Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИР ХАКЫ —ИР ХАКЫ


Хикәя-монолог
арчыгы белән телефоннан сөйләшкәч, Минһаҗ абзый өчен Казанда кунак булуның яме-тәме калмады. Ул ашыгып авылга кайтырга булды. Улы белән килененә сый-хөрмәтләре, ачык чырайлары өчен рәхмәтләр укыды да юлга җыенды.
— Кайтам, балалар, кайтам, — диде ул, кырт ки-сеп.— Әнкәгез дә озаклама дип әйтте. Аннары бит, иртәгә булмаса берсекөнгә дигәндәй, чәчүгә чыга-чаклар. Җитмешне җыйсам да, кирәкмәгән китек балта түгел бит әле мин дә! Басу контроле әткәгез, сыйфат инспекторы... Насыйп булса, балалар, көзге реп оялады.
Купедагы күршеләре җәелеп китеп гәпләштеләр, ниндидер мәзәк сөйләп көлделәр. Минһаҗ абзый исә тамырлары бүртеп торган кул аркаларын угалаштырды, көмеш түгәрәк сакалын сыйпап куйгалады, тып- тын калып, күңеленнән генә сөйләшеп кайтуында булды.
«...И-и, бала, бала1 Хәерлегәме синең бу эшләрең?! Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә дисәләр дә, бүгенгәчә дүртегезнең бере дә бәгырьне туракларлык хәсрәткә салганы юк иде әле.
Дүрт багалма кебек тәгәрәшеп үстегез. Укуыгыз уку төсле булды, мәктәптән яман сүз ишетмәдек. Кул арасына бик иртә кердегез, әнкәгез артыгын биртелмәде, һөнәр сайлаганда кырык тарафка кырык карап тормадыгыз, җиргә ихласыгыз нык булды.
Иң өлкән абыең эшне тракторчылыктан башлаган иде, бүген, күр, чирәм җирдәге зур совхоз директоры. Узган көзне язган идеме Казагыс- тан миллиардына безнең өлеш тә зур булды дип? Күкрәгендә орден хәзер, Ленин ордены! Моңа ничек куанмассың?! Хәтереңдәдер, хөкүмә-
мәлне тагын килеп әйләнермен. Синең тәҗрибә участогына да барырбыз, улым. Сез сыный торган яңа сорт бодайның ничегрәк булып туачагын күрәсем килә. Әгәр чыннан да башак авырлыгы белән сабак авырлыгын тигез итә алсагыз, бу бит, үзең беләсең...
Минһаҗ абзый вагонга кереп бер читкәрәк кенә елышып утырды да
уйларына уралды. Миендә утлы тамчы булып биегән төп уе төпчеге Мөнҗиягә кайтып кала иде. Шул уй аның еллар ярган маңгай буразналарын тагын да тирәнәйтә төшә, тулы түгәрәк битенә күләгә сала, әле дә булса көче-кодрәте сызып бетмәгән дәү гәүдәсен чүктерә иде шикелле. Картның зур соры күзләренә кичәле-бүгенле аптырау катыш сагыш ке
тебезнең иң югары бүләген бирделәр дип язган хаты килгәч, мин күз яшемне сездән яшереп тә тормадым...
Уртанчы абыең кая китте! Галимнәр дөньясында, яңа сортлар чыгара, илгә-көнгә ризык бирүчеләрнең алгы сафында. Моңача башкарганы да аз түгел, иллә мәгәр планнары-хыяллары тау тикле әле аның...
Кече абыең да җир сагында. Ул — пограничник-офицер. Туган җирне саклый. Андый балам белән дә мактанырга хакым бар минем, бар! Күгебезгә козгын булып күтәрелергә, суыбызга акула булып керергә, ба- су-кырларыбызга саранча булып төшәргә ниятләүче җаннар бар заманда гаскәриләрсез дә булмый...
Үзең дә син, төпчегем, атаң һәм агаңнар юлын сайладың бит. Берәү дә үгетләмәде, мәҗбүр итмәде, үз ихтыярың белән авыл хуҗалыгы техникумына барып кердең. Колхоз стипендиаты булдың, авылдашларың тәрбияләшеп укытты сине. Кулыңа диплом тотып кайткач, дүрт елны заяга үткәрмәгәнеңне эштә күрсәттең. Район колхозларындагы агрономнар арасында яхшы чутта йөрдең. Баш агрономыбыз мактап туял- мый иде үзеңне. Ә менә көннәрнең берендә чыгымчыладың да куйдың. Тик үтә авыр булса да, әйтергә мәҗбүрмен: һәммәсенә үзең гаепле, бала! Пырдымсызлыкның да бер чиге була, инде акылына килдеме дисәм, син тагын авызлык чәйнәп ярсына башлагансың. Әнкәң тикле әнкәң алдында: «Җир хакы дип тә тормыйм, ир хакы дип тә тормыйм, шәһәргә китәм. Берәр елга баланы алып кал», — дип гайрәт чәчкәнсең. Әниең әйтте әнә, диваналар булып калдым шул сүзләрне ишеткәч, ди. Безнең беребезнең дә — әнкәңнең дә, минем дә — балаларга кул якканы булмады. Ә минем алда шулай лаф орсаң, белмим, мин чыдап кала алган булыр идемме икән?
Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә дигәннәр. Синең сүзең уен-муен түгел, димәк ки, җиде кат уйласаң да чакка киләсе.
«Җир хакы!..» Бу сүз белән җиңел селтәнерлек булгач, кызым, син әле аны бүгенгесе көнгә хәтле бөтен тирәнлеге белән аңламагансың. Мин дә гаепле, җир хакының ни икәнен азаккача синең җаныңа да, җелегеңә дә сеңдерә алмаганмын. Минем балам авызыннан чыгарга тиешле сүзләр түгел синең әйткәннәрең. «Мин» дигән сүз көфер ди торганнар иде без яшьрәк чакта. Мәгәр мин «көферлек»тән курыкмыйм, чөнки тузан кадәр дә арттырмый әйтәм: җир хакына минем тирем дә, каным да түгелде, гомерем дә өзелә язып калды.
...Колхоз оешкан гына ел иде, Октябрь революциясенең унөч еллыгына багышлап үткәрелә торган кичәгә җыелдык. Мин — бригадир һәм партячейка секретаре — кыска гына итеп доклад сөйләдем. Яшьләр «Га- лиябану»ны куярга хәстәрләнгәннәр иде. Беренче пәрдә башланып биш- ун минут үттеме икән, халык белән шыгрым тулы кечкенә клубның ишеген каерып ачтылар да кычкырдылар:
— Бригадир Минһаҗ! Тиз бул, йортың яна! Урынымнан куптым, йөгерү түгел, атлар хәлем дә юк. Алпан-тилпән килеп, тар тыкрыкка җиттем. Бүтәннәр дә кузгалганнар иде булса кирәк (тамаша өзелде инде!), артымда шау-шу ишетәм. Тик кешеләр тавышын мылтык тавышы күмеп китте. Ике тапкыр атканнарын беләм, сөрлегеп җиргә ауганым истә, бүтәнен белмим. Аңыма килгәндә Кыят больницасында ята идем инде. Олы абыеңның күкрәк баласы чагы. Аны кочаклаган әниең, елап шешенеп беткән килеш, минем янымда утыра. Атканнан соң бишенче көн икән инде. Җир өчен, ызаннарны сөрдергән өчен, колхоз дип җан атып йөргән өчен кулакларның миннән үч алулары иде бу. Таза идем, сөлек кебек идем, әҗәл мине җиңә алмый калды. Авылдашлар йорт та әмәлләштеләр. Беләсең, безнең халык бик бердәм, ярдәмчән. Үлем-китем булганда, йорт-җир янганда, мал-туар казалаганда һәркайсы х әл-хәл өнчә булышмый калмый.
Җир хакына кан түгүемнең икенчесе миллионнар белән бергә булды Сугыш ачылганның иртәгесен үзем теләп фронтка киттем. Бу вакытта колхоз председателе идем инде, азгамы-күпкәме калдырып та торырлар иде. Калырга теләмәдем.
Сугыш чыраен күргән кешеләр белә: фронтта чүрәкәй уйнамыйлар, анда кәбестә башы кырылмый, кеше гомере өзелә. Үлем һәр кен синең ♦ янәшәдә. Дәһшәт дигәнең җитәрлек. Шулай да бик күп очрак арасында гомер буе онытылмый торганнары була.
...Кырык өченче елның көзе иде. Днепрның уң як ярында, Ржищево тирәсендә, ике биеклек бар. Аларның берсе исемсез, икенчесе фронт карталарында «193,1» дигән нокта иде. Җитмеш алтынчы гвардия артиллерия полкының батарея командиры булганым хәлендә, ике көн буена мин шул биеклекне саклаштым. Ике көн буе ут, металл яңгыры астында шул бер кисәк җиргә ябышып яттык. Аны һичничек фашистка бирергә ярамый, бирә калсак, алар тагын да эчкәрерәк үтәчәкләр, корбаннарыбыз күпкә артачак иде. Минем батарея бу бәрелештә бер ротага якын фашистның башына җитте, үзйөрешле тупны яндырды һәм бер танкны сафтан чыгарды. Үзем бик каты яраландым. Бу — минем өчен сугышның соңгы эпизоды булды. Шуннан соң елдан артык гомер госпитальдә узды. Кырык бишнең башына өйгә кайтып ирештем.
Җир хакы, җирдә эшләүчеләр хакы белән хисаплашу миңа сугыштан соң да «күчтәнәч» бирә язып калды. Чак кына партбилетымнан колак какмадым. Янә председатель итеп сайланган чагым иде. Иген күкрәп уңды. Сугышның буеннан-буена соңгы центнерларга кадәр ашлыкны фронтка озата-озата ипигә зарыккан колхозчы ризыкка тиенде. Тиенде дип, алай ансат кына булмады ул. Язын авылдашларга биргән вәгъдәмдә тору кыйммәткә төште.
Дәүләткә ашлык тапшыруны безнең «Энтузиаст» колхозы беренче- ләрдән булып башлады, беренче булып төгәлләде. Шуннан соң хезмәт көненә аванс бирәсе иттек. Шөкерләр әйтеп, халык келәтләр буена килә башлаган иде, син ишет тә мин ишет, районнан звонок. Безгә өстәмә план. «Тагын өч йөз центнер!» — диләр. Аңлатып карыйм, артта баручылар өчен ник без шәрәләнергә тиеш, дим. Колхозны күтәрик дисәк, игенченең үзен ашатырга кирәк ләбаса, дип ялварам. «Бюрога кил! Шунда сөйләшербез»,— диелде миңа.
Бардым, эшнең ничек икәнлеген аңлаттым.
— Район интересларын уеңа да кертеп карамыйсың, башбаштаклык итәсең, — диләр. Колхозчыларга ашлык бирүне туктатырга кушалар.
— Биреп бетердек бит инде, — дим.
һәм, үз белдеге белән эш итеп яраксыз практика кулланганы, дәүләт мәнфәгате белән хисаплашмаганы өчен, дип, мине партиядән чыгару турында тәкъдим кертелә. Күз алларым караңгыланды, йөрәгемне умырып алдылар диярсең шул минутларда.
Шунда—кем диген! — хәзерләүләр буенча район вәкиле — упол- минзаг Бикмөхәммәтов сүз алды. Ул карт коммунист, бик абруйлы иптәш, саф күңелле, туры куллы, принципиаль кеше иде.
— Туктагыз әле, иптәшләр! — диде ул карлыкканрак зәгыйфо тавыш белән. Исәнлеге шәптән түгел иде. — Менә дигән уңыш үстереп, ил алдында бурычын беренче үтәгән колхоз председателен партиядән чыгарырга җыенасыз түгелме? Бара торган атның башына сукмыйлар бит! Аннан соң бит Минһаҗ Гаделҗанов иптәш ашлыкны үз өсәгенә кайтарып бушатмаган. Хезмәт көненә аванс итеп игенчеләргә биргән. Безнең илдә һәр хезмәткә хак түләнә... Сугыш елында кичергәннәрдән соң, ниһаять, иркен тын алып, икмәк кабарга кирәктер бит...
Бәхәс китте, тик Бикмөхәммәтов агай үз сызыгыннан карыш та чигенмәде. Азактан мине кисәтергә дигән карарга килделәр. Коммунистла
БАРЛА» КАМАЛОВ ф Ж.ИР ХАКЫ — ИР ХАКЫ
рыбыз арасында җир хакы өчен әнә шулай көрәшә белүче кешеләр күп булу белән көчле бит без.
Синең дә, балам, изге туфрак, чиксез-чамасыз кадерле булган ипи турында заманча аек акыл йөртүеңне, ризык бирүче булуың белән горурлана белүеңне теләр идем мин. Безнең «Җир! Икмәк» димәгән сулышыбыз булмаска тиеш...
Инде, кызым, икенче хак сүземә колак сал.
Миңа бу турыда сүз кату ансат түгел. Бик нечкә, нәзберек мәсьәлә ул ир белән хатын арасындагы хәлләр. Шулай да тел тешләп кала алмыйм. Ата хокукы, коммунист булуым үз фикеремне туп-туры әйтергә кушып тора. Мәсьәләне без «Ир хакы — тәңре хакы» дигәнчә куймыйбыз. Безнең илдә хатын-кызның тигез хокуклылыгы күз алдында. Иллә мәгәр тормыш юлдашы, арка таянычы, бала атасы дигән җәһәттән караганда, кызым, ир ризасы бик олы. Кадыйр кияүне юкка рәнҗетәсең. Аңа карап кына кәкре сукмакка өндәп керткән юлдашыңның бәясе артмас. Әткәй кат-кат тукыган иде диярсең, ул сиңа тугрылыклы ир, балаңа әйбәт ата була алмаячак. Аның шул яшькә тикле гаилә кора алмый йөрүе генә дә сагаерга куша. Нәселе бүтән аларның, ыруы башка...
Син көннәрнең берендә җиңел уйлап куюың һәм саксыз атлаган адымың белән ничә кеше йөрәген яраладың? Исәп биргәнең бармы? Иң әүвәле Кадыйр күңеленә тиз генә уңалмаслык җәрәхәт салдың. Югыйсә, бит сине берәү дә кодалап, юмалап яки этә-төртә бирмәде. Үзең теләп, ошатып чыктың. Сигез ел бер класста укыган кешеләр сез. Техникумда чагыңда да аның белән багланышың бетеп тормады. Без картларны да авылдашлар алдында бик тә җайсыз хәлгә куйдың. Дөрес, күзгә терәп берәү дә бер сүз әйтми, тик сүзсез аңлашыла торган хакыйкать тә бар бит дөньяда. Балаң әлегә ни дә төшенми, сабый. Тик аң булып тор: килер бер көн, син аның каршында җавап тотарга тиеш булырсың. Аның йөрәк ярасын дәвалау мөмкин дә булмас...
Җир хакы белән хисаплашмаска маташкан сүзләреңнең башы кайда? Ир хакы турында оныткан минутларыңда. Шәһәрдә көн күрүче сабакташың белән мавыгуыңның тирәнгә китүендә. Шул хәлләр телдән- телгә пышылдап күчә башлавы сине туган туфрагыңнан куа. Теләсәң- теләмәсәң дә, кешеләрдән бер читкәрәк тайпылып торырга омтыласың. Кешеләрдән посып торырга да мөмкиндер, шәт, әмма үзеңнән кача алмассың бит. Инде шундый сәгать сукты, соңгы кабат ныклап уйланырга тиешсең! Авылдан кубып китүең кире кайтыр юлыңны бөтенләйгә бикләмәгәе...»
II
Яз. Зөядә боз акканга да берничә көн. Аксыл-зәңгәр күктә кояш кинәнеп елмая. Басу өсләреннән пар күтәрелә, ерактагы урман рәшә пәрдәсе аша тибрәнеп күгелҗемләнә. Койма буйларында җете-яшел үлән кыяклары тернәкләнеп маташа. Җылы яклардан кайткан кошлар мәш килә. Куакларның яфрак бөреләре шундый бүртенеп тулганнар, менә-менә чыртлап ачылырга торалар.
Күңелләрдә яз яктысы, язгы уяну, язгы кыбырсы. Сөйләгәндә сүзнең җорын, җырлаганда җырның дәртлесен җырлыйсы килә торган чак.
Аръяктагы чәчүлек орлык амбарларыннан төшке чәйгә кайтып килүче Мөнҗия генә яз ямен тоймыйдыр төсле. Ул, моңсулап, балтасын әле генә суга төшергән кеше төсле, Зөя ярында туктап калган. Аның чырае киткән, юка иреннәре кипшеренгән, карлыгандай күзләрендә һәрчак диярлек уйнаша торган очкыннар каядыр китеп югалган. Кулларын төз-сылу гәүдәсенә сыланып торган плащы кесәсенә тыккан. Башындагы ефәк кыекча яулыгының очы белән җил шаяра.
Мөнҗиянең күзләре язгы болганчыклыктан арынып бетмәгән агымсуда уйлары еракта. Җитмәсә, ул уйлар язгы су сыман буталчык.
Зөядә, яр кырыенда гына, юлдашының яшь бәбкәләр ияртеп чыгар сәгатьләрен көтеп зарыккан ата үрдәк бакылдый. Ялгызлыгыннан зарланамы, су күплеккә сөенеп бетә алмыймы, белмәссең. Яшел хәтфәле ба- ф. шын суга тыгып, җим эзләгән була да, кыска муенын боргалап, ярга карап куя. Гүя ул Мөнҗиягә текәлеп сорый: «Син дә ялгызмыни соң?» £
һәм Мөнҗия уйлана башлый. *
«...Гомеремдә моңача булмаган ялгызлык кичерәм мин бу язда. = Япан чүлдә бер үзем калганмын төсле. Әлегә кадәр һәр яз диярлек I миңа сөенеч кенә китерә иде. §
Моннан биш ел элек, Беренче Май бәйрәменә туры китереп, туй ит- х тек. Шундый бәхетле идек без: Кадыйр күзләрендә үземне туй кием- £ нәреннән килеш күргән минутларда йолдызларга ашкан төсле хис ит- £ кән идем. Әти-әнинең, туганнарның (туйга абыйларның өчесе дә кайтты), ф дусларның котлау сүзләре, тәбрикләре сихри музыка сыман ишетелде. вз Колхоз председателебезнең: «Уңган механигыбыз белән булган агроно- о мыбызның кызыл туена гаилә тантанасы дип кенә әйтү аз, күмәк ху- җалыгыбызның уртак бәйрәме ул, җир хуҗаларының бәйрәме!» — ди- s гәне әле дә колактан китми. <
Нефть якларыннан отпускыга кайткан Сәүбәннең килүе дә туйга ямь өстәде шикелле. Ул бит әйбәт баянчы да, җырчы да. Мәҗлесне күтәрә < торган кеше. Аның үзе уйнап:
Әй, тал нечкә, тал нечкә. *
Таллин билләрең нечкә. Таллин нечкә билләренә Күз салдым үкенечкә.
— дип җырлавына берәү дә әллә ни игътибар итмәгән иде. Кадыйрның да гамендә дә булмады. Хәер, аның да бәхеттән исергән сәгатьләре иде шул.
Моннан дүрт ел элек, апрель азагында, улыбыз дөньяга килде. Мондый хәлдәге шатлыкны беренче баласын кулына алып сөю бәхетенә ирешкән ата-ана гына татып беләләр.
Ә былтыргы язда шомлы шатлык кичердем.
Үз машинасы белән авылга кайтып төшкән Сәүбән, Кадыйрның РТСта куна калуын белгәч, кичен минем су буена килүемне үтенде. Бу миңа мәзәк тоелды, мин кычкырып көлдем. Аннары гамьсез көлүемне ачу алыштырды. Ачуга алмашка хурлану тойгысы килде. «Чыннан да, ни дип әрсезләнүе әле бу чибәр егетнең? — дип уйладым. — Юк, чыкмаячакмын мин су буена! Кыз-кыркын чагыммыни? Кеше күзенә чалынсам, нәрсә әйтерләр?..»
Караңгы капкач, күңелне сәер бер кыбырсу биләп алды. «Әйтер сүзе бар микәнни? Бәлки төшеп караргадыр Зөя буена. Нинди яшерен сер икән шул тикле? Көндез үк: «Юк, чыкмыйм!» диясем калган икән дә соң, ул бит җавап көтеп тә тормады, кара мыек астыннан елмаеп, кул изәде дә, машинасын алга әйдәде».
Зөя буенда, текә яр астында, ул мине сөенеп каршылады. Мин ни хәл итәргә дә белмичә, әйттем:
_ Килүен килдем, тик минем болай итәргә хакым юк. Хәзер үк ки- тәм. Сүзең булса әйт! — дидем.
Ул сабыр итүемне сорады.
_ Кайсы очтан керешергә дә белми торам әле, Мөнҗия. — Сәүбән пышылдап кына сөйли башлады. — Минем сине мәктәптән бирле яратып йөргәнемне бөтенләй сизми калмагансыңдыр. Беткән баш бет
кән! Гомерем буе үкенечтән саргаеп, ялгызым каңгырып яшәгәнче дип, сиңа сүз кушасы иттем. Соң булса да, бик соң булса да, сиңа тәкъдимем: бул минем белән, китик Азнакайга! Балаң ятим булмас, үзеңне учымда гына йөртермен. Аңла, Мөнҗия...
— Акылыңдамы син, Сәүбән? — дидем мин. Бүтән бер сүз дә әйтмичә, әйтә алмыйча, уңга-сулга карамастан, өйгә йөгердем.
Иртәгесен дә, аннары да Кадыйрга сыңар сүз дә әйтмәдем. Гөнаһым юк иде, тиктәскә кеше җанына шик орлыгы саласым килмәде. Ә үземнең тынгым югалды. Ашым аш булмады, йокым йокы түгел иде. Кадыйр кагылганда да Сәүбән иркәләгән төсле тоелган минутларым булды.
Уракка төшәр алдыннан бер-ике көнгә генә Сәүбән тагын кайтты. Бу юлы ул миңа тәмам сыланды һәм, машинасына утыртып, Каенлык урманына барырга күндерде. Ярты көн шунда булып кайттык. Күреп калучылар табылды. Кадыйрга җиткерделәр. Ул минем күземә кадалырдай булып сорады:
— Чынмы шул хәбәр? Чын икән, нишләвең бу?
Миңа каян нинди кыюлык килгәндер, икеләнүләрне онытып, алдын- артын уйламыйча җавап бирдем:
— Без бер-беребезгә бары тик дөресен генә сөйләргә дип вәгъдәләшкән кешеләр, Кадыйр. Шуңа әйтәм: дөрес бу хәбәр. Мин Сәүбәнне яратам, — дидем.
Аны яшен суккандай булды. Ул беркавым тораташ төсле утырды. Аннары кинәт сикереп торды да минем каршыма каракоштай очып килде һәм кыргый бер тавыш белән кычкыра, сүгенә, яный башлады. Шашынып ярсыды-ярсыды да, хәлдән тайган төсле, тагын бер читкә китеп утырды. Озак, бик озак уйланды, җәфаланды, газап чикте. Соңыннан бик ипләп, яшь баланы назлап күндерергә җыенгандай, миңа вәгазь укый башлады. Үз абруем, бала язмышы, ир хәле, ата-ананы борчу турында сөйләнә. Сүзләренең хаклыгын акылым белән аңлап торсам да, йөрәгем аларны кабул итмәде.
Кадыйрдан чыкты микән, бүтән берәрсе ирештердеме, Сәүбән белән минем арадагы хәлләрнең ың-шыңы туган йортка да барып җитте. Иң әүвәле үтә бала җанлы әнкәй сорашып-сөйләшеп бакты, оялтырга теләде. Аңа башлы-күзле җавап кайтарырга да өлгермәдем, әткәй кайтып керде. Ул чамасыз кырыслык күрсәтте.
— Өч абыең да илгә-көнгә өлге итеп күрсәтерлек семья корды, хатыннары белән гөрләшеп көн итәләр. Син картаймышлы көнебездә безне рисвай итәргә телисеңме?! Азып-тузып юлдан язар булсаң, бу йортның бусагасы сиңа, хәрам! — диде. Аннары тәмам ярсынып өстәде:
— Кем белән диген, кем белән яманат чыгарасың! Алар бит нәселләре белән...
Әйтеп бетермәгәне дә аңлашыла иде. Сәүбәннең турыдан-туры бөртек тә гаебе булмаганга гына авыз тутырып әйтмәве әткәйнең. Колхоз оешкан елны әткәйгә аткан кеше Сәүбән әтисенең бертуган абыйсы булган.
Әрепләшергә телем күтәрелмәде. Нигә икәнен үзем дә абайламыйча, ләкин никтер вакыт отарга, иң каты каһәрне шул көнне ишетмәскә теләп, сүзне түгәрәкләп куярга тырыштым.
— Башка хәсрәтегез булмаса, куегыз әле шул гайбәтне. Күреп торасыз ич, ирем янымда, балам алдымда, — дип кенә әйтә алдым.
Әткәйне алай гына тынычландырып булмасы ачык иде.
— Башка хәсрәтегез булмаса, имеш! Моннан зурысын эзләргә чы-гыйммыни?! Кара аны, бала! Күзгә карап сөйләшер җаең калмаган. Җил исми яфрак селкенми,— диде.
Мин Сәүбәнне көттем. Ул Октябрь бәйрәменә кайтып алырга, барлык төеннәргә шул көнне балта чабарга тиеш иде. Кайтмады. Яңа елда 110
да күренмәде. Январь уртасында безне республика киңәшмәсенә чакырдылар. Шуннан бер генә көнгә мин Азнакайга барып кайттым. Сәүбән янына. Гаҗәбемә каршы, ул авылдагыча түгел иде. Дөрес, елмайды, көлде, назлады, минем килүемә шатлануын әйтте. Ләкин эчке бер сиземләү белән сизеп тордым, ул мине тизрәк озату ягын карады.
— Март урталарыннан, иң соң дигәндә беренче апрельдән дә калмый кайтып алам мин сине. Шунсыз монда кабат килеп йөрмә, яме.— Шулай юатты.
Бүген апрельнең егермесе. Сәүбән юк. Хат-хәбәр дә җибәрмәде. Инде анык беләм: ул кайтмаячак! Шушы уй мине аяктан еккандай итә.
Халык телендә гайбәт. Кадыйр күңелендә нәфрәт. Әти-әни йөрәгендә каргыш. Кичә мәктәптә укыткан, хәзер инде пенсиягә чыккан апа килгән иде.
— Утырган ботагыңны бөтенләй кисеп төшергәнче кайт ирең янына! — дип үгетли.
— Кадыйр үтендеме әллә минем яныма килүегезне, апа? Әйтегез әле, ичмаса, дөресен. Бераз җиңелрәк булыр иде,— дигән идем, орышып ук алды.
— Әллә тагын аның, бер гаепсез кешенең каршыңа килеп тезләнүен көтәр идеңме? Ирең — ир кеше синең. Алай түбәнсенмәс. Син үзең гафу сорап кайтсаң, аяусызланмас. Олы йөрәге бар аның. Җибәрүен ул җибәрмәде, аның сыкравын сизеп үзем килдем,— ди.
Нишлим? Бу килеш мин барыбер авылда калалмыйм..
Бүген, тагын ике сәгатьтән, әткәй кайтып җитәчәк. Аның ни әйтәсен, ничек әйтәсен сүзгә-сүз белеп торам. Мәрхәмәт көтәр урын юк...
Ill
Минһаҗ карт өендә хөкем бара. Иптәшләр суды да түгел бу, халык суды да. Гаилә суды.
Хөкем каршына басарга мәҗбүр кеше нишләр? Нинди юл сайлар?
1974