ТАҢ ШӘҺӘРЕ...
ала чакта ерактагы тау сыртларында, урман буйларында рәшәгә күмелеп югала барган офыклар безгә нинди могҗизалар вәгъдә итмәгән, ә арыш басуы уртасыннан боргаланып сузылган юллар кемнең генә уй-хисләрен ерак-еракларга алып китмәде икән. Кемнең генә күңеле офыклар артындагы серле яңа җирләр белән хыялланмагандыр, дисез. Чөнки әллә кай җирләрдән килгән ак болытлар шул хакта искәртә, канатларында язны алып килгән кыр казлары гүя шул турыда хәбәр сала. Хыялдагы ул җирләрне кемдер «зәңгәр ил» дип атагандыр, кемдер «таң шәһәре» дигәндер, кемдер бәлки тагын да матуррак башка берәр исем тапкандыр...
Вакыт үтә. Китмәскә килгән кебек тоелган айлар-еллар бала чакның ялан тәпиләре белән бергә ялтырап каядыр артта кала. Кеше үсә, чыныга, үзгәрә. «Таң шәһәре»н биләп алган хыялый томаннар әкрен генә тарала бара.
Һәм шәһәр реаль кыяфәткә кереп якынлаша башлый. Баксаң, ул алай әле дөнья читендә үк түгел икән. Уйда, хыялда гына күренгән чалымнары Казаныбызның завод-фабрикаларында. шәһәрләребезнең зур төзелешләрендә бар икән ләбаса! Чулман, Идел буйларында яки туган илебезнең бүтән җирләрендәге бу яңа «таң калалары» күңелдә иң изге җирләр булып урын ала. Ул Кремль. Сөембикә манаралары, алардан да биегрәк булып күтәрелгән төзү краннары белән бергә күз алдына килеп баса
Һәм иң мөһиме, хыялдагы шәһәрен яшьлек үз куллары белән төзи Түбән Камалар, бөтен дөньяга даны таралган Чаллылар барлыкка килә Бала чак хыялы яшьлек романтикасына әверелеп тормышка аша. чынбарлыкка әйләнә. Син туган җиреңне яңабаштан ача башлыйсың. Роберт Әхмәтҗановның яңа шигырьләр җыентыгынаXXXVIII кергән һәм яшь төзүчеләргә багышланган «Таң шәһәре» дигән поэмасы шул турыда сөйли.
Коймалар юк биредә, таш коймалар, син рахим ит, ачык дүрт яты* .
Кояш хужа монда һәм Азатлык, һәм шуларга кушыла жыр тагы.,,
XXXVIII Роберт Әхмэтжанов «Тан шәһәре» стан китап нәшрияты. Казан. 1974 ел.
(«Тан шәһәре» ).
Туган җиребезнең йөзе көннән-көн. үзгәрә. Республиканың төрле почмакларында яңа төзелешләр бара. Торак йортлар белән бергә, яңа завод-фабрика- лар аякка баса. Алар яшьләр көче белән салына. Туачак көннәрнең матурлыгы яшьләр кулында. Киләчәгебезнең яктылыгы, гасырлар буе үсеп, баеп килгән традицияләрне, гореф-гадәтләрне яңа нигездә тагын да үстерү шул яшьләрдән тора, дип раслый автор үзенең шигырьләрендә. Чынлап та, һәркемгә мәгълүм ки. яңа. матур тормыш төзүче кешенең матди көнкүреше бөтен булу өстенә, аның рухи дөньясы да бай булырга тиеш. Кеше катлаулы автоматлар уйлап чыгара, галәмне гизә. Әмма аның күңел байлыгы, бәхете фәнни-техник революция казанышлары белән генә үлчәнми. Эш бүгенге буынның элеккесеннән һәм киләчәк буынның бүгенгесеннән рухи баерак, күркәмрәк булуында. Робертның байтак шигырьләре әнә шул яшь буынга адресланган
Скептиклар әйтсен: «Кала бар да — янып Сайгон яр да, тал да. гел до. йолдызлар да. яңа калалар да » Калсын!
Офтанмыйбыз һич тә Бүген бездән калулар түгел.
Б
калдырулар турында яна жыр тиешле яна заманга'., («Калдырабыз төзеп яца шәһәрләр»,)
Китапның беренче бүлеге «Гомер учагы» дип исемләнгән. Авторның лирик каһарманы ye-акылы белән балигъ булган кеше. Ул дөньядагы бар нәрсәгә дә җаваплы икәнен аңлый, иң-нәрендә хакыйкать һәм вөҗдан йөген тоеп яши. Кешенең күңелен табигать белән бәйләп караганда бу балигълыкны тагын да ачыграк сизеп була. Әнә төнге күкне йолдыз сызып үтә, әйтерсең еллар буе йөрәгендә йөргән тойгы иреннәрдән кинәт сүз булып ычкына. Әнә. соңгы өмет кебек өзелергә торган сары яфрак келт итеп йөрәкне телеп ала. Уйландыра... Болгар хәрабәләре өстендәге ярым ай ниләргә ишарәли икән? Нинди шом бар кара күләгәләр-дә? Әнә, тәнен җуйган җан кебек, агач башларыннан җил йөри... шаулап алма коела... Әрни-әрни ни эшләргә тели икән соң ялкын теле?
_ Учак яна! Кичелә бара Күренмәгән сызык:
Тып-тын гына баш очыннан Кояш бара узып!
(«Гомер учагы»,)
«Учак яна, кичелә бара күренмәгән сызык» — менә шушы бер мәл кешенең өлгергәнлеген, гражданин булып үсеп җиткәнен билгели дә. Геройны хәятнең төрле яклары уйландыра, борчый башлый. Аның кыйбласы ачыклана төшә. Әйе, ул кыйбла халкыңның уй-кайгы- ларыннан, илең алдында торган мөһим бурычлардан аерылгысыз булырга тиеш. Шагыйрьне нәрсәләр дулкынландыра, нинди утларда яна соң аның күңеле?
Менә «Төп йорт» дип исемләнгән шигырь. Ул күңелдә туган җиргә тирән мәхәббәт хисләре уята.
Төп Йортый бу. төп йортым, бабамнар сөйләшкән жир! Чнт җирдән бүреге белән кайтырга киңәшкән жир„,
Сугыш бетүгә инде ничәмә еллар үткән. Бер карасаң, кеше ул яралар турында онытырга да тиеш сыман. Авыл- шәһәрләр күптән инде яңадан торгы- зылган, хәрабәләрне яңа, якты про- спект-урамнар алмаштырган. Тик бер-нәрсәне генә — сабыйларга әтиләрен, аналарга улларын кайтарып булмый... Әле һаман да дөньяның тыныч булмавы, кемнеңдер тән, кемнеңдер күңел җәрәхәте хатирәләрне яңартып тора. Авторның «Илгә исән кайткан агайлар», «Азатлык мәгънәсе» дигән ши-гырьләре тынычлык-иминлекне сакларга өнди.
Автор шагыйрьләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗат дөньясы турында да җитди уйлана:
Сез уйлыймсыэ: чорный шагыйрьләрен
Кара елгаларда.
Машукларда,
Моабнтларда, дип, атканнар?
Ә. юк әле!..
Бнк зиннәтле сарайларда, алтын тәхетләрдә алар җанын элек — «сатканнар!»
(«Шәмнәр»,)
Күргәнегезчә, Роберт Әхмәтҗанов әсәрләренең тема диапазоны киңәя бара. Әмма шагыйрь, тематиканы киңәйтү белән бергә, киләчәктә аны тирәнәйтү, конкретлаштыру, ил-халкыбыз- ның рухи ихтыяҗларына якынайту юнәлешендә эшләсә, иҗаты тагын да отар иде. Югыйсә, Сонгми, Хиросималар турында ачынып яза алган шагыйрьнең әсәрләрендә үзебезнең алда торган кайбер әхлакый һәм башка проблемаларның да азрак күренүе беркадәр гаҗәпләнүгә урын калдыра.
Автор дөнья әдәбияты белән танышып бара, әдәби мирасыбызны җентекләп өйрәнә, ерак гасырлардан килгән бай традицияләребезгә таянып иҗат итә, кыю эзләнә. Аның эзләнүләре күбрәк ассоциатив юнәлештә алып барыла. Гомумән, соңгы чорда бу юнәлеш татар шигъриятендә алгы планга чыкты. Моның сәбәпләре дә мәгълүм. Хәзер безнең күпчелек укучы урта һәм югары белемле, аның интеллектуаль дәрәҗәсе дә югары.
Роберт Әхмәтҗановның иҗатында фикерләр тирәнәюе белән беррәттән сурәтләү чаралары байый, образлылык яңа куәтләр ала бара. Ьәм шунысы әһәмиятле, авторның кайсы гына шигырен алма, аларның кешелекле лирик аһәң белән өртелгәнен ачык сизәсең. Аның иҗатында күңел җылылыгы бер фон булып бара. Шагыйрь йөрәгендә туган тойгыларны сүзләрнең мәгънәви гармониясе аша укучы күңеленә җиткерергә тырыша. Нәтиҗәдә, хис һәм фикер калку итеп сурәтләнгән образлар аша күз алдына басарлык картинага әверелә. Шигырьдәге образ-сурәтне син акылың белән генә кабул итеп калмыйча, үзеңчә күрә дә башлыйсың. Авторның әйтәсе фикерен тулысыңча ачыклап бетермәвен аның үз укучыларына
-ышануы дип, аларның фантазиясенә урын калдыру дип аңларга кирәк. Бу хәл укучыны яңа кичерешләргә этәрә, уйланырга, хыялланырга мәҗбүр итә. Шагыйрь һәм укучы күңеле менә шулай иҗади бәйләнешкә керә. Роберт Өхмәтҗанов шигырьләренең тәэсир көче шунда да инде. Ләкин сурәтләү чаралары, образлылык турында сөйләгәндә кайбер кимчелекләрне дә әйтмичә -үтеп булмый. Бер-ике мисал китерик.
Күтәрелә жир пультына игенчеләр — дирижерлар, илһам биреп иң беек сәнгатьләргә.
(«Игенчеләргә мәдхия».)
Сине ташлар таный. Аяк астыңа җырлап керә күпер, ксилофондай.
(«Таш йортлар..,»)
«Игенчеләр — дирижерлар», «ксилофондай күпер» кебек ясалма, шапыры- нулы чагыштырулар әлеге яхшы гына шигырьләрне дә ямьсезлиләр. Ә бит чагыштыру, никадәр генә сәер һәм көтелмәгән булмасын, ул иң әүвәл тәэсир көченә ия булырга, шигырьнең рухына, гомум аһәңенә буйсынырга тиеш.
Әдәбият сөючеләр Роберт Әхмәтҗа- новның бу китабын яхшы кабул итәрләр дип уйларга кирәк. Алар анда күңелгә хуш килә торган шигъри яңгырашлар табарлар, шигырьләрне укып уйланырлар, һәрхәлдә, битараф калмаслар...