Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРӘНЕҢ «ФАЛ КИТАБЫ»


ал ачам, бәхет ачам», икенче сүзләр белән әйткәндә, «якты г * киләчәкне ачам, бәхет ачам»,— дип яза Саҗидә Сөләйманова «Фал китабы» исемле шигъри җыентыгында'. Ни сөйли соң С. Сөләйманованың «Фал китабы», укучыны шатландыра һәм канатландырамы, яисә борчулы уйлар эчендә янарга мәҗбүр итәме?
«Фал китабыон ачам, һәм беренче шигырь үк фәлсәфи эчтәлеге, тирән фикерләре белән игътибарны җәлеп итә.
Алтын диләр.
бик кирәген чыкса, куштаннар, алтын булсам, бер сатылыр кдем.
Мин — кеше|
Ярага — тоз. арага ут сала дошманнар.
корыч булсам да бер зрер идем.
Мин — кеше.
(«Кеше»,)
Үз язмышыңны кешелек дөньясының моң-зарлары белән бәйли белү, язмышның ачы җилләренә карамастан, үзеңдә кешелек горурлыгын хис итә алу — бу сыйфат җыентыклары күп шигырьләргә хас. «Фал китабы» үзенең иң яхшы битләрендә шигърият теле белән Көшенең кешелек бурычы, аның җирдә тоткан урыны турын-
1 Саҗидә Сөләймаяәва. «Фал китабы», Ши-гырьләр. Татарстан хитап нәшрияты, Каэав, 4974, да сөйли; шул фикер лейтмотив булып шигырьдән-шигырьгә күчә:
Сулар ага. күлләр күккә бага,
Кояш карый дөнья күгеннән.
Яз килсә дә җиргә, боз яуса да —
Күкрәп уза кеше күңленнәв.
(«Сулар ага. күлләр күккә бага..,»)
Җыентыктагы шигырьләрнең барысын да әнә шул үзәк тема берләштергән. Аларда героиняның йөрәк тибешен, дөньяга кайнар мәхәббәтен тоясың. Ә шагыйрә тасвирлаган серле дөнья шигъри бизәкләргә, уй-кичерешләргә бай. Ул һәр вакыт хәрәкәттә, туктаусыз үзгәрештә. Табигатьтәге бәйләнеш, кеше белән табигать арасындагы мөгамәлә дә «Фал китабы»нда ачык чагылыш тапкан:
Кояш тирәсендә җир әйләна. Төн артыннан якты көн туа. Яңа язда җирне яңартырга Кыз туа да илгә, ул туа.
(«Җисми дөнья...»)
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, С. Свләй- манова үз шигырьләрендә хатын-кыз пси-хологиясен, аның эчке дөньясын тирән итеп ачып бирә. «И кызлар, и хатыннар» шигыре моның ачык дәлиле була ала:
Без шатлансак.
Керфекләрдән нур тама, нур сирпел»,
Кем очраса, шул күрә, Кайгыбызны кем белә? Керфекләр җиргә иелә. Күз яше җилгә сибелә,
(«И кызлар, в хатыннар»,)
Ф
«Фал китабы» жанр ягыннан да бик үзенчәлекле. Җыентыкта лирик поэзиянең башка төрләренә урын бирелсә дә, беренче планда интим лирика тора. Шулай булуы табигый да: кешенең эчке дөньясы, нечкә хисләре интим лирикада тулырак ачыла.
Тагын бер моментка басым ясыйсы килә. С. Сөләйманованың «Кыр казлары» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күргәнгә ун елдан артык вакыт үтеп китте. Хәзер әдәбият сөючеләр аны дистәгә якын китап авторы буларак беләләр. Шагыйрәнең иҗатында үзгәреш бармы соң? Җыентыкны укып чыккач, һич икеләнмичә: «Әйе, бар»,— дип әйтә алабыз.
Шагыйрәнең үз-үзенә ышануы, шигърият юлыннан ныклы адымнар белән баруы китапта ачык күренеп тора, һәм шигырьләрдә яңгыраган мотивлар авторның иҗади үсешен, аның романтик сурәтләү чараларына корылган шигъри хис дөньясы белән генә чикләнмичә, тормыш тәҗрибәсен үзенә сеңдергән образлар тудыруын күрсәтә. Кыскасы, «Фал китабы»-ның башка җыентыклардан аермасы да шушы шигъри үсештә, авторның әдәби тәҗрибә тупла-вында һәм үзенчәлекле әдип булып фор-малашуында.
Бүгенге татар шагыйрәләренең иҗатында мәхәббәт темасы зур гына урын алып тора. Бу тема С. Сөләйманова шигырьләренә дә чит әйбер түгел. Алар зур фикергә ия булулары, аерым шәхес тормышына кагылган мәсьәләләрне җәмгыять таләп иткән югарылыкка күтәрә алулары белән әһәмиятлеләр.
Хәлбуки, «Фал китабы»нда укучыны гашыйк итәрлек, кыска юллар аша тирән фикерләр әйтеп биргән, үзенчәлекле шигырьләрнең күп булуына карамастан, беркадәр таләпчәнлек җитмәү аркасында, «Ирек», «Хәсән Туфанга», «Таякка мәдхия» кебек күп сүзлелеккә корылган, фикер ягыннан сай әсәрләр дә очраштыргалый.
Зур булмаган бәяләмәмне тәмамлап, «Фал китабы»н укучының фикердәше һәм сердәше булыр, тормышка шигърият биеклегеннән торып карарга ярдәм итәр, дигән ышаныч белән ябам. Хөрмәтле укучылар, «Фал китабыин ачарга Сезнең чират.