ЗАМАН ТЕМАСЫН ЗАМАНЧА ЧИШИК
дуард Касыймовның «һаваларда тургай» романына язылган аннотациядә: «Монысында сез яңа геройлар белән танышырсыз һәм үзегез яратып өлгергән персонажлар белән янә очрашырсыз. Ләкин алар инде яңа шартларда хәрәкәт итәләр, чөнки тормыш хәлләре үзгәргән, куера һәм кискенләшә төшкән, ә алда торган проблемалар җитди дә, катлаулы да, роман, шул сәбәпле, мөстәкыйль әсәр төсен алган», — дигән сүзләр бар.
Дөрестән дә, «һаваларда тургайвның «Томан аша» романы белән бәйләнеше артык зур түгел. Персонажлар, нигездә, шул ук булсалар да, икенче китапта герой. ларның башкалары алгы планга чыккан һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре «Томан аша»ны укымаганда да аңлашылып тора. Вакыйгалар шул ук Бондюг заводында, аның тирәсендә бара. Ләкин игътибар үзәгенә куелган мәсьәләләр — башка. Эмма ни генә булмасын, бу ике романны. һичшиксез, уртак тема, бер үк диярлек персонажлар берләштерә, һәм алар бер-берсен күпмедер дәрәҗәдә дәвам ите. тулыландыралар.
Соңгы елларда аерым заводларның һәм фабрикаларның тарихын өйрәнү эше нык җанланып китте. Моның нихәтле әһәмиятле, кирәкле булуы бәхәссез. Мәе кәү, Ленинград заводларының тарихын
Э
махсус өйрәнү нәтиҗәсендә язылган документаль һәм әдәби әсәрләр шул хакта сөйли.
Э. Касыймов чыннан да мактаулы эшкә алынган. Татарстанда химия промышленносте кеннән-көн үсә, аның халык хуҗалыгындагы башка тармаклар һәм өлкәләр белән бәйләнеше ныгый бара. Язучы тасвирлый торган Бондюг заводы үзенең зур тарихы, данлы традицияләре белән аерылып тора. Дөрес, язучы заводның тулы ^арихын язуны максат итеп куймаган, ул аның бүгенге көнен сурәтли. Әмма аның югарыда телгә алынган әсәрләрен укыганда, заводның ерак үткәне, Менделеев зшчәнлеге белән бәйле чорлары да шактый ачык булып күз алдына килә.
«Томан аша» һәм «һаваларда тургай» романнарында тарих белән бүгенге көннең бәйләнеше өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә, әсәр геройларының гыйбрәтле язмышында бирелә. Нәселдөн-нәселгә күчә килгән эшче горурлыгы. беренче чиратта, завод язмышын кайгырту, аның мәнфәгатьләре белән яшәү, кеше тормышының зурлыгын, әһәмиятен эшкә мөнәсәбәт белән үлчәп карау — өлкән буынга хас төп сыйфатлар әнә шулар. Закир карт, Тиунов, Григорий Афанасыч, Мирыч кебек геройларның тамырлары, гомерләре, язмышлары шушы завод белән бәйләнгән.
Госман, Рива, Рәшит, Марс, Фуат, Зөлфә, Асияләр — яшь буын вәкилләре. Алар — аң-белемле, фән һәм техника белән коралланган кешеләр. Аларның характерлары, тормышка мөнәсәбәтләре дә катлаулырак, омтылышлары һем максатлары да зуррак.
Картлар үз тәҗрибәләре, акыллары белән яшьләргә һәр вакыт ярдәмгә киләләр. Закир карт Фуатның эшчеләр династиясенә лаеклы алмаш булуын кайгырта. Үткән тарихны кадерләп саклау, заводның үз музеен төзү. Революция тавындагы туганнар каберлегенә койма тоту кебек эшләрне дә башлап ветераннар күтәреп чыга. Романның төп герое Госман аерым цехларның технологиясен үзгәртел кору эшенә тотынгач, пенсионер карт Муралев аңа зур ярдәм күрсәтә.
Гомумән, яшьләр өлкәннәрнең, өти- вниләренең тормышын, хезмәтен үзләренә үрнәк итеп алалар. Читтән килеп, заводта яңарак эшли башлаган Госман белән Зөлфә дә үз язмышларын бай һәм данлы традицияләре булган эшчеләр коллективы белән бәйлиләр. Шул рәвешчә, завод һәм аңа мөнәсәбәт әсәрнең үзәгенә салынган төп идея төсен ала.
Язучының нияте, һичшиксез, изге. Ал. дына куйган максаты да бары тик мактауга гына лаек. Ләкин шул ниятнең тормышка ашуына, максатның әдәби әсәр булып гәүдәләнүенә килгәндә, безне борчый торган берничә мәсьәлә бар.
Борчыган мәсьәләләрнең иң зуры шул: Э. Касыймов романнарын укыганда, завод тормышы җанлы, бөтен бер дөнья булып күз алдына килми. Дөрес, беренче китапта без завод тормышының аерым эпизодлары белән танышабыз. Яңа гына эшкә ур- нашкан Зөлфә әнисенә үзләренең цехларын күрсәтеп йөри; шулай бер вакыт министр килеп завод белән танышып йөри һ. б. Ләкин бу эпизодлар гына укучыны һич тә канәгатьләндерә алмый.
Икенче китапта вакыйгалар үзәк лаборатория тирәсенәрәк туплана башлый. Биредә барлык геройларны бер урынга җыярлык үзәк тә табыла кебек. Госман үз тирәсенә талантлы яшьләрне туплый, аларны эшкә өйрәтә, зур фәнни максат, ларга рухландырырга тырыша. Лабораториягә кыйммәтле приборлар кайтаралар. Тәҗрибә туплау өчен, Госман, Рива, Зөлфә төрле җирләргә командировкаларга бара- лар, нефтьчеләр белән бәйләнешкә керәләр. Заводка эстоннар килеп китә. Госман хлорлы барий җитештерүнең кыскар, тылган схемасын эшли.
Ул да түгел, заводның гипосульфит цехын ябарга уйлыйлар. Алда әле чишелмәгән, хәл ителмәгән бик зур проблемалар тора. Кыскасы, тормыш бер урында тормый, завод коллективы күп төрле бор- чу-мәшәкатьләр, киеренке хезмәт дәрте белән яши. Ләкин боларның һәммәсе хакында Э. Касыймов романнарында гади информация төсендә генә әйтеп узыла.
Язучы әйтерсең завод тормышын койманың тышкы ягыннан гына торып, шун. нан күренгән хәтлесен генә яза. Әсәрдәге вакыйгаларның күп өлеше заводтан читтә барган һәм аңа һич мөнәсәбәте булмаган хәлләрдән тора. Язучы, берничә еллар буе завод тормышын өйрәнеп, әлбәттә, кызыклы һәм әһәмиятле материал туплаган. Ләкин ул материал, каләм иясенең хыялы, талант көче белән эшкәртелеп, бөтен бер дөнья булу дәрәҗәсенә җитмәгән, «һаваларда тургай» романында язучының үзе ачкан дөньясы, үз тавышы җитәрлек
күренми. Эшчеләр тормышы — катлаулы характерлар. көчле шәхесләрне күрсәтү һәм иске белән яңаның көрәшен калку итеп сурәтләү өчен гаять уңайлы материал. Чөнки ул тормыш үсешенең, көрәшнең алгы сызыгы. Ләкин Э. Касыймов әсәрендә үзәктә торырдай, бөтен эшчеләр коллективын үз тирәсенә туплап, шул коллективның иҗат һәм ихтыяр көчен күрсәтердәй вакыйгалар ахырдан әйтеп кенә үтелә (эстоннарның заводка килүе, хлорлы барий җитештерүнең кыскартылган схемасы, гипосульфит цехын ябу мәсьәләләре һ. б.). Тагын иң гаҗәбе шунда, ул эшләрнең һәммәсе дә бер Госманга, аның тырышлыгына гына бәйле булып калган. Геройларны үзара бәйләрлек, аларны ур-так максат һәм омтылышка буйсындырырлык җирлек тә Госманны борчыган әлеге мәсьәләләр тирәсендә бит инде. Олы максатлары булмаганга күрә, геройлар да күбрәк мәхәббәт маҗаралары, шәхси тормышларындагы борчу-мәшәкатьләр белән генә мавыгалар. Зур мәсьәләләр кузга-тылса, характерлар да эреләнер, конфликт та табылыр, геройлар да сөзешеп кенә калмаслар, очкын чыгарып көрәшерләр иде.
Заводның үз эчендә вакыйгаларны хәрәкәткә китерә торган пружина табылмаган. Ул пружина Госман җитәкчелек иткән лаборатория булыр дип тә көтәсең. Талантлы инженер җитәкчелек итә торган, өметле кадрлар тупланган бу үзәк завод фәннең иртәгесенә карап эш итә, диелә әсәрдә. Ләкин нәкъ шул процесс үзе күрсәтелми. Өстәвенә, алга зур проблемалар килеп басканда, ул лаборатория бушап ук кала әле. Рива кияүгә чыга, Марс, Зөфәр зур төзелешкә китәләр. Болай да эше һәм Госманнан башка кешеләре бик чамалы күренгән лаборатория томан эчендә үк кала.
Әсәрне тормышчан, табигый төстә кабул итәргә комачаулый торган тагын бер сәбәп — андагы ясалмалыкта. «Томан аша» Фуатның читтән кайтуын сурәтләү белән башлана. Ул ике-өч ел өйгә бер хәбәр дә бирмәгән. Әллә туганнарына бик ачуланып, рәнҗеп чыгып киткәнме?.. Алай дисәң, үзе «берүк сәламәт булсаларчы» дип, борчылып кайтып килә. Инде әнисе нигә хат язмадың дип үпкәли башлагач, «Шулай кирәк булгандыр», дип кырт кисә. Мондый җавап та, Фуатның, читкә китеп, анда ни өчендер берничә ел утырып чыгуы да серле томанга төрелә. Бу исә укучыда аптырау гына уята, ясалма аңлашылмаучылык тудыра.
Мирычның табак битле бульдозерист белән сугышуы да ясалма. Беренчедән, сугыш чукмары булу Мирычның юаш холкына ук туры килми. Андый дуамаллыкны, чыгырдан чыгуны күбрәк Закир карттан көтәргә булыр иде. Икенчедән, аяк-ларны сындыра язып шул хикмәт сугышу ни белән бетә соң? «Бәлеш бит» Мирыч белән килешергә дип аның өенә килә, карт аны куып чыгара. Соңыннан: «Юк, j суынырга ярамас безгә» дип, сугыштан герой булып кайткан кешегә китә һәм... бу маҗара шуның белән бетә дә. Алай гына да түгел, гәүдәсе белән амбразура каплагандай, ватык кирпечләр өемен бульдозердан сакларга тырышкан Мирыч «өч көннән соң, «больничныен» да яптырмас- тан, ерак Кавказ тарафына сәфәр тота».
Григорий картның төпчек улы Марсны, армиядән кайтуга, Госман тиз генә үз лабораториясенә эшкә ала. Аның ниләр эшләгәнен, гомумән, ул егетнең ничек яшәгәнен, ниндирәк кеше икәнен без әсәрдә күрмибез. Әмма бер эпизод китерелә. Марс Казан университетына лабораториягә килә һәм аларның җыйнаулашып ике көн буе төзәтә алмый интеккән полярографларын ике сәгатьтә төзәтеп тә бирә. Моны белеп, профессор шакката. Шунда ук аны укырга керергә кодалый, «һич икеләнмә, үзем булышырмын», ди. «Әкияткә тартым, әмма чынга да якын», дип куя автор үзе дә.
Әсәрнең әдәби кыйммәтен төшерә торган тагын бер кимчелек — тупаслык. Бу нәрсә аерым бер геройга гына хас булса, характеры шундыйдыр моның дияр идең. Ләкин геройларның (аеруча яшьләрнең) күбесе сайлап алгандай тупаслар. Берничә генә мисал. Фуат озак югалып йөргәннән соң өйгә кайта һәм әнисенең йортка ир керткәнен, сеңелесенең кияүгә чыкканын белгәч, хәл-әхвәл дә сорашмаган килеш: «Сезгә бик мач килгән, икәүләп кияү эзләп яткансыз», — дип кычкыра. Беренче күрүдә үк исе-акылы китеп ошаткан Зөл-фәне дә ул: «Ә сез ник катып калдыгыз? Дөньягызга ут төртмәгәннәрдер лә?» дип каршылый.
Ярый, егет кеше төрпәрәк сөйләшсен дә ди. Менә интеллигент семьяда үскән, чибәр, акыллы Зөлфә. Комсомол секретаре Нина белән сөйләшүе талашуга якын, иң якын дусты Сәриягә дә ул «әй, лыгырдамасана», «аптыратма, йөдәтмәсәнә»,
дип кенә җибәрә. Хәер, Зөлфәнең үзенә дә бик рәт юк: апасы аның белән сөйләшми, ә «бәйләнә, төпченә, бәгырь кисәгенә энәләр кадый». Зөлфә турында чын күңелдән кайгыртып, ул: «Нидер булган ул мәнсезгә, әнине чакыртам әле, андый гына кәлтә еланның койрыгына баса белер ул», — дип сөйләнә.
Яки менә кызларның икенчесе — фәрештәдәй чибәр Асия. Өмә вакытында ул Фуатны эзләп йөри, юл уңаенда Зөлфәне дә каргап бара: «Аны каядыр көньякка олаккан дигәннәр иде. Эх, шул сары ябалак аның Фуатының баш өстендә бөте-релмәгән булса, дуамалрак холыклы егет кисәккәе Асиянең йомшак, нәфис канатларында сырпаланмас идемени соң?» Асиянең үзләрен ташлап киткән әтисенә, бик үк тәүфыйклы булмаган әнисенә тупас җикеренүләре күпмедер күләмдә аңлашылсын да ди. Ләкин бу тупаслык, беренче чиратта, Асиянең үзен характерлый, аның усаллыгы, зәһәрлеге күңел кайтаргыч. Әсәр буена ул Фуатны үзенә каратырга тырышып йөри (без аның башка сыйфатын, максатын күрмибез дә) һәм менә ул киләчәген болайрак күз алдына китерә: «Теге егетнең өнисе Рабига апа соңыннан ниләр китереп чыгарыр да, ниләр аударыр өсләренә. Хәер, Фуат череп ямьшәйгән бәрәңге түгел, ул белер...». Автор аны саф күңелле, нәфис тойгылы кыз итеп күрсәтергә теләсә дә, Асиядә нәкъ шул сафлык, нәфислек юк.
Тупаслык авторның үз телендә дә еш очрый. Язучы үз геройлары белән шактый саксыз эш итә, әйбәт итеп күрсәтергә теләгән геройлары да бик ямьсез тойгы калдыралар. Мәсәлән, Госман авылга кайта һәм әнисенең ахирәте булган Нурдидә түтиләргә керә. Карчык өйдә булмый, Госманны аның килене Миңнурый каршы ала. «Үзе сыңар кулы белән тулып ашкан күкрәкләре өстендәге ачык изүен каплагандай итә. үзе, чамасыз ымсынып, үткер күзләре белән көтелмәгән кунакны кармалый». Мондый сүзләрдән соң Миңнурый- ны әйбәт күңелле, эчкерсез, гади авыл килене дип никадәр мактасалар да, бу ямьсез сурәттән туган тәэсир үзгәрми.
Кызларның хис-кичерешләре, мәхәббәт тойгылары да нәфис сурәтләнә дип әйтеп булмый. Зөлфә үзен аңгыралыкта, җебегәнлектә гаепләп йөри, Зәбирен башта ук тәвәккәлләп кулга алырга, җизнәсе әйткәнчә, «суярга да тунарга иде». Кыю, әрсез була белмәде, янәсе. Хәзер әнә
11. «К. У.» № 12.
Зәбирен ничек сагына: «Ул бит яратуын белгерткәндә дә кайберәүләр шикелле тартынып тормый. Кысарга тотынса, күкрәкләрең сытылып, билең өзелеп чыгардай итә, үбәргә керешсә, тыннарың куырыла-.». Бу кадәресе, белмим, нинди әдәби нормаларга сыядыр?..
Әсәрнең стиленә хас тагын бер сыйфат — кабатлау. Мәсәлән, бик күп фигыльләрне «ябышты» сүзе алыштыра: «Ура» кычкырырга ябышты; балык тотарга ипләп кенә ябышты; үпкә-йөрәк дигәнен савыктырырга ябышты; экономикага төптәнрәк ябышты; ут уйнатырга ябышты; стена газетасының яңа редакциясен сай-ларга ябыштылар; көләргә ябышты; еларга ябышты; эшләргә ябышты һәм башка бик күп «ябыштылар». «Тәмләп карау» шулай ук бик популяр фигыль: ризыкны тәмләп карау; концертны тәмләп карау; тормыш рәхәтен тәмләп карау; тал-чыбык- ны тәмләп карау һ. б. Хәтта заводның микроклиматын да тәмләп карап була икән. Геройлар бик еш кына чиныйлар, чәрелдиләр, кеткелдиләр, шаркылдыйлар, хахылдыйлар, хихылдыйлар... Шуңа күрә аларның кыяфәтләре дә әллә ничегрәк булып күз алдына килә башлый. Кайбер җөмләләрне исә аңлап ук булмый: «Рива, япа- ялгызы гына булса да, кай кичләрдә лабораториядә калгалый һәм инде сеңеренә сеңә башлаган шөгылен дәвам итә иде»; «Соң кала җиренә күчтем, инде үзләренә ярыйм дип, гомер буе канында эреп, се-ңерләрендә каткан гадәтне капыл гына суырып яки сыгып атарга ябышсынмыни!» (Сүз Госманның әнисе турында бара.) Гомумән, әсәр әдәби телне үстерүгә, нә- фисләндерүгә хезмәт итә дип әйтеп булмый.
Әсәрнең геройлары хакында берничә сүз. Беренче китапта төп урынны Фуат алып тора һәм күпмедер дәрәҗәдә аның характеры үсештә, үзгәрештә бирелгән иде. Аның ныклыгы, үз тормышы турында җитди уйлануы, кешеләрнең ышанычын акларга тырышуы, борчылулары. Зөлфәгә булган мөнәсәбәте ачык һәм аңлаешлы, егетнең холкы-фигыленә туры килә торган логика белән бирелгән иде. Икенче китапта бу образ төссезләнгән, активлыгын, ачыклыгын югалткан. Зөлфә белән мөнәсәбәтләренең ачыкланмыйча, ясалма рәвештә сузылуы да, Асиягә булган мә-хәббәтенең ышандырырлык булмавы да бу образны тоныкландырган гына.
Зөлфә дә беренче китапта тормышчан,
161
шат күңелле, яшьләргә хас хыял-омты- лышлар белән яши иде. Икенче китапта автор бу образны да шактый «катлауландырган», баштагы ачыклык югалган. Зөлфә әсәргә ни эшләргә белмичә миңгерәүләнгән хәлдә килеп керә һәм ни уйлап, ни баш ватып та бер карарга килә алмыйча торып кала. Ул ниндидер фән яки завод тормышына бәйле мәсьәләләр белән баш ватса, бер хәер иде әле. Юк шул, аның башын егетләр әйләндергән. Ичмасам, күңелен яулаган егете аңа торырлык булса икән. «Зөлфәнең, чынлап та башын ташка орырдай хәлгә җитеп, үтә кәефсезләнгән көннәре иде. Барысы да шул Зәбире аркасында... Коры куык булып чыкты, ахры». Зәбиреннән өмет тә өзеп бетерәсе килми, егете дә ышанычлы түгел. Аның белән араны өзгәч тә, кыз ахырга кадәр шул күңел ярасы белән генә мәшгуль. Җитмәсә, Фуат белән булган мөнәсәбәтләрен дә хәл итеп бетерә алмый. Гади эшче дип, теге вакытта аны читкә каккан булган икән, хәзер менә Асия белән икесен бергә күргән саен үләрдәй булып көнләшә: «Фуатны күргән саен зиһене чатнап, йөрәге жу итеп, бөтен тәненнән кымырҗу үтеп китә...»
Ул арада Рәшит Сәлмәнов та Зөлфәне ярата икән әле. Өч егет арасында башы әйләнгән Зөлфә, ниһаять, Рәшиткә тукталырга була. Ләкин биредә дә әле мәсьәлә хәл ителмәгән килеш кала: «Баскычтан атлады. Тукталды. Уйга калды. Янә менде. Янә тукталды...»
Әсәрдә шактый урын биләгән Асия дә эше белән түгел, мәхәббәт маҗаралары белән генә күренә. Гомумән, кызлар икесе дә тыйнаклык, нәфислек, ягымлылык кебек сыйфатлар белән «вакланмыйлар». Хәлбуки, бүгенге көн турындагы әсәрдә без гармоник үскән, рухи бай булган, зур интереслар белән яши торган, сәнгать һәм культура белән таныш булган яшьләрне күрергә телибез. Бу сыйфатлар бәлки «һаваларда тургайаның төп герое булган Госман образына җыелгандыр. Ул — заводта үзәк лаборатория җитәкчесе, химикларның башлангыч оешмасында иң актив эшләүче фән кандидаты, уйлап табучы, рационализаторларның да иң алдынгы сафында, унлап авторлык таныклыгы бар, дистәдән артык мәкалә бастырган, аннан килеп, ничәмә-ничә студентның дипломына җитәкчелек итеп килә, аспирантурага үз белгечләрен хәзерли, үз шәкертләре бар, фәннең чын кешесе. Кызганычка каршы, Госманның бу сыйфатлары әсәрдәге вакыйгалар барышында ачылмый, ә, аңа характеристика язгандай, санап кына чыгыла. Шулай да ул романдагы иң уңай һәм укучы күңелендә симпатия уятырга тиешле геройларның берсе булып гәүдәләнә. Ул бөтен барлыгы белән фәнгә, иҗат эшенә бирелгән кеше. Госман зур мәсьәләләр кузгата, аның шул мәсьәләләрне хәл итәрлек һәм авырлыкларны җиңәрлек ныклыгы, түземлеге дә бар. Нәкъ менә шундый яшь, эш дип янып яши торган белгечләр заводның киләчәген билгели, шул киләчәкне якынайта да инде. Характер буларак та Госман — ярыйсы ук әйбәт эшләнгән образ. Семьяга, ип-тәшләренә, авылдашларына мөнәсәбәттә ул олы җанлы, кешелекле, кайгыртучан булып күз алдына килә. Ләкин образның бөтенлегенә зыян китерә торган сыйфат та бар. Бу — аның шактый җебегән булуы, икеләнеп, аптырап кала торган гадәте. Әлбәттә, кешегә каушау, икеләнү, курку кебек сыйфатлар да хас. Ләкин алар шундый җаваплы урында эшләгән, киләчәктә фән үзәге заводларда булырга тиеш дип, шундый зур эзләнүләрне башлап йөргән кеше образына шактый зыян китерәләр. Өстәвенә, автор бу героен ясалма хәлләргә куел та түбәнәйтеп җи-бәрә. Мәсәлән, Әлмәт гостиницасында Рива белән булган вакыйга аларның характерлары, мораль сыйфатлары, үзара мөнәсәбәтләре белән хәзерләнми, акланмый. Шундый тотнаксызлыгы, Рива бүлмәсенә керә алмаган өчен «пүчтәк кенә киртәне дә атлап үтә алмадым» дип, үзен җебегәнлектә гаепләве Госман образының логикасын боза.
Госманның партком секретаре Вероника Борисовнаны көзге салкын кичне автобус тукталышында очратып, моны иң җайлы урын, иң кулай вакыт дип санап, бик җитди, әһәмиятле сүзләр сөйләшүләре дә гаҗәп тоела. Аларны, кешедән качыра- качыра, завод язмышына кагылган мәсьәләләрне шул рәвешчә хәл иттерү бик ясалма, әлбәттә.
Гомумән, ав~ор вакыйгаларга яшерен төс бирүне ярата. Мәсәлән, технологиянең кыскартылган схемасын төзү, ни өчендер, конспирациягә корыла. Аны Муралев белән икәү генә Госманнарның квартирасында, өйдә кеше юк чагында гына эшлиләр. Бу турыда нигәдер шыпырт кына сөйлиләр. Бәлки ачыш ясау чынлап та шулай яшерен эшләнәдер?.. Шулай да.
дәүләт интересы күздә тотылган, үзеннән «миллионнар исе килеп торган» шундый зур ачышны, заводта бик зур үзгәрешләр тудырачак мәсьәләне ничек Госман берүзе генә диярлек хәл итә — монысы бөтенләй аңлашылмый. Дөрес, бу мәсьәлә соңыннан парткомда да, химиклар конференциясендә дә карала, ләкин анда инде җиңү быргылары гына уйный. Шулай итеп, бер Госман, бернинди каршылыксыз-ни- сез, заводны үзгәртә дә куя. Мондый ясалмалылык тормыш чынлыгына да, әдәби дөреслеккә дә туры килми.
Әсәрдәге ясалмалык, аңлашылмаучылыклар авторның үзе сурәтләгән материалга ачык позициясе булмаудан килә шикелле. Язучының осталыгы, талант көче тормыш материалын конкрет максаттан чыгып сайлавында, аңа үзенең фикерен, мөнәсәбәтен салуда, ниндидер ачыш ясавында чагыла бит. Нәкъ шушы як мате-риалның үзе кебек үк әһәмиятле һәм ул авторның индивидуаль йөзен билгели. Укучы да әсәрдән вакыйга һәм күренешләрне генә түгел, әнә шул ачышны эзли, язучының үз фикерен, карашын аңларга тели.
Тормыш материалы үзе генә әле заманча да, актуаль дә була алмый. Актуальлек тә, яңалык та шушы материалга салынган мәгънәдә, авторның шушы материалда тормыш хәрәкәтен, аның закончалыгын ача алуында. Югыйсә, бик сәер каршылык килеп чыга: язучы бүгенге көн тормышына мөрәҗәгать итә, ләкин әсәр заман ру-хын чагылдырмый; әйбәт геройны күрсәтергә тели, тик герое гына, ни өчендер, бик үк әйбәт булып чыкмый; язучының нияте изге, тик әсәр генә укучыны дулкынландырмый. Авторның әйтергә теләгән фикере, максаты ачык булса, гадәттә, геройлары да аны кыен хәлдә калдырмыйлар, укучылар да авторга теләктәш булалар. Язучы аларны кыйбласыз әсәргә кертеп җибәрсә инде, геройлары да аптырап йөри, укучының да башын әйләндерә һәм, ахыры килеп, язучыдан да «үч алалар».
Әдәби әсәрне укып чыкканнан соң, аның әһәмияте, кыйммәте турында уйланасың. Тормыш турында нинди белем бирә, укучыда нинди хис уята, нинди зәвык тәрбияли, укучыны уйландырырлык, дулкынландырырлык нинди проблема күтәрә? «һаваларда тургай» романында бу сорауларга җавап табуы кыен. Күп мәсьәләләр, күрәсең, авторның үзе өчен дә ачык ук түгел әле. Шуңа күрәдер, әсәр заманча яңгырамый, атмосферасы, геройларының фикерләү дәрәҗәсе, эш-хәрәкәтләре белән ул үткән көнгә карый.