ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
ш майтара алырдай һәм совет властена турылык* лы кешеләрне табып, Карый волкомыи яңабаштан оештырганчы атнадан артык вакыт үтеп кит-те. Ярый әле, Сәгыйдулла абзыйның малае Фәйзулла булды. Миңнулла шикелле яшьтән революцион түгәрәкләрдә катнашып йөргән кеше булмаса да, сәяси яктан бик әйбәт мәгълүматлы һәм акыллы егет иде ул. Кулына эләккән газеталарны, китап һәм брошюраларны берсен дә калдырмыйча укып бара икән. Унынчы сентябрьдә Казанның,
Волкомга председатель сайлау мәсьәләсе килеп баскач, Миңнулла, һич икеләнмичә, ул урынга әнә шул Сабитов Фәйзулланы тәкъдим иткән иде. Әмма, булдыра алмас, яшьрәк әле ул дип, аның фикерен хупламадылар. Фәйзулла үзе дә риза булмады:
— Бүтән теләсә нинди эшкә куйсагыз да риза, ләкин андый зур җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм, — диде ул. — Тәҗрибәм дә, андый эшкә маһирлыгым да юк минем.
— Алайса, кемне тәкъдим итәсез соң? — диде Миңнулла. — Ягез, кемнәрдә нинди фикерләр бар?
Сәгыйдулла агай урыныннан торды да, бүреген йомарлый-йомар- лый:
Ахыры. Башы 11 санда.
уникенче сентябрьдә Сембернең аклардан азат ителүен дә белә. Ленинга һөҗүм булганын да ишеткән иде. Тик, Ленин тикле Ленинга атарга кемнең кулы барсын икән дип, ул хәбәрнең чыннан да дөрес булуына гына ышанмаган. Хәтта Миңнулла Ленинның Каплан тарафыннан яралануы турында газетада басылган мәкаләне
күрсәткәч тә, юк, барыбер ышанмыйм, минем өчен барыбер исән ул һәм гомерем буена шулай исән булып калачак, дип. үз фикереннән кайтмады.
— Кемне дип, менә... мин... моңарчы эшләп килдем ләбаса. Нүжәли артабан да эшли алмам икән, — диде.
Җыелыштагылар мыек астыннан гына елмаешып куйдылар. Хуплап сүз әйтүче булмады.
Председатель булырга бүтән кулай кеше дә, теләүче дә юк иде. Ахырдан Миңнулланың үзенә килеп туктадылар
— Минем хәлем әйбәт түгел, иптәшләр. Авырып йөрим. Дәваланып, азрак ял итеп китәргә дип кайткан кеше генә бит мин. Ярдәм итүен итәрмен, ләкин председатель итеп үзегезнең арадан берәрегезне куегыз! —дип караса да, тегеләр:
— Син бит аяклы авыру. Курыкма, артык борчымабыз. Безгә синең киңәшең кирәк, эшнең рәтен белеп-әйтеп торуың кирәк. Калган ягын үзебез чамаларбыз без аның. Волком эшләрен бер кат тәртипкә салганчы гына эшләп тор инде, энекәш!—дип чат ябыштылар. Аннары әлеге укымышлы егет Фәйзулла да:—Әгәр син председатель булсаң, урынбасарың булып эшләргә мин каршы түгел,—дигәч, Миңнуллага ризалык бирүдән башка чара калмады...
6
Хәле шәптән булмаса да, җаваплылыкны өстенә алгач, Миңнуллага шул көнне үк эшкә керешергә туры килде. Ә эш муеннан иде. Аннары килеп, аны һәр нәрсәне дөрес хәл итә ала торган җитәкче дип санасалар да, ул үзе дә мондый эштә башлап йөргән кеше түгел иде бит әле. Шуңа аңа беренче көннәрдә бик кыен булды. Волком председателенә дип килгән кешеләр, Миңнулла бүлмәсенә кергәч, аның председатель икәнлегенә ышанмыйча интектерделәр. Зур көрәк сакаллы, дәү таза гәүдәле бер рус карты белән булган әнә шундый аңлашылмау күңеленә аеруча нык сеңеп калды Миңнулланың. Башта ишек шакып, тыйнак кына булып килеп кергән иде ул карт. Ә менә өстәл артында әле яңа гына мыек чыга башлаган Миңнулланы күргәч, сәлам дә биреп тормастан:
— Тьфу, черт, тагын урынында түгел икән!—дип кире борылып чыга башлады.
— Ә кемне эзли идегез соң сез?—диде Миңнулла.
— Волком председателе Гайсин кирәк иде лә!
— Рәхим итегез, алайса. Мин — Гайсин.
— Лыгырдап тормасана, молокосос!
Шулай диде дә, ишекне шартлатып ябып, чыгыл та китте. Күрәсең, волком ишеге төбендә постта торучыга ник мине алдап керттең дип бәйләнгәндер, болдырда кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Аннары сакчы, аркасына мылтык терәп, картны Миңнулла бүлмәсенә алып керде дә:
— Уф, нишләтим икән, иптәш Гайсин, бу томананы? Синең волком председателе икәнлегеңә һич кенә дә ышанмый бит!—диде.
— Ни йомыш иде сезнең, агай?—диде Миңнулла, каны кыза башласа да, тыштан тыныч булырга тырышып.
— йомышымны мин бары тик волком председателенә генә әйтергә телим. Кая ул?—диде карт, гел үз туксанын туксанлап.
Инде Миңнулла да кызды:
— Мин председатель дип әйтеп торам бит инде сиңа!
Карт барыбер ышанмады.
— Давай, алайса, мине персидәтелнең урынбасарына алып кер! — диде ул сакчыга. — Бу молокососка сөйләп сүз әрәм иткәнче, ичмаса, персидәтел урынбасарына сөйләрмен.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
— Атып кына үтеримче, иптәш Гайсин, шушы төнтекне?—диде сакчы, картка ачуыннан тәмам калтырана башлап.— Бер ахмакны үтергәннән генә дөнья харап булмас әле.
Ләкин картның исе дә китмәде:
— Кемне атыл үтермәкче буласың әле син, анаңнан ялангач туган нәрсә?!—диде ул, бер дә ашыкмыйча гына сакчыга борылып.— Кулыңа мылтык тоттырганнар икән, кемне атсам да ярый дип уйлыйсыңмы әллә син? Әй, афәт! Атарсың менә, аттырырмын мин сиңа! Әй- дәле, лерсидәтел урынбасары янына алып кер әле мине. Күрсәтим әле мин сиңа кемне атарга исәп иткәнеңне!
Бу картны Сабитов янына кертеп торудан мәгънә юк — аңа да ышанмаячагы көн кебек ачык иде. Шул ук вакытта йомышын йомышламыйча чыгарып җибәрү дә ярамый, чөнки аның ниндидер мөһим эш белән килгәнлеге кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Шуңа Миңнулла кискенрәк чара кулланырга булды:
— Әгәр үзегезнең кем икәнлегегезне һәм нинди эш белән килүегезне хәзер үк әйтмисез икән, мин сезне кулга алырга мәҗбүр булам, бабакай!—диде ул. — Я, кайсына риза буласыз?
Бары шуннан ары гына йомшарып китте карт.
— Ярар, сөйлим инде, алайса. Тик башта сакчыңны чыгарып җибәр әле.
Сакчы чыгып киткәч, карт өстәл янына ук килеп утырды да:
— Матвеевка авылыннан Степанов Григорий булам. Григорий Петрович. Пожалысты, менә туу турындагы таныклыгымны да алып килдем, — диде. Миңнулла ышанмаудан бигрәк картның күңеле булсын өчен генә таныклыгын карап кире биргәч, Григорий Петрович пышылдап кына:
— Мин синең Гайсин икәнеңә ышанам, ну, шулай да син дә берәр документыңны күрсәт әле, энекәш?—диде.
Миңнулла мандатын сейфтан алып күрсәткәч, картның йөзе кояштай яктырып китте һәм ул ни гомер көттереп йөдәткән серен чишәргә кереште...
Григорий Петрович җентекләп, озаклап сөйләгән ул сернең асылы бик гади һәм менә нәрсәдән гыйбарәт иде: Матвеевка авылында урта хәллеләр чутында йөри торган җиде кулак бар һәм алар артык икмәкләрен дәүләткә тапшырырга теләмичә, яшереп саклыйлар икән. Григорий Петрович аларның ул икмәкләре кая ишерелгәнен белә, әгәр Миңнулла волостьтан продотряд җибәрсә, ул отрядка ярдәм итәргә дә әзер икән.
Картның бу тәкъдиме бик мөһим: кулакларның яшергән икмәген табып, фронтка озатырга кирәк иде. Ләкин отрядсыз кая барасың? Ә отряд ул көнне өйдә юк, азык-төлек бүлеге начальнигы белән икенче бер авылга киткән иде.
— Әйдә бүген үк барыгыз минем белән!—дип, карт бик ашыкса да, Миңнулла аны:
— Шушы араларда барып чыгарбыз, тыныч бул, Григорий Петрович,— дип ышандырып калырга гына мәҗбүр булды.
7
Аклар кулында тоткын булып яткан чагында Миңнулла, әгәр исән- имин кайта алсам, иң элек әти-әнине, аннары Зәйнәп-сылуны күреп сөйләшер идем, дип күңеленә беркетеп куйган иде. Нинди генә ашыгыч эшләре булса да, берсе белән дә исәпләшеп тормастан, Барсайга барып кайтырга иде исәбе. Карыйга кайтып эшли башлаганына инде
менә икенче атна китте, әмма кичектергесез көндәлек эшләр артыннан йөреп, тәки шул Барсайга бара алганы юк иде әле.
Ул кайчан шул максатына ирешер иде икәнен әйтүе кыен, әмма Григорий Петрович чыгып китү белән Зәйнәп үзе волкомга килеп керде.
Узган җәйдә ул тагын да чибәрләнебрәк киткән. Иөреш-хәрәкәт- ләре сылу-салмакланган. Кыяфәтендәге балалык чалымнарынын эзе дә калмаган. Күз карашлары җитдиләнгән, хәтта кирәгеннән артыграк та җитдиләнеп киткән шикелле. Буйга да сизелерлек үскән. Ә күзләре нишләптер бик моңсу. Аннары тәнгә дә бик ябыккан. «Замананың авырлыгы безнең ир-ат халкына гына түгел, кыз балаларга да кагылмыйча үтми икән шул», — дип уйлап алды Миңнулла. Әгәр менә шушы кызны күрсә, сөйләшеп сүзе бетмәс шикелле тоела иде Миңнуллага. Ә менә хәзер, кыз аның янына килеп кергәч, ул нигәдер югалды да калды. Әйтәсе сүзләре кинәт онытылды һәм теле тотлыкты
— Нихәл, Зәйнәп?—диде ул, ниһаять, телгә килеп.— Үт әйдә, тарсынып торма!
— Син булгач тарсынмыйм инде, — дип, кыз өстәл янына килеп
— Авыл кешеләренә ияреп килдем. Куркып кына ятып булмый гел. Курка-курка туеп та беттем инде.
— Барсайда ниләр бар соң? Сафиулла агай белән Әминә апа ару гына торып торалармы?
Кызның ике күзеннән дә мөлдерәп яшь чыкты:
— Син әле ишетмәдең дәмени, иптәш Гайсин, бездә ниләр булганын? 1
— Нәрсә, әллә берәр күңелсез хәл булдымы, Зәйнәп?
— Әти белән әни юк инде минем, — диде кыз, тыелгысыз аккан күз яшен сөртә-сөртә. — Сәйфи бай малае Шакир атып үтерде икесен дә.
Миңнулланың башы әйләнеп китте.
— Ни өчен, Зәйнәп?
— Шул ми... минем өчен инде. Кызыңны бир дип бик аптырата башлагач, әти мине башка авылга илтеп куйган иде. Шуннан теге, табып бирегез кызыгызны, дип, башта әнине дә, әтине дә кыйнаган, аннары аларның күз алдында безнең өйне яндырган. Әти белән әни минем кайда икәнне һаман әйтмәгәч, икесен дә атып үтергән Ә мине күрше авылдагы туганнарыбыз яшереп асрады. Сине волком председателе итеп куйганнар дигәч, монда килдем әле менә. Миңа берәр эш таба алмассыңмы икән дигән идем.
— Җәдитчә.
— Соң нигә күптән шулай дип әйтми утырасың аны! Молодец та кеше булып чыгасың бит әле син, болай булгач! Алайса, әгәр риза булсаң, мин сине волкомга секретарь итеп алам, яме! Шунда минем янда азрак русчасын да өйрәнерсең дә аннары үзеңне халык мәгарифе
утырды.
— Кайчан килдең, Зәйнәп? Шушындый мәхшәрдә, ничек курыкмыйча юлга чыктың?
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
— Эше булыр ла аның. Тик менә ниндирәге кирәк соң сина?
— Мин барысына да риза. Волкомыгызга җыештыручы итеп алсагыз да ярый. Шушында кунып йөрергә рөхсәт итсәгез, миңа берни кирәк түгел. Ә авылга кайтмыйм мин. Теге хәшәрәт Шакир килеп чыгып үземңең дә башыма җитәр дип куркам.
— Азрак укый-яза белмисеңме соң, Зәйнәп?
— Укый да, яза да беләм.
— Кит аннан! Кадимчәме, җәдитчәме?
бүлегенә алырбыз. Әле өченче көн генә мәгариф бүлеге ачарга дип өяздән күрсәтмә килгән иде.
— Ә мин русчасын да ипилек-тозлык кына сөйләшә алам. Аз гына укый да, яза беләм шикелле,—диде кыз, кыю гына итеп.
Аның бу сүзләре Миңнулланы тәмам хәйран итте.
— Син минем сорауны яхшылап ишетеп җавап бирдеңме, Зәйнәп?— диде ул, кызга ышанып бетмичә. — Русча сөйләшү һәм русча укый-яза алу турында сораган идем мин синнән.
— Мин дә шул турыда әйтәм. Бала чагымда бездә фатирда рус ти-мерчесе торды. Аларның минем шикелле кызлары бар иде. Шул чакта мин аннан русча сөйләшергә һәм азрак кына укырга-язарга өйрәнеп калдым. Ә ул кыз миннән безнең татар телен өйрәнде.
Миңнулла, өстәлендә яткан газетаны алып, Зәйнәпкә сузды:
— Менә шушы газетаны укып кара әле!
«Правда» газетасының 11 сентябрьдә чыккан саны иде ул.
Алай бик үк йөгерек итеп булмаса да, Зәйнәп шул газетаның баш мәкаләсен хәйран ипле генә укып китте: «Казань взята. Белые бегут по шоссе к Симбирску. Важнейший передовой пост белогвардейского движения пал...»
— Молодец,— диде Миңнулла, көченнән килсә айга сикерердәй куанып. — Булды буI Менә шушы минуттан үзеңне волкомның халык мәгарифе бүлеге мөдире дип сана!
— Ой, андый зур эшне булдыра алырмынмы икән?
— Ничек кенә булдырырсың әле, дустым! Курыкма, бергә эшлисе бит. Ярдәм итәрмен.
— Алайса, тырышып карармын.
8
Азрак ял итеп, какшаган сәламәтлеген «ремонтлап» килү нияте белән кайткан Миңнулланың ял итәргә түгел, ял турында уйларга да вакыты юк иде хәзер. Дөрес, әнисе Гайниҗамал апа тырыша инде тырышуын. Үзләренең сыеры иртә буаз булганлыктан инде күптән ташланса да, каяндыр табып, сөтен-каймагын да, мәтрүшкәсен дә, тагын әллә нинди шифалы үләннәр дә кайнатып эчертә. Бурсык мае да тапкан. Миңнулла яратмаса да, аны да көчләп-көчләп эчертә.
Әллә әнисенең әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсе булды, әллә бу егет көн-төн эш белән мәтәвекләнеп йөри, моның миңа игътибар итәр чамасы бөтенләй күренми, барыбер җиңеп булмас, ахрысы, бу ташбашны, дип авыру үзе курыктымы — Миңнулланың хәле Карыйга кайткач сизелерлек яхшырды: аңа тән куна башлады, эченнән кан килүе туктады.
Ә өяздән тагын яңа күрсәтмәләр килә торды. Элек Кызыл Армиягә нигездә үзе теләгән кешеләрне генә алган булсалар, хәзер сәламәтлекләре ярардай булган унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәрге барлык ир-атларны фронтка озату мәҗбүри итеп куелды. Сугышка барырга яраксыз дип табылган ир-атлардан авылларда хәрби дружиналар төзү, июль-август айларында кулаклар коткысы белән күп кенә авылларда оештырылган бунтлар нәтиҗәсендә таркатылган ярлылар комитетларын яңадан оештыру, сугышчы кызылармеец семьяларына ярдәм итү, тагын шуның ише мең төрле мәшәкатьләр — барысы Миңнулла өстендә. Кыскасы, кая анда ял да, кая анда авыру турында уйлап торырга вакыт. Хәтта тәүлегенә дүрт-биш сәгать кенә эләгә тор" ган йокысын да тыныч кына йокларга ирек бирмиләр, кайбер мәсьәләләрне төн уртасында торып хәл итәргә туры килгән чаклары да бик еш була.
Бүген дә Миңнулланы бик иртә уяттылар. Кичә волостьның бер авылында фронтка кешеләр җыеп озату белән шөгыльләнеп, аннары партячейка җыелышы үткәреп йөреп, Карыйга төнге берләрдә генә кайтып яткан иде ул. Ә иртәнге биштә волком дежурные килеп җитте:
— Әйдәле, наным Гайсин, синсез эш чыгарып булмый анда. Бажук авылы мужиклары үзләренең комбед персидәтелеи тотып алып килгән- ♦ нәр дә
каталажкагызга ябып куегыз шушы бәндәне дип тинтерәтәләр. Волком пероидәтеленнән башка беркемне дә ябарга хакыбыз юк безнең дигән идек, бик каты тавыш күтәрделәр. Персидәтелнең үзен алып кил, алайса, диләр. Араларында берсе аеруча нык җикеренә. «Өяз ривку- мыннан килгән вәкил мин, давай әйткәнне тизрәк үтә», ди. «Югыйсә, үзеңне дә ариставайт итәрбез», ди.
Миңнулла Бажук председателен — япон һәм герман сугышларында катнашкан, соңгысыннан бер кулын өздереп кайткан Харисов Мөхлис агайны яхшы белә иде. Волостьта иң ышанычлы һәм иң эшлекле председательләрнең берсе ул. Тик Миңнуллага ошап бетмәгән бер ягы бар: чамадан тыш таләпчән һәм кирәгеннән артык кызыбрак китүчән.
Миңнулла волкомга килеп кергәндә дә Мөхлис агай дежурный белән каты гына әрепләшеп тора иде.
— Нихәл, Мөхлис агай? Тагын кысыр хатыннан бала таптырып йөрисеңме әллә?—диде Миңнулла, уенын-чынын бергә кушып.
— Син алай уенга борма әле, иптәш Гайсин. Бу юлы мин таптырмыйм, бу юлы минем үземнән таптырырга маташалар әле!
— Кемнәр ул? Ни өчен?
— Кем икәнен шайтан белгәнме аның! Ниндидер бер дурак нәрсә килеп чыкты да аристовайт итеп алып килде менә!
— Әйдә, коридорда тормыйк, кереп сөйләшик әле!—дип, Миңнулла Мөхлис агайны бүлмәсенә алып кергән иде — шаккатып калды: бүлмә тәмәке төтене белән тулган һәм шул төтен эчендә унлап кеше ду килеп сөйләшеп
утыралар иде. Барыннан да гаҗәбрәге шул булды: теге кешеләрнең берсе Миңнуллага инде күптәннән таныш — әлеге «милләт хадиме» Хәйретдинов Хәйрулла иде.
Хәйрулла да аны танып алды бугай: нидер лыгырдап торган авызын япты да, секунд эчендә кара көеп, телсез калды. Миңнулла тиз генә сакчы янына чыгып:
— Отряд командирына әйт, хәзер үк биш кеше алып монда, минем янга килсен!—диде. Үзе бүлмәсенә яңадан керде:—Сез кайда, иптәшләр, волком председателе бүлмәсендә утырасызмы, әллә каравыл өендәме?
— Без персидәтелне көтеп утырабыз!—диде араларыннан берсе.
— Бик әйбәт. Менә мин булам инде председатель. Ә хәзер, менә бу иптәшегездән башкаларыгыз (ул Хәйрулланы күрсәтте) барыгыз да бүлмәдән чыгып торыгыз!
— Алар минем белән килгән кешеләр. Аларның да әйтәсе сүзләре бар!—дип, Хәйретдинов ризасызлык белдерә башлаган иде, ләкин Миңнулла:
— Мин берьюлы ун-унбиш кешене тыңлый алмыйм: Наполеон булып Наполеон да берьюлы тик ике кеше белән сөйләшә алган! Бер дә курыкмагыз, алар белән дә вакыты җиткәч сүз булыр!—дип, эшне бик коры тотты. — Я, синнән башлыйк, Мөхлис агай,—диде ул Бажук мужикларын чыгарып җибәреп, форточканы ачып куйгач. — Кемнәр һәм ни өчен кулга алдылар сине?
— Кичә кич,—дип башлады Мөхлис агай, — минем янга идарәгә менә шушы кеше килеп керде дә: «Мин өяз вәкиле, халыкка аңлатасы нәрсәләр бар», дип, төнләләтеп җыелыш җыйдыртты. Җыелышка килгән кешеләрдән: «Ярлылар комитетыгыз ничек эшли? Сезне кыерсытмыймы?» дип сораштыра башлады. Андый чакта, үзең беләсең, зарла-
49
ВЛКЫИФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
нучылар табыла инде ул. Берсе әйтә, камбид кешеләре минем ашлык суга торган машинамны алды, ди. Икенчесе әйтә, минем атымны алып фәлән кешегә бирделәр, ди. Җиребезне кисеп алдылар, дип тә кычкыра башладылар. Артык малларын законлы төстә алганны әйтми бит алар. Алдылар, ди и шуның белән вәссәләм! Ә менә бу адәм, ул тагын Хәйруллага ишарәләде,—тегеләрне тыңлап торды да прәме шул җыелыштагы халык алдында ук, ул атларны нинди дикрит нигезендә канфискатсияләдегез, җирләрне нинди дикрит нигезендә кисеп алдыгыз, фәлән дә фәсмәтән дип мине тыкырдата башлады. Ә безнең кулда чыгарып күрсәтергә бернинди дә дикрит юк. Вулыстан язып җибәрелгән күрсәтмәләр белән авыл ярлылары җыелышларының беркетмәләре генә бар бездә. Мин шулай дип әйткәч, менә шушы имансыз нәрсә бөтен халык алдында торып басты да:
— Сез боларнын берсен дә закон нигезендә эшләмәгән, шуңа күрә менә шушы минуттан мин сезнең камбидны таратам, камбид председателен кулга алам,—диде. Аннары халыкны таратты да мине үзе белән менә монда алып килде. Ярлылар комитеты тарафыннан үзләрен кимсетелгән дип санаучылар да аңа ияреп килде. Әлеге ун кеше әнә шулар иде инде. Менә шул, иптәш Гайсин.
Мөхлис абзый сөйләгән хәлләргә Миңнулла күңеленнән бәя бирә барган иде. Ләкин бер дә алай законга каршы килә торганын тапмады. Барысы да әле шушы елның 11 июнендә Ленин имзасы белән игълан ителгән декрет нигезендә эшләнгән кебек тоелды аңа. Урыннардагы совет власте бит ул ярлылар комитетлары. Шулай булгач, авылларда тигезлек урнаштыруны гамәлгә шул комитет ашырмыйча кем эшләсен ди инде?
— Мөхлис агай сөйләгәннәр дөресме? — диде Миңнулла Хәйруллага.
— Мин барысын да законча эшләдем! — диде теге, бик батыр итеп.
— Июнь аенда ярлылар комитетлары һәм җирле советлар турында декрет чыккан иде. Сез ул декрет белән танышмы?
— Таныш.
— Шулай булгач!
— Анда ярлы халыкны кимсетмәскә кушкан.
— Әйе, ярлы халыкны шул менә! Ә Бажук комбеды ярлыларны түгел, байларны гына «кимсеткән».
— Байлар инде барысы да качып бетте.
— Калганнары да җитәрлек әле аларның! Әйтегез әле, сез кем? һәм нигә сез волком белән сөйләшмичә, аның рөхсәтеннән башка Ба- жукта җыелыш үткәрдегез?
— Без күптәнге танышлар бит инде, иптәш Гайсин! — диде Хәйрулла, ыжлап та бирмичә.
— Мин ул турыда әйтмим. Кайда һәм кем булып эшлисез дим мин! Кесәсеннән алып, Хәйретдинов Миңнуллага командировка кәгазе сузды. «Моны күрсәтүче Хәйретдинов Хәйрулла Хәйретдин улы,—диелгән иде анда, — җирле партия һәм совет органнарына агитация-масса эшен яхшыртуда практик ярдәм итү өчен Карый һәм Ашап волостьларына җибәрелә. Бу эшне тормышка ашыру барышында җирле совет органнары иптәш Хәйретдиновка һәрьяклап булышлык күрсәтергә тиеш...»
Үз күзләренә үзе ышанмыйча, Миңнулла командировка бланкасына язылган әлеге сүзләрне тагын бер кат укып чыкты. Ләкин анда барысы да дөрес, барысы да нәкъ менә шулай иде. Хәтта өяз идарәсе комиссариатының печатенә хәтле ап-ачык булып төшкән һәм РКП(б)ның өяз партия ячейкасы секретаре имзасы да дөрес иде. Тик өяз идарәсе комиссариатының командировканы теркәү номеры гына куелмаган иде
анда. Ә ул куелган булырга тиеш, чөнки шул хакта катгый күрсәтмә бар иде. Миңнулла менә шуны искәрткәч, Хәйретдинов:
— Миңа аны теркәтергә кирәк икәнен әйткән кеше булмады, — дип жавап бирде.
«Кем белә инде аның дөресен генә,—дип уйлап алды Миңнулла.— Бәлки, чыннан да, бу адәм үзе белмәгәндер, ә искәртүче булмагандыр» ♦
— Ярый,— диде Миңнулла, ризалашырга мәҗбүр булып. — Анысы шулай да булсын ди. Ә менә өяздән килгән, хәтта губерна үзәгеннән килгән вәкилләрнең
дә волбашкарма рөхсәтеннән һәм волбашкарма вәкиле катнашыннан башка бер генә авылда һәм бер генә төрле җыелыш та үткәрергә хакы юк икәне мәгълүмме сезгә?
- — Мин укомда яңа гына эшли башладым. Барлык күрсәтмәләрне белеп бетермәвем дә мөмкин.
«Сөйләшә белә, кабих! Неужели әле кайчан гына совет властеның кан дошманы булып йөргән шушы адәм, фикерен үзгәртеп, безнең җырмы җырлый башлады микән?..»
— Сез партия әгъзасы түгелсездер бит, Хәйретдинов?
— Нигә алай шикләнеп кенә сорау бирәсез? Узган елдан бирле партия әгъзасы инде мин!
— Мин милли шура турында түгел, коммунистлар партиясе турында сүз алып барам, Хәйретдинов! — диде Миңнулла, тегене шаярып сөйләшә дип уйлап һәм ипи шүрлегенә менеп төшүдән үзен кыенлык белән генә тыеп.
Ул Хәйретдиновның бүтән теләсә нинди сүзенә, теләсә кем булуына ышанырга әзер, әмма аның коммунистлар партиясе члены булуын һич тә күз алдына китерә алмый иде.
Ләкин Хәйрулла аны шаккатырып үзенең партия билетын сузды. Билет, чыннан да, Хәйретдинов исеменә бирелгән иде! Барыннан да гажәбрәге шул, Хәйретдиновның бу билеты РКП(б)ның өяз комитеты тарафыннан бирелгән.
— Соң син әле моннан бер ай элек кенә контр идең бит, Хәйретдинов, ә билетыңда партиядә унҗиденче елдан бирле тора дип язылган. Моны ничек аңларга инде?
— Мин беркайчан да контр булмадым!—диде теге, күзен дә йоммыйча. — Аклар лагеренда партия заданиесен үтәп кенә йөрдем мин!
— Барсай мужикларына сөйләгән нотыгың да партия заданиесен үтәү йөзеннән идеме?
— Әйе.
«Карале син бу паразитны, кызармый да бит, ичмаса!»
— Безнең өйгә җиде төн уртасында килеп кереп, минем абыйны таптырырга теләп, әнинең теңкәсенә тиюең һәм соңыннан безнең сарыкны суйдырып алып чыгып китүең дә партия кушуы буенча булмагандыр бит?!
— Әйе, анысы да партия кушуы буенча! Гайсин акларга сатылган дигән хәбәр таралган иде. Шуңа күрә азрак тикшерү үткәреп алырга туры килде.
Юк, тегенең сүзләренә дә, документларына да ышанып җитә алмады Миңнулла. Хәйретдиновның өяз вәкиле булып килүен, күрсәтмәләр бирергә хокукы бар икәнлеген, аның күрсәтмәләрен үтәмәсә, соңыннан үзенә кыенга туры килүе мөмкинлеген бик яхшы белеп торса да, бу юлы бернинди кагыйдәгә дә буйсынмаска булды:
— Сез мине гафу итегез, Хәйретдинов, — диде ул, — кайбер нәрсәләрне ачыклаганга кадәр мин сезне кулга алып торырга мәҗбүрмен.
— Кемне? Мине, өяз башкарма комитеты вәкиленме? Миңа кагылырга бернинди дә хокукың юклыгын беләсеңме син, Гайсин? —дип, Хәйретдинов әтәчләнә башлаган иде, әмма Миңнулла аның белән
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
артык вакланып тормады. Тегенең партия билетын да, командировка кәгазен дә үзенең сейфына салып куйды да, инде килеп житеп, әмер көтеп торган отряд командирына:
— Менә бу кешене кыпызыга илтеп ябыгыз әле, иптәш Лотманов! — диде.
Аннары Хәйретдиновның биографиясен һәм партиягә ничек, кайчан кергәнлеген бик җентекләп тикшереп, шул хакта үзенә хәбәр итүләрен үтенеп, шуңарчы аны сак астында тотачагын әйтеп, өяз башкарма комитеты председателе һәм өяз партия ячейкасы секретаре исемнәренә язу язды да шул язуны бер кызылгвардиячегә биреп, Усыга җибәрде. Шуннан соң, безнең дә сиңа сүзебез барые, дигән теге Бажук «кимсетелгәннәре» исенә төшеп, алары ни җырлар икән, аларын да тыңлагг карарга кирәк, дип коридорга чыккан иде, волком дежурные:
— Юк инде алар, иптәш Гайсин. Башлыкларын сак астында алып киткәнне күргәч, шыпырт кына таралып бетте алар! — диде.
9
Ишеткәне булса да, Миңнулланың Матвеевканы моңарчы күргәне юк иде әле. Урман буена сыенып утырган матур гына бер авыл икән. «Контрларга чыннан да бик уңай икән шул монда, — дип уйлап куйды Миңнулла, Григорий Петровичның волкомда әйткән сүзләрен исенә төшереп. — Урман орынып тора: ашлыкны гомер таба алмаслык итеп яшерергә мөмкин». Авыл зур түгел. Йөз-йөз егерме йорттан артык булмас. Чиркәүләре дә күренми. Димәк, бик борынгы авыл булырга тиеш түгел. Аннары тагын шунысына игътибар итте Миңнулла: авыл өйләренең түбәләре күбесенеке я калай, я черепица яки такта белән ябылган, бер генә салам түбә дә юк. Каралтылары да нык. Күбесе биек койма белән уратылган. Ә бит, яшерен-батырын түгел, рус авылларында өйләр гадәттә зур булса да, каралтылары болай төзек һәм нык булмый торган иде. Бу авылда зур-зур таш келәтләр дә байтак күренә. Хәтта икешәр катлы йортлар да бар. «Димәк, тормышлары таза боларның. Мөгаен, иген игүдән тыш, тагын ниндидер кәсеп белән шөгыльләнәләр булса кирәк», — дигән нәтиҗәгә килде Миңнулла.
Авылга килеп кергәч беренче очраган ир уртасы кешедән, ярлылар комитетыгыз кайда? дип сораган иде, теге:
— Безнең андый нәрсәне ишеткәнебез юк! — дип җавап бирде.
— Ә авыл советы бармы соң?
— Әнә шул тыкрыктан уңга борылгач, сул яктан икенче йорт председательнеке булыр.
Теге кеше күрсәткән өй турына килеп, Миңнулла атыннан сикереп төшүгә өр-яңа урыс капка ачылып китте дә баһадирдай киң җилкәле, имән түмәркәседәй нык һәм юан гәүдәле, каны бәреп чыгарга торган кып-кызыл йөзле утыз-утыз икеләр тирәсендәге бер ир килеп чыкты. «Авылга кереп җитмәдек, инде икенче тап-таза ир кешегә юлыктык. Болар нигә фронтта түгел икән соң?» Миңнулла әнә шулай уйлап алган арада капкадан чыккан кеше каш астыннан гына сөзеп карап, Миңнулланы һәм аның белән килгән кызылгвардиячеләрне тикшереп чыкты да, ясалмарак кына елмаеп:
— Исәнмесез? Кемнәр буласыз, кайдан киләсез? — диде.
Ул шулай сөйләнгән арада Миңнулланың колагына болдыр баскычыннан кемнәрдер бик ашыгып кына төшеп, абзар ягына йөгерешкән шикелле тоелды.
— Саумысыз, — диде Миңнулла. — Авыл Советы председателе сез буласызмы?
— Әйе,
— Алайса, бик яхшы. Без волкомнан идек. Минем фамилиям Гайсин. Ә сезгә ничек дип мөрәҗәгать итәргә?
— Волкомның кайсы бүлегеннән?
— Мин волком председателе булам. Сезнең авыл хәлләрен белеп
китәргә дип килү иде. Кайда сөйләшәбез: өегезгә алып керәсезме, авыл ♦ Советыгызның махсус бинасы бармы? ы
Миңнулла әнә шулай кыю тотынгач, теге шактый йомшарып:
— Мин — Сидор Андрееч Шишков,—диде. — Безнең әлегә авыл Э
Советы бинабыз юк. Монда, минем өйдә генә сөйләшербез. Бер генә s минут көтеп торыгыз инде, зинһар. Безнең өйдә тәртипсезрәк чак иде. £ Рәхим итеп, атларыгызны ишегалдына урнаштыра торыгыз! >
Сидор Андреевич шактый озак торып чыкты. Ләкин бу юлы иң с якын туганнарын каршыларга чыккандай бик ачылып чыкты һәм Миң- х нулланы да, аның белән килгән дүрт кызылгвардиячене дә кыстый- = кыстый өйләренә, аның да әле түр ягына ук алып керде. Анда инде * ■өстәл әзерләнгән, табын тутырып ризык куелган иде. Эчемлекләре дә ♦ җитәрлек күренә. Өй эче кәбестәле аш исе, ит исе һәм аракы исе белән х тулган. Кыскасы, бу йортта кунаклар булганлыгы әллә кайдан сизелеп а тора. Ләкин өйдә Сидор Андреевичның хатыны һәм ике баласыннан башка беркем дә юк. «Бая хуҗа безнең каршыга чыгып сөйләштереп > торган арада ишетелгән тавышлар кунакларныкы булган, күрәсең, — £ дип фикер йөртте Миңнулла. — Кызык: нинди серле кунаклар булды х икән ул? Хуҗа нигә аларны безгә күрсәтүдән курыкты икән?..» е
Сидор Андреевич табынга кыстый башлады. Мондый ризыклардан к баш тарту гөнаһ булыр иде. Аннары утыз-кырык чакрым юл килеп, з тамаклары да ачыккан иде. Миңнулла кыстатып тормады. Иң алдан < өстәл артына үзе кереп утырды да тартыныбрак торган гвардиячелә- ® ренә:
— Әйдәгез, иптәшләр, рас әзер ашка туры килгәнбез икән, ашап алыйк, — диде һәм хуҗаның шешә ачып стаканнарга аракы сала башлавын күреп:—Ә сез ул нәрсә белән мәшәкатьләнеп тормагыз, Сидор Андреевич, безнең арада эчә торган кеше юк! —диде.
Бәлки күңелләреннән бик үк риза булмаучылары да булгандыр, әмма гвардиячеләр Миңнулланы дөрес аңладылар һәм барысы да берьюлы диярлек, әйе, әйе, Сидор Андреевич, беребез дә эчми безнең дип, аның сүзен куәтләделәр. Хуҗа да ялынып тормады:
— Ихтыярыгыз, алайса. Теләмәгән кешенең авызыннан коеп булмый. Ну, мин үзем, гафу итегез, бераз тотыйм әле,— дип, ярты стакан эчте дә ул хакта сүз шуның белән бетте.
Бер тын ашап алдылар. Сүзне Сидор Андреевич башлады:
— Сез шул продналог мәсьәләсе буенча килгәнсездер инде, иптәш Гайсин?
«Теге җиденең берсе шушы үзе түгел микән әле?» дип уйлап алды Миңнулла. Алдан ук өркетеп куймас өчен артык исе китмәгәндәй генә җавап бирде:
— Аның белән дә кызыксынабыз.
— Тәк-тәк! — диде хуҗа, Миңнулланың җавабыннан бик үк канәгать булып бетмичә. — Тагын да мөһимрәк эшләрегез бармыни әле бездә?
— Әйтегез әле, Сидор Андреевич, ярлылар комитеты бармы сезнең авылда?
— Юк.
— Нигә юк?
— Авыл советы әйбәт кенә эшләп килгәч, аны оештырып торуның хаҗәтен күрмибез.
— Кемнәр ул «без»?
— Совет членнары һәм халык.
— Ә эшче-крестьян Кызыл Армиясенә кешеләр җыйнау мәсьәләсе ничегрәк тора? Соңгы айда, мәсәлән, армиягә авылыгыздан ничә кеше озаттыгыз?
— Бу айда китүче булмады. Ә узганында өяздән бер иптәш килеп вәгәзьләгәч, ике кеше үзләре теләп киткәннәр иде.
— Ә сез совет дәүләтенең, унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәр булган ир-атларның хәрби хезмәткә яраклылары барысы да армиядә хезмәт итәргә тиеш, дигән карарын беләсезме? .
— Безгә ул хакта күрсәтмә килгәне юк әле. Кайчан чыккан иде икән соң ул карар?
— Моннан өч ай элек үк инде. Сезнең аны белмәвегез сәер, бик сәер, Сидор Андреевич! е
— Өяздән дә, волость үзәгеннән дә еракта яшибез бит, иптәш Гайсин. һәр яңалык безгә бик соңлап килә.
— Дәүләткә икмәк тапшыру мәсьәләсендә эшләрегез ничегрәк? һәр крестьян семьясы үзенә ашамлык һәм чәчүлектән арткан икмәген дәүләткә тапшырырга тиеш икәнлеген беләме авылыгыз халкы?
— Беләләр. Анысын кат-кат аңлаттык без аларга.
— Ничек соң, аңладылармы, тапшыралармы? Күпме икмәк җыеп озаттыгыз?
— Җыюын күп кенә җыйган идек. Тик дәүләткә тапшыра алмадык. Усыга илтергә барган чагында олауларга юлбасарлар һөжүм иткән дә бөтен икмәкләрен талап алып киткәннәр.
— Кызганыч, бик кызганыч. Ә авылыгызда партия ячейкасы бармы, Сидор Андреевич?
— Юк, ләкин партиягә керергә теләүчеләр бар. Мәсәлән, мин үзем дә керер идем.
— Авыл халкының гомуми җыелышларын кайда үткәрәсез?
— Минем җыелышлар үткәргән юк әле. Күптән түгел, сентябрь аеннан гына председательлек итәм әле мин. Ә болай җыелышлар каравыл өе янында үткәрелә торган иде.
— Алайса, менә болай итегез: шул каравыл өе янына халыкны җыйнагыз! Әлеге шул продналог, РККАга мобилизация, партиягә кабул игү мәсьәләләре хакында халык белән сөйләшеп алырга кирәк булыр. Авыл советыгызның йомышчысы бардыр бит?
— Барын бар анысы. Ләкин халыкка мин үзем дәшеп чыгармын, йомышчыга гына артык исе китми безнекеләрнең.
— Анысы сезнең ихтыярда, Сидор Андреевич. Ләкин сәгать икегә халык җыелып беткән булсын. Монда эшне бетереп, мин бүген үк кайтып китәргә тиеш.
— Тырышып карармын, әмма, ай-һай, икегә үк җыйнап булыр микән.
— Әйдә, алай булгач, икәүләп өй борынча йөреп чыгабыз.
— Што сез, што сез, иптәш Гайсин! Волком председателен өй борынча халык җыеп йөртергә ярыймы соң? Юк, юк! Хәзер, мин үзем, үзем!... Безнең авыл зур түгел бит, хәзер жыеп алабыз без аларны!
— Сезнең авылда Степанов Григорий дигән кеше бармы?
— Степанов Григорий... Григорий Степанов... Петрович түгелдер?
— Әйе, Петрович!
— Бар андый адәм.
— Ниндиерәк кеше ул?
— Ничек дип әйтергә инде сиңа? Ярлы гына, куштан гына бер карт инде шунда.
— Сез аны җыелышка кадәр минем янга чакырыгыз әле, зинһар.
— Ярый, чакырырбыз.
10
Сидор Андреевич сәгать икенче яртыга әйләнеп кайтты. Ләкин Григорий Петрович һаман килеп җитмәгән иде әле. Миңнулла ник озаклады икән ул агай дип сорарга авызын ачкан гына иде, Шишков үзе үк әйтеп бирде:
— Степанов өйдә юк икән. Күрше авылга тегермәнгә киткән.
— Кызганыч, ләкин ни хәл итмәк кирәк. Ә халык җыелып бетәме инде?
— Мин әле генә каравыл өеннән кайттым. Нигәдер килгән кеше күренми әле
анда. Бераз көтәргә туры килер инде.
Ике дә тулды. Өч тә үтеп ките. Дүрт тә булды. Ә каравыл өендә янгын сакчысыннан һәм Миңнулла белән Сидор Андреевичтан башка адәм заты күренми иде әле. Миңнулла бу хәлгә бик нык гаҗәпсенеп, нигә җыелмый икән халык, әллә сез аларга бөтенләй әйтмәдегез үкме, дип сорагач, Сидор Андреевич:
— Үзем дә аптыраган инде. Барысына әйтеп чыктым, киләбез дип калганнар иде. Ни көтеп ята торганнардыр, шайтан белсен!—дип куйды. Әмма үзе, Миңнулла ни кыстап караса да, авылны тагын бер кат әйләнеп чыгарга теләмәде: — Бер әйтелгән бит инде, җиткән. Килергә тиешләр! —дип, гел үз сүзендә кала бирде.
Ахыр чиктә ул хаклы булып чыкты. Бишенче ун минутларда җыела башлаган халык бишенче яртыга җыелып та бетте. Җыелышка җит- меш-сиксәнләп кеше килгән иде.
Сидор Андреевич җыелышны ачып җибәрде дә «сүзне кадерле кунагыбыз, волком председателе иптәш Гайсинга» бирде.
Миңнулла продналогтан башлады. Фронттагы кызыл сугышчыларга һәм шәһәрләрдәге завод-фабрика эшчеләренә икмәк җитмәвен, аларга бары тик крестьяннар гына ярдәм итә алуын һәм ярдәм итәргә тиешлеген аңлатып бирде дә:
—- Ләкин, иптәшләр,— диде,— менә шушы бик тә мөһим эшкә нигәдер сез салкын карыйсыз. Шушы көнгәчә совет дәүләтенә бер пот ашлык та тапшырганыгыз юк икән әле!
— Как так тапшырмаган! Әле узган атнада гына йорт башыннан өчәр пот та бишәр потлап җыйдылар бит!—дип кычкырдылар халык арасыннан.
— Анысы шулай. Ләкин ул икмәкне сез совет дәүләтенә түгел, бәлки аның дошманнары кулына тапшыргансыз ич! — диде Миңнулла.
— Ну, анысы инде безнең гаеп түгел. Аннары килеп, ул икмәкне талап алган кешеләр дә шул ук бер алла бәндәләре бит. Аларның да тамагы бар, аларга да ашарга кирәк ләбаса!—диде калын тавышлы бер кеше.
Җыелыштагылар, кайсы аны хуплап, кайсы аның белән килешмичә, нык кына шаулаша башладылар. Ләкин калын тавышны хуплаучылар күбрәк иде. Шуңа Миңнулла бу мәсьәләне куертып, тавышка куеп тормады:
— Ярый, артык ашлыгыгызны дәүләткә үз ризалыгыгыз белән бирергә теләмисез икән, продотряд китертеп жыйнатып алдырырга туры килер, алайса! —диде дә Кызыл Армиягә кешеләр мобилизацияләү мәсьәләсенә күчеп, совет хөкүмәтенең шул турыдагы декретын укыды.
— Аңладыгызмы? — диде ул, тып-тын калган җыелышка мөрәҗәгать итеп.
— Аңлавын аңладык, ну, без сугышка бармыйбыз! — дип кычкырды берсе. — Җитәр, сугышып туйдык инде!
Тагын берничә кеше «шулай», «дөрес», «беребез дә сугышка барырга теләми» дип, тегене яклап тавышланышып алдылар.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
«Нишлибез инде хәзер» дигәнне аңлатып, Миңнулла Сидор Андреевичка карады. Ә Сидор Андреевич берни дә булмагандай тыныч кына утыруын дәвам итте. Аның бу мәсьәләгә битарафлыгы кыяфәтенә үк чыккан иде. «Димәк, моңа таянып булмаячак» дигән фикергә килде Миңнулла. Инде бер башлаган эшне ничек тә ахырына җиткерү өчен мәсьәләне тавышка куйды:
— Кем дә кем совет дәүләтенең гомуми хәрби бурыч турындагы декретына җавап итеп, үзе теләп фронтка китәргә риза — шуларның кул күтәрүләрен сорыйм?
Бер кул да күтәрелмәде.
Бу авыл советының исеме генә бар, эше юк икәнлеге, шуңа күрә дә контр элементлар өстенлек алганлыгы көн кебек ачык иде хәзер Миңнуллага. Мондый шартта бер мәсьәләне дә ирекле рәвештә, тавышка кую юлы белән хәл итү мөмкин түгел иде. Шуңа Миңнулла җыелышны таратырга да иртәгә иртән отряд белән өй борынча йөреп, эшне урында хәл итәргә дигән фикергә килде:
— Ярый, иптәшләр. Алайса, җыелышны шушының белән тәмамлыйбыз. Өйләрегезгә таралырга мөмкин.
— Юк әле, көн тәртибендә тагын бер мәсьәлә бар иде бит әле! — дип кычкырды теге Калын тавыш.
Инде караңгы төшкән, ә өстәл янындагы бердәнбер фонарьның яктысы шул өстәл тирәсеннән ерак китә алмаганлыктан, ул кешенең үзен күреп булмый иде. Миңнулла, аның сүзләрен болай гына, кызык өчен әйтелгән сүзләр генә дип уйлап, җавап биреп тормаска иткән иде. Ләкин җыелыштагылар берсе дә урыннарыннан кузгалмагач һәм теге адәм әлеге соравын тагын бер кабатлагач:
— Сез нинди мәсьәлә хакында әйтәсез?—дияргә мәҗбүр булды.
— Партиягә дә язасың икән дигәннәрне бит сине.
Бүтән мәсьәләләргә каршы чыккач, монысына да каршы булачак инде болар, дип, Миңнулла ул турыда сүз дә кузгатып тормаска уйлаган иде. Ә алар, әнә, үзләре башлады.
— Партиягә язмыйлар, абзый кеше, — диде Миңнулла. — Партиягә кабул итәләр. Әллә партиягә керергә исәбегез бар идеме?
— Бар иде шул менә!
— Бик әйбәт. Җыелыштан соң, рәхим итеп, минем янга килерсез дә сөйләшербез-киңәшербез.
— Безнең арада партиягә керергә теләүчеләр тагын бар әле! — дип тавыш бирделәр халык арасыннан.
— Шулаймы? Алайса, болай итик: теләге булган иптәшләр барыгыз да калыгыз, ә башкаларга өйләренә кайтырга мөмкин.
Җыелыштагыларның берсе дә урыннан кузгалмады.
— Бәлки сезне тыңларлар?!—диде Миңнулла, Шишковның һаман шулай гамьсез утыруына исе китеп.
— Әйткәнне ишеттегезме? — диде теге, ваемсыз гына итеп. — Партиягә керергә теләгән кешеләр генә калсын диелде.
— Ә без барыбыз да керергә телибез!—дип кычкырды Калын тавыш.
— Сүз коммунистлар партиясенә кабул итү турында булачак, иптәшләр, — диде Л1иңнулла.
— Беләбез!
— Ә коммунистлар партиясенә тик эшчеләр һәм ярлы крестьяннар гына кабул ителә! һәм һәркем аерым-аерым кабул ителә.
Җыелыштагылар тагын ду килә башлады:
— Ул нинди кеше аралау ди тагын!
— Кайда монда гаделлек?
— Без бөтенебез берьюлы керергә телибез!
— Барыбызны партиягә алмыйсың икән — яхшылык көтмә!
Эшләр болайга киткәч, Миңнулла моның алдан уйлап куелган провокация икәнен төшенеп алды да:
— Тавышланмагыз, иптәшләр, таралышыгыз. Болай аяк өсте генә хәл итә торган мәсьәлә түгел бу. Җыелышны иртәгә иртән дәвам итәрбез. Шуңарчы мин иптәшләр белән сөйләшеп, киңәшеп куярмын да нәкъ уртак бер фикергә килербез, — диде.
Әмма халык һаман таралырга уйламый да иде әле.
— Сез ник бер сүз дә дәшмисез, иптәш Шишков?—диде Миңнулла, Сидор Андреевичның телен йоткан шикелле тын гына утыруына жене чыгып.
Тик шуннан ары гына теге йокысыннан уянып киткән кешедәй сискәнеп куйды да, сикереп урыныннан торып
— Ишеттегезме сез җыелыш ябык дигәнне?! Тагын ничә тапкыр кабатларга кирәк? — диде.
Ул моны артык каты итеп тә әйтмәгән иде. Ләкин жыелыштагылар минуты белән таралыштылар да беттеләр.
— Теләсәгез, сез ул халыкны «Барыня»га да биетә аласыз, ахрысы, Сидор Андреевич!—диде Миңнулла, кайтырга чыккач. — Моның сере нәрсәдә: куркамы алар сездән, әллә шулай нык хөрмәт итәләрме?
— Төрлесе бардыр инде, — диде Сидор Андреевич. — Ә тыңларга тиеш алар мине. Үзләре сайлап куйган кешене дә тыңламасалар — кая китә ул аннары? Шулай да бүген канәгать түгел әле мин алардан.
— Артык шаулашканга әйтүегезме?
— Анысы да булды. Аннан да бигрәк, озак җыелдылар. Сез бит бүген кайтып китмәкче идегез. Ә хәзер менә кунарга туры килер инде. Төнләләтеп юлга чыгып йөрмәссез бит. Якын гына ара түгел. Аннары төрле кораллы бандалар да күбәйде бу араларда.
— Кунарга туры килер шул инде болай булгач. Эшлисе эшләрнең берсенең дә юньләп очына чыга алмадык бит әле. Иртәгә иртүк сезнең белән һәм авыл советы членнары белән өй борынча йөреп, кемнең күпме ашлыгы барын исәпкә алырга да артыгын дәүләткә тапшыру чарасын күрергә кирәк булыр. Шунда берочтан фронтка барырга яраклы ир-атларның исемлеген дә терки барырбыз.
— Ыһы, шулай итәрбез.
— Сидор Андреевич, әлеге бөтен авыл халкын берьюлы партиягә кертергә тырышу кем коткысы белән эшләнгән нәрсә икән ул?
— Бер дә әйтә алмыйм шул, иптәш Гайсин.
— Шулаймы. Ярый, анысы соңыннан ачыкланыр. Әйтегез әле, Сидор Андреевич, җыелышта нигә алай битараф утырдыгыз сез? Нигә бер мәсьәлә буенча да миңа ярдәм итмәдегез?
— Начальник кеше үзе беләдер ни эшләргә кирәген, дип уйладым мин. Шуңа белер-белмәс тыкшынып, комачаулыйсым килмәде.
«Ай-Һай, шулай булды микән? Киресенчә, мине көлкегә калдырырга түгел идеме икән исәбең?» дип уйлап алды Миңнулла. Ләкин уен тегеңә әйтмәде. Чөнки ул әле Сидор Андреевичны бик аз белә, ялгышырга да мөмкин иде...
Кай арада өлгергәндер, Сидор Андреевич Миңнулла белән килгән кызылгвардиячеләрнең дүртесен дүрт фатирга урнаштырыл та куйган иде инде. Ә Миңнулланы ул үзләренә алып кайтты. Бу авылның кайбер кешеләренә карата да, Сидор Андреевичның үзенә каратэда Миңнулла күңелендә сәбәбе әлегә үзенә дә бик үк анык булмаган ниндидер шик туган иде. Шуңа ул, дөнья эшен белеп булмый, төнлә андый-мондый хәл килеп чыга калса, бөтенебез дә бергә булу хәерле дигән фикергә килде:
— Юк, Сидор Андреевич. Сез безнең барыбызны да бер фатирга урнаштырыгыз инде!
ВАК ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
— Алай булгач, нишләргә икән соң? — дип, Шишков бераз уйланып торды да: — Әһә, алайса, болай итәбез. Ишегалдында минем тагын бер бәләкәй өй бар анда. Хәзер шуны ягыл җылытабыз да — эше бетте! — диде.
Бәләкәй дигән өе дә әйбәт кенә булып чыкты тегенең. Ике агач караваты, дүрт кешегә җитәрлек урын-җире дә бар иде. — Егетләрен шунда ятсын, ә үзең зур өйдә кун,— дип, Сидор Андреевич бик кыстап караса да, Миңнулланың күңеле тартмады.
— Мин яшь кеше, миңа монда да ярар. Ә зур өйдәге йомшак урында менә бу агай йоклар, — дип, ин өлкән кызылгвардиячене калдырып, үзе бәләкәй өйгә чыкты.
Алар үт сүндереп яткач күп тә үтмәде, ишегалдында кемнәрдер бик каты шаулаша башлады. Ни булды икән дип, Миңнулла сикереп торып чалбарын кия генә башлаган иде, фонарь тотып, ажгырып, алар янына балта һәм күсәкләр тоткан алты кеше килеп керде.
— Ни булды, агайлар? Ник болай кычкырышасыз? — диде Миңнулла.
— Кычкырышабыз икән, значит, сәбәбе бар!—диде мир үгезедәй тазасы һәм Миңнуллага инде таныш калын тавышлысы.—Давай, киен дә чык әле безнең белән урамга. Шунда сөйләшербез!
«Әһә, менә син нинди шәп кеше икән! — дип уйлап алды Миңнулла. — Барысыннан да күбрәк тавышланып, җыелышны таркатуың гына җитмәгән, инде монда да килеп җиткәнсең. Димәк, ата контр инде, болай булгач!»
— Нәрсә сөйләшмәкче буласыз сез? Нигә җыелышта әйтмәдегез әйтәсе сүзләрегезне?—диде Миңнулла, сабырлыгын югалтмыйча.
— Давай, телеңә күп салынма!—диде Калын тавыш.— Ыштаның- j ны тизрәк төймәлә дә — киттек! Шунда барысын да аңлатырбыз без сина!
Бүтәннәре дә шаулаша башлады:
— Әйе, әйе, шунда күрсәтербез без сиңа күрмәгәнеңне!
— Карале син, анасының табут тактасын... безнең актык икмәкне талап алып китеп, үзебезне сугышка, пуля астына озатмакчы була икән!
— А ну, давай, тизрәк кыймылда!
Инде аңлашылды: бу кешеләр яхшы ният белән йөрүчеләр түгел. Юк, боларга ияреп чыгарга һич тә ярамый иде хәзер!
— Әйтәсе сүзләрегезне иртәгә әйтерсез, — диде Миңнулла. — Ә хәзер, барыгыз, кайтып ятыгыз! Мин бүген сезнең белән сөйләшергә теләмим.
Ул арада, нигә алып чыкмыйсыз инде шул кызыл этне, дип, өйгә тагын жиде-сигез кеше килеп керде. Хәл тәмам куркынычка әйләнде. Ичмаса, гвардиячеләр дә ярдәм итә алырлык түгел—кылыч, мылтыклары түр почмакка сөяп куелган, ә үзләре торырга өлгермәгәннәр иде.
Теге яңа кергән кешеләр ябырылып үзенә таба килә башлагач, Миңнулла өстәлдә яткан «кыярын» I тиз генә үрелеп алды да:
— Туктагыз, мужиклар! Тагын бер генә адым атласагыз да, менә шушы бомбаны ташлыйм һәм барыгызны да шартлатам! — дип кычкырды.
Аның шул тәвәккәллеге ярап куйды. Бунтчылар шүрләп шып туктап калдылар.
— Хәзер үк чыгып китегез моннан! — диде Миңнулла, тегеләргә өннәренә килергә ирек бирмичә.— Мин өчкә кадәр санаганчы чыгып китмәсәгез, бөтенегез дә күккә очачаксыз! Бер... Ике...
I Формасы кыярга тартым булганга, ул заманда бомбаны шулай дип атаганнар.
Миңнулла җиңде: бунтчылар шыпан-шыпан гына башта өйдән, аннары сүгенешә-сүгенешә ишегалдыннан үк чыгып киттеләр. Ул арада гвардиячеләр сикерешеп торып, киенеп беткән иде инде.
Сез нигә миңа ярдәмгә килмәдегез, нигә шундый бунтчыларга юл куясыз, дип әйтмәкче булып, Миңнулла Шишков янына зур өйгә керергә теләгән иде, өйалды ишеге тыштан бикле булып чыкты. Шишков каядыр киткән. Кая китте икән? Гаҗәп, өйләрендә хатыны, ике баласы һәм бер гвардияче агай да бар иде бит әле анда. Аларны өстән бикләп китте микәнни?..
Бунтчылар әле һаман таралышмаган, Миңнулланы сүгеп, һаман капка төбендә торалар. Яңадан котырып килеп керә күрмәсеннәр дип, Миңнулла капканы эчтән бикләде дә, Шишковның кайдан һәм ничек кайтып кергәнен саклап торырга кушып, йортның ал һәм арт капкалары төбенә берәр гвардияче куйды. Үзе калган ике гвардияче белән әлеге бәләкәй өйгә керде дә, аз гына булса да ял итеп алырга ниятләп, чишенеп тормыйча гына урынга ятты.
Ләкин мондый чакта адәм баласының күзенә йокы керәмени? Миңнулла ирексездән әле яңа гына булып үткән хәл турында уйлана башлады. Уйланмаслык та түгел бит. Кара син ул контр элементларны! Җыелышны өзүләре генә җитмәгән, Миңнулланың үзен дә үтермәкче булып килгәннәр. Имеш, ул аларны фронтка, үлемгә җибәрергә дип килгән. Имеш, икмәкләрен тартып алырга жыена... Үзе өчен түгел, совет дәүләтен саклап калу өчен көрәшкә җибәрергә тели ләбаса ул аларны! Закон буенча йөри. Икмәкләрен дә келәтләреннән себереп алып чыгарга җыенмый. Чәчүлеккә һәм семья членнарына яңа өлгергәнгә житәрлектән артыгын гына жыймакчы иде бит ул. Шулай дип, җыелышта шар ярып әйтеп тә бирде. Тагын ник явызланып йөри икән бу агайлар? Кем коткысы белән шушылай төнләләтеп бунт күтәрмәкче булды икән болар?.. Ә Шишков үзе каядыр чыгып тайган. Миңнулланы үтергәннән соң җавап бирергә туры килсә, берни белмим, берни күрмәдем, мин ул чакта бөтенләй өйдә үк юк идем, дип әйтмәкче булгандыр инде ул. Кем белә, бәлки җыелышны соңга калдыруны да шул ук Шишков юри оештырган булгандыр. Председатель булуыннан файдаланып, корткычлык белән шөгыльләнеп ятмый микән ул? Нәрсәдер бар монда, бар.. Дүрт кешелек отряд белән генә тәртип урнаштыру мөмкин булмас бу авылда. Соңыннан, зуррак отряд белән килеп, совет властен бөтенләй яңабаштан оештырырга кирәк булыр. Ә хәзер... Хәзер Шишковның кайтканын гына көтеп торырга да, кайтып керү белән аны кулга алып, Карыйга алып китәргә һәм шунда ныклап торып сөйләшергә кирәк булыр... Авыл агайларының холкы кызык, нинди җикеренеп, кабып йотардай булып килеп кергәннәр иде, бомбаны шартлатам дигәч, минут эчендә чыгып тайдылар. Кешене үтермәкче- ләр, ә үзләренең жан кадерле...
Миңнулла менә шуларын уйлап ятканда урам як капка төбендә торган сакчы килеп керде дә
— Зур гына сакаллы бер кеше килде анда. «Мин—Степанов. Миңа Гайсин кирәк, аның белән сөйләшәсе сүзем бар», ди.
— Хәзер үк минем янга керт! Үзең сакта торуыңны дәвам ит!
— Я алла! — диде Григорий Петрович, Миңнулла янына кергәч,— Исән икәнсең әле, улыкаем! Үтерергә теләгәннәр бит сине! Әйткән идем бит мин сиңа бездә ныклы совет власте юк әле, килгәндә әйбәт кенә кораллы отряд алып кил дип. Сөйлә әле, балакай: ничек башыңны саклап ала алдың?
Миңнулла өстәлдә яткан бомбага ымлады:
— Әнә шул нәрсә коткарды. Ә сез моңарчы кайда булдыгыз, Григорий Петрович? Мин сезне авылыгызга килү белән чакырткан идем, Шишков, өйдә юк, тегермәнгә киткән, дип кайтып әйтте.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
— Тегермәнгә?
— Әйе! , .
— О-о-о-о! Алайса, барысы да аңлашыла! Аның эше икән, димәк. Ә ул үзе көндез минем өнгә килеп керде дә: «Мин бүген Полянкага барган идем, шунда кызың Мария очрады. «Зинһар, әйт әле әтигә, тизрәк килеп җитә күрсен, улыбыз бик нык авырын дип калды», диде. Барсам — онык җен урынына уйнап йөри. Мария әйтә, мин Шишковны күргәнем дә юк, ди. Шуннан уйга калдым: рас Шишков мине монда алдалап җибәргән икән, димәк, аңа миннән котылып тору кирәк булган. Димәк, ниндидер этлек эшләргә әзерләнә. Ул бик яхшы белә, мин авылда чакта барысын да бик яхшы күреп-белеп торам. Төнге каравылчы бит мин. Рас, мин әйтәм, Шишков мине алдаларга уйлаган икән, тукта, болай авыз ачып, кунып ятмыйм, шыпырт кына кайтып, ниләр мәтәштергәнен карап карыйм әле моның. Шулай дип уйладым да — әйдә авылга. Кайтсам, әйтәләр: каравыл өендә җыелыш булды, диләр. Анда ниләр булганын да сөйләп бирде күршем Петр. Шунда җыелыштан кайтканда теге беркөн мин әйткән контрларның, болай булмый бу, бүген төнлә волком әтәченең муенына кызыл муенса тагарга яки бүтән берәр төрле әмәлен табып юк итәргә кирәк, дип сөйләшкәннәрен дә ишетеп калган. Менә шуннан ары мин...
Григорий Петровичның сүзе шунда бүленеп калды, чөнки сакчылар, аркасына мылтык терәп, Шишковны алып кереп киләләр иде.
—Бу нинди тамаша бу, иптәш Гайсин? Мине тоткарларга ни хаклары бар аларның? — дип, Шишков Миңнулланы күрү белән бик кызып тотынган иде, Миңнулла, аңа бөтенләй игътибар итмичә, сакчыларга:
— Арестантның кулын бәйләгез! — диде.
Шишков тагын да ныграк тавыш куптара башлагач, йоклаган кешеләрне уятмасын дип, авызын да томалатты. Аннары олы өйнең ачкычы кайда икәнен сорады. Шишков белмим дип баш чайкагач:
— Яхшылык белән әйтмәсәң, өйалды ишегеңне ватабыз,— дип тә куркытып карады. Әмма Шишков һаман белмим дип барды. Тик Миңнулла, тотып атам хәзер, дип маңгаена наган терәгәч кенә яшергән җиреннән ачкычны алып бирде.
Кече якта, берни тоймыча гырлап, Миңнулла белән килгән кызылгвардияче агай йоклап ята һәм аның авызыннан аракы исе килә иде. «Тәки алдалаган — искерткән икән үзен Шишков-контр!» дип уйлап алды Миңнулла. Аны уятырга кушты да олы якка үтте. Зур агач караватта, өсләрендәге юрганнарын ачып ташлап, ике сабый — Шишков малайлары йоклый, ә хатыны Клавдия түтәй, өстенә киенгән килеш, бер почмакта сулкылдап елап басып тора иде.
— Елама, Клавдия түтәй, үзеңә дә, балаларыңа да тимәбез без, — диде Миңнулла, бичара хатынны кызганып.
— Ә Сидорны нишләтәсез?
— Аны үзебез белән алып китәргә туры килә. Клавдия түтәй кычкырып ук еларга тотынды.
— Ой-йой-йой! Аллакай гынам! Аллакай гынам минем!..
Аның тавышына уянып, балалары да куркышып еларга тотынды. Шул гөнаһсыз сабыйларга карагач, тәннәре чымырдап, күңелләре әллә нишләп китте Миңнулланың. Әйе, әтиләренең совет властена дошман, корткыч икәнен белми шул алар. Тик яраткан әтиләре итеп кенә беләләр. Ихтимал, Шишков аларны үзе дә бик яраткандыр, алар- га карата гадел булырга тырышкандыр, аларга гел яхшылык кына эшләгәндер.
Миңнулла Шишковка хатыны һәм балалары белән хушлашырга кушты. Шишков балаларын да, хатынын да кочып-кочып үпкәннән соң тегеләр өчесе дә, аңа ябышып, отыры үзәк өзгечрәк итеп елый башла
дылар. Шуңа Миңнулланың гвардиячеләргә, әйдә, алып китегез инде тизрәк, дип әйтергә теле бармады. Ул арада Григорий Петрович килеп, аның колагына:
— Әллә калдырасыңмы, энекәш, балалары бик кызганыч бит, күз яшьләре төшәр, — диде.
— Үзем дә шулайрак уйлап тора идем, Григорий Петрович. Ләкин ♦
калдырсак, корткычлыгын тагын дәвам итәр бит ул. g
— Итмәс. Шүрләде инде ул.
Шуннан соң да байтак икеләнеп торды Миңнулла. Ахырдан бала- з ларны кызгану хисе жинде һәм ул үз кулы белән Шишковның кулла- ® рын чиште дә: S
— Ярый, Сидор Андреевич, балаларың һәм Клавдия түтәй хакына н
бу юлга кичерәм мин сине. Ләкин кара аны, алга таба да контр эш с алып баруыңны дәвам итсәң — миңа үпкәлисе булма! Шушы көннәр- 2 дә үк сезнең авылга тагын киләчәкмен. Шуңарчы продналог җыюны * юлга сал! Ярлылар комитеты оештыр! Кызыл Армиягә яраклы ир- к атларыгызның исемлеген төзеп куй! ф
— Бөтенесен дә эшләп куям, иптәш Гайсин! — дип Шишков Миң- я нуллага мең-мең рәхмәтләр әйтеп калган иде. Ләкин...
Миңнулла Матвеевкадан кайтканга ике тәүлек тә тулмаган иде. е яман хәбәр китерделәр: төнлә каравылда торган чагында Григорий с Петровичны үтергәннәр иде. з
Унбиш кешелек отряд белән Миңнулла шул ук көнне Матвеевкага * барды. Григорий Петровичны танырлык та түгел — шул тикле каты a кыйнаганнар.
Миңнулла эшне авыл советы председателе Шишков белән сөйләшүдән башламакчы булган иде, ул нияте барып чыкмады: Сидор Андреевич өйләрендә юк һәм аның кайда икәнен берәү дә, хәтта хатыны Клавдия түтәй дә белми иде.
— Кичә кичке аштан соң өйдән чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк, кайда йөри торгандыр?—дип жавап бирде ул, үзе дә бик нык кайгырып.
«Димәк, Григорий Петровичны үтерүдә Шишковның да катнашы бар инде, болай булгач! — дигән уй телеп үтте Миңнулланың миен.— Их, теге чакта кулга алгач ычкындырасы калмаган икән аны! Кызганган булдым бит. Аннары Григорий Петрович та балаларын кызганып, калып торсын дигән иде. Ә Шишков, паразит, әнә, Петровичның үзен кызганмаган! Ну, кабахәт җан! Ну, әгәр минем кулга тагын эләксәң ...»
Миңнулла авыл советының бүтән членнарыннан сораштырып караса да, Григорий Петровичның үлеменә кагылышлы бернинди дә мәгълүмат ала алмады. Шуннан соң ул Матвеевка халкын кайгы митин- гысына җыярга кушты. Халыкны Григорий Петровичлар ишегалдына җыйдылар. Болдырга мәрхүмнең табутын чыгарып куйдылар да, шул табут янына басып, Миңнулла сүз алды. Ул Григорий Петровичның гаделлек сөюче, туры сүзле һәм чын күңеленнән совет властена бирелгән кеше булганлыгын әйтеп китте дә:
— Шушы яхшы кеше инде менә безнең белән бергә эшли алудан, сөйләшә алудан мәхрүм, — диде. — Аның гомерен контрлар кискән. Ул контрлар — сезнең авылныкы. Кайберләре бәлки менә хәзер дә сезнең арагызда басып тора торгандыр әле. Аларны табарга һәм хөкем итәргә кирәк. Ләкин моны без — волком хезмәткәрләре генә башкарып чыга алмыйбыз. Сезнең ярдәм кирәк безгә, иптәшләр! Григорий Петровичның үлеме — авыл советы председателенең корткычлык юлы
на басуы нәтижәсе. Менә хәзер дә председатель Шишков каядыр юкка чыккан. Моннан алдагы килүемдә миңа каршы бунтны да, һичшиксез, ул оештырган булгандыр. Кыскасы шул: сезнең авыл советы үз вазифасын үти алмады, иптәшләр. Совет властен ныгыту өчен тырышасы урында, авыл ярлыларына һәрьяклап ярдәм итәсе урында, корткычлык эше алып барган ул Шуңа күрә менә шушы минуттан авыл советыгыз таратылган дип исәпләгез. Ә хәзер, әйдәгез, Григорий Петровичны мәңгелек йортына илтеп кайтыйк та, каравыл өе янына җыелып, авыл советының яна составын сайлап куярбыз. Кемнәрне сайлау турында уйлаша торыгыз. Шунысын исегездән чыгармагыз: авыл советы соста-вына тик ярлылар гына сайланырга тиеш!..
12
Миңнулла бүген дә теге көнге шикелле тавыш-гауга чыкмаса ярар иде дип шикләнгән иде. Әмма жыелыш гажәп тыныч һәм эшлекле үтте.
— Сезнең арагызда коммунистлар партиясе члены бармы?—диде Миңнулла, Григорий Петровичны җирләп кайткач, яңадан жыйнал- ган халыкка мөрәҗәгать итеп.
Дөресен әйтергә кирәк, ул моны коммунист булуына ышанып түгел (әле өченче көн генә берәү дә юк иде бит), болай гына, дөнья эшен белеп булмый дип кенә сораган иде. Ләкин аның гаҗәпләнүенә каршы, халык арасыннан «бар!» дигән тавыш ишетелде. Ул да булмады, тавышның иясе үзе дә алгарак үтеп:
— Мин — коммунист, иптәш Гайсин, — диде.
Чынлап сөйли микән бу кеше дип, Миңнулла тегеңә сынабрак карады. Башына колакчын бүрек, өстенә солдат шинеле кигән, урта буйлы, сул кулын сөлге белән бәйләп муенына аскан утызбиш-кырык яшьләрендәге бу кеше алай шаярып сөйләшүчегә охшамаган иде.
— Монда, минем янга рәхим итегез, иптәш! — дип, Миңнулла тегене үз янына дәшеп китерде.
Агайның исеме Сергей, фамилиясе Семенов, атасының исеме Степан икән. Шушы авылда туып-үскән. Ярлы крестьян малае. Шушы елның сентябрь аенда үзе теләп акларга каршы сугышка киткән. Пермь губернасында, Өченче армия сафында хезмәт иткән. Шунда партиягә кергән. Көнгер юнәлешендә дошманга каршы сугышта яраланган. Ләкин аны госпитальгә алмаганнар. Синең яраң әллә ни авыр түгел, син аяклы яралы, аннары туган җирең дә якын гына, кулың төзәлгәнче өеңдә дәвалана тор, ә бездә авыр яралыларга да урын җитми, дип кайтарып җибәргәннәр.
— Бик әйбәт булган әле кайтарулары!—диде Миңнулла, чын күңеленнән куанып. — Югыйсә, сезнең монда бер коммунист та юк иде.
— Сез менә бу кешене беләсезме?—диде аннары, халыкка мөрәҗәгать итеп.
— Беләбез! — дип кычкырдылар аңа.
— Яхшы беләсезме?
— Яхшы беләбез!
— Алайса, авыл советы составына мин менә шушы иптәшне тәкъдим итәм. Кем дә кем Семенов Сергей Степановичны авыл советына член итеп сайларга ди — кулларыгызны күтәрегез!
— Яхшы. — Миңнулла үзе белән рәттән басып торган отряд командирына карады: —Яле, тиз генә санап алыйк, Федор Михайлович!
Сергей Степановичны сайларга ризалык белдереп, кырык алты кеше кул күтәргән булып чыкты.
— Ә каршылар? — диде Миңнулла.
Каршылар егерме өч кеше булды.
— Бер якка да кул күтәрмәүчеләр?
Андыйлар җиде кеше иде.
— Шулай итеп,— диде Миңнулла,— күпчелек тавыш белән иптәш Семенов Сергей Степанович Матвеевка авыл советына член итеп сайланган дип исәпләргә! — Аннары карандашын тешләп ни язарга бел- ♦ мичә аптырап калган беркетмә
язучыга карап: — Беркетмәгә менә шулай дип язып куярга кирәк! —диде.
Тагын ике кешене сайларга кирәк иде.
— Кемдә нинди тәкъдимнәр бар, иптәшләр?—диде Миңнулла.
Бер кеше, миндә тәкъдим бар, дип кулын күтәреп алгарак үтәргә итенә башлаган иде, ләкин аны, тик кенә тор син, Фрол, сүз монда байлар советы турында түгел, ярлылар советы турында бара, дип аңа ирек бирмәделәр. Сергей Степанович тәкъдиме белән советка тагын ике ярлы кешене сайладылар.
Аннары Миңнулла яңа сайланган совет алдында торган бурычларга тукталып, хәзерге чорда шул бурычларның иң мөһиме дәүләткә икмәк тапшыруны юлга салу икәнен аңлатты.
— Ә сез, — диде ул, җыелыштагыларга мөрәжәгать итеп, — авыл советына менә шул ифрат дәрәжәдә мөһим бурычны тизрәк гамәлгә ашыру өчен кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиешсез. Сезнең авылда икмәк бар. Мәсәлән, мин үзем дә жиде кешегезнең яшерелгән икмәкләре булуын беләм. Кимендә иллешәр поттан артык икмәкләре бар аларның. Ә Кызыл Армиягә икмәк кирәк! Завод эшчеләренә икмәк кирәк. Аларга көненә нибары бер әчмүха бирелә торган икмәкнең дә җитмәгән чаклары була. Ә монда иллешәр потлап икмәк яшереп яталар. Шушы жыелыш алдында катгый итеп әйтеп куям: икмәкләрен яшергән кешеләр әгәр иртәнгә кадәр үзләре килеп миңа икмәкләренең кайда икәнлеген әйтеп бирмәсәләр — үзләренә үпкәләсеннәр. Без алар- ны, совет дәүләтенә каршы корткычлык эшләүчеләр буларак кулга алып, үзегезнең авыл халкы алдында ук атып китәчәкбез! Миндә икмәк барын белми торгандыр әле, дип уйламасын ул кешеләр. Минем кулда Григорий
Петрович язып калдырган исемлек бар. Ул исемлектә кемнең икмәге кайда ишерелгәнлеге дә күрсәтелгән. Григорий Петрович төнге урам каравылчысы иде бит. Ул барысын да күзәтеп, белеп торган. Кулаклар шуңа үтергән аны. Тагын шунысын да искәртеп куям: икмәкләрен үз ихтыярлары белән дәүләткә тапшырырга риза булган кешеләргә тимәячәкбез. Ә бүтәннәре рәхим-шәфкать көтмәсен...
Аннары Миңнулла сүзне икенче көн тәртибенә — партиягә кабул итү мәсьәләсенә күчереп, коммунистлар партиясе членнарының бурычларын, хокукларын аңлатты һәм партия сафына тик ярлылар гына кабул ителүен әйтте дә:
— Менә шул бурычларны үтәргә әзер торган иптәшләрнең кул күтәрүләрен сорыйм? — диде.
Җыелыштагыларның тик икәве генә кул күтәрде.
— Беркөн бөтен авылыгыз белән партиягә кермәкче булган идегез бит, хәзер кире уйладыгызмыни? — диде Миңнулла, бу хәлгә азрак сәерсенеп.
— Беркөнгеләр бүген монда юк инде, энекәш!—диде кул күтәрүчеләрнең берсе. — Син отряд белән килгәнеңне белгәч, аннары Григорий Петровичлар ишегалдында каты гына итеп сөйләп тә алгач, сы- пыртты инде алар җыелыштан.
— Зыян юк, җыелыштан китсәләр дә, совет властеның гадел хөкеменнән ерак китә алмаслар!—диде Миңнулла. — Ә партиягә керергә теләгән иптәшләр белән җыелыштан соң аерым сөйләшербез.
Кызыл Армия һәм аңа ярдәм итү мәсьәләсенә күчкәч, Сергей Степанович сүз сорады. Аның ни сөйләячәген Миңнулла белми, шуңа аңа
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
сүз биргәндә эшне бутап ташла.Маса ярый инде, дип шикләнебрәк кенә биргән иде Әмма Сергей Степанович сәяси яктан да, ил һәм фронт хәлләреннән дә хәбәрдар һәм хәйран шома телле кеше булып чыкты. Башта халыкка Совет хөкүмәтенең шушы елның унбишенче январенда кабул ителгән «Эшче-крестьян Кызыл Армиясен төзү турывда»гы карарын аңлатты, аннары июль аенда Советларның V Бөтенроссия съезды булып, анда Совет Конституциясе кабул ителүен һәм ул конституциядә совет халыкларына ирек, тигез хокук бирелү белән бер- рәттән, социалистик Ватанны дошманнардан саклап калу өчен унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәр булган ир-атларның хәрби хезмәт итүе мәҗбүри итеп куелуын сөйләп бирде дә сүзен партиянең Урал өлкә комитеты мөрәҗәгатеннән: «Уралның ирек сөюче уллары, көрәшкә күтәрелегез! Кызыл Армия сафларына басыгыз! Сезнең тирәдәге Урал таулары ярыкларында, чокыр-чакырларында хыянәтчеләр һәм контрреволюционерлар үзләренең каберләрен тапсын! Кызыл Урал куркыныч астында! Барыгыз да кулларыгызга корал алыгыз!» — дигән юлларны укып тәмамлады. Степан Сергеевичның нотыгын хуплап кул чаптылар.
Җыелыштан соң теге ике иптәшне партиягә кабул итеп, Матвеевка авылы тарихында беренче партия ячейкасы төзеделәр. Аның секретаре итеп Степан Сергеевич сайланды.
Аннары авыл советы членнары арасында эш бүлештеләр. Арабызда синнән дә тәҗрибәлерәк кеше юк, дип, бертавыштан тагын шул Степан Сергеевичны авыл советы председателе итеп сайладылар.
Авыл Советы һәм партия ячейкасы членнары бергәләшеп, ашлыкларын яшереп ятучыларның исемлеген төзеделәр. Андыйлар, ягъни кимендә 50 поттан артык ашлыгы булган кешеләр — мәрхүм Григорий Петрович әйткәнчә, җидәү генә түгел, егерме өч булып чыкты.
Дәүләткә тапшырырга тиешле икмәкләрен әле тапшырып бетермәгән һәм тапшырырга алай атлыгып тормаган кешеләр дә байтак иде. Аларның исемлеген төзеп, үзләрен авыл советына чакыртып сөйләшергә булдылар.
Ахырдан Кызыл Армиягә кешеләр җибәрү мәсьәләсенә тукталып, армия хезмәтенә ярарлык ир-атларның исемлеген төзеделәр. Бу авылда андыйлар да күп — утыз ике кеше иде. «Башка авылларның ир-атлары барысы да диярлек сугышта. Дөрес, бөтенесе дә безнең якта түгел. Дошман ягында йөрүчеләре дә бар.. Утыз-кырык чакрымда гына фронт сызыгы. Бер якта аклар, бер якта безнекеләр. Аклар, ничек кенә итеп булса да, Пермьгә бәреп керергә, тимер юлны үз кулларына төшереп, Урал аръягындагы гаскәрләре белән кушылырга тырыша. Ә бу авыл мужикларына әллә бар ул сугыш дигән нәрсә, әллә юк. Сәбәбе нәрсәдә соң моның?»
— Бөтен хикмәт урманда! Урманның якын булуында! — диделәр Миңнуллага. — Кызыллар килеп армиягә җыя башласа да, аклар килеп мобилизация игълан итсә дә, урманга кереп качалар. Урманда аларның кыш торыр өчен землянкаларына кадәр бар, дип сөйлиләр. Менә күрерсез әле, теге беренче исемлеккә кергән кешеләрне иртәгә эт белән эзләп тә табып булмас. Төнлә шыпырт кына сызып бетәр шулар!..
Ләкин асылда эшләр алай ук начар булмады, йорт саен тикшереп йөри башлар өчен, иртән отрядына күрсәтмәләр биреп торганда ук беренче исемлеккә эләккән кешеләрнең бишесе, үзләре килеп, Миңнулладан, син кичәге сүзеңдә торасыңмы, энекәш, дип сорадылар да, Миңнулла, әйткән сүз — аткан ук, дигәч, артык икмәкләрен үзләре алып килеп тапшырдылар Тагын дүртесенекен тентү вакытында, җидесенекен авыл советы һәм партия членнары күрсәтүе буенча таптылар. Шулай итеп, егерме өч кешенең уналтысыннан дүрт йөз потка якын икмәк җыеп алында. Ләкин җидесенең икмәкләрен дә, үзләрен дә таба алмадылар.
Бу яктан теге агайның сүзе хак булып чыкты. Әмма икмәкнең җыйналган кадәресе дә аз түгел иде. Аннары егерме ике кешене фронтка озаттылар.
Ләкин иң мөһиме шул: Матвеевкада, ниһаять, чын мәгънәсендә совет яклы кешеләрдән гыйбарәт булган авыл советы, чын мәгънәсендә коммунистлардан торган партия ячейкасы төзелде! ♦
Ә теге контр элементлар, әлегә качып котылсалар да, әллә кая китә * алмас, бүген булмаса иртәгә аларның койрыгы кысылачагына Миңнул- 5
ланың шиге юк иде. 3
13 2
Матвеевка байларыннан җыеп алынган икмәкне унбиш олауга төяп _ Карыйга кайтып кергәндә, Хәйретдинов Хәйрулла мәсьәләсе буенча җи- 2 бәрелгән гвардияче Усыдан әйләнеп кайткан һәм Колчин аңа менә шу- | шы язуны биреп җибәргән иде: «
«Иптәш Гайсин! Мин синең Хәйретдиновка карата күргән кискен ча- ф рана бик гаҗәпләндем. Без монда тикшереп карадык. Аның биография- _ сендә бер дә алай шикләнерлек нәрсә юк. Хәйретдинов унҗиденче елдан х бирле партия члены. Шушы язуны алу белән үк аннан гафу үтен һәм 4 аны тоткыннан азат ит!
Бездәге мәгълүматларга караганда, сезнең яктагы волостьларда хәл- °- ләр көннән-көн кыенлаша — контрлар активлаша бара. Ничек тә түзәргә тырышыгыз! Хәзергә сезгә корал белән дә, кешеләр белән дә ярдәм итә е алмыйбыз, чөнки үзебездә дә эшләр сәгать саен кискенләшә бара. Ру- Е хыңны төшермә! Җиңү барыбер безнең якта булачак! з
Коммунистларча сәлам белән — Е. Колчин». *
Колчинның бу җавабы Миңнулланың җен ачуын чыгарды. Чөнки Й аның мәсьәләне җентекләп тикшереп тормавы, ашык-пошык кына, кул астындагы документларга карап кына җавап биргәнлеге көн кебек ачык иде. Ә иң яманы: Емельян Петровичның Миңнулла әйтеп язган фактларга ышанмавы ярылып ята иде. Әгәр ул Миңнуллага ышанган булса, үзең кара инде, Гайсин, мин сиңа ышанам, ничек кирәк тапсаң, шулай эш ит ул Хәйретдинов белән дип, яки, һич тә булмаса, син аны сак астында безгә озат, без монда яхшылап тагын бер кат барысын да тикшерербез, дип язган булыр иде. Ә ул үз-үзенә бик нык ышанып, Миңнулла сүзләрен бөтенләй искә дә алмыйча, «азат ит!» дип боерган. Ә бит ул аңа Хәйретдиновны инде күптәннән һәм яхшы белүен, аның совет властена кан дошман икәнен ап-ачык итеп язып җибәргән иде, югыйсә!..
Миңнулла башта, әллә үз кулым белән атып үтерим микән шул кабахәтне, аның контр икәнлеген исбатлый торган фактлар җитәрлек бит инде, дип тә уйлаган иде. Әмма соңыннан бу заманда ниләр генә булмый, бәлки Хәйретдинов, чыннан да, аклар ягында партия задание- се буенча гына йөргән булгандыр, бәлки ул, чыннан да, коммунисттыр дигән шик күңеленә килде дә Емельян Петровичның боерыгын үтәргә булды. Ләкин гафу үтенергә күңеле һич тә тартмады.
— Бар, Хәйретдинов, — диде аңа Миңнулла, — бу юлга азат итәм мин сине. Әмма, кара аны, бу якларда бүтән эзең дә булмасын!
— Рәхмәт, Гайсин! Бу изгелегеңне мәңге онытмам! — дип өтәләнеп чыгып китте теге.
Миңнулла өйләренә төшке ашка кайтып килмәкче булып, курткасын киеп торганда, аның янына, бик ашыгып, өч хәрби килеп керде.
— Мин — Пенза полкының батальон командиры Мидхәт Моста- фпн!—диде аларның өстенә кайры тун кигән һәм бил каешына наган такканы.
— Бик әйбәт. Ә мин волком председателе Гайсин Миңнулла булам. Үтегез, утырыгыз!
», <К. V » th 12.
65
Соңгы көннәрдә Миңнулла хәрбиләргә инде күнеккән, фронтка китеп баручы частьларның командирлары аның янына еш сугыла торганнар иде. Кайсылары Карыйда кунып китәргә ниятли дә солдатларын фатирларга урнаштыру өчен ярдәм сорап керә. Кайсыларына олаулар кирәк була. Кайсыларының азык-төлек мәсьәләсе койтыланган була да шул җәһәттән ярдәм итүне үтенеп киләләр иде. Әлеге батальон командиры да шундыйрак бер үтенеч белән кергәндер дип уйлаган иде Миңнулла. Ләкин эш ул көткәнгә караганда күп мәртәбә җитдирәк булып чыкты.
— Безнең утырып торырга да, озаклап сөйләшергә дә вакытыбыз юк, иптәш Гайсин,—диде теге агай,—Хәл бик җитди: без чигенергә мәжбүрбез, аклар үкчәгә диярлек басып килә! Ә сез хәзер, менә шушы' минуттан ук, волкомыгызны һәм волкомда эшләүче коммунистларның семьяларын эвакуациягә әзерли башлагыз!
— Кайдан килә соң ул аклар?—диде Миңнулла, тегеңә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
Фронт сызыгының бу якларга да якынлашып килүен, Колчак бандалары кысрыклавы нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр чигенергә мәҗбүр булуын Миңнулла белә иде. Карыйның дошман кулына калу мөмкинлеген дә сизенеп йөри иде. Ләкин ул хәл менә шушылай кинәт кенә, көтмәгәндә генә килеп чыгар дип башына да китерми иде. Гомумән, артык борчылырга урын юк, чөнки волостька караган авыллардан бер дә андый хәвефле хәбәрләр ишетелми иде. Әмма Мидхәт агай уйнап сөйләшми иде булса кирәк:
— Подъелничная—Верхогурка—Комарове юнәлешеннән!—диде ул.
Монысы инде Миңнулла өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Ни өчен дигәндә, ул юнәлеш иң нык, иң ышанычлы санала иде моңарчы. | Анда Кама җыелма полкы тора. Аның командиры Козьминыхны А1ин- нулла бик әйбәт белә — полкка азык-төлек белән ярдәм иткәне бар иде. Шул чакта Миңнулла аның белән андый-мондый хәл килеп чыгып, вол- комны эвакуацияләргә туры килә калса, корал һәм сугышчылары белән ярдәм итү хакында сүз куешып та кайткан иде. Ни карады икән соң анда ул Козьминых? Нигә акларны болай тиз генә үткәреп җибәрде икән?
— Козьминых дошманга сатылган!—диде Мидхәт агай.
Аның бу сүзләре Миңнулланың башына чүкеч белән суккандай булды.
— Сез ни әйткәнегезне белеп әйттегезме, иптәш Мостафин? — диде ул шаккатып.
— Мин моны бик белеп әйтәм, энем! Күп сөйләшеп торыр чак түгел, хәзер үк эвакуация чарасына керешегез!
— Алай булгач, иң башта икмәкне чыгарып калырга кирәк була инде. Ә аны без үз көчебез белән генә майтара алмабыз. Ярдәм итә« алмассызмы икән безгә?
— Анысыннан гына эш калмас. Икмәгегез байтакмы әллә?
— Тугыз йөз потлар чамасы булыр.
— Кайдан килде ул кадәр хәзинә?
— Байлардан һәм продналог түләргә тиешле крестьяннардан җыйдык.
— Кайда ул икмәгегез? Нигә дәүләткә тапшырмадыгыз?
— Соңгы ике көн эчендә җыйналган икмәк ул. Биш йөз потлабын әле бүген генә алып кайттык. Шуңа Осага озатырга өлгермәгән идек. Ә икмәкнең кайда икәнен күрсәтергә хәзер берәр иптәшне җибәрермен сезнең белән.
— Аңлашылды. Алайса, без аны хәзер!..
— Сезнең уегызча, аклар кайчан Карыйга килеп җитәчәк, иптәш- Мостафин?
— Иң күп куйганда да ике сәгатьтән монда булачак алар!—диде комбат, бер дә икеләнеп тормыйча.
— Ә сез аларны Карыйга кертмичә күпме тоткарлый алырга ниятлисез?
— Аңламыйм, ничек инде «тоткарлый алырга?»
— Соң сез безне бөтенләй сугышсыз гына дошман кулына калдырып китәргә җыенмыйсыздыр лабаса?!
— Әә-ә-ә! Син әнә нәрсә турында әйтәсең икән! Юк инде, агай-эне, аклар белән тартышырлык мөмкинлегебез юк безнең. Соңгы ике тәүлек эчендә генә дә, әнә шул каршы торырга тырышып, батальонның яртысыннан артыграгын югалттым инде мин. Ул чакта, ичмаса, санаулы гына булса да, патроннарыбыз бар иде. Ә хәзер кеше башына берәр патроныбыз да юк. Шулай булгач, ничек итеп баштанаяк коралланган дошманны тоткарлый алмак кирәк?
Батальон командиры Миңнуллага әнә шулай дип җавап бирде дә, ничек ашыгып килеп кергән булса, шулай ук ашыгып чыгып та китте.
Миңнулла бер киңәшчесез, бер ярдәмчесез торып калды. Бөтен нәрсә аның җаваплылыгында иде хәзер. Дөрес, икмәк мәсьәләсе хәл ителде, анысы дошман кулына калмас: батальон командирының икмәк өчен чукынырга әзер икәнлеге кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Ләкин икмәкне урнаштырудан тыш та эшлисе эшләр бетәсе түгел иде бит әле. Барыннан да элек, волком документларын җыйнап-төреп куярга кирәк. Аннары килеп, волком аппаратында эшләүче иптәшләрне, аларның семьяларын һәм, гомумән, ак бандалар кулына калырга теләмәгән Карын кешеләрен бөтенесен дә ничектер җайлап кына, артык өркетмичә генә эвакуациягә әзерлисе бар. Әти-әниләрен калдырып китү шулай ук куркыныч: аклар Карыйга басып кергәч, малаегыз волком председателе булган икән, коммунист икән дип, теге чакта Хәйрулла тинтерәткән шикелле тинтерәтә башлаулары, хәтта кулга алулары да бик мөмкин. Ниһаять, Зәйнәп... Ул кыз волкомның халык мәгарифе бүлегендә бик теләп һәм тырышып эшли башлаган иде. Зәйнәп волостька кергән авылларның укый-яза белә торган һәм совет яклы булган кешеләрен җыйнап, балаларны яңача, советча укыта башлау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргәч, шул киңәшмәдә катнашкан өяз мәгариф бүлеге вәкиле—тәҗрибәле педагог һәм коммунист иптәш—аны бик нык ошатып:
— Бу кызны мәгариф бүлегенә алып дөрес иткәнсез, иптәш Гайсин. Яшь кенә булса да, тырыш, кыю һәм иң мөһиме: эшне оеигтыра белә икән. Кыскасы, укыту-тәрбия мәсьәләсендә «ходай биргән» сәләте күренеп тора! —дип канәгать булып киткән иде.
Шул киңәшмәдә һәр авылга кимендә берәр укытучы билгеләнгәннән соң, Зәйнәп ул авылларга укыту биналары, ягъни мәктәпләр булдыру мәсьәләсен хәл итү өчен янып йөри башлаган иде. Байтак авылларда мәктәп биналары билгеләнгән дә иде инде. Ләкин, кызганычка каршы, Зәйнәп ул эшне ахырына кадәр җиткерә алмады — өченче көн кинәт кенә тиф белән авырып китеп, аяктан егылды. Хәле бик авыр. Вакыт- вакыт саташып китеп, кешеләрне дә танымый тора. Аны алып китәргәме, калдырып торыргамы? Алып китсәң, болай да хәл эчендә генә яткан кешенең бөтенләй өзлегеп китүе мөмкин. Калдырып китәр идең, беренчедән, фатир хуҗасы үзе дә кылт-мылт кына йөри торган карчык. Икенчедән, аклар басып кергәч, Карыйдагы контрлар Зәйнәпне шул ук сәгатендә «сатачак». Дөрес, Зәйнәп әлегә партия члены түгел түгелен. Ләкин аклар партия членнарын гына түгел, совет органнарында эшләгән кешеләрнең барысын да дошман саныйлар бит! Аннары шунысы да ■бар: Карыйга аклар белән бергә Шакир-кабахәт тә килеп кермәс дип кем әйтә ала?..
ВАК ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
Өченче бүлек
1
Пенза полкының батальон командиры ничек кенә ашыктырса да, эвакуациягә ике сәгать эчендә әзерләнеп чыгып китә алмадылар, һәм алай ашыгуның кирәге дә булмады. Мостафин батальоны үтеп киткәч, Карыйга аклар түгел, үзенең штабы белән Бирск бригадасы командиры Василий Иванович Дедкин килеп керде дә:
— Эвакуациягә китәргә туры килер, анысыннан бөтенләй үк котылып булмас, — диде.— Ләкин артык кабаланмагыз. Яхшылап җыеныгыз. Коммунист семьяларының берсен дә калдырмагыз. Чөнки аклар гадәттә эшне коммунистларның семья членнарын җәзалаудан башлыйлар. Без, һич югы, иртәнгә кадәрле булса да дошманны Карыйга кертмәскә тырышырбыз!..
Күченә башлагач мәшәкате күп була икән аның. Волком әйберләрен олауларга төяп озатып җибәргәнче генә дә тәүлеккә якын вакыт үтеп китте. Ярый әле, шул кичтә Фәйзулла Чиркандыдан кайтып җиткән иде. Эвакуация олауларын Миңнулла аның җаваплылыгына тапшырып җибәрде. Фәйзулланың әтисе Сәгыйдулла агай да, мин дә аклар кулына калмыйм, монда калсам, Шәйхетдинов әйләнеп кайтачак та, теге чакта үзе белән ияреп китмәгәнгә ачу итеп, әбизәтелне минем башка җитәчәк ул, дип олаулар белән китәргә булды. Гомер буе ат җигеп юл йөргән кеше булуын искә алып, Миңнулла аны Фәйзулланың ярдәмчесе итеп билгеләде.
Ә Миңнулланың әтиәнисе Карыйдан китәргә теләмәделәр. Әнисе кырт кисеп:
— Без үзебезнең Карыйдан бер җиргә дә китмибез, улым. Шушы яшебезгә җитеп, бу дөньяда берәүгә дә зыян китергән кешеләр түгел без. Шулай булгач, Колчак солдатлары гына түгел, Никулай патша үзе килсә дә куркырлык эшебез юк! —диде.
Бәлки әти китү ягындадыр, бәлки ул әнине китәргә күндерә алыр, дип өметләнгән иде Миңнулла. Шуңа:
— Әллә китү хәерлерәк булыр микән, әти? — дип әйтеп караган иде. Әмма әтисе бу юлы да аның өметен акламады:
— Әнкәң әйтсә — белеп әйтә, улым, калырга туры килер инде, — дип җавап бирде дә, терлекләргә печән биреп керим әле дип, ишегалдына ук чыгып китте.
Әнисенең бер әйткән сүзеннән кире кайта торган гадәте булмавын яхшы белгәнгә күрә, Миңнулла ул хакта бүтән сүз озайтып тормады.
Ә Зәйнәп мәсьәләсе тәки хәл ителмичә һәм бик үкенечле булып калды.
Каласыңмы, китәсеңме? дип сорарга Миңнулла башта аның янына барган иде. Ләкин кыз җан тиргә батып, саташып ята булып чыкты. Аннары Миңнулла киңәш сорап әнисенә килде.
— Безнең теге волкомның мәгариф бүлегендә эшли торган кыз тиф белән авырый бит әле, аны нишләтик икән, әни?
— Авыру кешене кузгатып йөрү ярамас, улым!—диде әнисе.
— Калдырып китү дә хәвефле шул. Ни юньләп карар кешесе юк аның. Аннары килеп, волкомда эшләгәнен белсәләр, аклар бер-бер хәл ясавы да бар.
— Үзе нәрсә ди соң ул бала, сорадыңмы үзеннән?
— Сөйләшә алырлык түгел шул.
— Алайса, әйдә хәзер үк барыйк та үзебезгә апкайтык без аны, улым! Гафифә карчык андый хастаны тәрбия кылырлык кеше түгел,
үзе кеше тәрбиясенә мохтаҗ ул, бичара. Мин үзем карап торырмын ул баланы. Бәлки әле сез чыгып киткәнче хәле дә арулана башлар да, китәсе килсә — китәр, каласы килсә — калыр.
Әни кеше сизмиме сон? Сизенә иде бугай ул Миңнулланың Зәйнәпне яратканын, һәм моның шулай булуын күңеленнән хуплый да иде бугай. Бер көнне Миңнулла төшке ашка кайтмагач, аңа төшке аш китерә килгән чагында волкомда Зәйнәпне күреп:
— Бигрәк тә мәхәббәтле инде, шушы бала, үз кызым шикелле күрәм үзен! — дип тә әйтеп куйган иде.
Зәйнәпне өйләренә алып кайткач, аны чыннан да үз кызы шикелле якын итеп карый башлады. Кыз икенче көнне аңына килеп, сөйләшә башлагач:
— Күптән үзебезгә апкайтасы калган икән аны! Әнә безнең йортка килү белән хәле рәтләнә башлады, балакайның! Юк, беркая да җибәрмим мин аны,— дип куанычыннан ни эшләргә дә белмәде.
Әмма Зәйнәпнең каласы килми. Ул:
— Китәм! — дигән иде.
Ләкин...
Усыга аклар бәреп кергәнлектән, ул якка юл тотарга һич ярамый. Көңгер дә куркыныч астында, анда бару шулай ук мөмкин түгел. Аннары килеп, олы юл буйлап барырга гомумән мөмкинлек юк, чөнки анда бертуктаусыз — кайсы чигенү ягына, кайсы акларга каршы — безнең гаскәрләр агылып тора иде. Әмма иң кыены шул булды: волком олауларын кая таба озатырга икәнен Миңнуллага беркем, хәтта бригада командиры Василий Иванович та тәгаен генә әйтә алмады. Маршрутны, тәвәккәлләп, Миңнулланың үзенә сайларга туры килде. Шишмә- рә—Харис авыллары аша Таныкка бара торырга кушты ул Сәгыйдулла агай белән Фәйзуллага. Ә үзе волкомның кызылгвардиячеләр отряды белән Карыйда калды. Чөнки Василий Иванович, махсус приказ биреп, Карый отрядын үзе командалык итә торган Бирск отряды составына керткән һәм аның командиры итеп Миңнулланы билгеләгән иде.
Миңнулла Карыйда каласы булгач:
— Алайса, мин дә калып торам, киткәндә үзең белән алып китәрсең, яме! —дип, Зәйнәп тә калган иде.
Миңнулла отрядына Василий Иванович бригаданы азык-төлек һәм аклар бик нык кыса башлап, чигенергә туры килгәндә кирәк булачак транспорт белән тәэмин итү бурычын йөкләгән иде. Бригада Карыйны саклап өч тәүлек буена каты сугыш алып барды. Ул көннәрдә Миңнулла үзенең отряды белән гел транспорт мәсьәләсе белән генә шөгыльләнде: волостьның әле дошман кулына эләкмәгән авылларыннан иллегә якын җигүле ат җыйнап алып кайтты. Дөрес, ул атларны бөтенләйгә түгел, вакытлыча, бригада йөкләрен икенче җиргә күчерү өчен генә җыйдылар. Соңыннан хуҗаларына кайтарып бирелергә тиеш иде ул атлар. Ләкин ат хуҗалары барысы да диярлек үзләре ияреп килде. Миңнулла аларга:
— Хәвефле юлга чыгасыз бит, агай һәм апайлар, алай-болай юлда дошман белән бәрелешергә туры килеп, пуля-мазар тиеп куйса, ни эшләрсез?— дип әйтеп караса да, аны тыңларга теләмәделәр:
— Я атларны калдырасың, яки атлар белән үзебезне дә алып барасың! — диделәр.
Кызганычка каршы, Миңнулланың шиге урынлы булган булып чыкты. Бригада йөген төягән олаулар Карыйдан кузгалып күп тә китмәгән, аклар засадасына юлыккан һәм шунда теге ат хуҗаларының уникесе һәлак булып калган иде.
Бирск бригадасы киткәннән соң да Миңнулла үз отряды белән Карыйда бер төн кунды әле. Чөнки Василий Иванович аңа:
ВАКЫЙФ ҢУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
— Син, Гайсин, отрядың белән Карыйда каласың һәм, бригаданың чигенүен тәэмин итеп, соңгы чиккә кадәр дошманны тоткарлап торасын! — дип боерып киткән иде.
Чамасыз озын тоелган гыйнвар төне чагыштырмача тыныч узды. Дошманның бер тапкыр биш кешелек атлы разведкасы, икенчесендә тугыз кешелек чаңгычылар группасы Карыйга килеп керергә омтылып караганнар иде, әмма отряд егетләре аларны якын да җибәрмәделәр. Шул бәрелеш вакытында ике колчакчыны әсир иттеләр. Әсирләрнең әйтүенә караганда, Карыйдан биш-алты чакрымдагы күрше авылда акларның күп санлы гаскәре тупланган. Ләкин аклар алга барырга шикләнәләр, чөнки Карыйда кызылларның көче зур дип уйлыйлар, шуңа үзләренә ярдәмгә яңа көчләр килгәнне көтеп торалар икән.
— Ә өстәмә көчләр кайчан килеп җитәргә тиеш соң?—дип сорагач, әсирләр, анысын тәгаен генә әйтә алмыйбыз, ләкин бер-ике көнсез булмас әле, дип җавап биргәннәр иде. Әмма асылда алай булып чыкмады.
2
Әле яхшылап яктырылып та җитмәгән иде, Карыйның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш ягыннан чакрым ярым киңлегендәге фронтны иңләп, дошман һөҗүмгә күтәрелде. Ә Миңнулла отрядында нибары егерме өч кеше булып, аларның дүртесе авылның икенче башындагы юлны саклап торырга җибәрелгән иде. Мондый хәлдә меңләгән аклар гаскәренә каршы торып азапланудан мәгънә булмас иде. Шуңа Миңнулла бо- лай да бик санаулы гына булган патроннарны аттырып тормады:
— По ко-оням!—дип команда бирде дә теге дүрт иптәшне дә алып китү нияте белән, отрядны ияртеп, авылның икенче башына ыргылды. Ләкин авылның ул очыннан дошман сугышчылары инде бәреп үк кергән һәм урра кычкырып, күпергә якынлашып киләләр иде. Ә безнең сакчыларның берсе дә күренми. Алар ни караган, нигә дошман бәреп кергәнне сизми калганнар — бу хакта Миңнуллага берни дә мәгълүм түгел иде. Хыянәт иткәннәр дияргә дә нигез юк. Чөнки шул дүрт кешенең берсе Миңнулланың бертуган абыйсы — Зәйнулла иде ләбаса! (Ул аягы яраланып, әле атна-ун көн элек кенә фронттан кайткан һәм, ярам артык зыянлы түгел, атка атланып йөрергә була, тик ятканчы, ичмаса, аз булса да файдам тияр, дип, волком отрядына язылган иде.) Бүтәннәре хыянәт итсә дә, ул үз энесенә хыянәт итмәс бит инде, йомшаграк холыклы булса да, беркайчан да иманын сата торган кеше түгел иде ул. Аннары фронттан шактый үзгәреп, сәяси яктан активланып, тереләнеп кайткан иде...
Ләкин ни булса да булган, сакчыларның берсе дә күренми иде. Ә аклар өч яклап һаман якынлаша, һаман боҗраны кысып киләләр.
Зәйнәп тә Миңнулла белән китәргә тели һәм Миңнулла аны алып китәргә вәгъдә дә биреп куйган иде бит әле. Ләкин хәзер, эшләр менә шушылай көтелмәгәнчә килеп чыккач, аның өйләренә кайтып ат җигеп (авыру Зәйнәпне бары шулай гына алып китеп була!) торыр арасы калмагач, аклар кулына эләкмәс өчен, ул, секунд та тормыйча, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иде. Ул:
— Отряд, минем арттан! —дип боерды да, атын читән аша сикертеп, кыр өсләтеп кенә авылдан чакрым ярым чамасындагы урманга таба элдертте.
Үз сугышчылары дип уйладылар булса кирәк, башта аклар аларга атмады. Тик отряд инде урман буена барып җиткәч кенә ут ачтылар. Шулай да отрядның ике атын, бер кешесен яралап өлгерде кабахәтләр! Яралы атларны калдырып китәргә туры килде, ә яралы агайны, ияргә салып, үзләре белән алдылар.
Туып-үскән җирләре булганлыктан, Миңнуллага бу урманның һәр сукмагы таныш иде. Әнә шул үзе генә белгән сукмаклар буйлап, бик зур саклык белән Миңнулла отрядын Карыйдан сигез чакрымдагы Ба- жук авылына алып барды. Бажук урамнары гаскәриләр белән дыңгычлап тутырылган иде: безнең гаскәрләр, чигенеп баручы гаскәрләр. Миңнулла алар янында тоткарланып торырга теләмәде. Отряд Бажукны ындыр артлатып үтте дә, тагын урман сукмаклары буйлап, арыга — Шишмәрә авылына таба китте. Шулай итеп. Зәйнәп-сылу аклар басып кергән Карыйда калды. Зәйнулла абыйсы белән теге өч кызылгвардия-ченең язмышлары Миңнуллага шулай ук билгесез иде.
3
Миңнулла отряды Шишмәрәгә килеп җиткәндә кышкы ялкау кояш инде батып та бара иде. Олы юл белән килгәндә Шишмәрә Карыйга әллә пи ерак түгел, нибары утыз биш-кырык чакрым гына. Ә менә бүген кача-поса урман сукмаклары аша килеп җиткәнче көн үтеп китте. Инде кар шактый калын иде, шуңа атларны артык куып булмады. Болай да салкын көн кичке якта тагын да ныграк суытып җибәрде. Аннары атларны да ял иттерергә кирәк иде. Шуңа Миңнулла бүген Шишмәрәдә кунарга ниятләп, авыл советын сораштыра башлаган иде, Карый вол- комының обозы да шушы авылда туктаган икәнлеге мәгълүм булды. Фәйзулла белән аның әтисе Сәгыйдулла агай җитәкчелегендәге ул обоз Шишмәрәгә өченче көн үк килеп җиткән. Ләкин дошманга юлыгудан шикләнеп, Сәгыйдулла агай шунда туктап торуны кирәк тапкан. Шикләнергә нигезләре дә булган шул: Шишмәрәгә килеп житәр алдыннан аларга ниндидер кораллы бандалар һөҗүм иткән һәм арттагы ике олауны кулларына төшергәннәр икән. Ул олауларда килүче биш кеше (икесе ир-ат, бүтәннәре хатын-кызлар) дә шунда тегеләр кулына эләккән.
— Ярый әле, Шишмәрә якын булды, — диде Фәйзулла Миңнуллага.—
Ераграк чакта һөҗүм иткән булсалар — харап иде безнең хәлләр!
— Син үлемнән шулай нык куркасыңмыни, Фәйзулла?
— Үзем өчен курыкмыйм ла! Үлдең — беттең. Нәрсәсе бар аның ул хәтле. Хатын-кызлар, бала-чагалар бар бит безнең белән. Шуларны кызгандым.
Вакытның һәр минуты алтынга тиң: Шишмәрәгә төнлә аклар килеп җитүе мөмкин—олауларны монда калдырырга ярамый иде. Отряд кешеләре һәм атлары инде нык кына йончылган булса да, Миңнулла Шишмәрәдә ялга тукталып тормаска, олауларны Харис авылына—тынычрак урынга алып китәргә карар кылды.
Алариы юлга әзерләгән арада аяк өсте генә диярлек тамак ялгап һәм атларын ашатып-эчертеп алдылар да тагын кузгалдылар. Отрядының яртысы белән Миңнулла үзе алдан китте, яртысын обозларны арттан саклап барырга калдырды.
Юлда аклар белән дүрт тапкыр чәкәшеп алырга туры килде. Дөрес, алар унар-унбишәр кешеле аерым группалар гына иде. Әмма барыбер шактый зыяннары тиде: отрядның өч кызылгвардиячесен үтерделәр, олауда бара торган ике кешене яраладылар, атларга дигән фураж төялгән өч олауны кисеп алып калдылар, бер атны яраладылар. Акларның үзләренә дә ару гына эләкте: җиде атлары, биш-алты кешеләре сафтан чыгарылды.
Ләкин болар гына отрядның югалтуын барыбер җиңеләйтә алмый иде. Миңнулланың тик бер генә юанычы бар: «Ярый әле, башлары җитеп, Фәйзулла белән Сәгыйдулла агай Шишмәрәдә отрядны көтеп тор
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
ган. Үзләре генә юлларын дәвам иткән булсалар, бандитлао берсен дә калдырмыйча кырып бетерәсе икән. Ярый әле, сабыр иткәннәр»,— дия кенә азрак тынычландырды ул үзен.
4
Отряд Харис авылына килеп кергәндә сәгать иртәнге тугыз тулып унынчы киткән иде. Кешеләр дә, атлар да арыган, ачыккан. Аларны фатирларга урнаштырырга, ял иттереп, кунып китәргә кирәк, шунсыз юлны дәвам итү мөмкин булмаячак. Авыл халкының әйтүенә караганда, бу тирәләр әлегә шактый тыныч, акларның күпләп күренгәне юк. | Аннары авылның, биш-алты гына кешедән гыйбарәт булса да, үзенең дә кызылгвардиячеләр отряды бар һәм ул отряд членнары, чиратлашып, Харисның ике башында, олы юл өстендә дежур торалар иде. Шуның ■ өстенә тагын ул отрядның командиры да Миңнуллага таныш кеше — аклар кулында тоткында чагында Богородскидан Алмазга тикле этапта Миңнулла белән бер бәйдә барган, бергә качарга жыенган Сәмигулла агай булып чыкты.
Сәмигулла агай барыбер үз дигәнен иткән: аклар аны теге чакта Алмазга алып барып япканның өченче көнендә үк качып китеп, туп- туры шушы үзләренең Харис авылына кайткан. Июль аенда контрлар оештырган бунт вакытында бу авылның ярлылар комитеты да таркатылган һәм Сәмигулла агай кайтып төшкәндә дә башлыксыз торган булган. Шуннан Сәмигулла агай тәвәккәлләп комбед председателе вазифасын үтәүне үз өстенә алган һәм ару гына эшләп килә икән.
Миңнулланы танып алгач, ул бот чабып, исе китеп торды. Аннары:
— Әйткәнием бит мин сиңа исәнлектә очрашырга язсын дип! Менә тагын очраштык бит, энекәш!—дип, аркасыннан кагып куйды.
Сәмигулла агай да ял итеп, кунып китү ниятен хуп күрде һәм олауларны икешәрләп-өчәрләп фатирларга үзе урнаштырып йөрде. Ә Миңнулланы:
— Андый-мондый хәл килеп чыгып, маминт кына күтәрелергә туры килә калса, бер күчтә булуыгыз хәерлерәк булыр, — дип, отряды белән бергә ике катлы бер зур йортка урнаштырды.
Узган көн ак бандалар белән чәкәләшкән чакта яраланган атны суеп, итен үзләре белән алып килгәннәр иде. Итле аш пешереп, табынга утыргач, өй турына унлап җайдак гаскәриләр килеп туктады. Барысының да аркаларында сугыш мылтыгы, бил каешларында — кылыч. Тик берсенең генә мылтыгы юк. Анысы бил каешына агач кобуралы маузер таккан, иңенә кыр сумкасы, күкрәгенә бинокль аскан иде. Озынчарак каратут йөзле, кыска кара сакаллы, үткен каршлы, урта буйлы, өстенә нык кына кыршылган күн тужурка, башына кызыл тасмалы папаха кигән ул кеше иң беренче булып өйгә килеп керде дә:
— Исәнмесез, иптәшләр? Сез кемнәр буласыз? Командирыгыз кем? — диде.
— Исәнмесез? Мин — командир, — диде Миңнулла. Әмма нишләп йөрүләрен әйтергә ашыкмады. Сораучының кем икәнлеген ачыкламыйча торып, капчыкны чишеп ташларга ярамый иде.— Фамилиям — Гайсин. Исемем — Миңнулла. Ә сез үзегез кем буласыз?
— Кара син аны нинди кыю сөйләшә!—диде маузерлы кеше.— Сиңа ничә яшь, иптәш Гайсин?
«Иптәш» сүзен юри басым ясап әйтте.
Миңнуллага әле өченче көн генә унсигез тулган иде.
Дөресен әйтсәм, маузерлы тагын, нигә бик яшь, фәлән дә фәсмәтән дип төпченә башлар, дип уйлады ул. Шуңа:
— Егерме өчтә! — дип җавап бирде.
— Оһо! — диде маузерлы.— Ә мин сиңа унҗиде-унсигездән ары юктыр дип уйлаган идем.
— Сез минем сорауга җавап бирмәдегез бит әле? — диде Миңнулла. Бу хәрбинең сүзне гел шаяру ягына борырга теләвенә эче поша башлаган иде аның.
— Ах, да, кичер, иптәш Гайсин,— диде маузерлы, дустанә елмаеп. — Кичер,
зинһар, онытып торам икән. Блюхер мин.
Миңнулланың чәчләре үрә торды.
— Урал партизаннары отряды командирымы?—диде ул, тегенең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
Блюхер турында ул инде шактый күп ишеткән, газеталардан да укыганы бар иде. һәм әнә шул ишеткәннәре, укыганнары нигезендә Миңнулла аны инде яратып та өлгергән иде. Ләкин ул аны ничектер гайре табигый итеп, Алып батыр сыман таза, дәү кеше итеп күз алдына китерә иде. Ә бу... Шул күкрәгенә аскан бинокле белән бил каешына аскан маузеры булмаса, үзе бел'эн килеп кергән кызылармеецлардан һич тә аерылып тормас иде.
— Оһо!—диде Блюхер.— Болай булгач, миңа үзем турында сөйләп тә торасы юк икән! Әйе, нәкъ шул кеше мин. Бәлки хәзер сез дә үзегез белән яхшылабрак таныштырырсыз, иптәш Гайсин?
Миңнулла аңа барысын да аңлатып бирде дә:
— Табын әзерләгәндә килеп кергән кешегә безнең халыкта мактап йөрисең дип әйтәләр. Сез дә менә мактап йөрисез икән әле. Әйдәгез, табынга рәхим итегез, — диде.
— Без монда нәкъ менә шул тамак ялгап алу нияте белән тукталган идек тә! — диде Василий Константинович. — Ләкин без күбәү — унбер кеше. Сез ашыгызны безгә исәп тотып пешермәгәнсез бит.
— Зыян юк, Василий Константинович. Бары—бергә, югы—уртак, диләр безнең халыкта. Ашы җитәр, анысын мул итеп әзерләргә кушылган иде. Тик менә...— Миңнулла әйтергәме-юкмы дип икеләнеп калды.
— Нәрсә «тик менә?»
— Ат ите пешергән идек без, Василий Константинович.
— Ах, әнә нәрсә! Сез руслар ат итен ашар микән дип әйтмәкче буласыз инде, әйеме? Бер дә борчылмагыз, иптәш Гайсин. Талымлап тора торган заман түгел хәзер! — Ул үзе белән кергән кызылармеецларга карады: —Шулай бит, егетләр?
Аңа бертавыштан:
— Так точно, иптәш командир!—дип җавап бирделәр.
Ашын да, итен дә кунаклар бик яратып ашады. Василий Константинович карап торырга шактый кырыс, күңелсез адәм булып күренсә дә, асылда йомшак күңелле, җор сүзле кеше икән. Отряды белән дошманга каршы көрәшә-көрәшә, Урал тауларын үтеп безнең якка чыккан чагында үзенең партизаннарына коралны да, кием-салымны да, азык-төлекне дә дошманның үз кулыннан тартып алырга туры килгәнлеген мәзәк итеп сөйләп алды да:
— Хәзер дә эшләр җиңел түгел. Колчакның көче күп, аңа бөтен дөнья капиталистлары ярдәм итә,— диде.— Ләкин җиңү барыбер безнең якта булачак! Чөнки хаклык безнең якта. Эшче халык безнең якта! Ә Халык белән Хаклык икесе бергә булганда — аларны бернинди корал белән дә җиңеп булмый!
Хуҗаларына рәхмәт әйтеп, табын яныннан купкач, Василий Константинович Миңнулланың үзен генә дәшеп алды да:
— Так,—диде.— Инде ни эшләргә, кая юл тотарга уйлыйсыз?
— Мин үзем Сарашка бару мәслихәтрәк булмасмы дип тора идем?
— Нинди максат белән?
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
— Бездәге мәгълүматларга караганда, Сарашта хәзергә тынычрак икән. Шуның өстенә анда Кызыл Армия частьлары да байтак, аларга Сарашны ничек итеп булса да саклап калырга боерык бирелгән, ди. Аннары, минем белүемчә, анда телефон да бар. Пенза бригадасы командиры иптәш Дедкин карамагында безнең бу отряд. Ул үзе белән бәйләнеш тотарга боерган иде. Бәлки мин ялгыша торганмындыр. Бәлки сез яхшырак киңәш бирерсез, Василий Константинович?
— Юк, шуннан да яхшырак киңәш бирә алмыйм, иптәш Гайсин,— диде Блюхер. — Без монда Сараш аша үтеп килдек. Әйе, хәзергә анда тыныч. Аклар тиз генә үтеп керә алмас Сарашка. Киресенчә, андагы безнең гаскәрләр үзләре һөҗүмгә әзерләнәләр. Шунда юл тотудан да хәерлесе булмас сезгә. Тик олы юлдан бармагыз. Аклар засадасына эләгүегез мөмкин. — Ул сумкасыннан карта алды да, шул картадан күрсәтеп, аңлатырга тотынды. — Менә моннан, урман эчләтеп, бәләкәй юллардан, Искилде, Танып авыллары аша барыгыз, ярыймы!—Аннары ул үз отряды кешеләренә мөрәҗәгать итте: — Я, бөркетләр, җылын-дыгыз, тамакларыгызны туйдырдыгыз. Ә хәзер иптәшләргә барысы өчен дә бик күп рәхмәт әйтик тә по ко-о-оням!
— Сер булмаса, әйтегез әле, Василий Константинович, сез кая барасыз? — диде Миңнулла, озатырга чыккач.
— Республика реввоенсоветына чакырганнар, шунда барам, — диде Блюхер. Аннары: — Ярый, иптәш Гайсин, сау булыгыз! Уңыш телим сезгә! — диде дә, адъютанты инде әзерләп тотып торган атына җиңел генә менеп атланып, юырттырып китеп барды.
5
Отряд та, олаулар да Сарашка хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр: бәхетләренә каршы, юлда ак бандалар очрамады.
Василий Константинович белеп әйткән: Сарашта безнең гаскәрләр, чыннан да, бик күп иде. Шунлыктан үз җаваплылыгындагы алтмышлап кешегә ничек фатир табарга инде дип борчылган иде Миңнулла. Ләкин бу мәсьәлә дә чагыштырмача ансат хәл ителде.
Сарашта волком телефоныннан тыш, фронт телефон станциясе дә урнашкан иде. Шул станция аша Миңнулла, Бирск бригадасы командиры Василий Иванович белән бәйләнешкә кереп, үзләренең хәлен аңлатты.
— Молодец, — диде аңа комбриг, — Сарашка килеп бик яхшы иткәнсез, иптәш Гайсин! Хәзер отрядың да, олауларың да шунда торып торсын. Якын көннәрдә безнең бригада Карый һәм Ашап волостьларын дошманнан азат итәргә тиеш. Шуннан соң олауларыгызны кире алып кайтырсыз. Ә хәзергә отрядың белән Сарашка якын-тирәдәге авыллардагы кулак амбарларын тикшереп, яшереп яткан икмәкләрен җыйный тор! Бригаданың иң кыен мәсьәләсе — азык-төлеккә бәйле мәсьәлә.
— Тырышырбыз, Василий Иванович. Сез үзегез кайда соң хәзер?
— Мин хәзер Усыда, өяз башкарма комитеты бинасында!
— Ничек инде ул Усыда?—диде Миңнулла, исе китеп.— Усыны аклар басып алды дип үзегез әйткән идегез бит!
— Әйе, алганнар иде. Ләкин без аларны аннан бәреп чыгардык инде! Ярый, боерыкны үтә, иптәш Гайсин. Эшнең барышы турында мина көн саен телефон аша хәбәр итеп тор!
Икмәк мәсьәләсендә эшләр менә болайрак тора иде. Күрше авыллардагы байларның амбарлары барысыныкы да шып-шыр. Булган икмәкләрен башта аклар, алардан калганын безнекеләр алып бетергән. Яшергән икмәкләре барын-югын берәү дә әйтә алмый. Булса да кар астын
нан эзләп табу мөмкии түгел иде. Шулай да байларда икмәк бар, тик ул сугылмаган, эскертләргә өеп куелган килеш тора.
Ә сугу машиналарын я ватканнар, я яшергәннәр. Ләкин Миңнулла барыбер җаен тапты. Чәпләр ясатып, үзләре белән килгән коммунист семьяларындагы эшкә яраклы кешеләрдән һәм отрядындагы кызыл гвардиячеләрдән теге игеннәрне суктыра башлады. Шулай итеп, ике йөз җитмеш потлап арыш һәм бодай суктырган иде инде ул.
Ә бүген эшләре тагын да әйбәт бара: бер байның сугу машинасын яшергән җиреннән табып алып, шуның белән фуражга солы суктыра башлаганнар иде.
Көндезге сәгать уннарда Миңнулланы телефонга чакырдылар. Василий Иванович шалтыраткан икән.
— Нигә минем боерыкны үтәүнең ничек барышы турында хәбәр итмисең? Мин сиңа көн саен хәбәрләшеп торырга кушкан идем бит. Ә синең инде өченче көн бер тапкыр да шалтыратканың юк! — диде ул Миңнуллага, шактый нык ачуланып.
Миңнулла аңа әллә ничә тапкыр шалтыратып караган иде. Әмма ул сөйләшергә теләгәндә Василий Ивановичны таба алмыйлар, ә Василий Иванович үзе шалтыратканда Миңнулла каядыр киткән чак туры килә иде булса кирәк.
— Ну, ничек соң анда синең эшләр? — диде Василий Иванович, Миңнулла шул хакта аңлатып биргәч, йомшара төшеп.— Икмәк әзерли аласынмы азрак?
— Көн-төн шуның артыннан йөрим инде, Василий Иванович.
— Йөрүен аны ахмак та йөри ала. Нәтиҗәсе бармы соң ул йөрүнең? Күпме ашлык әзерләдең?
— Ике йөз җитмеш потлап арыш белән бодай суктырып куйдык инде. Бүген атларга фуражга солы сугабыз. Машина ватылмаса, кичкә утыз-кырык потлап солы булырга тиеш.
— Неужели!—диде Василий Иванович куанып.—Синнән бернинди дә хәбәр булмагач, рәт чыкмады бугай моннан дип, бик каты ачуланып йөри идем үзеңә. Болай булгач, рәхмәттән башка сүз юк инде. Карале, энекәш, анда сезнең тегермән яклары ничегрәк тора. Берочтан тарттырып та алып булмас микән ул
ашлыкны?
«Бәлки сиңа ипи итеп пешереп тә бирергә кирәктер», дип уйлап алды Миңнулла. Ләкин Василий Ивановичның үзенә алай дип әйтергә батырчылык итмәде. Күңеленнән дошман кулына эләкми калган тегермәнле авылларны барлап чыкты. Андый авыл икәү иде. Тегермәннәре эшлиме аларның, юкмы — анысын Миңнулла белми иде. «Икесенең берсендә ничек тә эшли торгандыр әле», дип уйлап алды да:
— Тырышып карарбыз, иптәш бригада командиры, — дип җавап бирде.
—• Тырыш әле, улкаем, яме! Югыйсә, эшләр кыен безнең монда...
Шул сәгатендә үк Миңнулла һәр ике авылга да тегермәннәрнең хәлен белешеп кайтырга кешеләр җибәрде.
Кичкә мәсьәлә ачыкланды. Тегермәннәрнең тик берсе генә төзек һәм аның да ташы бик акрын әйләнә булып чыкты. Берни эшләр хәл юк. Шулай булса да, Миңнулла икенче көнне иртүк шул тегермәнгә ике олау бодай җибәрде.
Ташы акрын әйләнсә дә, тегермән һаман тарта торды һәм әзер онны бригадага алып китә бардылар. Шулай да тартасы ашлык байтак, тагын өч-дүрт көнгә җитәрлек иде әле.
Ләкин аны тартып бетерә алмадылар. Бер көнне кичкә кырын Василий Иванович үзе Сарашка, Миңнулла янына килде:
— Давай, хәзер үк үзегезнең олауларыгызны юлга әзерли башла! Кире Карыйга кайтасыз. Ашапны аклардан чистарттык, хәзер Карын
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
өчен сугышабыз. Сезнең олаулар кайтып җиткәндә, Карый да безнең кулда булачак! — диде ул.
Туган авылларына кайтырга чыккач, кешеләр генә түгел, хәтта атлар да аеруча бер дәрт белән ашкынып атлаганнар иде. Тик аларга Карыйга кайтып җитү насыйп булмаган икән. Василий Иванович дөрес әйткән. Ашап, чыннан да, Бирск бригадасы кулында, хәтта бригаданың штабы да шунда күчеп өлгергән. Ә Карый һаман дошман кулында иде әле. Аклар аны калдырып китәргә һич тә җыенмыйлар иде.
Хәлнең менә шушылай четерекле икәнен күреп, Миңнулла олауларны яңадан Сарашка илтеп торырга да ниятләгән иде. Әмма Василий Иванович бик ышандырырлык итеп әйтте: .
— Алай мәшәкатьләнеп йөрүнең кирәге юк, Гайсин. Бүген без, һич-шиксез, Карыйны алачакбыз!—диде.
6
«Бүген» дә үтте, аннан соң да ике көн узып китте, әмма Карый һаман дошман кулында кала бирде.
Канкойгыч авыр сугыш көн-төн дәвам итә. Бригада солдатлары утыз биш градуслы суыкта тәүлекләр буена җылы өй күрмичә, япан кырда кар өстендә ятып, әледән-әле атакага күтәрелеп, дошманга каршы батырларча сугыш алып бара. Соңгы көннәрдә коралга да кытлык әллә ни зур түгел: теләгәнчә атарлык ук булмаса да, патроннары,снарядлары һәм гранаталары да бар. Ләкин дошман көчле. Аның чигенергә нияте юк кына түгел, киресенчә, үзе һөҗүмгә күтәрелергә план корып ята. Сугыш барышында әсир ителеп, безнең кулга эләккән солдатлары да шул турыда әйтә, дошман ягыннан өзлексез язып торган пуля һәм снарядларның көннән-көн арта баруы да шуны күрсәтеп тора иде.
Миңнулла бик үтенеп сораса да, Василий Иванович аның отрядын сугышка кертмәде.
— Синең хәрби хезмәткә өйрәтелмәгән һәм гомумән сугышка яраклы булмаган ул кешеләрең белән генә әллә ни зур эш майтарып булмас, Гайсин. Бригаданың үз сугышчылары да аз түгел, тик аларны туйганчы ашатырга гына кирәк. Тамаклары тук булса — берсе биш кешегә торырлык алар. Син бу як авылларда кайда нәрсә барын, кемнең кем икәнен бик яхшы беләсең. Давай, син бригаданы азык-төлек белән тәэмин итүне кайгырт! — диде.
Сүз дә юк, сугышчыларны икмәк белән тәэмин итү, әлбәттә, бик мөһим. Моны Миңнулла бик яхшы аңлый. Ләкин, шулай булса да, үзенең туган авылы өчен барган сугышта мылтык тотып катнашасы килгән иде аның. Ә авылы — Карый, әнә, орынып кына тора. Иң күп куйганда да алгы сызыктай чакрым, чакрым ярым чамасында гына. Кычкырыбрак сөйләшкән чакларында дошман солдатларының тавышларына кадәр ишетелә. Шул авылда аның әнисе белән әтисе... Шунда аның сөйгән кызы Зәйнәп... Миңнулла алар белән саубуллаша да алмыйча китеп барды бит теге чакта... Алар аны ике күзләрен дүрт итеп көтәләрдер... Улларының икесе дә совет яклы, икесе дә коммунист, икесе дә Кызыл Армиядә икәнен белеп, аклар бик каты җәберләмәсә генә ярый инде үзләрен... Аннары килеп, абыйсы Зәйнулланың да кайда булуы һәм, гомумән, исәнме-түгелме икәнлеге билгеле түгел бит әле Миңнуллага. Ә белергә һич тә җай юк. Карыйга барып килү турында уйларга да ярамый: анда акларның бер полк һәм чехословакларның бер батальон гаскәре тора. Кешене түгел, чыпчыкны да якын җибәрмиләр. Аннары Миңнулланың алайлар итеп, үз кайгысын кайгыртып йөрергә хакы да, вакыты да юк. Чөнки ул — отряд командиры. Аның отрядына сугыш-
чан өадание — бригаданы азык-төлек белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән.
Якын-тирәдәге авылларның барысында да диярлек бандитлар булып киткән. Ә алар аягы баскан җирдә юньле нәрсә каламыни? Халыкның чәчүлеккә дип, күз карасыдай итеп, үзләре ач булсалар да, ашамыйча саклап тоткан икмәкләрен, карап торган бердәнбер атларын, сыерла- ♦ рын гына түгел, хәтта соңгы кәҗәләренә тикле талап алып киткән ул кабахәтләр! Ә ир-атлары безнең Кызыл Армия сафларында булган семьяларның исә, икмәкләрен һәм малларын гына талап калмыйча, үзләрен дә атып, я асып үтереп киткәннәр. Кыскасы, гади халыктан икмәк юнәтүгә исәп тотып булмый, киресенчә, ачтан үлмәсеннәр өчен, аларның үзләренә ярдәм итәргә кирәк иде.
Ә шулай да Миңнулла отряды үзенә йөкләтелгән бурычны үтәп чыкты! Ярлы халыкның соңгы кадак ашлыгын тартып алсалар да, ак бандалар байларга кагылмаган иде. Киресенчә, Василий Иванович бригадасы кысрыклый башлагач, ашыгыч кына чигенергә мәҗбүр булып, үзләре белән алып китәргә өлгермәгән икмәкне әлеге шул байларга калдырып киткән иде алар. Ә байлар халыкның үз икмәген үзенә ун бәясенә сатып, спекуляция белән шөгыльләнеп яталар. Үз икмәкләрен исә инде көздән үк бик нык яшергәннәр: ындыр артларына, бакчаларга күмгәннәр; каралты коймаларын ике катлап, койма араларына тутырганнар; тезмәгә печән араларына тыкканнар; урман куелыкларына базлар казып, шул базларга илтеп күмгәннәр; идән асты базына тагын бер баз казып, шул базларга тутырганнар; изге урын дип тормаганнар, чиркәү һәм мәчет идән асларына яшерүгә кадәр барып җиткәннәр иде.
Барыбер барысын табып алып чыктылар. Отряд гвардиячеләре дә бик нык тырышты, әлбәттә. Ләкин, барыннан да бигрәк, бу эштә авыл халкының ярдәме зур булды. Байлардан табылган ике пот икмәкнең бер поты авыл ярлыларына бүлеп биреләчәк, дип игълан иткәч, өш аеруча җанланып китте, биш көн эчендә бригада сугышчыларын өч атна туйдырып торырга җитәрлек икмәк җыйналды. Шул ук вакытта ачлыктан инде шешенә башлаган авыл ярлыларына да шактый зур ярдәм булды. Отряд эшен бетереп киткән чакларда ул бичаралар елый- елый рәхмәт укып калдылар.
Әмма барыннан да мөһимрәге шул: әлеге икмәк әзерләү барышында һәр авылның 95 процентын тәшкил иткән ярлы халыкта Кызыл Армиягә һәм совет властена карата ышаныч туды. Колчакның солдатлары гына түгел, Колчак үзе килеп үгетли башласа да, совет властена булган иманы какшамаячак инде ул халыкның...
Анысы шулай. Ләкин Карыйдагы дошманның коралы да, сугышчылары да Бирск бригадасыныкыннан ике-өч мәртәбә артык һәм аны чигенергә мәҗбүр итү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Башта бик оптимист булып йөрсә дә, соңыннан Василий Иванович та моның шулай икәнлегенә, ниһаять, ышанды булса кирәк. Егерме икенче февраль көнне Миңнулланы штабка чакыртып китерде дә
— Мылтык тотып сугыша алырдай гвардиячеләреңне генә үзең белән калдыр да бүтән барлык кешеләреңне һәм обозыңны тылга озату чарасына кереш!—диде. — Бригаданың фланглары ышанычлы түгел. Ә күршеләребезнец хәле безнекеннән дә начаррак. Усыны тагын дошман басып алды. Өяз башкарма комитеты таратылган, аның урынына Икенче армиянең политбүлеге каршында өяз революция комитеты оештырылган. Бер бездә генә түгел, бөтен Көнчыгыш фронтта хәлләр кыенлашып бара. Өченче армиядә дә югалтулар бик күп. Монда, Көңгер һәм Пермь юнәлешендә, Англия, Япония, Америка капиталистлары та-рафыннан һәрьяклап бик яхшы тәэмин ителгән Колчак армиясенең яңа көчләре, чехословак гаскәрләре сугышка керде. Тиздән безгә чиге
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
нергә туры киләчәк. Шуңа күрә обозыңны һәм кешеләреңне тизрәк озатып калырга кирәк.
— Кая озатырга икән соң аларны, Василий Иванович?
— Кая озатыргамы? Тукта, карап карыйк әле... — Ул, иңенә аскан кыр сумкасыннан алып, картасына текәлде. Көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш яклар тоташы белән дошман кулында. Тик төньякка таба гына чигенергә мөмкин иде.
— Югары Сипкә озатырга кирәк булыр. Хәзерге шуннан да ышанычлырак урын юк! —диде Василий Иванович.
7
Миңнулла отряды волком олауларын Югары Сипкә илтеп, тәүлек ярым вакыт үткәреп кайтканда, Бирск бригадасы Ашапны калдырып, Чнркандыга чигенергә мәҗбүр булган һәм анда да көч-хәл белән генә тотынып тора иде. Василий Иванович Миңнулланы күрүгә, ни хәл барып кайттыгыз, дип сорашып та тормастан:
— Молодец, Гайсин, бик вакытлы кайтып җиттең! Гвардиячеләрең минем карамакка кала. Ә үзең хәзер үк артиллерия батареясына барып кайт әле. Ул батареяга Овчинники — Турай һәм Овчинники — Воронино юлы буйлап бәреп керергә омтылган дошман гаскәрләрен тоткарларга боерык бирелгән иде. Ләкин нигәдер юньләп атканнары ишетелми,— диде.
Миңнулла барганда, батарея командиры лаякыл исерек һәм авыл башындагы бер йортта ниндидер ике хатын-кыз белән рәхәтләнеп эчеп, күңел ачып утыра иде. Аның белән сөйләшүдән мәгънә чыкмаслы- гын белеп. Миңнулла батарея тупчылары янына барды.
— Нигә дошманга атмыйсыз?—диде Миңнулла, ачуланып.
— Бушка атудан ни файда? — диде берсе. — Координацияләүче юк. Шуңа дошман якынлашкач туры наводка белән генә атарга мәҗбүрбез.
Миңнулла ни эшләргә дә белмичә аптырап торган арада, атын куш- аяклатып чаптырып, Василий Иванович үзе килеп җитте.
— Ни булды? Нигә атмыйсыз? — диде ул, нигәдер тупчыга түгел, Миңнуллага мөрәҗәгать итеп.
Миңнулла хәлне аңлатып бирде.
— Ах, сволочь Егоров!—диде Дедкин. — Менә эш нәрсәдә икән! — Аннары адъютанты белән ярдәмчесенә боерды: — Барыгыз шул хәер- сезнең коралын алып, үзен дә, кәннизәкләрен дә бәйләп, штабка илтегез!— Тегеләр киткәч, Миңнуллага борылды: — Я, Гайсин, әйтеп кара әле: минем урында син булсаң, менә шушындый хәлдә ни эшләр идең?
— Командирлыктан азат итәр идем.
— Мин дә күптән шулай эшләгән булыр идем дә, ләкин батарея белән командалык итәргә бүтән кешем юк шул минем! Шуңа түзәргә туры килә. Ә ул, адәм актыгы, шуны бик яхшы белә һәм, патша армиясендәге гадәтен куып, вакыт-вакыт менә шушылай чыгырыннан чыгып китә. Эх, нишләргә соң инде, ә? Снаряд булмаса да бер хәл иде. Снарядлар җитәрлек була торып, дошманга ут яудырырга мөмкинлек юк бит!
— Рөхсәт итсәгез, батарея утын үзем координацияләп карар идем, Василий Иванович,— диде Миңнулла.
Коры теләк, яхшы атлы булып күренер өчен генә әйтелгән сүз түгел иде бу. Герман сугышында Гәрәй абзыйның адъютанты булып йөргәндә Миңнулла аннан артиллерия эшенә дә бераз өйрәнеп калган иде. Дөресрәге, син әле яшь, дөнья булгач бәлки кирәге чыгар, дип, Гәрәй абзый аны үзе өйрәткән иде.
— Әгәр шушы батарея белән командалык итә алсаң, ул чакта мин сине...
Василий Иванович сүзен әйтеп бетерергә өлгермичә калды, чөнки аның янына икенче батальон командирының элемтәчесе йөгереп килде дә, еларга җитешеп:
— Иптәш комбриг, аклар алгы сызыкка бөтенләй якынлашты, тиз
дән урап ала башлаячаклар. Комбат берәр чара күрүегезне үтенде! — диде. '
— Хәзер, хәзер, — диде Василий Иванович, сабыр гына итеп. — Хәзер бирербез без аларның кирәкләрен. Бар, улкаем, бар, комбатыңа шулай дип әйт. Бер адым да чикмәскә боерды Дедкин, диген!—Аннары Миңнулланың иңенә
кулын куйды: —Я, энекәш, аллага тапшырдык. Бөтен ышаныч синдә. Ничек тә дошманны тоткарларга, ничек тә иртәнгә кадәр генә булса да түзәргә кирәк! Армия командующиеның боерыгы шундый.
Алар, кара болыт шикелле ишелеп, һөҗүм итеп килә. Ә безнең алгы сызыктагы пехотачылар, каушап калып, тәртипсез рәвештә чигенә башлаганнар иде. Тик Миңнулла командасы буенча туплар беренче залпны биргәч һәм Василий Иванович, үзе аларның каршына чыгып:
— Бер адым да чигенмәскә! Минем боерыкны тыңларга! — дип, бик зәһәр итеп кычкыра башлагач кына тукталды алар.
Ә тупчылар тагын рәттән өч залп биреп, снарядлар дошман солдатлары арасына төшеп ярыла башлагач, аклар куркып, тукталып калды. Бу хәлиткеч момент булды. Дошманның каушап калуын күргәч, гайрәтләнеп китеп, безнең пехотачылар да чигенүдән туктап ут ачтылар Аклар ятарга мәҗбүр булды. Алар да мылтык һәм пулеметлардан бик нык ата башлады. Күрәсең, туплары килеп җитмәгән булгандыр — туптан атмыйлар, шуңа күрә өстенлек әлегә безнең якта иде.
Шулай ике яктан да атышып, ләкин бер як та уңышка ирешә алмыйча, тәмам караңгы төшкәнче тартыштылар. Аннары атуны туктатырга боерык булды. Безнең як туктауга, шуны гына көтеп торган шикелле, аклар да тынып калды.
Сугыш тукталса да, ут позицияләреннән китмәскә дип боерган иде бригада командиры. Көндез дә җилсез һәм куе зәмһәрир суык булган иде. Ләкин сугышчылар туктаусыз хәрәкәтләнеп, нервыланып торганлыктан, ул турыда уйларга вакыт юк, шуңа әллә ни зыянлы тоелмаган иде. Ә менә атышлар тынгач һәм караңгы төшкәч исә, җилекләргә үтеп туңдыра башлады. Миңнулланың үзенә ул хәтле үк куркыныч түгел, аның аягында өйләреннән киеп чыккан, әле олтан да салынмаган яңа киез итек, башында җылы төлке бүрек. Әтисенең бүреге. Улының эвакуациягә китәргә тиешлеген белгәч, әнисе:
— Хәзер картуз киеп йөри торган чак түгел. Кыш уртасына кереп барабыз. Ки әтиеңнең шушы бүреген, кимәсәң, мәңге риза-бәхил түгел! — дип көчләп кидерде.
Рәхмәт аңа! Фуражка кигән булса, менә хәзер нишләр иде? Дөрес, күн курткасының җылысы әллә ни түгел түгелен. Ләкин аягы белән башы җылыда булгач, түзәргә була. Ә менә тупчыларның хәле яман. Күбесенең аякларында чорнау урап кына кигән ботинка. Төкрегең җиргә төшеп җитмәс борын ката торган шушы суыкта япан кырда төн кунарга тиеш алар. Инде төнге унберенче, ләкин ашарга китергән кеше юк әле. Җылы аш ашап алганда да азрак хәл булып китәр иде. Авыл да ерак түгел кана. Нибары дүрт-биш йөз метрлар чамасында гына. Ләкин анда барырга ярамый: позициядән бер адым да китәргә рөхсәт юк. Катып үлмәс өчен, солдатлар әүмәкләнешкән, биешкән, йөгерешкән булалар. Ләкин көн буе сугыш мәхшәрендә кайнаган сугышчыларның да түземе төкәнергә мөмкин ич. Әле алда ел озынлыгы төн бар лабаса! Ә Василий Ивановичтан бернинди хәбәр юк иде. «Бу тупчыларны монда тоту акыллы кеше эше түгел. Беренчедән, дошман төнлә һөҗүм итмәс Чөнки ул узган көн дә көне буе сугышты. Аның солдатлары да тимер тү
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
гел, аларга да ял итәргә кирәк. Икенчедән, батареядән алда, ким дигәндә ярты чакрымда, бригаданың пехотачылары тора. Дошман атакага ташлана калса, аны башта шулар тоткарлаячак. Шулай булгач, тупчыларны авылга алып кайтып, җылы өйгә урнаштырудан һәм чиратлап кына булса да йоклатып алудан да хәерлесе булмас. Шушы ук кешеләрнең иртәгә тагын сугышасылары бар бит. Ял итеп алсалар, иртәгә яхшырак сугышачак алар», дигән фикергә килде Миннулла һәм, тәвәккәлләп, тупларны да, тупчыларны да авылга алып кайтты. Аннары шул турыда Василий Ивановичка әйтмәкче булып һәм тупчыларны ашату мәсьәләсен хәл итүне дә күздә тотып, бригада штабына барды. Миңнулла рапорт ясаганда, боерык булмыйча торып позициядән киткән өчен комбриг ачуланыр инде дип шикләнебрәк торган иде. Хәвефләнүе бушка гына булды.
— Бик дөрес эшләгәнсең! — диде комбриг куанып.— Батареяны алып кайтып бик яхшы иткәнсең! Разведка мәгълүматларына караганда, безнең каршыдагы дошман гаскәрләренә ярдәмгә тагын акларның Ишим полкы да китерелгән. Ихтимал, алар иртән тагын һөҗүмгә күтәрелер. Ә бездә аларга каршы торырлык көч юк инде. Үткән көндә дә югалтулар бик зур булды. Хәзер барлык частьларга да, дошманга сиздермичә генә позицияләрен калдырып, чигенә башларга боерык бирәм. Шулай кирәк. Бүтәнчә мөмкин түгел. Ә син бар, хәзер үк батареяң белән Фокага таба кузгал!
— Ә Егоров айнымадымыни соң әле?
— Ә ул хәзер мәңге айнымаячак!—диде Василий Иванович, кырт кисеп.— Аттым инде мин аны. Мин аның кыланышларына алыштырырга кеше булмаганга гына түзел килгән идем.
— Димәк, аның үлеменә мин сәбәпче булган булып чыгам?!
— Нигә син буласың ди!
— Мин аны алыштырмаган булсам, ул бүген дә исән булыр иде бит.
— Юк, исән булмас иде. Тәмам гарык иткән иде инде ул безне. Бар, Гайсин, боерыкны үтә!
— Ә волком олаулары нишләр икән соң, Василий Иванович? Алар да минем җаваплылыкта бит!
— Алар өчен кайгырма! Урынбасарларың бар бит синең анда. Мин аларга обозларыгызны да, кешеләрегезне дә Фокага күчерергә боерык бирдем инде.
8
Волком олаулары Фокага барып җитә алмаган. Атлары арганлыктан, Фокадан дүрт-биш чакрымдагы бер бәләкәй генә авылда туктап торалар иде.
Батарея сугышчылары һәм атлары ярдәме белән олауларны Фокага илтеп җиткергәч, өяз ревкомы да шушы волостька караган Михайловский заводында урнашканлыгы мәгълүм булды.
Фатирларга урнашып, атларын тугарырга да өлгермәделәр — Миңнулланы ревкомга чакырттылар. Ревком председателе Олег Николаевич Шапошников дәштергән иде аны. Ул Миңнулланың кайдан килүен, ни эшләп йөрүләрен сорашты да, шул сәгатендә үк бригада командиры Василий Иванович белән телефоннан сөйләшеп, аны батарея командиры вазифасын үтәүдән азат иттерде. Аннары ревкомның чираттан тыш утырышын үткәреп, шул утырыш карары нигезендә Миңнулланы Яңа Уртавыл волостена ревком председателе итеп билгеләделәр. Аның карамагына Кызыл Яр. Елпачиха һәм Сараш волостьларыннан эвакуацияләнгән һәм совет органнарында эшләү буенча аз--маз тәҗрибәләре булган иптәшләрне (алар барысы унбер кеше иде) тапшырдылар да:
— Үзегезне фронтка барабыз дип исәпләгез — Яна Уртавыл хәзер фронт полосасында! — дип, юлга чыгарып җибәрделәр.
Озатып калганда Шапошников Миңнулланы читкәрәк алып китеп:
— Барып җиткәч, синең карамакка тапшырылган бу иптәшләргә, сәләтлекләренә карап, эшне үзең бүлеп бирерсең, яме! — диде. — Барып урнашу белән иң элек, ревком председателе буларак, 28 нче дивизия ф командиры
Азинның үзен күреп сөйләш һәм алга таба аның күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк булыр. Ул волостьта моңарчы продналог җыюга бөтенләй игътибар ителмәгән. Төп эшең итеп икмәк хәзерләүне сана! Эшләгән эшләрегез һәм ревкомдагы хәлләр турында язма рәвештә йомышчы аркылы мина хәбәр итеп тор! Сау бул! Эшеңдә уңыш телим!
Яна Уртавыл өяздәге иң зур волостьларның берсе булып, буйга кырык, аркавы егерме биш чакрым мәйданны биләп тора иде. Өяздә эшләгән чагында Миңнулланың бу якларда да булгалаганы бар, ә Тирән Күл, Важады һәм Сөзәк Тау авылларын аеруча яхшы белә иде ул. Тирән Күлнең ярлылар комитеты председателе Миңнуллага Яна Уртавыл га капыл гына барып кермәскә, башта отряды белән разведка ясап кайтырга киңәш итте:
— Югыйсә, ул тирәдә хәлләр бик ышанычлы түгел, бәлагә таруыгыз бар, — диде ул.
Шуңа Миңнулла олауларны Тирән Күлдә калдырып, ун кешелек отряд белән Яна Уртавылга китте. Анда хәлләр Шапошников әйткәнгә караганда да хәтәррәк булып чыкты: волком аппараты үзенең төп эшен — авылларда совет властен ныгыту һәм аңа ярдәм итү, ярлы крестьяннар мәнфәгатен кайгырту турында уйламый гына түгел, киресенчә, корткычлык белән шөгыльләнә: ярлыларны кимсетә, аларга түли алмаслык налоглар сала, ә байларны яклый, аларга һәр җәһәттән ярдәм итеп килә икән. Авылның биш-алты атаклы контры аклар ягында хезмәт итеп йөри, шул ук вакытта семьялары белән дә тыгыз элемтә тоталар, хәтта ун-унбиш көнгә бер өйләренә дә кайтып киткәлиләр икән. Кыскасы, волком составында ышанычлы, Миңнуллага ярдәм итәрдәй юньле кеше дә юк иде.
Менә шул мәсьәләне ачыклагач, ул волком членнарын җыйнады да аларга Усы ревкомының Яна Уртавыл волкомын тарату турындагы карарын укыды.
— Без ул карарга буйсынмыйбыз!—дип, волком членнарыннан берничә кеше тавыш күтәрә башлаганнар иде дә, Миңнулла бик коры гына итеп:
— Димәк, сез совет властена да буйсынмыйсыз? Ә андый кешеләрне кулга алырга туры киләчәк! — дигәч, авызларын йомып шыпырт кына кайтып киттеләр.
Аннары Миңнулла үзе белән килгән иптәшләрдән ревком төзеде. Ревкомда финанс, хәрби, җир, азык-төлек, тәэминат, идарә бүлекләре оештырылды, аларга бүлек мөдирләре билгеләнде. Ревком председателе булуы өстенә, Миңнулла хәрби һәм идарә бүлекләре белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә алды. Харитонов Игнатий укый-яза белүче, заманында диңгезче булып хезмәт иткән, эш рәтен белә торган тәвәккәл һәм акыллы кеше иде. Шуңа аны үзенең урынбасары итеп билгеләде. Ә Хабибрахманов, киресенчә, йомшак характерлы, армиядә гомумән хезмәт итмәгән, тыныч шартларда гына эшләргә өйрәнгән, ләкин үз эшен һәр вакыт җиренә җиткерә торган иптәш булып чыкты. Аны Миңнулла хуҗалык һәм социаль тәэминат бүлеге мөдире итеп билгеләде.
Юлда килгәндә үк Миңнулла Уртавыл волостена керә торган авылларның ындырларында сугылмаган эскертләргә игътибар иткән иде. Яна оешкан ревкомның беренче эше итеп ул әнә шул мәсьәләне күтәрде. Волостьның әлегә аклар басып алмаган авылларыннан ярлылар •. «к У » м 12. 81
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
конфеты председательләрен чакыртып китереп, аларга Кызыл Армия гаскәрләрен азык белән тәэмин итү — бүгенге көннең төп бурычы икәнлеген аңлатты.
— Шушы бурычны үтәмәгән комбед председательләре хәрби приказга буйсынмаган булып саналачаклар һәм, сугыш чоры законнары нигезендә, кискен җавапка тартылачаклар! — диде.
Бу эш тизрәк гамәлгә ашсын өчен, шул ук җыелышта һәр авылга ике җаваплы кешене (берсе ревком вәкиле, берсе комбед председателе) билгеләделәр.
Яна Уртавыл үзе дә ике мәхәлләле зур авыл. Ныклап торып тотынганда аннан да байтак икмәк җыеп алырга мөмкин икәнлеген әйткәннәр иде инде Миңнуллага. Шул хакта халык белән сөйләшү өчен авылның гомуми җыелышын җыйдыртты. Волость авылларына икмәк әзерләүне оештырырга барырга тиешле ревком членнарын да шул җыелышка чакырды. Докладны үзе ясады. Башта илдәге гомуми хәлләрне, совет дәүләте алдында торган мөһим бурычларны аңлатты. Шуннан губерна, өяз хәлләренә кайтты һәм, ниһаять, үз волостьлары алдында торган конкрет бурычлар турында сөйләде. Докладны, нигездә, игътибар белән тыңладылар. Ләкин ахырдан, фикер алышулар башлангач, өстенә яңа сары кайры тун, пеләш башына кара бәрхет түбәтәй кигән бер агай торып басты да:
— Сайравын матур сайрыйсың син, җегет,—диде. — Ике сүзеңнең берендә сәвит блачы дисең, аны саклап калырга кирәк, аны саклап калыр өчен фрунттагы салдатларга икмәк кирәк, икмәк тапшырыгыз, дип давайлыйсың. Ә менә минем шуны беләсем килә: без сәвит блачына ярдәм итәбез итүен дә, әмма дә ләкин сәвит блачы үзе ник бер дә ярдәм итми икән суң без керәстиянгә? Бүтәне турында әйткән дә җук инде, хәтта чалбар тегеп кияргә манфактура да кайтармый башлады бит суң- гы вахытларда! Алга таба да болай барса, шыр-ялангачка калдырмас микән безне ул сәвит блачы?
«Каян китереп төрттерергә кирәген белә бу адәм!» — дип уйлап алды Миңнулла, аптырабрак калып. Аннары, шыпырт кына, үзе белән рәттән президиум өстәле янында утырган Уртавыл ярлылар комитеты председателеннән сорады:
— Ниндирәк кеше бу? Продналогын түләп бетергәнме?
—• Бер кадак икмәк тә биргәне юк! —диде председатель.
Миңнулланың эченә җылы кереп китте һәм ул Пеләшнең үзенә сорау бирде:
—Иң элек син миңа шуны әйт әле, агай: совет властена үзеңнең күпме ярдәм иткәнең бар? Мәсәлән, конкрет алганда, быел дәүләткә күпме икмәк тапшырдың?
— Карак белән дөнья тулган хәзерге заманда тапшырырсың сиңа! Узган атнада унҗиде пот әзерләп куйганыем, иртәгә илтеп бирәсе төнне бөртеген дә калдырмыйча урлап апчыгып киттеләр.
Теге агайның бу җавабына каршы Миңнулла ни дип әйтергә дә белмичә төртелеп торган арада, Уртавылның комбед председателе сикереп торды да:
■— Урлатырга теләгән кешенекен шулай урлыйлар инде, Мәҗит абзый! — диде. — Син караклар да фәлән-фәсмәтән дигән булып, авыл халкына яла якма, яме! Ул икмәгеңне кемнәр «урлаганын» бик яхшы беләбез без. Малаең армия хезмәтеннән качып урманда дезертирлыкта йөргәч шулай була инде ул!
— Син аның кайда йөргәнен каян беләсең? Күргәнең булды мәллә? — диде Пеләш, ачуыннан чөгендер шикелле кызарып.
— Күргәнем булды шул! — диде председатель. — Синең икмәгең урланганнан ике көн элек кенә төнлә өегездән чыгып китеп барганда күрдем.
— Күргәч тоталар аны!
— Бик тотасы идем дә эләктерә алмый калдым шул — ул атлы, ә мин җәяү генә идем.
Тик шуннан ары гына Пеләш телен тешләп, тынып калды. Баштарак нык кына шаулаша башлаган бүтәннәр дә койрыкларын кысарга мәҗбүр булдылар. .
Җыелыш, продналоглары түләнмәгән кешеләр ике-өч көн эчендә түләп бетерергә тиеш, дигән карар кабул итте. Суктырылмыйча эскерт- ләрдә яткан игеннәре җыйнаулашып сугып, ашлыгын дәүләткә тапшырырга дип яздылар.
Чиктән тыш ярлы семьяларга һәм сугыш инвалидларына комбедның ярдәм фондын булдыру мәсьәләсен шулай ук карарга кертеп, законлаштырып куйдылар.
9
Ә икенче көнне Миңнулла Азин дивизиясе штабына барды. Штаб Казан тимер юлындагы Куяды станциясендә урнашкан иде. Ул килгәндә штаб начальнигы да, дивизия командиры Азин үзе дә урыннарында юк, частьларга киткәннәр иде. Аларны өч сәгатькә якын көтеп торырга туры килде. Командир белән штаб начальнигы икесе бергә кайттылар. Штаб дежуры Миңнулланың командир белән сөйләшергә теләвен әйтеп чыкканнан соң ун минут чамасы үткәч, Азин аны үзе дәшеп кертте.
— Тыңлыйм сезне, ни йомыш?—диде Азин, кырыс кына итеп.
— Мин Яңа Уртавыл ревкомы председателе Гайсин. Усы өяз ревкомы кушуы буенча, сезнең белән элемтә урнаштырырга дип килдем.
Миңнулланың «Гайсин» дигәне аңа «Азин» дигән кебегрәк ишетелде булса кирәк. Владимир Мартынович беркавым Миңнуллага текәлеп карап торды да, тагын да кырысрак итеп:
— Нинди Азин ул тагын? — диде.
— Азин түгел, Гайсин!
Шуннан соң гына Владимир Мартыновичның йөзе яктырып китте:
— Алай булса, икенче эш!
Аннары ул Миңнуллага урын тәкъдим итте. Миңнулла утыргач, аның документларын сорап алды. Аларны җентекләп тикшереп чыкты һәм бу юлы инде шактый ягымлы итеп:
— Яхшы, — диде. — Партия членымы син, иптәш Гайсин?
— Әйе.
— Яхшы. Димәк, синең белән җитди сөйләшергә мөмкин булачак.
— Әлбәттә.
Азин Миңнулланың кайда туып үскәнен, кайларда укыганын һәм эшләгәнен, Уртавылга ничек килеп җитүләрен, килгәч ниләр эшләүләрен сораштырды. Аннары:
— Соңгы көннәрдә безнең фронт полосасында Колчак шпионнары күбәеп китте. Сезнең тирәләрдә сизелмиме андыйлар?—диде.
— Өзеп кенә әйтүе читен,— диде Миңнулла.— Бу якка килеп эшли башлавыма нибары өченче генә көн бит әле. Дезертирлыкта йөрүчеләр бар икән. Мөгаен, шуларның кайберләре аклар белән элемтә тота торгандыр.
— Обязательно ул дезертирлар кайтып йөри торган йортларны күзәтү астына ал. Кил әле бирерәк!—дип, ул Миңнулланы үз янына чакырып утыртты да Яна Уртавыл волостеның барлык авыллары да күрсәтелгән картасын алып, аңа конкрет задание бирергә кереште. — Менә, — диде ул, Ушья-Тау авылын күрсәтеп, — сез шушы авылдан алып Яна Уртавылга һәм Яна Уртавылдан алып Урадыга кадәрге арада ышанычлы сак урнаштырырга тиешсез!—Аннары Азин кулындагы карандашы белән Янаулга төртте.— Дөрес, бу авыл сезнең волостька
BAKU ПФ НУРУЛЛИН 4 яшьнәп ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
керми. Бирск өязенә карый ул. һәм үзе волость үзәге булып тора. Ләкин син менә шушы Янаул станциясендә яшерен пост булдыр, һәм ул пост белән даими тыгыз элемтә тот. Ә икмәк әзерләргә керешүең бик шәп булган. Хәзер иң кирәкле нәрсә —икмәк! Азык-төлек әзерләүне алга таба да дәвам ит! Бигрәк тә байларның амбарларын кат-кат тикшерегез. Килеп, үзегездәге хәлләр белән мине таныштыруың өчең рәхмәт. Киләчәктә шулай элемтәдә тор. Уңыш телим!
Азия, эшне беткәнгә санап, капыл гына урыныннан купты һәм саубуллашу өчен кулын сузды.
Сузган кулны кире кагып булмый иде, Миңнулла да аңа кул бирде. Ләкин китәргә ашыкмады.
— Менә сез, иптәш дивизия командиры, — диде ул, — безгә Ушья- Таудан алып Урадыга кадәрге арада сак урнаштырырга боерык бирдегез. Минем белүемчә, ул ара ким дигәндә унбиш километр, ә минем отрядта нибары егерме ике генә кеше. Әле кичә генә шуларнын бишесен укырга җибәрергә, унысын Кызыл Армия карамагына тапшырырга дип өяздән күрсәтмә килде. Шулай итеп, волком отрядында нибары җиде кеше кала. Алар белән ничек саклармын икән мин ул унбиш-егерме километр араны да ничек Янаулда яшерен пост урнаштыра алырмын икән? Аннары бит безнең корал ягы да бик сыек, иптәш дивизия командиры.
— Отрядыңны зурайтырга, кимендә илле кешегә җиткерергә кирәк!— диде Азии.— Укырга китәргә тиешлеләрен тотма, җибәр. Ә Кызыл Армиягә хәзергә берсен дә озатмый тор. Мин Усының өяз ревкомы белән бу хакта үзем сөйләшермен, ул яктан тыныч бул. Шулай итеп, унҗиде кешең кала. Тагын утызны волость авылларыннан үзең җыйнарсың. Ә мин сиңа бер генә солдатымны да бирә алмыйм, Гайсин, чөнки һәр кешем санаулы, һәр кешем алтынга тиң хәзерге моментта!
— Кеше белән ярдәм итә алмасагыз, һич югы, бераз корал бирегез инде, иптәш Азии?
— Яз, нәрсәләр кирәк? — диде Азии, син бәйләнчектән барыбер котылып булмас дигәндәй, кырыс итеп.
Миңнулла егерме сугыш мылтыгы, йөз граната, биш ящик мылтык патроны, биш йөз наган патроны сорап гариза язды. Азин аның гаризасын укыды да, син нәрсә, корал заводы бар дип беләсеңме әллә бездә, дигән шикелле итеп, күзен тутырып беркавым карап торды. Ләкин бер сүз дә әйтмәде, Миңнулла гаризасы өстенә кыйгачлап: «Биш рус винтовкасы, ун граната, бер ящик винтовка патроны, 200 наган патроны биреп җибәрергә», дип язды. Аннары Миңнуллага сузды һәм:
— Бар, складтан алырсың. Шушыннан артыгын берничек тә бирә алмыйм. Коралны үзегез табарга тырышыгыз: акгвардиячеләрне һәм шуның ише бүтән контрларны күбрәк кулга төшерегез дә коралларын үзегезгә алыгыз! — дип, ишеккә кадәр килеп, аны озатып калды.
10
Февраль аенда фронтта әллә ни зур үзгәрешләр булмады. Күрәсең, көннәр бик салкын торгангадыр, аклар алай зурдан кубып һөҗүм итмәде. Ләкин алар кул кушырып, тик кенә ятмый, бик тырышып сугыш эшенә өйрәнәләр. Тирә-як авыллардагы ярлы халыкның актык сарык һәм сыерларын талап суялар. Соңгы кадак оннарын тартып алып, шул оннан көмешкә куып, типтереп яталар. Шуның өстенә, авыллардагы контр элементлар да ул бандалар белән тыгыз элемтә тота, аларга һәрьяклап ярдәм итеп тора иде.
Шунлыктан бу чорда ревкомның эше җиңеләймәде генә түгел, киресенчә, тагын да арта төште. Яшерен рәвештә безнең якка үтеп кергән
ак бандалар һәм үзләре безнең якта булсалар да, күңелләре белән совет властеның бетүен теләп торган кулаклар тарафыннан эшләнгән корткычлыкларны тикшерү өчен волостьның берәр авылына барып кайтмый калган көне бик сирәк була Миңнулланың.
Менә бүген дә биш кешелек гвардиячеләре белән Кульга авылыннан кайтып килеше. Ярлылар комитеты утырышы барган вакытта тәрәзәдән ф атып комитет председателен яралаганнар һәм шул ук төнне өен дә яндырганнар иде. Чана җигеп йөрү хәвефле булганлыктан, (контрлар һөҗүм иткәндә качып котылырга алай бик уңайсыз) Миңнулла үзе дә, кызылгвардиячеләре дә җайдак иделәр. Көне алай чамасыз салкын булмаса да, бик җилле. Яхшы ук буранлап та тора. Кар кашларга, керфекләргә сылана. Юл бөтенләй диярлек кар астында калган. Әле ярый, атлар акыллы: үзләре чамалап баралар. Ул бичараларга да кыен: тез тиңентен кар ерып атларга кирәк бит. Җитмәсә, җиле каршы... Атларның да керфекләре ап-ак. Кисәк-кисәк аеруча котырып куйган җил карны бөтереп аларның колак һәм борыннарына да тутырмакчы. Шуңа күрә атлар әледән-әле пошкырып, башларын чайкап барырга мәҗбүр...
Ап-ак кыр уртасына куелган кара стена булып урман күренде. «Шөкер, исән-сау гына монда да килеп җиттек,— дип уйлап алды Миңнулла.— Димәк, кайтасы юлның яртысыннан артыгын узды дигән сүз. Ә урманда ул кадәр үк салкын булмас. Юлы да арурак булырга тиеш — өстән әллә ни күп яумый бит. Бәлки урманны, биш-алты чакрым араны, юырттырып кына үтеп булмасмы әле...»
Урманга кереп бераз баргач, гвардиячеләр: «Бик туңдырды, азрак туктап, аякларны җылытып алыйк», — диделәр. Миңнулланың үзенең дә тешләре-тешкә тими башлаган иде, рәхәтләнеп риза булды. Атларыннан төштеләр дә тизрәк җылыныр өчен бияләй атыш уйнарга тотындылар. Шул уен белән мавыгып, алар урман юлыннан, борылыштан ми- чәп җигелгән бик шәп артлы чанага утырып өч кеше килеп чыкканны абайламыйча калдылар.
Бу очрашу чанадагылар өчен дә көтелгән хәл түгел булса кирәк, алар да бер мәлгә каушап калды. Ләкин алар алданрак исләренә килде: атларын туктатып, берсе пулеметтан, икесе наганнан гвардиячеләргә атарга керештеләр. Миңнулла мәсьәләне аңлап алып:
— Агач артына посыгыз да — сугышка! — дип команда биргән арада ике кызылгвардиячене сафтан чыгарып та өлгерделәр: берсе, башына пуля тиеп, шундук үлде, икенчесенең кулы яраланган иде.
Ә бандитлар, атларын кирегә борып алып, качып китәргә маташалар иде инде.
«Тере килеш ычкындырмаска кирәк!» дигән уй йөгереп үтте Миңнулланың башыннан, һәм ул үзенең гвардиячеләренә:
— Атларына атыгыз! —дип боерды, үзе дә тегеләрнең бер атына төзәп, рәттән ике пуля җибәрде.
Кем пулясы тигәндер, бандитларның кирегә чаба башлаган атларының берсе башта сөрлегеп китте, аннары кызганыч итеп кешнәп җибәрде дә гөрселдәп егылды. Икенчесе, мичәүдәгесе, постромкаларын өзеп, чабып китте. Чанадагыларның икесе сикереп төшеп урманга кереп кач- макчы булган иде. Ләкин гвардиячеләрнең пулясы икесен дә аяктан екты. Ә өченчесе, пулемет калканы артына ышыкланып чанада яткан килеш, һаман атуын дәвам итә иде әле. «Зыян юк,— дип уйлап алды Миңнулла, — атар-атар да патроннары беткәч бер туктар. Күпме генә тыпырчынса да, хәзер барыбер безнең кулдан ычкына алмый инде ул!»
— Атуны туктатырга!—диде Миңнулла үз гвардиячеләренә, чөнки калкан артына яшеренгән кешегә тидерү мөмкинлеге бик шикле иде. Аннары шул чанадагыга кычкырды: — Әй, син дә туктат файдасызга атуыңны да яхшы чакта үзең бирел!
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Чанадагы кеше атудан туктады, ләкин бирелергә исәбе юк иде.
— Биш минут вакыт бирәм уйларга! — диде аңа Миңнулла. — Әгәр шуннан соң бирелмәсәң — безгә үпкәләмә!
_ Тот менә!..— дип татарчалатып сүгенеп җавап бирде теге. Аның тавышы бик нык таныш шикелле тоелды. Ләкин кем тавышы —анысыв Миңнулла һич тә хәтерли алмады.
Миңнулла биш минут көтте. Шуннан соң гвардиячеләренә урман эчләтеп шуышып барып, теге явызны урап алырга боерык бирде...
Дүрт кешегә берүзе каршы тора алмаслыгын сизенеп, теге адәм эшне зурга җибәрмәс дип уйлаган иде Миңнулла. Ләкин ул көткәнчә булмады. Тере килеш бирелмәде чанадагы. Соңгы чиккә кадәр әле пулеметтан, әле наганнан ата-ата каршылык күрсәтте дә:
— Хыялланма мине тереләй кулыңа төшерергә, кызыл әтәч!—дип, соңгы патронын үз маңгаена атты.
Миңнулла ялгышмаган, чанадагы контр, чыннан да, аңа таныш булган икән. Чирканды мулласы малае Хәйретдинов Хәйрулла иде ул.
Хәйрулланың кесәләрен тентегәннәр иде, бер кесәсеннән Колчак армиясе офицеры билеты, икенчесеннән коммунистлар партиясе билеты чыкты. Ә чана башына тыгылган ике капчыкка бик күп кәгазь һәм алтын акчалар тутырылган иде.
Хәйрулланың кая һәм нинди максат белән баруы булгандыр, анысын тәгаенли алмадылар. Кызганычка каршы, аның иптәшләре шулай ук икесе дә җан тәслим кылганнар иде.
11 .
Март башында, төгәлрәк итеп әйткәндә, дүртенче числода, чит ил капиталистлары тарафыннан корал белә« дә, кием-салым белән дә тулысыңча тәэмин ителгән йөз уиыз мең кылыч һәм штыклы Колчак гаскәрләре бөтен Көнчыгыш фронт буйлап һөҗүмгә күчте. Колчакның планы — Уралдан көнбатышка таба барып, Иделгә бәреп чыгу һәм шунда акгвардиячеләрнең һәм интервентларның бүтән группалары белән кушылып, Мәскәүгә юл тоту иде.
Әйтергә кирәк, ул көннәрдә колчакчыларның һөҗүме шактый уңышлы барды. Алар унынчы мартта Бирскины, унөченче мартта Уфаны, унсигезенче мартта Минзәләне һәм Минзәлә өязенә караган Актаныш, Байсар, Пучы авылларын басып алдылар.
Уртавыл волостена аклар әлегә тоташ һөҗүм итеп килеп җитмәсә- ләр дә, аерым группалары белән халыкны талауларын көннән-көн ешайта баралар иде. Ревком карамагындагы илле-илле биш кешелек, аның да яртысы җәяүлеләрдән торган отряд белән генә егерме чакрым сузылган фронтта ышанычлы сак куеп, дошманга каршы уңышлы көрәш алып бару, әлбәттә, мөмкин түгел иде. Миңнулла өяз ревкомына да, егерме сигезенче дивизия командиры Азин исеменә дә шул хакта рапорт язып, һич югында, тагын бер илле кешелек отряд һәм корал җибәрүне сорап караса да, файдасы булмады. Ревкомнан, мөмкинлегебез юк, дип җавап бирделәр. Ә Азин: «Кешеләр белән дә, корал белән дә- ярдәм итә алмыйм, иптәш Гайсин. Монда, фронтның алгы сызыгында, безнең эшләр сезнекеннән дә читенрәк. Отрядыңны җирле кешеләр хисабына тулыландыр. Коралны аклардан яулап алыгыз. Чигенергә аерым приказ булганга кадәр ничек тә түзеп тору кирәк! Әзерләгән икмәкнең һәр потын дивизиянең азык-төлек бүлегенә тапшыра бар!» — дип язып> җибәргән иде.
Шулай да егерме сигезенче мартта өяз ревкомы боерыгы буенча волость ревкомы карамагына унике кешелек атлы отряд килеп төште, һәм бик вакытлы килеп төште. Чөнки егерме тугызынчы мартта акларның бер ротасы Уртавылга һөҗүмгә ташланды. Менә шул чакта әлеге
атлы отряд бик ярап куйды. Теге көнне Хәйрулладан калган пулеметны алып кайтып, аңа шактый гына патроннар да юнәткәннәр иде. Шулай итеп, волком отрядындагы кораллы җитмешләп кеше һәм бер пулемет белән акларның кадровой солдатлардан торган ротасына каршы күтәрелделәр һәм тегеләрне чигенергә мәҗбүр иттеләр.
Ләкин акгвардиячеләрнең моның белән генә тукталып калмаячагы, ♦ монысы аның капшап, разведка ясап караулары гына икәнлеге ачык иде. Разведка мәгълүматларына караганда, Уртавылга тегеләрнең ике полкы һөҗүмгә әзерләнә һәм ул һөҗүм иртәгә иртән башланырга тиеш иде. Шуңа күрә Миңнулла утызына каршы төндә Карый волкомы һәм Уртавыл ревкомы кешеләрен һәм әйберләрен Уртавылдан утыз чакрымдагы Чыгакул авылына озатты.
Разведка мәгълүматы дөрес булып чыкты: аклар утызы көнне иртүк ике полк белән Уртавылга һөҗүм башлап, аны урап алырга керештеләр. Мондый чакта барлы-юклы корал белән шул тикле зур көчкә каршы торудан мәгънә юк иде. Миңнулла отряды Ваҗадыга чигенергә мәҗбүр булды.
Я Уртавылны сугышсыз-нисез кулга төшерү куанычыннан бәйрәм ясарга булганнардырмы яки авылны талау белән шөгыльләнгәннәрдер- ме — утыз берендә аклар күренмәде.
Утызында аклар Янаулны да басып алганнар иде. Ә утыз берендә Миңнулла егерме сигезенче дивизия штабы белән телефон аша бәйләнешкә кереп, Азинның бронепоезд белән Балыкчы станциясеннән Яңа- улга, аны аклардан азат итәргә дип киткәнлеген белде, һәм ул Уртавылны калдырырга туры килгәнлеген әйтеп, алга таба ни эшләргә, кая барырга икәнлеге хакында киңәшеп кайту нияте белән Азинны эзләп үзе Янаулга китте.
Янаулны алгач, аклар станциядән бер-ике чакрым җирдә тимер юл рельсләрөн һәм шпалларын сүтеп куйганнар икән. Азин бронепоезды шул төшкә җиткәч туктап калырга мәҗбүр булган. Шуны гына көтеп торган аклар, авыр тупларыннан атып, бронепоездны сафтан чыгарганнар. Дөрес, ахыр чиктә азинчылар Янаулны аклардан кире кайтарган иде кайтаруын. Әмма «каты яраланган» бронепоездны «һушына китерә» алмаганнар иде әле. Миңнулла Азинны әле шул бронепоездны төзәттерергә тырышып йөргән чагында туры китерде.
Азинның бик ашыкканлыгы, кәефе шәптән булмавы кыяфәтенә үк чыккан иде. «Болай да кырыс кеше, мондый чакта хәлне аңлатканны юньләп тыңлап торса ярый инде», дип, Миңнулла аның янына шикләнебрәк кенә барган иде. Ләкин Азин аны куанып каршы алды:
— О-о-о1 Иптәш Гайсин! —диде ул, аны шундук танып алып.— Бик шәп булды бит әле синең монда килеп чыгуың! Нихәл соң? — дин кул биреп күреште һәм мәш килеп шул тирәдә кайнашкан тимер юлчылар яныннан читкәрәк алып китте дә: — Ну, давай, сөйлә: сезнең эшләр ничек анда? Уртавылны кулыгызда тотасызмы әле? Икмәк әзерлисезме?— дип сораштырырга тотынды.
Миңнулла Уртавылны калдырып китәргә мәҗбүр булуларын әйткәч, Азин:
— Шәп түгел анысы! Мин килеп җиткәнче ничек тә түзеп торырга иде, — диде.
Миңнулла акларның Уртавылга ике полк белән һөҗүм иткәнлеклә- рен, шунлыктан аларга каршы торуның барыбер нәтиҗәсе булмаслы- гын әйткәч кенә:
— Алайса, чигенеп дөрес иткәнсең! — дип, Миңнулла карары белән килешергә мәҗбүр булды. Аннары күңелсез генә дәвам итте:—Әйе,бу араларда бер сездә генә түгел, дивизиядә дә, бөтен фронтта да хәлләр кыенлашып китте шул. Вакытлыча чигенергә туры килә. Әле менә сиңа да, әгәр үзең килмәгән булсаң, ревкомны һәм большевиклар семьяла-
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
рын Михайловский заводына эвакуацияләргә кушып хәбәр иттермәкче идем. Бар, хәзер үк кайт та шул боерыкны үтәргә кереш!
— Мин ревком кешеләрен һәм олауларын Чыгакулга озаткан идем инде, иптәш дивизия командиры!
Азин башта ризасызлык белдереп, Миңнуллага күзенең агы белә» карап алды. Аннары, «а нука-нука-нука» дип, кыр сумкасыннан картасын алып Чыгакулны эзләп тапты.
Чыгакул фронт сызыгыннан Михайловскийга караганда эчкәрерәк, тынычрак урында иде. Моның шулай икәнлеген Азин да төшенеп алды бугай, бу юлы инде Миңнуллага баягыча өтеп ала торган итеп түгел, җылы итеп карап: — Әйе, обозларыңны Чыгакулга эвакуацияләп, ихтимал, син дөрес иткәнсең, Гайсин!—диде. — Ә отрядың кайда хәзер?
— Ваҗадыда.
— Ул тирәдә хәлләр ничек?
— Анда да озак түзеп булмас, иртәгәләрдән дә соңга калмыйча дошман тагын һөҗүмгә күчәргә тиеш.
— Ә син ни эшләргә, акларны тоткарлау өчен нинди чара күрергә уйлыйсың?
' — Менә шул хакта сездән киңәш һәм ярдәм сорарга дип килдем дә инде мин! Үз көчебез белән генә тоткарлый алмаячакбыз ул акларны. Уртавылга ике полк белән һөҗүм итте алар. Разведка мәгълүматларына караганда, аларга өстәмә көчләр килүе һаман дәвам итә. Әгәр алар- ны Ваҗадыга кертмичә торыйк дип саныйсыз икән, минем отрядка ярдәмгә кимендә бер полк җибәрүегезне үтенәм, иптәш дивизия командиры.
— Менә нәрсә,— диде Азин, гадәтенчә кискен тонга күчеп,— си» давай, булмастай нәрсәләрне сорап баш катырма, яме! Сиңа полк түгел, бер солдат та бирә алмыйм. Минем дивизиянең фронты йөзләрчә километрга сузылган хәзер. Ваҗаданы дошман кулына бирмичә тору өчен мөмкин булганның бөтенесен эшлә. Дошманны бер сәгать тоткарлап торуның да әһәмияте зур хәзерге моментта!
Дивизия тикле дивизия командиры, ә үзе берни белән дә ярдәм итә алмый, дип күңеле төшеп, Миңнулла китәргә дип атына атлангач, Азин аның янына килде дә:
— Син миңа үпкәләмә, Гайсин, — диде. — Мөмкинлегем юк бит. Алга таба барлык мәсьәләләр буенча да өяз ревкомы күрсәтмәсе нигезендә эш итәрсең. Әгәр аклар бик нык кысрыклый башлап, чигенергә туры килсә, Михайловский заводына чиген. Сау бул! Колчак бандалары» туздырып ташлагач күрешербез дип уйлыйм.
— Ә сез нигә мине отрядым белән үз дивизиягез составына алмыйсыз соң, иптәш Азин?
— Бик алган булыр идем дә, өяз ревкомы рөхсәт итми шул. Мин хәтта синең үзеңне генә алырга да сорап караган идем, шуңа да риза булмадылар! Ярый, хуш хәзергә! Уңыш телим!
— Сезгә дә шулай ук, Владимир Мартынович!
Беренче апрельдә колчакчылар күп санлы гаскәр белән Ваҗадыга һөҗүм итте. Миңнулла отряды, Азин боерыгын үтәп, аларга каршы батырларча сугышты. Сан ягыннан аз булса да, отрядның позициясе уңай- рак (отряд тау өстендә, ә аклар астан, болынлыктан һөҗүм итә) иде. Дошман никадәр генә ярсып килсә дә, аның өч атакасын отряд кире какты. Ләкин колчакчылар дүртенче тапкыр, бу юлы инде тагын да зуррак көч белән ябырылгач һәм отряд гвардиячеләренең патроннары беткәч, Миңнулла Ваҗаданы калдырырга боерык бирергә мәҗбүр булды. Авылның икенче башында инде иярләп куелган атларына атландылар да Чыгакул ягына юл тоттылар. Аннан Михайловский заводына кит.мәкчеләр иде. Ләкин Чыгакулда тукталып, кунып китәргә туры
килде. Чөнки ревком олауларына Чыгакулга җитәр алдыннан ак бандалар һөҗүм итеп, ике кешене үтергәннәр, өчесен яралаганнар икән. Олаучылар тагын һөҗүм булудан куркып, ары китәргә батырчылык итмичә, Чыгакулда торалар иде. Шуңа күрә Михайловский заводына икенче апрель көнне кич кенә барып керделәр.
Олауларын һәм отрядын фатирларга урнаштыру өчен ярдәм сорарга һәм ары таба ни эшләргә, кая барырга икәнен ачыкларга дип, Миңнулла өяз ревкомына килде.
12
Өяз ревкомы председателе урынында Шапошников түгел, бәлки Миңнуллага бөтенләй таныш булмаган бер кеше утыра иде.
— Соколов,— диде ул, Миңнулла кереп исәнләшкәч,— Сергей Владимирович.
Миңнулла үзләренең хәлен сөйли башлаган иде, ләкин Соколов аны тыңлап та бетермичә:
— Нигә, кем рөхсәте белән чигендең? Яка Уртавылда акларның исе дә юк бит әле! Син — хыянәтче! Мин сине хәрби кыр судына озатам, коралыңны хәзер үк өстәлгә куй!—дип җикеренергә тотынды һәм шундук телефонга ябышып, милиция чакыртты.
Миңнулла бил каешына тагылган наганын алып, тегенең өстәленә куйды. Эчке кесәсендә бер ак офицердан алган браунингы да бар иде. Аны бирмәде. Ә Соколов тентеп тормады. Гомумән, бүтән сөйләшеп торуны кирәк тапмады Соколов. Аның чакыруы буенча кергән милиционерга:
— Мин бу кешене кулга алдым. Алып китегез дә утыртыгыз. Ә иртәгә Сарапулга хәрби кыр судына озату турында приказ бирермен! — генә диде дә шуның белән эшен бетерде.
— Әле мин отряд һәм ревком кешеләрен фатирларга да урнаштырмаган бит. йөзгә якын кеше урамда көтеп тора мине! Бәлки шуларны урнаштырырга
гына рөхсәт бирерсез, Сергей Владимирович?
— Алар өчен кайгыртуны мин уз өстемә алам, — диде теге.— Телеңә салынып торма, бар, атла!
— Нигә болай кулга алды ул сезне, иптәш Гайсин?—диде милиционер. урамга чыккач.
— Ә сез мине каян беләсез?
— Кече Ашаптап мин. Сез укомда эшләгәндә безнең авылга да килгәнегез булды бит.
—1 Әйе шул. Сезнең исем-фамилиягез ничек, иптәш?
— Иван Тимофеевич Поздяев.
— Бик әйбәт. Мине нигә кулга алдылар дисез инде сез. ә, Иван Тимофеевич. Алла белсен ни өчен икәнен! Ә ул Соколов нинди адәм соң? Кайчан куйдылар аны ревком председателе итеп?
— Бер атна чамасы гына әле безгә килеп эшли башлаганына. Кайдан килгәндер, нинди адәмдер — анысын әйтә алмыйм.
— Минемчә, ышанычлы кеше түгел ул!
— Ышанычлы булмаса, андый җаваплы эшне тапшырмаслар иде, иптәш Гайсин.
— Анысы шулаен шулай. Ләкин нәрсәседер, кай җиредер ошамады аның миңа.
Шул чак Миңнулланың күңеленә: «Әгәр бу милиционердан партиянең өяз комитетына алып кереп чыгуын үтенеп карасам, риза булмас микән?» дигән уй килде һәм ул шул фикерен Поздяевка әйтте.
— Рәхим итегез,—диде Поздяев, берсүзсез риза булып.
ВЛКЫЯФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Партиямен өяз комитеты председателе Кибардин әле кайтып китмәгән, комитет секретаре Ясыйров белән нәрсә турындадыр сөйләшеп утыра иде. Миңнулла мәсьәләне аңлатып бирде дә
— Сезнең бу Соколов дигән кешегез фронт хәлләре белән я бөтенләй таныш түгел, яки ул сатлык җан!— диде. — Уртавылда акларның исе дә юк әле, сез аны үзегез алдан ук дошманга ташлап качкансыз, ди. Ә мин аннан отрядны соңгы чиктә, дошманга каршылык күрсәтер чама калмагач кына алып киттем. Мин өченче көн генә егерме сигезенче дивизия командиры Азии белән сөйләшеп, ана да хәлне аңлаттым. Миңа гына ышанмасагыз, ул тирәләрдәге хәлләрне Азинга шалтыратып белешә аласыз.
Кибардин белән Ясыйров Миңнулланы зур игътибар белән тыңладылар. Ләкин сак астыннан азат итмәделәр.
— Без сиңа ышанабыз. Әмма мәсьәләне ачыклаганга кадәр Соколов боерыгын үтәргә туры килә, — дип, Миңнулланы өяз милициясе бүлегенә җибәрделәр.
Милициядә аны бер буш бүлмәгә яптылар. Бераздан Поздяев ана ипи белән сөт кертте. Тамак ялгап алгач бераз хәл булып китсә дә, Миңнулланы йокы алмады. Дошман кулына эләккән булса бер хәл: анда инде берни дә эшли алмыйсың, ул кадәр үк ачуың да килмәс иде. Ләкин менә жаның-тәнең белән хаклык өчен, совет властең саклап калу өчен көрәшеп йөргәндә сине хыянәт итүдә, ил сатуда гаепләсеннәр әле. Иокы качу гына түгел, акылдан язарсың бу хурлыкка!
Ә бит Миңнулла ревкомга килгәндә үзен шушылай ябып куярлар дип түгел, рәхмәт ишетермен дип көткән иде. Чыннан да, рәхмәт ишетерлек кенә эш башкармадымы әллә ул Уртавыл ревкомында?.. Михай- ловскийга килгәндә Миңнулла өяз ревкомыннан сорап, Карый яклары- | на кайтып килергә дә (яшерен генә, авыл крестьянымча киенеп кенә, әлбәттә) ниятләп тора иде. Әти-әнисенең, абыйсының һәм бик авыр хәлдә калган Зәйнәпнең язмышлары һаман билгеле түгел, шуңа бик борчыла иде ул. Менә хәзер ул үзе тотканда, сак астында ятарга мәж- бүр... Ә бит Соколов аны аттырып үтерергә дә мөмкин. Хыянәтче дип, дошман күренмәс борын ук постын ташлап качып киткән, дип язып жи- бәрсә —хәрби кыр суды өчен шул бик җиткән! Кибардин тикшерербез дип калды калуын да, ләкин Пермьнән яисә армия штабыннан ниндидер бик ашыгыч, бик мөһим күрсәтмә килеп төшеп, Миңнуллаларны онытып җибәрүе дә ихтимал лабаса аның!..
13
Ябылуда ятуына тәүлек тулып килгәндә сакчы ишектән башын тыкты да.
— Әйдә, Гайсин, сине Соколов чакыра!—дип, үзе белән ияртеп алып китте.
«Ни эшләтмәк була икән ул мине? — дип уйлады Миңнулла юлда барганда. — Азат итәрме, әллә чыннан да кыр судына озатырга ниятләде микәе? Әгәр шулай итәргә маташа башласа, билләһи, кесәмдәге браунинг белән башта аның башына җитәм, аннары үземә атам!..»
Кабинетында Соколов ялгызы гына иде. Иөзе чытык, нидәндер канәгать түгеллеге әллә кайдан сизелеп тора. Ул башта: «Бар, хезмәтеңне дәвам ит!»—дип, сакчыны чыгарып җибәрде. Аннары өстәл тартмасыннан кичә Миңнулладан алып калган наганны алып бирде дә:
— Мин сине кызгандым, иреккә чыгарырга булдым, Гайсин, — диде. Ашыкмыйча гына папирос кабызды, тирән итеп ике-өч тапкыр суырды. — Ләкин син революция алдындагы, совет власте алдындагы
җинаятеңне йолу өчен Яна Уртавылга, волостьны эвакуацияләргә бүген үк кире китәргә тиешсең.
— Сезгә ничә тапкыр әйтергә кирәк инде Уртавыл аклар кулында дип! Анда барудан хәзер ни мәгънә?—диде Миңнулла, җен ачулары чыгып.
— Ансат эшне аны ахмак та эшли. Ә син менә кыен шартларда эш- ф ләүнең җаен тап! — диде Соколов, һаман үз кирелеген өстәп.
— Ярый, алайса, болай итәбез: Уртавылга, әйдә, сезнең белән бергәләп киттек, яме!
— Юк, мин үзем бара алмыйм! Минем урында булсаң, син үзең дә китә алмас идең. Мондый җаваплы моментта мин ревкомда булырга тиеш. Әгәр алай
бик таләп итәсең икән, синең белән бергә аппараттан берәр иптәшне җибәрергә мөмкин булыр.
— Мөмкин генә түгел, кирәк!—диде Миңнулла.— Югыйсә, сез миңа тагын ышанмаячаксыз бит.
Соколов стена шакып күрше бүлмәдән бер юан гына, бәләкәй генә һәм бик куркак кыяфәтле кешене чакырып кертте дә аны Миңнуллага тәкъдим итте:
—J Таныш булыгыз: ревкомның финанс бүлеге мөдире Култышев Иван Митрофанович.
Миңнулла да үз исем-фамилиясен әйтте.
Соколов Култышевка Миңнулла белән кая барырга, ни эшләргә туры киләчәген аңлаткач:
— Юлга хәзер үк кузгалырга кирәк, иптәшләр, — диде. — Башта Уртавылны, аннары волостька караган авыллардагы икмәкне эвакуацияләрсез. Ләкин, барыннан да элек, йөз илле-ике йөз баш җигүле ат җыйнап, монда минем карамакка озатырга кирәк булыр. Моны сугышчан бурыч итеп санагыз! Бу эшкә җаваплы итеп сине билгелим, иптәш Гайсин. Ә син, иптәш Култышев, иптәш Гайсинга ярдәмче булырсың. Менә сиңа, иптәш Гайсин, шул хакта мандат! — дип, бер кәгазь сузды. Анда болай дип язылган иде:
Мандат
Усы өяз ревкомы
3 апрель. 1919 ел № 1319
Михайловский заводы _
Волостьтагы авыл ярлылар комитетлары үзләренең эшләрен ип. Гайсин күрсәтмәләре нигезендә алып барырга тиеш.
Ревком председателе — С. СОКОЛОВ.
Секретаре — А. КАТРЯЕВ.
— Синең бу мандатыңа исе китәр инде колчакчыларнын! — диде Миңнулла, басыла башлаган ачуы яңадан кабарып.
— Әгәр ревком боерыгын үтәргә теләмисең икән, мин сине тагын кулга алырга мәҗбүр булачакмын, Гайсин!—дип. янә милиция чакыр- макчы булып, Соколов телефон трубкасына тотынды.
«Юк инде, бүген алай ансат кына кулга ала алмассың син мине!» дигән уй йөгереп үтте Миңнулла башыннан һәм ул, наганын тартып чыгарды да, теш арасыннан гына:
— Куй трубканы урынына, Соколов, югыйсә, атам! — диде.
Соколов секунд эчендә агарып чыкты, өтәләнеп трубканы кире куйды. Сизелер-сизелмәс кенә аның кулы да калтырый башлады. Кыскасы, аның аптырап-каушап калганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Миңнулла күңеленә кичә үк килгән, провокатор түгел микән бу адәм, дигән шик тагын да арта төште һәм ул:
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф яшьнәп ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
РСФСР
Моны күрсәтүче Гайсин Миңнулла Хәлиулла улы Усы ревкомы тарафыннан Яңа Уртавыл волостена эвакуация үткәрү өчен җибәрелә.
— Әйдә, киен Соколов, партия өяз комитетына, Кибардин янына
барабыз!—диде. „
— Миңа боерык бирергә хакың юк икәнен беләсеңме, Гаисин?— дип, Соколов башта карышырга маташа башлаган иде, ләкин Миңнулла, совет властена каршы эш итә торган кешеләрне минем хәтта атарга да хакым бар, дип, бик каты тотынгач, буйсынырга мәҗбүр булды.
Миңнулла үзенең болан итәргә хакы булмавын да, моның өчен үзен утыртып куярга мөмкин икәнлекләрен дә бик яхшы белә иде. Ләкин шул ук вакытта, әлегә ачык дәлиле булмаеа да, Соколовның совет яклы кеше булмавына да бөтен күңеле белән инанган иде. «Провокатор булмаган кеше мин әйткәнгә ышаныр, йөзгә якын кешене эвакуация ясарга дигән сылтау белән инде күптән дошман кул астында калган Уртавылга җибәрергә боерык бирмәс иде!» дип фикер йөртте ул. Шуңа тегене җилтерәтеп партиянең өяз комитетына алып барган иде. Кызганычка каршы, уком председателе Кибардин урынында юк, каядыр киткән булып чыкты. Ә уком секретаре Ясыйров, Миңнулланы тыңлап та бетермәстәнз
— Син үзеңне генә коммунист дип, тик мин генә совет власте өчен янып йөрим дип уйлама, Гайсин. Без барыбыз да коммунистлар һәм барыбыз да, нәкъ синең шикелле үк, совет иленең дошманнарына каршы көрәшәбез, һәркайсыбыз үзенә тапшырылган эшне башкара һәм шуның өчен үзе җавап бирә! Минемчә, синең иптәш Соколовка бәйләнергә бернинди нигезең дә, хакың да юк. Әгәр соңыннан кыен хәлдә калуыңны теләмисең икән, бар, хәзер үк аның боерыгын үтәргә кереш!— дип кырт кисте.
Моннан ары да карышып торуның мәгънәсе булмаячагы көн кебек ачык иде.
— Ярый, — диде Миңнулла, ниһаять, сыкранып кына ризалашырга мәҗбүр булып, — ярый, мин сезнең боерыкка буйсынам. Ләкин, карагыз аны, бу эшнең ахыры өчен җаваплылыкны мин үз өстемә алмыйм.
— Син боерыкны үтә!—диде Соколов, Ясыйров та аның яклы булганга аеруча кодрәеп.
— Ә безнең волком кешеләре һәм олаулар кайда соң хәзер? Алар- ны ни эшләтергә боерасыз?
— Алар өчен хәсрәтләнмә, — диде Соколов, — мин аларны юллап озаттым инде!
— Ничек озаттың? Кая озаттың син аларны? — дип, Миңнулла тегенең өстенә килә башлаган иде, араларына Ясыйров килеп кереп, якалашырга ирек бирмәде.
— Хафаланма инде юкка!—диде Соколов, бик нык каушаган булса да, сиздермәскә тырышып. — Әллә кая түгел, Уртавыл волостена бара торырга куштым мин аларга!
— Кайчан җибәрдең аларны?
— Бүген иртән.
— Ә отряд кайда минем? Аны да берәр җиргә озатмагансыңдыр ич?
— Тугыз кешең калды, утыз сигезен фронтка озатырга туры килде.
— Әһә, син мине шул кабахәтлекләрне тынычлап эшләр өчен ябып тоттыңмыни әле, әшәке җан! — дип, Миңнулла наганын алды да Соколовка төбәп атып та җибәрде.
Ул аның маңгаена тидермәкче иде. Ләкин нәкъ курокка баскан чагында гына әлеге шул Ясыйров аның кулын аска басты һәм пуля Соколовның сул ботына эләкте. Ләкин Соколов аягында торып калды һәм Миңнулла өстенә ыргылып аның кулындагы наганын сугып төшерде. Култышев, коты алынып, чыгып йөгерде. Соколов Миңнулланы тибеп екты һәм кобурасыннан наганын алды. Ул, ихтимал, Миңнулланы шунда атып та үтерер иде, тик бу юлы да араларына Ясыйров кереп, коткарып калды. Кыска һәм юантык гәүдәле, карап торырга үшән генә булса да, ул агай гаҗәп җитез һәм көчле кеше булып чыкты: Соколов
наганын Миңнуллага төзи башлауга, яшен ташыдай атылып, тегенең наганын каерып алды. Шуннан соң гына, ниһаять, тынып калды алар. Аннары ике милиционер ияртеп Култышев та әйләнеп керде.
Милиционерлар кергәч, бу кабахәт җан Соколов мине тагын яптырып куя инде болай булгач, дип уйлаган иде Миңнулла. Шул хакта тегенең әмер бирүен көткән иде. Соколов, чыннан да, әмер бирде. Ләкин аның әмере Миңнулла уйлаганча түгел иде:
— Нигә авызыгызны ачып калдыгыз?—диде ул милиционерларга.— Әйдәгез, яраны бәйләргә ярдәм итегез!
Өстәл тартмасында мамыгы да, бинты да, йодысы да бар икән. Соколов чалбарын төшереп, күрсәтмәләр биреп торды, тегеләр булдыра алганча тырышып, аның ярасын бәйләделәр. Ярасы алай зыянлы түгел, пуля Соколовның сум итен тишеп кенә үткән иде.
— Икенең берсен сайла, Гайсин, — диде Соколов тыныч кына итеп, — я хәзер үк минем боерыкны үтәргә чыгып китәсең, яки мин сине тагын кулга алырга мәҗбүр булачакмын.
Тоткында ятуга караганда иректә булу хәерлерәк иде Миңнуллага. Аннары аны олаулар белән киткән кешеләр язмышы да бик нык борчый иде. Шуңа ул, аягы һич кенә тартмаса да, Култышевны һәм отрядыннан калган тугыз кызылгвардиячесен ияртеп, Михайловскийдан чыгып китте.
14
Дүртенче апрель киче иде бу. Көндез җепшетеп, кояш ашап иләк- ләткән юл кары туңып, пыялага әверелгән. Ул пыяла ат тояклары астында чылтырап ватылып бара иде. «Их, акгвардиячеләрне дә менә шушы пыяла карны ваткан шикелле ансат кына сытып барасы иде», дип уйлап куйды Миңнулла.
Урман эчләреннән үткән чакта инде уяна башлаган бөре, ылыс һәм нарат сагызы исләре аңкый. Ул исләр борынны рәхәт кытыклап кына калмыйча, эчкә, тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп кереп, күңелләрне җилкендерә. Инде туйдырып бетергән иярдән төшеп, җәяүләп, шушы хуш исләр белән тулы һаваны сулап, урман моңын, урман тавышын тыңлап, таңга кадәр Зәйнәп белән серләшеп йөрисе килә Миңнулланың...
Ләкин бу мөмкин түгел. Аңа хәзер ашыгырга, мөмкин кадәр олауларны куып җитәргә тырышырга кирәк. Югыйсә, аларныц дошман кулына барып кабуы бик мөмкин.
Әмма аның бу теләге тормышка ашарга язмаган икән шул. Степановка авылына килеп җитәргә ярты чакрым чамасы калганда, алар- ны бер төркем хәрбиләр туктатты. Степановкага Икенче армиянең бер часте килеп урнашкан, теге солдатлар шул частьның сакчылары икән. Сакчылар Миңнулланы часть командиры янына алып бардылар. Кичә бу частька армия штабыннан вәкил килгән булган. Ул да часть командиры янында иде. Алар белән сөйләшкәч, Миңнуллага менә нәрсә мәгълүм булды: әлеге часть Степановкага килеп кергәндә Соколов озатып җибәргән Усы һәм Уртавыл волкомнары олаулары да шунда ба-рыл җитеп, ялга тукталган булганнар. Ләкин армия штабыннан кил-» гән вәкил — интеллигент кыяфәтле һәм ут борчасыдай җитез хәрәкәтле, үзе татар булса да, русчаны су урынына эчә торган бер агай иде ул — аларга озаклап ял итеп торырга ирек бирмәгән. Кая баруларын, ни эшләп йөрүләрен сорашып белгән дә:
— Уртавыл күптән колчакчылар кулында, ул якка барырга һич тә ярамый безгә!—дип, хәрби олауларга ияртеп, волком олауларын Сарапул — Әгерҗе — Вятские Поляны маршруты белән тылга озаткан иде.
Алайса, без дә кузгалыйк тизрәк, югыйсә, куып җитүе тагын да кы
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф яшьнәп ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
енлашыр дип, Миңнулла да үзенең кечкенә отряды белән олаулары артыннан кнтмәкче булган иде, әмма армия штабы вәкиле:
— Алай итүнең хажәте юк. Алар үзләре дә әйбәт кенә барып урнашыр. Ә сез, иптәш Гайсин, хәзер ятып ял итеп алыгыз да иртәгә кире Михайловскийга кайтып, өяз ревкомы карамагында эш итә башларсыз!—диде.
— Менә бу иптәш ревком вәкиле,— диде Миңнулла, Култышевка ымлап. — Ул ни әйтер икән соң?
— Минемчә дә, Михайловскийга кайтырга кирәк. Никадәр тизрәк кайтсак, шул кадәр яхшырак булачак! — диде Иван Митрофанович.
Кайтуын кайтасы да, ләкин Соколов аларга ике йөзләп җигүле ат алып кайтырга кушкан иде бит әле. Менә шуңа күрә, һич югында, ун-унбиш баш җигүле ат алып кайтып булса да ярар дип, Миңнулла Шумково авылына кагыла кайтырга уйлады.
Шумковода аларның эшләре әйбәт кенә булды. Кичтән акларның ун кешелек отряды килеп, Шумково авылына утыз биш җигүле ат әзерләп. йорт башына берәр мич ипи пешереп һәм йөз капчык он хәстәрләп куярга әмер биреп киткән булганнар икән.
Колчакчыларны сөенешеп көтеп алган контр элементлар, куштанланып, унөч җигүле ат, утыз дүрт капчык он әзерләп куйган һәм авыл халкына үзләренең оннарын биреп, кырык бер мич икмәк салдырганнар. Ул икмәкне жыйнап алып, инде олауларга да төяп куйган булганнар. Тик аклар аларны алып китәргә генә өлгермәгән. Бандитлар кулына калганчы үзебезнең халыкка эләксен, ичмаса, дип, Миңнулла икмәкне дә, олауларны да үзләре белән Михайловскийга алып кайтырга «арар кылды.
15
Алар кайтып кергәндә, Михайловскийда Усы ревкомы урнашкан бина урынында кара күмер генә өелеп калган иде. Ни булганын сорашырга дип, Миңнулла партиянең өяз комитетына барды. Ләкин анда да берәү дә юк, бөтен бүлмәләр буп-буш иде.
Инде ни кылырга, кая барырга белмичә торганда, Миңнулла янына ■бер рус карчыгы килде дә:
— Син Гайсин түгелме, улкаем? — дип сорады.
— Әйе, мин Гайсин булам, әбекәй.
— Алайса, мә, Петр Иванович моны сиңа тапшырырга кушып калдырган иде,— дип, карчык Миңнуллага конверт бирде.
— Сез Петр Ивановичның кеме буласыз?—диде Миңнулла, конвертны ачып, эчендәге хатын алган арада.
— Беркеме дә түгел. Мин укомнын җыештыручысы идем.
Миңнулла хатны укырга тотынды: «Иптәш Гайсин! — диелгән иде анда.— Югарыдан килгән күрсәтмә нигезендә, уком Михайловскийдан эвакуациягә китәргә тиеш булды. Казан губернасының Арча өязенә барачакбыз. Шушы язуны алу белән син дә, үзең белән булган барлык иптәшләрне җыйнап, әлеге маршрут буенча юлга чык. Моны укомнын катгый боерыгы дип сана.
Соколов мәсьәләсендә син мең тапкыр хаклы булгансың, иптәш Гайсин. Әйе, хыянәтче булып чыкты ул. Бүген төнлә ревком карамагындагы барлык акчаны, бөтен кыйммәтле әйберләрне һәм Кызыл Армиягә озатырга дип авыллардан җыйган утыз сигез җигүле атны алып, үзенең иярченнәре белән Колчак ягына качып киткән. Киткәндә Ясыйровны атып үтергән, һәм документларга да ут төрткән. «Их, кичә атып үтергән булсам шул кабахәт җанны!» дип уйлап алды Миңнулла һәм язуны укуын дәвам итте: — Ул явызның тагын да кабахәтлекләр эшләве мөмкин. Әгәр аның имзасы белән сиңа берәр төрле күрсәтмә килә
калса, зинһар, үти күрмә аны! Әгәр үзенә алай-болай очрап куя калса, уйлап та тормыйча кулга ал шул контрны! Нигә алдың дип җавапка тарттыра башласалар, минем шушы язуны күрсәтерсең.
Сау бул. Тизрәк безне куып җитәргә тырыш.
Кибардин. 5/IV.1919.»
■ — Уком кайчан авылдан чыгып китте? — диде Миңнулла әле һаман үзе янында басып торган теге карчыкка.
— Бүген иртәнге сәгать җиделәрдә.
Миңнулла сәгатенә карап алды — уникенче киткән иде.
— Рәхмәт апа, әманәтеңне үтәвең өчен!
— Рәхмәт белән тамак туймый, улыкаем. Коры рәхмәт белән генә калдырма инде син мине. Азрак ярдәм дә итеп кит!
Акча бирмәкче булып, Миңнулла кесәсеннән бумажнигын чыгарган иде, карчык кулын гына селекте:
— Юк, улыкаем, акча кирәкми мина! Хәзерге заманда акчаның кадере юк аның. Син мина, булдыра алсаң, берәр бөтен генә булса да икмәк калдырып кит, икмәк булмаса, он да, ярма да ярый. Тик ашый торган әйбер генә булсын!
— Өеңдә кемнәрең бар, әбекәй?
— Берүзем генә мин. Синең шикелле ике малаем бар иде дә, берсен аклар үтергән, икенчесе исәнен исән бугай әле дә, тик ул миңа ярдәм итә алмый шул — фронтта. Кибардин барында ярый иде, ул рифкумнан ипи паегы бирдертеп тора иде. Тик ул да китеп барды шул инде менә.
Карчыкның шушы сүзләрен тыңлагач, Миңнулланың күз алдына үз әти-әниләре килеп басты. Алар да менә шушы карчык шикелле тилмереп йөрмиләр микән?..
— Тукта, әбекәй, мин олаулар янына барыйм әле.
— Ай, рәхмәт, улыкаем, ай, рәхмәт!—дип такмаклап, карчык җайдак Миңнуллага ияргән иде дә, Миңнулла аны кызганып, шушында капка төпләрендә генә көтеп торырга кушты һәм тиз генә олаулар янына барып, өч бөтен пешкән икмәк җибәрттерде.
16
Никадәр тырышсалар да, өяз комитеты олауларын куып җитә алмадылар. Хикмәт дүрт-биш сәгатькә соңга калып чыгуда гына түгел иде монда. Фронт хәлләре сәгатьләп кыенлаша бара иде. Шуңа күрә олауларны аклар кулына төшерүдән сакланып әллә нинди урау юллардан үтәргә мәҗбүр булдылар. Шулай да унҗиде олауның бишесен югалтырга, бер кызылгвардиячене һәм Култышевны юлда җирләп калдырырга туры килде. Ә турыдан барган булсалар, хәлләре тагын да хөртирәк булган булыр иде.
' Өяз комитеты олаулары Арчада тукталган иде. Икенче армия вәкиле тарафыннан хәрби олаулар белән бергә Вятские Поляны юнәлешенә озатылган Карый һәм Яна Уртавыл волостьлары олаулары да исән-сау килеш бу якларга килеп җиткән икән. Алар Арчадан дүрт-биш чакрымда гына Кәче авылына урнашканнар иде.
Партиянең Усы өяз комитеты председателе иптәш Кибардин Миңнуллага башта олауларны Арчада торган хәрби частька тапшырырга кушты. Аннары Карый һәм Уртавыл волкомнарының печатен, архивын һәм барлык материалларын өяз комитетына тапшырдылар. Отрядындагы кызылгвардиячеләрне һәм Сәгыйдулла агай малае Фәйзулланы Арчадагы хәрби частьның штабы карамагына алдылар. Карый һәм Уртавыл волостьларыннан эвакуациягә килгән кешеләрне, шул исәптән, олаулар башлыгы булып килгән Сәгыйдулла агайны да, Кәчедә урнаш
В АКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
тырып, социаль тәэминатка куйдылар. Ә Миңнулланың үзен Казанга, Икенче армиянең политбүлеге карамагына җибәрделәр.
Ул көннәрдә Казаннан Кукмарага, Кукмарадан Казанга поездлар бик еш йөреп торса да, аларга утыру мөмкин түгел: Казаннан килүчеләре фронтка баручы солдатлар, сугыш кораллары белән, Казанга баручылары сугышта яраланган сугышчылар белән шыгрым тулы була иде. Шуна күрә Миңнулла Казанга җайдак кына барды.
Икенче армиянең политбүлегендә аны Таежников фамилияле бер кеше кабул итте. Куе кара мыеклы, утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге ул агай Миңнуллага Арчадан Усы өяз комитеты тарафыннан биреп җибәрелгән белеш.мә-характеристиканы бик җентекләп укып чыкты да, бүтән берни дә сорап тормастан:
— Яхшы, — дип кире сузды. — Хәзер губерна хәрби комиссариатына барыгыз. Анда сезгә кунарга урын һәм паек бирерләр. Шунда кунарсыз, ял итәрсез дә иртәгә иртән яңа төзелеп ята торган мөселман бригадасының командиры Ибраһимов карамагына барырсыз. Мин сезнең хакта аңа телефоннан әйтеп куярмын. Уңыш телим сезгә!
Миңнулла шул чорда төзелә башлаган татар бригадасы турында белә иде инде. Ул бригаданың Алатырь шәһәрендә туплануы да һәм аның Икенче армия составына кертелү-кертелмәве икеле икәнлеге дә мәгълүм иде аңа. Ә аның бары тик Икенче армиядә, аның да Азин дивизиясендә каласы килә иде. Шуңа ул Таежников яныннан чыгып китәргә ашыкмады һәм, тәвәккәлләп:
— Мине Икенче армиядә калдыруыгызны үтенер идем? — диде.
— Мин сезнең үтенечне бик рәхәтләнеп канәгатьләндерер идем, иптәш Гайсин. Икенче армиягә дә сезнең шикелле сугыш эшен һәм политик эшне әйбәт белә торган кешеләр бик кирәк. Ләкин алай эшләргә минем хакым юк. Чөнки Республика Революцион Хәрби Советының татар милләтеннән булган барлык сугышчыларны, ә командирларны һәм политхезмәткәрләрне бигрәк тә, төзелеп ята торган татар бригадасына җибәрергә дигән катгый күрсәтмәсе бар.
— Анысы шулайдыр. Ләкин һәр кагыйдәнең чыгармасы була бит, иптәш Таежников. Үтенечемне канәгатьләндерсеннәр өчен, миңа кая, кемгә мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирәсез?
— Бу мәсьәләне тик Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең политбүлек мөдире генә хәл итә ала. Ләкин, белмим, ул да уңай хәл итәр микән сезнең үтенечне. Чөнки татар бригадасына сугыш эшен белә торган тәҗрибәле командирлар җитми. Ә мин сезне Ибраһимовка полк командиры урынбасары яки аерым батальонның командиры итеп тәкъдим итәргә ниятләгән идем.
— Ышанычыгыз өчен рәхмәт, иптәш Таежников. Шулай да мин башта Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең политбүлек начальнигы Камил Якуповка мөрәҗәгать итеп карар идем.
— Әллә сез аны беләсезме?
— Күреп түгел, газеталарда басылган мәкаләләре буенча гына.
— Күреп белгән булсагыз, тагын да яхшырак буласы икән дә, ни хәл итәсең бит. Мин каршы түгел, теләсәгез аңа мөрәҗәгать итеп карагыз.
Дөресен әйтергә кирәк, Миңнулла Камил Якупов янына кергәндә, сиңа тагын ни җитми инде, барысы да менә шушылай, синең шикелле үз мәнфәгатен генә кайгыртып, минем янга килә башласа, кая китә ул аннары, дип ачуланмагае дип шүрләбрәк кенә кергән иде. Ләкин кереп аны күрү белән курку-каушавы шундук бетте. Чөнки Камил Якупов, дәрәҗәсе зур булса да. ифрат ягымлы адәм икән. Кыйгач кара кашлы, яфраклары кабарып торган кылыч борынлы, кечкенә, әмма үткен күзле, артка тарап куелган озын, калын коңгырт чәчле ул кеше Миңнулланы
күптәнге танышыдай якын итеп каршылап, кул биреп күреште дә бүлдермичә генә аның гозерен тыңлады. Шуннан ары ипләп кенә:
— Совет властен яклап кайсы армиядә сугышсагыз да, барыбер түгелмени, иптәш Гайсин? — диде.
— Барыбер түгел шул, иптәш Якупов!—диде Миңнулла, тегенең артык каты кыланмаганына куанып һәм шуңа батыраеп китеп. — Безне чигенергә мәҗбүр иткән дошманны шул ук юллардан кирегә кууда катнашасым килә минем. Үземә таныш җирләрдә сугышканда совет властена ярдәмем күбрәк булыр дип уйлыйм.
— Бары шул гынамы Икенче армиядә калырга теләвеңнең сәбәбе?
«Тагын атан башы кирәкмени инде сиңа?» дип уйлап куйды Миңнулла һәм ни әйтергә белмичә төртелеп калды. Минем анда Кошкарев, Шишков, Соколовлар кебек контрлар белән исәп-хисапны өзәсем бар, дияргә теләсә дә, ул аларны белми бит, дип, кире түнде. Әти-әнисенең, абыйсы Зәйнулланың һәм, ниһаять, сөйгән кызы Зәйнәпнең язмышларын ачыкларга омтылуын әйтергә шулай ук җөрьәт итмәде. Шушындый зур эшләр турында сүз барганда вак-төяк шәхси нәрсәләр белән баш катырып торалармыни, дип, Якупов ачулануыннан шикләнде. Әмма шулай да ул һаман үз фикерен алга сөреп:
— Моннан да җитдирәк сәбәпнең булуы мөмкин дә түгел, минемчә, һәм сез минем үтенечемне кире какмассыз дип ышанам, иптәш Якупов! — диде.
Миңнулланың бу сүзләре, әтисе әйтмешли, фәрештәнең амин дигән сәгатенә туры килде, ахры: Якупов сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды да, бүтән бер сүз дә әйтмичә, Миңнулла белешмәсенең арткы ягына: «Иптәш Гайсинны Икенче армиядә калдырырга мин каршы түгел», дип язып һәм кул куеп бирде.
— Рәхмәт сезгә, Камил абый! — диде Миңнулла, куанычыннан очып китәрдәй булып.
— Исән бул, энекәш! Уңыш телим сиңа! Ә хәзер Таежниковка бар, — дип, Якупов аны ишек төбенә тикле килеп, кул биреп озатып калды.
Башта аны Икенче армия штабы каршында оештырылган политхез- мәткәрләр курсында ун көн укыттылар. Аннары ул чорда Әгерҗе тирәсендә акларга каршы кискен сугышлар алып бара торган 28 нче дивизиянең (Азин дивизиясенең) 247 полкына беренче батальон комиссары итеп билгеләп, фронтка озаттылар.
Ул килеп җитәсе көнне генә әлеге батальонның командиры дошман пулясыннан һәлак буласын һәм батальонда эшне ана комиссар булып түгел, командир булып башлап җибәрергә туры киләчәген Миңнулла белми иде әле.
1971—1975.
». <К. У.» № 12,
ДУСЛАР ИҖАТЫ
МОҢ ҺӘМ НӘФРӘТ ПАРЧАЛАРЫ
Килеп чыгышы, туган теле, гореф-гадәтләре ягыннан безгә якын кардәш уйгыр халкының әдәбияты татарлар арасында борын-борыннан яратып укыла килгән. Соңгы елларда Л. Моталлап, һ. Искәндәрев, И. Бәхтия һ. б. шагыйрьләрне, фольклор әсәрләрен тәрҗемә итү әдәбиятларыбыз дуслыгын тагын да кәчәйтә төште. Әмма шушы көнгә кадәр уйгыр прозасы укучыларыбыз игътибарыннан читтәрәк кала килә иде. Чөнки, аның беренче үрнәкләре унтугызынчы гасырда Билал Назыйм тарафыннан ук тудырылса да, ул чын мәгънәсендә безнең гасырның утызынчы елларында гына барлыкка килде һәм сугыштан соңгы елларда чәчәк атты, рус, казакъ, үзбәк һ. б. телләргә тәрҗемә ителә башлады. 3. Самадый, Җ. Бусаков, М. Зөлпикәрев романнары, Җ. Мусаев, Ә. Аширов, Й. Ильяс, К. Төхтәмев повестьлары һәм күпләгән хикәяләр менә шул хакта сөйли.
Көнчыгыш Төркстанның төп халкы булган уйгырлар үзенең бәйсезлеген саклар өчен гасырлар буе Кытай, Җунгар дәүләтләре явына каршы көрәшеп килде. Мөстәкыйльлеген югалткач, политик һәм экономик яктан тигез хокуклылыкка ирешү, телен, гореф-гадәтләрен, культурасын саклау һәм үстерү хакына күп тапкырлар баш күтәрде. Совет иленең япон самурайларын тар-мар итүе, демократик КХР төзелү Кытай составындагы 4 миллионлы уйгыр халкына да милли автономия биргән иде. Әмма маочы-ларның соңгы еллардагы котырынган шовинистик политикасы революция казанышларын юк итеп, азчылык милләтләрне бөлгенлеккә төшерде, көчләп кытайлаштыру дәһшәтенә Дучар итте. Халык кичергән фаҗигаләрне тасвирлау, кара золымга каршы көрәш сәхифәләрен ачу, хезмәт ияләренең якты омтылышларын, әхлак сафлыгын, батыр рухын гәүдәләндерү, табигый ки, уйгыр әдәбиятының вөҗдан һәм намус эшенә өйләнде.
1920 елда Кашгарда туган, Өремҗе югары мәктәбен тәмамлаган Йосыфбәк Мөх- лисев тә туган халкы өстене төшкән җәбер ачысын татырга мәҗбүр була. Гоминдан- чылар аны егерме дүрт яшендә үк төрмәгә яба, Чәүчәк шәһәренең баш күтәргән халкы аны бер елдан соң зиндан газапларыннан коткара. Яшь егет дәртләнеп «Ялкынлы утлар» драмасын, «Уйгыр кулъязмалары каталогы» монографиясен иҗат итә. Ул арада милли кадрларны эзәрлекләү башлана һәм Й. Мөхлисев тагын тоткынлыкка эләгә — хезмәт лагерена җибәрелә. Моннан инде ул 1961 елда СССРга качып кына котыла.
Хәзер нигездә Каэагыстанда һәм Урта Азия республикаларында яшәүче уйгырлар ике йөз меңгә якын. Балалары туган телдә белем ала, уйгырча газеталар, китаплар чыгарыла, радиотапшырулар бара, милли театр эшли. Й. Мөхлисев тә монда, ниһаять, иҗат эшенә мөмкинлек таба. «Садыйр пәһлеван», «Маяк» романнарын, «Насретдин әфәнде Кашгарда». «Йосыф Хас Хаҗип» пьесаларын, «Гасырлар һәм әсәрләр» монографиясен яза һәм филология фәннәре кандидаты исемен казана.
ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ.