Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫЙРИ ИҖАТЫНДА МОРАЛЬ-ЭТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР


нциклопедист галим буларак, Каюм Насыйри — татар культурасы һәм иҗтимагый фикере тарихында тирән эз калдырган кеше. Аны фәлсәфи- сәяси мәсьәләләр дә, гыйльми-педагогик, әдәби-эстетик һәм мораль-этии мәсьәләләр дә якыннан кызыксындырган. Алай гына да түгел, шуларның һәркайсы буенча ул тирән фикерле әсәрләр язган. Шуның белән бергә, мәгърифәтченең бай һәм күпкырлы иҗат мирасында әдәп, әхлак мәсьәләләре иң күренекле урынны алып тора. Аның «Тәрбия китабы», «Әхлак рисаләсе», «Әхлак рисаләсе вә һәм фөруз мөгъ- тәкадәт рисаләсе» һәм «Тәрбия» кебек хезмәтләре турыдан-туры шул мәсьәләләргә багышланган. «Фәвакиһел-җөласә» һәм «Кырык бакча» исемлә китапларында әхлаи мәсьәләләре үзәк урынны били. Әлеге мәсьәләләр мәгърифәтченең башка хезмәтләрендә һәм ел саен чыгарып килгән календарьларында да кузгатыла. Әхлакның төп нигезләре, кешеләрнең тәртип нормалары һәм принциплары, җәмгыять тормышы кагыйдәләре кебек мәсьәләләр аларда төрле яктан килеп карала,
К. Насыйриның әдәп һәм әхлак мәсьәләренә булган мөнәсәбәте аның иҗтимагый яңарыш һәм шәхес кебек мәсьәләләргә мәгърифәтчелек позицияләреннән торып якын килүе белән билгеләнә. К. Насыйри фикеренчә, торгынлыктан һәм артталыктан котылу, яңарышка һәм алдынгы культура казанышларына тартылу, кеше шәхесенең чәчәк атуына ирешү, аны караңгылыктан һәм кыргыйлыктан коткару өчен, мәгариф эшен үстерү һәм фәнни белемнәрне тарату белән бергә, кешеләрне әхлак ягыннан камилләштерергә һәм мораль-этик мөнәсәбәтләр өлкәсендә урта гасырлардан калган «йөктән» азат итәргә кирәк. Галим, әхлаклылык җәмгыять тормышына көчле йогынты ясый һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, дип саный. Ул, җенси мәхәббәттән алып иҗтимагый-политик эшчәнлеккә кадәр, кешеләр тормышының барлык өлкәләренә кагыла һәм җәмгыять, халык. Ватан бәхете хакына аларны яхшы эшләргә оештыручы фактор ролен үти. Әгәр сәламәт әхлак кешеләрне югары күтәрә һәм яңарыш эшенә булыша икән, бозыклыклар кайгы һәм хәсрәтләрнең бер сәбәбе булып торалар, гаделсезлек, власть ияләренең изүе һәм башбаштаклыгы өчен уңдырышлы туфрак ролен үтиләр. Рас шулай икән, әхлакый камиллек, кешеләрне бозыклыклардан коткару котылгысыз төстә җәмгыятьнең сәламәтләнүенә, иҗтимагый явызлык һәм гаделсезлек күренешләрен җиңәргә булыша.
Иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә мәгърифәтчелек күзлегеннән карау К. Насыйриның әхлакның табигатен һәм чыганакларын, әхлакый таләпләрнең эчтәлеген һәм аларның җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлавына да мәгълүм бер эз сала. Шуның белән бергә, ул диннең әхлак нормалары алла тарафыннан иңдерелгән дигән күрсәтмәсен читләтеп уза. Дөрес, аңарда дини моральне турыдан-туры тәнкыйтьләү
Э
юк дияргә мвмкин. Әмма, үзенең әхлакый карашларын аңлаткан чагында, К. Насый- ри алланы да, динне дә исәпкә кертми һәм тулысыча дөньяви мораль тудыра. Өстәвенә, әхлакның реаль нигезләрен эзләгәндә ул кешенең үзенә һәм аның табигате белән бәйле көчләргә мөрәҗәгать итә. К. Насыйри карашынча, кеше башкарган һәм яхшы, һәм начар эшләрнең нигезендә нәкъ әнә шул көчләр ята. Аныңча, кеше табигатенә ике төрле көч хас. Аларның берсе — танып белгеч-фикерләткеч көч; икенчесе— хәрәкәтләндергеч-уяткыч көч. Үз чиратларында әлеге көчләр тагын ике тармакка: беренчесе теоретик һәм практик, ә икенчесе хисси һәм ачу-ярсу тармакларына бүленә. Кеше эшчәнлегенең нигезендә әнә шул көчләр ята һәм ул башкарган яхшы эшләрне дә, начарларын да шул көчләр китереп чыгара. «Вә дүрт куәт адәмнең бәдәнендә эш кылучы булып,— ди мәгърифәтче,— ничә төрле фигыльләр содурына сәбәп булырлар» (К. Насыйри Фәвакиһел-җөласә. Казан. 1884 ел. 412 бит). Шулай, теоретик көч эшенең нормаль нәтиҗәсе зирәклек кебек яхшылык булыр, практик көчнеке — гаделлек, хисси көчнеке — намуслылык һәм әхлакый чисталык, ачулы көчнеке тәвәккәллек һәм батырлык булыр. Әмма бу көчләрнең хәрәкәте нормадан узып китәргә дә, я булмаса нормага килеп җитмәскә дә мөмкин. Мондый очракларда кешедәге асыл көчләрнең хәрәкәтен начар фигыльләр билгеләячәк. Әйтик, теоретик көчнең нормадан артып китүе хәйләкәрлекне, ө нормага килеп җитмәве аңгыралыкны, ахмаклыкны белдерәчәк; хисси көчнеке — җенси бозыклыкны яки ваемсызлыкмы; ярсулы көчнеке — тотнаксызлыкны яки куркаклыкны; практик көчнеке теге очракта да, бу очракта да гаделсезлекне белгертәчәк.
Өстәвенә, кешенең төп көчләре тарафыннан кузгатылган (тудырылган) фигыльләрнең характеры аларны сайлаганда кешенең акыл белән эш иткәнме, юкмы икәнлегенә бәйләнгән. К. Насыйри этикасында акыл фигыльләргә мөнәсәбәттә хәлиткеч урынны били. Акыл һәм гыйлем нәтиҗәсе булган фигыльләр генә югары әхлаклы була. «Гакыл, — ди К. Насыйри, — адәмнең бәдәнендә падишаһ Мәнзилендә вә адәмнең күркәм фигыльләре вә күркәм холыклары рәгыйять Мәнзилендәдер. Әгәр гакылда зәгыйфь пәйда булса, күркәм фигыльләргә хәләл хасил булыр» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 61 бит). К. Насыйриның акыл һәм әхлакның бердәмлеге турындагы фикерләрендә үзенең башлангычын Әл-Фараби мирасыннан ала торган идеяләрнең йогынтысы сизелә. Әлеге борынгы фикер иясенең философиясендә әхлак аерылгысыз төстә акыл белән бәйләнгән һәм акылның аерылмас бер өлеше буларак алга баса. Үзенең акылы аркасында яхшыны яманнан аера ала, беренчесен хуп күреп, икенчесеннән тайпылып кала торган кеше яхшы санала, ди ул. «Зирәклеге естенә акыллы да булган, шуның өстенә ул зирәклеген яхшы фигыльләр башкарганда куллана да белгән кеше, — дип яза Әл-Фараби, — акыллы санала» («Вопросы философии» журналы. 1970 ел. 8 сан. 137 бит).
Тикшерә торган мәсьәләгә К. Насыйри да нәкъ шулай якын килә: югары әхлаклылык кешенең акылы һәм зирәклеге хакында сөйләүче күрсәткеч булып тора. «Гакыйл шулдыр, — ди ул, — үзенең гакылыннан наши холыкны иршаддә вә дираятеннән наши холыкка имдаддә булып, сүзе тугры вә фигыле күркәм булган кешедер» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 62 бит). Әгәр акыл һәм гыйлем күркәм фигыльләрнең һәм гүзәл омтылышларның чыганагы булып торса, наданлык исә бозыклык һәм әдәпсез эшләргә сәбәпче була. «Жаһил шул кешедер ки, — дип яза мәгърифәтче,—сүзендә күп ялган вә буш сүзләр вә тәгамендә миннәт вә сәлямендә саранлык вә итагатендә ялкаулык һәм итагатьсезлек булып, халыкка фахиш сүзләр белән хитаб кылып, золым вә тәгадди кылган кешедер» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 380 бит).
Кешенең табигатен һәм акылын әхлакның төп нигезе һәм чыганагы дип санау, билгеле, фәннилектән ерак тора. Кешенең үзен, аның төп көчләренең формалашуын һәм әхлакның нигезен иҗтимагый тормыш билгели. К. Насыйри бу хакыйкатьне аңлауга кадәр күтәрелеп җитми, шуңа күрә әхлакның табигатен, аның җәмәгать тормышындагы урынын һәм әһәмиятен дөрес аңлата алмый. Шуңа да карамастан, ул әхлакның реаль, табигый нигезләрен эзли һәм этика мәсьәләләрен дини аң тәэсиреннән азат итүдә мөһим адым ясый. Диннән аермалы буларак, моральнең нигезенә ул алланы түгел, кешенең үзен, аның төп көчләрен куя. К. Насыйри мораль һәм акылның бердәмлеге идеясен күтәреп чыга, әхлак кануннары алла тарафыннан түгел, ә гыйлем, кеше интеллекты тарафыннан билгеләнә, ди. Аның бу фикерләре татар этик фикере
ЯХЪЯ АБДУЛЛИНф КАЮМ НАСЫЙРИ ИҖАТЫНДА МОРАЛЬ-ЭТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР ф
нең мөһим казанышы булып исәпләнергә тиеш. Моның белән мәгърифәтче фәлсәфи- этик фикернең Б. Спиноза, Н. Г. Чернышевский кебек күренекле вәкилләре тарафын- нан алга сөрелгән позицияләренә баса. Мәгълүм булганча, боларның этикасы гыйлем, гә, интеллектның үсешенә нигезләнгән булган. «Яхшылык һәм акыллылык, — дип яза, мәсәлән, Н. Г. Чернышевский, — асылда бер мәгънәдәге терминнар. Бу бер ук факт- ларның бер үк сыйфаты» (Н. Г. Чернышевский. Полное собрание сочинений. Рус телендә. 14 том. 645 бит). Яхшы фигыльләр Б. Спиноза ечен дә, Н. Г. Чернышевский өчен дә бер үк вакытта акыллы, ә начарлары акылсыз саналган. Күргәнебезчә, К. Насыйри да шул ук позицияләрне яклап чыга.
Акылны, интеллектны моральнең нигезе төсендә күтәреп чыгу этик тәгълиматлар тарихында дин башлыкларының язмыш турындагы өйрәтмәләренә каршы көрәштә мөһим роль уйный. Татар иҗтимагый фикере тарихында да ул шул ук функцияне башкара. Мөселман динендә .бигрәк тә суфичылык тәгълиматында, язмыш турындагы өйрәтмәләр төп урынны алып торган. Акыл һәм гыйлемне моральнең нигезе дип күтәрү белән, К. Насыйри мораль-этик мәсьәләләрне чишкәндә мөселман дине басымыннан котылу өчен мөһим таяныч булдыра. Рационализм принципларына таянып, ул кеше фигыльләренең характеры тәкъдир язмышына түгел, ә кешеләрнең акылына һәм никадәр белемле булуларына, димәк ки, аңлы чараларга бәйле дигән нәтиҗәгә килә. Кешеләр бозык фигыльләрне тәкъдир кушканга түгел, томана булулары, яхшыны яманнан аера алмаулары аркасында эшлиләр. Гыйлем — кешегә бозыклыклардан арынырга ярдәм итә. Акыллары ярдәмендә, фәнни танып-белу юлы белән, алар үз фигыльләре белән идарә итә һәм үз-үзләрен тотуның әдәпле юлын сайлый алалар. Белемле булулары аркасында алар уэ фигыльләренең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген алдан күрәләр, ә «эшнең ахырын фикер кылмак вә ахырына нәзар кылмак нәҗатка сәбәп вә вәсиләдер» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 21 бит). Үтә мөһим мәсьәләне никадәр генә беркатлы аңлатмасын, бу фикернең үэ заманы өчен әһәмияте бәхәссез.
К. Насыйри этикасы гуманизм хисе, кеше шәхесенең намусы һәм дәрәҗәсе өчен тирәнтен кайгырту рухы белән сугарылган. Кешенең иреген кысу, хезмәт кешеләренең кимсетелүе һәм власть даирәләренең аларны мәсхәрә итүе аның ачуын һәм нәфрәтен уята. Аның карашынча, тигезсезлек, бер кешенең икенче кеше өстеннән хакимлек итүе, шәхесне мәсхәрә итү, кешеләрнең намусына һәм кешелек дәрәҗәсенә кул сузу төбеннән бозыклык санала. «Берәүдән мәсхәрә кылмак, — ди ул,— вә берәүне хәкарәт вә тәхкыйрь, вә берәүдән көлмәк гаять хәрам эштер вә мәзмүм сыйфаттыр» (К. Насыйри. Әхлак рисаләсе вә һәм фөрүз мөгътәкадәт рисаләсе. Казан, 1890 ел. 16 бит).
Дөрес, мәгърифәтче әле тигезсезлекнең, кешенең иреген, намусын һәм шәхесен изүнең социаль-экономик сәбәпләрен күрми. Аның фикеренчә, кешенең җәмгыятьтәге урыны, аның намусы һәм дәрәҗәсе, барыннан да элек, кешенең үзенә, аның нихәтле белемле һәм мәгърифәтле булуына бәйле. Томаналык шәхеснең дәрәҗәсен төшерә, ә гыйлем күтәрә. Моннан үзеннән-үзе шундый нәтиҗә килеп чыга: кешеләрне кимсетелгән хәлдән коткару өчен, аларны мәгърифәтле иту һәм интеллектларын үстерү җитә икән. Сүз дә юк, бу катлаулы социаль мәсьәләне гадиләштерүдән башка нәрсә түгел. Әмма ни генә булмасын, үэ заманы өчен аның әһәмияте шиксез зур, чөнки ул кешеләрне аңлы һәм актив төстә үз намусларын һәм дәрәҗәләрен яклауга юнәлтә, аларны власть кешеләре каршында каушап калмаска өйрәтә. «Икмәгеңне ашап өеңдә утыруың,— дип яза К. Насыйри,— кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр» (К. Насыйри. Тәрбия китабы. Казан. 1898 ел. 5 бит).
К. Насыйри этикасының гуманистик характеры кешеләрнең реаль мәнфәгатьләре хакында кайгыртуында да ачык күренә. Моральнең теләсә кайсы дини системасы кебек үк, мөселман дине, вакытлы һәм түбән мәнфәгатьләр дип, аларга кимсетеп карый, табигый материаль ихтыяҗларга төкереп карарга, теге дөньяда рәхәт яшәү бәрабәренә барлык кыенлыкларга һәм авырлыкларга түзәргә өнди. Кеше К. Насый- рига тәне һәм каны булган, дөньяви омтылышлар белән яшәүче, дөньяви бәхеткә һәм ләззәтләргә ашкынучы һәм газаплардан качарга тырышучы җан иясе булып күренә. Инде шулай булгач, мәгърифәтче фикеренчә, аларның шул теләк-омтылыш-
парын якларга һәм сакларга тырышуларында, иминлеккә һәм дөньяви ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылуларында гаеп саналырлык берни дә юк.
Ләкин кеше шәхси ихтыяҗларын Һәм иминлеген канәгатьләндерергә омтылганда, беренчедән, чамадан артык кыланмаска тиеш. «Кирәк нәрсәдән баш тартмаска, әмма һәр нәрсәдә чама белергә кирәк», — ди К. Насыйри. Күрәсез, бу очракта мәгърифәтче, кеше үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, ләкин чамадан артык кыланмаска тиеш, дип карый. Бу мәсьәләгә анализ яса'анда аңарда тыйнакчыл эпику- ризмга хас авазлар ачык сизелеп кала. Әлеге мәктәпнең күп кенә вәкилләре кебек үк, ул кеше ләззәттән баш тартмаска, әмма шул ук вакытта үз карамагында булган байлыклар белән канәгатьләнә белергә тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, «канәгать дигән нәрсә дәхи кешегә рәхәт вә игътибар китерә торган изге бер сыйфаттыр... Канәгать иясе булган адәм дөньяда күп зәхмәт чикмәенчә вә мал күбәйт- мәк дәртенә төшмәенчә газиз гомерен рәхәтлек илә, тынычлык илә кичерер» JK. Насыйри. Әхлак рисаләсе. Казан. 1911 ел. 11 бит).
Икенчедән, үзенең иминлеге турында кайгыртам дип, кеше башкаларның һәм тулаем бөтен җәмгыятьнең омтылышларына каршы эш итмәскә тиеш. Үз мәнфәгатьләрен яклаганда ул саклык чаралары күрергә, ә кирәк булганда хәтта хәйләгә дә барырга мөмкин, дип саный К. Насыйри. Әмма боларның берсе дә башкаларга зыян китерергә тиеш түгел. Киресенчә, нинди генә хәлләрдә калганда да кеше үз тирәсендәгеләрнең һәм тулаем җәмгыятьнең омтылышлары хакында кайгыртучан- лык күрсәтергә тиеш. Әгәр кеше үзенең шәхси интересларын гомуми интереслардан аерып карый, үз интересларын халык интересларына каршы куя икән, мондый кешене әйбәт дип булмый. Халык, җәмгыять өчен файдалы эшләр генә әйбәт, яхшы эшләр дип санала ала. Бәс шулай икән, «яхшылыгыңны кызганма, халыкка ярдәм итү өчен, көчеңнән килгәннәрнең һәммәсен эшлә»,— ди К. Насыйри (Кавагыйд кыйраәте руссия. 21 бит). Кешеләргә игътибарлы булу, аларга ярдәм итәргә әзер торуны ул адәм баласына хас иң кыйммәтле сыйфатларның берсе дип саный. Халык, җәмгыять кешене башкалар файдасына башкарган эшләре буенча бәяли һәм гомуми мәнфәгать өчен кайгырткан кешенең образын гасырлар буена хәтерендә калдыра. Башкаларга яхшылык эшли алмаган, исән чагында халыкка ипи-тоз күрсәтмәгән кешене үлгәннән соң беркем дә искә алмаячак. «Тереклеге белән сөендермәгән кешенең,— ди ул, — үлеменә дә кайгырмаслар» (К. Насыйри. Календарь. 1892 ел. 39 бит).
Шушы сыйфатлары белән К. Насыйри этикасы индивидуалистик һәм эгоистик шәхси файда принцибына нигезләнгән утилитаризм этикасыннан тамырдан аерыла. Күргәнегезчә, мәгърифәтче кешенең үз мәнфәгатьләре хакында кайгыртырга хакы барын таный, ләкин моны һич тә иҗтимагый мәнфәгатьләргә каршы куймый. Киресенчә, халык һәм җәмгыять файдасына башкарыл~ан эшләрче яхшылыкның иң матур чагылышы дип саный. Аның фикеренчә, таза әхлак кешенең табигый омтылышларына каршы килми һәм шуңа күрә аларны канәгатьләндерүгә юнәлгән эшләрне ул аклап чыга.
Күп кенә башка мәсьәләләрдәге кебек үк, К. Насыйри мораль һәм этика мәсьәләләре буенча булган карашларында Көнбатыш, шул исәптән рус мәгърифәтчелеге вәкилләре кебек үк, дөньяви мораль тудыра, әхлакның реаль нигезләрен эзләгәндә кешенең табигатенә мөрәҗәгать итә, кешеләрнең табигый интересларын яклап чыга һәм, ниһаять, этик карашларын гуманизм идеяләре белән сугара. Әмма шуның белән бергә, К. Насыйри этикасына җитди аерымлыклар да хас. Көнбатыш мәгърифәтчеләре, үзләренең этик карашларын нигезләгәндә, кеше эшчәнлегенең мотивларын ачуга басым ясыйлар. К- Насыйри исә игътибар үзәгенә мотивларны түгел, ә кешенең мораль йөзе мәсьәләсен куя, аның тәртибе ничек булырга тиешлеген, әхлак таләпләренең эчтәлеген җентекләп тикшерә. Шуның белән бергә, этиканың башка мәсьәләләрендәге кебек үк, ул гуманизм идеяләренә таяна. Гуманизм позицияләреннән торып, ул шул чор җәмгыятенә хас булган алдашу, икейөзлелек, монафикълык, хыянәт, көнләшү, мин-минлек, үчлелек, рәхимсезлек, тупаслык, ялагайлык, ялкаулык кебек әхлакый бозыклыкларны тәнкыйть итә. Намуссыз һәм вөҗдансыз кешеләр, шәхси мәнфәгатьләреннән башка берни турында уйламый торган, үз мәнфәгатенә ■ирешү эчен теләсә нинди этлеккә сәләтле кешеләр мәгърифәтченең ачуын һәм нәф
ЯХЪЯ АБДУЛЛ И Н ф КАЮМ НАСЫЛРИ ИЖ.АТЫНДА МОРАЛЬ ЭТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР ф
рәтен уята. Ул фикер хөрлеге кысылган һәм полиция күзәтүләре көчәйгән шартлар- да киң таралган әләкне, яла ягуны һәм гайбәтне рәхимсез фаш итә. Мәгърифәтче, әлеге ямьсез эшләр кешелек җәмгыятенә төзәтеп булмаслык зыян китерәләр, дип саный. «Гаммазлык, нәммамлык, гайбәт, сәгайять итмәк,—ди ул, әхлак зәминәнең дә иң яманрагыдыр, һәлак кылучы бер фәсаддыр ки, гаммазлык сәбәпле никадгр җан, никадәр мал тәләф булмак ихтималдыр, вә ни газиз кешеләр хур булмак ихтималдыр; хуҗалар кол булмак, вә никадәр кан түгелмәк, ир белән хатын аерылмак, дуслар дошман булмак ихтималдыр... Дуслык вә мәвәддәт угрыларыннан сакланыгыз... Алар нәмам вә сәгайять кылучы бозык кемсәләрдер. Зира угрылар мап вә җиһаз урларлар, әмма болар халыкның бер-берсе арасындагы дуслыкны вә мәхәббәтне вә хөсне өлфәтне, вә хөсне мәгашәрәмне урларлар, ягъни дуслыкны кисәрләр» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 261 бит).
К. Насыйри хосусый милекчелек мөнәсәбәтләре һәм дини мораль тудырган әлеге бозыклыкларга җәмгыятьне әхлак ягыннан төзәтүгә юнәлдерелгән мораль-этик принципларны каршы куя. Бу мәсьәләдә ул халык массаларының әхлакый тәҗрибәсенә һәм үткәндәге әхлак мирасына таяна, игътибарын, барыннан да элек, үткәндәге мирасның җәмгыятьне ныгытуга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сафландыруга хезмәт итә торган якларына юнәлтә. Аның фикеренчә, җәмгыять нормаль яшәсен һәм әхлак ягыннан сәламәтләнсен өчен, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм кешеләрнең иҗтимагый тәртибе түбәндәге принципларга нигезләнергә тиеш:
1. Гаделлек һәм кешелеклелек. Дөрес, әлеге принципны күтәреп чыгуына карамастан, К. Насыйри кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм кешенең үзен идеаллаштырудан ерак тора. Аның өчен кешеләр фәрештә түгел, аларның үзара мөнәсәбәтләрендә тегеләйме-болаймы чагылып китә торган җитешсезлекләре булуы бик табигый хәл. «Адәмнәрдән һич кем гаепсез кеше булмас, — ди ул. — Әгәр адәм дә булып, гаебе дә булмаса, ул кеше үлмәс иде» (К. Насыйри. Фәвакиһел- җөласә. 276 бит). Шуңа күрә үз фигыльләрен аңлы төстә сайлый алган һәм башка кешеләрнең, шулай ук бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен истә тотып эш иткән кеше генә әхлак ягыннан дөрес адым ясаган була.
2. Намуслылык һәм дөреслек. Кешеләр мөнәсәбәтендәге намуслылык һәм дөреслектән башка бернинди кешелек җәмгыятенең булуы мөмкин түгел, дип уйлый К. Насыйри. Чөнки дөреслектән тайпылу, алдау һәм ялган гаделсезлеккә китерә, кешеләрне әхлак ягыннан ярлыландыра һәм аларны газап утларына сала. Шуңа күрә теләсә генә нинди очракта да кеше гадел һәм намуслы булып калырга тиеш. «Тугрылык әдәпнең рчкене вә мөрәүвәтнең асылы, — ди К. Насыйри. — Тугрылыкта үл- мәк ялганчы булып озак яшәмәктән хәерлерәктер» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә, 285 бит).
3. Сүзгә һәм бурычка тугрылык. Тугрылык кешеләрнең мөнәсәбәтен яхшырта, анарның бер-берләренә ышанычын ныгыта, ди мәгърифәтче. Намуслылык һәм дөреслек белән бергә, бу сыйфатларны ул кешенең бөеклеге хакында сөйләүче иң мөһим күрсәткеч, дип саный. «Кемнең күңелендә вафа булса, хәя һәм анда, — ди К. Насыйри. — Вафасызда хәя юк, хәясездә вафа юк. Кемдә бу икесе дә юк, анда иман юк. Вә кемдә иман юк, анда адәмилек юк» (Татар әдәбияты. XIX йөз. Казан. 1968 ел. 204 бит).
4. Дуслык һәм туганлык. Дуслыкта кешелек мөнәсәбәтләре ныгый, дуслар тормыш юлында терәк булып торалар, ди К. Насыйри. Хәтта дуслар белән бергә утырып ашау да ялгыз ашаганга караганда күбрәк ләззәт бирә. Шуңа күрә «кешенең дөньяда хасыйл иткән нәрсәләренең хәерлерәк вә файдалырагы хак вә тугры дусларыдыр» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 398 бит). Инде шулай икән, кеше дуслыкка тугры булырга, аны саклый белергә һәм намуслы, саф күңелле дуслар эзләргә
5. Үзара ярдәм. «Изге холыкларның берсе — кешегә ярдәмчел һәм шәфкатьле булу»,— ди К. Насыйри. Өстәвенә, бу әхлак принцибы милли кысалар белән дэ һәм дини кысалар белән дә чикләнми. «Берәүнең бер көче җитми торган вә үзенең кулыннан килми торган бер мәслихәте булса вә синнән ярдәм эстәсә, урынына күрә, кодрәтеңнән килгән кадәр, аның диненә карамаска, кирәк мөселман булсын, кирәк кайсы халыктан булсын, ярдәм вә шәфкать ит. Кирәк кул вә көч илә, кирәк акча вә
телең иле булсын, ярдәм вә шәфкать итмәк...— гаять изге эштер... Кешегә ярдәм кулы сузарга кирәк булганда бу фәкыйрь, мин бай димә» (К. Насыйри. Әхлак риса» ләсе. Казан. 1911 ел. 15 бит).
Кешелек җәмгыятенең нигезендә яткан һәм җәмгыятьнең нормаль яшәвен билгели торган әлеге принциплар белән бергә, кешенең әхлак йөзен суз һәм эш берлеге, батырлык, кыюлык, иптәшлек, картларны хөрмәт иту, яшьләрне санга сугу, кунакчыллык, инсафлык, тыйнаклык, түземлелек, ныклык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар билгели, ди К. Насыйри. Бу сыйфатлар кешеләрнең үзләрен һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, җәмгыятьтәге әхлакый атмосфераны тазарта, кешенең дәрәҗәсен күтәрә. Тыйнаклык, мәсәлән, К. Насыйри тарафыннан «гыйззәт вә шәрәфнең баскычыдыр» дип бәяләнә. Дөрес, кеше шәхесенең әхлакый нигезләрен бәяләгәндә, К. Насыйри үз чорының улы булып кала, шул заманда хакимлек иткән иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм мораль- этик карашлар йогынтысыннан тулысынча котылып җитә алмый. Бу, барыннан да бигрәк, аның әхлакый явызлык күренешләренә килешеп карарга һәм әхлак ягыннан бозык кешеләрне гафу итәргә өндәвендә чагыла. «Явызлык иткәнгә мөмкин кадәр изгелек итәргә тырыш, — ди ул. — Кешегә уч итмәк вә кешедән үч алмак ирлек вә мөселманлык эше түгелдер» (К. Насыйри. Әхлак рисаләсе. 10 бит). Өстәвенә, ул үрнәк әхлакның тәрбияви роленә артык зур өметләр баглый һәм аны бозык кешегә тәэсир итүнең бердәнбер чарасы дип саный. Дөрес, К. Насыйриның әлеге вәгазьләре, барыннан да элек, власть ияләренә юнәлгән һәм аларны ул юлдан тайпылган, яки гаепле кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өнди. Шул ук вакытта алар гарип иҗтимагый мөнәсәбәтләр тарафыннан тудырылган бозыклыкларга карата килешеп карау тенденциясеннән дә азат түгел. Шул заманда хакимлек иткән иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең һәм мораль-этик карашларның К. Насыйрига булган тәэсире шулай ук мөлкәт туплауны аклауда, сакчыллыкка чакыруда, мөлкәткә бәйле алыш-бирешләр вакытында намуслы һәм гадел булырга, үзеңә ышанып тапшырылган байлыкны саклап тотарга өндәүдә дә ачык сизелә. Сакчыллыкны әхлак принциплары дәрәҗәсенә күтәреп, К. Насыйри болай яза: «Хәләлдән килгән малыңны саклап тот, хәрам җиргә сарыф итмә. Малны сакламам мал җыймактан мөшкелрәктер» (К. Насыйри. Тәрбия китабы. 1898 ел. 21 бит). Эмма бу очракта да мәгърифәтче буржуаларча байлык җыюны аклаудан ерак тора. Биредә аңарда җәмгыятьнең хезмәт иясе катлаулары, барыннан да бигрәк, крестьяннар һәм вак һөнәрчеләр арасында таралган настрое- ниеләрнең тәэсире нык сизелә. Бу, аерым алганда, мәгърифәтченең хәләл көч белән мал җыюны хуплавында һәм карунлыкны, комсызлыкны, ерткычлыкны кискен төстә хөкем итүендә ачык күренә. Соңгыларын ул кешене ярлыландыра, әхлак ягыннан гарипләтә торган нәрсәләр дип саный. К. Насыйри фикеренчә, мал өчен мал җыю төрле шакшылар һәм үләксәләр белән ләззәтләнүгә тиң, ә комсызлык һәм ерткыч- и лык — коллыкның бер чагылышы. Шуның белән бергә, «кол өч төрледер: колның к колы, шәһвәгнең, тамгының колы». Алар арасында иң түбәне — комсызлык колы. Чөнки «тамгысыз кеше кол булса да азаттыр, тамгылы кеше азат булса да колдыр... Хирыслык адәмнең кадерен киметер, әмма ризыгын арттырмас» (К. Насыйри. Фәва- киһел-җөласә. 422 бит).
Крестьян массалары һәм вак һөнәрчеләр арасында таралган әхлак принципларының тәэсире сакчыллыкка чакыруда, исрафчылыкны, типтереп яшәүне гаепләүдә дә сизелә. «Исраф иясе — шайтанның карендәшедер», ди К. Насыйри. Мал өчен мал җыюны да, шулай ук исрафчылыкны да ул әхлаксыз фигыль дип саный. Материаль байлыклар кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк. Шуңа күрә, исрафчылыкны тәнкыйтьләү белән бергә, К. Насыйри артык саран булуны да өнәми. Әмма материаль байлыкларга ия булган кеше аны үз рәхәте өчен генә тотмасын, юмартлык күрсәтеп, өлешсезләргә дә ярдәм итсен. Юмарт кешеләрнең егетлеген ул баһадирлык һәм кыюлык белән бер рәткә куя һәм «юмартлык белән баһадирлык бер чишмәдән агар ки, ул куәт чишмәсе вә һиммәт чишмәседер», — дип яза (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 155 бит).
Хезмәтне әхлакның нигезе итеп аңлату К. Насыйриның этик карашларындагы иң мөһим һәм хәлиткеч пункт санала. Хезмәткә ул кеше тормышының зарури факторы дип карый, рас шулай икән, «кешенең бер-бер кәсептән буш вә маләйәгъни белән
Я АБДУЛЛ НН ф КАЮМ НАСЫИРИ ИҖАТЫНДА МОРАЛЬ ЭТИК МӘвЬӘЛӘЛӘР ф
булмакы мәэмүк эштер», ди (Фәвакиһел-җөласә. 92 бит). Димен, җитештерүчем хезмәт белән шөгыльләнү хезмәткә яраклы һәр кешенең беренче бурычы икән. Хезмәт кешене бизи һәм күтәрә, ялкаулык исә кешенең кадерен җуюга китерә, төрле бозыклыклар китереп чыгара. Тормыш өчен кирәкле нәрсәләрне үз хезмәте белән булдырган очракта гына кеше чын мәгънәсендә кеше дәрәҗәсенә лаек. Шул уңай белән К. Насыйри 1892 елгы календаренда ике туган турындагы хикәяне китерә. Аларның берсе падишаһ хезмәтендә булып байлыкта йөзә, икенчесе үз хезмәте белән яши. Беренчесе, туганына мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Әй, борадәр, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсең, каты хезмәттән котылыр идең». Икенчесе болай дип җавап бирә: «Син ник кул хезмәте белән тереклек кылмайсың, хезмәтче булу хурлыгыннан вә тәнәззелдән котылыр идең...» (К. Насыйри. Календарь. 1892 ел. 31 бит.)
Хезмәтне К. Насыйри шәхси бәхет һәм ләззәт чыганагы дип саный. «Тормыштан ләззәт теләсәң, үз хезмәтең, гыйлемең һәм фәнең белән яшә», ди ул. Шул ук вакытта хезмәт иҗтимагый әһәмияткә дә ия, чөнки җәмгыятьнең иминлеге аның членнарының намуслы хезмәтенә бәйле. Шуның белән бергә, К. Насыйри җәмгыять өчен игенче хезмәтенең роленә аеруча нык басым ясый. «Игенче халык гадел булман кирәк,— ди ул,— дөньяның тереклеге алардан... һәр җирдә кылса алар хәрәкәт, мәхлүкка куәт кертеп ирештерер ризыкларына бәрәкәт. Дәһкан гаделлек белән орлын сачар... Мәмләкәтне дә тотучы — дәһкандыр» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласә. 111 бит). К. Насыйри хезмәтнең әхлакый әһәмиятен пропагандалый, ялкаулыкны, исрафчылыкны, комсызлыкны һәм ерткычлыкны гаепли, төбендә боларның һәммәсе эксплуататор сыйныфларның паразитлыгына һәм гамьссзлегенә каршы юнәлдерелгән була. Ул эшсезлекне һәм кеше хезмәте исәбенә яшәүне әхлакый бозыклык дип- саный. Шуның белән бергә, ул яңарышның һәм кешелек җәмгыятенең нигезе булган хезмәткә дан җырлый.
К. Насыйриның этикасы үзенең эчтәлеге белән прогрессиа, ә тарихи әһәмияте белән дини мораль һәм урта гасырчылык карашларыннан арыну юлында мөһим бер адым була. Дөрес, үзенең әхлакый карашларын нигезләгәндә ул һәр чакта да эзлекле түгел, алда әйтелгәнчә, аерым очракларда артка чигенә, икеле-микеле раслаулар Һәм формулировкалар җибәрә. Ләкин мәгърифәтче этикасын мондый чигенүләр түгел, ә аларның дөньяви эчтәлеге билгели. Барыннан да бигрәк, бу чигенүләрне заманга ташлама ясау һәм, аерым очракларда, үз карашларын пропагандалауның уңай формасы дип бәяләргә кирәк. Ә төбендә К. Насыйриның этик карашларында дини мораль белән уртак берни дә юк. Дини моральдан аермалы буларак, ул сукыр инануга түгел, ә кеше акылына таяна. Дин өйрәтмәләренә капма-каршы барып, ул кешенең үзен дә реаль ихтыяҗлары булган җан иясе дип саный. Мөселман дине Һәм суфичылык идеологиясенең аскетлык рухындагы вәгазьләрен кире кагып, ул кешеләрнең табигый ихтыяҗларын һәм җир бәхетенә омтылуларын яклап чыга.
Дини мораль кешенең акылын һөм иреген кимсетә, аны гөнаһлы зәгыйфь җан иясе һәм үз нәфесенең колы дип атый. Моңардан аермалы буларак, К. Насыйри кешенең акылын да, иреген дә югары күтәрә, аларны үз нәфесләрен һәм тышкы көчләрне җиңәргә сәләтле җан иясе итеп сурәтли. Шуның белән бергә, үз нәфесен тыярга сәләтле булу, тышкы көчләрне җиңәргә сәләтле булу кебек ук, кешегә хас иң мөһим яхшылык итеп бәяләнә. «Шәһвәтенә галиб кеше, — ди ул, — ялгызы бер шәһәр фәтех кь.лган кешедән дә куәтлерәктер» (Фәвакиһел-җөласә. 192 бит).
Моральнең нигезен кешенең табигатеннән, аның акылыннан һәм төп көчләреннән эзләп, Н. Насыйри тарихи шартлардан һәм сыйнфый мөнәсәбәтләрдән читкә китә. Әмма моңа карап кына һич тә аның этик карашлары иҗтимагый тормыш ихтыяҗларыннан тулысынча аерылган булган дип уйларга ярамый. Күрәсең, үзенең этик тәгълиматын тудырганда, мәгърифәтче үз чорының иң үткен мәсьәләләрен хәл итәргә омтыла. К. Насыйри каршы чыккан иске /лсраль иҗтимагый тормышның үзгәрмәс булуын яклый, артталык һәм торгынлыкның идеологии терәге булып тора. К. Насыйри этикасы исә урта гасырчылык һәм патриархальлеккә каршы чыга, массаларны иҗтимагый тормышның гасырлар буена килгән нигезләрен җимерергә юнәлдерә, халыкны иҗтимагый үзгәрешләргә хәзерләүне максат итеп куя. Аның тәгълиматы гуманистик идеяләр, гади халыкка, беренче чиратта, хезмәт кешеләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган, ул кеше шәхесенең абруен һәм җир бәхетем»
омтылуны яклый. Аның этикасы гаделсезлек һәм изүгә кискен протест белдерүе., власть ияләренең башбаштаклыгын, изүне, икейөзлелекне, ялганны, мин-минлекне, исрафчылыкны, ерткычлыкны, көнчелек һәм эгоизмны кискен хөкем итүе белән аерылып тора.
Социаль тигезсезлекне, властьтан явыз максатларда файдалануны, кешенең кайгы һәм хәсрәтләрен әхлакый бозыклык нәтиҗәсе итеп аңлату, шуннан чыгып, әхлакый камилләшүне, мәгариф эше белән бергә, җәмгыятьне яңартучы һәм халыкны бәхеткә илтүче төп юл дип уйлау шулай ук ялгыш була. Ләкин ул заманнарда әхлакый факторны күпертел күрсәтүнең тарихи җирлеге дә була, чөнки ул иҗтимагый үсешнең төп мәсьәләләре һәм социаль изелүдән, газаплардан котылу турында хальн* хыяллары белән органик төстә бәйләнгән була. Мәгърифәтченең этик карашлары асылда урта гасырчылык мөнәсәбәтләрен, шулай ук изүче катлаулар арасында киң таралган бозыклыкларны мораль яктан акларга тырышуга каршы юнәлдерелгән була һәм социаль гаделсезлеккә, явызлыкка каршы протест авазы булып яңгырый.