ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
НӘШРИЯТЫБЫЗ 1975 ЕЛДА
...334 яка китап бастырып чыгарачак. Тематик план исемлегендә — марксизм- ленинизм классиклары һәм КПСС җитәкче-ләренең әсәрләре татар телендә, фәнни-по-пуляр, фәнни-техник һәм тарихи тема, авыл хуҗалыгы темасы китаплары, дәреслекләр... Аннары — ноталы җыр китаплары, альбомнар, плакатлар, листовкалар, лозунглар һәм, ниһаять, сукырлар укысын өчен дә дистәгә якын татарча китап, һәр елдагыча, арада иң күп урын матур әдәбият әсәрләренә бирелә Өлкәннәр һәм балалар өчен тагын 111 китап чыгачак.
Татарстан китап нәшриятының 1975 ел тематик планы илебездә барлык республика, край һәм өлкәләрнең китап сәүдәсе оешмаларына һәм потребсоюзларга инде күптән таратылды. Китапханәләр һәм мәк-тәпләр кирәкле китапларны шулар аша заказ биреп соратырга тиешләр Аерым укучылар соравы буенча китапларны почта белән җибәрә торган кибет Казанда бар. Адресы. Октябрьская урамы, 18, магазин № 14, «Книга-лочтой».
БУ КИТАПЛАР БЫЕЛ МӘСКӘҮДӘ РУС ТЕЛЕНДӘ ЧЫГА
<Художественная литература» нәшрияты:
1 Фатих Әмирхан. «Повесть һәм хикәяләр».
«Советский писатель» нәшрияты:
2. Габдрахман Әпсәләмов. «Яшел яр» (роман).
3. Гомәр Бәшнров. «Туган ягым — яшел бишек» (повесть)
4. Нәби Дәүли. «Иртә. Көн. Кич* (ши-гырьләр).
«Советская Россия» нәшрияты:
5. Габдрахман Минский. «Беренче сим-фония» (хикәяләр).
6. Мәҗит Рафиков. «Ишгилде» (повесть һәм хикәяләр).
7. Муса Җәлил «Батыр егет турында җыр» (балалар өчен шигырьләр).
«Современник» нәшрияты:
8. Әхсән Баянов. «Кышкы чәчәкләр» (шигырьләр һәм поэма).
9. Диас Вәлиев. «Картлар, ирләр, ма-лайлар» (повестьлар һәм хикәяләр)
10. Мөсәгыйть Хәбибуллин. «Сәгъди» (проза китабы).
11. Флүн Мусин. «Тормыш координатлары буенча» (проза проблемалары турында тәнкыйтьче уйланулары).
«Молодая гвардия» нәшрияты:
12. Рөстәм Кутуй. «Зов» (шигырьләр һәм поэма).
Конкурста катнашыйк
СССР Культура Министрлыгы һәм СССР Язучылары союзы эшчеләр сыйныфының һәм авыл хезмәтчәннәренен батыр хезмәте, югары патриотик хисләре һәм рухи матурлыклары турында нн яхшы бер пәрдәле пьесаларга конкурс игълан иттеләр. Конкурста профессиональ драматурглар белән бергә үзешчән авторлар да катнаша ала. Әсәрләрне җибәрү өчен адрес Москва, ул. Куйбышева, 10, Министерство Культуры. Хатка «На конкурс одноактных пьес» дигән билге куярга кирәк.
КИТАП БИТЛӘРЕНӘ КЕРҮ
Филология фәннәре докторы, профессор Г.
Ломидзеның «Ленинизм һәм милли әдәбиятлар
язмышы» дигән китабынын тулыландырылган
икенче басмасында (Мәс- кәү, 1974), башка
милләт әдипләре белән беррәттән. татар
әдәбиятының күренекле вәкилләренә дә югары
бәя бирелә. Мәсәлән, анда Шәриф Камалның
«Матур туганда» романына жентекле анализ
бар. Автор романның исеме үк аның язылган
чорына лаек дигән фикерне әйтә. Габдрах- ман
Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан
Әбүзәр Таһиров образына ул аеруча басым
ясап туктала, аның кешеләргә күбрәк игелек
эшләү теләге белән янып яшәвен. тормышның
авыр йөкләрен жиңел санап, шатлык белән һәм
илһамланып күтәрүен хуплый.
«Лауреаты России» дигән беренче китапта
(Мәскәү, 1973) 14 әдипнең тормыш юлы, ижат
биографиясе һәм әдәби осталык турында
уйланулары басылган. Шул авторларның берсе
— шагыйребез Сибгат Хәким.
Волгоград китап нәшрияты совет һәм чит ил
язучыларының Ватан сугышы елларында
Сталинград һәм аны яклаучылар батырлыгына
багышлап язылган әсәрләрен «Баш иеп» дигән
китап итеп чыгара Җыентыкка Әхмәт Фәйзинең
«Сталинград стенасы» һәм Самат Шакирның
«Бер жыр- да өчәү» дигән әсәрләренең
тәржемәсе кертелгән.
Мәскәүдә театр институтының милли
студиясенә нигез салучы актриса, режиссер
һәм педагог О. И Пыжованың «Призвание»
исемле китабы чыкты (Мәскәү. 1973) Анда татар
студиясендә укыган студентларның үз
профессияләре киләчәгенә житдн ышаныч
белән караулары әйтелә Китапта Г Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
артисткасы Асия Әх мәтшина (Харисова)
турында бик жылы һәм уңай фикерләр шактый
күп.
МӘКТӘП КЛУБЫ ЮБИЛЕЕ
« Татарстанның безгә хөрмәтле бөтен
язучылары! Сезгә Муса Җәлил исемендәге
клубыбызның ун еллыгы юбилееннән бер
ничә фоторәсем жнбәрәбез. Тантана бик зур
булды Сезнең котлау телеграммагыз өчен
шундый ук зур рәхмәт! Бәйрәмебезгә бик күп
кунак килде, аны Львов шәһәре телевидениесе
күрсәтте. Ул чын мәгънәдә интернациональ
дуслык кичәсе булып истә калачак. Чөнки бит
ул кичәдә Җәлил шигырьләре рус, украин һәм
татар телләрендә яңгырады Ә татар телендә
аны украин балалары укыдылар».
Бу коллектив хат Татарстан язучылар
союзына Львов өлкәсенең Пустомыжовский
районы. Старое село исемле авылы мәктә-
беннән «Җәлил исемендәге клуб» имзасы
белән килде. Укучылар һәм укытучылар
коллективы Татарстан әдипләреннән алар- га
Мусаның 70 еллыгы юбилеенә әзерләнгәндә
ярдәм итүне сорый: «Җәлил турында теләсә
нинди телдә язылган яңа материал безгә бик
кадерле булачак... Клубта газеталар,
открыткалар, значоклар да жые- ла. Бүгенге
Татарстан, аның төзелешләре һәм кешеләре
турында татар әдипләренең китапларын
жибәрүне үтенәбез. Күрше
авыл мәктәпләрен дә таныштыру өчен клубны
киңәйтергә телибез»
Рәсемнәрдә: 1. Жәлил исемендәге клубка яңа
кабул ителгән членнар. 2. Укучы Чемерис
Ольга Муса портретын агачка кисеп үзе
эшләгән. Ул шуны клубка бүләк итә. 3.
Әзербэйҗан ССРның атказанган артисты.
Украина ССРның халык артисты. СССР
Дәүләт премияләре лауреаты Борис
Михайлович Чипкин кичәдә чыгыш ясый.
УЛ БЕЗДӘ БУЛГАН
«СССР Язучылар союзы чит илләр ко«
миссиясенә Палестин Язучылары һәм жур-
налистлары союзының генераль секретаре
Наҗи Аллюштан хат килде. Ул XX гасырның
беренче яртысында Казанда һәм Ба- куда
яшәгән һәм эшләгән күренекле Палестин
язучысы һәм галиме Бандали Җузи турында
билгеле булган материаллар турында хәбәр
итүне сорый. Ж.узи гарәп һәм рус телләрендә
язган. Хәзер Бейрутта аның әсәрләренең тулы
җыелмасы чыгарыла Шул арның Казан
университетында язылганнары һәм Казанда
басылганнары- ның күчермәләрен җибәрттерә
алмассызмы икән?»
СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре
Зәки Нурига шундый эш кушылгач, Казан дәүләт
университеты фәнни китапханәсенең фәнни
эшләр буенча урынбасары Н Ә. Әхмәтжанова
ярдәме белән түбәндәгеләр ачыкланды:
Пантелеймон Крес- тович Җузиның Казанда
чыккан хезмәтләренең зур исемлегендә «Ислам
һәм мәгърифәт» (1899). ике томлы
«Русчагарәпчә тулы сүзлек» (1903), «Мәккә
Мөхәммәте һәм Мәдинә Мөхәммәте» (1906).
«Иерусалим чиркәве тарихыннан» (1910),
«Корьән» (1914). «Ханаанның тәүге тарихына
карата» (1917) дигән һәм башка күп басмалар
бар
ГОРЬКИЙ КАЛАСЫНДА
МУЗЫКА БӘЙРӘМЕ
Биредә РСФСР композиторлар союзы һәм
хор җәмгыятенең берләштерелгән пленумы
узды. Анда Татарстан композиторларының зур
делегациясе катнашты һәм яңа әсәрләрдән
Фасил Әхмәтовның Фәрит Яруллин истәлегенә
багышланган симфоник поэмасы. Анатолий
Лупповның «КамАЗ яшьлеге» дигән
увертюрасы тыңланып, яхшы бәя алды.
БАЛАЛАР ФИЛАРМОНИЯСЕ
Казан шәһәренең музыка һәм художество
мәктәпләре педагоглары һәм укучылары А.
Гайдар исемендәге культура сараенда ай саен
үткәрә торган лекция-кон- цертлар
программасы («Музыка — безнең дустыбыз»)
тышлыгына «Балалар филармониясе» дип
язылган. Ә аның эчтәлегендә
менә нинди темаларга чыгышлар планлаш-
тырыла «Татарстан композиторлары му-
зыкасы», «Совет композиторлары әсәрләре»,
«Союздаш республикалар музыкасы», «Совет
композиторлары әсәрләреннән ансамбльләр»,
«С. С. Прокофьев һәм Д. Шостакович
музыкасы» Концертны музыка мәктәпләре
укучылары башкара, концерт барган бинаның
бер залында художество мәктәпләрендә
эшләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла,
сәхнәне дә яшь рәссамнар үзләре бизи.
СОҢГЫСЫ БУЛМАС
Россия Федерациясендә үткән ел аза-
тында «Театр һәм балалар» исемле бәйрәм
үткәрелде Татарстан театр җәмәгать челеге,
Культура һәм Мәгариф министр лыклары,
комсомол һәм пионер оешмалары да аны
нәтиҗәле һәм истәлекле итү өчен куп көч
куйдылар. Театр атналыгы дәвамында Муса
Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм
балет театры балаларга Луиза
Хәйретдинованың «Мәкерле песи» дигән
әсәрен күрсәтте В Качалов исемендәге Зур
драма, Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия һәм Яшь тамашачылар
театрларының да төп кунаклары ул көннәрдә
балалар булды. Бәйрәм Казан курчак
театрының 40 еллыгына туры килү сәбәпле,
«курчакчылар» аны икеләтә бәйрәм иттеләр:
яшь тамашачылар конференциясендә аның
спектакльләре турында фикер алышынды,
театр артистлары үзешчән курчак
коллективлары белән 90 нчы мәктәптә очрашты
Беренче мәртәбә шулай киң күләмдә
үткәрелгән театр бәйрәмнәре киләчәктә дә
уңышлы кабатланыр дип ышанырга кирәк.
ЛАУРЕАТ ЯУЛАГАН ҮРЛӘР
1971 елны ул Татарстанда комсомол
җырларын башкаруга үткәрелгән фестивальдә
беренче урынны яулый. 1972 елда «Кышкы
эстрада* дигән республика фестивалендә
җиңеп чыга. 1973 елда исә студентлар һәм
яшьләрнең X Бөтендөнья фестиваленә
багышлап Белоруссиядә уздырылган
Бөтенсоюз ярышында яхшы җырлап, тагын
лауреат исемен ала. Ә үткән ел азагында
эстрада артистларының Мәскәү- дәге бишенче
Бөтенсоюз конкурсында тагын беренче урынга
чыкты.
Үрдән-үргә менүчебез кем дисәгез, ул —
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера
һәм балет театрының яшь солисты Ренат
Ибраһнмов булыр. Хәзер Ренат эстрада
җырчыларының быел үткәреләчәк Бөтендөнья
конкурсында чыгыш ясарга әзерләнә.
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘР
ҺӘМ БҮЛЕКЛӘРДӘ ЯҢАЛЫК
Чаллы: «Ләйсән» берләшмәсе бюросының
яңа составына яшь әдипләребездән Р Вәлиев
(председатель), X. Хөснуллнн һәм М. Газизов
сайланды.
Чаллы: Язучы Эдуард Касыймов берләшмә
членнарына үзенең КамАЗ төзелешенә
багышланган «Дулкын» исемле яңа романын
ничек язуы турында сөйләде. Совхоз эшчеләре
яшәячәк яңа поселокны төзүчеләр хезмәтен
һәм мөнәсәбәтләрен, уй- хисләрен өйрәнер
өчен, әдип «Металлург- строй» трестының
Александр Пнгелев бригадасында күпмедер
вакыт сантехник булып та эшли — буласы
поселокта трубалар сузыша. Әдәби осталык
«серләре» турында әңгәмә тыңлаган яшьләр
аңа булачак әсәрне камилләштерер өчен
кирәкле тормыш «серләренең» дә үзләре
белгән хәтлесен әйттеләр.
Әлмәт: Клара Булатованың Татарстан китап
нәшриятында чыгачак яна китабының
кулъязмасы тикшерелде. Берләшмә членнары
җыентыкны камилләштерү буенча файдалы
киңәшләр бирделәр.
Әлмәт: бүлек язучылары «Казан утлары»
журналы укучылары белән күп санлы
очрашулар үткәрде. Мәсәлән: Юныс Эминов—
Баулы һәм Бөгелмә районнарында, Сәет
Кальметов — Ижевск шәһәрендә һәм
Чаллының «Энергетик» культура йортында,
Шамил Бикчурин — Лениногорск нефтьчеләре
алдында. Рафаил Төхфәтуллин һәм Гамил
Афзал Әлмәт радиосыннан чыгыш ясадылар.
Лениногорск: биредәге әдәби берләшмә
членнары белән берлектә, Әлмәт бүлеге
язучыларының күчмә утырышы үткәрелде. Яшь
язучы Әсрар Галиевның «Җиргә иңгән нурлар»
исемле очерклар җыентыгының әдәби
эшләнешен әле тиешле югарылыкка күтәрү
кирәклегенә басым ясап әйтелде
Әлмәт: Шагыйрә Сажидә Сөләйманова
башлап язучылар белән очрашты һәм алар- га
поэтик образлар турында сөйләде
Лениногорск: Прозаик Шамил Бикчурин
берләшмә утырышында әдәби очерк жанры
турында фикерләрен уртаклашты.