Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ БЕЛӘН ЯНӘШӘ


Салих Сәйдәшевның тууына 75 ел
Күренекле опера җырчысы. Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая үзенең сәхнәдәге иҗат юлы, мәшһүр әдипләребез һәм сәнгать эшлеклеләре. композиторлар һәм җырчылар белән иҗади хезмәттәшлек еллары, кызыклы очрашулары хакында истәлекләр яза.
Журналыбызның бу санында әлеге истәлекләрдән татар профессиональ музыкасына нигез салучы атаклы композиторыбыз Салих Сәйдәшевка багышланган берничә бүлекчә тәкъдим ителә.
4ЛЛЛ ел' Казан театр техникумының ачылган елы мде. Техникумга кабул ител- 14/ гөн көнемнән миңа бәхет капкасы ачылган кебек булды. Тулай торакка *** v күчеп, бергә торган укучы кызларым белән танышып, дуслашып та өлгермәгән идем әле. Өч-дүрт көн үтүгә, «Галия Кайбицкаяны кемдер сорый», дип, мине чакырып алдылар. Сынауларны фамилиям буенча Төхфәтуллина булып үтсәм дә, Кайбицкая фамилиясен ишеткәч, йөгереп чыктым. Әдһәм абыем килгәндер, дип уйладым. Аның сәхнә фамилиясе туган авылыбыз исеме белән Кайбицкий дип йөртелә иде. Коридорга чыксам, каршымда бөтенләй башка кеше — урта буйлы, зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле бер егет басып тора. «Исәнмесез! Сез Галия Кайбицкая буласызмы? Мин Салих Сәйдәшев булам, — дип, ул кыяр-кыймас кына кулымны алып кысты. — Безнең спектакль көнендә сәхнә артында җырларга бер кыз кирәк иде. Сез җырламассызмы дип килгән идем». Мин ни әйтергә белмичә, уңайсызланып, аптырап калдым, кызардым-бүртендем. Мөгаен, бу эшне Әдһәм абыем кузгаткандыр дип уйладым. Ниһаять, телгә килеп: «Уйламый сөйләнгән сүз бу, мин җырлый белмим»,— дип җавап кайтардым. Ләкин Салих Сәйдәшев бу сүзләремә әһәмият бирмичә, җырларга үгетли башлады. «Сезне үзем өйрәтәм, аннары үзем белән бергә, минем янда җырларсыз», диде. Иртәгә тагы килерен әйтеп, саубуллашып чыгып китте. Шул көннән соң ук Салих Сәйдәшев белән тагын берничә тапкыр очраштык. Мин аңа үземнең җырлый алмавым турында күпме генә аңлатып карасам да, булмады. Көннәрдән бер көнне ул мине үзе белән театрга алып китте. Анда пианино янына утырып уйный башлады. Мин бөтен күңелемне биреп тыңлап торганда янә: «Үз көйләрем болар», дип яңа көйләр белән дә таныштыра башлагач, минем күңел, ничектер, тиз үзгәрде. Аның матур уены, үзенә генә хас нечкә моңы музыкага булган мәхәббәтемне яңартып, кузгатыл җибәрде. Шул беренче ишеткән көнемнән Сәйдәш моңнарына гашыйк
булдым. Тыңлаган саен тыңлыйсым, ул уйнаганда шул минуты белән кушылып җырлап җибәрәсем килә иде. Шул ук елның сентябрь аенда театр спектакльләренең берсендә Салих Сәйдәшев белән сәхнә артында Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Зиләйлүк» көен башкардык. Ул пианинода уйнады, мин җырладым. Бу безнең беренче чыгышыбыз иде. Оялу-каушаудан булдымы, тавышым халыкка барып җитәрлек матур чыкмады, күңелсезрәк үтте. Шулай да Салих абый кәефен төшермәде, икенче җырла-ганда тавыш биребрәк җырларсың, дип куйды.
Икенче атнада янә шул ук сәхнә артына килеп җырладык. Бу юлы мин, Сәйдәшнең көчле аккордларына карап, тавышка нык басым ясал җырладым. Хәтта залдан халыкның кул чабып җибәрүләре дә ишетелде. Әмма Салих Сәйдәшев бүгенге җырлавыбыздан да канәгать түгел иде: «Күп тавыш бирелде, урта сызыкны табарга кирәк булыр», диде ул. Шул көннән соң без репетицияләрне еш ясый башладык. Бер кадәр вакыттан соң зуррак әсәрләрне дә өйрәнә башладык. Беренче зур эшебез Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» пьесасындагы җырлар булды. Салих абый пьесадагы җырларны тавышыма җайлап, нотага салып, үзенчә эшкәртеп җырлата иде. Спектакльнең баш роле Лаләнең бөтен җырларын шулай зур ихлас белән миңа үзе өйрәтте. Мин Лаләнең сүз һәм җырларын бергә бәйләп башкарганда Салих абый: «Син Лаләнең нәкъ үзенә охшыйсың» дия иде.
...Салих Сәйдәшевның иҗаты халкыбызның героик эшендә һәм көрәшендә юлдаш булып килде. Аның йөрәктән чыккан көйләре халык тарафынннан тиз үзләштерелә иде. Беренче татар профессиональ композиторының әсәрләрен сөймәгән, белмәгән һәм танымаган кеше булмады. Аның музыкасы Татарстанның иң ерак төбәкләрендә, казакъ далаларында, Башкортстан төзелешләрендә — һәркайда көчле яңгырады. Сөй- дәшев чиксез зур таланты белән баштан ук музыкада үзенең иҗади телен тапты, осталыгы үсә барган саен шул стилен туктаусыз баета килеп, халык белән аның йөрәгенә якын, моңлы һәм шул хасиятләре белән серле булган музыка телендә сөйләшә белде. Аның стиле — музыкаль теле хезмәт ияләренә якын булганлыктан, аны теләсә кайда беренче аккордларыннан ук таныйлар һәм рәхәтләнеп тыңлыйлар. Шунысы характерлы, Сәйдәш музыкасы чын-чыннан татар музыкасы булып, бүтән милләт кешеләре тарафыннан да яратып тыңлана һәм кабул ителә. Бу үзе генә дә Салих
Салих Сәйдәшев тормыш иптәше Асия ханым белән.
ГАЛИЯ КАПСИЦКАЯ ф ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ БЕЛӘН ЯНӘШӘ
Сәйдәшев музыкасының интернациональ характерда булуын раслый. Монда, әлбәттә, Сәйдәшевның үзендә, аның музыкасында булган интернациональ омтылыш ярдәм итә булырга кирәк. Татар музыкасына хас булган пентатониканы баету юлында Сәйдашев гаять уңышлы иҗат итте, татар музыкасында моңа кадәр кулланылмаган хроматизмны кертеп, әсәрләрен гармонияләштерүдә гомум кешелек музыкаль культурасы каэаныш- ларыннан иркен файдаланды. Сәйдәш язган һәрбер әсәрне, шушы яңалыклары булуга да карамастан, халык үзенеке дип кабул итте. Бигрәк тә без, җырчылар, Сәйдәш музыкасының интернациональ рухы көчәюенә һәм, шуның аркасында, үзебезгә дә классик музыканың аңлаешлырак, якынрак була баруына куана идек.
Салих музыкасын язганда җиңел иҗат итә иде. Мин аның шунысына кызыга идем — кайберәүләр кебек, пианино янында, бармаклары белән инструмент клавиш- ларына суга-суга көй эзләнеп утырмады. «Көйләрем үзләреннән-үзләре киләп тораХ лар», дип әйтә иде дә, пианинода яңа бер нәрсәне бик иркен генә уйный да башлый иде. Көй язарга аның илһамы килгән чак була иде бу. «Менә синең белән сөйләшәм. ә үзем күңел белән сиңа көй язам», дия иде. Чыннан да, Сәйдәшнең күңелендә көйләр әйтерсең үзләреннән-үзләре яңгырап тора иде.
Татар драма театрында Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» әсәрен куярга хәзерләнгән чак, Кәрим ага үзе режиссер. Салих Сәйдәшев—композиторы. Баш рольләрне Ситдыйк Айдаров, җин. Фәридә ролен Сара Садыйкова әзерлибез. Менә спектакльне чыгарыр көн дә якынлашты, бер көнне Салих минем янга килде дә, елмаеп кына: «Галия, син җырлый торган Гөләндәм ариясенең ахыры юк бит, язылып бетмәгән, языл бетерәсе бар», — диде. Мин аның сүзенә каршы килеп: «Ярар, ярар, ярты икәнен аның кем дә белмәс, менә дигән итеп җырлармын, өйрәнергә вакыт калмады».— дип көлеп җавап бирдем. Ул һаман елмайган көе миңа бераз текәлеп карап торды да: «Әйдә әле, Галия, хәзер арияңне тәмамлап бирем, ахырын таптым»,— диде һәм йөгерә-атлый үз бүлмәсенә кереп китте. Артыннан керсәм, ул инде пианино янында, аккордлар биреп, ариянең ахырын уйнап утыра, һәм иң гаҗәбе шул: җырның ахырында кычкырып көлгән тавыш — минем тавыш! — ишетелә иде. Янына килү белән: «Мә, җырлап кара инде хәзер, тулыландымы?» — дип, арияне баштан ук җырларга кушты. Мин әле генә язылган музыкада, үз көлүемне дә тойган хәлдә, Гөләндәм ариясен көлә-көлә җырлап бирдем. Ул шундый җиңел башкарылып, бөтен булып килеп чыкты. Сәйдәшнең йөзе яктырып китте. «Рәхмәт, Галия! Җыр бу, ахыры да, башы да булды хәзер. Бар, Тинчуринга җырлап күрсәт инде», — диде. Шул минуты белән репетициягә кереп киттек. Җырны режиссер Кәрим абый Тинчурин да хуплап каршы алды.
Салих Сәйдәшевның көйләрне шулай кинәт кенә тотып алып, гади генә күренешләрне дә музыкага җиңел сала белү осталыгын тагын бер кат күрергә туры килде миңа.
1928 нчеел. Атаклы драматургыбыз Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» музыкаль драмасындагы Гөлйөзем образын икенче вариантта хәзерләп ятабыз. Бер көн шулай эш кинәт тукталып калды. Шаулап репетиция барган чагында режиссер Вөлиее-Сульва миңа карап: «Кая музыка?» — диде. Гөлйөзем үзенең ариясен җырлап бетергәч, биеп китәр өчен режиссерлар композиторга музыка язарга кушкан булганнар. Кинәт килеп чыккан паузаны композитор үзе дә күрми калмады, әлбәттә. Шул арада Салихка күзем төшеп, аның аптыраган кыяфәтеннән көлеп җибәрдем. Ул уйчан, үзен гаять уңайсыз сизә сыман. Шуннан мин аның күңелен күтәрим өлө дип, шаян тавыш белән: «И матур син, егеткәй, егеткәй, бу көеңнең ахыры юк бит, егеткәй!» дип, үземчә такмаклап куйдым. Янә: «Дәвамын да тизрәк тапчы, егеткәй!» дип биеп тә алдым.
Салих миңа карап елмайды, шул чак аның күзләре очкынланып китте. Таҗи Гыйззәт белән карашып алды да урыныннан сикереп торып: «Хафаланмагыз, хәзер ариянең ахырын язам. Әйдә әле, Галия, шул сүзләреңне кабатлый төш», диде. Үзе рояль каршына утырып нидер уйный башлады. Мин, «и матур син» дип, төрле сүзләр әйтә-әйтә тагын биеп киттем, Режиссер Вәлиев-Сульва да, артистлар да көлешеп карап тордылар. Шул арада композитор Сәйдәш һәм драматург Таҗи Гыйззәт, миңа караган килеш, минем әйткән сүзләремнең дә кайберләрең файдаланып, Гөлйөземнең ариясен тәмамлап та бирделәр. Шулай итеп, ария төгәл бер рәвеш алды, режиссерның да күңеле булып, репетицияне дәвам иттерде.
Таҗи Гыйззәтнең бу үлмәс «Наемщик» әсәрендәге Гөлйөзем ролен миңа еллар буе берүземә уйнап барырга туры килде. Гөлйөзем — урам җырчысы. Кулымда хәерче капчыгы, өстемдә ямаулы күлмәк, аягыма кигән нәрсәм — авыл чабатасы. Спектакльне бик күп уйный торгач, ул чабатам да тузып бетте, ялан аякка калдым.
Режиссерым Вәлиев-Сульва: «Әгәр сиңа биергә уңайсыз булса, салып ташла иске чабаталарыңны», дигәч, мин сәхнәгә ялан аяк чыга башладым. Автор — драматург Таҗи Гыйззәт, Гөлйөземне аеруча якын иткәнгәме: «Мин Гөлйөземнең ялан аяк сәхнәгә чыкканын күрсәм, балам күк кызганам, аягына шырпы керер күк», дия иде.
30 нчы елларның башында, җәй көне, Таҗи Гыйззәт белән Салих Сәйдәшев авылларда булган чакларында, шуннан ике пар чабата алып кайттылар. Бер пары Батыр- җанга, икенчесе Гөлйөземгә. «Авылдан менә нинди чабаталар алып кайттык, театрының чабаталарын көтеп торырга туры килмәс», дип көлеп-шаярып, Ситдыйк Айдаров белән миңа чабата бүләк иттеләр. Без, Батырҗан белән Гөлйөзем, шул яңа чабаталарны киеп тагы күп еллар бергә уйнадык.
Сәйдәшевның иҗади җитезлек-хәрәкәтчәнлеге бәлки аның тиз тәэсирләнүчән булуыннан, тирә-юньдәге хәлләрне йөрәге аша тирән кичерүеннән дә килгәндер. Татар академия театрында күп хезмәт иткән күренекле сәхнә остазыбыз Нури Сакаев- ның йөрәк авыруыннан кинәт үлеп китүе бөтен татар артистларын тирән кайгыга салды. Бу хәбәрне Салих тагы да авыррак кичерде. Күрәсең, алар бик якын дуслар булганнар. Ул көннәрдә Салих кеше күзеннән югалып, бер ялгызы утырды. Чырае бик тә кайгылы иде. Ул театр бинасының өске катына күтәрелә торган баскыч астындагы рояль алдында утырган да (театр — Островский урамында, хәзерге ТЮЗ бинасында иде), башын бер якка авыштырып, акрын гына клавишларга баса. Ничектер, мин килеп чыктым. Күрәм, йөзе агарып киткән, күзләре ярым йомылган, нидер яза Мин. комачауламыйм дип, үтеп киттем. Ярты сәгать тә үтмәде, кулына нотасын тоткан килеш, Салих театр музыкантлары янына килде. «Шуны уйнап карыйк әле».— дип, кәгазьләрен сузды.
Бу—бүген инде Һәркайсыбызга мәгълүм «Матәм маршы» ноталары иде. Артист- ларыбызның күңеленә ул шул кадәр тирән үтеп керде ки, музыканы ишеткәч, барыбыз да дулкынланып елаштык. Композиторның буәсәреидә дә халык музыкасындагы моң көчле һәм үткен хис-фикерләр белән үрелеп бирелгән иде. Артистларның тирән кичерешләрен күреп Сәйдәш: «Бу минем Нурига соңгы бүләгем—«Сакай маршы» булсын», — диде.
Соңгы елларда Салих Сәйдәшев әсәрләре симфоник музыка концертларында да мәхәббәт яулап алды. Чөнки композитор үзенең музыкаль пьесаларга язган әсәрләрен киңрәк рәвештә эшкәртеп һәм төрле буяулар белән баетып, симфония традицияләренә һәм формасына якынлаштырып бирүгә иреште. 1937 елның июнь аенда Казанда барган симфоник музыка концертларында композитор Салих Сәйдәшевчың беренче мәртәбә яңгыраган «Сүнгән йолдызлар» увертюрасы, мәсәлән, әнә шундый әсәрләреннән берсе иде.
Театрыбызда Кәрим Тинчурин һәм Таҗи Гыйззәт әсәрләре аеруча еш куелды. «Наемщик» һәм «Зәңгәр шәл» спектакльләренең уңышында Сәйдәш музыкасы, һичшиксез, гаять зур урын тота иде.
Аның үзенә генә хас моң һәм нечкәлек белән язылган увертюра, хор, балет, ария, дуэтлары, беренче яңгыраулары белән үк, меңләгән тамашачыларның күңелен биләп алдылар. Бу бер триумфаль казаныш иде. «Наемщик», мәсәлән, Сәйдәш музыкасы ярдәме белән дә чиксез дәрәҗәдә уңышка ирешеп, киләчәктә хәтта шул нигездә опера язу фикерен уятты.