Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫЙРИ ҺӘМ ӘБУСУФЬЯН АКАЕВ


әгълүм булганча, үз халкының мәдәниятен, фән һәм әдәбиятын үстерү өчен көрәшкәндә үткән заманның күренекле галим һәм әдипләре башка мәдәниятләрнең прогрессив вәкилләренә дә таянганнар, алар туплаган белем һәм тәҗрибәне үз практикаларында файдаланганнар. Аларның эшчәнлеге мәдәни һәм әдәби казанышларның бер халыктан икенчесенә үтеп керүенә ярдәм иткән.
Бер әдәбиятның икенчесенә үтеп керүе һәм, шул рәвешчә, аларда охшаш мотивларның туу юлларын билгеләп, академик Н. И. Конрад болай ди: «Бер халык әдәбияты башка әдәбиятка бары тик ике формада —төп нөсхәдә яки тәрҗемәдә генә үтеп керә дип уйларга ярамый». Ул башка рәвештә дә булырга мөмкин, әйтик, «бер халык язучысы иҗат иткән әсәрнең эчтәлеген һәм мотивларын икенче халыкның иҗатында җанландыру» ********* формасында.
Н. К. Дмитриев. Каюм Насыйри — филолог. Кара Каюм Насыйри. 1825—1945 (тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары). Татгоснздат. Казан. 1948. 41 бит.
1925 24 ви°тба“'ЭаЛӘ' Ку“ык тсле һэм әдәбияты. Ж,. «Маарнф ёлу». (Путь просвещения). № 23,
М
Этник яктан, тел һем тарих-культура ягыннан якын торган ике халык — татарлар һәм кумыкларның культура һәм әдәби багланышлары тарихын тикшергәндә, шушы характердагы процессларны без ачык күрәбез. Бу ике әдәбиятның үзара элемтәләре ерак үткәнгә барып тоташа. Тарихи яшәеш шартлары, аерым алганда, КөнЬатыш белән Көнчыгышны тоташтыручы сәүдә юлларында утырган булу аларга бер-берсе белән аралашуда ярдәм иткән, төрле халыкларның рухи культурасы казанышларын ♦ үзләштерү, бер-берсе аша әдәби хәзинәләр кабул итү эшен җиңелләштергән. Шә- и рыкның борынгы культура җимешләре Идел буйларына кумык җире аша да үтеп < кергән, ә кумыклар исә татарлар аша Европа культурасы белән аралашу, бигрәк тә < бөек рус әдәбиятын үзләштерү мөмкинлеге алганнар. х
Татар һәм кумыкларның культура багланышлары XIX йөзнең беренче яртысы 2 ахырларыннан аермачык күренә, һәм бу элемтәләр барыннан да бигрәк, социаль. S политик, экономик яктан артта калган халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең > башлануы, татар һәм кумык халыкларының үз милли мәдәниятләрен яңарту һәм о үстерүгә омтылышлары көчәю белән бәйләнгән. 5
Татарлардан Ибраһим Хәлфин, Гали Махмудов, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насый- £ ри, кумыклар арасыннан М-Э. Османов, Нухай Батырмурзаев, Әбусуфьян Акаев х кебек күренекле мәгърифәтчеләрне уртак максат — хезмәт ияләре массаларына аң- х •белем бирү, милли әдәбиятларны алдынгы халыклар әдәбиятлары югарылыгына кү- 3 тәрү максаты берләштерә. S
Яңа типтагы мәктәпләргә нигез салу, уку-укытуның яңа методикасын гамәлгә кертү, алфавит һәм язу кагыйдәләренә реформа ясау, ана телләрендә дөньяви юнәлеш- S тәге китаплар бастыру, матур әдәбият, тарих, педагогика китапларын, газета-журнал- ъг лар тарату буенча алар алып барган киң колачлы эшчәнлек эзлекле рәвештә бу ф мәгърифәтчеләрне иҗади хезмәттәшлеккә этәргән. ffl
Татар эстетик фикеренә нигез салучыларның берсе Фатих Әмирхан XX йөзнең ш башында тормыш бездән чын европалы кеше булуыбызны таләп итә дип язган иде. “ Татар мәгърифәтчеләре, бөек рус демократик культурасы казанышларын үзләштереп, а; Россиянең мөселман халыклары, хосусан, кумыклар арасында, алдынгы идеяләрне < таратуга җитди этәреш ясадылар. Татар китабы, татар әдәбияты әсәрләре белән н бергә кумык мөхитенә Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйриның мәгърифәтчелек идеяләре, ә бераз соңрак Ф. Әмирханның эстетик карашлары, халык шагыйре О Г. Тукай шигырьләре үтеп керә башлый. Рус демократик әдәбияты белән бергә (ул шулай ук татар әдәбияты аша да кергән), бу галим һәм эшлеклеләрнең хезмәт- < ләре кумык әдәбиятында һәм мөхитендә мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашуда зур роль уйнаган *. О
Шунысын да әйтергә кирәк ки, һәр ике халыкның алдынгы интеллигенциясе тара- и фыннан алга куелган проблемалар уртак һәм актуаль булса да, саны буенча да күбрәк, Европа һәм рус культурасына да якынрак торган татар мәдәнияте эшлеклеләре күп мәсьәләләрне хәл итүдә кумыклардан 15—20 елга алдарак барганнар. Шулай итеп, татар әдәбиятының һәм эстетик фикеренең әнә шундый югарырак үсеш алган хәле кумыклар ирешергә тиешле булган дәрәҗәне күрсәтеп торган...
«...һәр милләт башкалардан өйрәнә ала һәм өйрәнергә тиеш»2,— дип яздылар К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Кумык иҗади интеллигенциясе дә югарырак баскычта торучы күршесеннән өйрәнгән, борынгы татар культурасының прогрессив традицияләрен үзләштергән.
Бу чорларда татарлар белән дагстанлылар арасында экономика-сәүдә мөнәсәбәтләре, мәдәни элемтәләр тизлек белән үсә башлый. Дагстанлылар, һәм бигрәк тә кумык зыялылары, шәрык халыкларының мәдәният һәм сәүдә үзәкләреннән берсе булган Казан, шулай ук Әстерхан, Саранск, Самара кебек Идел буе шәһәрләренә еш киләләр. Алар югары уку йортларында, рухани семинарияларда һәм татар мәгърифәтчеләре эшләгән мәктәпләрдә укыганнар, туган җирләренә әйләнеп кайтканда, алган белемнәренә өстәп, мәгърифәтчелек юнәлешендәге дөньяви китаплар һәм матур әдәбият әсәрләрен алып кайтканнар. Дагстанга татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләре әнә шулай килә.
Бу мәкаләдә без татар һәм кумык халыкларының мәдәниятләрен тудыру Һәм үстерү юлында онытылмаслык хезмәтләр калдырган мәгърифәтче-галимнәр плеядасының иң калку фигуралары — Каюм Насыйри һәм Әбусуфьян Акаевның иҗат эшчән- лекләрендәге типологик охшашлык билгеләрен күрсәтеп, ике тугандаш халык арасындагы күпьяклы мәдәни-тарихи бәйләнешләрнең бер аспектын ачу максатын куйдык.
Каюм Насыйри — дистәләрчә фәнни һәм популяр хезмәтләр язган һәм бастырыл чыгарган галим, педагог, әдип. «Кумык теле грамматикасы» авторы профессор Н. К. Дмитриев К. Насыйрины «татар халкының яз хәбәрчесе», «татар мәгарифен шәрыктан көнбатышка таба борган кеше» дип атады †††††††††.
Каюм Насыйриның мәгърифәт һәм мәдәниятне үстерү, шул заманның әдәби һәм фәнни казанышларын үзләштерүне барлык халыклар алдында торган зарури бер бурыч итеп куюы төрки телендә сөйләшүче халыкларның алдынгы карашлы укымыш- лылары теләкләренә аваздаш һәм якын булган.
М. Гайнуллин, ф. Мөхәммәдьяроз, Н. К. Дмитриев һ. б. ларның хезмәтләрендә Каюм Насыйриның әсәрләре төрле яклап тикшерелгән. Әнә шуңа күрә, К. Насыйри хезмәтләрен киң күләмдә анализлап тормыйча, аның кумык мәгърифәтчесе Әбусуфьян Акаев иҗатына һәм күпкырлы эшчәнлегенә булган йогынтысы мәсьәләсенә тукталыйк.
Кумык әдәбияты һәм телен фәнни тикшеренүчеләрнең тәүгеләреннән берсе профессор Б. Чобан-задә Ә. Акаевны үз заманының энциклопедик белем иясе, өлкән буын кумык интеллигенциясенең иң укымышлы вәкилләреннән берсе дип атады. Аның фикеренчә, дагстанлылар Европаның һәм шәрыкның прогрессив культура җимешләре белән Әбусуфьян Акаев эшчәнлеге аша танышканнар 2.
Әйткәнебезчә, Ә. Акаев үз вакыты өчен киң белемле галим була, җирле телләрне белү өстенә гарәп, рус телләрен дә өйрәнә, тарих, әдәбият, медицина, табигать фәннәре, педагогика белән шөгыльләнә. Ул «Аджам шиъруланы мажмуасы» (Халык җырлары, мәкаль-әйтемнәре һәм аерым кумык авторлары әсәрләре җыентыгы, (1903). «Җагърапия» (1903), «Башлангыч тарих», «Әлифба» (1905), «Гъисап китап» (1905), астрономия, табигать белемнәре, игенчелек, сәүдә буенча фәнни-популяр кулланма булып хезмәт иткән «Юз йыллыкъ тынч рузнама» («100 еллык календарь», 1904), әхлакый мәсьәләләргә багышланган «Къылыкъ китап» (1908, 1914), төрле сүзлекләр, медицина буенча төзелгән «Хазир дарман» (1910) китабын, шулай ук «Бүз- егет», «Таһир һәм Зөһрә», «Йосыф һәм Зөләйха», «Калила һәм Димна» кебек шәрәк әдәбияты әсәрләрен эшкәртеп бастыра. Болардан башка ул борынгы кумык культурасы һәм әдәбияты, кумык шигыренең төзелеше, төрки халыкларның тарихи элем-тәләре хакында дистәләрчә мәкаләләр яза. И. А. Крылов мәсәлләрен, А. С. Пушкин шигырьләрен, пролетар гимн «Интернационал»ны кумыкчага тәрҗемә итә.
К. Насыйри һәм Акаев китапларын чагыштырып караганда, алар арасында форма буенча типологик охшашлык билгеләрен, эчтәлекләрендәге эчке логик якынлыкны күрмәскә мөмкин түгеп.
Әбусуфьянның карашлары үз эпохасының идеологиясенә бәйле рәвештә идеализмга нигезләнгән булуына карамастан, аларда, һичшиксез, материализм элементлары да бар. Дөньяны танып-белү мәсьәләләренә ул зур игътибар бирә, фәннең тәрәк- кыятенә, чынбарлыкны өйрәнүдә кеше акылының мөмкинлекләренә ышаныч белән карый.
Насыйри шикелле үк, Акаев та үз халкын тирәнтен ярата һәм гомере буена алдынгы халыклар белән дуслык идеясен алга сөрә. Төрле әсәрләргә сүз башы рәвешендә язылган һәр мәкаләсендә диярлек, Әбусуфьян татар мәдәнияте эшлеклеләрен югары бәяли һәм аларны үрнәк итеп куя. Мәгърифәтченең үз әйтүе буенча, ул Казан татарларының хезмәтләренә еш мөрәҗәгать иткән э.
Әбусуфьян Акаев, Каюм Насыйри кебек, башлангыч белемне үз өендә һәм мәдрәсәдә ала. Мәчет каршындагы мондый мәктәпләрдә уку-укыту эшенең куелышы аны канәгатьләндермәгәнлектән, ул гасыр башында инде укьпу системасын үзгәртү юлла-
††††††††† Әбусуфьян Акай, «Къылыкъ китап» (Книга о нравственности), Тимер-Хан-Шура. 1914. 2 бит,.
рын эзли башлый. Шушы эзләнүләр аны Казанга алып килә. Монда ул татар мәгь- рифәтчеләре һәм иҗади интеллигенциясе белән аралаша, аларның эшләрендә актив катнаша һәм ул шушында дөньяви мәктәпләрдә укытуның яңа ысулларын үзләштерә.
1900—1903 һәм 1906—1908 елларда Казанда яшәгән чорларда Акаев К. Насыйри хезмәтләрен өйрәнгән һәм, безнең уйлавыбызча, татар галименең үзе белән таныш булган. Акаев хезмәтләренең эчтәлеге әнә шул хакта сөйли. Мәдәният, әдәбият һәм ♦ педагогика өлкәләрендә ул бу олы мәгърифәтче — үзенең элгәресе раслаган идеяләр һәм фикерләрне яклап чыга, аларны Дагстан шартларына карата үстерә.
Безнең кулыбызда вакыт үтү белән саргайган бер фоторәсем саклана. Анда үзләренең остазлары белән бергә кырыклап шәкерт Казандагы бер уку йорты бинасы каршында басып торалар. Алар арасында түбән рәттә кулына китап тоткан яшь Әбусуфьян да бар. Бинаның тышкы архитектурасы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен хәтерләтә. Каюм Насыйриның педагогик карашлары, дәреслекләре һәм фәнни хезмәтләре нәкъ менә шушы уку йортында, шәкертләр арасында киң таралганнар. Акаев та шушында укыган һәм соңрак Казан мәктәпләре турында дәртләнеп сөйләгән. «Казан мәктәпләрендә (дөньяви мәктәпләрдә — С. А.) укыту Дагстан белән чагыштырганда, бик яхшы хәлендә. Казанда укыту эшенең ничек куелганлыгын әйтеп бирү дә кыен миңа. Татарларның фәнгә омтылышларын үз күзең белән күрергә кирәк»,— дип яза ул «Къылыкъ китабпында.
1903 елны Акаев туган ягына кайта һәм үз авылында татар мәгърифәтчеләре үрнәгендә ике сыйныфлы дөньяви мәктәп ача. Кешеләр аңында дини идеология хөкем сөргән шартларда дөньяви белемгә юл ачу җиңел булмый, әлбәттә. Моның өчен үз халкыңны Насыйри һәм Акаев кебек яратырга, аның кайгысы, рухи ихтыяҗлары белән яши белергә кирәк. «Безнең балаларыбыз, — дип яза Акаев, — мәктәп һәм мәдрәсә стеналары эчендә күп еллар утырсалар да, ни өчен һәм нәрсә укуларыннан хәбәрсез калалар, чөнки аларга фәнни белемнәр бирү хакында берәү дә кайгыртмый». Мәктәпләрдән томана килеш чыккан шәкертләр, мәгърифәтче әйтүенчә, «сырхауларына даруны бары докторлар гына белгән авыруны хәтерләтәләр» ‡‡‡‡‡‡‡‡‡.
Мондый кешеләрне «савыктыру» һәм дөньяви белемнәр бирүнең файдасын аңлату өчен К. Насыйри һәм Ә. Акаев кебек мәгърифәтчеләргә гаять зур пропаганда эше алып барырга туры килгән. Әбусуфьян ачкан мәктәп менә шул максатка хезмәт итәргә тиеш була да.
Каюм Насыйриның һәм Әбусуфьян Акаевның мәктәпләре мәгърифәтчеләрнең үз тырышлыклары белән генә яшәгән, патша хөкүмәте азчылык милләт балалары өчен мәктәпләр ачу, ана телендә дәреслекләр булдыру өчен һичнинди кайгырту һәм ярдәм күрсәтмәгән. Китап һәм уку әсбапларын гына түгел, кием-салым һәм башка кирәк-яракларны да ярлы балаларына мәгърифәтчеләр еш кына үз кесәләреннән түләп юнәтергә мәҗбүр булганнар.
Әбусуфьян мәктәбе Насыйри мәктәбе үрнәгендә төзелеп, җирле шартларга ярак- ләштырылган була, нигездә ул шул заманның гомум белем бирүче рус мәктәпләре тибына туры килә. Балалар ана телендә иҗекне-иҗеккә кушу ысулы белән укытыла, арифметика, әдәбият, табигать белеме, тарих, география дәресләре керә. Бу Дагстан мәгарифе тарихында беренче үрнәк мәктәпләренең берсе була. Мәктәптә шулай ук Һөнәр дәресләре дә бирелә. Укучылар кул эше белән шөгыльләнәләр, сәүдә эшенә өйрәнәләр. Мәктәпне тәмамлаучылар югары баскычтагы башка уку йортларына яки кая да булса хезмәткә керү мөмкинлеге алганнар. Акаевның яңача укыту методына карашлары Каюм Насыйри фикерләренә тулысынча туры килә.
Ә. Акаев мәктәбе зур уңышка ирешә, монда укырга күрше авыллардан да балалар килә башлый. Бу хәл дини фанатикларның ачуын кабарта. Шушы мәктәпнең элекке укучылары Дагстанның атказанган укытучысы һәм язучысы Мөхәммәт Хангишиев, персональ пенсионер Казбек Чакальокийларның әйтүенчә, тирә-юньдәге мәчетләрнең муллалары халык арасында Әбусуфьянга һәм аның укыту системасына каршы коткы тараталар, «яңа ысуллы мәктәптә укыган балалар мөселман диненең изге эшләреннән читләшәчәк, имансызлар булып үсәчәк», диләр. Шөбһәгә төшкән ата-аналарның балаларны бу мәктәпкә йөрүдән тыю очраклары да булгалый. Ләкин дөньяви белемнәр-
‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Ә, Акай, Юэ йыллыкъ тынч рузиава, Порт-Петровск 1904, 6 бит.
«ОЛТАНМОРАТ АКБИЕВ ф КАЮМ НАСЫИРИ ҺӘМ ӘБУСУФЬЯН АКАЕВ
тә омтылучы яшьләр, аталарыннан яшеренеп булса да, мәктәпкә йөрүләрен дәвам итәләр. Җир идәндә түгел, ә парталарда утырып уку-язу, һәр дәрес саен яңа нәрсәләр ишетү, күрү, карталар һәм глобусларны өйрәнү һ. б. аларның күңелләренә хуш килә. Кичләрен, укытучылары белән бергәләп, балалар авыл читенә чыгалар һәм телескоп аша күк җисемнәрен күзәтәләр. Укытучының өендә литография китапларын басу машиналары да була. Балалар монда таш басма эшен үзләштерәләр, укытучы абыйларына китап төпләргә булышалар.
«Дагстан халыкларының якты тәрәккыят юлына чыганакларына ул нык ышанды»,— дип искә ала аның шәкертләреннән берсе Нуретдин Гаджиев.
Кичләрен Әбусуфьянның йортына өлкән кешеләр дә җыела. Мәгърифәтче авылдашларына мәдәни һәм техник яктан алга киткән халыклар турында сөйли. Күршебез татарлар үрнәгендә беренче чиратта безгә мәктәпләр ачарга, халыкны укый-язарга өйрәтергә, фән-гыйлемгә күзен ачарга кирәк, ди.
К. Насыйри кебек үк, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә, ана телендә китаплар чыгаруга Ә. Акаев та бик зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри сүз һәм төшенчәләр байлыгы, барлык төзелеше буенча татар теленең зур потенциаль мөмкинлекләргә ия булуын күрсәткән булса, кумык теле хакында Ә. Акаев: «...безнең телебез башка халыклар телләреннән һич тә ярлы түгел. Тик безнең телдә моңа чаклы дәреслекләр бастыру, борынгы кумык культурасын һәм тарихын өйрәнү җайга салынмаган. Туган телебездә матур әдәбият китаплары чыгару — культурабызны аякка бастыру юлы менә шул» ’, — дип яза.
Туган телгә, тарихка багышланган хезмәтләрендә Әбусуфьян кумыкларның халык авыз иҗатын һәм җанлы сөйләм телен нигез итеп ала, туган телнең сафлыгы өчен көрәшә. Каюм Насыйриның рус сүзләрен урынлы-урынсыз куллану рус телен әйбәт белүне күрсәтми, дигән мәгълүм фикерен куәтләп, «Кьылыкъ китаб»ында Акаев болай ди: «Үз туган телендә сөйләшкәндә икенче бер телдән сүзләр кыстыру килешми. Ул сүзләр үз телебездә булмаган тәкъдирдә әле моңа күнәргә мөмкин. Ләкин үзебездә «ушатмакъ», «къабул этмак» яки «янгъылыш», «хата» дигән сүзләр була торып, ник «принимать», «ошибка» дип сөйләшергә? Безгә рус теле бик кирәк тә, ләкин аны үзебезнең тел белән бутамыйча файдаланып булмыймы икән?»
Туган телнең сафлыгы өчен көрәш К. Насыйри һәм Ә. Акаев өчен тар милли кысаларга бикләнүне аңлатмый. Киресенчә, алар татар һәм тау халыклары арасында рус телен өйрәнүне, рус реалистик әдәбиятын пропагандалауны бурыч итеп куялар, рус халкының культура мирасына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбиялиләр. Шушы максатлар белән К. Насыйри 1890 елда «Россиянең кыска тарихы»н татарчага тәрҗемә итә, тарихи хезмәтләрендә рус халкының күренекле эшлеклеләренә җанлы характеристикалар бирә. Ул русларны да, мөселманнарны да тумыш һәм табигатьләре белән тигез саный. «...Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган һәм бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап үскәнлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-берсенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләләр» ®,— дип яза ул.
Акаев та шундый ук карашта тора. Аның сүзлекләрендә русларның җанлы сөйләм теленә шактый урын бирелә. Акаев шәрык халыкларының классик әдәбияты үрнәкләрен дә туган телендә эшкәртеп бастыра. «Барлык кеше дә тумыштан тигез хокуклы, шуңа күрә һәркемгә дә бер үк төрле караш булырга тиеш», — дип яза ул «Кьылыкъ китаб»ында.
һәр ике мәгърифәтче халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыюга зур игътибар итә. Алар туган җирләренең бик куп төбәкләрендә булганнар, халык арасында йөргән тарихи риваятьләрнең, җыр. мәкаль һәм әйтемнәрнең бик күбесен иң башлап язып алганнар. К. Насыйри үзенең календарьларында, «Кырык бакча» (1880), «Фәвакиһел. җөласа» (1884), рус матбугатында чыккан «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре» (1896) дигән һ. б. хезмәтләрендә хезмәт халкының күп төрле һәм гаять бай иҗат хәзинәсен туплаган һәм фәнни эшкәрткән. Ә. Акаевның «Аджам шиъру- ланы мажмуасы» дигән антологиясе дә шундый ук зур хезмәт нәтиҗәсе. Монда кумыкларның биш йөзләп мәкаль һәм әйтемнәре, кырык табышмак, йөзләрчә халык җырлары, туй-йола җырлары һәм тарихи җырлар, шулай ук кумык әдәбияты классигы
' Абусуфьяи Акай. Юз йыллыкъ тынч рузнаиа. Порт-Петровск. 1904. 3 бнт,
нздат аКазан.в19«₽,],35<бУтЫВа 12° М тулуга 6агышла“гаи гыйльни сессия иатериаллары.) Таттов-
Иырчы Казакъ әсәрләре кергән. Китабына биргән кереш сүздә Акаев болай диз «Җырларны өйрәнеп һәм тикшереп башка халыкла𠧧§§§§§§§ йөз еллык, мең еллык тарих* ларын күз алларына бастыралар. Безгә дә шундый вакыт килеп җитте дип уйлыймж
Ә. Акаевка, педагог буларак, Насыйриның укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча хезмәтләре дә зур тәэсир ясаган. Остазы К. Насыйри кебек, Акаев укытучыны җәмгыятькә ни дәрәҗәдә файда китерүеннән чыгып бәяли. Аның аңлавынча, укытучы киң белемле, үзенең эшенә чын күңелдән бирелгән кеше булырга, уку-укытуда яңа методика кулланырга тиеш. Яшь буынны тәрбияләүгә гомерен багышлаган кешегә халык тарафыннан ихтирам күрсәтелергә тиеш. «Кызганычка каршы, — ди ул «Әлифба» китабында, — бездә укытучы хезмәтен бәяли белмиләр, аларга хөрмәт юк. Чөнки бездә байлыкны гыйлемнән артыграк күрәләр».
«Кырык бакча»сында К. Насыйри «һәрбер нәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк» дигән булса, Әбусуфьян «Яшлагьа насихат» (1913) исемле философик-эстетик поэмасында гыйлем һәм акылның файдасы турында шул ук идеяләрне үстерә.
К. Насыйри үзенең хезмәтләрендә балаларны кече яшьтән тәрбияләү таләбен куя. Балаларның үз-үзләрен белә башлаган чагыннан алып мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр булган вакытны Насыйри тәрбия эшендәге иң кадерле, иң мөһим чор дип атый. «Әлифбаасының «Укытучыга берничә сүз»********** дигән бүлегендә Әбусуфьян: «Балаларны мәктәпкә җиде яшьтән бирергә кирәк. Башлангыч мәктәптә алар ике ел укырга тиешләр. Беренче елда көнгә дүрт дәрес, икенче елда — биш дәрес үткәрелергә тиеш. Дәресләр расписание буенча бара, тәнәфес һәм каникуллар мәҗбүри»,— дип яза.
Каюм Насыйри һәм Әбусуфьян Акаев әхлакый тәрбия мәсьәләләренә даими игътибар бирәләр. Әхлакь1йлык аларның бөтен педагогик концепциясенең нигезен тәшкил итә. һәм ул концепция эшлекле, дөньяви, иҗади характерда булуы, кешенең үз- үзен расларга ярдәм итүе белән әхлак мәсьәләләренә дини-идеалистик карашлардан нык аерыла.
Табигать белемнәрен, медицина, география, тарих, филология һ. б. фәннәр ирешкән казанышларны популярлаштыруда К. Насыйриның роле яхшы билгеле. Ә. Акаев, аның үрнәгендә, халыкка фәнни белемнәр тарату буенча эшчәнлеген шулай ук киң җәелдергән, календарьлар чыгарган, төрле фәннәр буенча китап һәм брошюралар бастырган. «100 еллык календар»енда ул бик күп төрле фәннәрдән мәгълүматлар җыйган, авыл хуҗалыгы, медицина буенча, европача һәм гарәпчә ел исәбе, төрле йолалар, халык ышанулары һәм ырымнары турында, табигать күренешләре, күк җисемнәре, педагогика, тарих, иҗтимагый фәннәрдән белешмәләр туплап биргән. Аның календаре халыкның күп гасырлык акыл хәзинәсен, белем һәм тәҗрибәсен эченә ала.
Каюм Насыйри һәм Әбусуфьян Акаевның бер үк типтагы матбугат органнары оештыру буенча эшчәнлекләре дә игътибарга лаек күренеш. Насыйри «Таң йолдызы» газетасын чыгарырга әзерлек алып барган булса, Акаев Дагстанда «Таң чолпан» исемле демократик юнәлештәге беренче әдәби журнал оештыруда актив катнашкан һәм аның битләрендә үзенең мәкаләләрен, халык иҗаты әсәрләрен бастырган.
Әнә шулай итеп, әдәбият, педагогика, тарих, медицина, табигать белемнәре һ. б. өлкәләрдә татар мәгърифәтчесе башкарган хезмәтләр аның кече замандашы Ә. Акаев эшчәнлегендә дәвам итә һәм типологик планда алга үстерелә.
К. Насыйриның карашлары һәм эшчәнлеге Ә. Акаевка гына түгел, кумык демократик әдәбиятын һәм мәдәниятен тудырган мәгърифәтчеләрнең бөтен бер плеядасына йогынты ясый. Алар арасында Д-М. Шихалиев (1811—1880), М-Ә. Османов (1839—1904), әтиле-уллы Батырмурзаевлар — Нухай (1864—1919) һәм Зайналабид (1897—1919), М. Казанбиев (1865—1930), Т. Бейбулатов (1879—1942), С. С, Казбеков (1887—1919) һ. б. ларны күрсәтергә мөмкин. Алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә татар мәгърифәтчеләре һәм революцион-демократлары X. Фәезханов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камал, М. Вахитов, Г. Ибраһимовлар эшчәнлеге белән бәйләнештә булганнар. Аларның кумык мәдәнияте эшлеклеләренә иҗади йогынтысы — Иделнең Каопий диңгезенә коюы кебек үк ачык булган бер хакыйкатьтер.