КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ «ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ» ПРОЕКТЫ
Вакытлы матбугат өчен керәш тарихыннан яңа сәхифәләр
атар телендә газета һәм журналлар чыгаруга омтылыш XIX йөзнең беренче елларында ук башлануын, бу эшкә беренче булып прогрессив карашлы рус галимнәре И. П. Запольский, М. Г. Никольский, күренекле татар галиме Ибраһим Хәлфин, реаолюцион-демократ журналистлар П. И. Пашино, Вл. С. Курочкиннар керешүен инде без яхшы беләбез *.
Халкыбызны караңгылыктан мәгърифәт дөньясына алып чыгуда Каюм Насыйри- ның да вакытлы матбугатка зур өметләр баглавы билгеле. Аның «Таң йолдызы» исемле газета чыгарырга тырышуы хакында профессор М. X. Гайнуллин хезмәтләрендә искә алына. Мәгърифәтче галимебез проектлаштырган газетаның программасы нидән гыйбарәт булган, бу эшкә ул кемнәр белән берлектә керешкән, ни өчен ул газета дөнья күрми калган! Яңа табылган документлар өнә шушы сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итәләр. Икенче яктан, алар татарларның үз мәгърифәтчеләре беренче булып газета чыгару эшенә кайчан керешүләрен төгәл аныкларга мөмкинлек бирәләр.
Ләкин ул документлар хакында сөйләрдәй элек, Хөсәен Фәезхановның берничә хатына мөрәҗәгать итик. Хөсәен Фәезхановның Петербургтан Н. И. Ильминскийга яз- ган ул хатларында татарлар арасыннан газета-журнал чыгару эшенә керешүчеләр турында беренче хәбәрләр китерелә. Казан университетында яңадан ачылган төрки-татар телләре кафедрасы укытучысы Ильминскийга ул: «Бу көннәрдә Сез башлык берничә әһел мәгърифәт татар телендә гәзит бастыралар, дип ишеттем. Мондый хәбәрдән ирексез голәмә таифәсене, гомумән, вә шәрык телләре галимнәренә, хосусән, котла- мак кирәк буладыр. Күп вакыттан диярлек бу уй минем вә дәхи ничә кешеләрнең
1 Көргауллнн Ә, Тормышка ашмаган планнар, «Казав утлары», 1970, .** 7, 147—159 битләр,
Т
күңелендә уйный иде» †††††††† ‡‡‡‡‡‡‡‡,— дип яза, аңа рәхмәт белдерә, үзенең сөенече белән уртаклаша. Бу хат 1862 елның 9 январенда язылган. Ә инде 1863 елның 7 апрелендә язган хатында газета чыгаруда киртәләр тууга борчылуы сизелеп тора: «Монда (Петербургта— Ә. К.) дәхи бер хәбәр бар, якын арада Казандан, Мәхмудовтан хат алдым. Анда берничә кеше (татарлардан) татарча гәзит бастырырга тырышып кермешләр, имеш. Бу хосуста прошение бирептеләр. Белмәдем, начальство рөхсәт бирерме?»3. Шул ук елның Октябренда (датасы күрсәтелмәгән) язган яңа хатыннан газета чыгару мәсьәләләренең башка яклары да ачыклана төшә: «Казанда татарлардан кампания булып ике-өч кеше гәзит бастырмак булып йөриләр икән, хәзер кәгазьләре Министр внутренних дел Советында икән. Белмәдем, аны бирерләрме? Аларның берсе литография остасы, әүвәл дәфгадә литография кылырга телиләр. Язардан кешеләр табылачак. Ильминский һәм аларга нәсихәтләре белән ярдәм бирәчәк, ушандык Махмудов вә гайреләр» ’.
Бу хатлардан газета чыгару өчен бер коллектив төзелүе, алар арасында литография остасы, каллиграф, художник та булганлыгы күренә. Бу эшне башлап йөрүчеләр кемнәр булган соң?
Каюм Насыйриның да татарча газета чыгарырга тырышып йөргәнлеге алда әйтелгән иде инде. Бу турыда М. X. Гайнуллин: «К. Насыйри 1871 елда ярым журнал рәвешендә еллык өстәл календаре чыгара башлый. Шул ук елларда аңарда газета чыгару теләге туа... Газетасын «Таң йолдызы» дип исемләргә теләве мәгълүм» дип күрсәтеп үтә *. Без алда күреп үткән хатларда шушы ук мәсьәләләр 60 нчы еллар башында кузгатылганлыгы күренә. Ләкин, елларның төрлечәрәк күрсәтелүенә карамастан, һәр ике очракта да сүз бер үк газета, бер үк кешеләр турында бармыймы? Бу сорауларга ачыклык кертү өчен газета чыгарырга рөхсәт итүне сорап язган үтенечләрне табу кирәк иде. Эчке эшләр министрлыгы архивында эзләнүләр нәтиҗәсез булды. Соңыннан без Матбугат эшләре белән шөгыльләнүче Үзәк цензура материалларын карап чыктык һәм, ниһаять, анда шушы мәсьәләгә ачыклык кертә торган документларга юлыктык. Мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм мәдәният тарихыбыз өчен гаять кызыклы бу материалны без биредә тулысынча тәрҗемә итеп китерүне кирәк таптык.
«Казан хәрби губернаторы Генерал-лейтенант һәм Кавалер Петр Федорович Козлянинов әфәнде Галиҗәнабләренә
Литография хуҗасы, Казан мещанины Мөхәммәдвәли Мозаффар углы Яхин һәм Казан духовное училищесы татар теле укытучысы, дәүләт крестьяннары сословия- сендәге Габделкаюм Насыйровтан
Үтенеч
Россия империясендә рус булмаган милләтләр арасында татарлар иң куп санлы халыкларның берсе булуына карамастан, аларның үз телләрендә әлегә хәтле вакытлы матбугатлары юк. Шунлыктан аларга Хөкүмәтнең һәм урындагы даирәләрнең татарларга кагылышлы күрсәтмәләре икенче кулдан, колактан колакка гына барып җитә. Хәзерге көндә зур тизлек белән үсеп килүче промышленность һәм сәүдә мәсьәләләренә караган яңалыклар белән алар бик соңга калып танышалар. Ә бу — сәүдә, промышленность эшләренә аерата һәвәс татарларның эшчәнлегенә зур комачаулыклар тудыра. Ниһаять, үзләренең гадәтләре һәм дине буенча татарлар башка халыклар белән бик үк аралашып яшәмәсәләр дә, кеше табигатенә хас гадәт-яңалык- лар белән кызыксыну аларга да ят нәрсә түгел.
Татарларның күпчелеге рус грамотасын белми, рус газеталарын укып барырлык дәрәҗәдә рус телен белүчеләр аз. Татар телендә газета чыгару югарыда күрсәтелгән уңайсызлыкларны бетереп-ә ярдәм итәр иде.
Шушы максатлардан чыгып, без газета оештырырга телибез. Анда без нигездә «Санкт-Петербургские ведомости», «Северная почта», җирле губерна газеталары һәм
1 БИЛ (Всесоюзная библиотека СССР яв, В. И, Ленина), фонд рукописей, фонд 424. 2 коробка. лист 21.
’ БИЛ. фонд 424 , 2 коробка, лл. 23—24.
' БИЛ файд 421. 2 коробка, л. 23 X. Фәезханов хатлары белән безне археограф һәй тарихны >• Госианоа таныштырды. Ана чын күңелдән рәхнәтебезне белдерәбез,
1 ЦГИАЛ. ф 775. оп. 1. дело 255. л, 1
башка шундый органнарда басыла торган хәбәрләрне яктыртырга уйлыйбыз. Безнең уебызча, газета түбәндәге бүлекләрдән торачак:
1. Галиҗәнаб Манифестлары.
2. Галиҗәнаб Указлары. Хөкүмәт һәм җирле властьларның татарларга карата турыдан-туры яки өлешчә күрсәтмәләре.
3. Сәүдә, промышленность яңалыклары.
4. Россиядә татарларны кызыксындыра торган мәсьәләләр турында хәбәрләр, чит илләрдәге аерата кызыклы яңалыклар.
5. Тормыш өчен кирәкле, төрле өлкәләргә караган популяр мәкаләләр, этнографик язмалар, ял сәгатьләрендә уку өчен хикәяләр.
6. Ниһаять, төрле характердагы игъланнар.
Күләме ягыннан басма «Губернские ведомости»дан артмаячак, бер-ике табак зурлыкта атнага бер тапкыр чыгарылачак.
Нәшир һәм редакторлык җаваплылыгын үз өстебезгә алабыз.
Сез Галиҗәнабләрдән «Таң йолдызы» исеме белән татарча газета чыгарырга безгә рөхсәт бирүне яклап Эчке эшләр министрына үтенечебезне җиткерүегезне түбәнчелек белән сорыйбыз.
Декабрьнең (?) көне, 1862 ел.
Үтенечкә кул куйдылар:
Литография хуҗасы, Казан мещанины Мөхәммәдвәли Мозаффар углы Яхин (имзасы).
Казан духовное училищесы татар теле укытучысы Габделкаюм Насыйров (имзасы)» '.
Димәк, «Казанда татарлардан кампания булып» газета бастырырга йөрүчеләр М.-В. Яхин белән К. Насыйри булып чыга. Архивларда К. Насыйри һәм башка кешеләрнең бу елларда газета чыгарырга рөхсәт сорап язган башка үтенечләре юк. Шулай итеп, К. Насыйри татарча газета чыгару эшенә 60 еллар башында ук керешкән икән. 1871 ел өчен чыгарылган календаренда ул үзенең бу эшкә кайсы елны, кемнәр белән бергә керешүен әйтмәгән. Табылган документта да, «Календарь»да да — сүз бер үк «Таң йолдызы» турында бара. Шулардан чыгып, татарлар үзләре турыдан- =5 туры газета чыгару эшенә беренче тапкыр XIX гасырның 60 нчы еллары башында ук керешкән дип әйтә алабыз.
Бу еллар Россиядә революцион-демократик хәрәкәтнең иң кульминацион чорына — туры килә. Бу яктан газета чыгарырга омтылу илдә барган революцион хәрәкәт о белән бәйләнештә, аның татарларга йогынтысы яктылыгында каралырга тиешлеге кү- '■£ ренеп тора. Моның шулай булуын күзалларга мөмкинлек бирә торган башка фактлар с. да бар. «Таң йолдызы» газетасын чыгарырга патша хөкүмәте рөхсәт бирмәгәч, < революцион-демократик журналистлар П. И. Пашино 1864 елда, Вл. С. Курочкин щ 1865 елда Петербургта татарча газета-журналлар чыгарырга рөхсәт сорап төрле п инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләрен искә төшерик2. Пашино бу эшкә К. Насыйри- лардан соң ук керешә. П. И. Пашино — Казан университетының «Шәрык разряды»нда укый башлаган, ул факультет пайтәхеткә күчерелгәч, Петербург университетының төрки-татар бүлеген тәмамлаган, татар халкының этнографиясе, фольклоры, тарихы буенча күп материаллар туплаган, хезмәтләр язган шәрык белгече, университетта X. Фәезхановтан сабаклар алган студент. К. Насыйри белән М.-В. Яхинның планнары тормышка ашмагач, X. Фәезханов татарча газета чыгару фикерләре белән, ихтимал, үзенең шәкерте П. И. Пашинога мөрәҗәгать иткәндер. Пашинога да рөхсәт бирелмәгәч, бу эшкә Вл. С. Курочкин керешә.
Пашино һәм Курочкин проектлаштырган татар газеталарының программалары тәңгәл килүен, аларның үзара якын таныш булуын, икесенең дә Н. Г. Чернышевский даирәсе кешеләре икәнлеген искә алсак, татарча газета чыгаруга омтылышның илдә барган революцион хәрәкәт йогынтысы астында тууын, X. Фәезхановның да бу даирә кешеләре белән танышлыгын танырга туры килә. Шунысын да онытмыйк, Н. Г. Чернышевский тырышып татар телен өйрәнгән, татарларның иске Россиядә аерата изелүен, җәберләнүен күргән. Татарларның Е. Пугачев восстаниесендә иң актив катнашучы калык булуы аңа бик таныш булган. Петербургта чыгачак татарча газета аша ул та-гарлармы да революцион хәрәкәткә тартуны күздә тотмадымы икән дип уйланырга урын бар. Югыйсә, Н. Г. Чернышевский татар телен, тарихын гадәти кызыксыну белән генә ейрәнгән дип карау дәрес булмас иде.
КАЮМ НАСЫПРИНЫҢ «ТАҢ ПОЛДЫ31.1» ПРОЕКТЫ
«Таң йолдызы» белән П. И. Пашино һәм Вл. С. Курочкин газеталарының программалары да тәңгәл килә. Бу үзе күп нәрсәләр турында сөйли. Аларның барысында да сүз сәүдә, промышленность яңалыклары, эчке яңалыклар, чит ил хәбәрләре, тормыш өчен кирәкле төрпе мәсьәләләргә караган информацияләр, этнографик һәм әдәби әсәрләр бастыру, халыкны төрле законнар белән таныштырып тору турында сүз бара. Хәтта газеталар өчен материалларның бер үк чыганаклардан алыначагы да тәңгәл килә. Программаларның гомуми эчтәлегенә күз салып үтик. Анда күтәрелгән мәсьәләләр тулысынча дөньяви темаларга карый. Билгеле булганча, XX йөз башында дөньяга килгән татар вакытлы матбугатының күбесендә дин мәсьәләләрен яктырту аларның программаларына кертелеп килә. Бу яктан «Таң йолдызы» үзенең халык- чанлыгы, демократик юнәлеше белән аерылып тора.
Программадан күренгәнчә, газетаның төп максаты — авыл хуҗалыгы, көнкүреш, практик тормыш өчен кирәкле яңалыклар, фән, техника ачышлары белән таныштырып бару. Шул ук вакытта «Таң йолдызы», Пашино һәм Курочкиннар да теләгәнчә, әдәби һәм этнографик әсәрләр бастырып халыкның зәвыгын үстерүне, аны тарих буенча хезмәтләр белән таныштыруны да күздә тота. Аларның программалары газета аша халык мәгърифәтенә хезмәт итү, гасырлар буенча каплап торган караңгылыкны таркату, халыклар арасында дуслыкка максат тоту турында сөйлиләр.
Программаларда сәүдә, промышленность мәсьәләләрен дә яктырту бурычы куелуы әле яңа туып килүче татар буржуазиясенең дә интересларына туры килә, ләкин ул, заманы өчен табигый күренеш буларак, газета чыгарырга йөрүчеләрнең чикләнгәнлеге дип кенә карала алмый.
Күреп үткәнчә, үтенеч Казан хәрби губернаторы исеменә язылган. Аннары ул 1863 елның 28 августында Эчке эшләр министрлыгы янындагы китап эшләре буенча Министрлар советы карамагына җибәрел-ән. Петербург цензура комитеты шушы Совет исеменнән Казан губернаторына җибәргән җавабында, «яңа цензура уставы кабул ителмичә, газетаны басарга рөхсәт бирелә алмавын Яхин һәм Насыйровларга җиткерегез» §§§§§§§§, дип үтенечне кире кага. Бу исә газета чыгарырга юл куймау өчен уйлап чыгарылган бер сылтау гына була. Аның нигезендә патша администрациясенең «махсус әдәби органнар ачарга рөхсәт бирү Империя составына кергән төрле вак милләтләрнең үзбаш яшәвенә китерәчәк, бу исә хөкүмәтнең күз алдында тоткан планнарына туры килми» : дигән политикасы ята иде.
Татарча газета чыгару буенча Н. И. Ильминский тоткан позицияне дә аңлатып үтү кирәк. Ни өчен соң Ильминский башта үзе хуплаган бу эштән читләшкән? Билгеле булганча, 60 нчы еллар башына кадәр ул төрки телләрне өйрәнүдә шактый зур эшләр башкара, казакъ, татар, чыгътай телләре буенча берничә хезмәт яза, «Ир Таргын», «Кыйссаи Робгузи», <Бабер намә» кебек әдәби һәйкәлләрне фәнни комментарийлар белән бастырып фән дөньясына алып керә. Ильминский үзенең шушы хезмәтләре белән татар мәгърифәтчеләре арасында ихтирам казана, шуңа күрә алар газета чыгаруда аның ярдәменә мөрәҗәгать итәләр.
Ләкин Ильминскийның позициясе илдә башланган революцион хәрәкәт нәтиҗәсендә бик тиз үзгәрә. Аерым алганда, социаль һәм милли изүгә каршы көрәшнең бер формасы буларак, керәшен татарларының бу елларда күпләп мөселманлыкка кире кайтуы аңа зур йогынты ясый. Ильминский бу күтәрелешнең самодержавие иминлеге өчен зур куркыныч тудырганлыгын күрә һәм аны бастыруда патша гаскәрләренә булышлык күрсәтә. 60 нчы еллар башында ул изелгән халыкларны чукындыру, алар арасында православие тарату эшенә җиң сызганып керешә, шул юл белән керәшен татарларын һәм православиега күчкән башка халыкларны илдә барган революцион хәрәкәттән аерып алырга тырыша. Татарча газета-журналлар чыгару халык арасына революцион-демократик идеяләр үтеп керүгә юл ачачагын Ильминский яхшы еңлый Инде газета ачарга революцион-демократлзр да керешкәч, Ильминский бетен
§§§§§§§§ ЦГИАЛ, ф 776. оп. 5, дело 168, лл, 7—8.
кече белән бу эшкә каршы чыга һәм гомеренең калган өлешен бу халыкларның алдынгы рус культурасы, иҗтимагый-сөяси фикере белән танышуына каршы көрәшкә багышлый, шушы максатка синод, патша чиновниклары, миссионерлар армиясен туплый. 60 нчы еллардагы революцион хәрәкәттән коты алынган Ильминский халык мәгърифәтен буу, Россиянең башка изелгән халыкларының да революцион хәрәкәттә актив катнашуына юл куймас өчен бу газетаны чыгармаска сорап пайтәхеткә до- « нослар яза. 3
Танышып үткән материаллар «Таң йолдызывн ачу өчөн көрәшнең моңа хәтле S билгеле булмаган яңа якларын да ачарга ярдәм итә. Беренчедән, без газета ачуга о омтылышның нинди тарихи чорда баруын күрдек. Икенчедән, газета чыгаруны оешты- С рырга тырышучылар бер К. Насыйри гына булмаган, ул — күп кенә татар мәгърифәтчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу эшкә иң актив катнашучыларның берсе X. Фәез- 2 хаиов икәнлеге дә ачык күренә. Хәтта газета ачу идеясен күтәреп чыгучы, башлап ң йөрүче ул булгандыр дип уйларга да нигез бар. «Таң йолдызыон басу өчен рөхсәт § бирелмәгәч, X. Фәезханоа тагын бер кешегә —И. Г. Нофальгә дә мөрәҗәгать итеп Е карый. Чит ил эшләре министрлыгындагы Азия департаментында тәрҗемәче булып 5 эшләүче бу кеше 1864 елда Петербургта «Шәрык» исемле русча, татарча, гарәпчә *5 газета ачарга рөхсәт сорап үтенеч белән керә. Газетаның программа өлешендә з? «4. Хөкүмәтнең мөселманнарга караган күрсәтмәләрен татар теленә тәрҗемә итү j2 һәм татарча басманы редакцияләү өчен Петербургта Хөсәен Фәезханов исемле, г Санкт-Петербург университетының татар теле диалектлары буенча лектор хезмәтен != үтәүче гаять булдыклы кеше бар. Ул бу эшкә бик теләп керешергә тора»', дигән и юллар X. Фәезхановның газета чыгару өчен нихәтле янып йөрүен, тырышуын тагын X бер кабат раслый. S
Ни өчен X. Фәезханов газета чыгару өчен үзе үтенеч белән мөрәҗәгать итмәде < икән дигән сорау туа. Билгеле булганча, патша законнары нигезендә, дәүләт учреждениеләрендә эшләүче кешеләргә типография тотарга, вакытлы матбугат ачарга рөх- 4 сөт бирелмәгән. Аның университетта эшләвен, ул уку йортының дәүләт учреждениесе s булуын искә төшерсәк, мәсьәлә ачыклана. Хөсәен Фәезханов бик яшьли, 38 яшендә, 5 вафат була, өгөр ул озапрак яшәгән булса, бу хыялын тормышка ашыру өчен төрле юллар эзләп караган булыр иде. >>
Газета чыгарырга йөрүчеләр арасында Махмудов дигән фамилия дә искә алына. Й Бу — һичшиксез, Казан университетында гарәп, төрки, фарсы телләре укыткан, худож- “ ник, каллиграф Мөхәммәдгали Махмудов (1824—1891). Университетның шәрык раз- я> ряды Петербургка күчерелү уңае белән, Махмудов бу елларда Казандагы беренче * гимназиядә өлкән укытучы булып эшли. Дәүләт эшендә булу сәбәпле, газета чыгару < өчен язылган үтенечтә аның фамилиясе күренми 2. Ул газета оештыручыларның берсе о. булган, анда корреспондент буларак кына түгел, газета текстын таш басма өчен о
--- ГПГИАЛ <Ь 775 оп. 1, д. 200. л. 17. И Г. Нофаль Бейруттан килгән гарәп христианы, соңыннан Россия подданы®, 32 елдан соң, 1896 елда ул яңадан шушы газетаны чыгару ечеи у™™1 “Лке’^лэр министрына кереп карый Царизмга, патша чиркәвенә турылыклыгы ачен опленнап белән бүләкләнгән, татар халкы истеинән провокацион донослар язу белән дан алган шушы^турылыклы ялчысына да 'патша хекүыәте татар телендә газета чыгарырга рехсәт бирми Кара ИГИАЛ. ф. 776. оп. 8. дело 976, 1896 год, лл 1-<19.
' • Үтенеч бирү беләнК. Насыйри да духовное училищеда эшләүдән туктый,— Ә, К,
• ЦГА ТАССР, ф. 1. оп. 3, дело 243, л. 49.
Ill «К. У.» М 2,
күчерүдә катнашырга да уйлаган.
Үтенечкә кул куйган Мөхәммәдвәли кем соң? Моңа җавап бирү өчен татар басмачылыгы тарихына күз салыйк. 1845 елда патша указы белән Казанда татар китаплары басу тыелгач, бердәнбер татар матбугасы булган Рәхимҗан Сәгыйтов типографиясе яшәүдән туктый. 1851 елда Шаһи Яхин дигән бер кеше зур авырлыклар белән литография ачарга рөхсәт алуга ирешә. Ләкин ул китап басу буенча зур эшләр башкара алмый. Мөхәммәдвәли Яхин шул литографияне үзенә күчерү өчен 1859 елның 6 маенда рөхсәт ала’. Бу литография, һичшиксез, проектлаштырган газетаны басу өчен ачыла. «Таң йолдызыин чыгарырга рөхсәт бирелмәгәч, М-В. Яхин зур авырлыклар белән ачкан литографияне тотудан ваз кичә, губернаторга литография эшеннән кире кайтам дип хәбәр итә. Бу литография 1872 елга кадәр аның исемендә *ши, шул 13 ел эчендә анда нибары 19 китап кына чыга; М-В. Яхин литографияне китап басу өчен ачкан булса, анда басылган китаплар бу дәрәҗәдә аз булмас иде, чөнки ул чорда татар китаплары басу өчен Казанда басмаханәлөр җитешми.
Таш басма ысулы белән чыгару ечен проектлаштырылган газетаның текстын М-В. Яхин, каллиграф буларак, үзе дә таш басмага күчерергә җыенган, моңа художник-каллиграф М-Г. Мәхмудовның да актив катнашуы күздә тотылган.
Каралып үткән документлар татар мәгърифәтчеләренең газета булдыруга гаять зур әһәмият бирүләрен, аны чыгару эшенә төрле яклап хәзерләнүләрен күрсәтә. Газета оештыруга, исемнәре әйтеп үтелгән мәгърифәтчеләрдән тыш, тагын башка зыялыларның да катнашы булырга тиеш.
Бу документлар татар халкын мәгърифәт юлыннан үстерү эшенә рус халкының алдынгы вәкилләренең дә актив катнашуын күрсәтүләре белән әһәмиятле. Икенче яктан, алар X. Фәезханов, К. Насыйри, М-Г. Махмудов, М-В. Яхиннар арасындагы бердәмлек, дуслык-теләктәшлекне, халык мәгърифәте өчен аларның кулга-кул тотынып көрәшүләрен, мәгърифәтчеләребез армиясенең шактый зур булуын да раслыйлар.
Шуның өстенә. бу документлар татар мәгърифәтчелеге тарихын киңрәк планда, вакытлы матбугат тудыру өчен барган көрәшне илебездәге революцион хәрәкәт үсеше белән берлектә, рус революцион-демократлары белән дә бәйләнештә карау кирәклеге турында да сөйлиләр.
Кызганычка каршы, газета һәм журналлар чыгарырга омтылулар, «Таң йолды- зы»на хәтле һәм аннан соң да, патша самодержавиесенең изелгән халыкларны караңгылыкта тоту, бигрәк тә христиан булмаган халыкларны аерата җәберләү политикасы киртәләрен үтә алмаган. Россия халыклары арасында иң беренчеләрдән булып китап басу эшенә керешкән татарлар, бик соңга калып, бары тик Беренче рус революциясеннән соң гына гаэета-журналлар ачарга мөмкинлек алдылар. Әгәр бу проектларның берәрсе генә тормышка ашкан булса, халкыбызны алдынгы рус әдәбияты, револю- цион-демократик фикер үсеше, фән, дөнья культурасы белән таныштыру никадәр тизрәк барган, матбугат битләрендә күпме яңа әдипләр, мәгърифәтчеләр үсеп чыккан булыр иде.
Татар халкының озак вакытлар буенча торгынлыкта яшәве, фән, техника, культура ягыннан артта калып килүе ислам дине һәм мулла-монтагыйларының халык аңын томалавына, шулай ук царизмның татар халкына карата тоткан аерата рәхимсез политикасына, китабын буу, газета-журналлар чыгарырга рөхсәт бирми килүенә, «сукырны алдавы ансатрак» дигән милли колониаль изү политикасына бәйләнгән.
Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә татарлар газета һәм журналлар чыгару мөмкинлекләре алды, ә Октябрь социалистик революциясеннән соң исә халкыбызның культурасын, сәнгатен, әдәбиятын, матбугатын үстерү өчен бөтен шартлар тудырылды.