Логотип Казан Утлары
Шигърият

Борынгыдан урман, суларга бай


Төмән дәфтәреннән
Борынгыдан урман, суларга бай, Күлләргә бай Себер җирләре, Өч йөз мең дә, биш йөз мең дә, диләр, Төмән өлкәсенең күлләре. Урманнары төрле җәнлеккә бай, Балыкка бай күлләр, елгалар. Куенындагы гаҗәп байлыклары Бик күпләрне кызыктырганнар. Булган, булган, мәрхәмәтсез килеп Талаучылар булган Себерне, Хәзинәсен яулый-даулый белсәң, Саклый-яклый да бел син җирне! Безнекеләр килгән... Безнекеләр Баткаклыкны, юлсыз сазлыкны Яшьлекләрен өстәп гөл иттеләр — Бу калалар шулай калыкты. Бу калалар үсә күккә үрелеп, Ак калалар Себер түрендә. Ак калалар ак кораблар кебек, Ак кораблар яшел диңгездә. Җир бирә дә, сорый үзеңнән дә, Шуны белә безнең кешеләр. Алар монда «үзем» өчен түгел, «Илем өчен!» диеп эшлиләр. Ил яшьлеге ак калалар сала, Төзи бара яңа Себерне. Байлыгын да файдалана белә, Ярата да белә бу җирне.
Көн каршында раслап галим сүзен
Фән хәтерли Ломоносов сүзен: «Рус куәтен Себер күтәрер». Көн каршында раслап галим сүзен, Нефть бирә сазлык җир хәзер.
Ватанымның мәйдан үзәгендә, Элек үле булган сазлыкта — Самотлорда туган магистраль Дөньякүләм мәйдан-дан тота.
Җәйләре дә быел йомшак килгән, Якның кырыслыгы үзгәргән. Юл читләре билдән яшел үлән, Кояш исе килә үләннән.
Туган җирнең яме-бизәгенә Кеше эше монда тоташкан, Үләннәрдән кояш исе килә, Бәхет исе килә кояштан.
Обь буенда
Кызымы син елга патшасының, Сеңелесеме алтын балыкның? Су кызыдай килеп чыктың да син Өнен алдың бөтен халыкның.
Синдәгедәй сафлык, сылулыкны Бу каеннар кайчан күргәннәр? Обь буенда коенып йөрер икән Ык буенда үскән гүзәлләр...
Чәчләреңдә энҗе бөртекләре, Күз тимәсен, бигрәк чибәрсең. Күп бит монда Себер егетләре, Гашыйк итеп куйма берәрсен.
Ни дисәң дә яшь чак — юләр чак бит, Бер караштан очкын кабына.
Берүк инде кайгы сала күрмик Ык буенда калган ярыңа.
Ул бит анда сине көтә булыр:
«Яз кайтмаса,— диеп,— көз кайтыр»... Бөтенләйгә монда торып калсаң, Кемнәр аны ничек юатыр?..
Ул болай да әле ут йотадыр Син киткәнгә, үзе калганга. Себерләргә кызлар түгел, алар Китә иде элек заманда.
Үзгәрә шул тормыш, яңара шул. Син килгәнсең менә Себергә. Күңел ачып йөрү өчен түгел, Обь буенда шәһәр төзергә.
Төзелештә кран баскычыннан Карлыгачтай менеп китәсең, Коенганда дулкын арасында, Акчарлактай уйнак икәнсең.
Пляжларга бик еш йөрмә инде, Зифа буең ятлар күрмәсен. Күп бит монда Себер егетләре, Гашыйк итә күрмә берәрсен