Бездән алда яшәдегез
Бездән алда яшәдегез
Бездән алда яшәдегез, Бигрәк тә аз яшәдегез. Ут уйнаган яу кырында Яшен булып яшьнәдегез.
Сез калдырган шул нур белән Яктыртылган заманыбыз. Колакларда яңрап тора «Алга!» дигән авазыгыз.
Күз алдыннан китәсе юк Җирне кочып ауганыгыз.
Без бит сезнең дөньялыкта Исән калган дәвамыгыз.
Безгә тияр пуляларны Каплап калды күкрәгегез. ...Яшен булып яшьнәдегез, Ә без — сезнең күкрәвегез.
Ленинград егете сержант
Поликарпов истәлегенә
...О җирне тетрәткән ул һөҗүм!
Солдатлар барсына түзәләр.
Теш кысып түзәләр, үләләр...
Тереләр дусларын күмәләр.
Снаряд каплаган сержантның
Гәүдәсе кайда соң? Медален
Таптылар бары тик — ил данын
Арттырган Батырлык медален.
Кадерләп кабергә салдылар:
— Туган җир, бу — синең улың бер, Гәүдәсе юк, калды тик төсе, Үзеңнең куеныңнан урын бир!
Сугыштан соң кайтып, без аңа һәйкәлен куярбыз алтыннан. Яңгырады соңгы залп. Солдатлар Киттеләр зур җиңү артыннан. ...Ничә ел җир саклый медальне, Җуела сугышның эзләре, Кем белә, әлеге солдатлар Күптәннән һәйкәлдер үзләре. Яу үткән яланда — ызаннар, Ызанда металлы тузаннар. Туган җир, куеныңда күпмедер һәйкәлгә әйләнер медальләр...
— Талларга тотынып, бөгелгән талларга, Кайларга агасың, Иделем, кайларга?
— Барасы урыным — астагы үзәндә.
Түбәнгә ашыгам, урыным түбәндә.
— Кайларга чабасың, гомерем, кайларга?
— Тауларга, офыкта күренгән тауларга.
Түбәндә яшәүнең мәгънәсе нилектә? — Биектә кешенең урыны, биектә...
Уфа.