Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тун трагедиясе


САТИРИК әкият
Мәсәл дә күп, мәзәк тә аз түгел /Бүре белән Куян турында.
Сөйләргә без бүген тагын берне Тиеш булдык шушы урында.
...Кышкы көндә урман аланында Куян белән Куян очраша.
Тезләнешеп юлга, бер-берсенең Хәл-әхвәлен алар сораша.
Ирең ничек? Бала-чага нишли? — Бер-бер артлы тезелеп китә сүз. Ачыклыйлар ашау-эчү ягын һәм... модага килеп җитә сүз.
Күзләреннән очкын сибә-сибә:
— Беләсезме, кәбәм,— ди берсе,— Күккә чөеп хәзер мактала бит Бүре мехы, бүре тиресе.
Мин үземә бүре тун тектерәм!
Ирем китте бүре ауларга!
Әйттем: миңа соры кирәкми, дип, Сарырагын куштым сайларга...
Икенчесе шунда, дер-дер килеп, Сөртә башлый дымлы күзләрен,— Як-ягына карангалап сөйли, Аңлау кыен хәтта сүзләрен:
— И ахмагым, безнең ирләргә ул Бүре тоту каян килгән, ди?!
Кичә картым бер Бүрене күргән — Куян бүрек тегеп кигән, ди.
Ә бәлки ул... синең Куяныңдыр?.. Хаталансам, гафу итсәнә!
Ә тегесе ачулана:— Юкны Сөйләп йөрмә, кит лә, китсәнә.
Уйлама да, кәбәм, андыймы син, Җилләр, диген, алсын авыздан! — Алай димә. Чөнки бөтенесен Көтеп була Бүре явыздан...
Гәп өзелә... Дуслар бик күңелсез Аерылышты. Алан тын калды.
«Куян бүрек!» Нинди куркыныч сүз, Йөрәккә ул кара шом салды!
Ник күзләрдән көн-төн яшь коела, Ник өмете сүнде бу җанның?!.
Куян бүрек — ире булып чыкты Бүре мехы көткән Куянның.
Бу фаҗига, әйе, җан тетрәткеч...
Бик гыйбрәтле аның морале: Сүздә генә батыр Куяннарда Дөньяларга караш тар әле.
Киресенчә теләкләр
ӨЧЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
Инде язылган шигырьләр һәм туа торганнары Булмасын иде берсе дә Тик мактау корбаннары.
Кайчакта яман төшләр дә Яхшыга булсын иде — Башлык булган кайберәүләр Башлы да булсын иде.
Тик кычыткан җирне генә
Кашысын иде кеше:
Үз өстеннән үзе... әләк Ташысын иде кеше.
Булсын иде юл казуны Күз буяуга тиң итеп: Киңнәрен тарайтып түгел, Тар урамны киң итеп.
Трамвайлар игълан йөртәләр Күпләр, дип, укысыннар: «Этешкән-төртешкән затлар Чиратсыз утырсыннар!..»
Ник ире эшсез икән дә Хатыны эшсез түгел?
«Алтын куллы» сатучылар Ник алтын тешсез түгел?
Ул балык тотты. Ә балык Уылдык чәчә иде. Кармактан алды да кире Җибәрде: «Яшә!» — диде.
Гаҗәп хәл: ул шаулап кайта, Ә хатыны шып тына — Соңга калган өчен! диеп, Бер уч чәчәк тоттыра.
Чөйсеннәр иде борынны Бары баштүбән йөреп. Кипсеннәр иде диңгезләр Безнең саз-күлдән элек.
Ун билет алды да ертты — Мин акча кызганмыйм, дип һәм әйтте: кичә трамвайда Билетсыз узганмын... дип.
Кем беренче әйтер икән: Гариза бирим,— диеп,— Эштән чыгарыгыз, чөнки Тик урын билим...— диеп?
Килер көн: без теләмәсәк, Кунмаган таплар булыр. Урманга барып та куак Утырткан затлар булыр!
Коры су белән бокаллар Ташып ла тулсын икән. Намус турында язганнар Намуслы булсын икән.
Башлыкны бозмыйм дигәннәр Аңа бүләк бирмәсен,— Кулларына бүләк тотып Хәтта төшкә кермәсен.
Безнең авылда шундый бер Изге зат туар микән: Халыкны мәчеткә түгел, Клубка куар микән?
Әйдәгез телик идарә Отчетлар бирмәсен дип,— Карарлар үтәлсен дигән Карарга килмәсен дип!
Язмыйк әле, язмыйк әле, Язмыйк әле туйганчы,— Нәшрият безгә «Яз!» диеп Катгый таләп куйганчы