ҖӘЛИЛНЕҢ «ХӨСӘЕНИЯ» ЧОРЫ
Сөекле шагыйребез Муса Җәлил белән, аның зур иҗат мирасы, бай тормыш юлы белән күпләр кызыксына. Нәтиҗәсе күз алдында: аңа багышлап язылган әдәбият-сәнгать әсәрләре, фәнни-популяр китаплар һәм гыйльми хезмәтләр санап бетергесез. Шулай булуга да карамастан, шагыйрьнең тормыш юлына караган материалларда әледән-әле төрле характердагы төгәлсезлекләр очрап тора.
Моннан ун еллар элек, Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу уңае белән, Оренбург шәһәрендәге «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасына истәлек тактасы куелды. Мәрмәр тактага түбәндәге сүзләр язылган: «В этом здании в 1918—19 гг. учился Муса Джалиль, известный татарский поэт, Герой Советского Союза, Лауреат ленинской премии».
Инде шул ук елларда Татарстан китап нәшрияты чыгарган альбомга мөрәҗәгать итик. Альбомның 17 нче битендә шул ук бина рәсеме. Рәсем астында аңлатма язуы: «Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе, революциядән соң Татар халык мәгариф институты. Муса анда 1913 елдан 1922 елга кадәр укый».
Боларның кайсы дөрес, бу даталарның кайсына ышанырга? Шул мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән, без Оренбург дәүләт архивындагы материалларны тикшереп чыктык. Архив материаллары арасыннан 1912—17 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган шәкертләрнең исемлеге табылды. (Оренбург өлкәсенең дәүләт архивы. 213 фонд. 1 тасвирлама. 30 эш. 16, 21, 24 битләр.) Архив кәгазьләренә караганда, Муса Җәлил бу бинада 1914 елдан алып 1923 елга кадәр укыган булырга тиеш.
1914—15 уку елында ул башлангыч мәк-тәпнең III классында, 1915—16 уку елында, башлангыч мәктәпнең IV классында, ә 1916—17 уку елында урта мәктәпнең 1 классында укый. Укыган өчен акча түләми, урта мәктәптә укыганда гомуми торакта яши. (Шунда ук, 57 эш. 222 бит.)
Бөек Октябрь революциясеннән соң «Хөсәения» мәдрәсәсе Татар халык мәгариф институтына (ТИНО) әйләндерелә. 1919—23 елларга караган документларда Муса Җәлил исеме еш очрый. Документлардан күренгәнчә, 1921—22 уку елында ул күп авырый. Шуңа карамастан, барлык фәннәрдән диярлек яхшы билгеләр алып бара. (Шунда ук, Р-470. 1 тасвирлама. 4 эш. 52 бит.) Муса дәрестән тыш күп укый, бик күп мәсьәләләр белән кызыксына. Архивта Муса Җәлил укыган китаплар исемлеге (Шунда ук, 213 фонд. 1 тасвирлама. 40 эш. 344 һәм 66 битләр.) сакланган. Ул укыган әсәрләр арасында «Фәнни фокуслар», «Америка фикерләре», «Умарталыкта», «Надан ата», «Ярлылар», «Кошлар хакында», «Явызлыкның җәзасы», «Ибтидаи мәктәптә кул эшләре» исемле китаплар, «Шура» журналы һәм башкалар бар.
Муса Җәлил исеме очраган документларның соңгысы 1922—23 уку елына карый. Институтта укучы студентлар исемлегенә ул 93 нче кеше булып теркәлгән. (Оренбург өлкәсенең дәүләт архивы. 213 эш. 1 тасвирлама. 57 эш. 160 бит.) Димәк, 1922—23 уку елында шагыйрь әле Оренбургта булган. Муса Җәлил хакында язылачак хезмәтләрдә югарыда китерелгән мәгълүматлар искә алыныр дип ышанасы килә.