БӨРЕЛӘР АЧЫЛГАНДА
Агыла хатлар Кощакка
гәндә Кощакка илтеп төшерде.
Совхоз дигәч, гади бер авыл күрермен дип уйлаган идем. Ә биредә — киң урам буйлап тезелеп киткән икешәр катлы йортлары булган шәһәр сыман поселок икән. Күксел төстәге тимер-бетоннан салынган биналар да байтак. Һәркайда эреле-ваклы декоратив агачлар һәм җиләк-җимеш агачлары. Үзәктә — парк, культура йорты, сәүдә биналары, совхоз конторасы...
Почтальон ханым конторадан сумкасын шактый бушатып чыкты. Ерак Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Украинадан, Мәскәү, Ярославль һ. б. өлкәләрдән әлеге хатлар шушы йортка килә икән. Эш кешеләренең эшлекле сораулары тулы бу хатлар өемен совхоз директоры Нәгыйм Вәлиев өстәлендә күрү ничектер күңелле булды. Урта буйлы, ягымлы, хәрәкәтчән, җор сүзле директор кешеләр белән елмаеп сөйләшә. Бу юлы ул хатларны җәһәт кенә минем алга күчереп куйды да «укыгыз, карагыз!» дигән сыман елмайды.
Бер хатка «Украина СССРның ит һәм сөт промышленносте министрлыгы, капиталь төзелеш буенча баш идарә, Киев проект-тикше- ренү бюросы * дигән штамп сугылган.
«Борчуыбыз өчен гафу итегез,— дип башлап китә хатны бюроның баш технологы А. Моташко,— безгә Сезнең ярдәмегез кирәк. Куян асрау фермагыз турында «Сельская жизнь» газетасыннан укыган идек. Аннары сездә безнең вәкилләр дә булып кайтты.
Безнең оешма 6 мең ана куянга промышленность комплексы про- ектлаштыра. Хәзер анда хезмәтне оештыру мәсьәләсен хәл итәбез. Ме-ханизация нәкъ сездәге кебек диярлек. Менә шушы бер яруслы меха- никлаштырылган корпуста хезмәткә түләү нормасы ничек, ана һәм бала куяннар карауда нагрузка нинди, кызыксындыру һәм материаль стимуллаштыру чаралары системасы нидән гыйбарәт — менә шулар
атлар... хатлар... Кайлардан килмиләр дә, капларга китмиләр алар. Казан аша үтә торганнары гына да тәүлеккә 280 меңгә җитә диләр элемтәчеләр. Алар менә шул хатлар арасында «Питрәч районы, «Кощак» совхозы, Н. Б. Вәлиевкә» дип адресланганнарын еш күрәләр. Кайлардан килә ул хатлар һәм кемнәр яза икән аларны?
Күңелдә туган сорау юлга чакырды. Казан ав-товокзалыннан кузгалган җайлы һәм мәһабәт автобус, асфальт юлдан кызу чабып, ярты сәгать ди
белән таныштырсагыз иде. Югыйсә, бездә бу мәсьәләләр ахырынача хәл ителмәгән әле».
Украин дусларның хатлары аеруча күп. Менә аларның тагын берсе белән танышыйк. Анысын Сумы өлкәсенең С.-Будский район советы башкарма комитеты җибәргән. «Безнең район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре,— дип язылган бу хатта,— тәҗрибәгезне урында өйрә- ф нергә сезнең совхозга барырга җыена, чөнки үзебезнең «Заря коммунизма» колхозында куян үрчетү комплексы төзергә планлаштырдык. Безнең вәкилләргә куян фермасы төзү өчен проект-смета документациясе һәм нәсел куяннары сатып алырга булышсагыз иде».
Хабаровск умартачылык совхозлары тресты директоры урынбасары В. Калинин да үзенең хатында «куян фермасы төзү өчен проект- смета документациясе җибәрүне үтенеп» сорый.
Одесса портыннан пенсионер ветврач Г. И. Поддубный механика- лаштырылган куян фермасының рәсемен күрергә теләвен әйтә.
Куян үрчетүче һәвәскәрләрнең хатлары бигрәк кызыклы. «Кадерле Нәгыйм Бариевич! — дип яза Ярославль өлкәсенең Первомайский районыннан укучы Кузнецов. — Сезнең хатыгызны алдым, вакыт табып җавап язуыгыз өчен рәхмәт. Минем «Белый великаным» 9 бала китерде. Икесе — ак, җидесе — соры. Алар күзләрен ачтылар һәм йөреп тә киттеләр инде. Бик тә күркәмнәр үзләре. Мин, үскәч, һичшиксез, куян караучы булачакмын, тик бездә әлегә зур куян фермасы гына юк.
Нәгыйм Бариевич! Минем «Совет шеншилласы»ның алгы тәпие кәкре. Шуның сәбәбен әйтә алмассызмы? Аны нәселгә файдаланырга ярармы икән?»
Эше никадәр тыгыз булуга карамастан, Нәгыйм Вәлиев ихлас күңелдән, балаларча беркатлылык белән язылган мондый хатларны да, олырак яшьтәге һәвәскәрләрнең сорауларын да җавапсыз калдырмый. Кешеләр ышанычын аяк астына салырга мөмкинме соң! Әнә Ферганә өлкәсенең Коканд шәһәреннән Г. А. Зырянов, гүя күптән таныш кешесенә мөрәҗәгать иткәндәй, җавап аласына ышанып язган. «Хөрмәтле Нәгыйм Бариевич! — дип башлаган ул хатын. — Кыргызстанның Ош шәһәрендә сезнең «Куян асрауда яңалык» дигән брошюрагызны кулга төшердем. Ул зур хуҗалыклар өчен генә түгел, безнең ише һәвәскәрләр өчен дә бик шәп, кирәкле китап. Куян үрчетү белән мин күптән түгел, өч елдан бирле генә шөгыльләнәм әле. Ләкин нәселле куяннар безнең тирәдә юк, бу мәсьәлә белән беркем шөгыльләнми дә. Нәсел өчен сездән куяннар сатып алып булырмы? Хәбәр итсәгез иде».
Әлбәттә, аңа җавап күптән барып җиткәндер, бәлки инде «Кощак» совхозыннан кайтарылган «шеншилла» һәм «великан»нар, Урта Азия киңлекләрендә яңа тормыш башлап, үзләренең нәселен таратырга өлгергәндер. Украинада да, Хабаровск краенда да яңа куян фермалары үсеп чыккандыр...
Нәгыйм Бариевич моңа шат. Ул үзләре үстергән куяннарның яңа- дан-яңа урыннарда тәмле диетик ит булып үрчүләренә чын күңелдән куана. Куян үрчетүгә яңадан-яңа кешеләрнең килүе, Кузнецов кебекләрнең куян үрчетүче булырга вәгьдә бирүе шатландыра аны. Бу — табигый. Мәгълүм ки, һәрбер останың өйрәнчекләре була, ул аларның үз һөнәре серләренә төшенүенә, киләчәктә аның эшен дәвам итәчәгенә куана. Мин Нәгыйм Вәлиевне дә шул осталарга тиң күрдем.
Дан флагы һәм китап
Совхозга мин көз көне килдем. Җәй буе авылны ямьләндереп торган топольләр, яфракларын коеп, шәрә калган. Кояш та, болытлар арасыннан сирәк-мирәк кенә чыгып, бик сүрән елмая. Мондый чакта cos-
в. «к. у.» J* з, ИЗ
ЗАҺИД ШӘФИГУЛЛИН ф БӨРЕЛӘР АЧЫЛГАНДА
хоз конторасы каршындагы стенд кына барыннан да ачыграк һәм яктырак күзгә ташлана. Иң өстә — Ленин силуэты. Аның мөлаем карашы, стендтагы «Коммунистик хезмәтнең җиңүенә ирешербез» дигән сүзләре бөтен совхоз коллективының эшчәнлеген, юнәлешен һәм максатын билгели сыман. Почет тактасындагы көләч йөзләр дә «Бөек Ильич сызган юлдан тайпылмабыз» диләр сыман. Сулдагы озын колгада кызыл флаг — Дан флагы җилферди. Кем хөрмәтенә күтәргәннәр аны? Түбәндәрәк: «Бишьеллык планны 2 ел да 10 айда үтәгән куян үрчетү фермасы коллективы хөрмәтенә», диелгән.
Шундый кыска срокта шундый уңышка ничек ирештеләр икән? Сере нәрсәдә моның?
Коллектив членнарының күп төрле сорауларына тиз-тиз җавап бирергә, мәсьәләне шунда ук хәл итәргә күнеккән директор минем сорауга да җавап биреп, җәелеп сөйләп китәр дип уйлаган идем. Әмма ул хәйләкәр генә елмайды да, сул ягындагы шкафтан кечерәк кенә брошюра алып, минем алга куйды.
— Биредә бөтенесе әйтелгән,— диде.
Йорт куяннары рәсеме төшерелгән аксыл-сары тышлы бу брошюраның авторы — Н. Б. Вә лиев. Димәк, директор үзе. Исеме — «Куян үрчетүдә яңалыклар». 1973 елда Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы нәшриятендә басылган. Бу бит совхозның бөтен ил алдында сөйләрлек тәҗрибәсе бар дигән сүз. Совхозга күп хатлар килү дә шуңа бәйле икән.
Уйлый калсаң, гаҗәеп күренеш ич бу. Чылтырап аккан кечкенә генә чишмәнең диңгезгә барып тоташуы кебек. Казан янында бер авылда туган тәҗрибә, үзенә акрын-акрын юл ярып, Татарстан чикләреннән шактый еракка — бөтен Союзга таралган.
Тагын шунысы матур яңалык: үз совхозының тәҗрибәсен директор үзе бөтен ил күләмендә пропагандалый — яңа комплекслар, үзенә яңа көндәшләр тууга юл ача. Капиталист яки фермер алай эшләр идеме соң?! Үз эшенең серен бик югары бәягә сатар иде ул.
Ә безнең новаторларның максаты башка. Үз алымын мөмкин кадәр күбрәк коллективларның үзләштерүен һәм шул нигездә Ватанга мөмкин кадәр күбрәк продукция бирү турында кайгырта ул.
Диссертация
Көннәрдән бер көнне, тагын барып күрешер өчен, директорның кайчан өйдә булачагын белешергә дип телефон шалтыратсам, совхоз секретаре: .
— Нәгыйм Бариевичны сорыйсызмы? Ул Казанда, авыл хуҗалыгы институтында диссертация яклый,— дип җавап бирде.
...Мин килеп кергәндә, «Почет билгесе» орденлы Казан авыл хуҗалыгы институтының Актлар залында диссертация яклау башлана иде инде. Залда галимнәр, вуз укытучылары, совхозның баш белгечләре. Мин дә алар янына елыштым. Урыным совхозның партком секретаре Сергей Федорович Горшунов янына туры килде. Партия җитәкчесе үз коммунистына уңыш теләп дулкынлана.
Гыйльми совет председателе Николай Семенович Катков:
— Хәзер укытуда техник чаралар күп кулланыла. Диссертация яклауда да бу методика зыян итмәс. Диссертантка сүз биргәнче, кыска гына бер фильм карап алыйк,— диде.
Ут сүнде. Экранда «Кощак» совхозында эксперимент» дигән язу күренде. Залдагылар гүя яңа тип куян фермасында булдылар...
Менә инде шушы ферманың серле якларын аңлату өчен Нәгыйм Вәлиев трибунага чыкты. Бу минутта ул аудиториядәге күп санлы сту-
дентларга лекция укучы галимгә охшый иде. Стенада унбишләп таблица. Ул үз фикерләрен раслау өчен әлеДән-әле шуларга мөрәҗәгать итә.
Диссертациянең темасы: «Йорт куяннары үрчетүне промышленность нигезендә оештыру һәм аның нәтиҗәлелеге».
— Бер чагыштыру урынлы булыр,— ди диссертант. — 1973 елда ♦ куян караучылар Нина Сотникова һәм Мария Григошина 5 әр мең чамасы үрчем алып
үстерделәр. Ә менә Михайлова, Денисова, Лифанова, Чигвинцева 2 450—2 700 әр генә куян баласы алып тәрбияләде. Сорау туа: ни өчен шул кадәр зур аерма? Әллә соңгылары артта калучылармы? Юк, һич тә алай түгел. Алар да алдынгы — элекке елгы- дан 400 әр үрчем артык алдылар.
Ә хикмәт нәрсәдә соң?
— Җитештерү ысулында.
Диссертациянең үзәгендә әнә шушы ысул ята да инде: ул әле моннан берничә ел элек кенә Вәлиев идеясе белән, аның җитәкчелегендә «Кощак» совхозында эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган иде. Менә инде ул үзенең өстенлекләрен дә күрсәтергә өлгергән.
Куян үрчетүне промышленность нигезенә күчерү хәзерге фән-тех- ника революциясе чоры таләбенә бик тә туры килә. Бу ысулның һәр- кайда хуплап кабул ителүенең сере нәкъ шунда. Бу бишьеллыкта шушы ысул белән Татарстанда 45 хуҗалык, шул исәптән 19 совхоз, куян ите җитештерүгә специальләшәчәк. 1975 елда куян ите җитештерү 3 000 тоннага җиткерелә. Бу саннар КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы карарында билгеләнгән. Һәм аны тормышка ашыру йөзеннән республикада 36 механикалаштырылган куян фермасы сафка кертелде инде. РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясе карарында да бишьеллык азагына чаклы 600, 1 000, 2 000 баш ана куянга исәпләнгән 640 куянчылык комплексы төзү мәсьәләсе куелган иде. Болары да «Кощак»тагы комплекс үрнәгендә гамәлгә аша.
Яңа ысулның төп асылы нидән гыйбарәт?
Диссертант сүзләре белән әйткәндә, ул җәнлекләрне бер урынга күбрәк туплауны, аңа рацион һәм азык әзерләүнең яңа ысулын, продукция җитештерүне оештыруның яңа технологиясен, барыннан да бигрәк, хезмәтне югары дәрәҗәдә механикалаштыруны үз эченә ала.
Диссертантка сораулар ява:
— Биредә кулланыла торган техниканың ышанычлылык коэффициенты нинди?
— Чит илдәге шундый техника һәм технологиядән калышмыймы?
Сорауларга җаваплар тулы һәм ышандырырлык булды.
Бер җаваптан менә шундый нәрсә күз алдына килде: моннан ике- өч ел элек «Бөреле» совхозы Италиядән куян асрау комплексы өчен технология проекты һәм техника сатып алган. Аны биредә италияле белгечләр үзләре монтажлаган. Ләкин совхоз кешеләрен аларның техникасы канәгатьләндереп бетермәгән, чөнки анда тирес чистарту һәм башка кайбер процесслар механикалаштырылмаган булган. «Бөреле» совхозы җитәкчеләре, бу мәсьәләнең очына чыгуны таләп итеп, чит ил белгечен «Кощак* совхозына алып киләләр һәм андагы техниканы күрсәтәләр. Ул хезмәтне механикалаштыру һәм автоматлаштыруда кощаклылар тәҗрибәсен өйрәнгән һәм аны «Бөреле»дә файдаланган.
Диссертациягә экономик фәннәр докторлары, профессорлар М. И. Куркин (Казан), В. И. Ильдеменов (Чабаксар) һәм башка иптәшләр яхшы бәя бирде.
«Бу хезмәттә фәннең производство, теориянең практика белән тыгыз бәйләнеше ачык гәүдәләнә». — Монысы Казан ветеринария институты доценты, кафедра мөдире М. П. Рабинович ясаган нәтиҗә.
ЗАҺИД ШӘФИГУЛЛИН ф БӨРЕЛӘР АЧЫЛГАНДА
Шул чыгышларны тыңлап утырганда җир катламы астында ничәмә-ничә гасырлар буена яткан таш күз алдына килде. Ничә мең еллар дәвамында аңа беркем кагылмаган. Ә көннәрнең берендә күзәтүчән берәү килеп чыккан да аны файдалану идеясен әйткән. Әлеге таш, әйтик, Чупай ташы, Әлмәт кебек шәһәр, поселоклар төзүдә төп материал ителгән. Ул кешегә хезмәткә куелган.
Нәкъ шушы таш кебек, үзләрен кузгатуны көтеп яткан мәсьәләләр тормышта азмыни? Ә бит аларны кузгатырга, эшкә файдалану мөмкинлеген фәнни яктан нигезләргә кирәк. Нәгыйм Вәлиев өнә шундый хәзинәне нәкъ шулай эшкә җигү белән яңалык ача, батырлык эшли.
Куян... Зыян?.. Файда?
Нәгыйм Бариевич — Буа ягыныкы. Ул якларда игенче хезмәтенә мәхәббәт ничектер аеруча зур, ә куян асрау һөнәрен, бигрәк гө аның яшь чагында әллә ни санга сукмыйлар идө дисәк, ялгышмабыз кебек. «Бер тиенлек куян өч тиенлек зыян» дигән әйтем дә бәлки тикмәгә тумагандыр.
Әйе, йорт куянына караш һәр җирдә диярлек күп еллар шул мәкальдәгечә булып килде. Шуңадырмы, куянчылык тармагын Нәгыйм Вәлиев укыган ветеринария техникумында да, институтта да игътибар бирмичә генә узып киткәннәр иде.
Ләкин тормышның үз агымы, үз законнары бар бит. Шушы агым дулкыннары куянчылыкны әле ярга кагып, әле үзәнгә этәреп килде. 1957—1961 елларда куянчылыкның алгы планга чыккан вакыты иде. Татарстанда нәсел өчен ана куяннар саны 106 меңнән артты, 1713 тонна куян ите җитештерелде. Моңарчы тарихта булмаганча, 1961 елда 1 миллион куян тиресе сатылган иде. Бу чорда «куян... зыян» дигән сүзләр сирәгрәк ишетелде. Бер хуҗалыкка зыян, икенчесенә файда китерә иде инде ул вакытта. Хәер, Нәгыйм Бариевичка ул чакга куяннар белән шөгыльләнергә туры килмәде. Шулай да «Энергетик» совхозында — управляющий, «Актай» совхозында директор булып эшләгәндә күршедәге «Яшь көч» колхозының куянчылык фермасына күз салга- лый иде. Бу ферма бөтен Әлки районында иң алдынгы булганга аның игътибарын тартты. Мөдир Харис Сафин куян фермасын Татарстан күләмендә, ә куяннар Харисны ил күләмендә таныттылар. Куянчылыктагы хезмәтләре аны партиябезнең XXII съезды делегаты булып барырга лаек игте.
«Менә сиңа бер тиенлек куян!..»
Нәгыйм Вәлиев шулай дип сокланган иде ул вакытта. Тик, гаҗәп, бераздан бу фермалар акрынлап таркала барды. Сәбәбе? Хәзерге чор эшнең киң колачлы булуын, хезмәтнең техника ярдәмендә башкарылуын таләп итә. Ә куянчылыкта фермалар кечкенә, хезмәт машинага көйләнмәгән, кустарьчылык хөкем сөрә иде. Димәк, куян асрау эше терлекчелекнең башка тармаклары белән ярышта яки төшеп калырга, яки алар дәрәҗәсенә күтәрелергә, промышленность нигезенә күчерелергә тиеш.
Чистайда авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы булып эшләгәндә туган уйларын практикада сынап карыйсы килә иде Нәгыйм Вәлиевнең. Көчле суыкларда туңмый калган алмагач бөреләре язгы кояш нурларында бүртәеп ачыла башлаган кебек, белгеч күңелендәге фикерләр дә үсә, җитлегә барды һәм үзенә җәнлек «җене» кагылган Нәгыймне Чистай җәнлек совхозына (хәзер ул «Луч» совхозы) китерде. Ул инде — әлеге совхозның директоры. Мавыгып башкарылган эштә дүрт ел чамасы вакыт сизелми дә узып китте. Бу чорда беркадәр уңыш та яуланды. 1000 баш ана куяннан
1966 елда 8 мең баш үрчем алынган булса, 1970 елда ул 16.740 башка җиткерелде. Куян үрчетүне промышленность нигезендә оештыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскан иде басуын, әмма бернинди проект, бернинди тәҗрибә булмау кулны тотты.
Ә хәлләр, вакыйгалар ел фасыллары кебек туктаусыз үзгәрә тора. Яңа урын, яңа эш тәкъдим итеп, Нәгыйм Вәлиевне «Кощак» совхо- ♦ зына күчерделәр. Җәнлек совхозлары трестында шулай кирәк тапты- < лар. Карышырга ярамый иде.
Яңа хуҗалыкка күчү кызыклы һәм дулкынландыргыч чорга — 5 тугызынчы бишьеллыкка партиянең XXIV съезды Директивалары про- § ектын бөтен халык тикшерүе барган чакка туры килде. Ул көннәрдә ? һәркемгә эзләнү, Директивалар проектында күздә тотылганнарны тор- в. мышка ашыру өчен үзендәге мөмкинлекләрне барлау, яңа фикер, яңа S тәкъдим әйтү өчен зиһенне киеренкерәк эшләтү хас иде.
Кешеләр берәм-берәм дә, коллектив белән дә уйландылар, фикер- и ләрен җыелышларда тикшереп ачыкладылар. Ит җитештерүне артты- ф руга совхоз нинди өлеш кертер, дигән сорауга җавап биргәндә, бөтен _ өмет куянчылыкка төбәлде. Совхозда сыерлар да җәнлекләр генә асра- = ла. Ит җитештерүне сыерлар исәбенә генә текә күтәрү кыен эш иде. =5 Димәк, өмет — куяннарда. Биредә аның базасы да бар. Тик күпмегә > арттырып булыр икән соң бу җәнлекләрне? Уйлаша, киңәшә торгач, яңа директор, партком секретаре һәм баш белгечләр һәр анадан үрчем т алуны арттыру исәбенә 1970 елгы дәрәҗәне бер ярымга арттырырга <» мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр. 1970 елдагы 21 мең чамасы үр- = чем урынына, 1975 елда — 31 мең! ч
Ләкин директорның күңеле моның белән бик үк канәгать түгел әле. = Ул зуррак үсешкә омтыла — ике тапкырга арттырасы иде үрчемне. Ә < моның өчен азык каян алырга да, арттырылган ана һәм бала куяннар- п ны кая куярга? Өстәмә читлекләр куярга урын юк — ферманы ике яктан чокырлар киртәли, ике ягы исә совхоз поселогына терәлеп тора. Киңәйтим дисәң, аны бөтенләй яңа урынга күчерергә кирәк. Бу исә күпме вакыт, күпме өстәмә чыгымнар таләп итәчәк.
— Бәлки,— диде Нәгыйм Вәлиев, — промышленность нигезендә куянчылык комплексы төзү ярдәм итәр. Аз гына мәйдан биләгән шундый комплексларда 20 шәр мең тавык асрыйлар бит. Нигә куянчылыкта да бу ысулны кулланмаска?!
Идея бар, идея туган, тик аны тормышка ашыру өчен институтлар тарафыннан эшләнгән махсус проект кына юк. Әллә, тәвәккәлләп, аның беренче үрнәген ясап караргамы?
«100 баш сыерга исәпләнгән абзар проектын нигез итеп, шуңа эчке җиһазларны үзебезчә көйләсәк ничек булыр?» — Бу сорау совхозның барлык белгечләре алдына куелды.
Моның барып чыгасына берәүләр ышанды, икенчеләре шөбһәләнде. Иң мөһиме: ният барып чыкканда, зур перспектива ачылачагын күреп, бу кыю тәкъдимне трестта якладылар. Кышын-җәен үрчем алу, яшь куяннарны бөтен ел буе симертеп иткә тапшыру мөмкинлеге туа бит.
Бишьеллыкның беренче елы язында һәм җәендә төзелеш кайнап торды. Цехта яктылыкны арттыру, температура үзгәрүен киметү, чисталык тәэмин итү өчен стенаны шәмәхә төстәге пыяла блоклардан эшләргә булдылар. Директор, «газигын» әле үзе йөртеп, әле шофер Михаил Андреевич белән көн саен диярлек юлда булды. Күршедәге Пит- рәч кошчылык фабрикасына бик еш бардылар. Читлек ясау, автомат ашаткычларны, тирес чистарткычларны көйләү ысулын өйрәнделәр.
Куяннарга читлекләрне ни зурлыкта ясарга соң? Иңе, буе, биеклеге күпме булырга тиеш?
Боларга җавап табу өчен директор белән баш инженер Федор Ва-
сильевич Зыков күп киңәштеләр, кайчакларда бәхәсләр дә булгалады. Фикерләрнең дөреслеген сынап карау өчен, төрле зурлыктагы, төрле биеклектәге 11 читлек эшләнде. Аларга куяннар кертелде. Сынаулар нигезендә буе — 92, иңе — 60, биеклеге 45 сантиметрлы үрнәккә тукталдылар. Ул ана куян өчен иркен, анда яшь үрчемгә оя итү өчен кечерәк кенә тартма да куеп була.
Шундый читлекләрне тезеп чыккач, бинаның бөтен буена бер-бер- сенә тоташтырылган тимер челтәр сузылган кебек булды. Өч линия. Аларны операторлар карый. Яңа эшкә зур тәҗрибәле Нина Николаевна Сотникова, Тамара Ивановна Абрамова, Мария Никитична Гри- готттиняны кулай гаптылар. Ә Анфиса Николаевна Тунгускова бригадир булды. Барысы дүрт кеше — ике оператор, слесарь һәм бригадир— 600 ана куянны карарга, вакытында үрчем алырга өлгерәләр, чөнки коры азык автомат ярдәмендә бункердан килә, су — автоэчергечләр- дә, тиресне транспортер чыгара — кнопкага гына басасы. Торакның икенче өлешендә — ягъни икенче секциясендә, кечерәк читлекләр тора. Аларда — алты меңләп куян баласы. Бу нәниләр бирегә беренче секциядән күчерелгән. Монда аларны шул ук операторлар карап үстерә һәм симертә.
Торак төзелгәннән соң мәсьәлә азыкка барып терәлгән. Автоматлар коры комбиазыкка көйләнгән. Икенче төрле әйткәндә, бу азыкның составы күп төрле азыктан торырга тиеш. Ә аны промышленность әле әзерләми иде.
Баш зоотехник Евгений Ильич Пискунов белән баш ветврач Павел Семенович Корчагин алдына бурыч куела: шушы фермада асралачак куяннар өчен комбиазык рецептын эшләргә.
Шул арада совхозның үз төзүчеләре коры азык әзерләү цехы салалар. Аңа күп төрле техника куела. Башта печән бераз салам кушылып ваклана, аннары аны «АВМ-0,4» агрегаты печән оны итә. Шуннан соң комбиазык составына керергә тиешле башка компонентлар тиешле үлчәүдә «ӨГМ-0,8» агрегаты бункерына салына. Болгатыла, җентекләп аралаштырыла һәм болганган масса гранулягорга җибәрелә, кайнар су сиптерелә, дозаторга килә, аннан пресс-матрицага китә. Әзер грануллар, суытылып, капчыкларга тутырыла. Менә дигән туклыклы азык!
Хәзер аның ничек эшләнүен карап торуы күңелле. Ә бит моннан берничә ел элек Нәгыйм Вәлиев шуны булдыру өчен күпме алдынгы хуҗалыкларда булды, үзенең белгечләрен тәҗрибә өйрәнергә кайлар- га гына җибәрмәде. Хәзер грануллар күпләп җитештерелә. Ул куяннарга да, хәтта сыерларга да бирелә. Грануллар җәйдән һәм көздән үк әзерләнә, аларда туклыклы матдәләр яхшырак саклана.
Азык әзерләү агрегаты туктаусыз өшләсен өчен яшел азыкның күп булуы мөһим. Тик аның чыганагы чикле. Җирләр ярлы — көлсу туфрак. Яңгырлар аз булса, уңыш бөтенләй түбән. Һәр куяннан үрчем алуны 30—40 башка җиткерим дисәң, башта аңа азык әзерлә — хуҗалык итү законы шундый. Культуралы көтүлек — бу мәсьәләне хәл итүдә төп юл. Лениногорскилыларның бу өлкәдәге беренче тәҗрибәсе уңышлы чыгуын ишетү белән Нәгыйм бу яңалыкны үз хуҗалыгына кертергә ашыкты. Үлән чәчелде. «Волжанка» агрегаты сатып алынды. Торбалар уздырылды. 100 гектар мәйданда сугару көйләнде. Гектардан 300 центнер яшел азык! Бу үләнгә булган ихгыяҗны бик яхшы каплады.
Кыенлыклар инде артта. Хәзер механикалаштырылган торак бар, азык бар, эш сөюче кешеләр бар — уңыш яулау өчен тагын ни кирәк?!
Хезмәтнең һәм тырышлыкның нәтиҗәләре күркәм. Куян үрчетүдә үсеш сокландыргыч. 1970 елда куяннардан 21. 838 үрчем алынган булса, 1973 елда ул 46. 874 башка җитте! Бу — 918 центнер куян ите
дигән сүз, бу — кимендә 250—300 баш сыер ите хәтле. Хуҗалык 1974 елда куяннардан үрчем алуны 50 меңгә җиткерергә йөкләмә алып эшләде. Йөкләмәсе уңышлы үтәлде.
...Цехның беренче бинасы янында тагын'бер шундый бина үсеп килә. Тагын бер куян комплексы төзелә. Юк, монысы инде сынау тәртибендә түгел. Аның өстенлеген күреп, белеп эшләнә ул. Комплекста куян үстерүнең табышы 22 процентка артык. Яңа ысулның да, шулай ук әле күптән түгел якланган диссертациянең дә мәгънәсе — вакыт отуда. Вакыт аз китсә, табыш зур була. Бу тармак соңгы елларда 150 шәр мең сум чамасы табыш биргән, яңа бина аны тагын да арттырырга ярдәм итәр.
Совхоз өлеше
Нәгыйм Вәлиевнең сейфта гына саклана торган бер папкасы бар. Анда нинди документлар? диярсез. Ниндидер саннар караштыру өчен, директор ул папканы минем алга ачып салды. Кәгазьләр, кәгазьләр... Кайсы журналдан, кайсы газетадан пөхтә итеп кисеп алынган. Арада ротаторда басылган карарлар да күзгә чалына. Барысы да җәнлек асрау, куян асрау турында. Димәк, аларда әйтелгән һәр фикер кадерле, һәр фикер кыйммәтле. Ул аларны бөртекләп җыя. Ә бөртекләрдән көшел өелә.
Директор әлеге «алтын бөртек»ләр белән таныштыра. Менә «Правда» газетасының 27 декабрь (1973) саныннан материал. «Хәзер, — диелгән анда, — мехларның 10 проценты гына сунарчылыктан алына, 90 процентын җәнлек фермалары бирә! Илдә чәшке, төлке, ак төлке, су күселәре үрчетә торган уннарча зур хуҗалыклар бар. Нәтиҗәдә безнең ил бу өлкәдә зур уңышка иреште. Әгәр 1968 елда АКШ — 8,5 миллион, СССР 2,5 миллион җәнлек тиресе җитештергән булса, хәзер урыннар киресенчә алышынды дияргә мөмкин... Җир шарында елга 21 миллион җәнлек тиресе җитештерелә. Шуның өчтән бер өлеше Советлар Союзына туры килә.
Бу мәгълүматлардан соң: «Сезнең совхоз шушы гомуми уңышка нинди өлеш кертә?» дигән сорауның тууы табигый.
Директор, ел саен бик күп туристларны, экскурсантларны кабул итә торгач, бу сорауга җавапны бик оста аңлатып бирә. Илебез хезмәт ияләренең тормышын бизәүгә, аларга затлы якалар җитештерүдә ♦Кощак» совхозының да өлеше шактый икән. Биредә йорт куяннары белән беррәттән чәшке һәм ак төлке дигән кыйммәтле җәнлекләр дә үрчегелә. Мәсәлән, 1973 елда бер чәшкедән — уртача 4,2, бер төлкедән 7,2 үрчем алып үстерергә планлаштырылган булган. Ә җәнлек караучылар планны арттырып үтәгәннәр. Мәсәлән, төлкеләрдән 8,3 әр үрчем алып үстерелгән. Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы җәнлек караучы Нина Спиридоновна Попкова, Анна Григорьевна Андреева, Мәгъсүмә Паничева, Мария Матвеевна Горшенина кебекләрнең уңышлары тагын да күркәмрәк. Аларның дусты һәм киңәшчесе — зоотехник Елизавета Андреевна Варнек. Моннан егерме бер ел элек бу хуҗалыкка беренче җәнлекләрне алып килүче, җәнлек карау серләренә уннарча кешеләрне өйрәтүче һәм тәрбияләүче ул. Аларның тырышлыгы белән совхоз 1973 елда дәүләткә 63 276 данә чәшке тиресе, 9302 данә төлке тиресе саткан. Җәнлек асрау хуҗалыкка 1 миллион 169 мең сум табыш китергән. Менә шушы була инде совхозның өлеше. Зур өлеш бу! Бөтен коллективның — эшчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләрнең уртак тырышлыгы, бергәләп эзләнүе нәтиҗәсендә үстерелгән җимеш.