Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМСЕЗ ДУСЛЫК


Муса Җәлил һәм Павло Тычина... Исемнәре дә, сокландыргыч иҗатлары да миллионнарга яхшы таныш булган бу ике шагыйрь — ватандашлар, фикердәшләр генә түгел, якын каләмдәш дуслар да. Алар калдырган иҗат мирасы күп яклары белән аеруча аһәңдәш, рухи яңгырашлары белән күп җәһәттән уртак.
Журналыбызның бу санында без украин шагыйре П. Тычина иҗатын тикшеренүчеләрдән берсе, Киев дәүләт университеты аспиранты Иван Ильенконың ике зур шагыйрь арасындагы шушы иҗади дуслык турында язылган мәкаләсен урнаштырабыз. Автор Павло Тычинаның Муса Җәлил турында татар укучысына бик үк билгеле булмаган язмалары белән таныштыра.
авло Тычина белән Муса Җәлилнең дуслыгы хакында шактый язылды. Украин һәм татар халыклары арасындагы рухи туганлыкның мәңге җуелмас сәхифәсе ул.
1970 елда Павло Тычинаның әдәби мирасыннан «Күңелемдә минем» дигән җыентык басылып чыкты. Анда «Муса Җәлилгә» һәм «Муса Җәлил Киевтә» (1939) дигән ике бик матур шигырь урнаштырылган. Һәр ике шигырь 1966 елда, әдипнең инде каты сырхаулаган һәм әҗәленә бер ел калган көннәрдә язылган. Ул әйтерсең дусты каршында үзенең соңгы бурычын үтәп калырга ашыккан...
1966 елның февралендә Украина язучылар союзы Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулуга багышланган кичә үткәрә. Павло Тычина кичәне кереш сүз белән ача. Кызганычка каршы, бу дулкынландыргыч чыгышның кулъязма тексты тулы килеш сакланмаган. Билгеле өлеше «Прометей туганы» дигән исем астында П. Тычинаның «Үткәннән — киләчәккә» (Киев. 1973 ел) исемле китабында басылып чыкты.
«Җәлилне талантлы татар халкы тудырган, үзенең чын-чыннан баһадир улы белән ул хаклы рәвештә горурлана, аны чиксез ярата.— дип башлый Тычина сүзне.— Әмма, шуның белән бергә, Советлар Союзының барлык халыклары — руслар, украиннар, белоруслар, латышлар һәм башкалар да Мусаны туганыбыз, кадерлебез һәм сөеклебез дип атыйлар...»
Муса Җәлил исеме украин халкы күңеленә үтә якын булуын билгеләп үткәннән соң, шагыйрь 1939 елны Шев- ченкога багышлап үткәрелгән Бөтенсоюз пленумында аның белән очрашуларын хәтеренә төшерә. Җәлилнең бөек Кобзарь иҗатына карата зур мәхәббәт саклаганлыгын әйтә. Украинада Муса Җәлилнең «Шевченкодан өйрәник» дигән чыгышын яхшы хәтерлиләр. Татар шагыйре ул чак барлык язучыларны Шевченкодан халыкчанлыкка һәм осталыкка өйрәнергә, «җиңеп чыккан батыр халык турында аның кебек үк талантлы әсәрләр тудырырга» чакырды. Тычина да 1939 елда язган «Кеше хакына» дигән шигырендә шундый ук чакыру ташлый.
Тарасның күкрәүле тавышы кирәк безнең көвне данлау өчен һәр тарафта.
Үзенең чыгышында Тычина Муса Җәлилнең Украинага багышланган «Туганлык» шигырен рәхмәт хисе белән искә ала. Шигырьдәге менә бу юлларны аерым билгеләп үтә:
Татарстан — синең туган энен. Дуслык антын эштә ныгытты. Портсыз калган ятим улларыңны Кайнар кочагында җылытты.
Ул чакырды батыр егетләрен Синең кырлар буйлап үтәргә. Һәм, дошманны куып Днепрдан, Туганнарны азат итәргә.
П
«Муса Җәлил — чын-чыннан Прометей туганы,—дип дәвам итә Тычина — Ул безнең ватандашларыбызның азатлыгы һәм бәхете өчен генә түгел, илебез чикләренең тышында фашист коллыгы астында калган барлык кешеләрне яклап көрәште. Мусаның үлемсез батырлыгын Европадагы алдынгы кешеләр тагын да киңрәк бәялиләр». Һәм автор шунда ук Луи Арагонның сүзләрен, «Правда» газетасы биргән бәяне китерә. Аларда бу батырлыкның интернациональ характерда булуы, дөнья күләмендәге яңгырашы күрсәтелә.
Чыгышының ахырында Тычина, «барыбыз өчен дә кадерле батыр ир Муса Җәлил шигыреннән батырлык аңкып торган юлларны» укый.
Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне.
Йөзәү булса гомрең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме?
«Бөек шагыйрьгә нинди сыйфатлар хас? —дип сорый Тычина.— Бу аның уй-теләкләренең һәм кылган эшләренең бер булуы. Тормышы һәм иҗатының берлеге»
Шундый шагыйрьнең тормышы, иҗаты куркусызлыкка, фидакарьлеккә, тугрылыкка өйрәтә — аның васыяте бу, ди Тычина.
Украин шагыйренең архивында Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелү уңае белән махсус язылган һәм матбугатка әзерләнгән бер мәкалә бар. Ул тикшеренүчеләргә элек билгеле булмаган күп кенә нәрсәләрне, мәсәлән, П. Тычина- ның татар шагыйре белән ничек таны-шуын ачыкларга ярдәм итә.
«Аны мин күптән белә идем.—дип яза Тычина,— тик йөзгә-йөз очрашулар бик кыска була иде. ЗОнчы елларда ук аның иҗатын игътибар белән күзәтеп бардым (Татарстан республикасыннан даими төстә газета һәм журналлар алдыра идем), ә тиздән миңа матбугат аша аның украин классиклары әсәрлә-рен тәрҗемә итүе һәм «Совет әдәбияты» журналында бастыруы мәгълүм булды, гениаль украин җырчысының XXIX тууына 125 ел тулу уңае белән чыккан җыентыкларда Җәлилнең актив катнашуы да мәгълүм».
Мәкаләдән күренүенчә, Тычина Муса Җәлил шигырьләре урнаштырылган журналларны һәм шулай ук Мусаның аңа кешеләр аша биргән бер записка- сын саклаган. Кызганычка каршы, шагыйрьнең китапханәсе һәм архивы оккупация вакытында Киевтә калып һәлак булганнар. Бары 1930 елны Мәс- кәүдә татар телендә чыккан «Сигнал» исемле бер
XXIX Сүз Т. Г Шевченко хакында бара,— Рвд«
җыентык кына исән калган. Анда М. Җәлилнең Ленин турындагы мәгълүм шигыре дә бар.
Үлем көткән хәтәр сәгатьләрдә дә аны искә алган Муса Җәлил каршында Тычина үзен гаять бурычлы сизә Әлеге мәкаләсендә ул: «Бу хакта аның хатынының мәкаләсеннән укыгач, минем җаным тетрәнде»,— ди.
«Муса Җәлилнең шундый зур игътибарын мин ни белән казандым? — дип сорый шагыйрь.— Моны нәрсә белән аңлатырга? Мөгаен, тик бер генә нәрсә: халыклар арасындагы ленинчыл дуслык хисләре, украин халкына туганнарча мәхәббәт белән аңлатырга мөмкин. Муса Җәлил үзе дә «Туганлык» дип аталган фронт шигырендә шушы хакта сөйли».
Шагыйрь мәкаләсендә шигырьнең соңгы юлларын китерә:
Бер ананың туган балалары — Ташкын булып бергә кузгалдык, һичкайчан да, һичбер көч алдында Җиңелмәс бу изге туганлык.
«Нинди канатлы сүзләр бу! Агрессорлар Көнбатышта яңа сугыш башларга хыялланган бер вакытта Муса Җәлилнең бу сүзләрен туктаусыз кабатлыйсы килә: «Җиңелмәс бу изге туганлык»,— дип тәмамлый мәкаләсен П. Тычина.
..Павло Тычинаның китапханәсе. Түрдә —Муса Җәлил портреты, янәшәдә аның китаплары. Шуларның берсендә (М. Җәлил. «Сайланма әсәрләр». Мәскәү. 1955 ел.) Тычина каләме белән билгеләп куелган, украин туганының исеме телгә алынып, көрәшче шагыйрьнең соңгы теләге күндерелгән сүзләр бар.. Хәтергә берьюлы «Муса Җәлилгә» шигырендәге менә бу ихлас күңелдән ягылган юллар килә:
Син текәлеп карадың украин күзләремә минем...
Ә мин исә —
татар күзләреңә синең...
Шулай очраштык без
беренче кат, иптәш, синең белән...
Һәм шушы да инде синец өчен җиткән, Искә алыр өчен мине хәтәр бер чакта, Менә-менә Моабитта үлем сине егар вакытта...
(Сүзгә-сүз тәрҗемә.)
Татар дусты, шагыйрь һәм сугышчы Муса Җәлил хакында Павло Григорьевич күп нәрсәне әйтергә өлгермәде. Ләкин әйтелгән кадәресе дә аның Муса Җәлилне чын күңелдән яратуы, аның иҗатын, тормыш батырлыгын югары бәяләве хакында сөйли.