Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАГЕРОВОГА ТАБА


агерово — Керчьтан көнбатышка табарак якта кечерәк кенә тимер юл станциясе. Немец эшелоннары килеп туктый торган җир. Алар фронтка өстәмә көчләр, кораллар, снарядлар алып киләләр. Безнең бирегә беренче генә очуыбыз түгел, аны бомбага тотуы кыен икәнен беләбез. Безнең «ПО-2»ләрнең станциягә якынлашуы була, шунда ук прожекторлар кабынып китә һәм аның дәһшәтле озын нурлары самолетка таба йөгерә башлый. Станция тирәсендәге калкулыклардан
зениткалар бәрергә тотына.
Узган юлы күк йөзе менә дигән иде: йолдызлы кара күк йөзе, ник бер болыт булсын. Андый төндә тавыш-тынсыз очып килергә мөмкин: җаның теләгән хәтле югарыга күтәрел дә күтәрел, аннан соң моторларны сүндереп, планир булып оч, цельне яктырт та бомбаларыңны ташла. Ә калганы инде бәхетеңә карый. Һәрхәлдә, прожекторлар самолетны эләктереп алганчы штурман бомбаларны ташлап өлгерә ала.
Ә бүген... Юк, Багеровоны бомбага тоту өчен җайлы төн түгел бүген! Кабинага утырганда минем штурманым Нина Реуцкая салкын тигәннән карлыккан тавышы белән:
— Кара әле, Наташа, ай калка! Җирдәге бар нәрсә безгә күренеп торыр,— диде.
— Безнең үзебезне дә җирдән бик шәп күрерләр,— дидем мин аңа каршы.— Күрәсеңме, болытлар ничек түбән йөзә?
Нина әле бик яшь штурман. Көтелмәгән җирдән килеп чыккан куркынычны сизеп алырлык тәҗрибәсе юк әле аның. Ул, гомумән, дөньяның яхшы ягын гына күрергә өйрәнгән. Миңа күп вакыт аның күңелен кайтарырга туры килә.
Минем җавабымнан соң ул бераз гына уйланып торды да сак кына сорап куйды:
— Багерово өстендә дә шундый ук төн булыр дип уйлыйсыңмы?!
— Әйе.
Ай нуры белән яктыртылган юка гына болытлар бергә кушылып якты пәрдә барлыкка китергән. Алты йөз метр гына биеклектә бөтен күк йөзен каплап ул әкрен генә йөзеп бара.
— Болытлардан түбәнрәк төшеп бомбага тотарга туры килерме иконки? —дип куя тынгысыз Ниночка.
— Шуннан бүтән чара юк.
Бик түбәнгә төшеп якты болытлар фонында бомбага тотканда самолет экрандагы кебек күренеп торачак. Билгеле, Нина да моны яхшы белә. Ул күк йөзен тагын бер кат җентекләп карый һәм бераз дәшмичә утыра. ф
Минем штурманның башына күңелсез уйлар бик сирәк вакытта < гына килә. Килсә дә бик аз вакытка гына. Берничә минут үтүгә ул» инде ай һәм болытларны, зениткаларны онытып, берни дә булмаган- ь дай, ниндидер бер күңелле көй шыңшый башлый.
Дөрестән дә, ул хаклы: нигә дип вакытыннан алда борчылырга?«
Нина полкка кырык өченче елны, без инде ел ярым сугышканнан® соң килде. Аңарчы фронтта элемтәче булып эшләгән. Буе белән без-П нең кызларның барысыннан озын булса да, аңа әле унтугыз яшь тә» тулмаган. Ул бик яшь, бик самими, аның бит алмалары чокырланып ф тора, нурлы күзләре бар нәрсәгә яратып, ышанып карый. Безнең< барыбызның да сөйкемле кызны, балаларны иркәләгән кебек, иркәли-и себез килә.
Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, ачуланмый. Авырлыкны^ да, куркуны да белми ул.
Баштарак мин дөньяда явызлыкның, куркынычлыкның, бәхетсез* лекнең барлыгын Нина белми әле дип уйлый идем. Соңыннан, мин к аны яхшырак төшенә башлагач, ияләнгәч, аңладым. Нина бәхетле^ характер кешесе: теләсә нинди эшкә ул бик теләп һәм шатланып< тотына. Нина, башка кызлар белән бергә махсус группада өйрәнеп, £ полкка килгәч кенә штурман булды. Ул бик кинәнеп оча һәм ни өчен- = дер миңа, минем осталыгыма ышана иде. Мин үземнең көчемә алай ук ышанмасам да, штурманыма моны сиздерми идем.
Очарга чират җиткәч тә мин моторны кабыздым һәм, өч-дүрт минут та үтмәде, без Керчь бугазына таба юнәлеш алдык.
Алдыбызда диңгез ялтырап китте, караңгыланып яр буе сызыклары күренде. Бугазны үткәч тә Керчь ярым утравы башлана.
Фронт сызыгын без болытлардан югарырак очу өчен, шактый биеккә күтәрелеп, сигез йөз метрдан үттек.
— Артык югарыга менүнең зыяны юк,— дидем мин Нинага,— түбән төшәргә кайчан да өлгерербез.
Биредән, югарыдан, без немец прожекторларыннан көлеп барабыз. Болытлар астыннан шуып йөргән якты таплар аларның самолетны эләктерергә тырышуларын күрсәтә.
Менә түбән төшәр вакыт та җитте. Мин, моторларны сүндереп, биш йөз метрга кадәр төштем. Без болытлар астына килеп чыктык. Станция уч төбендәге кебек җәелеп ята. Тимер юл линиясе ай нурында ялтырап күренә. Таш йортларны, төрле якка киткән юлларны күрәбез. Цельгә барып җитәр өчен ике минут очарга кирәк. Биеклекне саклау өчен мин әкрен генә газны арттырам. Самолет борыны белән көпшәк болытларга бер кереп, тагын чыгып оча да оча.
Без бик күптән очабыз. Безнең «ПО-2» ай яктырткан болыт фонына килеп кергәч, мин үземне урамнан күлмәксез баргандай хис иттем.
Кайчандыр шундый төш күргән идем: күлмәк кияргә онытканмын икән... Барысы да миңа карыйлар, ә качар урын юк, имеш.
Нина да үзен шундыйрак бер хәлдә сизде булса кирәк:
— Әйдә, тагын әз генә болыт эченнән очыйк әле,— диде ул.
Ә станция якынлаша да якынлаша. Хәзер безне күрәчәкләр. Хәер, анда, түбәндә, мотор тавышын ишетәләрдер дә инде. Якынрак килгәнне көтәләрдер. Бик чирканыч бер минут була: бөтен дөнья тын, җирдә дә тыныч, ут ачмыйлар, әмма белеп торасың, аермачык
ата башлаячаклар, һәм син көтәсең: менә хәзер... тагы бер секунд... Юк, ике... Я инде, нигә акрынлыйлар соң!?
Тып-тыныч. Шундый тынлык, хәтта күнегеп беткән мотор тавышы да каядыр югала. Ләкин күз ачып йомганчы хәлнең үзгәрүе мөмкин. Андый минутларда туңып киткәндәй булам. Әйтерсең лә лайлалы, салкын бака йотканмын да, ул эчемдә үрмәләп йөри. Белеп торам — бака курку ул. Гап-гади курку. Хәзер башланачак зил-зиләдән шүрләү. Һәм үземә үзем ачуым килә. Белеп торам бит, алда көткән зилзиләгә барыбер барып керәчәкмен.
һәр вакыттагыча, прожекторлар кинәт кабындылар. Шулай буласын алдан белеп торсам да, сискәнеп киттем. Безнең самолетны эзләп тә торырга туры килмәде аларга, шунда ук эләктереп алдылар.
Нина яктырткыч бомба ташлады. Тагын берне. Алар һавада эленеп калдылар һәм гадәттән тыш якты булып китте. Юллардагы эшелоннар безгә бик ачык күренә. Прожекторларга әһәмият бирмичә, Нина бомба ташларга әзерләнә. Мин як-ягыма, прожекторларның көзгеләре ялтырап янган җир өстенә карамаска тырышып, цель өстендә очам.
Безнең «ПО-2» нурлар кисешкән җирдә, ә миңа курстан әз генә борылырга да ярамый. Юкса — бомбаның читкә төшүе бар. Кинәт мин бөтен җаным-тәнем белән шундый бер тойгы кичерәм: әйтерсең лә кемдер берәү каты бармаклары белән бугазымнан буып алган, ә минем каршы килергә мөмкинлегем юк...
Беренче зенитка шакылдады. Аның артыннан — тагын берсе. Снарядлар каядыр югарыда ярылдылар. Ләкин зенитчиклар хаталарын тиз төзәттеләр. Якты шартлаулар самолет янына ук килеп җитте. Нәкъ алдымда снаряд ярылгач, үзеннән үзе читкә борыласы килде, үлем белән көрәшү, нур тасмаларыннан ычкыну теләге туды!.. Бу теләктән котылуы шундый кыен. Секундлар... секундлар... Кайвакыт алар сәгатьләр кебек озын тоела.
Ниһаять, цель безнең аста. Самолет чайкалып куйды. Бомба ташлаганда шулай була.
— Булды,— диде Нина, һәм, гадәттәгечә, кабинадан яртылаш үрелеп җиргә карады. Мин, бомбасы артыннан үзе дә төшеп китмәгәе дип, гел куркам аннан.
Самолетны кинәт кыңгырайттым. Аста, станциядә шартлау күренде, дөрләп ялкын күтәрелде.
— Эләкте! — дип кычкырды Нина, карлыккан тавышы белән.
Ләкин мин нәрсәнең януын күреп өлгермәдем, карап торырлык вакыт юк. Самолет янында ук шартлап снарядлар ярыла. Әле бер якта, әле бер якта. Дары, төтен исе килә. Уйлар һаман бер тирәдә чуала: тизрәк китәргә, ут астыннан чыгарга... Самолетны бер яктан бер якка ташлап, снаряд тиюдән сакланырга телим. Аларның кай тирәдәрәк ярыласын чамалап, бөтен көчем белән тизлекне арттырам. Колакта җил сызгыра, самолетның калтыранганы сизелә, ләкин ул миңа һаман бер җирдә асылынып торадыр кебек тоела.
Баштарак Нина, тотлыга-тотлыга, самолетны ничек алып барырга кирәген әйтеп торды. Соңыннан тынып калды — файдасы юк иде.
Без төньякка, диңгезгә таба киттек. Фронт сызыгына караганда бу якка юл кыскарак, җил дә каршыга исми.
Зениткаларның һәр залпыннан самолет чайкалып куя. Йомарланып, кабинаның түренәрәк яшеренәсе килә. Ирексездән башымны түбән иям...
Артта утырган Нина да дәшми. Минем аңа сүз әйтергә дә вакытым юк. Кинәт ул бер-бер хәл булганга дәшмидер кебек тоелды. Куркуымнан мин сөйләшү трубкасына акырып җибәрдем:
— Нина! Нина!
— Нәрсә булды? Наташа, сиңа ни булды? — дип пышылдады ул, борчылып.
— Юк, берни дә юк,— дидем мин. Ул кычкырып тавышын бетер* гән, ахры, шуңа күрә дәшми утырадыр әле.
Самолет бик тиз генә түбән төшә башлады. Биеклекне югалту хисабына гына ут эченнән чыгарга мөмкин иде. Прибор 400 метрны күрсәтте... Аннан соң 300... 200...
Алда, бик якында гына, корыч шикелле ялтырап диңгез күренде. Без әкрен генә аңар якынлашып киләбез. Инде су өстенә төшеп җитә яздык, ә прожекторлар безне һаман ычкындырмыйлар. Инде зениткалар да атудан туктады. Инде самолет канаты астында ак башлы дулкыннар йөгерә башлады. Ә прожектор нурлары, әле һаман самолетны җибәрмичә, безнең белән түбәнгә төшкәннән-төшә барды. Нур тасмалары калкулык битләрен, яр буендагы берәм-сәрәм агачларны яктыртып, җиргә үк яттылар. Немецлар безнең суга төшкәнне көт-теләр, ахры.
Ниһаять, нурлар сүнде. Нина белән без котылуыбызны аңладык.
— Я, кәефең ничек? — дип сорадым мин аннан.
— Нормально,— дип чырылдады ул.— Яссылыкка кара әле!
Мин түбәнге канатта ике зур тишек күрдем. Югарысы да үтә күренә. Лонжерон сынган. Перкаль кисәкләре байрак кебек җилфердәп тора.
— Зыян юк, кайтып җитәрбез,— дип әйтәм мин, тыныч күренергә тырышып. Ә үзем рульне әйләндереп карыйм. Юк, идарә итү аппараты бозылмаган, төзек өшли.
Мин самолетны ярга якынрак бордым һәм озакламый безнең аста үзәннәр, траншеялар белән яргаланып беткән Кырым җире йөгерә башлады. Каядыр шунда фронт сызыгы үтәргә тиеш.
Кинәт бөтен тәнем хәлсезләнде, тезем калтырый, аягым кабина идәнендә бии башлады. Аягымны педальдән алдым. Кулым белән тезләремне кысып карадым. Аннары сузып җибәрдем — һич ни ярдәм итми. Аякларым мине тыңламый, бииләр дә бииләр.
Күңелсез булып китте. Куркыныч хәлләр артта калды, без өйгә кайтып барабыз, нәрсә булды соң әле миңа? һич тынычлана алмыйм. Ләкин Нинага берни дә әйтмим.
Шул вакыт аның карлыккан тавышын ишетәм:
— Наташа, әйдә кычкырабыз.
«Кычкырабыз» дигән сүз ул, газны киметеп түбәннән генә очып үтү һәм шул чакта җирдәге гаскәрләрне сәламләү. («Саумы, пехота!» — дип кычкыру, яки шуның кебегрәк берәр нәрсә әйтү). Очучыларның күбесе пехота кычкырганны ишетә дип ышана һәм, алгы сызыкта түбәнәеп, һәр вакыт «кычкырып» үтә. Нина белән бездә җае туры килгәндә шулай эшлибез.
Ләкин бу юлы минем бөтенләй «кычкырасым» килмәде. Хәтта Нинаның шаярамы, юкмы икәнен ачыкларга да теләгем юк иде. һәм мин аңа ачуланып: «Үзең кычкыр, синең тавыш яхшырак ишетелер»,— дидем.
Шулай да аның тавышы мине кыен хәлдән чыгарды. Аякларым әкренләп тынычланды.
Бугаз өстендә болытлар юк иде инде. Диңгез суында ай юлы ялтырый. Аэродромга кадәр без чалт аяз күк йөзендә кайттык. Әкрен генә, тыныч кына йолдызлар җемелдәде.
Ерактан ук җирдәге утлар күренде. Берничә урында янган тонык кына утлар. Анда безне көтәләр. Анда безнең йортыбыз.
•Безнең батарея сугышчылары» дигән китаптан.