Логотип Казан Утлары
Очерк

СОЛДАТ ХАТЛАРЫ


Хатлар белән ара якыная.
Хатлар белән күңел тоташа.
Сагыну килә, җылы хисләр кайта Чын күңелдән язган хат аша.
итмешенче еллар комсомоллары! Ниндиләр алар? Алар күзгә күренеп саф чәчәкләр кебек үстеләр. Вакыт дигән нәрсә тыныч елларда талгын су кебек сизелмичә ага. Күз карасы кебек саклап үстергән ата-аналары да сизми калды, яшьләр инде тормыш дилбегәсен үз кулларына алдылар. Очерк шуларның берсе — өстенә солдат шинеле кигән, кулына Ватан-ана биргән куәтле коралны кысып тоткан яшь егет турында. Хатларында аның, көзгедәге кебек, тормышка карашы ачыклануы, характеры формалашуы чагыла.
I
«Кадерле әнием, әтием, энем һәм сеңелем!
Сезгә кайнар солдат сәламе җибәрәм... Бераз үзем турында. Без билгеләнгән җиргә килеп җиттек. Мин чын хәрби хезмәт тормышы башладым. Килү белән машина бирделәр. Хезмәт урыным бик әйбәт. Тиздән парад формасы да алабыз. Әлеге бик каты политик һәм хәрби хәзерлек бара. Шунлыктан беренче хатымны озын язып булмады. Менә бу каен яфракларын мин кайтканчы саклагыз. Алар мин хезмәт иткән җир — ГДР җирендәге агачларныкы. Бездәге каеннардан һичбер аермасы юк. Кайнар сагыну сәламе белән...
16 май, 1973 ел».
Яшь солдатның бу беренче хаты иде. Җилкәсенә солдат биштәрен киеп, дуслары, туганнары, ата-анасы белән саубуллашып, хәрби ко
миссариат капкасын беренче тапкыр атлап кергән көннән соң унбиш тәүлек үткәч язылган ул. Шушы ярты ай эчендә башына нинди уйлар килгәндер, нинди хисләр кичергәндер — билгесез. Ул алар турында язмый. Унсигез ел буена әти-әнинең җылы канаты астында җил- яңгыр татымыйча, бернинди хәсрәт-кайгысыз яшәргә күнеккән меңнәрчә егетләр өчен армия хезмәте белән тормышларында яңа чор — үзлегеннән яшәү чоры башлана. Төп хезмәт урынына барып җиткәнче, егет туган илебезнең күп шәһәрләре аша үткән, чит ил җирләрен, шәһәр-авылларын, ят булган кешеләрен күргән. Безнең әтиләр, абыйлар ул араны — Мәскәү — Сталинград — Берлин арасын — кулларына корал тотып сугыша-сугыша үткәннәр, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калганнар. Европаның бик күп халыкларына, шул исәптән Германия халкына да, азатлык яулап биргәннәр. Әнә шул каты сугыш, кайнар кан коеп яулаган изге нәрсәне — азатлыкны һәм тынычлыкны уяу яклап синең улың — безнең әтиләребезнең оныгы сакта тора. Ул солдат бүген. Совет армиясе сугышчысы. Аңа ил ышана, халык ышана. Әтисе ышана. Ышана һәм горурлана.
...Без бит балаларга һәр вакыт бала итеп кенә карарга күнеккәнбез. Нәрсәнедер алар без олылар аңлаганча аңлап бетерми торганнардыр, дип уйлыйбыз. «Бездән башка ничек яшәрсез икән соң сез?» — дип, аларга борчулы шелтә белдерәбез. Карасаң, Ватан-ана алар кулына дәһшәтле корал ышанып тоттырган, хәрби машина биргән һәм ил сагына бастырган. Һәм менә инде аның шуннан беренче хаты килгән. Туган илен сагына башлауның беренче билгеләре итеп ул хезмәт иткән җирендәге ак каен агачының яз ачылган тәүге яшел яфракларын конверт эченә салып җибәргән, «мин кайтканчы саклагыз», дип үтенгән. Каеннар алар сагыну билгеләре шул... Ә без күп вакыт улларыбызны хискә бирелми, андый нечкәлекләргә исе китми торган кырыс күңеллерәк бала дип күз алдына китерәбез.
...Ул май башында китте. Инде бездә дә агачлар яшеллеккә күмелеп баралар иде. Күңелле иде. Аларга Казанда ук хәрби форма бирделәр. Әйе, беренче марш-бросок. Күнекмәгән аяклар, йөреп таушалмаган яңа итекләр. Җилкәдә юлга бирелгән ашамлыклар салынган һәм аның янында төреп бәйләнгән шинель... Без дә улыбызны көчкә таптык. Кузгала башлагач, вагон тәрәзәсен ачып, безгә кул сузды. Ул кулларның, ул бармакларның әле мин тал бөресе кебек нәни һәм ефәктәй йомшак чакларын хәтерлим. Башында яшел пилотка, өстендә гимнастерка. Килешеп тора шикелле. Вокзал тулы халык, һәркемнең үз баласы, үз мәшәкате, һәркемнең ниндидер әйтелмәгән сүзе кала, бирелмәгән күчтәнәче кала. Бала — бавыр ите шул. Берничә секунд һәм паровоз уфылдап кузгала башлый. Менә инде ул койрыгын сузып күздән дә югалды. «Киттеләр малайлар җырлашып, калдылар аналар җылашып» дигән күптәнге бер җыр сүзләре искә төште. Солдат-шагыйрь Гали ага Хуҗиныкымы соң әле бу сүзләр? Ә менә болары төгәл аныкы:
Мондый чакта җанга тынгы кайда. Онытыла ял. йокы, ашларың, Юллар, юллар... юллар еракларга Алып китә солдат башларын.
Әйе, мондый чакта җанга тынгы бармы соң? Ул төнне күзебезгә йокы кермәде. Ул йоклаган бүлмә буш иде. Солдат улыбызның ничек үсүен, туганыннан башлап бу көнгә кадәр булган кечкенә генә үзгәрешләрне дә хәтерләп, аларга үзебезчә, олыларча бәя биреп, бүлмәсендә туйганчы сөйләшеп утырдык. Башка балалардан, бүтән кеше-
МИРХӘТ ХӨСНИМӘРДӘНОВ ф СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
ләрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормады ул. Бакчада тәрбияләнде, мороженое яратты, бик шук булды. Яше җитү белән бер дә соңга калмый укырга керде. Беренче елларында ударник та бул- галады. Соңга таба үзенең бүтән яшьтәшләре белән рәттән атлады. Артык күтәрелеп макталмады, аста калып тапталмады, уртача укыды. «Бишле» алдым дип алай борын күтәрмәде, «икеле» дип артыгын үртәлмәде. Тәртип бозган, «дневник» битләрен ерткан чаклары да булмады түгел, булды, һәр малай-шалай шикелле сугыш турындагы, солдат тормышы турындагы киноларны мөкиббән китеп яратып карады. Шулай итеп ул үсә барды, без олыгая төштек. Әмма, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «озак үсә кеше, күпме кирәк әле тәпи басканчы, кеше булганчы!» Хәзерге һәр нәрсәгә мул тормышта бала тәрбияләүнең ни кыенлыгы бар аның. Ипикәй бар, сөт-катык күңелең теләгәнчә, конфет-шикәр туйганчы... Иң читене, иң четереклесе — кеше тәрбияләү, аңа дөрес юл күрсәтә белү. Ил тормышы, семья хәле зарланырлык булмаса да, тирә-якта гел яхшылык кына түгел, әшәкелек тә сагалап йөри, кая гына кереп сыенырга икән, дип буш урын эзли. Ә бала күңеле буш капчык ул. Аңа теләсә нәрсә тутырып була. Бала үстергән кеше белә инде: һәр баланың үзенә генә, бары тик аңа гына хас булган четерекле һәм йомшак яклары була. Юкка гына ♦бала-чага» дип әйтмәгәннәрдер. Чаккан чаклары да була аның, хәсрәткә батырган чаклары да... Безнеке дә ал да гөлләрдән түгел иде.
Әле дә хәтердә. Җиденче классны тәмамлап килгән көннәрдә сызымнан «икеле» чыгарам дигәне өчен, класс җитәкчесенә ачу итеп, өйгә кайтмады. Беренче көнне туганнардадыр дип уйладык. Ә аннары... Көн арты көн узды... Ничек кенә, кайлардан гына эзләмәдек без аны, кемнәргә генә хәбәр итмәдек... Милиция органнары аша вокзаллардан, пристаньнардан, барып чыгарга мөмкин булган төрле шәһәрләрдән эзләттек. Көн саен моргка йөрдек, ни генә уйлап бетер-мәдек... Коточкыч? Баланың югалуы ата-ана өчен иң зур, иң кара кайгы. Биш, ун, унбиш көн узды. Малай да юк, аның турында бернинди җылы хәбәр дә юк. Суга батса, калкыр иде, машинага тапталса, табарлар иде. Димәк, исән. Кече улыбыз да: «Сез аны барыбер эзләп таба алмассыз, ул үзе кайтыр. Менә күрерсез...» дигән сүзләре белән безне юатырга, тынычландырырга тырыша иде. Чыннан да... югалып торуына унсигезенче тәүлек киткән иртәне, сәгать бишләр иде бугай, ишек шакыдылар. Бу аның шакуы иде. Ачып җибәрсәк, каршыбызда улыбыз басып тора. Тап-таза, чип-чиста... Битләре генә кояшта янып кара-кучкыл буяу сөрткән шикелле булган.
Сорашмадык. Әрләмәдек. Юындырып ашаттык та йокларга яткырдык. Берничә көннән соң ул барысын да бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде. Кемнәрдер «булдыра алмыйсың, куркак син» дип котыртканнар. Яшүсмер күңелен тетрәтә торган сүзләр бит бу. Үзенең алай түгеллеген шунда ук исбатлау теләге кабынган. Казаннан Камага китә торган пароходка утырып ул агымга каршы менгән һәм ике тәүлеккә якын барганнан соң Дирбешка пристанена төшеп, Перьмнән югарыдан килә торган турист теплоходына күчеп утырган. Шулай итеп, Идел буйлап түбән таба «сәяхәткә» киткән, Волга-Дон каналы аша үтеп, Ростов-Дон шәһәренә барып җиткән. Диңгездә коенган, кояшта кызынган. Шул ук теплоход белән әйләнеп тә кайткан.
— Нәрсә ашап йөрдең? — дип сорыйбыз.
— Ә мине ашаттылар. Проводница апага палуба юыштым. Савыт- сабалар чистарттым, баласын карадым. Хәтерлисезме, үткән ел без авылга кайтканда аның пароходында кайттык. Кечкенә малае белән танышып уйнап йөрдек. Шуны очраттым. Үз каютасыда йоклатты.
Кичләрен салонга кереп пианино уйнадым. Ял итүчеләр биеделәр, җырладылар. Үз булып киттем. Төпләп сораштыручы булмады.
— Безне күпме борчуга салганыңны беләсеңме соң?
— Хәзер беләм инде. Ярамаган эш эшләгәнемне Кара диңгез буенда ялгыз калгач кына аңладым. Кычкырып елыйсым килде. Бүтән кабатламам. Кичерегез...
...Менә шулай. Кичердек. Бала бит. Ач күзеңне — дөнья бу, диләр. Ата-ана фатихасын алмыйча юлга чыккан кешенең юлы бервакытта да уңмый аның. Кичерүен кичердек без аны. Әмма, үзе дә сизмәстән, атна-ун көн үткәч, аны Актаныш районындагы абыйларга озаттык. Тал чыбыгын вакытында әйбәт якка бөгәргә кирәк иде. Ике ай буе колхозда урып-җыюда эшләгән ул. Шушы җәйнең безнең өчен хәвефле булган вакыйгалары, авылдагы хезмәт аның яшь күңелен уңай якка үзгәртә башлаган иде. Яшүсмернең характеры формалашуында күчеш чоры дип аңлаталар моны педагоглар. Авылның тәэсире шактый көчле булган, күрәсең. Тугызынчы классны тәмамлагач, унынчыны төгәлләү өчен ул бөтенләй авылга кайтып китте. Хаты-хәбәре еш килде. Әйбәт яза иде. Машинада эшләве турында рухланып яза иде. Шунда гына без аңа машина «җене» кагылганын аңладык. Ел дәвамында ул берничә тапкыр Казанга кайтып китте. Самолет белән нибары сәгать ярымлык юл бит. Тик ул безне борчып беркайчан да, «билет алып бирегез, озатып куегыз», дип аптыратмады. Һәммәсенә үзе йөрде. Яратмый иде ул артык иркәләүне. Тугыз ел буе рус телендә укып, унынчы классны авыл яшьләренең кичке мәктәбендә татар телендә тәмамлау аннан нинди түземлелек һәм тырышлык сорагандыр, ул аларны үзе генә белде, сөйләргә яратмады. Без дә артык төпченеп тормадык.
Бер елдан ул әйләнеп кайтты. Кулында аттестат һәм колхоздан бирелгән уңай характеристика: «Эш сөючән, тыңлаучан һәм тәртипле, кешеләргә мөгамәләсе яхшы», диелгән иде анда. Ул тракторда, комбайнда эшләгән, һәртөрле машина серләренә төшенгән. Бу араларда инде аны берничә тапкыр повестка белән хәрби комиссариатка да чакыргаладылар. Яше тулып килә. Гаиләдәге көндәлек сөйләшүләрдә «солдат», «армия» сүзләре көн үткән саен ешрак телгә алына башладылар.
Озак та үтмәде, улыбыз токарь булып заводка эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакын алып кайтып әнисенең кулына тоттырды. Без аннан канәгать идек.
2
«Кадерле әтием, әнием, энем һәм сеңелем!
Хезмәтем дәвам итә. Хәрби ант кабул итәргә әзерләнәбез. Ватан алдында тугры хезмәт итү турында тантаналы ант бирәчәкбез. Парад формасы алдык инде. Тиздән биш йөз километрлы походка чыгабыз. Ике хәрби техника белән идарә итү бәхете туры килде миңа. Хатыгызны алдым. Чит җирдә яшәгәндә Туган илдән килгән сәлам хатлары аеруча кадерле икән ул. Әнкәем, мине төшеңдә бик борчулы күрдем дип язгансың, һич тә хафаланма. Ул бит төштә генә. Ә өндә исә бөтенесе әйбәт. Хезмәтем отлично бара. Кием яхшы, ашаудан зарланган юк. Көн саен иртән физзарядка. Сөякләрне язабыз. Күнек
МИРХӘТ ХӨСНИМӘРДӘНОВ ф СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
кәнче кул-башлар, буыннар сызлый иде, ә хәзер физзарядка ясап кергәч, күңел күтәренке, кәеф шәп, аппетит яхшы. Бүген ату кырына барабыз. Мин инде автоматны биш бармагым кебек беләм. Аннан соң пулемет өйрәнә башлыйбыз. Ул минем бронетранспортерга да куелган (бу корал сер түгел). Шунысын да әйтәм, мине хәрби ансамбльгә алдылар. Бер көнне замполит, сафка бастырып: «Кемнәр музыка коралында уйный белә?» —дип сораган иде, күп уйлап тормастан, мин дә ике адым алга атладым. Клубка алып кереп уйнатып карадылар. Ошаттылар, ахрысы. Беренче концертны ант кабул иткән көнгә әзерлибез. Ансамбльдә төрле милләт кешеләре бар. Мин немец органолында татар һәм рус көйләрен башкарам...
5 июнь, ГДР».
Бу хат юлда килгән сигез-тугыз көн арасында безнең малайлар инде хәрби ант кабул иткәннәрдер һәм беренче походларына чыкканнардыр. Концертта да катнашканнардыр, үзе яраткан органолда да уйнагандыр ул. Ә бит гаиләдә аның музыка яратуына артык игътибар да ителмәгән. Кайсыдыр класста, бишенчеме, алтынчыдамы укыганда, ул культа саксофон тотып кайтып кергәч, без аптырап, «кайдан алдың моны?» дип гаҗәпләнеп сораган идек.
— Мин музыка мәктәбенә язылдым. Шуннан бирделәр.
Ничек тапкан, ничек сөйләшкән, диген. Әмма безнең катгый таләбебез буенча аңа бик теләп алып кайткан музыка коралын кире илтеп тапшырырга туры килде. Без аңа: «Синең төп бурычың гомуми мәктәптә уку. Шул җиткән»,— дип каршы төштек. Ихтимал, бик үк акыллылык күрсәтмәгәндербез. Шулай да ул музыка белән мавыгуын ташламады, үзлегеннән рояльдә уйнарга өйрәнде. Нинди генә яңа көй ишетмәсен, ул аны шунда ук отып ала һәм рояльдә өйрәнә башлый. Бер тапкыр кайсыдыр бәйрәмдә барлык туганнар мәҗлескә җыелгач, ул: «Советлар Союзы Гимнын уйнап биримме үзегезгә?»—дип, кунакларга мөрәҗәгать итте. Аның бу сүзләрен башта уенга алдылар. Ул да булмады, улыбыз рояль артына утырды һәм бик җиңел генә уйнап та күрсәтте. Бу кичтә аннан белгән барлык көйләрен уйнаттылар. Аптырап калдык. Чыннан да, уйный белә... русчасын да, татар-часын да. Кайчан өйрәнеп өлгергән соң әле ул. Бармаклары да җитез йөри, ялгышмый. Тормышта «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальне малайлыгы белән аңлап та җиткермәгәндер әле ул чакта
Ә тора-бара... Токарь булып эшли башлавы турында әйтелгән иде инде. Аңа икенче разряд бирделәр, комсомолга кабул иттеләр. Ленин рәсеме төшкән билет алып, значок тагып кайткан көнне ул аеруча күтәренке иде. Үзе ул моны сиздермәскә тырышты. Ата-ана күңеле нечкә скрипка кылы кебек бит ул. Шунда ук сиздек без аны.
— Нинди поручение үтәрсең икән инде? — дип сорадык без аннан.
■— Миңа беренче поручениене комсомол билеты белән бергә биреп кайтардылар,— диде ул, бераз һаваланган булып.
— Ниндине?
— Цехта оркестр оештырырга куштылар.
— Оркестр? Ничек итеп?
— Белмим әле. Малайлар белән киңәшергә кирәк.
Тотынган эшен, уйлаган уен җиренә җиткермичә ярты юлда калдыра торган гадәте юк иде аның. Бу юлы да зур күтәренкелек белән һәм чын күңелдән бирелеп, ул үзенең беренче комсомол поручениесен үтәргә кереште. Магазиннан инструментларны лимит буенча бирә торган тәртип бар. Кайсыдыр мәктәпнең ниндидер сәбәпләр белән алынмый калган инструментлары барлыгын белгән. Ансамбльгә үзе ♦ кебек музыкага гашыйк малайлар җыелган. Шул инструментларны төяп алып кайтканнар болар. Киностудия дирекциясенә мөрәҗәгать итеп прокатка микрофон да тапканнар. Үткән елның Октябрь бәйрә-менә багышланган тантаналы кичәдә аларның беренче концерты яңгырады. Шактый оста һәм күңелле килеп чыкты.
Алар уйнаган саен остардылар. Остара барган саен аларны мәктәпләргә, төрле клубларга чыгыш ясарга чакыра башладылар. Музыка малаебыз рухи тормышының аерылгысыз бер өлеше булып әверелде. Армиягә китәсе иртәдә ул сиздермәстән генә рояль артына утырды һәм безнең гаилә өчен тирән мәгънәсе булган, безнең иң яраткан көйләребез «Урман кызы»н һәм «Агыйделкәй буе камышлар »ны уйнады. Шундый бирелеп һәм онытылып уйнады ул бу көйләрне! Без аңладык: малаебызның безнең белән саубуллашуы иде бу. Бәлки бу минутларында ул соңгы елларда күңеленә тирән булып кереп урнашкан ямьле Агыйдел буйларын, андагы серле булып тоелган ак каен урманнарын, салкын чишмәләрне күз алдына китергәндер. Авылда бер ел эшләп һәм укып кайтканнан соң менә бит ул ничек сөйләгән иде: «...Тракторда төнге сменада эшлим. Иртәгәсе көнгә чәчү өчен җир әзерлибез. Бу чакта инде төннәр шактый кыскарган була. Кояш бер яктан зур кабак кебек тәгәрәп төшә дә икенче яктан йокымсыраган кыяфәттә күтәрелә дә башлый. Башта әле алсуланып таң ата. Әле генә яшеллек төсе керә башлаган ак каен урманы өстеннән күтәрелеп килә торган кояшның беренче нурлары пәйда була. Мин аларны гигант сөңгегә охшатам. Нурлар, офыктагы болытларны төрле төсләргә манчып, алар арасыннан күз кысып балкыганнан- балкый баралар. Нинди генә төсләр юк ул нурларда! Әйтерсең лә кемдер урман эченнән мең төрле фейерверкларны һавага чөйгән. Күзләрне йокы баскан була, керфекләр кургаш кебек авыр, йомылырга гына торалар. Ә иртәнге нурлар аларга йомылырга ирек бирмиләр, ирексездән күзне ачтыралар. Әнә инде кояш каен ботаклары арасыннан күзләрен җемелдәтеп ашыга-ашыга күтәрелә башлый. Гүя ул: «Һәммәгез дә күрәсезме мине?» — дип туктаусыз елмая. Безгә бигрәк тә. Чөнки без аны беренче булып кырда — басуда каршылыйбыз. Нинди гүзәл икән бу дөнья, табигать. Мондый матурлыкны әле минем беркайчан да күргәнем юк иде. Шәһәрдә бу кадәр иртө торыл- мый шул. Торылса да, кояшны зур йортлар каплый. Кайчан һәм ничек чыкканын абайламый да каласың».
...Ә без балаларга бала итеп карарга гадәтләнгәнбез. Дөньяны белмиләр, аңламыйлар, матурлыкны тиешенчә күрмиләр шикелле. Без аларны чәчләрен озын йөрткәнгә «килбәтсезләр» дип ачуланабыз, кайчак «яшәүнең кадерен белмисез» дип тиктомалга әрләп тә ташлыйбыз. Ләкин, чынлап уйлап карасаң, хаталанабыз икән. Алар исә өр-яңа буын икән. Аларның матурлыкка карата үз мөнәсәбәтләре тәрбияләнгән икән. Алар безне кабатларга тиеш түгел, рухи тормышлары белән безнең дәрәҗәдә генә калмаска, үз сүзләрен әйтергә, үзләре белеп тормыш корырга тиешләр икән һәм шуңа омтылалар икән. Юк, кемнәрдер уйлаганча, бу ата белән бала арасындагы капма-каршылык түгел. Бу — үсеш диалектикасы. Үзебездә булган бөтен яхшылыкны без аларга күчерәбез. Ләкин яхшылыкның чиге юк. Алар туры юлда, дөрес юнәлештә. Алар безнекеләр, үзебезнекеләр... алар- да безнең кан, коммунистлар каны.
МИРХӘТ ХӨ CH и МЭР д ә НОВ ф СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
«Кадерле әтием, әнием һәм энем белән сеңелем!
Хезмәтем яхшы гына дәвам итә. Хәрби ант кабул иттек. Мин аның соңгы сүзләрен русча язам: «Если я нарушу эту мою торжественную присягу, то пусть меня постигнет суровая кара Советского закона и презрение трудящихся». Без бит боларны чын күңелдән әйттек. Димәк, инде без чын- чынлап солдатлар. Күптән түгел ату кырында булдык, атып та карадык. Гаҗәпләнерлек булса да әйтим: мөмкин булган 30 очкодан мин 29 ны җыйдым. Строй алдында майор миңа беренче «благодарность» белдерде. Әгәр шун-дый биш мактау алсак, туган илгә берничә көнгә кайтып килергә рөхсәт бирәләр икән.
...Немецлар биредә совет солдатларын ихтирам итәләр. Бер эссе көнне машина йөртү буенча өйрәнү вакытында бер немец хатыны безгә су чыгарып бирде. Сорамаган да идек. Нәрсәдер әйтте дә безгә баш иеп савытын сузды. Мондыйлар күпләр. Машиналар да күп монда. Төрле маркалы. Бер-берсенә һич охшамаганнар. Кая гына барма — юллар яхшы, асфальтланган. Йортлар гадәти түгел, ниндидер шомартылган таштан ясалганнар. Кибетләрендә затлы киемнәр күп. Беренче фоторәсемемне җибәрәм. Барлык туганнарга күрсәтегез һәм аларга миннән кайнар сәлам тапшырыгыз.
18 июнь, 1973 ел».
Бу хатны укыгач, без строй алдында мактау сүзе ишетү белән, «Советлар Союзына хезмәт итәм» дип җавап биргән солдат улыбызны күз алдына китереп сөенештек. Аңа «рәхмәт, балам, тап төшермә» дип әйтәсе, хуплау сүзебезне ишеттерәсе килде. Мин үзем дә солдатта булган кеше. Бәхеткә каршы, тыныч заманда. Безне — егерме сигезенче елгыларны — кырык бишенче елның көзендә алырга тиешләр иде. Каралырга да барган идек инде. Ә сугыш язын — май аенда бетте һәм шуңа күрә безнең чоргылар солдат шинелен соңлабрак киделәр. Туган илдән килгән җылы хатның никадәрле кадерле булуын бик яхшы беләсең анда. Аны өстән-өстән генә укый алмыйсың, озак итеп, тәмләп, кат-кат укыйсың. Шагыйрь сүзләре искә төшә:
Күр нинди ләззәт белән ул хат укый кырын ятып.
Солдатның үзеннән килгән хатлар да туган илдә шулай укыла. Һәр язган хаты саен без улыбызның «күзе ачыла» баруын, дөньяга, тормышка карашы камилләшә төшүен күңелебез белән сизеп торабыз. Күрәсең, ул тирә-якка гади күз белән генә түгел, күңел күзе белән, һәрнәрсәгә ниндидер мәгънә биреп карый, күзәтә белә, үзенчә нәтиҗә чыгара. Ә машиналарга игътибары турында әйтеп тә торасы юк инде.
Шулай туры килде... Ул үскән чакта ике малайга бер велосипед иде. Икәү атланып чаба торгач тиз ваттылар, ташладылар. Яңасын алып булмады. Үсмер яшькә җиткәч, мотоцикл альт бирүебезне үтенсә дә, курыктык. Шәһәр зур, машиналар тыз-быз, аварияләр дә булып тора. Кирәкмәгән бер мавыгу дип улыбызга чын күңелдән аңлатырга тырыштык. Аңладымы, юкмы, әмма «алмасагыз алмас-
сыз, мин барыбер машина йөртәчәкмен», дия иде ул. Ә без аның саен: «Рулен син тоткан машинага утырып йөрергә барыбер шикләнербез», — дип шаяртуга борып килдек. «Машинадан бер дә куркырга кирәкми,— дия иде ул безгә җавап итеп,— бүредән курыксаң, урманга гына бармыйсың».
Малайларның «куркак» дигән сүздән котлары чыга. Ни әйтсәң дә «ир кешеләр» бит. Улыбыз да яшьтәшләре әнә шундый начар тамга чәпәмәсеннәр өчен җае туры килгән саен үзенең куркусызлыгын ничек тә булса сиздерергә тырыша иде. Курка дип әйтмәсеннәр өчен дүртенче каттагы балконнан кухня тәрәзәсе аша өйгә кергәнен белгәч, без аны «дуамаллык бу» дип тиргәдек. Өч катлы мәктәп түбәсеннән карга сикергәнен ишетеп, укытучылар тревога күтәрделәр. Авылда чагында күк күкрәп каты яңгыр яуган кичтә бүтәннәр калтыранып өйдә утырган вакытта абыйның: «Кем хәзер мунча керергә бара ала, кем батыр?» —дигән шаяртуын ишеткәч, аны чынга алып сикереп тора да, иске чикмән ябынып, мунчага чыгып йөгерә һәм чабынып кайта. Ә үзе көлә икән: анда бит яшен яшьнәве дә күренми, күк күкрәгәне дә ишетелми. Күз күрмәгәч, колак ишетмәгәч, ни куркынычы бар аның. Кышкы буран котырганда колхоз егетләре белән тракторга тарттырып бүрәнә алып кайтырга кушкач та ул һич карышып тормыйча юлга чыккан. Ә безгә: «Командировкада булдым. Бүрәнә алып кайтканда тракторыбыз карга чумып ике тәүлеккә якын утырды»,— дип, исе китмәгәндәй генә язды. Безне борчыйсы килмәгәндер, күрәсең.
Хәрби комиссариат аңа ДОСААФның үзәк клубында шоферлар курсына барырга тәкъдим иткәч, ул бер дә икеләнмичә риза булып кайткан. Көндезен станокта, кичен төнге унбер сәгатькә кадәр укуда... Алты ай буе шулай. Кинолар, телевидение тапшырулары, кыз озатып йөрүләр (анысы да башланган иде инде) бер читтәрәк калды. Ял итүгә бик аз вакыт бүленә. Өстәлендә техник китаплар, машина йөртү кагыйдәләре... Армиягә китәр алдыннан имтихан. Йөртү буенча бишле, ә теориядән сыната бу. Материалны белсә дә, сөйләп бирү сәләте җитенкерәми. Тагын укый, хәзерләнә, тагын имтиханга керә. Ниһаять, биреп чыга. Армиягә китәр алдыннан комиссариат таләп иткән документлар арасына шоферлык правасы да теркәлә. Эш уры-ныннан бирелгән характеристикада шундый юллар: «Хезмәтне яратып башкара. Үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Иптәшләре арасында тиз арада ихтирам казанды».
Авылда мин аның өлкән абый белән бергәләп печән өйгәнен күзәтеп торганым бар. Печән чүмәләсе өстенә сәнәкне нәкъ авыл егетлә- ренекечә оста итеп кадый да, җайлап кына каерып күтәреп ала һәм аны өемгә югарырак ыргытырга тырыша. Күренеп тора: сәнәк сабы сыгылса да, билләре түзә, билләр нык. «Алай ук авыр күтәрмә»,— дип аңа абый кисәтеп тора. Ә үзе аның эшеннән канәгать. Елгырлыгы өчен ярата ул аны. «Рәт чыгар моннан»,— дип куанып сөйләнә һәм малаебызны бөтенләй авылда калырга димли: авыл хуҗалыгы институтында укып, авыл инженеры булып кайтырсың. Өйләнерсең. Каен урманы читеннән йорт салып бирербез үзеңә. Бабаларыңның нигезе монда бит. Нигезне корытырга кирәкми.
Абыйның бу сүзләренә ул каршы килми. «Әле бит армиягә барасы бар, дөньялар күрәсе... — дип, җавап кайтара ул. — Калган туганнар ни әйтер, әти-әниләр»... Димәк, төпле фикер йортә белә. Кешеләр: «Бу малаегыз сезнең бигрәк тә туган җанлы»,— дип мактыйлар икән, балаң турында шундый сүзләр ишетү ата-анага ифрат та күңелле һәм рәхәт икәнлеген сөйләп торуның кирәге бармы соң?! һәр хатында ул «өлкән апаның хәле ничек, ул ялгыз, аңа булышырга
в, «К, У.» »2,
МИРХӘТ ХӨСННМЭРДОНОВ ф СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
129
кирәк», «авылга — абыйларга хат яздым, хәлләрен белештем». «Фа- кия апаның сәламәтлеге ничек?», «Рөстәмнең аягы төзәлдеме әле? Эшендә уңышлар бармы?» һәм башка шундый бик күп сораулар яудыра. Аңа җавап хатын кыска гына итеп язармын дип уйлама да...
4
«Кадерле әнием! (Бу хатын ул бары тик әнисенә генә атап язган иде.)
Сезгә олы солдат сәламе җибәрәм. Хезмәтнең авыр чоры башланды, диләр. Миңа калса, түзәрлек. Безнең ансамбль нишли анда? Әллә тараламы? Бер дә язмыйлар. Кайткач аны тагын барыбер җыярбыз. Инструментларны гына сакласыннар. Туган ил сагындыра икән шул. Һәммә нәрсә искә төшә. Ничек әле теге җырда: «Без бүген авыр хезмәттә, Россиядән еракта, Туган илдән еракта»,— дигән сүзләр бар иде. Хәтерлисезме, безнең ансамбль башкаруында...
...Шушы айлар эчендә без җирле халык алдында берничә концерт бирдек. Чәч алынган килеш тамашачы алдына чыгуы, органолга тотынуы баштарак ничектер уңайсыз иде. Хәзер чәчләр бераз үсә башлады. Ни әйтсәң дә, стаж арта бара. Хәер, хәзерге немецлар, бигрәк тә яшьләр үзләре дә безнең тыныч солдатларга күнегеп беткәннәр. Менә шундый хәлләр... Сагынычлы сәлам белән...»
5
Соңга таба айга якын хат килми торды. Без инде борчыла башлаган идек. Төрлесен уйлыйсың бит. Кеше балалары гына ул армиядән бик тиз әйләнеп кайткандай булалар. «Тутырып та кайттыңмыни?» — дип сораганыңны сизми дә каласың. Ә үзеңә кагылгач... көннәрне иргә дә, кичен дә саныйсың. Солдат улың да аларны көн саен әллә ничә санап календарь битендә билгеләп бара торгандыр. Без шулай итә идек.
Бер-бер артлы рәттән өч хат килеп төште. Язуына караганда кәефе яхшыдыр шикелле. Хәер, никадәр авыр булса да, зарланмый ул. Андыйларга «авызында кан булса да кеше алдында төкермәс» диләр. Солдат тормышына күнегү ул кешедән зур түземлелек, ихтыяр көче, рухи күтәренкелек һәм үз бурычыңны бөтен тирәнлеге белән аңлауны һәм шуны турылыклы үтәүне таләп итә. Бу сыйфатлар улыбызның соңгы хатларында аеруча чагыла. Чыннан да әнә шулай дөнья күрә-күрә, үзлегеннән яши башлаган тормыш тегермәнендә чарланып акыл керә бара торгандыр. Ә без балалар дибез... Алар бездән зиһенлерәк булганнар инде. Без кабатлаган ялгышлыкларны кабатлама-сыннар, без башкарып җиткерә алмаган игелекле эшләрне ахырга кадәр түземлелек белән илтеп җиткерсеннәр.
Соңгы хатларына аерым-аерым тукталып тормыйм. Мин аларның кайберләрен берләштереп кенә тәкъдим итәм.
«...Бик ашыгыч язам. Тәнәфестә генә. Без бик ерак юлда булдык. Әле генә кайттык. Частька эләгү белән почтага йөгерәсең инде. Анда мине биш хат көтеп торган. Эссе ва
кытта сусаганнан соң су эчеп туя алмаган шикелле, йотлыгып хат укыйсың...»
«Хезмәтем әйбәт бара. Парад формасыннан фотога төшкән идем. Җибәрәм. Миңа килешә диләр андый форма. Июль ахырында бездә фестиваль башлана. Безнең илдән дә ф бик күп делегатлар киләчәк икән. Фестиваль үзенә ул. Ә бездән тулы сугышчан хәзерлек, икеләтә-өчләтә уяулык таләп ителә. Төрле илләрдән никадәр кеше җыела бит.
Әле мин мондагы җирләрнең матурлыгы турында язганым юк. Төнлә бигрәк тә романтично. Ерак та түгел зур шәһәр утлары балкый. Музыка яңгырый. Немецлар көне-төне музыка әйләндерәләр. Яхшысы да, яманы да бар...»
«...Менә инде өч ай узды. Тагын 640 көн. Вакыт тиз уза. Тиздән әтинең туган көне — 4 август. Алдан ук тәбриклим, кадерле әткәем, открытка җибәрәм, сәламәтлек һәм эшеңдә
gyp уңышлар телим».
«...Илнурның хатын алдым. Ул тугызынчыны бетергәч лагерьда берничә көн булуы турында яза. Ашханәгә өч километр чабып барабыз, чабып кайтабыз, дигән. Чүп нәрсә ул. Кем әйтмешли, «әле ул аның баласы гына, мичтә ята
сулышың кысылып егылып калырга мөмкин».
«...Күптән түгел безнең өчен дә, немецлар өчен дә кайгы g
яхшы беләсез. Эрнст Тельманның көрәштәше. Аларның гадәтләре буенча, бу көнне музыка уйнау, җырлау, бию тыела икән. Хатымны төгәллим. Сугышчан постка басар сәгать җитте. Тыныч күңел белән китәм. Хушыгыз. Хат көтәм. Сезне сагынучы улыгыз Илгиз. Хәрби часть. ГДР». Әйе, безнең комсомолец солдат улыбыз сугышчан постта тора. Тынычлыкны саклый. Ул киткәннән соң дөнья күләм булып үткән зур вакыйгалар арасында икесе безнең өчен аеруча әһәмиятле иде. Май аенда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев ГДРда Берлинда булып кайтты. Андагы очрашулар турындагы тапшыруларның һәркайсын без телевизор аша карап бардык. Тәртип саклаучылар арасында бәлки ул да күренеп китәр төсле (менә бит ул ата-ана өмете). Ә яшьләрнең унынчы Бөтендөнья фестивале барган көннәрдә без телевизордан күзебезне дә алмадык. Кайдадыр шунда, фестиваль барган стадион артында, башкалар белән рәттән безнең улыбыз да сакта торадыр, тәртип саклыйдыр шикелле тоела иде.
Соңгы хатлар инде олы кеше хатлары дип әйтерлек. Ул аларда хезмәт итүче иптәшләре, дуслары турында, солдат дуслыгы турында горурланып яза. Алар батареясы соңгы өйрәнүләрдә «Сугышчан һәм политик хәзерлек отличнигы» дигән исемне яулаган. Һ.әр бәйрәм саен частьларда һәм төрле шәһәрләрдә концерт белән чыгышлар ясыйлар. Инде ике төрле һөнәр үзләштергән. Кайткач югары уку мәктәбенә керү турында хыяллана. Энесен дә шуңа үгетли. Әйе, хатларда инде сагыну гына түгел, ә кулына коралны нык тотканын белгән, аңлаган ир кешенең уй-фикер йөртүе. Аларда үз иле белән чын күңелдән горурлана торган, үз иленең солдаты дигән мактаулы һәм җаваплы
ХӨСНИМӘРДӘНОВ ф СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
анасы». Уйла: йөгерергә армиягә барганчы ук өйрәнсәң әйбәтрәк икән. Югыйсә, күнекмәгән килеш тының бетеп,
көне булды. Вальтер Ульбрихт үлде. Аның кем икәнен
бурычны үтәүгә бөтен җаны-тәне белән бирелгән унсигез-егерме яшьлек комсомолец егетнең корычтай чыныга барган ихтыяр көче, ныклы характеры сизелеп тора.
Үзәк киностудияләрнең берсендә режиссер булып эшләүче В. Роговой үзенең әле күптән түгел генә экраннарга чыккан «Төньяк флоты юнгасы» дигән фильмы турында сөйләгәндә солдат тормышы турында шундый сүзләр әйткән иде: «Хәрби кешеләр кебек игелекле, яхшы күңелле, шул кадәр дус була белә торган, үзенең сүзенә һәм эшенә шул кадәр тугры булган бүтән кешеләрне очратканым юк әле минем. Солдат тормышының кырыс хезмәте, хәтта ул тыныч заманда үтсә дә, батырлыкка, үлем тәвәкәллегенә барырга әзер тору аларның барысын да ниндидер башка калыптагы кешеләргә әверелдерә һәм шуның белән бергә алардагы кешелеклелек сыйфатларын үстерә. Армия һәр ир кеше тормышында иң кирәк булган этап, ул аның характерын формалаштыра, аны корычтай нык, батыр һәм алга омтылышлы итеп ясый. Армиядә яңадан туалар һәм һәр төрле кирәкмәгән нәрсәләрдән арыналар. Хезмәткә барасы егетләр өчен моны аңлау бик әһәмиятле».
Бу фикерләрне без малаебыз хатларыннан да укыган идек. «Армия хезмәте малай чактагы иләс-миләслекне бик тиз селеккәли һәм алардан арынырга ярдәм итә»,— дип язган иде ул. Шундый акыллы фикерләре булган өчен дә без аның хатларын бер папкага теркәп җыя бардык. Сагынган саен папканы алып актарабыз, хатлар укыйбыз. Һәр укыган саен яңа мәгънәләр табабыз шикелле.
Китаплар шүрлегендә ул җибәргән каен яфраклары...
Радио бүген, бу очеркны төгәлләп утырганда, Берлинда 23 граду® җылы һәм тыныч һава дип хәбәр итте.
Бездәге кебек...
Дөньялар гына тыныч булсын!