Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛЫ КАЗАН


Казакъ шагыйре Сырбай Мәүленовның исеме татар укучысына электән үк таныш Аның күп кенә шигырьләре Нури Арсланов. Зәки Нури. Мәхмүт Хөсәен тарафыннан тәрҗемә ителеп, республикабыз матбугатында басылып чыктылар.
1970 елда С Мәүленов Казанда да булып китте. Аның 1972 елны <Казахстан* китап нәшриятында басылган сШыңдагы шугыла* исемле очерк-юлъязмалар җыентыгында еҖырлы Казан* дип аталган бүлек тә бар. Түбәндә без укучыларыбызга шул әсәрне тәкъдим итәбез.
фадан очкан самолет бер сәгать үтәр-үтмәстән түбән төшә башлады. Стюардесса кыз самолетның Казанга килеп җитүен белдерде.
Казанда яңгыр ява иде. Аның энҗедәй эре-эре тамчылары асфальтка шыбыр-шыбыр килеп төшә дә як-якка чәчрәп китә. Инде июнь башлануга да карамастан, соры, төксе күк куеныннан әле булса кыш салкыны китмәгән кебек. Әйтерсең өле анда кар бураннары дулый, ә шушы суык яңгыр аның илчесе булып җиргә ява иде.
— Өфедә көн аяз, кояшлы иде. Казан сезне боз-яңгыры белән каршылады,— дип көлемсерәде безнең белән бергә кайткан татар язучысы Гариф Гобәй.
Бу кеше инде алтмыштан узган. Шулай да аңа карап һич алай димәссең. Гомумән, ул бар хәрәкәт-торышы белән дә бик сылу, бик ыспай абзый. Өстәвенә, әле бик оста җырчы да икән. Бергә-бергә башкорт язучыларының мәҗлесләрендә булганда аның әнә шул күркәм сыйфаты да ачылды. Гариф абзыйның болытсыз аяз көндәй саф тавыш белән җырлавы мине сокландырган һәм татарның ул мактаган «Нурия», «Гөлмәрфуга», «Галиябанупдай сылу кызлары хыялымда күз алларына килеп баскан иде.
Хәзер мин ул олы язучының кисәтү сүзләрен яхшыга юрап:
— Җаңгыр җауса — җиргә куәт. Укабыз коелмас,— дидем.
Шул арада сүзгә татарның иң өлкән шагыйрьләреннән берсе Хәсән Туфан кушылды.
— Сез хәзер Тукай, Такташлар җиренә аяк бастыгыз, — диде ул.
Күреп-белгән татар язучыларыннан безгә аеруча танышы шушы Хәсән абый иде. Чөнки ул безнең Кустанайга да, Алма-Атабызга да килгәләгән кеше. Әйткәнемчә, ул хәзерге татар шигъриятенең иң олыларыннан берсе, аксакалы.
Ә аңарчы Тукай, Такташлар яшәгән биредә. Бу исемнәр бала чагыбыздан ук безнең дә күңелләребезгә сеңгән, якын исемнәр. Алар әйтерсең һәрчак минем янәшәмдә, янымда гына йөргәннәр. Бергә-бергә безнең инештә су коенышкан, япан далада
безнең белән атта чабышып үскән, кыр-далада бергә тен кунган, мәҗлесләребездә янымда утырган, бергә безнең моңнарны моңлашкан кебек якын иде алар миңа, һәрчак күңелем түрендә иде ул исемнәр.
— Шуларны хөрмәтләп баш ияргә дип бирегә килүем,— дидем мин Хәсән Туфанга. һәм ул минем бу сүзләремә ризалык белгерткән сымак итеп:
— Әйе, Тукай безнең шигъриятебезнең премьер-министры булса, Такташ — пре- ♦ зиденты!— дип куйды. Олы шагыйрьнең бу сүзләре Тукай, Такташ гомеренә эпиграф шикелле тоелды миңа.
Әйе, алда безне Тукай, Такташлар җырлаган серле Казан, нурлы Казан көтә иде.
Казан каласы казакъ кешесенә элек-электән якын, мәгълүм кала. Казан татары белән кыр-дала казагы борын-борыннан кан-кардәшләр алар. Казан-шәһәре нәшриятларында минем халкымның беренче китаплары дөнья күргән. Димәк, ул халкымның аң-үсешенә булышлык иткән кала. Хәер, татарның элгәрерәк чыккан үз әдәбияты да казакъ даласында күпләп таралган, укылган. Бу хәл исә бик борынгы чорда ук инде татарлар арасында аек фикерле һәм укымышлы кешеләрнең ишле булганлыгы белән аңлатылса кирәк. Элек-электән үк бит Казанның үзендә генә дә ике обсерватория һәм гомумхалык мәдәният үзәкләре — клуб, китапханәләрнең эшләп килгәне мәгълүм. Унтугызынчы гасыр азагында инде Казан каласында татарның беренче романнары басылган, газета-журналлар чыга башлаган.
Бүген без менә шул атаклы Казан туфрагына аяк басабыз.
Мине тагын да рухландырганы — биредә бөек Ленинның үзе йөргән булуы! Ленинның аяк эзләре сакланган җир бит бу! һичшиксез, шушы изге җиргә аяк басу, ул даһи кеше сулаган һаваны сулау һәркем өчен изге теләк, асыл максаттыр.
Менә без Казан университетында. Университет бинасы алдында унҗиде яшәр Владимир Ульяновның һәйкәл-сыны басып тора. Әйтерсең аның үз ишләре арасында атлый-йөгерә университетка килеше. Бинаның икенче катында Ленинның класс-музее. Бу аудитория нәкъ Володя Ульянов укыган вакыттагыча итеп сакланган. Ул утырган парта... Яшь Ленинның куллары тигән китаплар... Болар һәркем өчен иң кадерле әйбердер.
Шушы университетта уку чорында инде Ленин, моңарчы яшәп килгән иҗтимагый мохитны үзгәртеп корырга ниятләгән революцион яшьләр белән якынлашып, тәгаен марксист булып җитлегә дә. Шушында ул революцион көрәш юлына баса. Соңрак шушында сөйләгән ялкынлы революцион чыгышы өчен ул укудан чыгарыла һәм, кулга алынып, беренче мәртәбә сөргенгә җибәрелә.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, заманында Казан университетында атаклы язучы Лев Толстой, исем-аты күпләргә мәгълүм композитор М. А. Балакирев, олы галим, үзенчәлекле математик Н. И. Лобачевский һәм башка бик күп талант ияләре укыган.
Университеттан ерак та түгел — Ирек мәйданы. Мәйдан уртасында—Владимир Ильичның янә бер һәйкәле. Казанлылар өчен ул да бик кадерле. Бу һәйкәл яныннан көннең-көне буе халык өзелми. Әледән-әле аңа үсмер балалар төркеме килеп баш ия. Мәктәп балаларын шунда — Ленин бабалары каршында зур тантана белән пионерга кабул итү уздырыла...
Биредән инде без пролетариат әдәбиятына нигез салучы Горькийның яшь чагында хезмәт иткән пекарнясына юнәләбез. Бу музей-йортның подвал өлешендә он тутырылган дәү-дәү капчыклар өеме. Яшүсмер Горький шул авыр капчыкларны иңнәрендә ташып көн күргән. Адәм ышанмаслык газапларны, авырлыкларны башыннан кичергән. Шул ук вакытта аны Казан пристаненда көнлекче грузчик итеп тә еш күрергә мөмкин булган. Әйе, Казан аны, корыч эшкәрткән мартен мичедәй сугып, сугарып, киләчәк өчен, алдагы олы көрәш өчен чыныктырган кала. Шуңа күрә Алексей Максимович үзе дә, физик яктан Нижний Новгородта туган булсам, рухи яктан Казанда туганмын. Тормыш университетларым арасында Казан минем өчен иң ка- дерлесе, дип тикмәгә генә әйтмәгәндер...
Узган гасырда Горький күреп белгән ярлы Татарстан бүген илдә алгы сафларда атлый. Татарстан үзенең бүгенге нефть эзләү һәм нефть чыгару осталыгы белән шактый күп ил-төбәктөн өстен тора, теләсә кемне үзенә ярышка чакыра ала. Безнең ил күләмендә җитештерелгән кыйммәтле җир маеның шактый куп өлешен
СЫРБАП МЭҮЛЕНОВ ф ҖЫРЛЫ КАЗАН
хәзер Татарстан бирә. Кайчандыр фәкыйрь саналган татар иленең «кара алтын» хәзинәсе бүген илебездән чит дәүләтләргә чыгарыла, аларның хаҗәт-ихтыяҗларын канәгатьләндереп килә. Нефть кудыручы корыч манаралар инде киң Кама үзәнен дә чолгап алган. Ә җир маен чыгару үзәге саналган Әлмәт каласын ишетеп белмәгән кеше, мегаен, дөньяда юктыр. Бу республикада һәркем, һәр һөнәр остасы үз эшендә җырчы — шагыйрьгә тиң бүген. Аларның һәркайсы чын ихласлык, изге теләк белән яңа чор Татарстанының тарихи дастанын яза. Тирән җир куеныннан ургылып аккан «кара алтын» ташкыннары да, кыр-басуларны тутырып дулкынланган иген сабаклары, яңа туган шәһәр урамындагы яшь тирәк яфрагының шавы да әнә шул җыр-дастанның аерым көй-юлларын хәтерләтә сыман.
Горькийның 1886—1887 елларда хезмәт иткән пекарнясы да артта калды. Алдыбызда — ак таштан салынган Казан Кремле. Кремльнең бирге чатында шагыйрь Муса Җәлилгә куелган зур һәйкәл тора. Бу сын-пәһлеванның кул-аяклары богаулы, шулай да ул ярсу юлбарыстай алга, көрәшкә омтылган сыман. Әйтерсең лә ул кыю һәм мактаулы көрәш юлын узган Мусаның нәкь үзе. Биредә Муса Җәлил ярым ялангач, ялан аяк килеш ташка басып, бар торышы белән алга, киләчәккә омтылган. Аның үткен карашында өмет, җиңәчәгенә ышаныч нурлары чагыла төсле.
Муса Җәлил! Аның исеме хәзер ирек сөюче барлык илләрнең халыклары теленнән төшми. Хыялга тиң шәхес ул хәзер. Богаулы Мусаны күрү белән минем күз алдыма Волховның баткак урманнары, ничәмә айлар буена канлы бәрелеш кырына әверелгән Синявино калкулыклары, өсләренә тоташ ут-ядрә явып торудан хәрабә хәленә килгән шыксыз бистә-авыллар килеп басты. Шушы Волхов сазлыкларында бит инде, 1942 елның җәй башында, якында шартлаган снарядның һава дулкыны бәреп егып исәнгерәткән һәм каты яраланган мизгелдә көчсез-хәлсез шагыйрьне фашистлар камап алган, әсир иткән. Муса Җәлилнең соңгы пулясын үзенә атарга ниятләвен, әмма пистолетының атмый калуын тасвирлаган үкенечле шигырен мин күптән казакъ теленә тәрҗемә иткән идем инде. Шунлыктан аның сугышып үткән җире Волхов тирәсе икәнлеге дә, ничек әсирлеккә төшүе дә миңа күптән билгеле иде. Ә инде Волхов фронтының, Волхов сазламыкларының ул көннәрдәге хәлен мин үз күзем белән күрдем. Кабат оештырылган Икенче Удар армия сафларында шул төбәктә сугышкан идем. Шул сәбәпле Муса Җәлил миңа аеруча якын тоела.
Ир йөрәкле шагыйрьне ил онытмады. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шул ук көннәрдә аның кайнар каны белән язылган каһарманлык җыр-дастаны— «Моабит дәфтәре» җыентыгы илебездә иң яхшы әдәбият-сәнгать әсәрләренә бирелә торган иң югары бүләккә — Ленин премиясенә лаек булды. Ул китаптагы шигырьләр бүген дөньядагы барлык телләргә күчерелгән.
Муса Җәлил хакында Әзербәйҗанның танылган шагыйре, совет поэзиясенең иң күренекле вәкилләренең берсе саналган Сәмөд Вургун элегрәк болай дип язып чыккан иде: «Бөтен дөнья һәм шул дөнья йөзендәге әдәбият исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әверелгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек шигырь белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил».
Муса Җәлилнең үзенә атап язылган шигырь-җырлар, дастаннар хәзер бик күп. Шулар арасында казакъ шагыйре Җубан Молдагалиев, татар шагыйре Нәби Дәүли поэмалары да герой шагыйрьнең батырлык, фидакарьлегенә бер хатирә булып тора. Муса Җәлилнең үз шигырьләрен телдән-телгә тәрҗемә итүче һәм аны төрле телдә укучылар саны да елдан-елга арта бара.
...Без Кремльне, аның үзәгендә иркен җиһан киңлегенә үрелеп утырган мәһабәт Сөембикә манарасын карап, йөреп чыгабыз да Казан каласының кыл уртасында урнашкан Кабан күленә таба юл алабыз. Кабан күле янәшәсендәге бакча-аланда, биек бер урында Тукай басып тора. Бер заман шушындагы Печән базарында сатылып, кулдан-кулга күчеп йөргән ятим бала бүген бөтен бер милләт хөрмәтенә лаек дан иясе. Шул халыкның сөеклесе, киңәшче-әүлиясе. Бүген ул үз югарылыгыннан җитди генә алга карап, уйланып тора... Кичә мин шагыйрьнең җирләнмеш урынын-да булдым... Кабер ташына шагыйрьнең шигъри юллары сырланган.
Җырлый-җырлый үләрмен мнн үлгәндә дә.
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә.
Егерме җиде яшьлек шагыйрьнең никадәр рухи көчкә ия булуын күрсәңме '!
Кабан күле — каланың әйтерсең якты, зәңгәр күзе. «Казан вә Кабан арты» шигы- рендэ Тукай менә ни ди бит аның хакында:
Кай заманда, кайсы телдә искә алынса да Казан.
Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл — Кабан.
Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле
Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы! 2
Бу күл янәшәсендә моң-җырларын уйланып Тукай күпме йөрегәндер?! һәм ничәмә-ничә яшь йөрәк шул күл буенда бер-берләрен табышып, йолдызлы күк гөмбәзе чатырына сыенып серләшкән, алтын айны моңа шаһит иткәндер... Шулай да Кабан күле, бер карасаң, тынып калган күз яшедәй шул син...
Идел... зур бер тамыр кебек ул, ничәмә-ничә порт-шәһәрне берләштергән олы су юлы. Ул үзенең аксыл пароходлары, пароходларында җилфердәгән ялау-флаглары белән күңелне үзенә әйдәп тора. Казан порты вокзалы... Аның зур тәрәзәләре аша киң Идел тагын да матураеп, алланып күренә. Аргы як ярдагы Ослан таулары шул ил иркәсе Иделне саклап, каравыллап торадыр шикелле. Яр-кыяга тын гына бәрелгәләп, тын гына агып яткан Иделне һәрберебез җир шарына бөек Ленинны биргәне өчен генә дә олыларга, күңелләребездә аңа карата йолдыздай якты хис сакларга тиешбез бит...
Казан порты — ул чын хезмәт мәйданы. Пассажирлар яисә йөкләр төяүле бихисап пароходлар бирегә килә тора, икенче берләре моннан ерак юлга китә торалар. Советлар иленең олы су юлы боларның барын да үз күкрәгендә күтәрә, кирәк җиренә илтеп җиткерә. Кайчандыр Некрасов җырларында телгә алынган бурлак оныклары бүген шул ук Идел киңлегендә эур-зур корабларны йөртә. Диңгез кебек Идел дулкыннары аларны җай гына чайкалдыра. Ул дулкыннар бүген Стенька Разин бәетен генә түгел, зур Иделнең үзенә, аның хезмәтенә багышланган тантаналы гимннарны да тыңлыйлар.
Казан елга портыннан Ленинградка, Мәскәүгә, Куйбышев һәм Горький шәһәрләренә, тагын бик күп башка шәһәрләргә барырга мөмкин. Идел Совет Татарстанының башкаласын ерак-ерак җир-төбәкләр белән тоташтыра.
Иркен Идел өстендә җил уйный, тирә-юньгә көмеш-тәңкә күбекләр чәчә. Алар- га алданган акчарлаклар шаулап, канат җәеп биектән түбән ургыла да, өметләрен өзеп, янә югары күтәреләләр. Су өстендә дәү-дәү кораблар, каек-көймәләр... Пароходлар туктаусыз үзара хәбәрләшеп, кычкырып үтеп китә тора. Ә суга мул Идел ярларында — яшел постау кебек тоташ чирәм, яшеллек. Шәһәр халкы үзенең ял көннәрен шул Идел ярында уздыра: ял итә, сәяхәткә йөри, яисә каек көймәләре белән чоңгыллы киң елга кочагында йөзеп күңел күтәрә.
Катер белән Идел өстен гизеп йөрүе нинди рәхәт! Дулкын сине бер күтәрә, шул чак уй-хыялларың да биеккә-биеккә ашкан төсле була. Икенче мизгелдә син як-ягың- да дулкын-дулкын кайнап торган суга чүгәсең. Яр буйлары — монарланып яткан болын, тугайлар... Катерда без — Казагыстан Язучылар союзының Целиноград оешмасы җаваплы секретаре Нургоҗа Уразов, мин һәм татар дуслар барыбыз бергә йөрибез. Безнең Нургоҗа чәчмә әсәрләр дә яза, шигырь дә... Арадан кемдер тальян гармун уйный. Аның көенә дулкыннар тагын да җәһәтрәк тибрәнәләр шикелле.
Туган яктан ерак китеп
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем.
■ Шигырь 1908 елны язылган (тәрҗ ). _ _ _ _
з С. Мәүлеиов китабында бу шигырь казакъ акыны Җакан ч.ыэдыков тәрҗемәсендә бирелгән (тәрҗ).
СЫРБАЙ МӘҮЛЕНОВ ф ҖЫРЛЫ КАЗАН
И, гүзәл туган ягым, И, ямьле туган ягым, Тальян гармун моңы булып Җырыма күчтең.
Нургоҗаны да җырга кушылырга өндәсәк тә, ул дәшмәде. Ә мин үзем татар җырларын бик якын күрәм. Үзебезнең Тургай шәһәрендә без Габдулла, Гыймади атлы татарлар белән күрше яшәдек. Яшь чакта бергәләп якындагы үр-тауларга кыр суганы җыярга йөри идек. Анда күпчелеге татар кызлары белән татар егетләре була торган иде. Билгеле, егетләрнең берәрсе кулында гармун була. Берара без аны чең- ләтеп көйләп тә җибәрәбез. Егет-кызлар аңа кушылып җыр башлый. Билгеле инде, башлыча, моң-сагышлы татар көйләре уйналып, татар җырлары җырлана иде... Шул чактагы күңел җилкенүләре, яшь йөрәкнең ашкынып тибүләре онытыламы соң?1.
Безнең җыр катер белән Идел өстеннән күтәрелеп, җилпү канатлы акчарлактай ераклардан урап килә дә кабат баш очында яңгырый башлый:
Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип, Тауларга мендем.
— Әйт шуны! — дим мин җырны куәтләп, күңелем булып. Җыр тагын үз-үзенә көч-дәрт өстәгәндәй яңгырый төшә.
Туган яктан еракта да
Мин дуслар таптым.
Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә кайттым.
— Бу җырның авторы шагыйрә Гөлшат ханым Зәйнашева була инде, — диделәр татар юлдашлар.
Күрәмсеэ, татар сүзләре безгә никадәр якын '. Казакъ халкының: «Татарга тылмач кирәкми».— дип әйткән бик борынгы мәкале бар. Бу мәкаль безнең ике кардәш халыкның бик күптәннән килгән дуслыгы, якынлыгына ишарәдер.
Төштән соң без, катерны елга ярында калдырып, җыйнаулашып, урманга кереп киттек. Каен белән карагай катнаш куе урман безне үз кочагына алды: тар гына үзән сукмагы буйлап ярдан аргы почмакка юнәлдек. Урман һавасы сөзеп тондырыл- гандай саф, җиңел, рәхәт иде. Агачлардан искитмәле тәмле ис аңкып тора иде. Ул ак каеннар, карагай-наратлар арасында кичкә кадәр йөрдек. Әңгәмәбез исә гел әдәбият тирәсендә, Тукай, Такташ, Җәлилләр хакында булды. Кайбер татар юлдашлар белән ул шагыйрьләрнең истә калган аерым шигырьләрен ярыша-ярыша хәтерләштек. Мин дә белгәннәремне әйтә килдем. Шулай итеп йөргән арада көн узып та китте, кич җитте. Бер мәлне мин:
Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап,
— дип, Тукай абыебыз әйткәндәй, әйдәгез, Казанга карап җол тартаек,— дидем.
Катерга утырып кайтырга чыккач та Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимовларның язмыш-гомерләренә кагылышлы сөйләшүләр дәвам итте.
— Галиәсгар Камал белән Такташ икәве шәһәрнең Горький исемендәге ял паркында җирләнмеш икән. Анда барып зиярат кылдым. Такташ баш очындагы кабер ташына кемдер язып киткән бер куплет шигырьне күчереп алдым,— дип, мин татар дусларыма блокнотымны күрсәттем.
Бу җыр китапта да шулай һич үзгәрешсез бирелгән (тәрж.).
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Янә Казанның елга портына кайтып төштек. Тамак ялгап алу өчен Идел-елга — уртасында, дулкында чайкалып утырган «Җилкән» ресторанына керергә ниятләдек £ Эчкерсез сөйләшү биредә дә өзелмәде. Әүвәл бер көлешеп алдык. Татар шагыйре 2 Мәхмүт Хөсәен Нургоҗаның балыкны чәнечкегә чәнчеп алырга азапланганын күреп: з
— Тавык, балык, каз ишеләрне кул белән устауга кирәк, — дип көлдерде. 5
Шуннан соң гына Нургоҗа балык башына ике куллап ябышты. Аннан соң Ренат af Еникеев сүз алып, казакъ шагыйре Таһир Жароковның «Каргиго» исемле шигырен татарча сөйләп бирде. Сүзгә татар шагыйре, безнең якташыбыз Нури Арсланов та кушылды. Ул казакъ шагыйре Җакан Сыздыковның хәл-әхвәлен сорашты да:
— Тукайны бик яратып, бик күп тәрҗемә иткән мөхтәрәм акын бит ул,— дип =
өстәде. с;
Әйтергә кирәк, Нури Арсланов үзе дә бик мөхтәрәм шагыйрь. Өстәвенә, исеме £ дә җисеменә туры килеп тора: Нури — нурлы йөзле, мөлаем кеше. Ә чал кергән чәч- g ләре чын арыслан ялларыдай кабарып, җилкәсенә үк төшеп тора. Ул чәчнең үзендә s бер кодрәти-илаһи көч яшеренгән сыман, һәм шундый чәчнең әйткәнгә күнеп, сы- < пырганга сылырылып, чын ял булып ятуына мин хәйран калып утырдым.
Алда әйткәнемчә, Тукайның язмыш-гомере белән дә. шигырьләре белән дә ях- 3 шы ук танышмын. Шагыйрьнең үз истәлекләрен дә, икенче бер шагыйрь Әхмәт Фәй- ° зинең Тукайга багышланган әсәрен дә укыганмын. Чөнки минем өчен Тукай — иң олы шагыйрь, остаз. Казанга килү белән дә иң элек Тукай зиратын барып күрдем. Нури Арслдновка шул хакта сөйләдем. Ул миңа җавап итеп:
— Без дә казакъ әдәбияты белән яхшы танышбыз,— диде.
— Шулай булмый ни, татар әдипләренең күбесе өчен Казагыстан уртак ватан ич,— дидем мин, Нури Арсланов сүзләрен куәтләп.— Тукай безнең Уральскида бас- маханәдә эшләгән, беренче шигырьләрен шунда яза башлап, шунда шагыйрь булып җитлеккән. Соңра, авырып киткәч, янә безнең Кустанай өлкәсенең Карабалык районына килгән. Казакъ казаныннан тәгам итеп, дәвага казакъ кымызын эчкән. Безнең нәселле атларда дала буйлап йөргән гой. Татарның икенче бер танылган язучысы Кави Нәҗми, шулай ук безнең Кустанайда булып, Сәрвәрхан атлы сылу кызыбызны алып киткән.
— Анысы хак, — дип көлде Нури Арсланов. — Сәрвәр ханым бүгенге көнгә кадәр Кустанай казакълары җырын онытмый җырлый әле.
Ябырылып, Идел суыдай кара-соры төстәге төн килде. Идел җиле салмак-сабыр гына төнге эшенә кереште. Ресторан түбәсе аша күк йөзе үзе күренмәсә дә, тирә- яктагы мөлдерәмә су өстенә ул һәр йолдызының нурын чәчә иде. Бөрчек-бөрчек йолдыз сибелгән төнге Иделгә карап сокланып утыру үзе бер рәхәт тамаша икән! Биредән Казан каласы үзе дә, хәйран энҗе муенсаларын таккан татарның бер сылуы- дай, матур булып күренә иде. Шәһәр өстендә, күктән асып куелганнар диярсең, биек- биек төзелеш краннары... Каланың төрле төбәкләреннән, яңа чор Алып батырларының сулышы кебек, хезмәт гөрелтесе ишетелеп тора иде.
Без «Җилкән»не калдырып калага юнәлдек. Кая карама төзелеш, өем-өем актарылган җир-туфрак иде.
— Казаныбыз Алып батыр адымы белән алга баручы баһадирларның берсе шул,—диде Нури Арсланов горурланып.—Бер ара күрми торсаң, шәһәрдәге үзгәрешкә хәйран каласың. Кайчан гына эшкә яраксыз саналып буш яткан урыннарда бүген өр-яңа кварталлар калкып чыкты. Шәһәр картасы да, елдан-ел чыга торган төрле «Сәяхәтнамә»ләр дә әлеге үзгәрешләр артыннан өлгерә алмыйлар.
— Бөтен илебез шулай, барлык кала-шәһәрләребез шундый үзгәреш чоры кичерә гой,— дип, мин ирексездән татар шагыйренең сүзләрен бүлдердем.
Нури Арсланов безнең як үзгәрешләрен дә белә икән.
]2 «К. У » * 12.
177
— Хак әйтәсең, — диде. — Элегрәк мин белгән Иртыш яклары да нык үзгәргән икән. Бер-ике ел элек барып чыккан идем, Павлодарны танымадым. Биек-биек йортлар калкып чыккан. Куәтле заводлар очкын чәчеп, герләп утыралар.
Казан-Мәскәү вакыты белән сәгать кичке унга якынлашкан иде. Мин, Нури Арсланов белән саубуллашып. «Таң» кунакханәсе янында төшеп калдым. Өч сәгатьтән, Ленинград—Алма-Ата самолетын каршылап, кайтып китәсе идем. Казанда ул бик аз гына вакытка туктала. Кунак йорты хезмәткәрләре белән исәп-хисапны өздем дә Гариф Гобәй абзыйларга юнәлдем. Казанда миңа юлдашчылык һәм җитәкчелек кылып, бик күп нәрсә белән таныштырган, аралаштырган ул яхшы кешегә рәхмәт әйтеп саубуллашмый китүем егетлеккә саналмас дидем.
— Ничек соң, ошадымы Казан? Безгә рәнҗеми генә Алма-Атаңа китеп баруыңмы?— дип сорашты әүвәл Гариф абзый.
— Рәхмәт инде барысы өчен дә. барыгызга да,— дидем мин.— Аеруча җиңгәй белән сез күп хөрмәт күрсәттегез, рәхмәт!
— Ул кадәр рәхмәтләр әйтерлек без ни эшләдек?! — диде җиңгәй аптыраган сымак бер гадилек белән, үз күреп, якын итеп.
— Ачык йөзегез, җаксы сүзегез бик җиткән,— дидем.
Озата чыккан Гариф абзый машинага ук утырды. Төнге Казанның үзәк урамнарыннан чабып үтеп, без аэропортка юл алдык. Инде Казан өстендәге коңгырт күктә таң билгеләре шәйләнә иде.
Озакламый мин көткән самолет та килеп җитте. Аның биек баскычына күтәрелгәч, мин төн юрганына төренеп яткан Казанны тагын бер кат күздән кичердем дә:
— Киләчәктә күрешкәнгәчә хуш, Казан! — дип кул болгадым.
Казакъчадан
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН тәрҗемәсе.