Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ТОРМЫШЫННАН БЕР СӘХИФӘ


уса Җәлил хакында басылган хезмәтләрдән билгеле булганча, 1925—26 елларда шагыйрь Оренбург губернасының комсомол органнарында эшли. Аның бу чордагы тормышы һәм эшчәнлегенә караган мәгълүматлар әлегә күп түгел. Шуңа күрә Оренбург дәүләт архивыннан шагыйрьнең үз кулы белән язылган һәм аның шушы чор тормыш-яшәешенә кагылышлы хат табылуы һәркемдә дә кызыксыну уятмый калмас дип уйлыйбыз. Ул 1926 елның июнендә язылган.
Башта шагыйрь турындагы билгеле мәгълүматларга мөрәҗәгать итик. Рабфакны тәмамлагач, ВУЗга киткәнгә кадәр «белемне тормышка ялгау», практик тормыш тәҗрибәсен баету максатыннан ул бер елга отпуск ала. Туган авылы Мостафага кайтып, анда комсомол ячейкасының секретаре булып эшли. Тиздән комсомолның губерна комитеты аны Орск өяз комитетына инструктор итеп билгели. Соңрак ул комсомолның губерна комитеты члены булып та сайлана 1926 елны Муса Җәлил партия сафына кандидат итеп алына. Актив җәмәгать эшчәнлеге белән бер үк вакытта, ул Казан, Мәскәү шәһәрләренең әдәби тормышы белән кызыксына, бигрәк тә матбугат органнары белән элемтәне өзмәскә тырыша, газета-журналларны күзәтеп бара, шигырьләрен җибәрә, хатлар яза.
Әмма шулай да бу чорда Муса Җәлилнең әдәби иҗат өчен вакыты тар була. Ул бөтен күңеле белән комсомол эшенә бирелә. Аның фидакарьлеге һәм кайнап торган энергиясе гаҗәпкә калдыра. Кави Нәҗмигә җибәргән бер хатында эше турында ул болай яза:
«Күптән инде юньле бер нәрсә дә язганым юк югын Юк, вообще, язу өстендә утыра алганым юк. Өяздә йөрим. Бер-бер артлы әле губерна, әле өяз конференция, съезд, киңәшмәләргә чабам».
Җилгә-буранга карамый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Муса юлда була. Авылларда ул комсомоллар белән төрле оештыру эшләре үткәрә, пропаганда һәм агитацияне җайга салырга булыша, өяздә пионерлар хәрәкәтен оештыруга да ярдәм итә. Шунысын да искәртеп үтик: үз вакытында «Мостафа авылы балалар оешмасы»н төзегән, авылында комсомол ячейкасы оештырып, аның секретаре һәм комсомолның волость комитеты члены булган, төрле кичәләр һәм лекцияләр, спектакльләр үткәргән, язма газета һәм журналлар чыгарган Муса Җәлил бу чорда, комсомол эшлеклесе буларак, шактый тәҗрибә туплап өлгерә. Азчылык милләтләр арасында эшләүче инструктор Муса яшьләрне халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүгә күп көч куя.
Һәм менә шундый көннәрнең берсендә РКП(б) Орск өяз комитеты һәм өяз советы башкарма комитетының «Известия...» газетасында (1926 ел, 6 июнь саны) Муса Җәлилгә кагылышлы көтелмәгән бер кечкенә генә хәбәр басылып чыга. «Руль» дигән псевдоним белән язучы автор анда Җәлилне кыргыз авылларының берсенә (дөресе — ка-закъ.— М. М.) «пионерлар өчен китаплар, кулланмалар, кызыл галстуклар»
М
җибәрергә вәгъдә итеп тә, әлегә кадәр сүзендә тормауда гаепли. Автор үзе шул ук вакытта мәсьәләне ачыклап бетерми, «Муса Җәлилов дигән кеше»- нен бу авылга килгән аен да, анда ничә тапкыр булуын да ялгыш күрсәтә
Өяз газетасында үзенә мондый урынсыз «гаеп» ташлауны Муса Җәлил җавапсыз калдыра алмый һәм тиздән редакциягә М. Җәлиловтән менә шундый хат алына.
«Известия» газетасы редакторына ачык хат. Ип. «Рульгә» җавап.
Беренчедән, Орск волостеның дүртенче авылына уку елының башында түгел, ә ахырында — март аенда чыгылды. Һәм бер генә түгел, ә ике тапкыр; һәр ике очракта да авылда балалар хәрәкәтенең торышы хакында балалар түгәрәге җитәкчесе һәм комсомоллар белән әңгәмә үткәрелде.
Икенчедән, дүртенче авылда бернинди пионер отряды һәм пионерлар юк, ә 1926 елның мартында мәктәп һәм ВЛКСМ ячейкасы каршында тик балалар түгәрәге генә оештырылган иде. Аны оештыруның максаты, кыргыз балаларын ВЛКСМ ячейкасының туры- дан-туры җитәкчелегендә акрынлап әзерли торып һәм пионер рухында тәрбияләп, соңрак пионер отряды итеп үстерү. Ә әлегә исә алар, әзерләмәгән, пионер итеп теркәмәгән һәм тантаналы ант бирмәгән килеш, пионерлар булып исәпләнмиләр.
Димәк ки, без галстуклар вәгъдә итә дә, бирә дә алмыйбыз.
Инструктаж ясаганда, «вәгъдә» дигән метод бездә кулланылмый, ә хәлне ачыклаганнан соң практик күрсәтмәләр бирелә. Бу түгәрәк белән .пә эш шулай Сулды. Галстуклар вәгъдә ителмәде, пионерлар кемнәр алар, аларның үзләре арасындагы закон һәм гадәтләре, салют бирүнең, галстукның һ. б. ның әһәмияте дигән темага җитәкче тарафыннан әңгәмә үткәрелде.
Түгәрәккә ана телендә үрнәк планнар, эш формалары тәкъдим ителде. Берничә талкыр иптәшләрчә хатлар яздык. Яшь пионерларның өяз бюросы азчылык милләт пионер хезмәтчәннә- ренең көче белән бу түгәрәкнең эшен ана телендә алып барырга ниятли.
Кыргызча (монда казакъ теле күздә тотыла — М. М.) пионер әдәбияты бөтенләй юк. Шулай булса да, У комол югары органнар аша кыргыз телендә мөмкин кадәр әдәбият юнәтүне үтенә. Һәм КСМ ячейкасына бу хакта шулай дип әйтелгән иде дә.
Әнә шуңа күрә, «Руль» иптәш, кор- респонденцияләрне түшәмнән йолкырга ярамый, ә язарга тотынганчы фактлар һәм чынбарлык белән нигезләргә кирәк.
Җәлилов».
«Шушы җавап хәбәрен газетада ур-наштыруларын үтенеп», Муса Җәлил редакциягә мөрәҗәгать итә һәм ВЛКСМның Орск Укомы азчылык милләтләр буенча инструкторы Җәлилов Муса, К. Маркс урамы, 16 нчы йорт дип имзасын һәм адресын куя.
Хат Оренбург өлкә архивының әлеге газета редакциясе фондында саклана
Муса Җәлилнең бу автографы шактый әһәмияткә ия. Чөнки ул шагыйрь биографиясенең аз өйрәнелгән чорына карый, казакъ балалары арасында пионер отрядлары оештыру, аларны интернациональ рухта тәрбияләү буенча ул башкарган эшнең конкрет бер сәхифәсен яктырта. Шушы кечкенә язмада да без Мусада чын күңелдән инанган ин-тернационалист сыйфатларын күрәбез
Дүртенче номерлы авыл хәзер Оренбург өлкәсенең Яңа Орск районы, Тукай авыл советы карамагына керә Оренбург якларьшда тату бер семья булып илебезнең барлык милләт вәкилләре диярлек яши һәм эшли. Бу дуслыкның нигезләрен коруда шагыйрь Муса Җәлилнең дә өлеше бар.