Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫШКЫ ЧӘЧӘКЛӘР


Шагыйрь мәхәббәте
Җөй.
Ерак җәй.
Айлы тын кичләрдә
Тәрәзәдән якты бөркелә.
Тәрәзәдән нурга кушылып чыга Шагыйрь сүзе дөнья иркенә. Төнгә ап-ак моң тарала.
Июль йөрәк җылысы белән төренә.
Җәй хөрлеге, туар көннәр бәхете Ак каеннар төсле күренә.
Сәхраларда агач башларына Менгән чакта — зәңгәр моң ява. Без җитәсе биеклектән карап, Тагын-тагын шагыйрь елмая.
Инде карыйм еллар түбәсеннән.
Ул һаман да күктән өн бирә. Биеклекләр серен эзләп бугай, Керәм аның чоры, гомренә.
Төн.
Ерак төн.
Җир балалары йөрделәр
Кып-кызыл утлар тотып.
Йөрделәр шомны яндырып, һәр караны куркытып.
Сәнгатьнең шәрә тәненнән кара кәфенне йолкып Ташлады да, Әверелдереп төнне җырга кем кинәт Игълан атты урамнарга?
Утлы игълан:
— Хөррият!
Искелек үлде, җиңелде, Без элдек күккә байрак. Салкыннан, җилдән калтырап Тормас ул үксеп яңгырда, Корычтан ныклык алыр да Гел алга җилпер канат.
— Чаң, чаң, чаң! — Тетрәде таң.
Сандалларда тапталып, Искелек үлде. Яңаны Шаулашып яшел җәй төсле, Чыгардылар актарып.
»
« *
Таң.
Таң атса, бакты күзләр
Бер-берсенә аптырап:
Гап-гади бер егет йөри җыр таратып:
— Хөррият!
Килде шулай шигъри илгә Ул пәйгамбәр төслерәк...
Таң.
Таң капкасын чыккач...
Аның белән бергә
Инде күпләр җырлап киләләр.
— Чың-чың-чың-чың! —
Корыч тавышларын
Күк чыңына эретә беләләр.
Җырчы дуслар күкләр галилеген
Тараталар гади күзләргә:
— Җир иреге безгә, эш иреге — Зынҗырларны сындыр, өзгәлә!
Ә су яклап килә «Пәри кызы»:
— Җан иреге — минем күлләрдә.
— Син кем, кызый?
— Бәхетең дә, үлемең дә
Минем тирәдә.
— Син кем?!
— Әйдә! —
Атлый шагыйрь кыз артыннан...
Җир йөзенең барлык рәссамнары, Сез моңа тиң төсләр тапмассыз. Тапсагыз да, күзләр балкышына Мондый кайнар хисләр якмассыз. Фәрештәләр, сез дә ярышмагыз, Су кызыдай гүзәл булмассыз.
Ап-ак тәне аның шундый тере, Сезнең кебек ләкин гөнаһсыз. Тау-ташларны эретердәй шәфкать Балкый кызның төпсез күзендә. Газраил дә, тәңре хөкемен онытып, Кире китәр килгән җиренә. Китәлмәсә, белештерми үзен, Аягына кызның ташланыр.
Аннан... җанын бирер... Шигырь туар, һәм мәхәббәт мәңге яшь калыр. Башны башка куеп торыр икәү Мәңгелеккә калган сурәттә.
Рәсем ясый шагыйрь... Ә юк, Яши бары...
Рәсемнәр тик минем йөрәктә.
Сөя бары...
Сөеп, яшәп шулай
Ил күгенә яза исемен дә. Мәхәббәте белән атлый бергә, Ай нурлары ябынып өстенә.
Атлый җәйләр, атлый көзләр аша. Белмәгәндәй кызның чын атын, Язып куя карга «Галия!» дип. Тәңкә карлар ява.
Дөнья тын.
Ап-ак карга басып атлый алар, Артларыннан ияреп бара җил. Өйгә кергәч алар, җиргә ятып, Чыкканнарын көтеп кала җил. Алар икәү, кызык итеп җилне, Тәрәзәдән карый урамга.
Борын төртеп карга, сикерә-сикерә, Маэмай белән уйный җил анда.
Алар өйдә.
Чыкканнарын көтеп, Сабырлыгын җуйган җил исә — Елый-елый төндә тәрәз кага. Алар икәү көлешә-көлешә, Бер бүлмәдә кала төн ката. Алданудан җил, йокысын җуеп. Бурап йөри дөнья буйлата.
Таң.
Таң атса, алда — гади Казан.
Таш урамда ята салкын кыш.
Карлар белән бергә күмә сине Мәшәкатьләр, күмә эш, тормыйк — Әкият, хуш...
Беләм, беләм, Казан урамнарын Мин аныңча сөям-яратам.
Аңарга да кемдер ташлар аткан, Я, сөюен кушып, кар аткан. Пәри кызы, юлларына чыгып, Утлы гөлләр куйган үстереп.
Ул гөлләрне шагыйрь җыйгандыр да, Аһ иткәндер минем төсле үк.
Әх, нинди җыр!.. Җырга каршы ләкин Кара тавыш килә. Кай яктан? — Кабактан...
— Минем күкрәк — барабан: даң, даң, даң, Дөберди гыйшкым яман:
Даң, даң, даң, даң, даң, даң! —
Җырчы егет таныш тавышлы — Лап-лоп килгән таныш Яуышны Чак сыйдырды урам: «Даң, даң, даң...
Мәхкүм инде, дөнья, син үлемгә — Кояшыңны тотып суйдым мин. Йолдызларың койдым, аеңны да Биек дарга асып куйдым мин».
Атыла шагыйрь аңа каршы:
— Кем ул
Кәкере кулын суза йолдызга? Ай, Кояш та калсын үз урынында. Күкрәп инде яңгыр узды да — Юды җирне, күкне, йолдызларны, Дөнья калды чиста һәм зәңгәр. Күз яшьләре белән юып илне, Сөю төсле кайнар әләмнәр Элдек әнә күккә, күрегез!
Инде җанга һәм акылга хөрлек Биргән тормыш үзегез төзегез.
Шаулый мәйдан. Акырып мәйдан аша Җанга лап-лоп керә өч исем: Сәлмән, Сәгыйть, аннан Яуыш үзе. һәм бер диеп уйла өчесен.
...Шау-шу тәмам...
Иртәгесен... шагыйрь күрә, үзенең Кара исемен күрә гәзиттә:
«Коллык сандугачы!» диеп язган Сәлмән, һәм имзасын салган Сәгыйть тә.
Әкиятләрдән кайткач, күрә шагыйрь: Ахры, Яуыш аңа тиңдәштер. Кылыч итеп кулын, телә күкне, Дус булмаса, бәлки көндәштер...
Трибунада шагыйрь урынын алып, Ул аннан да яман кычкыра.
Ә шулай да... мәҗлес азагында, Башын иеп, тыйнак, тын тора.
Яуыш чаклы модный булмаса да, Бик сынатмый икән Сәгыйть тә: Шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче һәм мөхәррир үзе гәзиттә. Ә шулай да... Сәлмән кем дисезме? Язмаса да, ул да — чын даһи. Казанның бар каләм әһелләрен Дер селкетеп тота, билләһи.
Дуслык вәгъдә итеп, иллә мәгәр, Котлап алар өйгә килгәннәр.
Сәлмән канат җәйгән:
— Әй, тиң, пар икәнсез — Коммунистик гаилә төзегез. Яуыш көлә:
— Кайда әле
Безнең гыйсъян дигән сүзебез?
Без — ирекле яшьлек, бетсен оят, Кал ялангач, киемең булса да. Безнең сөю — тән һәм җан иреге. Тик бер алла — табын гыйсъянга!
Теләк әйтми каламы соң Сәгыйть:
— Бирешмәгез, дуслар, Яуышка — Гакыл белән Ирек сугышсалар, Җиңеп чыксын Сөю ярышта.
Теләкләрнең юк чамасы, саны. Иң татлысы шуның — кич җитте. Өйгә тулды тагын бөек мәгънә — Икәү генә калу бәхете...
Тукталгандай тоелса да Вакыт, Тормыш агыла тагын үзенчә. Галиясе йөри рабфагына, Шагыйрь эзли... акча, көн килсә. Эзли, таба. Җилкәсендә — тормыш, Сөенә-сөенә бара күтәреп.
Вакыт — бәхет, мәшәкатьтән артып — Шигырьгә дә хәтта җитәрлек.
Кар-чәчәкләр язын шаулап ага, Чын чәчәкләр каплый томандай: Болыннарга төшә, бакчаларга. Томаннарны җилләр кугандай, Таҗлар сибелеп, нәни өмет чыга,
һәм ярала бәби җимеше дә. Мәхәббәттән ашып инде җиргә Аваз сала нәни кеше дә.
— Менә балам, кояш тирәсендә Бер планета туды ер-яңа.
Ул сугышчан булыр — Марс сыман, Гакыл иреге даулар дөньяга!
Ә шулай да... Мәңге сыный тормыш, Диплом бирми... уза белмәсәң. Ятлагыз дип, язды менә тагын «Аерылышу» дигән бер мәсәл: Бергә чакта кем дә матур тора, Карагыз сез аеры яшәп тә. Мәхәббәтнең нәрсә икәнлеге Ачылып китәр башка җәһәттән.
Җәйләр узып, көзләр җитте исә, Галия китә Мәскәү вузына. Каникуллар дигән бәйрәм генә Кыш салкынын баса. Кулына Ак чәчәкләр тотып Галия кайта — Кайнар сөенеч тула тын өйгә. Ата белән бергә сабый көлә — Яшь бәрәндәй сикерә, йөгерә. Бу көнне дә бер рәсемгә төшеп Истәлеккә салып куялар: Ата, бала, ана...
Никтер, өчесе өч якка Карап торалар.
Галия анда ап-ак тунын кигән — Пакь карлардан тукып тегелгән. Шагыйрьнең дә чуар якасына Шул чәчәкләр бугай сибелгән. Бала, шлем кигән ай шикелле, Киләчәктән карап елмая, һәм теләк тә кала истәлеккә: «Безгә кара, Галия, моңайма». Шигырь туа: «Шушы өч гомерне Өчкә кисеп аерып ташлама». Саубуллашу. Вокзал. Моңаюлар, Сагынулар тагын башлана.
Сагынулар, аһлар, уфтанулар Сыяр димсең әллә хатларга? Хатлар, хатлар ашыга ике яклап:
— Алыштырма, бәгърем, ятларга.
— Алыштырма!
Сәгыйть хәбәр китерә:
«Синең хатын анда...» Зәңгәр күзләр берни Аңламыйча карап тик тора.
— Ялганлама!
— Син бит Акыл яклы!
— Теләсәң нәрсә сөйлә, ышанмыйм.
— Акылыңа кил, шагыйрь!
— Ышанмыйм!
Галиянең саф күзләре белән карап, Сабый аяк тибә:
— Ышанмыйм!
— Ышанмыйм!
Ләкин өрә көн-төн ми түрендә Әнчек маэмай булып көнче шик. һәм җанына шагыйрь, ачу итеп, Баш кадәрле йозак элде тик. «Чәбә!» диеп куа торды шикне, Бусагадан аны кертмәде. Ак ышаныч тулы хыяллары, Гәзитләрнең бизәп битләрен — Төзегәндә матур, яңаны, Ил буйлата яңгырап таралды.
Аның тавышы ерак киткән саен, Усаллашты яман «дуслар» тик. Шигырь чыкса бер көн, икенче көн Көт мыскыллы тиргәү, көт тәнкыйть. Юл аралый сыйнфый хата табып, Акырулары артты Сәлманнең:
— Хатыннарны тиңли мәчеләргә, Кулакларны шагыйрь сәламли. Шагыйрь күңеле меңгә тетелсә дә, Рәнҗешләре күчми шигырьгә:
— Бар нәрсәгә ирек — эшкә, мәхәббәткә, Ирек хәзер хәтта өрергә!
Кичереш китә бары хатка тезелеп: «Әллә юкмы, Галиям, саулыгың? Өч хат яздым сиңа. Ә син? Нигә, Ник җавапсыз тагы калдырдың? Сау булмасаң, язсын иптәшләрең... Хуш, сөеклем, исән бул инде. Җибәрермен тиздән туныңны — Туңып йөрмә».
«Күңеле булып минем тиргәлүдән,
Борыны күккә тигән Сәлмәннең:
— Шауласыннар диеп, сүгелә торган итеп Язасың син юри әллә,— ди.
«Кем тырышсын юри тукмалырга, Үзең тырыш шулай, дивана».
Башка килгән шул сүзне дә ләкин Әйталмадым никтер мин аңа. Ә үзләре? Кайда оялулар! Суга тора «буржуй!» тамгасын. Ал чапанга астар иткән алар Кара ният: «Шагыйрь язмасын».
Ә мин тынсам, кырлар, мәйданнарга Нык яңгырар Сәгыйть, Яуышлар. Алар белән бергә Сәлмәннәре Эләгеп калыр алтын тарихка...
Сыйнфыймы бу хәйлә? Беләм, шулай Бер шагыйрен үтереп сыйныфның, Кабак җырларына һәйкәл кою Сыйнфый ният булмый ни булсын? Минем җавап:
— Җитте көзегез —
Сары яфрак оча, күрегез.
Алтын ява диеп белдегез дә Абына-абына җыя йөрдегез, Дон-Кихотлар, непман һәм мещаннар, Хлестаковлар! Әйдә, җыегыз!
Казыныгыз! Шушы булыр ләкин Соңгы туегыз.
Бу җырларны Сәлмән ишетми: «Яшәп ята мәчең ничек?» — ди.
— Мин җырлаган мәчеләр, казлар — бүтән, Син — хулиган дигән паспортны
Ертып атам, тагын тилерсеннәр.
Минем иман — сөюем халыкны.
Казларымны, песи малайларын Басуларга илтәм — күмәк кыр. Минем белән бергә авылымның Киләчәген җырлый трактор. Йотып көнче дуслык әчесен, Тракторны черки чәнчесен...»
«Минем җавап үземә кире кайта — Сүзләр синең хакта... чын хата Кыла күрмә, бәгърем...
Бала терелә, көлә.
Сокланырга куркам, күзсенә.
Син булмагач, тормыш суык безнең, Бушлык сизелә бүлмә эчендә.
Утын алдым, күпкә җитмәс ләкин — Акча ягы... бигрәк аз алдым.
Сине сагынып туңа Казаным. Сиңа акча салдым...»
7, iK. У.» м 2.
97
«Синең хакта уйлап уза гомер, Ахры, җилгә оча җырларым. Йөрәгемә тула гыйсъян бары, Мәңгелеккә, ахры, тынармын. Җырларыма охшап инде туа Сиңа языла торган хат кына. Хатларымны сакла — дастан булып Калсын керсез сөюем хакында».
«Үзем иҗат иткән синең рәсем Урының алып кайгым тарата. Үзеңнән дә чибәр һәм акыллы һәм мине гел сагына, ярата. Чәчләремнән сыйпап, көнләшүсез Тугрылыгын саклый белә ул.
Усал сүзләр белми, хыянәтсез күңелем Дулкынлатып сөя, көлә ул. Алыштырсаң мине башкаларга, Синнән генә усал көләчәк.
Беркем күрми үзен... үлсәм генә Үзем белән бергә үләчәк».
Җиде хатка килде тик бер җавап.
Укыса да шагыйрь ничә кат, Аңламады:
«Деканатка килде сәер хат — Син икәнсең, имеш, дворян улы. Сиңа кулым, йөрәгем биргән өчен Дошман булып чыктым ап-ансат. Күрсәттеләр хатны — язуы таныш.
Кул куйса да бары «Чаткы» дип, Сәлмән дусың... Ә син...
Нигә фаш итмисең шуны Адәм актыгын?..
Галия».
«Нинди хәйлә! Гәзитләрдә әллә Мине кыйнап инде туйдылар. Тотындылар сезгә. Дошман нәселе дип, Техникумнан башта кудылар Сеңелемне минем.
Хәзер сине... Ә юк,
Исемең чиста калыр, бирелмә!
Алдап бер юл шигырь язганым юк — Ышаналар меңнәр. Синең дә Ышанырлар изге сүзеңә.
Техникумда язу беркеткәннәр «Дворян кызы!» диеп сеңелемне. Бу сүзләрне кемнәр тараталар? Җырлы көрәш шушы түгелме? Җырлы, сыйнфый көрәш! Таш диварга яздым:
— Безнең әткәй тик бер икәнне Авыл белә... Әнкәй безнең аңа Әллә инде хыянәт иткәнме?
Ана сөте белән ант итәм — юк! Ана намусын яклый алырбыз. Дворян түгел, гади сукачы карт Балалары булып калырбыз. —
Ишеттеләр сүзем, техникумның ишеге Сеңелебезгә кабат ачылды.
Белем — сыйныф биргән хокук безнең! Түкмә яшеңне».
Ләкин...
Факультетта җыелыш. Галия шунда.
Керфекләре туктый биюдән: «Аермагыз мине тик белемнән, Баш тарттым мин инде... иремнән...»
* *
Ир тик моны артык соң беләчәк...
«Юлга дәшкән — йөрәк чаңыдыр...» Якын булса, күреп торса да бит Ул ышанмас иде барыбер.
Чумып менә Мәскәү шау-шуына, «Пәриенең» торган җиренә Килсә тиз-тиз генә, Галиясе Өлгермәгән кайтып өенә. Галиясенең дус кызлары башта Никтер пышан-пышан килделәр. Ә аннары:
— Кайтып җитәр тиздән, — диделәр.
Шагыйрь инде үзе түзалмыйча, Әрле-бирле килә бүлмәдә. Кич. Караңгы. Кызлар йоклар тиздән...
Шуны сизә дә,
Ул урамга чыгып көтә хәзер. Сәгатьләрнең саны бутала. Тәрәзләрдә якты сүнгән саен, Үз-үзеннән йөрәк ут ала.
Янып, көтеп аргач, шагыйрь читкә, Карт тирәккә килеп сөялде. Караңгыда дөп-дөп типте йөрәк: «Ятларны ул әллә сөяме?» Караңгыда күренә якты сукмак — Кешеләр инде сирәк үтәләр.
Таныш гәүдә... Юк, ышанма, шагыйрь,
Ялгыз түгел, икәү бит алар. Таныш гәүдә... Ах, ят булса шәүлә! Бу чаклы да ник соң таныш ул?
— Галия! — ишетмәде шагыйрь, Ишетмәде үзенең тавышын.
Тегеләр дә һичбер ни сизмичә Тукталдылар ишек янында. Ишек янындагы тар урында Якын кешең ятка сарыла...
— Галия! — Салкын, юеш каралыкта Тавыш, никтер, тагын адаша,
Якын кеше — ятлар кочагында... Алдашадыр күзләр, алдаша?
— Галия! — Тавыш чыкмый күкрәгеннән. Галиясе, көлә-шаяра торгач, Яулыгының җиргә төшкәнен
Сизми әллә? Әллә онытканмы Үзенең ул Галия икәнен?
— Галия!—
Кинәт... Ишетте дә исемен, Басып калды тораташ сыман Өч күләгә. Өчесе дә тора Читкә китеп вакыт агышыннан. Җирдә яткан ак яулыкка карап, Өч сукмакта тора өчесе.
Өчесе дә таныш... Яңгыр гына, тиле, Юмак булып гыйбрәт әчесен, Коя, коя...
Юк, юылмас ләкин мондый пычрак, Яулыкларны юа алсак та.
Галия! Бөек исемең әнә Аунап ята пычрак асфальтта. Тәндә көч һәм җанда үч беткәнче Таптаргамы тилереп бер аны? Таш-асфальтта шагыйрь мәхәббәте, Ышанычы, иң ак еллары калды...
Күтәрде дә тик яулыкны шагыйрь Караңгыга кереп югалды.
Казан.
Ул язасын үзем язам.
Мондый чакта дусны кем ташлар? Күләгәләр, гүя кайтып алдан, Өенә килгән, гүя юлдашлар. Күләгәләр аннан гафу сорый, Әйләнмәкче булып хак дуска. Хәтерләтә берсе Галияне, Икенчесе охшаш Яуышка.
Икенчесе китә бу ишектән Кермәс өчен бүтән. Ә Галия? Дәшмә аңа да! Ак яулыгын өйдә тапкан булып, Ник кул суза әле балага?
Кул суза да тизрәк алып кача Җаннан-тәннән йолкып ул аны. Өйдә кала ачы бушлык бары — Бүлмә салкын, дөнья томанлы...
Күләгәләр хәзер тәрәз кага. Таныш түгел хәзер, чит алар. Ыңгырашып тора-торалар да Далаларга качып китәләр.
— Галия!
Тик ерактан аның тавышы җитә:
— Нинди рәхәт йөздек җан иреге, Тән иреге дигән күлдә без.
Син артык тиз арган өчен генә хәзер Хәсрәт атлы диңгез гизәбез.
Кабат, әйдә, кайтыйк шул күлләргә, Бүтән сөю җирдә эзләмә, эзләмә!
— Күрәм, ирек чиксезлеген эзләп Узган сукмакларга кан тама.
Мин аларга кереп адашмасам, Кадамаслар иде аркама Хыянәтең белән...
Төннәр үтә. Инде кояш...
— Чыкма, елмайма!
Җирдә салкын, карлы яңгыр ява, Юк мәхәббәт, җылы юк анда.
Тау башына күз ат — канлы дар, Канлы дардан мәет алдылар.
Ул кем? Ул кем?
— Үлгән мәхәббәт!
— Аны күмгәч, мин дә тынармын.
Яфрак ярмас анда җырларым.
Яфрак ярса, чәчкә ата алмас, Кояш, кач, кач! — Кояш качмады:
— Күкне ярат, ярат җирне кабат, Син бит әле... шундый яшь әле!
Күзен ачты шагыйрь. Тәрәз ачты. Шаулап керде тыштан шат җырлар. Таш урамнан бара атлылар:
— Атлар килә атлап-атлап, Юллар тузанын таптап. Дошманнардан илне саклап, Без киләбез кабатлап:
Армия, әзер бул, Дошманнар сузалар кул. Армия, әзер тор, Мылтыгыңны каты кор!
— Чык дөньяга, шагыйрь, кил мәйданга, Синнән сүз көтә мәйдан!
— Зур көрәш алда һаман, алда һаман!
һәм син... таныш ак яулыкны Чытырдатып кыстың:
— Җирдә бар шәфкать — Дөньяда бар ай-кояшлы хәят, Бүтән ирек, бүтән мәхәббәт!
Җан һәм тән иреге дигән илне ташлап, Көнгә чыктың. Кемнәр киләләр? Барысы таныш... корыч тавышларын Күк чыңына эретә беләләр.
Җырчы дуслар күкләр галилеген Өләшәләр гади күзләргә:
— Җан иреген китерә эш иреге. Гыйсъяннардан аны эзләмә!
«Пәри» түгел, инде чын кыз көлә, Гади бер кыз!
Исеме гәрчә тагын Галия...
Ул — ирекне тугрылыкка кушкан Бүтән тормыш, бүтән идея: «Җанга — ирек, аны әмма да Хыянәт иреге дип аңлама».
Чын азатлык һәм мәхәббәт әнә Шаулап тора күмәк кыр төсле. Чирәмнәрдә йөри: «пип-би-би-би!» — Тормыш төсле, эшле җыр төсле. Ул мәхәббәт чыңлый, Чибәрниса Чулпылары чың-чың килдисә.
Таныш өйләр, урман, кырларыңа «Хушыгыз!» дип бунтарь җил исә. Ул мәхәббәт тар сукмаклар буйлап Зур юлларга табан атлаган Чабаталы танышларың булып Агыла яңа таңнарга табан.
Ул мәхәббәт төзелеш кырларында Цемент булып кирпеч беркетә. Күмер базларында, мартеннарда Ташлар айкый, тимер эретә. Чабаталы инженерлар анда Яңа тормыш адымын исәпләп Баскычлардан менгән чакта — кабат Шигырь төсле көлә мәхәббәт.
Сандугачны телгә китерә торган Мәңгелек моң инде шушыдыр. Яратудан яратылган дөнья, Яратудан ярала шигырь...
Кырларымда шигырең шаулап торган Заманымнан сәлам җибәрәм: Исемен җуеп үткәннәргә китте Синең җырны «аңлый белмәгән» Танышларың...
«Ә «Пәриең»?
Ул кияүгә чыккан.
Монысын үзең белеп киткәнсең.
Җан иреге шулай кушкан диеп, Бәлки әле гафу иткәнсең.
Тик ирекле күлләренә «Пәриең» Артык тирән чумып яшәгән.
Тик хатларың аннан чыкмак булып, Кисәү сыман очкын чәчәләр...
Бунтарь дигән хөрлек азак килеп Изгелеккә кыла хыянәт.
Әманәткә кем хыянәт итсә, Йөзенә ат аның мең нәләт. Кем ул? Ул кем? Синең йөрәгеңнән Сүзләр булып аккан каннарны Утка салган нинди яман куллар? Бармак эзе көлдә каламы?
«Җинаятьче — мин!» дип кем дә хәзер Килеп чыкмас җавап тотарга.
Хатлар әмма янган... Мин үземчә тагын Күләгәләр күрәм...
Ут яна.
Яфрак һәм җил төсле, хатлар белән Өйдә балаң уйнап йөргәндер. Ят атаның янмыш күзләрендә «Пәриең» көнче сөрем күргәндер, һәм көлгәндер:
— Улым, әйт әле, я, Яратасың кайсы атаңны? Икесен дә?
Яна микән, яле, Кәгазьләрең утка ат әле...
Ут — балага әгъва һәм хат яна:
— Шундый матур яна, күрсәнә! — Көлә бала... Диварларда — шәүлә... Соңгы мәртәбә
Үрсәләнеп төтен әчесеннән, Сүзләр чәчи, сүзләр буыла: «Бала терелә...
Рәсемең йөрәгемдә...
Инде хатны язам улыма.
Бармаклары белән тиясен белеп Өзгәләнәм... Бирегез кулына, Ертса тик ул ертсын... Үтәрсезме? Үтенечем бары шул гына».
Өйдә тып-тын. Өч кешелек гаилә Сүзсез карый берсе берсенә.
Өйдә төтен... «Пәри» сөртә битен,
Корым йоккан гүя битенә.
Елый бала:
— Кая китте хатлар,
Кая китте әтием сүзләре?
Бирегез миңа! — ул кычкырган чакта, күрәм, Соңгы ялкын күккә үрләде.
Соңгы ялкын җилпенде дә кинәт
Утлы бер сүз очты:
— Хыянәт! —
Әманәткә кем хыянәт итсә,
Йөзенә ат аның мең нәләт.
— Нәләт, нәләт!
Корым, сөрем... Инде кулыгыздагы,
Йөзегездәге, җаныгыздагы
Зәһәр ул корымны бетерә торган, Юа торган сабын, су бармы? Җитмәс моңа океан сулары!
Юалмассыз,
Юалмассыз мәңге сез аны!
— Хыянәт!
Бу сүзләрне инде без кычкырдык. Ишетмәдең. Шулай шәбрәктер. Юкса сүрелеп бу дөньяга гыйшкың, Чолгап аны Галәм нәфрәте, Язылмаслар иде бүтән хатлар Чорны, җирне сөюең, хакында. Ә ул җырлар, бәйрәм салюты күк, Туар таңнар күгенә атыла.
Мин чорыңнан кайткан чакта, күрәм
Җырларыңны еллар яңарта:
Үз йөрәге хәтле итеп кенә, Кызга егет япь-яшь кар ата.
1972—1974.