ТУКАЙ ҺӘМ РУС ӘДӘБИЯТЫ
лдынгы татар интеллигенциясе һәм, беренче чиратта, язучылар өчен рус әдәбияты прогрессив характердагы фәнни һәм әдәби фикернең төп чыганагы була. Бу өлкәдә беренче зур адым итеп рус классикларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүне санарга кирәк.
1905 елга кадәр Пушкин, Лермонтов, Крылов, Гогольнең аерым әсәрләре генә тәрҗемә ителә һәм күпчелек очракта уңышсыз тәрҗемә ителә. 1905 елдан алып, рус классикларыннан Пушкин, Лермонтов, Толстой, Тургенев, Чехов, Горький, Остров- скийның, шулай ук Л. Андреев, Куприн һәм башкаларның төп әсәрләре аерым басмаларда Тукай, Камал, Әмирхан, Рахманкуловларның югары сыйфатлы тәрҗемәләрендә күренә башлый.
Рус әдәбиятында дөнья культурасының бөтен даһилыгы чагылган. Көнбатыш Европа әдәбияты классиклары Данте, Шекспир, Гете һәм Сервантес рус теленә менә дигән тәрҗемәләре аркасында татар укучыларына барып җитә, рус теле, шул рәвешчә, татар халкын да гомум кешелек мәдәниятенең гениаль казанышлары белән таныштыру вазифасын үти.
Шулай да бу чорда әле татар язучыларының чит тәэсирләрне кабул итү дәрәҗәсе һәр очракта да бер төсле булмый. Аларның беришеләре тормышның натуралистик күренешләренә тартымлык күрсәтә, икенчеләре буржуаз көнкүрешне идеаллаштыра, арада саф сәнгать тарафдарлары, декадент шагыйрьләр һәм язучылар да була.
Әмма татар әдәбиятының алдынгы өлеше зур рус әдәбиятының төп сыйфатын тәшкил иткән таза җирлеккә тугрылыклы булып кала. Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләх- метов, Г. Камал, Ш. Камал, Ф. Әмирхан һәм башкаларның иҗаты, елдан-ел критик реализм югарылыгына күтәрелә барып, нәкъ менә шул юлдан үсә.
Характерлы бер моментны читләтеп узарга ярамый. Югарыда исемнәре аталган язучыларның иҗаты, тегеләйме-болаймы, пролетариат әдәбиятына нигез салучы М. Горький иҗатына мөнәсәбәттә була. Әлеге язучыларның әсәрләрендә капитализм строе тарафыннан җәберләнгән кешеләрнең Горькийча сурәтләнгән образларын татар әдәбиятында беренче мәртәбә очратабыз. Бу хакта язучылар үзләре язалар. Г. Коләх- метов, мәсәлән, «Яшь гомер» исемле пьесасының тышлыгына турыдан-туры: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән язылмыштыр»,— дип күрсәтә.
Г. Камалның «Бәхетсез егет» пьесасында «тормыш төбендәге» геройлар Горький- ның «Кояш чыга да бата» дигән җырын татарча җырлыйлар һ. б.
Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда Каспий балык промыселлары эшчеләре тормышын сурәтләү Горькийның «Челкашнын, «Мальвансын яки «Ана» романының геройларын хәтерләтә һ. б.
Мәкалә 1946 елда Г Тукайның 60 еллыгына багышланган гыйльми сессиядә сейләү вчев язылган булган. Моңарчы беркайда да басылмаган. Аны рус теленнән Ф Миңнуллнн тәрҗемә
А
Тукай узенең проза әсәрләрендә, зур рус язучысы, реакцион мещанлыкның явыз дошманы буларак, Горькийны махсус аерып күрсәтә.
Тукайны, шагыйрь буларак, барыннан да бигрәк, рус әдәбиятының реалистик рухы үзенә тарта. Бу — соңыннан Бөек Октябрь революциясе җиңүен оештырган һәм тарихта беренче булып хезмәт ияләре тормышын социалистик үзгәртеп кору эшен башлап җибәргән бөек халыкның әдәбияты була.
Татар халкы бөек рус халкына туганлык җепләре белән бәйләнгән, һәм күп еллар бергә яшәү нәтиҗәсендә ул аның белән географик уртаклыкка һәм этнографик туганлыкка гына түгел, ә бәлки сәяси бердәмлеккә дә ирешә.
Шуңа күрә рус әдәбиятының демократик азатлык идеяләре Тукай иҗатында үзенә иң уңдырышлы җирлек таба. Әгәр Тукай әдәбият мәйданындагы беренче адымын А. Кольцовның «Что ты спишь, муҗичок?» исемле шигырен ирекле тәрҗемә итеп язган «Мужик йокысы» әсәре белән ясаган икән, бу бер дә очраклы хәл түгел.
Эш шунда ки, Тукай рус шагыйренең әлеге шигырен тоташ хәерчелек һәм мохтаҗлык шартларында изелеп яшәгән һәм хәзер инде Беренче рус революциясенең шифалы нурлары тәэсирендә йокыдан уяну, үз-үзенә карау мөмкинлеге алган татар халкына чакыру итеп файдалана.
Иҗатының халыкчанлыгы, күтәргән темаларының социлаь үткенлеге ягыннан Тукай, барыннан да элек, Н. А. Некрасовка якын.
Некрасов «халык кайгысын кайгыртучы» шигыйрь дип йөртелә. Шул ук сүзләрне Тукайга карата да кулланырга мөмкин, һәр ике шагыйрь иҗатында изелгән кешеләрне, башлыча, ярлы крестьяннарны кызгану мотивлары өстенлек итә. Некрасов әсәрләренең герое — рус мужигы рус поэзиясеннән традицион дворян образларын кысып чыгара. Некрасов әсәрләрендә дворян типлары тискәре образ буларак кына һәм мужик тормышының хәерчелеге өчен гаепле кешене күрсәтергә кирәк булган очракта гына урын ала. Тукайда да шул ук |Хәл. Татар поэзиясендә беренче мәртәбә Тукай мужикны акыллы, зирәк, барлык кыенлыкларны җиңеп чыккан уңай персонаж итеп күрсәтә («Шүрәле», «Петр бабайның хикәяте» һ. б.). Шуңа да мужикның патша, становой, татар бае һәм мулла тарафыннан социаль изелүе аңа гаделсезлек булып күренә («Золым», «Сайфия», «Көзге җилләр», «Государственная думага», «Хөррият хакында» һ. б.). Некрасов кебек үк, Тукай аристократларны һәм байларны чын ачу, нәфрәт белән камчылый, аларны хезмәт халкының җелеген суыручы соры кортлар дип атый («Соры кортларга», «Матбага белән уйнаган бер байга», «Сайфия» һ. б.). Шагыйрьнең чинов-никларга, дин әһелләренә мөнәсәбәте дә шундый ук («Дусларга бер сүз», «Мулланың зары», «Ишан», «Пыяла баш» һ. б.).
Некрасов кебек үк, Тукай үзе яшәгән чорның борчулары белән яна. Аны мужикның һәм эшченең көндәлек ихтыяҗлары борчый, шуңа да аның поэзиясе зур тәэсир көченә ия. «Государственная думага» шигырендә, дәүләт каршында мужикның мәнфәгатен яклап, ул болай ди:
Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек, кайда җир!— Ах, син, Дума, Дума, Дума. Эшләгән эшең бума!
Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең. Күрсәт җирең! Кайда! Бир! — Ах, син. Дума, Дума, Дума. Эшләгән эшең бума!
Завод-фабрикадагы коточкыч авыр ,эш шартларын сурәтләп («Казан». «Кярханәдә» шигырьләре), шагыйрь эшчеләрне көрәшкә чакыручан сәяси агитациягә кадәр күтәрелә («Тавыш хакында»).
Некрасов һәм Тукайның революционерларга зур мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләре бар. Некрасовның «Добролюбовка» дигән шигыре Тукайның вХөрмәтле Хөсәен ядкаре» шигыре белән ифрат аваздаш яңгырый.
Алга омтылу, киләчәккә, яшьләргә өмет баглау Тукайга да, шулай ук Некрасовка да .хас. Үзенең тема һәм ид ялөре белән генә түгел, аларны укучыга җиткерү формасы ягыннан да Тукай Некрасовка якын. Некрасов әсәрләрендә кирәк булганда
ӘХМӘТ ф ӘП 3 И ф ТУ КАП ҺӘМ РУС ӘДӘБИЯТЫ
югары политик сатирага кадәр күтәрелә торган юмор Тукай иҗаты өчен дә характерлы. Тормыштагы сатирик якларны гомумиләштерү һәм аларны югары социаль яңгырашлы игү ягыннан Тукай шулай ук Салтыков-Щедринга да якын тора.
Пушкин {<-Деревня-', «Вольность», «Памятник», «Декабристам» һ. 6.), Лермонтов («Смерть поэта». «Прощай, немытая Россия». «Жалобы турка» һ. б.) шигырьләрендәге революцион мотивлар Тукай шигырьләрендә бер генә тапкыр кабатланмый. Аның «Авыл халкына ни җитми», «Соры кортларга», «Государственная думага», «Кярханәдә», «Сайфия , «Көзге җилләр», «Казан», «Толстой сүзләре» кебек шигырьләре, исемнәре саналган рус шагыйрьләренеке кебек ук, ярлы халыкка мәхәббәт һәм кызгану хисләре белән сугарылган, байларга һәм эксплуататорларга шундый ук нәфрәт, яңа социаль тәртипләр нигезендә бу тормышны үзгәртеп коруның зарурлыгына шундый ук ышаныч белән сугарылган.
Пушкинның «Узник» шигыре, йөз елдан соң, икенче бер торгынлык чорында, башка бер халык поэзиясе җирлегендә Тукай тәрҗемәсендә яңача ифрат урынлы яңгырады.
Крепостнойлык чорындагы мужик турында Пушкин болай дип язган иде: Склонясь над чуждым плугом, покорствуя бичам. Здесь рабство тощее влачится по браздам Неумолимого владельца.
Здесь тягостный ярем до гроба все влекут,
Надежд и склонностей в душе питать не смея...
Йөз еллап вакыт узгач, моны «Золым» исемле шигырендә аның шәкерте Тукай кабатлый, ул аны, инде крепостнойлыктан котылса да, Столыпинның кара реакциясе җәбере астында изелгән мужикның ыңгырашуы итеп кабатлый:
Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән:
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың.
Тукай Пушкин, Лермонтов һәм XVIII, XIX, XX йөзләрдәге башка рус шагыйрьләренең иҗатына соклана. Әмма тәрҗемә һәм тәкълидлөр өчен ул үз халкының социаль настроениесенә һәм милли үзенчәлегенә туры килгән әсәрләрне генә сайлап ала.
Мәсәлән, рус поэзиясенең анакреонтик 1 характердагы өлкәсе кул тимәгән килеш кэла бирә. Чөнки андый шигырьләр татар укучыларының табигатенә һәм рухына аз туры килгән. Ул рус шагыйрьләре шигырьләрендә үз халкының фикер агышына һәм эстетик рухына җавап бирерлек тирән мәгънә эзли һәм аны таба да.
Шул ният белән ул рус шагыйрьләренең төп әсәрләренә генә түгел, ә бәлки аларның аз билгеле һәм тәмамланмаган әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә. Пушкинның:
Пока супруг тебя, красавицу младую.
Между шести других не заключал.»
— дип башлән-ан шигыре, мәсәлән, шулай файдаланыла.
Бу Тукайга хатын-кызның шул чордагы татар тормышы өчен бик характерлы булган хокуксыз хәлен күрсәтү өчен кирәк була. Әлеге темадан файдаланып, Тукай берәр байның алтынчы яки җиденче хатыны булырга хөкем ителгән татар кызының аяныч язмышы турында элегия2 яза.
Соңыннан ул теманы «ФөрьЯт» исемле оригиналь шигырендә тагын да киңәйтә төшә. Ул шигырь 1914 елда, М. Горький тәкъдиме белән, рус теленә тәрҗемә ителә һәм Лазарев институты җыентыгында басылып чыга. Бу шигырьдә реалистик форма белән фанатик семьяда кол хәленә төшерелгән татар кызының хикәяте бирелә.
Кирәк булганда, Тукай шигъри булмаган чыганакларга да мөрәҗәгать итә. Лев Николаевич Толстойның аерым хикмәтле сүзләре Тукай шигырьләренең нигезенә салына.
Тәкълидләрендә һәм ияреп язылган шигырьләрендә Тукай, кагыйдә буларак, үзе файдаланган әсәрнең татар укучысына якын һәм аңлаешлы булуыннан чыгып эш итә.
■ Лирик поэзиянең бер тәре. Ана күне.тле һои ваемсыз -ормышпв, шәраб һвя иахабйатпа мактап җырлау хас. Ред
’ Лирик поэзиянең бер төре; кзЯгылы. сагышлы шигырь. Ре ».
Әсәр әлеге таләпкә никадәр күбрәк җавап бирсә, ул шул кадәр азрак үзгәртелә һә** оригиналдан турыдан-туры тәрҗемә төсен ала (мәсәлән, А. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?», Майковның «Три истины», Пушкинның «Узник» кебек шигырьләре). Ләкин күпчелек очракта Тукай теге яки бу әсәрнең төп мәгънәсен ала да аны үзенең шигъри фантазиясе көченә буйсындыра. Шуңа да аның ияреп язылган шигырьләре формалары һәм стильләре ягыннан оригиналь шигырьләреннән берни белән дә аерылмыйлар диярлек.
Тукай һәр вакыт рус әдәбиятының чакыру авазын ишетеп тора һәм ул шуны халык күңеленә илтеп җиткерергә тырыша. Мәкаләләренең берсендә ул болай дип яза: «Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, мәнҗәэсез, фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы һәм аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ». Башка берни дә түгеп, ә үз халкына мәхәббәт һәм аңа хезмәт итәргә теләү хисе аны шушы сүзләрне язарга мәҗбүр иткән. Үзенең рус әдәбиятына бирелгәнлеген раслап, ул ачыктан-ачык: «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам», дип яза. һәм дусты Ф. Әмирханның язганнарын эчке бер горурлык белән рус әдәбиятының күренекле вәкилләренең әсәрләре белән чагыштырып: «Әмирхан юморының ачылыгы һәм тирәнлеге ягыннан — безнең Гоголь, стиленең гүзәллеге ягыннан — Тургенев, психолог буларак Достоевскийга охшаш»,— дип яза Г. Тукай.
Шуңа да ул татар массалары арасындагы аерым кешеләрнең рус әдәбиятының чакыру авазына битараф һәм гамьсез карауларын авыр кичерә, чаң суга, берәүләрне аталарча йомшак шелтә белән уята, икенчеләрен сатира һәм памфлетныңV көйдергеч уты белән камчылый.
Бу мәсьәләдә ул үз-үзенә дә бик таләпчән була.
«Җырлап торам, торган җирем тар булса да»,— дип яза ул, үз җилкәсендә тормышның тигезсезлеген сизеп.
«Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә»,— дип яза ул шигырьләрендә һәм давыллы, әмма артык кыска иҗат эшчәнлеге дәверендә үзен халык мәнфәгатьләрен сизгер һәм уяу саклаучы көрәшче дип хис итеп.
Менә шуңа да иҗат эшчәнлеген «Ник йоклыйсың, мужик?» дигән чакыру белән башлап җибәргән шагыйрь, иҗатының ахырында, рәхимсез авыру аның соңгы көчен суыра башлагач, кинәт шөбһәләнеп үз-үзеннән: «Әллә (мин) Обломов тамы?» — дип сорый («Хәстә хәле» шигыре).
Тукай рус әдәбиятының бөек тарихи ролен чын мәгънәсендә бәяли. «Пушкина» шигырендә сурәтләгәнчә, ул моның өчен аңа кайнар мәхәббәте белән түли:
Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин), Пушкин Александр? Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәкең дәрдеңлә якьсандыр. Сәнең эшгареңа, бәнчә. агач даш билә рәкъсандыр.
Агач рәкъс итмәмек шагыйрь улан инсанә ноксандыр.
Нәчен рәиъс итмәсен, шигърең мисале шәмсе рэхшандыр Нә шагыйрьдер у кем әшгар аңа мәүлядан ихсандыр.
Бөек рус язучысы Лев Толстойның вафаты белән язылган «Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле ак шигыре аның рус әдәбиятын нихәтле көчле яратуы хакында бик ачык сөйли.
Социаль сиземләвенә тугрылыклы буларак, шагыйрь искелекне фашлаучы Тол- стойга иярми һәм аның белән бертавыштан болай дип җырламый кала алмый иде: Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары.
Куп вакыт борычы, тозы — мескен гидайлар яшьләре. Толстойның үлеме Тукайны тетрәтә. Югарыда искә алынган ак шигырендә Тукай аны барлык җаннарның җаны, кешелекнең намусы дип атый. Мөбарәк тәсбихне тәшкил итүче рус язучыларын санаганда, ул бөек язучы үлемен авыр кичергән А. М. Горькийны аерым билгеләп үтә.
Милли татар культурасының формалашуына зур йогынты ясаган алдынгы рус әдәбиятына мәхәббәт бигрәк тә 1905 елдан соң татарның алдынгы кешеләренең матур традициясенә өйләнә, моның өчен без төбендә Тукайга бурычлы.