдә иҗат секцияләренең эше җанланып китте, алар әдәби хәрәкәткә конкретрак һәм нәтиҗәлерәк йогынты ясый башладылар.
Тәнкыйтьчеләр секциясенең 15 ноябрьда уздырылган утырышы мәрхүм журналист Исмәгыйл Рәминең «Әдәби сүзлек» исемле хезмәтен тикшерүгә багышланган иде. Утырышта күренекле язучылар, галимнәр, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре кат-нашты. Анда язучылардан Н. Исәнбәт. С Хәким. Г Ахунов. М. Мәһдиев. Т. Миң- нуллиннар, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре Ә Кәримуллин һәм Р. Гайнанов. Татарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары Н. Габитов һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Фикер алышуда катнашучылар бу кулъязманың иҗтимагый кыйммәте хакында сөйләделәр, аны кирәкле һәм файдалы хезмәт дип таптылар. Кулъязманы китап итеп чыгару өчен махсуо редколлегия билгеләнде.
1974 елның ноябрь башларында проза секциясенең чираттагы утырышы булды. Анда бүгенге татар совет прозасының теле турында зур сөйләшү алып барылды. Әсәр- ләребезнең теле хакында язучы Хәсән Сарьян эчтәлекле һәм мисалларга бай доклад ясады. Казан дәүләт университеты тел галимнәре, язучылар, әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр аерым прозаикларның әсәрләренә анализ ясадылар, тел-сурәтләү чараларына тукталдылар. Сөйләшү кызыклы һәм файдалы узды.
Шул ук секциянең ел ахырында уздырыл-ган икенче бер утырышында А. Гыйләжев- ның «Язгы кәрваннар» һәм М. Юнысның «Тозлы җил» исемле повестьлары тикшерелде. Фикер алышуларда язучылардан М Әмир, А. Расих, М. Мәһдиев, филология фәннәре кандидаты Ф. Хатипов, тәнкыйтьче Ф Миңнуллин, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы Ф Ганиева һәм башка иптәшләр катнашты. Алар һәр ике повестьны яратып укулары хакында сөйләделәр, ул әсәрләрне әлеге прозаикларның иҗади уңышы дип билгеләп үттеләр.
25 октябрьда шагыйрьләр һәм тәрҗемә-челәр секцияләренең берләштерелгән уты-рышы булды. Ул соңгы 5—6 ел эчендә татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри әсәрләрне тикшерүгә багышланган иде. Утырышны. шигъри тәрҗемәләр хакында кереш сүз сөйләп, тәрҗемәчеләр секциясе председателе Т. Нурмөхәммәтов ачты. Соңгы еллардагы шигъри тәрҗемәләр, алар- ның сыйфаты турында докладлар белән Р Мингалимов һәм Ә. Синегуловлар чыкты. Докладлар буенча фикер алышуларда С. Хәким. Ш Маннур. Н Дәүли. И. Юзе- ев. Р Фәйзуллин. Р. Гатауллин, филология фәннәре кандидаты Р. Юсупов кат-нашты.
Тәрҗемәчеләр секциясенең 11 ноябрьда уздырылган утырышында ике мәсьәлә ка-ралды. Беренчесе — Мәскәүнең М Горький исемендәге Әдәбият институтында укучы тәржемәчеләр группасы турында белдерү. Икенчесе —Ә. Еникинең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре, ул тәрҗемәләрнең сыйфаты турында сөйләшү.
Беренче көн тәртибе буенча К Миңле- баев, Т. Нурмөхәммәтов, Ш Рәкыйпов, р Фәйзуллин һәм Әдәбият институты студентлары Л Гайнанова белән Л. Хужина- лар чыгыш ясады.
Ә Еники әсәрләренең тәрҗемә сыйфаты турында фикер алышуда Н. Мальшакова, М Рафиков, Р. Мостафин, Р. Такташ, М Зарецкий һәм Л Ихсановалар катнашты, Драматурглар секциясенең чираттагы утырышында Т. Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр» исемле пьесасы укып тикшерелде. Утырышта И. Юзеев, Ә. Камал, М Госманов, М Гайнетдинов, Г Рәхим, А. Гыйләҗев, һ. Мәхмүтов, Н. Ханзафа- ров, К- Дәүләтшин, X Вахит һәм башка иптәшләр чыгыш ясады Алар драматургның кирәкле темага тотынуын билгеләп үттеләр, ана пьесасын тагын да камилләштерү юнәлешендә файдалы киңәшләр бирделәр.
Балалар әдәбияты секциясенең Татарстан китап нәшриятының яшьләр-бала- лар әдәбияты редакциясе белән бергәләп » уздырылган утырышында яшь язучы Ә Галиевнең «Әткәм пилоткасы» исемле повесте тикшерелде Фикер алышуларда Г Бакиров, Б. Камалов, Ф Ибраһимова, М Мазунов, X. Сарьян, К- Котдусова, Л. Ихсанова, Ш. Рәкыйповлар катнашты. Авторга әсәрен яхшырту юнәлешендә күп кенә тәкъдимнәр әйтелде.
Шул ук секциянең 15 ноябрьда уздырылган утырышында М. Госмановның «Таулар, үзәннәр илендә» исемле әсәре тикшерелде. Авторның бу әсәре Тува якларына оештырылган фәнни экспедицияләр тәэси-реннән чыгып язылган Сүз анда бу якларның үзенчәлекле табигате, тарихи истәлекләре хакында бара.
Утырышта Н Фәттах. Г Хәсәиоя, Ф Ибраһимова. А Тимергалнн, С. Сибга- туллина, Ш Рәкыйпов. Л. Ихсановалар чыгыш ясады Алар әсәрнең күп кенә кимчелекләрен күрсәттеләр, ул кимчелекләрне бетерү буенча авторга файдалы киңәшләр, эшлекле тәкъдимнәр әйттеләр.
«Казан утлары» журналы каршындагы яшь рецензентлар түгәрәгенең чираттагы утырышы университет студентлары янында үткәрелде Башта IV курс студенты Б Антоновның тәнкыйть мәкаләләре һәм ре-цензияләре тикшерелде. Соңыннан Р. Мос-тафин һәм Ф Миңнуллин бүгенге татар прозасы турында сөйләделәр, студентларның сорауларына җаваплар бирделәр.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
«Азнакайнефть» идарәсенең профсоюз китапханәсендә М. Хәбибуллнннын «Тау белән тау очрашмаса да» дигән повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә автор үзе дә катнашты.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА
Татарстан язучыларының Габдулла Тукай исемендәге клубы үзенең яна сезоны» узган елның октябрь аенда ук башлап җибәргән иде Сезон ^ачылган көннән алып, һәр җомга саен биредә төрле темаларга багышланган әдәби кичәләр үткәрелеп килә.
Беренче кичәдә шагыйрьләр һәм про-заиклар үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. Җырчылар татар композиторларының яңа җырларын башкардылар Кичә әдә-биятыбызның, музыка сәнгатебезнең бүгенге көндәге үсешен күрсәткән иҗат отчеты төсен алды.
«Яңалыклар, ачышлар, табышлар» дигән темага багышлап, уздырылган кичәдә сүэ СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклорчыларына, этнографларына һәм музыка белгечләренә бирелде Алар соңгы ике ел эчендә фәнни экспедицияләрдән калып кайткан халык авыз иҗаты җәүһәрләре — әкиятләр, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр,- риваятьләр, борынгы җырлар турыңда сөйләделәр.
Танылган мәгърифәтче Рнза Фәхретдн- новның иҗатына багышланган кнчә дә та-машачыларда зур кызыксыну уятты. Г. Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һә» тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гайнуллин матур әдәбият сөючеләргә Риза Фәхретдннов мирасының фәнни кыйммәте, энциклопедист галимнең яңа табылган кулъязмалары турында сөйләде.
Клубта уздырылган кичәләрнең берсе композитор Бату Мулюков иҗатына ба-гышланган иде. Тамашачылар Татарстанның атказанган артисты Иосыф Гыйззә- туллнн, популяр җырчылар Н Теркулова, Г. Шаһнев, Г Дәминов, М Галиев һәм Казан культура институты студентлары чыгышын яратып тыңладылар
Декабрь аенда уздырылган әдәби жом- гада әдәбият-сәнгать сөючеләр Казан шә-һәренең югары уку йортларында укучы студентлар белән очраштылар Сәхнәдән алар язган шигырьләр һәм хикәяләр яңгырады Ахырдан үзешчәннәр көче белән концерт бирелде.
ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
29 ноябрьда Мәскәүнең әдәбият музеенда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил ижатына багышланган әдәби кичә үткәрелде Кичәдә Г. Ибра- һимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, филология фәннәре кандидаты В. Воздви-женский М. Җәлилнең үлемсез шигырьләре һәм героик тормыш юлы турында сөйләде. Мәскәү шагыйрьләре С. Липкин һәм И Френкель Җәлилнең үзләре тәржемә иткән шигырьләрен укыдылар.
«Кругозор-74» журналының 9 санында Муса Җәлилнең моңа кадәр билгесез булган дүрт шигыре («Родина», «Клятва». «Разлука», «Волжанке») басылган. Аларны шагыйрь Спартак Әхмәтов Үзбәкстанда яшәүче Гарәф Фәхретдиновтан язып алган һәм тәржемә иткән.
1974 елда Донецк шәһәрендә «Вечный пламень» дигән жыентык чыкты. Аңа төрле милләт шагыйрьләренең хезмәткә багыш-ланган шигырьләре тупланган. Бу җыентыкка татар шагыйрьләреннән Муса Җәлилнең «Төзүче» исемле һәм Ә. Баяновның «Икмәк» дигән шигырьләре кергән.
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 30 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
1974 елда Петрозаводск шәһәрендәге «Карелия» нәшрияты «Белыми скалами линия фронта легла...» дип исемләнгән хикәяләр һәм истәлекләр китабы чыгарды Бу жыентыкка Г. Әпсәләмовның «Хәйбулла солдат» дигән хикәясе кергән.
«Комсомолец Заполярья» газетасында Г Әпсәләмовның «Ватан солдаты» дигән мәкаләсе басылган. Газета шулай ук язучының фоторәсемен урнаштырган, аның тормышы, ижаты турында белешмә дә биргән.
Свирь буендагы сугышларга 30 ел тулды Шул уңай белән партиянең Лодей- ное Поле шәһәр комитеты, шәһәр советы һәм комсомол комитеты Г Әпсәләмовка котлау жнбәрде. Лодейное Поле шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнашкан өчен аңа рәхмәт белдерде.
ХИКӘЯГӘ БҮЛӘК
ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты һәм «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе 1974 елның май аенда кыска хикәяләргә ябык конкурс игълан иткәннәр иде. декабрь аенда конкурска йомгак ясалды.
Җюри конкурска килгән хикәяләр арасында беренче һәм икенче бүләккә лаек әсәрләр юк дип тапты, ә өченче ике бүләкнең берсен «Сугышчан бурыч» исемле хикәянең авторы Фаил Шәфнгуллннга бирергә карар итте.
РУС ГАЛИМЕ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУРЫНДА
Мәскәүнең «Советский писатель» нәш-риятында Е. Горбунованың бүгенге совет әдәбиятын өйрәнүгә багышланган «Яңа чынбарлык каршында» («Перед лицом новой действительности») дигән хезмәте басылып чыкты. Монография авторы, башка милли әдәбиятлар белән бергә, татар әдәбиятын өйрәнүгә дә күп урын биргән. Е. Горбунова хезмәтендә нигездә татар азучыларының сәхнә әсәрләре тикшерелә. Ул Г Ибраһимов. Ш. Усманов. Ш. Камал, Т. Гыйззәт, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, М Әмир кебек язучыларның әсәрләренә югары бәя бирә.
ГАЛИМНӘР ӨЛЕШЕ
Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Күп милләтле совет әдәбияты тарихы»ның би-шенче һәм алтынчы томнары басылып чыкты. һәр нке томга татар галимнәренең дә хезмәтләре кергән. Бишенче томда X. Хәй-ринең бүгенге татар әдәбияты турындагы зур мәкаләсе бар. Алтынчы томга татар совет әдәбиятының хроникасы урнаштырылган Аны филология фәннәре кандидатлары А. Әхмәдуллии һәм Р. Сверигиниар төзегән.
ФРАНЦИЯДӘН ХАТ
1971 елда Татарстан китап нәшрияты филология фәннәре кандидаты Әбрар Кә- римуллинның «У истоков татарской книги..» дигән китабын бастырып чыгарган иде. Китап республикабыз җәмәгатьчелеге һәм укучыларда зур кызыксыну уятты һәм тиз арада сатылып та бетте.
Күптән түгел нәшрият исеменә Фран-циядән хат килде. Университетлар буенча дәүләт секретариатының китапханәләр һәм халык укучылары дирекциясе тарафыннан жибәрелгән бу хатта Ә. Кәримуллин китабына уңай бәя бирелә, шул төрдәге хезмәтләр арасында аның әһәмияте билгеләп үтелә.
Түбәндә без шул хатны урнаштырабыз:
^Франция китапханәләре Бюллетененнән
өземтә. 19-том— п° 4 апрель 1974 ел.
1917 елга кадәрге татар китабы тарихын
чагылдырган зур булмаган бу хезмәт— шул
темага багышланган тикшеренүләрнең
беренче тәҗрибәсе. Чынлап та, әлегәчә
татар китабы тарихына караган нинди дә
булса җитди хезмәт барлыгын белми идек
кенә түгел, татар телендәге китапларны
теркәп бару да гамәлгә кертелмәгән иде.
Биредә автор гарәп шрифтындагы кулъяз-
малардан башлап (бу кулъязмалар урта гасыр
чорында югалганнар, бары XVII гасыр
башыннан XXI гасыр азагынача вакыт эчендә
алынган күчермәләре генә сакланган) гарәп яки
кириллик хәрефләр белән татар телендә
чыккан басма китапларгача татар
китабының тарихын күздән кичерә. Рус
авторларының гарәп хәрефләре белән язылган
беренче әсәрләре Бөек Петр заманында күренә
башлый, һәм унсигезенче йөздә алардан
файдалану арта, әмма Иделдәге татарларның
башкаласы Казанга типография бары 1800
елда гына килә.
Рус һәм татар интеллигентларының һәм
революционерларының өзлексез тырышлык
күрсәтүләренә карамастан, 1809 елдан бирле
татар телендә бер генә периодик басма да
дөньяга чыкмаган. Бары тик 1905 елда гына
(беренче революциядән соң) патша цензурасы
татар телендә газетага нигез салырга
мөмкинлек бирә. Бу башлангыч шул кадәр
уңышлы булып чыга ки, 1917 елда инде.
Октябрь революциясеннән соң, һәртөрле 63
журнал һәм газета дөньяга килә.
Артык зур булмаган бу монография китап
тарихы буенча белгечләр өчен генә түгел.
Россия империясенең политик һәм колониаль
тарихын чагылдыру ягыннан да кызыклы».
Ә. Кәримуллин татар китабы тарихы
буенча эзләнүләрен дәвам иттерә» Шуның
нәтиҗәсе буларак, 1974 елда аның «XX йөз
башында татар китабы» дигән икенче хезмәте
басылып чыкты. (А. Каримуллин. Та- татарская
книга начала XX века. Казань. Таткнигоиздат.
1974.)
ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ
VI СЪЕЗДЫ
1974 елның 13 декабрендә Казанның
Пресса йортында Татарстан журналистлар
союзының VI съезды булып үтте. Отчет
чорында Татарстан журналистлар союзы
идарәсенең эше һәм КПССның XXIV съезды
карарлары яктылыгында республика
журналистларының бурычлары турында
доклад белән Татарстан журналистлар союзы
идарәсе председателе Ш. X. Хам- матов чыкты.
Докладлар буенча фикер алышуда уннан
артык кеше катнашты
КПССның Татарстан өлкә комитетының
икенче секретаре Ф И. Панин съездда речь
белән чыкты.
Съезд Татарстан журналистлар союзы
идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа.
составларын сайлады.
Оештыру пленумында Ф И. Әгъзәмов, Ш.
М. Вәлиев, Е. А. Лисин, В. Н. Михайлов, Ф Г.
Надыйров, Н. С. Пушкарев, Ш. X. Хамматов, А.
Ф. Хәсәнова, Г. Н Шәрәфетдинов составында
идарәнең бюросы сайланды. Татарстан
журналистлар союзы идарәсенең председателе
итеп Ш. X. Хамматов, җаваплы секретаре итеп
В. Н. Михайлов сайланды.
Шул ук көнне ревизия комиссиясенең дә
утырышы булды. Аның председателе итеп М.
В. Спиридонов сайланды.
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
1974 елның 26 һәм 27 ноябрь көннәрендә
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының
конференц-залында Емельян Пугачев
җитәкчелегендәге крестьяннар сугышына 200
ел тулуга багышланган фәнни конференция
булып үтте. Конференция эшендә Татарстан
галимнәреннән тыш, Мәскәү, Ленинград,
Ижевск, Ульяновск, Уфа, Иошкар-Ола һәм
Ставрополь шәһәрләреннән килгән күп кенә
тарихчылар катнашты.
Беренче көнне тарих фәннәре докторы Е.
Индованың (Мәскәү) «XVIII йөздәге сыйнфый
көрәшне өйрәнүнең нәтиҗәләре һәм
бурычлары», тарих фәннәре кандидаты
С. Алишевның (Казан) «1773—1775 еллар-
дагы крестьяннар сугышы буенча яңа доку-
ментлар», тарих фәннәре кандидаты М.
Госмановның (Казан) «1773—1775 еллардагы
крестьяннар сугышы вакытында татар телендә
язылган документларның тарихи чыганак
буларак әһәмияте» дигән докладлары һәм
башка докладлар тыңланды
Икенче көнне тыңланган докладлар ара-
сыннан филология фәннәре докторы, про-
фессор X. Госманның «1773—1775 еллардагы
крестьяннар сугышының татар әдәбияты
үсешенә тәэсире», тарих фәннәре кандидаты В.
Корецкийның (Мәскәү) «Идел буендагы
беренче крестьяннар сугышы буенча
чыганаклар», филология фәннәре кандидаты Ф
Фасеевның (Казан) «1773—1775 еллардагы эш
кәгазьләрен тикшерү тәҗрибәсеннән» һәм
филология фәннәре кандидаты Ф.
Хисамованың (Казан) «Пугачев восстаниесе
вакытында татарча язылган документларның
кайбер морфологик үзенчәлекләре» дигән
докладлары галимнәрдә аеруча зур кызыксыну
уятты
Соңыннан конференция делегатлары Ка-
занның Е. Пугачев исеме белән бәйле тарихи
урыннарында булдылар.
СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МУЗЕЕНДА
Татарстан АССРның Сынлы сәнгать му-
зеенда танылган скульптор, М. Җәлил пре-
миясе лауреаты В Маликов әсәрләреннән
төзелгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә
скульпторның агачтан, мәрмәрдән, металлдан
һәм гипстан эшләнгән 150 ләп әсәре куелган.
Алар арасында статуялар, бюст-
лар. лингравюралар, скульптур һәм график
эскизлар бар М. Вахитов. III. Усманов, М.
Җәлил һәм Һ. Такташларның скульптур
портретлары аеруча укай тәэсир калдыра
ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Г Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры тамашачыларга «Кан кардәшләре»
исемле яңа спектакль күрсәтә башлады
Танылган драматург Юныс Эминов комедиясе
буенча эшләнгән бу спектакльдә эшче намусы,
гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре кебек
мәсьәләләр күтәрелә Әсәрне сәхнәгә режиссер
Р. Хаҗиәхмәтов куйган, декорацияләрне
ТАССРның халык художнигы Ә. Тумашев
ясаган.
Татар дәүләт республика күчмә театры И.
Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» исемле
яңа комедиясен күрсәтә башлады. Әсәрне
сәхнәгә театрның баш режиссеры. ТАССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Тумашев
куйган. Художнигы — П. Баландин.
ДУСЛЫК КОНЦЕРТЛАРЫ
27 ноябрьдән 30 ноябрьга кадәр М. Җәлил
исемендәге татар дәүләт опера һәм балет
театры бинасында Башкортстан һәм Татарстан
сәнгать осталарының берләш» терелгән
концертлары барды Башкорт һәм татар опера-
балет театрларының танылган артистлары көче
белән бирелгән бу концертларны Казан
тамашачылары зур кызыксыну белән һәм
яратып каршы алдылар.
ЯЗУЧЫНЫҢ МИРАС
КОМИССИЯСЕННӘН
Башкортстан язучылар союзы идарәсе
тарафыннан Гариф Гомәринең әдәби мирасын
туплау буенча комиссия төзелде. Аның
составына филология фәннәре докторы,
профессор Гайса Хөсәенов (председатель),
язучы Азат Магазов, яшь шагыйрь Айдар
Хәлим, язучының тормыш иптәше Кафия
ханым Гомәрова, язучының улы Әнвәр Го-
мәровлар кертелде.
Комиссиянең беренче утырышы үткәрел-
де. Анда Гариф Гомәринең әдәби мирасын
туплау мәсьәләсе тикшерелде. Мәрхүмнең
Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче бик
күп язучылар, яшь авторлар, танышлары.
дуслары һәм туганнары белән хат аша нык
бәйләнештә булуы, шулай ук әдипнең байтак
күләмдә әлегәчә басылмаган әсәрләр булуы
ачыкланды. Язучының әдәби мирасы буенча
комиссия мәрхүмнең хатлары. истәлекле башка
язмалары сакланган иптәшләрдән аларны:
«Өфе каласы. Совет урамы, 16. БАССР
язучылар союзы. Г. Гомәринең әдәби мирасы
буенча комиссиягә» дигән адрес белән
җибәрүләрен үтенә.