ТЕГЕ ГОЗЕР...
крен генә уянган бер таңны Җиһангир картның сыеры үлеп китте.
Декабрь урталары иде.
Сыер чмрләп-нитеп тормады. Әле кичә генә карчыгы Сөмбел ярты чиләк күпереп, чыжлап торган сөтен савып керде. Оныгы Солтан, идәндәге чиләк алдына тезләнеп, борын очын күбеккә буйый- буйый, туйганчы шул сөтне эчте. Җиһангир картның бүген-иртәгә бәрәнләргә торган сарыгы бар иде. Шуңа күз-колак салырга дип, абзарга чыгып кермәкче булды. Иңбашына
tasty*
I WWW
тунын элә-элә, болдыр баскычыннан төште. Күз ияләшер-ияләшмәс
кенә булып жиргә иңә башлаган яктылыктан ул таң атуын тойды.
Карт бу арада начар йоклый иде. Әүвәл моның сәбәбен аныклап маташмады, һәр елны диярлек кыш кергәндә бер авырып ала торган гадәте булганга, шуның зәхмәте уяна торгандыр дип уйлады, илтифат итмәде. Аннары гына ул күкрәгенең хаста сызлануы белән түгел, бик тә таныш бер борчылу белән тулуын сизенде. Инде ноябрь узган, декабрьның икенче атнасы түгәрәкләнеп килә, ә туфрак исе, озак сырхаулаган кешедән авыру исе тиз чыкмаган кебек, җир өстеннән җилләр булып очасы итмәде — кыш кыстатып килде. Бер-ике мәртәбә жилләп-
җилләп кар тузгыса да, ятып калганы кояшта эремичә, жиргә сеңмичә генә юк булды. Уҗымнар, уңган чәч шикелле, тузан төсенә керде. Салкын ал арның тамырларын өшетмәсә дә, кыякларын куырды, ужым тере нурын жуйды.
Күз күреме иңләрлек җирнең өметсез бушлык белән тулу галәмәтеннән Җиһангир картның кыска гомерле сырхавы быел эч пошу бу
лып кына аваз салды.
Җиргә кыш кирәк иде.
Сарыгын карарга чыккан карт җирнең яңа бер ис белән сулый башлаганын тойды. Таң атып килә. Ә ул таң белән бергә жиргә кыш якынлаша иде. Җилсез-тынсыз июнь көнендә биек-биекләргә күтәрелеп очкан, аннан җиргә кунган тупыл мамыклары шикелле, тыныч кына,
әкрен генә кар ява иде.
— Кар ява! —дип пышылдады карт.
«Бәрәнләр болай булгач. Кемнеңдер, нәрсәнеңдер беренче кышы булырга кирәктер ич?»—дип уйлады ул.
— Бәрәкәте белән булсын!..
Авыз эченнән генә әйтмәкче иде — тавышы гөлдерәп чыкты. Дөньясын тутырып килгән куанычын тыя алмады. Ул иңбашларын калтыратып. муенын җыерып кунды. Салам белән ябылган әвеслеккә үтте. Капшанып электр утын кабызып җибәрде.
Күз чагылдырып лампочка балкыды. Җиһангир картның озын гәүдәсеннән күләгә сузылды. Күләгә әвеслек бушлыгын караңгы почмакларга. түбә кыегы астына, сыер утлыгы артына, такта ярыкларына куып кертте, әвеслеккә жан өрде.
«Күләгәсе булмаса, кеше нишләр иде икән?—дип уйлады карт.— Ялгыз кеше кояш белән яктылык барында күләгәсен иптәш итә. Коры куаныч. Алай да куанычның булуы шәп».
Ул, башына килгән уен кемгә дә булса әйтәсе килеп: «Әйеме, малкай!» дип, сыерына эядәшмәкче иде дә абзар ишегенә таба атлаган җиреннән туктап калды. Әвеслек эче гадәттәгечә түгел, ничектер үзгәргән кебек тоелды. Сулышын тыеп, уе белән артка, күләгәсе ягына текәлде. Әле борылмас борын сыерының суламаганын ишетеп алды. Утлык артына карады. Сыерының сулаганы күренмәде. Аның борыныннан бөркелеп чыгарга тиешле аксыл сулыш буы утлык рәшәткәләре арасыннан күтәрелми иде.
«Күршедә жан иясе булмаса, кеше күләгә белән генә нишләсен?»
Әллә жиргә басып тора, әллә, суда йөзгәндәгедәй, тәне бушлыкта калган кебек иде — ул ничек басып торырга, нигә таянырга белми катып калды, теленә сүз, башына уй кермәде. Күзе утлыктагы суы каткан яньчек чиләккә текәлде. Нишләрен белмичә, суны өйгә кертеп эретү уе белән чиләккә иелде, йон төшкән дип, болганчык бозга кулын сузган иде — кире тартып алды: сулы чиләккә тычкан төшеп, бозга катып калган иде.
«Каткан эре-ер, җан ияләренең үлгәне терелми шул»,— дип уйлады карт.
Җиһангир картның тәрбияле кыз кебек сабыр холыклы көрән сыеры әнә шулай көтмәгәндә-уйламаганда үлде дә китте. Сарыгы бәрәнләр дип көткән иде, югыйсә.
Анысы бәрәнләмәгән булып чыжты.
Иренен дерелдәтеп кенә йоклап яткан Сөмбелен уятырга ниятләгән иде дә борчырга базмады. Ятты, күзен йоммады. Шөпшә кебек тигез генә зыңлап, йөрәк астына борчу иңде.
— Бәла-каза алдан хәбәр салып килми шул,— дип көрсенде.
Сөмбеле уянганга хәтле, җыйган акчасын уенда кат-кат санады, сыер сатасы кеше белән сатулашып, быелгы елны мал бәясен төшерердәй сәбәпләрне барлап чыкты.
Мал врачы Мөҗип килеп, күршесе Зәкәрия җыеп кергән ир-ат белән ындырга сөйрәп чыгарылган сыерның суынган йөрәгеннән күгәрек э-нә табып алганчы, күңел кесәсендә андый сәбәпләр байтак җыйналды. Ул арада эңгер-меңгер төште. Шул хәтле дә тере булып ялтыраган күз агын тимгел-тимгел кызыл тап баскан коңгырт күзле сыерны үләксә киртәсендәге тирән базга илтеп ташладылар.
Өйалдындагы озын такта өстәлдә туң сөтле яшел чиләк кенә, гаҗәпсенгәндәй итеп, түшәмгә текәлеп калды. Җиһангир карт сатлык сыер эзләп алты көн йөргән арада ул чиләккә кул тидермәделәр. Карт алты авылга барып кайтса да, күзе һәм күңеле төшәрдәй сыер очрата алмады. Колхоз председателе Шәехне тыңлыйсы булган икән дип, йөрүенең бушка китүенә үкенә башлады. Сыер сатып алу ниятен карт кичектереп тормакчы булган иде, мартларны көтмичә бүтән әмәле барлыгына ө.чк-т итми дә башлаган иде инде. Юкса бит, председательнең әйткәннәре, учка-уч тәңгәл килгәндәй, раска чыга: ничә ай ашат
кач сыерны сатып җибәрү — ач булып та пешкән тавыкның яртысын ашау, яртысын ташлау белән бер ич.
Сыеры үлгәннең өченче көнендә иртүк ул колхоз идарәсенә кергән иде.
— Сыер үлде, Шәех олан.
— Ишеттек,— диде Шәех, чем-кара мыегым аска таба сыпырды.
— Страхавае бик аз тиде: взносын жәлләп керткән идем лә, каһәр! * Алтындай сыерга тулар-тулмас өч йөз тәңкә...
— Ишеттек,— диде Шәех. Урыныннан торып, ялтыраулы шкафын- “
нан тире эчле пальтосын алып киде, кесәсеннән борынгы тишек акча 2 тагылган ачкыч чыгарды. w
— Өй сипләтергә җыйган акчам бар,— диде карт, председательнең “ ашыгуын ошатмыйча.— Колхоз җүнле генә берәр сыер сага алмас ф микән? Бәясеннән тормас идем. Аннары соң ат-арбаларыгыз юклыгын да беләм, авырыксынмам, җәйгә таба биш-алтыны ясап бирермен. Юк < бит алар, таба алмый интегәсез.
Шәех мыек очын теле белән эләктереп ирененә капты да кигән бү- < реген салып өстәлгә куйды. u
— Утыр әле, Җиһангир абзый. Ялгыш сүз әйтермен дә, гаеп итәр- £
сең я. х
— Сүзнең ялгышы түгел, явызы гаеп. Әйт.
— Синең арбага калганмы! Сыер, сыер... Андый-мондый гына ярамый, җүнлесе...—диде председатель. Аның пальто төймәләрен әле ычкындырып, әле төймәләп торуын карт зур өмет белән күзәтте.
— Булмас, кәҗә генәмени, сыер ич!
— Бәлки мартларга хәтле түзәрсең? Ел ахыры, сөт кими, һәр тамчысы — зәмзәм суы, санаулы. Мартларга җае чыгар. Сүзем ир сүзе,— диде Шәех.
Ул, бүтән әйтер сүзе юклыгын белдерәсе килеп, бүреген киде.
— Сүзеңә рәхмәт,— диде Җиһангир карт.— Тик бигайбә, яме. көтә алмыйм аңынчы. Аю түгел ич мин, кышны ничек йоклап уздырмак кирәк. Печәне нинди быел, печәне! Үзең ашарлык. Бигайбә, энем, сыер бит ул йорт җаны. Көтә алмыйм мартыңны.
— Күрше-күләннән бер-ике чынаяк сөт тапмас идегезме?
— Картлыкта көтеп яшәү — бетеп яшәү. Безнең көткән бер генә —гүр.
— Хуш иттек соң,— диде председатель, аңа кулын бирде. Кулының картның җылы, йомшак учында кеп-кечкенә булып калуына уеннан гаҗәпләнде. - Сабырсыз сез, агалар, балалар шикелле.
— Шулай шул. Ул сыер безнең өчен уенчык кына ла кана. Эшсез торып, кулларга үрмәкүч пәрәвез үрсенмени?
Идарәдән өенә кайтышлый ике җирдә сыер мөгрәгәнен ишетте. «Кысыр калдырганнар. Җаның кысыр булса, мал да кысыр шул»,— дип уйлады. Баганаларга әллә ничә сатлык сыер бәйләгән Зюзино базары күз алдына килде. Уе белән шул сыерларны карап йөрде, чит- кәрәк китеп сынады, яшьләрен чамалап мөгезләрендәге сырларын санады. Кызылын да, аклы-каралысын да. карасын да ошатмады, көл төсендәгесен, буазлыгы торыш-кыяфәтеннән үк тәгаен билгелесен сайлады, кыйммәтсенеп сатулашмады, күпме сорасалар шуны бирде. Үзләренең капка төбенә җитеп исенә килгәндә ул бәягә өендәге акчасы җитмәвен хәтеренә алды, сыер очрап акчасы җитми калуына чынлап аяна язды. Күз алдына килгән күренеш председатель Шәех вәгъдәсен тузан урынына өреп тузгытты.
— Сыер кирәк,— диде карт үз-үзенә.— Оныкка сөт кирәк.
һәм бүген жиденче көн инде, шушы сүзен юлдаш итеп, җиденче авылга, бу юлы Җәмәлҗәнгә чыгып китте.
Беренче өч көнне күрше авылларга үзе белән оныгын алып йөрде. Сыер кауларга кулына киндерәдән ишкән чыбыркы тоттырды. Укуы озак кала дип бүтән ияртмәде. Калган ике көндә Сөмбелен алды, Икенче көн инде сәфәренә карт ялгызы гына чыгып китте.
Сыер сатарга ниятләгән кешеләр ул барган авылларның һәммәсендә бар иде. Тик күңеле теләгән малны очратмады. Бер тана тәкъдим иттеләр — ияләштерергә көче җитмәс кебек тоелды. Бүтән берәү сыерын кысыр калганга сата иде. Карт, кысыр мал алу—көмәнле кәләш төшерү кебегрәк мәгънәсез булыр дип, арзан булса да кызыкмады. Тагын берсенеке чәйнәп биргәнне дә йота алмас дип куркырлык карт булып чыкты. Аннан тагын кайсысының сөте аз иде, кайсына артын | күп сорадылар.
Җиһангир карт һәр көнне буш кул белән кайтканы өчен Сөмбеленнән уңайсызланды. Сыер урыны да, кортлары ташлап чыккан умарта оясы’ шикелле, салкын бушлыгы белән жанын көйдереп торды. Оныгы да бабасын жәлли. Ул кайтып керүгә, биленә буган бауга күз ташлый, бауның эзәр итеп буылганын күргәч, шым гына дәресен хәстәрләргә китеп бара иде.
Ул карашларга алты көн түзде. Инде менә — җиденче сәфәре. Җиде саны туры килүне ул эше пешәсенә юрады. Тик күңелен ышаныч белән омсындырып куярга ашыкмады. Юлы уңганга хәтле байтак мәшәкать чигәр күк сизенде. «Үтәсе юлны алдан ук авыр итеп күрсәң, җиңелгә килә»,— дип күңелен күтәрде ул.
Җәмәлжән — рус авылы. Җәен анда баруы — үзенә бер сихәтле сәяхәт. Төбәк елгасы үзәне буйлап чирәм тасмалы ат юлы сузылып китә, урманыннан утын ташый торган такыр юлы да бар. Авылга урман чыгып барасы. Аралары унбиш чакрымнар тирәсе булганга кешеләре болай да әллә нигә бер аралашкан Җәмәлжән белән Әжмәхне кайчандыр калын булып та сугыш вакытында шактый киселгән урман аера. Кышка кергәч, ике авыл арасында хәл-әхвәл белешү бетә, бер- берсенең дөнья күрмешен район газетасы гына искәрткәләп тора. Җиһангир карт аның битләрендә берәр таныш-белеше исеме күренмәсме дип укыштыргалаган да итә. Тик тормыш язгы урман булган хәзер— яшәргән, үзгәргән: карыйсың-карыйсың— агачлар шавы элеккечә, аланлыклар әүвәлге, чишмәләр таныш, юл-сукмаклар шул көе, жиләкләр тәме гел бер, кошлар гел искечә сайрый. Яшәү жыры бүтән— дәртле, яңа. Әнә урман да: жәен узасың — шаккатасың. Икенче борылманы узганда читтәрәк карама торырга тиеш дип барасың — анда инде имән икән. Түллинкә чокырлыгын төшү юлындагы сулга каерылган сукмак башында тын чишмә булыр күк — анда кырмыска | оясы. Юл буйлап бөрлегән булыр дип көтәсең — анда жете ал сандугач чәчәкләре. Шуның кебек, газетада да гел яңа исемнәр...
Менә хәзер Җәмәлжәнгә килеп керер — кайсы капкага шакыр? Кибет тыкрыгыннан өченче өйнекенәме? Бәлки анда хәзер Наталья... («Кем-кем?» — дип сорады карт.) Әйе, Наталья өе кыйшаеп утырмый, берәр китапханә яктырып, әллә тагын берәр кантур кукраеп торадыр?
Җәмәлжән юлына аның байтактан, әйләнечтән асфальт юл салганнан бирле, аяк басканы юк иде. Газета сина Архиплар капка төбендәге кое күмелеп, хәзер аның урынына телевизор антеннасы утыртылган дип әйтәмени? Асфальт юллар Җәмәлжәнне генә әйләнечтән урап салынмый. «.Андый юллар кеше хәтерен урап та салына кайчак»,— дип, тиз генә уйлап алды карт. Төбәк уйсулыгын кыйгачлый кисеп узган трактор юлы белән Җәмәлжәнгә чыгып китте. Кичә кичкырын анда барыл килергә уй корганда әле кышкы юл салып өлгермәгәннәрдер, дигән фикер килгән иде. «Күрәсең, шәйләнми калынган»,— дип сөенде ул.
Җәмәлжәнгә асфальт юл белән дә барып була. Ул чагында боры«
лыштан соң жәяү биш чакрымлап кына үтәсе кала. Карт иртәнге тугызда киләсе автобусны көтәсе итмәде. Урманга барып ботагы-ние белән агач сөйрәп кайткан чылбырлы тракторның туң җиргә хәтле төшкән эзеннән алга атлады.
Җиһангир карт көннең җылы булуына шөкер иде. Җәмәлжән, Зәңгәрле, Рус Әҗмәхе урманнары артындагы болытларның жәйге яң- ♦ гыр килгәндәге кебек зәңгәрләнеп торуы гына аның кәефен кыра ал- : мады. Кырның иң читләренә хәтле җәелгән кар җәймәсе, якындарак й ак, еракларда зәңгәрсу төскә кереп, болытлар белән тоташа. Офык 8 беленми. м
«һава бозылуга»,—дип бәяләде карт. ш
Җил юк. Алай да ул болытларның куе чәйгә салынган сөт шикелле и бөтерелеп торуын күрде. Кояшның кургашка охшаганрак, менә-менә ♦ эрер дә тамчы булып тамар сыман шәүләсе генә яктырта җирне. “•
«Иртәгәләргә тузгый да тузгый, — дип тәгаенләде карт. — Бәлкем әле бүген үк буранларга керешер». ө
Күңеленә шик төшсә дә, кире борылмады. Кояш аклыгы төшкән * болытларны күзәтә-күзәтә атлаган карт үз аңының да уянуын тойды. н Әйтерсең ялан кыр белән ул — икесе бер җан иясе. Кыр өстендә катып «> калган кар дулкыннары шикелле, тыныч кына чәчелеп яткан уйлары £ бергә укмаша, төерләнә, калка башлады. Гүя йокысыннан торды да, тәрәзәне ачып, саф һавалы якты дөньяга күз ташлады. Аның зиһен дөньясы да ачык, киң: уй белән кайсы өлгесенә орынмасын, үткәннең теләсә нинди хәтер сәхрәсе ачылырга тора.
Алда — Җәмәлҗән. Картның уйлары аның хакында иде. Ул элек олы юл өстендә утыра, арган юлчылар, сусаганда чишмәгә юлыккандай, аңа тез чүгә, аның куенына иелә иде. Район үзәгеннән калага асфальт юл салынгач, Әжмәх халкы Җәмәлжәнне андагы урманга барганда гына искә ала башлады. Аның төннәр караңгылыгыннан дәшеп торган утларың, туңган, әлсерәгән юлчыларны бишеккә салгандай, изрәтеп йоклаткан салам түбәле өйләрен, чабаталы, биштәрле, ә су-лышларын чана ләмкеләре кыскан юлчыларга юатучан ана булып каршы чыккан иске бүрекле хатыннарын, тәмәкеле ирләрен, кара шәлле әбиләрен Җиһангир карт бик әйбәт хәтерли.
«Утлары күптән яктыргандыр, саламнары түбәләрдән күптән төшкәндер, без тел сындырып сөйләшкән кордашлар картайгандыр, — дип уйлады ул. — Ишәйгәндер, әллә кимеде микән?»
— Наталья да картайдымы икән?—диде ул искәрмәстән.
Бу сүзләрне бүтән берәү әйтәме әллә дигән сыман, артка борылып карады. Сары чәчле, кечкенә генә борынлы, боек карашлы Наталья басып торыр күк иде, түбән яктан Әжмәх кына күренде. Авыл өйләре элек печән җыйгандагы чүмәләләрне хәтерләтә иде. Кайсыдыр бер чүмәлә — аның өе бит. Ә ул өйгә сыер кирәк. Быел, яңгырлы ел булып, үлән уйды, карт күп итеп печән җыйды. Насыйп итмәде, сыерының ашар ризыгы беткән булып чыкты.
«Ә теге вакытны Наталья үз сыерына сарай түбәсе саламын ашата иде,—диде ул.—Дөньяның кабатлануы диген. Әле печән булып, сыеры юк, әле сыер булып, печәненә интеккәнбез».
Кайбер чакны карт бер төшенә кергәнне икенче төшендә кабат күрә иде. Аның төшенә хәзер үткән сугыш каны да, елгаларда су коену да, урман кисүләр дә, сабан туе мәйданнары да, хатын-кызның, яулык төзәткән булып, бармак араларыннан үзенә карап торуы да керми. Ул яңа гына очып килгән торналарның томанлы иртәдә биюләрен күрә. Муеннарын соң чиккәчә «г» хәрефе итеп бөгеп, алар бер-берсеннән әле ерагая, әле якынаялар. Карт канатлар шапылдавын, томшыклар текелдәвен ишетә, кибеп җитмәгән җирдә уелып калган аяк эзләрен дә күрә. Томан пәрдәсенә зәңгәрсу дары төтене бәреп керә. Кошлар
ның һәммәсе югала. Күке авазы гына ишетелеп кала. Карт саяамакчы итә. ләкин шул урынга җиткәч уяна да китә иде.
Күрәсең, дөньяның төшләре генә түгел, көннәре дә кабатлана икән.
«Тукта, ни булган иде әле? —дип .хәтерләде карт. —Әһә!»
Бервакытны, сугыштан соң, Кама аръягыннан печән сатып алган иде Март ае. Гафиятулла кордашы да бар. Буран чыгу сәбәпле соңгардылар. Юлга көртләр салды. Җәмәлжәнгә җитәрәк, атлары тәмам эштән чыкты. Караңгы төште. Хәвеф-хәтәрдән сакланганын яхшы дип, Җәмәлжәндә төн кунарга булдылар. Атларга тыгызга, хуҗаларга авырга килмәсен дип, аерым өйләргә төштеләр. Гафиятулла танышы Архипка тукталды. Ә Җиһангир күршедәге түбәсез капканы какты.
«Төнгә каршы кем анда?» —дип, капканы яшь бер хатын ачты. Аның йомышын тыңлап бетермәде, төбен көрәштергәләп, олы капканы ачты: _
— Уз! — диде. Печәнен иснәп тә. капшап та карады, сүз әйтмәде. Бары тик:
— Бөтнек исе,—диде.
«Мин ул чакны хуҗа кайда?» дип сорадым,—дип исенә китерде карт.— «Үзем хуҗа!» сүзен ишеткәч, уңмаганга гел уңмас дип үкенгән идем. Аннан нишләде әле ул? Әһә, өйгә кергәч, плмтәдән сулы чиләк алып, ишеккә таба китте. Мин аңа: «Юк, юк, өшәнмә, атка су бирергә иргә әле. тирләгән, ашасын бераз». — дидем. «Синең атка түгел, үз сыерыма әле. Башак болгатырга, черек түбә саламы». — дип дорфа гына җавап кайтарган иде. Аннары мин: «Оның бармы соң?»—дип сорадым. Ул: «Үзебезгә умачка җәйгә кадәр җитәр күк»,— дип сукрана- сукрана чыгыл киткән иде. Мин берүзем калдым. Өй галәмәт ярлы. Коры стена. Бер көзге бар иде, радио тәлинкәсе, карточкалар рамы. 1 Аннан почмак кашагасын ачып бер малай чыкты. Бер малай... Әһә, хәзер менә кичә булган шикелле ачык күренә...»
Карт юлны һәм хәтерендәге уйларын гына күреп атлады да атлады. Юлдашына сөйләгән шикелле итеп, әллә кайчан булганны үз- үзенә сөйләп барды. Сыер турындагы борчуы сизелмәстән онытылды да ак яланга таралды китте.
«Аннан мин инде чөйгә элеп куйган тунымны кидем дә яшь хатын артыннан иярдем».
Тәмам караңгы иңгән, тын иде. Тик җил генә сызгыра да. биткә уч-уч кар китереп бәрә. Ул атының кыштыр-кыштыр печән ашавына колак салды. Печән исе. байталдан бөркелгән тир исе борынын ярып керде. Сукыр кеше сыман кулын алга сузып абзар эчендәге ишеккә таба китте. Хатынның, сыерына дәшкәләп. башак болгатканы ишетелә | иде. Искәрмәстән дәшү куркытмасын дип, Җиһангир тамагын кырга- лап алды. Шул мәлне үк фонарен тотып хуҗа хатын үзе килеп чыкты, ә ул читкә тайпылды.
«Бүлдердем... ахры» — диде хатын, читкә карап узды, авыз эченнән генә көлеп куйды.
Ат, әле генә мәшәкатен бетереп, тагын печән кыштырдата башлады.
Ул да башта авыз эченнән, аннары тыела алмый кычкырып көлеп җибәрде:
«Ходай тәгаләнең рәхмәте... Ат ул»,— диде.
Аннан кинәт уңайсызланып китте, хатынның «үзем хуҗа» дигәнен искә алды. «Тол хатын белән шулай тәмсезләнеп буламы? Әллә уенчак. әллә җәрәхәтле ул тагын»,— дип уйлады, жәлләп куйды.
«Карале, исемеңне белмим»,— дип эндәште.
«Наталья». — диде хужа хатын өйалды ишегеннән кереп барган җиреннән.
«Карале, Наталья, сыерыңа печән салмыйсыңмы?»
«Болгаттым ич инде».
«Онсыз-нисез... Тамагына ялганырмы соң?»
«Күнеккәндер инде. Үзебез соң? Бәрәңге дә арыш умачы. Ашардай бүтән әйбер юк. Анысы, иттән өзсә өзсен, өметтән өзмәсен»,— диде. Фонарен Жилдән ышыклап кереп китте. Фонарь тоткан кулы, потлы гер күтәргән кебек, арудан хәлсезләнепме, ялгыз иңенә төшкән мәшәкать йөгеннәнме, түбән салынган. Калын шәлен сырмасы эченнән * япканга, бераз бөкрерәк күренә. Кигәне биленә ипле ятып, билдән түбәнрәк исә тыгыз тартылып тора. ь:
«Күзне кызыктырырлык, ләкин йөрәкне сызлатырлык жәл хатын § иде шул». u
— Туктале, бүлдермә әле,— дип ачуланды ул үзен.— Син ни кирә- S ген хәтерлә. Сиңа аның сырмасының кай төштән буш, кай төштән кы- н сан булуы хәзер нигә кирәк? ♦
«Ләкин бу миңа ул чакта да кирәк түгел иде, — дип каршы төште с. карт. — Мин уйламадым да аны. Мин бары так: «Тукта әле, Наталья,^ иртәгә өчен алып куй, печәнне әйтәм. Чык әле, чык»,— дип эндәштем. е Ә ул мина: «Рәхмәт, ялап кына туелмас»,—диде.
Әллә нишләп тә киткән иде шул. Тыела алмады, кызгануыннанмы, н Наталья кебек ялгыз хатыннарның иза чигүенә дөньядагы бөтен ир- п ләр өчен сугышны каһәрләвеннәнме, сөйләнә-сөйләнә, йөгенең як-ягын- * нан печән йолкырга кереште. Кулына курпылар чәнчелде, битенә тир бәреп чыкты. Бастырыклап бәйләнгән һәм кайта-кайта басылган печән учлап-учлап кына суырыла иде. Аның басынкы тавышлы шушы кырыс хатынны юатасы, ялгызлыгына сукранмый төн кунарга керткәненә рәх.мәт әйтеп, берәр игелек кыласы килде.
«Кирәкми,— диде кай ара аның янына килеп баскан Наталья.— Кеше өлеше кирәкми. Ялап кына туелмас дим ич».
«Анысы да дөрес, Наталья. Ялап кем туйган? Болай итик».
Нишләсен әйтмәде. Артка чыгып бастырык бавын ычкындырып җибәрде. Карлы печән йолкудан туңган бармакларының сызлавын да, арганлыгын да онытты. Бастырыкны алга шудырды, йөккә кадалган сәнәген алды да хатын ягына өч-дүрт потлап печән ишеп төшерде. Көтмәгәндә юмартланып ташлавына бәя биреп өлгермәде.
«Ир кеше идем ич, — дип хәзер бәя бирде карт. — Хатын-кыз нужаның бугазыннан алып көрәшкәндә мин биленнән генә алып җиңмәс идемме? Дүрт пот кына аз булган әле ул,—дип үкенде ул.— Ярты йөген аударып калдырасы булган да бит... Хәер, алай дисәң, иртәгесен Гафиятулла ни уйламас иде! Әле бит болай да күз ачырмады. Саттым дип алдадым. Сөмбел күңеленә шик юшкыны булып утырмас идеме?.. Шуннан соң ни булганын мин үзем генә беләм,—дип пышыл-дады ул.—Әй!.. Кирәкмәс иде дә соң. Әй...»
Печәнне ишеп тә төшерде, чана астыннан ишетелгән кебек тонык кына итеп, Наталья аваз салды: әллә елый, әллә көлә иде.
Шуны ишетеп кенә исенә килде: кызып китеп, хатынны искәртергә оныткан лабаса!
Уч төпләрен, кул артларын, беләкләрен чәнчеп бетергән курпыларга карамастан, кабалана-кабалана печәнне актарып ташлады.
«Наталья!» — дип эндәште ул. Кулы хатынның салкын битенә тиеп китте. «Бер-бер җирең алай-болай булмагандыр ич?»
Печән эченнән хатынның тыелып кына көлүе ишетелде. Җиһангирның йөрәге иркенәеп китте. Печәннән башын чыгарып Наталья тирән итеп сулый башлады. Ул Җиһангирга кулын сузды. Аның шәле шуып төшкән, чәче тузгыган, чәч араларына печән вагы, кар тулган. Сулуы капкан, үзе нихәл Итәргә белми көлә иде. Печән арасыннан чыкты да, аста калган итеген эзләп табып, аягына киде. Сырмасының өске төймәсен ычкындырып, хәлсезләнгән тәненә сулу бирергә исәп итепме, ба
шын күтәрде, бер кулы белән артка таянды, бераздан икенчесен ана сузды.
«йөге белән аудардың мәллә? Ник? Хәл китте, торгыз». — диде.
Ул хатынның кулын учына алды. Ялан кул эшләп йөрсә дә. аның кулы җылы, йомшак, уч төбе исә кытыршы иде. Аяк астындагы печән карда шуып таеп китте. Җиһангир, сөрлеккән кеше шикелле, бәген авырлыгы белән Натальяга таба авышты. «Ах!»—дип куйды хатын. Бүтәнчә аваз салырга өлгермәде. Авызы белән битенә, борынына, иягенә ягыла-ягыла’ Җиһангир аның ирененә сарылды. Миенә кайнарлык йөгерде. Карлыгачлар көтүе уйнаклап узган кебек, бөтен тәне талпынып, калтырап куйды.
Наталья күрер күзгә генә авыр сөякле, басынкы гәүдәле икән — Җиһангирның кул астыннан кинәт талпынып шуып чыкты да тезләренә таянды. Җиһангир ирексездән терсәге белән йөзен каплады, хатын менә-менә сугып җибәрер дип көтте. Буранлы күк биеклегеннәнме, әллә печән астыннанмы пышылдаулы сыкрау ишетелде:
«Бүтән берәү булса... Өзгәләр, сөякләреңне ватар, маңгаең җиргә тигәнче тибәр идем! Авыртудан түгел, тол хатыннар хәтерен калдырудан, оятыңнан сызланыр идең..»
«Я, ялгыш, онытылып... кем белән булмый»,—диде Җиһангир, тезенә чүкте.
«Теләсә кем белән шаяр, минем белән кирәкмәс иде, — диде Наталья. — Бөтен авыл белә минем аны ничек көткәнне. Синең ише байтак исәрләрнең телен аркылы тешләттем».
«Уйламаган да идем, икмәктер».
«Икмәкне вак-төяккә өләшмә, — диде Наталья коры гына. Шәлен рәтләп, аягына басарга талпынган иде дә аның иңбашына таянды. — Җаның яхшы күренә, юлчы».
Еламады, бәлки, ыңгырап-иңрәп, Җиһангирның күкрәгенә капланды:
«Әллә кемнәрне эт итеп кудым. Әллә кемнәрне төшләрдә күрдем. Синдәй бөтенләй читне кем көткән!»
Ул эндәшмәс булды. Эссе сулышы белән Җиһангирны баусыз буды. Хатынның өзгәләнүе, усак яфрагы кебек дерелдәве, иреннәре белән сулкылдавы аның бугазына кайнар төер булып утырды...
Шул чактагы ояты кире кайттымыни: Җиһангир картның эче-ты- шына кайнарлык йөгерде. Аны тетрәндереп Наталья ни диде әле? Әйе, суырып бер үпте дә:
«Костя булсаң икән әгәр!—дип сулкылдады. — Бөтен авыл белән җыелып карап торсалар да... буран дими, өшеми... оялмас идем, Костя булсаң әгәр! Ә син Костя түгел. Бер төн кунагы да гомерлек вөҗдан табы булырга гына ярыйсыңдыр... Тор, ашка умач салырга вакыт. Суы кайнап бетмәсен тагын».
Натальяның өе сары тәрәзәләре белән, каш астыннан, Җиһангирга карап тора иде.
«Гомерлек вөҗдан табы...—дип кабатлады Җиһангир карт. Гомер гөнаһсызлыгын вөҗданнардагы ялгыз тапка карап та белерлек тормышлар бар микәнни шулай?»
— Нәрсә хак —шул хакыйкать,— диде карт җайлы гына барган уңайга.
Ул урманга җитте. Кар урман читенә кырдагыдан калынрак яткан. Трактор эзе, бер клинне кыйгачлый кисел, электр баганалары үткән киң аралыкка турылай чыккан. Әжмәх инде күптән күренми иде. Аралыктагы юлны әйбәт кенә таптарга да өлгергәннәр. «Делянкаларыннан бүрәнә-такталык агач ташыганнар,—дип төшенде карт. — Әһә, этләр дә иярткәннәр, ә? Зур булган болар, эзләре уч хәтле».
Тукта әле, юлны гына кисеп чыкканнар түгелме соң? Бакчы, бүре эзләре ләбаса! Берәүме, икәүме шунда... Икегә генә дә охшамаган әле бу, күбрәк, өч. Ә-ә-ә! Җанварлар җибәргәннәр дигәнне ишеткән иде ич! Кабан дуңгызлары, ике кыр кәҗәсе... Кара, йөриләр икән, ә? Беттеләр дигәндә... Зур булган болар. Эзләре уч хәтле.
— Син бүлендең,— диде ул, бүре эзләре турысын узгач.
«Ул чакны да бүлендек ич. Безне теге малай тавышы бүлде. Ул.
«Әни, син кайда? — дип кычкырган иде. Сискәндергән иде әле». % «Монда, Сашенька, сыерны карап йөрүем», — бусын Наталья дәш- g кән иде. 1-
Өйгә керделәр. Тунын салып, уңган гимнастерка, сырган чалбардан гына калгач, ун яшьләрдәге сипкелле малай аңа текәлде: “
«Бу кем, әни? Әти мәллә? Әти кайттымы әллә?» ♦
«Атаң чәчен китәрми, улым. Ә бу абыйның башы кабак шикелле с. тап-такыр».
Көлештеләр. Аннан Наталья самаварга иелгән булып аңа: е
«Атасы киткәч тапкан идем мин аны», — дип пышылдады.
Шушы пышылдау Натальяны Җиһангирга якынайтып җибәргән £ төсле итте. Тартынуда тоткан киеренкелек бушана калды.
Плитәдәге чиләктән чүмеч белән су алып, Наталья аны юынырга * чакырды. Суның кадерен белеп кенә сала башлаган иде. Битен юган- ' да бармаклары арасыннан ул Натальяга күз атты. Хуҗа хатынның кулы җиңелчә генә калтырана. Калтыравы су агымына да күчте, су әле учлардан ташырлык булып, әле бөтенләй читкә акты. Җиһангирны үз кулларының чамадан тыш зурлыгы, беләкләренең юанлыгы уңайсызлады. Хатын, болай итеп күптән су салып карамагангадыр инде, дулкынлана иде. Җиһангирның яшертен карашы аның йөзеннән йөгереп үтте дә муенына вакытсыз төшкән ике сыр арасындагы миңгә җиткәч тукталып калды.
«Ул миңне мин шомыртка ошаттым бугай әле, — дип хәтеренә китерергә тырышты карт.— Миң уртасыннан, җимешнең кыска сабагы шикелле, бер кара төк тә тырпаеп тора иде әле. Шуннан тотып шомыртын кап та йот иде инде менәтерә».
Аның баш очыннан сызгырып, Җәмәлҗән ягыннан козгын очып узды.
— Люцерна кырына тычкан эзләргә китте, карт төлке...— диде ул.
«Ә кача-поса Натальяның миңен күзәткәндә мин төлке түгел идемме? Үземне хәйләләп булса да ауладым шул Натальяны, ауладым. Ул да, козгынны сизеп кар астына чумган тычкан кебек, минем карашны тоеп, чаршау артына ашыкты. Суын да салып бетермәде. Чаршаудан кулын гына чыгарып, суккан сөлге ташлады. Җиңен сызганган, кулы кара, беләге кар төсле ак, кан тамырлары белән челтәрлә-неп беткән».
Карт андый кулның көчле, эшкә чыдам, аруга бирешми торган икәнен белә инде хәзер. Чөнки тамырлар күп булган саен, кулга кан килә. Саф кан, бар аруын йөрәк сөзеп калган яңа кан килә.
Картның үз кулы шундый.
Наталья өендә, Сөмбеле каршындагыча, җиңнәрен терсәгенә хәтле сызганып, ул өстәл янына килеп утырган иде. Гадәткә әйләнгән бу эшнең ялгыз хатын янында ярамаган бер золымлык икәнен күңеленә төшереп, кулларын өстәлдән тиз генә аска табан шудырды. Наталья калын ирене һәм күз читләре белән генә көлемсерәп алды. Моны күреп, ул тагын да уңайсызлана төште.
Җиһангирның тун кесәсендә май ягып бер-берсенә каплаган ике телем ипи, киртләч-киртләч таш кисәге шикелле бер шакмак шикәре бар иде — чыгарып өстәлгә куйды. Наталья аның алдына арыш умачы а, «к. У.» л 12. 17
салынган тирән тәлинкә китереп утыртты. Умачлары учка алсаң чуер таш сыман чыкылдап, кыштырдап торыр шикелле кара иде.
Ашаганда да. ашап сөтле чәй эчкәч тә эндәшмәделәр.
Җиһангирның икегә аерып куйган ипи телемнәре белән шикәре орынусыз калды.
Кечкенә Саша шул шикәрдән күзен алмыйча утырды-утырды да, «кабак» башлы абый чалгы пычак белән бер кнтемен кыеп биргәч, мич артына, тал чыбыгыннан үргән караватына менеп ятты.
«Рәхмәт, Наталья,—диде Җиһангир. — Син инде баягы... нине чынга алма. Җәберләдем бугай».
Ул. өстенә киенеп тормастан гына, болдырга чыкты. Буран кызуланган иде. Ишегалдындагы йөк печән булып түгел, көрт булып төс- I мерләнде. Аты өстеннән толыбын кайтарып алды.
Озаграк торылган, күрәсең, кергәндә ут кысылган иде. Наталья түрдәге ян караватка яткан. Алып кергән толыбын Җиһангир ишек катына җәйде. Чөйдән тунын алды. Тагын ни алыйм икән дигән кыяфәттә, дәү гәүдәсе белән өйне тутырып, уртада басып калды. Урындыктагы мендәрне алырга кул сузган гына иде — Натальяның теш арасыннан сулкылдап җибәрүенә аптырап гәүдәсен сагайтты.
«Җә инде, булган-булган, юк-бар өчен ул хәтле изаланмасаң... Бар икән соң дөньяда изге җаннар!» — диде ул. Мендәрне алып толыбы өстенә атты.
«Көн дә чыккан кояшның унөч елга бер җылысы булмады бит миңа!—диде хатын һәм борылып мендәренә капланды.— Унөч ел җәйгән пар мендәр тышыннан гел күз яше тозы гына юарга язды», — дил үкседе.
«Кунарга кермисе калган ла, рас сиңа шул хәтле хәсрәт салганмын икән! Кермисе калган ла, ялгыш булса да орынасы түгел икән, — диде ул. Пыяла өстенә учын куеп, лампаны өреп сүндерде. Печән ишкәндә кылган гамәле өчен үкенде. Җәйгән урынына таба атламакчы иде, хатын туктатты:
«Юк инде... Бер кузгалган инеш бозы кире кайтамы?»
Хатынның пышылдавы, миләшкә сарышкан колмакның уч-уч эре яфрагына шыбырдап яуган яңгыр шавы кебек, җанны изрәтеп ишетелде...
Җиһангир карт тукталып калды, әйтерсең лә аның уенда терелгән Наталья, теге чактагы вәсвәсәсенә үкенеп, бүген: «Кирәкмәс!» диде. Карт алдындагы аклыктан күзе чагылып керфекләрен кысты, йөзен җыерды. Уендагы Натальяның шул сүзләре яшен булып балкыдымыни—Җиһангир карт, урманны үтеп, Җәмәлҗән кырына аяк атлады. . Натальяның караңгы өеннән килеп чыккан шикелле итте. Күзе, яшь бәреп чыкканчы, кар аклыгыннан чагылган икән. Сиздерми кузгалган җил кояш турысындагы болытларны куып тараткан. Кояш тирәли алка күренә. Урманда гына беленмәгән икән — җил көчәйгән, юл аркылы кар еланнары шуыша башлаган.
«Натальяның да чәче шулай кар булып кыштырдады түгелме әле? —дип сагайды карт. — Чәче кылган ише сары, кылган ише коры иде. Боларның һәммәсе, былтыргы яңгыр, орлык бирер өчен чәчәген койган көнбагыш, син ясаган ояда бала чыгарып киткән сыерчык кебек, ерак инде хәзер. Чү, ни диде әле ул? Хәзер, хәзер... — Карт, үзе белән туктаган хәтерен хәрәкәткә китерергә теләгән шикелле, кузгалып китте. — Хәзер, хәзер... Әһә! «Кайтмый калганнар кояшны күрми...»
Ә тышта буран иде.
г Аның Наталья сүзләрен тыңлап ятканда да күзе яшьләнгән иде. Хәтерендә ишетеп тә күңеле тулды. Картның хәзер моның белән килешәсе килмәде.
— Бу юлы минем күз кояш яктысыннан, кар аклыгыннан яшьләнде,— дип акланасы килде. Теле белән әйткәненә акылы белән каршы төште. Хәтерендәге ничек ятса шулай йоклап киткән хатыннан яхшысынмады.
Ә ул иртүк уянды. Атына бер култык печән салып керде, су эчертте. Бераздан Натальяның самавары кайнап чыкты. Караңгылык зре- > де, өйгә әкрен-әкрен яктылык иңүгә күз ияләшә башлады.
«Атың ничек синең, юлчы?»—дип сорады хуҗа хатын, уңайсызланып беренче сүзен катты. 3
«Җиһангир».
«Безнеңчә Җиган икән». |
«Алай да ярый». н
Наталья читкә борылды. Тар алюминбалдак кигән бармагының ♦
бите белән күз төбенә кагылып-кагылып алды. а.
«Ә хәтергә Костя булып кына килерсең... Исемеңне болан гына соравым». е
«Аңламыйм». <
«Теләсә кем аңласа — ул ярату булыр идемени?»
«Теләсә кем аңласа — ул ярату булыр идемени?»—дип, күңеленә £ беркеткән иде ул чагында Җиһангир. *
— Әйе, теләсә кем аңласа — ул ярату буламыни? — дип кабатлады Җиһангир карт.
«Кем соң ул, Костя да Костя!.. Кайтмадымыни?» — дип сорады карт уз хәтереннән нәкъ теге вакыттагы кебек итеп.
«Кайткан кеше хәтердә генә булыр микән?»—дип, һич карышмый җавап кайтарды Наталья.
Җиһангир карашын караңгы өйдә яңаклары тагын да ач, ябык булып күренгән һәм үзен кинәт үкенечле бер кызгану белән яраттырган хатынның күзе текәлгән ноктага күчерде.
Стена. Ике ян тәрәзә уртасы. Кадакка энәләр кадалган түгәрәк мендәр элеп куелган. Аннан өстәрәк — эреле-ваклы фоторәсемнәр белән тулы рам. Күзен зур ачыл, хатын шуның уртасына карагай да аскы иренен тешләгән.
Ул, рәсемне ачыграк күрер өчен, торып өстәл аша үрелде дә, күзен кыса төшеп, әкрен генә сынын катырды. «Костя. Леушин, якташ... Икенче орденын, кайда?.. Анысын алырга кайтмадың ла шул... Әй!» — дип уйлады.
«Костя, Леушин», — ди рәсем, гүя нәкъ теге чакта фронтта очраш- кандагыча кулын суза.
«Гриша,—ди Җиһангир, — Татарстаннан». Әйе шул, Җиһангирны барысы да Гриша дип атый иде бит.
«Якташ, димәк», — ди Костя. Тагын нидер әйтмәкче иде дә, блиндаж брезентын ачып полковник чыкты, танышмый калдылар: төрле батальоннан җыелган иң көчле унтугыз разведчик сугышчан бурыч тыңлады.
«Леушин... Костян шушымыни инде?» — диде ул.
«Әйе, Костя,—дип, Наталья Җиһангирны таң шәүләсе төшкән җылы өйгә кайтарды.—Леушин... Леу-шин! Син каян беләсең?»..
Наталья, чытырдап, Җиһангирның иңбашына ябышты:
«Син каян беләсең, Җиган, кадерлем!»—дип, чыраен сызланулы сытып ялварды ул.
Җиһангир берни әйтмәде. Яктырган иде инде, ә аның күзалды караңгыланып китте. Шул караңгылыкта, снаряд шартлавы булып, Леушин сүзләре ялкынланып кабынды:
«Кайткач, минекеләрне күр. якташ! Натальяның миннән башка кеме дә юк. Онытма, якташ, Натальяны күр! Ярдәмеңнән калдырасы түгел, бел аны!»
«Кайсы авыл, Леушин, кайсы авыл дим?..»
Леушинның соңгы сүзе булып куенындагы сонгы гранатасы шарт« лады...
«Натальяга берни әйтмәдем шул мин, — дип уйлады карт. — Әллә нишләп киттем. Леушин кайтып кергән күк булды. Оятмы, нәрсә басты. Ничек котылды" әле ул? Ә-ә-ә! Өстәл почмагындагы бер дәфтәрне күреп кулыма алдым да: «Александр Леушин» дип укыдым. Шуннан беләм, янәсе. Теге кечкенә малай дәфтәре булгандыр инде».
— Тукта, ә Наталья ышандымы соң әле аңа? — дип сорады үз- үзеннән карт. — Ни диде әле? Дәфтәрне алды, «Леушин, — дип пышылдады.— Костя». Ышангандыр, ышанган.
«Алай булгач, ник мин укыганча, Александр дип укымады соң ул, «Костя» диде? — дип җавабына карышты карт.
Аннары да миңа борылып: «Син кайсы авылдан, Жиган?» —дип сорады. Ышанмаган ич, ышанмаган, авылга килеп, яхшылап тагын бер сораштырырга уйлаган! Ә мин әйтмәдем. Ян тәрәзәгә чыбыркы сабы белән Гафиятулла шакый башлаган иде. Толыпны беләккә салып чыгып киттем», — дип үкенде карт.
«Төш кебек, тормыш хәлләре кабат кайта. Менә ич, тагын Җәмәл- җәнга барам. Үзем барам, үзем үткәннәргә кайтам».
Теге буранлы төн — кабат кайткан төшме, әллә инде яңадан кичерелгән вакыйгамы соң, нәрсә?
Адымнарының акрынаюын тоеп, карт уйларыннан декабрьның яңа карындагы яңа эзгә кайтты. Аның сыеры үлгән, аңа сыер кирәк иде — кызурак атлап китте.
«Кайдадыр миңа дигән сыер булмый калмас. Юкса, бу дөньядан бүтән ни ала алыйм инде мин тагын? Бар нәрсәм бар, сыер гына юк. — дип юатты ул үзен. Яшертен генә: «Әгәр бик теләсәң, теләк уңарга тиеш»,—дип уйлады.
Җәмәлҗәнгә ул төш җитәрәк арып, тамагы кибеп килеп керде. Ничәме мәртәбәләр калага, Кама аръягына печәнгә йөргән авылны танымады. Ул аның ярлы, караңгы вакытын белә иде. Хәзер исә авыл челтәр-мелтәрләр астыннан бөтен тәрәзәләре белән нурланып, көязләнеп утыра. Елга яры буйлап бер яңа урам өстәлгән, зиратлары да киңәйгән икән: куе агачлык белән рәттән нәзек-нәзек каен, тупыл, өрәнгеләр утыртылган җир өстәлгән.
Карт, авылга аяк атлауга, беренче очраган кешегә сатлык сыер хакында сүз катты. Бишмәте өсли кара халат кигән берәү башлары корыган өч тупылга сыенып утырган йортка таба төртеп күрсәтте.
Карт, үз гомерендә аяклы мал белән күп сату-алу иткәнгә, хәйләле сорау бирде:
— Бу вакытта ник сата?—диде. Кем белә кешене: малы әллә чирле. әллә кире булганга саталар. Бәлки ашыгыч саталардыр, бәлки ашыкмыйча. Бәянең күпмегә төшәр әмәлен шулардай аныклый карт.
— Кем белә кешенекен. Кичәле-бүгенле генә ишетә беләм. Ашыгыч сатарга телиләр бугай.
«Йөз, йөз иллегә төшү жае бар».
— Әнә, хуҗа хатыны. — диде кара халатлы.
Капкадан сары шәл бөркәнгән бер хатын-кыз чыгып, каршыдагы колонка авызына чиләген элде.
— Исән-саулармы? —дип эндәште карт.—Сыер сатасыз икән.
—• Сатам шул.—диде хатын. Әйтте дә, Җиһангир картның артыннан килү-килмәвенә игътибар итмәстән, капка келәсенә барып орынды.
«Коры нәмәрсәгә охшый,—дип уйлады карт.—Моны сындыруы җиңелдән булмас. Бәһәсеннән төшәр микән?»
— Уз, кара, — диде хатын ана таба борылып. — Инде сатмам да дип уйлаган идем.
«Бәяне күпертә», — дип уйлады карт.
— Дан булмаса да, сыерым сөткә юмарт. Аны түгел, үземнең ярты санны сатам, — дип дәвам итте хатын.
— Савып күрсәтерсең ич?—дип ишарәләде карт. — Ә без хуҗа
белән бәя килешә торыйк. *
«һе, ярты сан сата! Артык сатулашмаска булыр,—дип карар кылды карт. — Я сатмаслар тагын. Сыеры да шәп булса». о.:
— Бәясе килешенгән инде аның. ~
— Кем белән?
«Әх, тагын корыга гына йөрү булды!» — дип курка калды карт. £
— Үзем. Артыгын да, кимен дә сорамыйм. “
— Ә хуҗа... берәр яртын киттеме әллә? <
— Китте шул. Китте дә кайтмады. Үзем калдым аның урынына. & Төз, озын гәүдәле, юанчарак рус хатыны сулы чиләге ягына кый- <
шаебрак кереп киткән ачык капка төбенә җиткәч, ник икәнен дә бел- е мичә, Җиһангир карт кинәт туктап калды. Монда аңа нидер таныш ке- < бек иде. Ул урамга таба борылды. Кайдадыр бер күргән кешене таный u алмый торган кебек, бер күзен кыса төшеп, капка төбеннән ачылган £ күренешкә бакты. Каршысында колхоз амбарлары торырга тиеш бу- х лып тоелды. Ләкин анда такта түбәле амбар түгел, ике морҗалы, дәү-дәү тәрәзәле озын йорт сузылган иде.
Ул кече капканың нәкышлап бөгелгән келәсенә тотынды. Нәкъ шунда: «Наталья нинди икән хәзер?»—дип уйлады. Бу уеннан тимер келә аның кулын утлы күмер шикелле көйдереп алган кебек итте. Уч төбен келәгә бәйләгән корыч чыбык очы чәнечте. Ул картның уч төбен түгел, зиһенен чәнчеп үтте: яңа булмаса да, әле бөтенләй үк каралырга өлгермәгән өе бүтән, капкасы бу юлы калай түбәле итеп эшләнгән, ләкин шушы келә әүвәлге иде.
«Наталья! Соң ул үзе ләбаса инде!»
Җиһангир карт, теге чактагыча, Архип дәдәйнең салкын тиюдән гыжылдый башлаган тавыш белән:
«Теге як күршеләр суны да үлчәп эчәр, сараннар, менә Наталья сеңелгә кер — изге җан», — дип сөйләнүе ишетелер сыман булды. Ишетелмәде. Теге чакта үзе калдырган дүрт пот печән өемен күрер шикелле тоелды. Күрмәде.
Сыерын җитәкләп, лапас астыннан баягы хатын чыкты:
— Менә, шушы.
«Шушы, —дип инанды ул,— үзе!»
— Сатуым шуңа: колхозда сыер савам. Пенсиягә ике ел калды. Фермадан өйгә кайтасың — тагын шул сыер көтеп тора. Сатуым шуңа.
Җиһангир карт сыерга түгел, аңа карады:
«Үзгәргән, ләкин үзе — Наталья. Ә минем танырлык йөз калмаган микәнни инде?»
Сары шәл япкан хатын сыерын болдыр баганасына бәйләп куйды: йөзе куркынган, бармаклары калтырый, бәйләгән төененә түгел, сыеры күзенә карый—сыерын гынамы, сыеры белән бергә, чыннан да, үзенең ярты санын сатамы? Күрәсең, әйгкәненчә, малкае аның өчен ялгызлыкта иптәш булган да ул үзе, кояштан йөзен алмас көнбагыш кебек, шуңа багып торган.
— Бүген саумаган идем әле,— диде хатын.— Фермада аппарат юабыз, бер юл кулдан саудык. Ардырды. Элек сыер имчәкләре бала ирене генә булган шул. Хәзер каты.
«Аның каравы, хәзер без бала ирене — йомшардык»—дип уйлап алды карт.
Ул сыерга күз ташлады. Гомерен кичерде, иллә моның ише сыерны хуҗалыгына аяк атлатмады атлатуын: кечкенә үзе, мөгезе баш бар-
мак хәтле генә, «тимәгез миңа» дигән кыяфәте белән алар авылындагы кечкенәлегеннән кияүгә чыкмаган Кәҗә Сафурасын хәтерләтеп басып тора иде.
«Йөрүем әрәмгә китә икән инде, — дип кайгырды ул. — Председатель әйткән мартларны көтеп, аның мәрхәмәтенә баш ими чара юк».
Наталья, чит караштан ятсынып кына, сыер саварга кереште. Сыер астында кечерәеп, кызгандырырлык булып калды. Бүтән эш эшләсә. карт ярдәмгә килер иде. Сыер койрыгы тотып торып буламыни? Булса да ник тотасың аны, болгый-болгый кигәвен куар чагы түгел ич.
«Ярдәмеңнән калдырма!» —дип ишетте карт. Әллә нишләп китте. Шушы сүзләрнең аңында пәйда булуына гаҗәпсенеп: «Нәрсә, нәрсә?» — дип сорады.
...Немецлар эзәрлекләвеннән икәү ычкындылар. Өченчесе — күн комбинезонлы немец очучысы. Дошманның ерак тылындагы аэродром турында сөйлисе «тел». Арттан куа чыккан гитлерчыларны тоткарлау группасына командир Җиһангирны да билгеләгән иде. «Икебезнең беребез кайтсын, иптәш лейтенант!»—диде Леушнн командирга. «Ник?» «Без — якташлар. Беребезгә ике гаилә калсын, бер ир кулы... Җиһангир кайтсын». «Аның урынына кем кала?» — диде лейтенант. «Мин,— диде әрмән егете.—Балалар йортыннан, өйләнмәгән».
Исән калган алты сугышчы аңа тормыш бүләк итте. Шул тормышка гозерләп Леушнн васыять әйтеп җибәрде.
Җиһангир карт гомере буе вөҗданында шул гозерне йөртте.
Теге юлы васыять йөге Натальяга ишеп төшерелгән печән булып дүрт потка кимегән. Тик хатынның теге буранлы төндә яратуга сусавы Җиһангирның уйларын буталчыклыкта калдырган иде.
«Минем җан нишләрен белмәде шул»,— дип уйлады карт, карлы бүкәнгә утырган килеш. Үзе шулай дип уйланды, үзе колхоз эшен эшләп үз сыерын саварга вакыты калмаган ялгыз хатынның ирле хуҗалыкка биргесез хәйран таза абзар-курасын күзләп, тикшереп чыкты.
«Ә-ә, малае... Ничек әле?.. Малае, Сашасы бар иде ич! Аның кулы кергәндер. Ару гына тормыш итә икән болар!»
«Ләкин аңа карап гомерем өчен алган гозер минем өстән төшмидер ич!» —дип, үз-үзеннән ашыга-ашыга сорады ул. «Бу йорт-җир синең дүрт пот печәнеңне сатып тергезелмәгән лә!» — диде карт, әлеге уена ачуы килеп. Хәзер исә Леушинның гозерен хатынга кирәге беткән сыерны сатып алу белән булса да үтисе, шуның белән җанын тынычландырасы килде. Натальяга Леушин һәм үзе турында сөйләп ни гомер эчен яндырган утны сүндерергә карар итте. Хәтта күршегә әйтеп җибәргән сәламнең дә җиткерелер, гозерләрнең үтәлер вакыты була.
Аның вөҗданы сатулашып яшәмәде. Ул эре сөякле, мендәр кадәр җиленле, һичшиксез, буаз булырга тиеш сыер алырга дигән акчасы салынган куен кесәсен капшап карады.
«йөз, йөз иллеләр өстисе булыр»,— дип карар кылды.
Наталья Җиһангир күз алдында сыерның йодрык кадәр генә җилененнән дүрт литрлап сөт савып алды.
— Малның җилененә түгел, җелегенә кара шул.— диде карт.
Хурлыйсы урында ник мактап торасың әле?—диде хатын.— Миңа сатасы, сиңа аласы бит.
— Ни күрәм, шуны алам. Сатулашып тормыйм, бәяне үзем куям,— диде карт.
— Ә минем нием бар, шуны сатам. Киләчәкне яшереп булмый.
Сыер кысыр. Бу вакытта шушы кадәр сөте булу уңмау сәбәбе инде, уңмау сәбәбе. Алдап ни мәгънә.
Җиһангир карт малкайның мөгез сырларын санап чыкты. Биш бозаулау аның мөгезенә биш сыр уйган. Дөньяга ул китергән биш бозау тамгасы. Картның мал танырга күнеккән үткер күзе, көзен киткән каргаларга карап язның нинди буласын чамалаган күңеле кебек, ф мөгездә чак сизелерлек яшь боҗра ззен күрде. Сыерның сырты да бөгелебрәк төшкән — эчендәге тере орлык тибәр сәгатен көтә. gj
«Буаз»—дип уйлады ул. Аннары хуҗа хатынга: 3
— Ялгыша күрмә, хуҗа, малың бушка ашарга җыенмаган — буаз. *- Майлар бетүгә җиңеләясен көт тә тор,— диде.
— Каян килеп? Көтүгә үгез җибәргәннәр иде дә, көтүче ул-бу шәй- н ләмәгән. Фермага алып барырга күңел үсмәде, вакыты да тимәде. ф
— Сиңа инде ышанасы гына. Сатучы түгел, алучы әйтә. в.
— Алай булгач, син нинди малчы?
— Мал кадере алдаудамыни? е
Өйгә керделәр. Җиһангир карт кәгазьгә төргән унлыклардан җит- < меш бишен санап, өстәл почмагына куйды. Тартынмады, кычкырып £ санап барды. Наталья, башын кага-кага, аның кул йөрешен барлап п торды. *
Карт, озак ягылмаган кышкы мунча ишегенә сарган бәс төсле кыска ак чәчле башын күтәреп, әүвәлгечә ян стенадагы рамнан Леушин рәсемен эзләп тапты. Аннары, эшне беткәнгә ишарәләп, аягына басты.
— Утыр,— диде хатын, почмакта газ кабызып, чәйнек куйды. Өстәлгә май, бал утыртты, почмактан башланган шешә алып чыгып, аның алдына бастырды, идән астыннан тозлы кыяр иелеп алды.
Явымсыз көзләргә, кыстатып кына килгән кышларга зарланышып чәй эчтеләр. Җиһангир карт, көзен көтүгә җыела алмыйча озак тулганган кара каргаларның ике тәүлектән соң әйләнеп кайтуларын, бер көннән соң тагын күздән югалуларын искә алды. Шуның белән язның иртә киләсен, ләкин озакка сузыласын юрады. Аннан, түземсезләнә башлап, сәгатьтән күзен алмас булды. Кайтасы ара эчен пошырды. Балга иренен тидермәде. Тешеннән сөзеп кенә ике-өч йотым аракы авыз итте. Чәйне шикәрсез, куе ясатып, сөт белән эчте. Маңгае тирләп чыкты. Күңеле ашыктырса да, кузгала алмады, утырды да утырды. Аракы җиңелчә генә башын әйләндерде. Күз алдында күгелҗем томан хасил булды. Бөтенләй оеп китеп, күз кабаклары йомылып-йомылып алды.
«Хәзер кинәнеп бер йокла идең»,—дип уйлады. Ни арада үзен печән чаба итеп күрде. Бер аягын сузып, икенчесен бөкләп утырган Сөмбеле тирән эчле тәлинкәгә яңа гына чишмә авызыннан алынган бидоннан сөт салган да шуңа тешли-тешли или турый, бер-ике уч җир җиләге салып җибәрә икән. Ә ул Сөмбелен печән белән күмә дә ашы- га-ашыга казый, ә аннан хатынының кара чәч толымы түгел, талкыган җитен төсле булып, Натальяның аксыл-сары чәче тузгып чыга икән...
Җиһангир карт исенә килде. Түбәтәен җайлады да урындыктан алып бүреген киде:
— Рәхмәт, хозяюшка!—диде.—Күрәмсең, чыпчыклар казына — буранга,— дип, тәрәзәгә ымлады.
— Буранга,— дип кабатлады Наталья. Әле генә күргәндәй, өстәл почмагында орынусыз калган акча өемен бер кулы белән генә уртага бөкләп кулына алды да, теле белән бармак очын юешләп, санарга кереште.
— Ышанмыйсыңмәллә— саныйсың?—дип сорады карт.— Ә-ә, сакланганны алла саклаган, сана, сана.. Әллә әзсенәсеңме? Соң мә, өс:им. Шулай инде, нәфеснең төбе була димени...
Хатын күз кырые белән генә аның олтанлы итегеннән күзенә кадәр сөзеп менде дә тар алюмин балдаклы сул кулы белән ана таба ун унлыкны этәреп куйды.
— Дөрес әйтәсең, нәфес чиксез. Тик артык акча түләү юмартлык түгел,— диде.— Телең белән әйтергә кыймаганны акча белән яшереп буламы? Буламы, Жиган?
Әйтерсең лә юлдашы белән тыныч кына гәпләшеп барган җиреннән аяк чалып сугып ектылар. Сизми дә калды. Аягына баскач, җәберләүчесенә әйләнеп карагандай, гаҗәпсенеп Натальяга текәлде. Сугып егулары чын булса, гарьләнүеннән нишләргә белмәс иде. Хатынның инде күптәннән танып та, аерылышыр мәлдә генә, башка суккандай, Жиган дип эндәшүеннән кая качарга белмичә оялып китте. Күзен кыса төшеп, карашын читкә, өйдәге бердәнбер караватка юнәлдерде. Югалып калуы чиктән ашты: «Саша кайда йоклый соң әле? Наталья ялгызы тора икән ич!»—дип уйлап алды. Пышылдап:
— Исәнме, Наталья,—диде. ,
«Ә мин тагы такырлыгым калмаган дип пошынам,— дип уйлады ул.— Әй, шулай булсачы!»
— Кеше дөнья тулы анысы. Ә һәрберсе тамгалы. Танымас дип уйладыңмы?—диде Наталья.
Җиһангир карт күңеленең тыелгысыз бер куркуга буйсынуына колак салды.
— Мин синең янга белеп кермәдем,— диде карт.— йортың яна, капкаң бүтән. Белгән булсам... Сыерым үлгәнгә мин гаепле түгел. Шулай ук якын авылларда рәтле бер сыер очрамаганга да.
— Ә сыерым кечкенә булганга гаеплеме? Кыяфәткә ул да рәтле түгел.
— Ник алай дисең? — Җиһангир Наталья әйткәннәрнең асылына төшенми башлавын тойды. Хатынның сүз сөреше, таш кантарын уртада калдырып аккан су шикелле, аның аңын читләтеп үтә кебек иде.
— Ник алай дисең?.. Минем сыерга куйган үз бәям бар. Син биргәне күпкә артык.
— Бәяңне кысыр дип куйгансың ич. Мин буаз дим. Артырга тиеш.
— Анысын да исәпләдем,— диде хатын.— Телеңне нидер тота синең. Акча белән шуны каплыйсың.
Үз-үзен ирексезләп көлгән итте дә Җиһангир карт зур башын чайкады:
— Юк, Наталья,— диде.— Әйтергә теләгәннәремнең барлы-юклысы шул: мин болай гына... Син ялгызын. Ә мин, чүтеки, ир кеше — хәлеңне җиңеләйтергә теләү генә. Теге чакны печән ишеп төшергән кебек.
— Юк. Кул астыңа улымның дәфтәре туры килгәне кебек!
Җиһангир карт Натальяга карады. Аның күзендә ялвару күрер кебек иде. Ләкин хатынның күз алмасындагы зәңгәрсу бер тапны гына шәйләп алды.
«Теге тапмы әллә, кояш табы?»—дип уйлады һәм Леушинның һәр искә килгәндә йөрәгендә кайнар учак булып уяна торган, «икебезнең беребез кайтсын, лейтенант» дигән сүзләрен яңадан ишеткәндәй булды. «Бурычны таш яуса да үтәргә кирәк. Гомер буе куенда граната йөртеп булмый. Бер шартлый ул. Тиеш»,— дип уйлады.
— Туры килеп начар иткәнмени? Мине синең белән табыштырган язмыш үз ялгышын шулай төзәтер чара тапкан икән — начар иткәнме?
— Тәки күргәнсең, белгәнсең икән,— диде Наталья.
Тирән итеп алган сулышын бер кавым чыгармый торды да, бөтен тәне белән сулап, урынына утырды. Кулындагы акчалары, көзге яфраклар кебек, аяк астына сибелде. Карт тезләнде, сизенмәстән шул акчаларны җыярга кулын сузды. Башын күтәрде. Натальяга карады. Әйтерсең лә үтәмәгән васыять өчен хатын алдына тезләнеп гафу сорый иде.
Нәрсә югалтты соң ул? Төн узып, кар күмгән юлдан печәнгә йөзтүбән яткан килеш авылына кайтканда, ул Наталья белән шулай очрашуын, язмыш шаяруы дип, уенга гына исәпләгән иде. Кире килер, Леушинның соңгы сүзен җиткерер, җаен табып, гомеренә кушып алган бурычны үтәр шикелле иде. Әмма: «Алай итсәм, амәнәт амәнәт булып каламы соң? Бурыч үтәвемне Наталья, Җәмәлжән белән Әҗмәх ф халкы, Сөмбел ничек кабул итәр?» — дип, ни дә кыла алмады шул. - Наталья моңа вак хаҗәт эстәү дип кенә карамас, хурланмас, хәтта £ җирәнмәс идемени? о
Шушы уе, шушы шиге, шушы газабы Җиһангир күңеле белән Җәмәлҗән юлы өстенә сират күпере булып яткан иде. Чәчелгән акчаны н җыярга дип, Наталья алдына тезләнгәч, шул күперне чыгуның ника- н дәр гади булганлыгына исе китеп, хәрәкәтеннән язды. Кодрәтеннән ♦ килсә, җанындагы Леушин гозерен үти алмый йөргән елларын хәзер с. йодрыгына җыеп таш иткәнче кысар иде дә үкенеч белән тулы башын / шуңа орыр иде кебек. I
Әйе, бактың исә, тормыш гап-гади бер нәрсә икән. Кеше дигәнең < аны үзе бутый икән дә, шуны урман ясап, адашып йөри икән.
«Шулай шул,— дип килеште ул. Уйларын бер-берсенә ябыштырган- л> дай, акчаларын бик пөхтәләп, йөзен йөзгә җыя барды. Бер карасаң. х Наталья белән шулай очраштырып язмыш ялгышкан, иллә ялгышын ш төзәткән. Ә мин салам белән печәнне бутаган, аңсыз. Гөнаһымны йоларга кыюлык җитмәгән — әйләнеч юлдан киттем шул. Сәлам булса да җиткезәсе калган!»
— Күргән идем, белгән идем,— диде ул. Аягына басты, җыйган акчаларын Наталья аерган унлыкларга кушты.— Синең сизенүең хак. Улыңның дәфтәре кул астына туры килде бит. Тыңла, сөйлим. Сөй- ләрлеге бер минут. Әйтер өчен күпме еллар кирәк булды. Бер минутта сөйләрлеккә бер гомер җитмәде. Әле дә ярый, сыерым үлде. Шулай инде, тереләргә үлгәннәр гел ярдәмгә килә. Ярдәмнәрен үлгәнче үк күрсәтеп калганнар. Сыер булып сыер, кеше булып кеше. Безнең тор-мыш — алар үлеме. .
Сөйләнүеннән аңа җиңел булып калды. Наталья сыерын җитәкләп Җәмәлҗәннән чыгып киткәндә өйлә узган, эңгер-меңгер төшәргә берике сәгать кенә калган иде инде.
«Ярарсана калса,— дип юанды карт.— Әгәр сәгатенә өч чакрым тыйтакласам, биш сәгатьтән кайтып җитәм дә җитәм!»
—• Себертә генә башлады менәтерә. Минуты белән буранларга тора. Әле дә ярый, җил каршы түгел, яннан...
Сыер, аркасын бөкрәйтеп, койрыгын күтәрде дә туктап калды.
«Ерак юлга чыгар алдыннан кеше дә йортында бер эшен эшләү- чән,— дип уйлады карт —Малныкы да кешечә. Сизә, күрәмсең».
Ул үзе дә бияләйләрен салып, эзәр итеп буган шарфка кыстырды, тун итәген ян-якка кайтарып салды... Аны салкын җилле һава туңдырып җибәрде. Натальядан чыгып китешли: «Юл астына»,— дип эчкән ике йотым аракы йокыны китерә. Ул моның узасын, бераздан тирли дә башласын белә иде. Ләкин ул тирләмәскә кирәклеген искәртеп куйды.
Атлап киттеләр. Картка ул сыер түгел, Натальяның үзен җитәкләгәндер шикелле иде. Хәзергесен түгел, ефәк кебек кылган чәчлесен. Бәлки зур сыер очрап, зур сыер сатып алу насыйп итсә дә, бу кадәрле үк тыныч канәгатьләнүле булмас иде ул.
«Юл авыр авырын. Аның каравы, кулга гына түгел, җанга да бәйле сыерга тиештем»,—дип куанды ул.
— Бирнәң зур булып чыкты синең, сыер,— дип эндәште ул барган уңайга. Сыерны бәйләгән нечкә капрон бауны иңбашыннан чалулап алып, култык астына элмәкле төенгә төйнәде.
— Бусы син кисәк тартылып ычкынмас өчен.
Ул яшьлегендә күрше авылдан алган бер тамасының кулыннан ычкынуын һәм, койрыгын чәнчеп, байтак вакыт кыр буйлап чабулага- нын хәтерләде.
«Бүген оныкны ияртәсе калган,— дип уйлады ул. — Арттан каулаучы булса, тизрәк кайтылыр иде».
— Әле дә ярый, Сөмбел чыгасы итмәгән. Натальяга сөйләнелми
кала иде тагын. Белгәннән белмәгән хуш. и
Сыер тыныч кына бара. Җәмәлжәннән урманга күп йөрелгәнгә, юл тапталган, жил буйлый искәнгә, көрт салмый, һаваны юискәләгән кар бөртекләре куерган саен, кырдагы күз төртердәй таплар югала барды, кырның офыгы-күге бетте. Карт үзен дәфтәр бите буйлап бөҗәк сөйрәп барган кырмыска шикелле кечкенә итеп тойды.
Быел ул печән чапкан жиреннән тамак ялгарга утырган иде. Сумкасыннан суган кыяклары, май ягылган ипи телеме, ике йомырка чыгарып җиргә җәйгән гәэиткә куймакчы иде — аяк терәп яшел бер корт сөйрәгән кырмыска аларны шәйләп алды. Берсе, алданрак барганы, гәзиттән чыгып китте, арттагысы өлгерми калды. Кырмыска кырыйга житәрәк, карт, уен ясап, кәгазьне борып куйды. Кырмысканың яңа гына килгән юлына каршы китүен көткән иде.
«Галәмәт тә булды шул,— дип искә төшерде карт. Ни дә булса уйласа, аңа рәхәт иде — Капма-каршы борылып китте дә барды бит, тамаша! Кортын да ташламады».
Шул рәвешчә гәзитне өч кат әйләндерде, кырмыска адашмады. Әллә үз сукмагы исен ул гәзит аркылы да сизә иде шунда, әллә ул, кояшка карап барган юлчы кебек, үз күләгәсе торышын хәтерендә тота иде, әллә инде бу дөньяның соң бөҗәге дә, кешедән һич калышусыз, җирнең бар үзгәрешенә шулай җайлаша беләме?
«Гәзитне бер-ике адым чмткәрәк күчергән булсам, нишләр иде икән ул?»
Карт жәй көне җавабын тапмаган шушы табышмакның башына килүенә шатланып куйды. Озын юлларны, ялгыз сәгатьләрне күңеле белән өнәмәсә дә, очы күренмәгән уйларны ярата иде. «Ахыры булган уй — узган көн кебек. Узган көн — үткән гомер». Шулай уйлап, уйларның чиксезлеге белән генә булса да, гомере ахырыннан ераклашырга тели иде. Әз йоклады, йокысына төш керүне яратты. Моның һәммәсе, аныңча, гомерне озайта иде.
«Бу кыр да — гәзит кәгазе, ә минем сыер җитәкләп баруым — кырмысканың табыш сөйрәве түгелмени?» — дип уйлады карт.
Җәйге табышмагына кинәт җавап табуын бөтен ачыклыгы белән күреп өлгерде. Эченә курку йөгерде. Җавабын зиһененә теркәп куярга теләгән сыман, ул сыер белән үзен тоташтырган җепне учына кысты.
Хәзер буйлаган кырын гәзит кәгазе итеп нихәтле бормасыннар, карт үз авылы юнәлешеннән тайпылмасыиа шикләнмәде. «Кеше салган сукмакта сукыр да адашмый. Кармаланыр таягы гына булсын. Күзлегә ни кала?»
«Мин үз гәзитемне үзем борган. Борган, тик әүвәлге юнәлешне җуйганмын. Кырмыскага хәтле үз сукмагыннан язмады. Ә мин Леушин әйткән үтенеч юлында да миңгерәгән, аңгыра сарык».
Картның:
— Син бит кырмыскалы гәзитне бер урында гына әйләндереп тордың,— дип акланасы килде.— Ә синекен Наталья бер-ике адым читкә- рәк күчереп куйган. Бөҗәкләр ис тә тояр, күләгәсен дә чамалар, җайлаша да белер. Ә син, кеше вөҗданы, ни ис, ни күләгә сизмисең, ни җайлашыр, ни посар урын белмисең шул. Адашуың хикмәте шунда.
Ул уйланып бару белән әллә җилнең үзгәрүен, әллә юлның борылышын сизми калды. Җил каршыдан исә башлады. Авыл ягына таба аның баш очыннан ялгыз козгын очып үтте.
Аягы үзеннән-үзе ашыга, ашыкканга күрә тая, җил каршылыгын җиңә алмыйча, ян-якка, хәтта артка да баса башлады. Сыерны бәйләгән бау әле бушады, әле картны артка каерып тартылды. Аның сулышы тигезсезләнде. һава җитмәүдән авызы ачыла, сулыш юлына җил кереп тула, тончыктыра иде.
Дүрт-биш чакрымны ул шулай үтте. Буранга эләгүдән каушау галәмәте. Өнгә килеп, адымын акрынайтты, салмаклатты, тизлегенең әкренәймәвен белде. Тагын берниме чакрым атлагач, тизлеген дә киметте — аркасының тирли, күкрәгенең туңа башлаганын оизде. Буранга эләккәндә тирләүнең мөшкел хәл икәнен татып белә иде. Башта тән кыза да аннан кисәк арый, суына, ял сорый, йокы баса.
Зәңгәрләнеп күренгән урман инде стена булып каршыда торса да, әүвәлгедән дә ераграк төсмерләнеп, тоныкланып калган иде. Кар юллары баганаларга сузылган тимер чыбыклар сыман турайды, тартылды. Кояшка караган шикелле, күз кабакларын кыса, ачтырмый. Инде җил түгел, кар сызыклары сызгыра иде.
Сыер, картның көчен чамалаган сыман, туктый, моңарчы язмышына үпкәләгәндәй түбән иеп килгән башын күтәреп, каерылып-каерылып, килгән юлына таба борыла башлады. Аны урман шавы тынычсызлый иде. Ул җил, кар керми торган абзарын искә төшерде, йөгереп китсә, яңадан шунда булам, нечкә бауны өзә алам дип белә иде, күрәсең.
Тик ул үзенең бәйләнгәнен, көчлерәк тартылса, башына йөгән итеп кидерелгән бауның, кысылып, борынын каты авырттырасын белми иде.
Урманны ярып Зәй ягыннан Казанга таба сузылган тимер чыбыклар астындагы юлга кергәндә, эңгер-меңгер караңгылык белән алышынды.
«Инде сыерлы булдым. Ничә еллар уйлап йөргән әманәтеннән Наталья азат итте. Урманны гына чыгасы калды,— дип уйланды карт.— Кайтып җиткәч, мич алдына тезләнеп җылыныр идем. Әле дә ярый, оныкны ияртмәгәнмен, нишләр идең, ә?»—дип куанды. Ләкин бу уйны кычкырып әйтергә кыймады — урман шавы шомландыра иде. Уланың һәр авазына колак сала-сала атлады. Берәр нәрсәдән өркеп, тартылып китмәсен дип, бавын сыер мөгезе төбеннәнрәк тотты, аның сулышын тойды. Аягы белән ниндидер йомшак нәрсәгә басты. «Нәрсә булыр икән?* дип уйлаганчы ук, аның саламмы, печәнме икәненә төшенде. Иелеп кулына алды, борынына люцерна исе бәрелде. Башта үзе иснәде, аннан сыерның борынына төртте:
— Аша, сыер. Хәл керер, юлыңны кыскартыр, шөгелең булыр. Йотмый күшәп бар.
Сыерының русчага күнеккән булуын исенә төшерде, сөйләгәнен чак кына русчага күчерә башламый калды. Бу омсынуына елмаеп куйды.
Урманда җил күкрәккә бәрми, читлектәге кош сыман бәрелә-сугы- ла исә, вакыт-вакыт хәтта арка яктан да этәреп җибәрә иде. Кар агымы тоташ басым белән каршыдан ябырылмый, әле яннан, әле өстән камчылый. Бер җепкә тагылган кеше белән сыерга кар агымы җилләп-җилләп кенә кагыла иде. Әмма һәр адым саен юл кыенлаша барды. Урман юлы Җәмәлҗән кырындагы кебек утырырга өлгермәгән, һәр басканда, комнан барган сыман, артка чигә, итеге бата, кар ишелә. өч-дүрт адымга бер адымы югала иде. Шуңа күрә ул, кырыйгарак
«Баягы козгын. Кошларга рәхәт,— дип уйлады ул.— Иреклеләр — җил кая иссә, шунда очалар. Кирәк Җәмәлҗәнгә, кирәк Әҗмәхка».
— Алай дисәң, козгынның да үз авылы бар бит, әйеме, сыер? Бу юлы җил аңа аркан икән, аннан ник көнләшергә? Очсын, җилтә аркан очсын. Алай дисәң, җилгә каршы очу аларга җиңелрәк тә бугай әле. Шунысына көнләшерлек, ичмасам. Без бит җилгә арка кую ягын чамалыйбыз.
ӘХӘТ ГАФФЛР ф ТЕГЕ ГОЗЕР...
чыгыл, бер агач сындырыл алды, ботакларыннан арындырып, таянырдай таяк ясады. Әрәмгә булмады, баруы ару гына уңайланды.
<Бүре эзләре турысын уздым бугай инде», дип уйлады ул. Күңеленә: «Әгәр килеп чыксалар?—дигән шик төште.—Аларга тагын... Берәр зоопаркта дөньяга килгән бүреләрдер әле. Хәзер чыны каян килсен?»
Урман авызына җитәрәк, күз алдында Әҗмәх кыры яктылыгы шәй- ләнә башлады дигәндә, карт, әйләнеп китеп, аркасы белән кинәт тартылган сыерның корсагына бәрелде. Сыерга арттан камчы белән сыдырып алдылар диярсең. Ул, арт санын җиргә ия төшеп, кырыи-кырын чабулап китте. Карт, моны көтмәгәнгә, сөрлегеп китте. Егылмас өчен, уң кулы белән сыерның мөгез төбеннән тоткан бауны бушатырга мәҗбүр булды. Бау уч төбеннән шуган арада, ул аның үзенәрәк бәйләгән җирен сул кулы белән урап каптырды. Аягы таеп, аркасы белән яңадан сыерның корсагына терәлеп калды4
— Шайтаныма дип ашкынасыңмы?—дип кычкырды карт. Ике куллап бауга ябышты да аягын терәде. Бияләй кигән килеш нечкә капрон бау белән сыер куәтен буйсындыруы энәне уч белән тотыл тегү тегүгә тиң иде. Карт кулларын алмаш-тилмәш ычкындырып, бияләйләрен берәм-берәм эзәренә кыстырды. Юешләнгән бау ялан кулны әчеттереп шуа иде. Карт аны азрак бушатып, урап тотты. Капронның кул сыртлары итенә батып керүен тойды, шул авыртуга түзүе белән сыерның карышуын сизде. Күрәсең, хәйләләп, көч белән тартканда борынын кысарлык итеп бәйләнгән бау сыерның каршылыгын җиңде. Ул, борыны белән карны сөзәр дәрәҗәдә аска игән башын бушатмаса да, чабу- лавыннан туктады, картны сөйрәп атлавында дәвам итте. Шуннан файдаланып, карт артка борылып карады. Күзенә ике ут ноктасы төсмерләнгәндәй булды. Башта ул моны күзенең әлҗе-мөлҗе килүе, арганлык галәмәте генә дип уйлаган иде. Игътибар белән карагач, алданганлыгын аңлады. Анда сүнә-кабына ике ут ноктасы шәйләнә иде. Картның ул утны көтеп торасы килде. Вакытын әрәм итмәде, тынычлыгын җуйган сыеры артыннан сөйрәлә бирде.
«Бакчы, трактор!—дип уйлады карт.— Ни әйтсәң дә, хайван сизгер шул. Күзе белән түгел, тәне белән күрә».
— Ә ник тавышы юк? —диде ул.
«Тавышын җил апкитә, урман шавы баса. Ерак, ахры, әле, нуры кар пәрдәсен ерта алмый».
Карт, яңадан каерылып, артка күз салды. Ут юкка чыккан иде. Аның каравы, кар аклыгында ни икәне танылмас бер, аннан тагын бер шәүлә төсмерләнде. Шәүләләр, кояшка карагач күз алдында торган тонык нокталар сыман, туктаусыз кыймылдый, иллә кечерәеп ерагаймый, бәлки зураеп якыная бара иде. Карт кырын-кырын атлый бирде, юлдан күзен алмады.
Ул курка башлады. Урман шавы тантанасына әле генә сагаеп колак сала иде. Инде хәзер ул шауга күкрәгеннән күтәрелгән шом да кушылды. Кулы белән сыер тәненең, су өстен җил шадралап үткәндәге сыман, калтырануын тойды. Хайванның табигатьтәге теләсә нинди халәттән курыкмавын белә иде, буран көчле булса да, һава сыер туңып калтырар дәрәҗәдә салкын түгел иде. Нәкъ шушы чакны, аның зиһенендә ялкынланып кабынган утны дөресләгән шикелле, баягы ике ут төймәсе ялтырап алды, аның яшькелт елтыравы картның шигенә килеп кушылды.
— Бүреләр!—диде. Сыер ишетмәсен дигәндәй, пышылдап кына әйтте.— Теге бүреләр...
Аларның Җәмәлҗән урманына җибәрелгәнен ишеткәч:
— Балалар бүре улавының ни икәнен белми башлаганда — ни
хаҗәте бар икән? Бүресез дөнья, усаллыксыз тормыш булмый, күрәмсең. Бүредән курыкмаса, җәнлек аза шул,— дигән иде.
«Каян килеп җыен җыентык минем юлны кисә соң әле?» — дип уйлады карт пошынып.
Урманны чыкканчы бүреләр якынаймады. Егерме биш, утыз адымнардан һич калмый эзгә басыл килделәр.
«Караңгыда кыймыйсызмы?—дип хурлады аларны карт.— Шулай _ шул, шүрләгәнгә кыр иркен».
Урманга кергәнче гел карулашып барган сыер, артыннан чыбык “ белән каулап баргандагы шикелле, кызу атлый иде. °
«Әйтәм ич, әле дә ярый, оныкны, я Сөмбелне ияртмәгәнмен. Бары- н • бер кирәкләре чыкмады. Алар урынына бүтән ярдәмчеләр—бүреләр £ бар»,— диде, тешен кысты. Ф
Карт, сыерның сул ягына чыгып, таягын уң кулына алды. Ул әле t таякның, таянып барудан бигрәк, нигә ярыйсын аныклап җиткермәгән < иде, сырган чалбар кесәсендәге чәнти бармак озынлыгындагы, ләкин ; һәрчак тырнакка кабарлык кайраулы йөрткән тимер саплы пәкесен дә, X файдасызга санап, учына алмаган иде. u
Ул таягын пәкесе белән очлый алыр иде. Ләкин бүтәнчә эшләде: н барган шәпкә таяк очын чәрдәкләндереп сындырып атты. Пәкесен 2 чыгарып ачты да бүрек кайтармасы артына тыгып куйды. Хәзер аның иң кимендә беренче ташланган бүренең генә булса да тамагын теткә- ләрлек коралы, бүреләр үҗәтләнеп табыш даулаган мәлдә, иңбашыннан култык астына үткәреп бәйләгән бауны кисеп, сыерын ычкындырырлык пәкесе бар иде.
һәм картның татын: «Бүреләр бәлки урман чыкканчы гына эзәрлекләр, кыр ачыклыгына аяк баскач, үз юллары белән китәрләр», дип, күңелен юатыл килгән зур өмете дә бар иде. Әнә шул өмет бүреләр белән алышуның котылгысызлыгын сизеп киерелгән тәнен йомшарта, зиһенен курку пошаманыннан арындырып аек тота, уйларына җитезлек бирә иде.
Урман авызын узып, ачык кырга килеп чыктылар. Карт бүрек колакчынын тарттырып бәйләде, күтәреп куелган якасын төшерде, муенына ураган шарфын бушата төште. Атлавы җиңеләйде, ләкин күлмәге манма тир булган иде, тәнен салкын өретте. Адым саен кемдер аның якасына тыгыла, күшеккән кулын аркасына тидереп ала кебек иде. Шуңа чиркануы белән бер мәлгә бүреләрне онытып торды.
Ышык урман артта калды. Аркылы-торкылы көртләр каплап бетерә язган трактор юлыннан бөгелә-сыгыла бару читен иде. Курыкмады, сөенде генә. «Юлсыз җиргә көрт ятмый,— дип уйлады ул.— Көрт еруы авыр авырын, бу көртләр — адаштырмас юл ич».
Аннары ул артка әйләнеп карады. Карлы эңгер-меңгернең аңа йодрык күтәргән карачкылары булып өч шәүлә кыймылдый иде. Урманны чыкканда алар, үләксә киртәсенә юл аласымы, әллә илле адым алдан борыннарын үртәл барган тере иткә теш батырасымы дип, әллә икеләнеп калганнар — хәзер инде борыннарын карга төртеп түгел, туры басып киләләр иде, ахрысы,— ара тиз кимеде. Карт аларның ниятләре катгый икәнен шуннан белде. «Җанвар туры килсә, күзен кан баса, дошман туры килсә, аңы томалана»,— дип уйлады.
— Ә миңа күз үткерлеге, аң җитезлеге өчен салкын канлы булу кирәк,— диде ул.— Ул чагында тагын берчике чакрым атлыйм әле мин,— дип ышанды.— Авылга якынрак чүтеки. Тизрәк табарлар.
«Ә син, картлач, алдан үзеңне күммә әле, яме? Дошман алдында ачык ишек түгел, кыя бул, үлмәс борын җан бирмә!»—дип сүкте ул үзен.
Ул сыерына күз салды. «Үз җаныңны гына саклау җиңелрәк җиңелгә. Сыерны ташладың киттең. Юк, кайткач эчәсе чәйнең тәмен боз-
.мыйм әле. Тән сакларга калкан, жан сакларга хыянәт була, нәрсәнедер корбан итеп вөждан саклый алмыйм инде»,— дип уйлады ул.
— Син Наталья сыеры шул,—дип уена куәт бирде.—Бәһаң акча белән генә бәяләнми. Сиңа алмашка рус хатыны ире хәбәрен ишетте. Әсир дошман жанын саклап та унсигез егет корбан булды. Дошманнан дошманны яклап. Сине генә саклармын әле...
Карт инде артка борылып карамас булды. Уе белән генә бүреләр куып җитәр минутны секундларга бүлеп барды. Алтмыш адым атлагач, ирексездән иңбашын җыерып куйды, таягын югары күтәреп, кырт борылыйм, шуның белән бүреләрне сискәндереп төрле якка таратыйм дип барганда гына күзе яннан үтеп барган карачкыны шәйләде. Бүреләрнең берсе, аның юлына каршы төшәр өчен, әйләнгечтән уза «де.
«Кулда я балта, я камчы булса иде,—дип уйлады ул. Туңармын димәс, алмашка тунны сорасалар да салып бирер иде хәзер. — Таяктан бүре түгел, үгез дә котыра гына». Ләкин ул уйдагы балтадан мәгънә тапмады: «Син таягыңны ничек мылтык итәргә икәнен уйла»,—диде. Жил кереп сулышын бумас өчен авызын ачмый гына әйткәнгә, тавышы ыңгырашу кебек кенә булып чыкты. Аның сүзен җөпләгәндәй, сыер да мөгрәп .куйды. Атлаган саен аның эчендә нидер әле чапылдый, әле шапылдый иде.
— Синең дә карын ачкан, эчең буш,— диде карт, кыюлык өстәгәндәй, кулы белән аның муенына суккалап алды. Бияләен инде күптән салган булса да, кулы күшекмәгән, бармаклары иркен языла иде. Бармак битләре генә, кызышып, суга салган борчак кебек бүртенгән иде. «Зарарсыз, таяк түгел, лезвие тотып тырнак та кисеп була әле бу бармаклар белән».
Картның бүреләр үз юллары белән китәр дигән өмете, суга ыргыткан таш шикелле, аңында ризасызлык эзләре калдырып сүнде, югалды. Ерткычлар белән сугышуга үзен инде бөтенләе белән көйләп куйса да, ул моны теләми иде. Аның үзен җылы ятакта итеп тоясы килде, торналар турындагы төшен сагынды. Ә хәтере белән хәзер ул көрт баскан трактор юлыннан кырык беренче елда район үзәгенә илткән тузанлы юлга килеп чыкты. Ул чакны да аның һәр кичне Сөмбел белән тулган җылы урыныннан читкә китәсе, михнәткә, газаплы аянычка каршы атлыйсы, печән чабасы көчен ниндидер афәткә сарыф итәсе килмәгән иде. Ләкин ул, башка ирләр белән бергә, үзенең колхозда завхозлык йөген бергә тарткан Күгәрченкәй исемле аты җигелгән арбага утырып. Лашман күперен узды. Кулын бер мәлгә дә аның кулыннан алмыйча, янәшәсеннән Сөмбел атлаган иде. Шул чактагы йөрәген тырнап карышкан хисе картның эчендә яңадан уянды. Аның бүреләр белән дә сугышасы, тәнен аларга тешләтәсе килмәде, калган көчен юл көртләрен ера-ера авылга таба атлауга гына түгәргә теләде. Иртәгесен оныгы белән икәүләп Сөмбелнең яңа сыерны савып бетерүен көтеп торырлар, күз тимәсен дип, сыер ягына карамаслар иде. «Күрәсең, кешегә көрәшүсез ярамыйдыр,—дип уйлады ул. — Дөньяга килдеңме —син сугышчы. Бу юлы явызлыктан сыерны яклыйсы бар инде».
— «Күгәрченкәй» дигән теге байталга әйләнсәң икән дә мине атландырып очсаң икән син,— дип эндәште ул сыерына. Хәзер инде ул аңа кайсы телдә дәшүе белән кызыксынмады.
Сыерының кырт туктап калуына сискәнеп, алга текәлде. Биш адым алда, коеп .куйган сын шикелле булып, бүре утырып тора иде. Карт арттагыларының да үзенә таба соңгы адымнарын атлавын яхшы аңлады. Алдагы ерткычның беренче хәрәкәте үк арттагы икесенә ыргы- ларга ишарә булачак иде.
«Телләре булса, алар: «Рус, бирел, син камаулы!» дип кычкырырлар иде микән?»
«Хәзер монда Леушиннарның берәрсе килеп чыксын иде дә, безнен дошман белән сугышканны читтән генә оныгым карап торсын иде».
Теге чажны, күн пальто кигән немец офицерын Харитонов белән икәү уртага алып урманны чыкканда, бер кибән төбенә сулу алырга туктаганнар иде. Ертык балактан чыгып торган тез башы шикелле болыт сәләмәләреннән ай кырые күренгәли. Алар, салкын тиргә батып. ♦ печән .кибәне төбенә чүгәләделәр, һәркайсы гыжлый-гыжлый сулу ала иде. Боты яралы Харитонов тыела алмыйча авыз эченнән генә ыңгы- и раша. Җиһангирның кибәнгә ышыкланыр хәле дә калмаган иде инде, g Ул егерме чакрымлап инде алмаш-тилмәшләп әле әсир немецны, әле ш Харитоновны култык асларыннан күтәргәләп алып килде. w
Арудан косар дәрәҗәдә сару кайнаган шушы мәлне, тавышларына буыла-буыла, урман эченнән өч эт чәчрәп чыкты. Күрәсең, эзәрлекләп * килгән гитлерчылар, Леушиннар засадасын үткәннәр, яңадан эзгә < төшкәннәр иде. Этләрне байтактан ычкындырган булганнар, ахрысы, ө авызлары тулы күбеккә тончыга-тончыга, Җиһангирларга ташланды- & лар. Җәһәт кенә автоматын эләктереп, Җиһангир берсен терәп дияр- 2 лек атып екты. Анысы артыннан ук томырылып килгән икенчесенә н пычагын куеп өлгерде. ®
Немец әсире чапаланып акырып җибәрде—этләрнең берсе, аны бә- о pen егыл, тирән карда ауната-ауната талап ята иде. Харитонов, автоматын ташлап, пычагы белән эткә ябырылды. Җиһангир өлгерми калды— эсэсчы эт астыннан шуып чыкты да, карлыккан тамагы белән сулык-сулык һава йотып, суга батучы кеше таякка ябышкандай, Харитоновның автоматын эләктереп алды һәм бер йомгак булып бөтерелгән эт белән Харитоновка чатырдатып атып җибәрде. Җиһангир аны автомат түтәсе белән сугып артка элеп атканда, эш узган иде инде. Харитонов белән эт кочаклашып тынып калганнар иде.
Җиһангир, көчсез ярсу белән ыңгырашудан битәр, берни дә эшли алмады. Фашистның кулын бәйләде, авызына чүпрәк тутырды һәм якасыннан сөйрәп торгызды да кире урман ягына алып китте: яхшы аучы ерткычның эзенә арттан төшә...
Ә бүреләр нидер көтә иде. Алар этләр кебек котырына-буыла ташланмады. Явызлыкның сабыры дәһшәтлерәк шул.
«Юкка көтәсез», — дип уйлады карт. Ул әүвәлгечә үк ярсулык белән шашып искән жилдән һәм кар көрпәсеннән башын бора төшеп алга атлады. Сыер, каккан казыктай, кузгалмады, аягын терәп тора бирде. Бүре борылмый гына нке-өч адымга артка чигенде. Карт арт- тагыларына әйләнеп карады. Алары, алдагысы шикелле тик кенә утырмыйча, түземсезләнеп йөренә, иснәнәләр иде.
«Куркынычы сез түгел,—диде карт, аңлап алып. — Куркынычыгыз — алдагысы икән, йөртүчегез — шунысы».
— Таяк чыралары синең танауга насыйп икән! —дип кычкырды ул йөртүчегә.
Баш бүре, аның сүзен аңлап гарьләнгән шикелле, азау тешләрен шакылдатты, арт санына утырган җиреннән сыртын кабартып аягына басты.
«Сыерны калдырсам, оин миңа юл бирер идең бирүен дә бит...»
Карт аның, нидәндер өркеп, кисәк читкә тайпылуын гына шәйләп алды. Җир кинәт каядыр оча, әйләнә башлады, аска-өскә сикеренде. Әйтерсең лә картны күренмәс канатларына элеп каядыр читкә алып атты, каршы торып булмастай бер көч аны кыр өстеннән сөйрәп китте. Шул көчкә мамык карышуы да күрсәтмичә буйсынды. Миеннән: «Арттан пычак тыкты, кабахәтләр!» — дигән ачынулы сүгенү йөгереп узды. Ләкин шул ук көч аны көрт салынган юлдан читкә шудырып чыгарды, кар өсләтеп сөйрәп китте. Шушында гына ул коты чыгып дулаган сыерның, кыр буйлап үзеи өстерәп киткәнен күрде. Көтелмәгән бу
хәрәкәт бүреләрне дә куркыткан иде: алар эре-эре сикерешеп бер күчкә өерелешеп калдылар.
«Сыер дуласа — бүредән яман», дип уйлады ул.
Бау картның күкрәген кыса, сулышын буа иде. Бауның төене, култык астыннан иңбашына күчеп, муен төбеннән кысып алды. Гүя шул урынга кызган күмер китереп бастылар. Картның ютәле кузгалды. «Сыер ничек түзә икән, тиресен бау ярып, борын кимерчәге яньчелмәсә ярар иде».
Карт таягын төшереп калдырмады. Башта яны белән шуып барды, аннары йөзтүбән әйләнде. Күкрәгенә кар тулды. Ул эреп, суы күлмәген чылатты, корсагына акты. Сукаланган җир түмгәкләрен кар күмеп бетермәгән иде әле. Сул аягының тез башы кантарга бәрелде, аягы әрни башлады. Ул буш кулын алга сузды, бауга ябышты, күкрәген бушандырасы килде. Карлы/ юеш бау шуа, нечкә булганга, аны бармаклар тота алмый иде. Ул кулын ычкындырды, астан алдырып бауны беләгенә урады. Болай тотар өчен терсәкне бөгәргә кирәк булды. Ләкин каткаклыкка терсәге дә бәрелде. Кулының җегәре бетте, бармаклары бушап язылды. Ул бауга таяк тоткан учы белән дә ябышты. Күкрәк белән ятып баруы кыенлашты. Бер мәл тигезлеген югалтты, янга авышты, аркан ук әйләнә язды, иңбашы белән талпынып кире корсагына борылам дигәндә, бите җиргә тиеп сыдырылып алды. Авырту сизелмәде, битен юеш кар белән уган шикелле генә тоелды.
«Бүреләргә иң җайлы мәл, — дип уйлады ул. — Куып җитәсе дә сикерәсе. Бу хәлне көтмәделәр шул».
Карт, муены буылмасын өчен, башын янга салып өстерәлә иде. Кулында тартылып, бауны бер-ике карыш бушата алды. Ләкин жеп уч тиресен сыдырттырды, шуганнан-шуа барды. Бушаган кадәресе яңадан тартылмасын өчен, бауны учына урады. Күшексә дә, ачылмас булып йомылган йодрык чыдамады—пычак тыгып каерылган бака кашыгы кебек ачыла башлады. Бау кул сыртын ярып керде.
Түзәр әмәле калмый, җегәре бетә дигәндә генә, сыер сөрлегеп китте. «Вакыт!»—диде карт. Бау йомшап калды. Ул артка каерылды,бауга тартылып тезенә калыкты, аягына басты. Сыер сөрлеккән җиреннән тезләнгән иде, тураерга өлгермәде. Карт җилпенеп килеп аның борыныннан кысты.
Сыерның селәгәе ага, ул авырлык белән пошкыра-пошкыра сулый: бау кыскан борыныннан канлы күбек чәчри иде.
«Әҗәлдән аяк качырса, иң элек мин чабар идем, җүләр!» — дип сүкте ул сыерын.
Сыер артыннан озак сөйрәлгән кебек иде. Әйләнгәли-әйләнгәли ты-пырчынып, ычкынырга ярсынган сыерын тыя-тыя: «Җитмеш адымнар»,— дип уйлады. Сөйрәлеп килгән эзен тапты, буран пәрдәсенә караш ташлады: арт саннарын оикертә-сикертә, аңа бүреләр якынлаша иде.
— Ә, иске дуслар, түрдән узыгыз,—диде ул. Күшеккән, кан катыш карлы бармаклары белән кармаланып бүрек кайтармасыннан пәкесен алды. Бауны кисеп җибәрде. — Берәрегез әҗәл тансыклаган, ахры. Соң, кунакка — теләгән ризыгы!..
Тез буынының җиңелчә калтырый башлавын әнә шулай көр тавыш белән басарга теләде. Бүреләр якынайганнан-якынайды, зурайганнан- зурайды. Сыер, тынгысызланып, читкә сөйрәде, ләкин карт аның казналыгы астыннан ураган баудан кулын ычкындырмады: «Әх, сыер, кечкенә булсаң да, сөтең күп иде лә».
Ул сыеры белән дә, Сөмбеле белән дә хушлашуын аңлады.
«Бу сыерга кем дошманрак икән: минме, әллә бүреме?» — дигән сорау килде кинәт.
Карт соравына җавап эзләп мәшәкатьләнмәде. Сатып алып, жылы абзарыннан ялан кыр аша чит-ят җиргә житәкләп киткән, эштән чыкканда аны я симертеп суя, я иткә озата торган адәм белән җылы канга сусаган ач бүре арасында ни аерма бар соң сыер күзеннән караганда?
«Кеше кешелеклерәк,—дип уйлады карт. — Бүре үзенең җанын ♦ асрамакка кан эчә. Ә мин оныгыма сөт бул сынга җиде көн эзләдем бит. Тапкач менә сатып алдым. Натальяга сыерын сату кирәк булганга сатып алдым...»
Түземсезләнеп йөренгән бүреләр, үзләрен моңарчы читтә тоткан куркуларын җиңеп, янәшә үк килеп бастылар. Аларны хәзер кеше исе генә җибәрми тотып тора иде. Бүреләр менә-менә карт белән сыерга ташланыр дәрәҗәгә җиткәнче кызганнар иде инде.
Аларның якынлашуын күзәтеп, Җиһангир карт баш бүренең уртада, ләкин бер кадәр арттанрак атлавын күреп алды.
«Явызлык дөньясында шулай инде, көчле көчсез артына поса. Алай иткәндә калҗаның майлырагы тия аларга,—дип уйлады карт.— Безнең командирлар гына алдан йөгерде шул, аларны без атлап үттек. Немецларныкы үлек аша атлап йөрде».
Ул бер мәлгә үзенең кайда икәнлеген зиһененнән җуеп торды. Разведкадан кайтышымы? Ләкин ул, хәйләкәр җәнлек кебек, үзен аулап килгән ярты дистә немец чаңгычысыннан качып калганда, тавыш чыгармасын дип, әсир немецның изүеннән каптырмаган, ә бәлки вакытыннан элек кыр буйлап дулап чапмасын өчен сыерны тыеп тора. Төш күрәме? Ләкин аның күз алдында торналар биегән томан рәшәләнми, бәлки битне буран энәләре чәнчи дә, учы суелган һәм сырты ярылган куллар сызлый.
Баш бүре карт ягында кыймыйчарак атлаган бүрегә тамак төбе белән ырылдап, аның арт санын тешләп алды. Тегесе үзен кыерсытканга ырылдады да, борылып та тормыйча диярлек, картка сикерде.
— Син түз инде, сыер, бигайбә,—дип сызланды карт. Сыерны тоткан бауны ычкындырды да ике куллап таягын бүрегә төбәде. Бу юлы кадамады, читкә тайпылып калды. Бүре, сөрлегеп, карга барып төште. Үрсәләнеп тыпырчынды да кабалана-кабалаиа картка таба борылды. Карт бу юлы таякны әрнеп әчеткән уң кулына алды, бүрене көтте. Бүредән бүтән берни күрмәсә дә, койрыгын чәнчеп кыр буйлап җилеп киткән сыерын уе белән озатып калды. Ау дәрте бугазларына чыелдык улау булып тулган ике бүре аның артыннан томырылды. Кайдадыр читтәрәк аларның ярсып-ярсып ырылдаулары ишетелде.
Карт бу вакытта, гәүдәсен як-якка айкап, каршысындагы ерткычны алдап торды, һәм пәке тоткан сул кулын, бүрене котыртып, капылт ескә күтәрде дә алданып бушлыкка сикергән ерткычның авызына очы чәрдәкле таягын тыкты. Болай ук туры китерермен дип көтмәгән иде. Кисәк талпынып алга атлады, таяк чәйнәп ярсыган бүрене җиргә кысты. Сулыш юлына ерткыч авызыннан аңкыган сасы ис бәреп керде.
«Бүресенең дә рәтлесе туры килмәде,— дип әллә үкенде, әллә шатланды ул. — Ичмасам, кешечә сугышып та булмады, әрвах!»
Бүре чәбәләнә, тик башын җиргә кыскан таяк аның тешеннән үткенрәк булып чыкты. Авыртуга түзә алмыйча хырылдады, аяклары белән кар тузгытты, туң җир тырнады. Хырылдавы башта улауга, аннан сулкылдаулы чыелдауга күчте.
«Әгәр ул көчле бүре булган булса, сыртына әйләнеп ычкына алыр иде»,—дип уйлады карт.
Бүре, нәкъ ул уйлаганны ишеткән шикелле, кисәк кенә аркасына әй, ләнде, башын таяк астыннан суырып алды. Әмма карт таягын ташлап, күкрәге белән бүренең башына капланды, сасы искә чыдый алмыйча, сулышын тыйды. Шушында гына ул баш бүренең үзен алдаганын белеп
о. «к У » J* <2-
ӘХӘТ ГАФФАР ф ТЕГЕ ГОЗЕР,,,
33
алды. Ул сугышкан бүре чыннан да авыру булган, күрәсең, аның ка* быргалары, юеш кер белән капланган сырлы бәләк шикелле, тире астыннан бүлтәеп, сизелеп тора иде.
«Ичмасам, бер кешечә сугышырга да насыйп итмәде,— дип үкенде карт.— Бәлкем бу соңгысы булгандыр».
Бүре боргалана-сыргалана иде. Карт сул аягы һәм уң тезе белән аның муенына басты да, үрелеп, арт сыйракларыннан каптырып алды. Бүренең гәүдәсен сындырырга теләгәндәй бөкте һәм арт санын югары күтәреп кисәк аягына басты. Бүре зәһәр ырылдый, ал санын җиргә бәрә- бәрә тапырчына, ләкин ул арык, хәлсез, житмәсә, шүре җибәрүдән аяклары буялып, кар белән укмашып юешләнгән иде. Карт, җирәнүдән нишләргә белмичә, аның корсак астына типте дә үзеннән этәреп җибәр-, де. Ялгышмады: бүре ычкыну белән читкә ташланды һәм буран пәрдәсенә уралып күренмәс булды.
— Әле дә ярый, оныкны ияртмәгәнмен, — дип куанды карт. — Хур-лыгымны күрмәде.
«Ә син дөресен әйт, картлач: синең бит бу бүрене үтерәсең, авылга алып кайтып кешеләргә күрсәтәсең килгән иде, — дип битәрләде ул үз- үзен. — Янәсе, ул сыерын зерәгә корбан итмәгән».
— Ләкин сиңа бу юлы, немец очучысын тапшыргандагы кебек, һәлак булганнар өчен җиңү шатлыгыннан елау насыйп булмады, — диде ул. — Буялып кына калдың.
Ул, иелеп, кулларын кар белән ышкып юды, әмма сасы истән котыла алмады. Моңа гарьләнде, горурлыгыннан оялды.
Ул хәзер генә аңкавы, теле белән тамак төбенә йон ябышып беткәнен тойды. Бүре йоны икәнен аңлагач, авызында да кулына сеңеп калган ис тәмеи тойды. Печән салып сасыткан зәңгәрсу-яшел су күз алдына килде. Ул теле белән айкап бар төкереген җыйды да, аңа гарьлеген дә кушып, җил уңаена, алдакчы бүреләр аның сыерын куып киткән якка төкерде.
— Җиңдем дип улыйсызмы?—дип кычкырды карт. — Сезгә тагын, адәм кызгануы аркасында гына яланга, азатлыкка эләккән мәхлүкләр! Сез мине алдадыгыз гына, менә шул,—дип өстәде.—Җиңелгәннең күңеле сызлый, җаны сыкрый аның. Ә минем, — дип пышылдады ул,— яңак сызлый, җеп сыдырып суйган кул сызлый. Бавы асыл иде, җиңел, нык иде. Әрәм булды. Пәке дә төшеп калды, ярар, хәерле булсың.
Караңгы иде. Тирә-юнь кар аклыгыннан яктырып тора, ләкин дүрт- биш сажин ары, текә яр кебек, караңгылык башлана иде. Картның уенча, авылга җитәргә дүрт чакрым бар иде әле. Ул юлга чыгып торуны кирәкмәс санады, җил һәм буранга каршы атлап китте- Кар тирән түгел, әмма көзеннән сукаланып калган җир уентыклы-чокырлы, баруы авыр иде. Бияләйләре эзәргә кыстырылган җиреннән сыер сөйрәгәндә төшеп калган. Кулларын җиң очларына тыккан һәм башын игән көйгә атлады да атлады. Кыр чиксез, ә аның кыл уртасында, җансыз бушлыкның яралы йөрәге булып, Җиһангир карт бара иде.
«Син артык тиз ярлыкадың үзеңне,—дип уйлады карт. —Тиз канә-гатьләндең. Сыер белән бергә җан тынычлыгы да таптың дип зрә уйладың».
— Бүгенге михнәтең шуның хикмәте, — диде ул.
Ул тамак төбенә утырган төенгә буылып, бернинди оялусыз елый- башлады.
Шуннан соң бераз тынычланса да, аның кәефе көрәймәде. Бүреләрдән җиңелүе бер хәл, Наталья алдында ачылып сөйләгәннән генә, яз җылысы белән калай түбәдән кар шуып төшкән кебек, иңнән бурыч йөге шуып төшми икән шул. Карт өеннән ни белән чыгып китсә, шуның белән кайтып керәсенә ризалашты.
Берни үзгәрмәде. Ул, йөрәгендәге җәрәхәтенең, әйләндереп киюдән керле икәне күренгән күлмәк кебек, бөтен кешегә күренерлек яралар кыяфәтендә битенә һәм кулына төшкәнен генә белде. Ул тагын итен бүреләр умыра-умыра ашаган сыерын күз алдына китерде. Сыеры урынына үзе ятып калган кебек тоелды. Аның тәне дә, сыерның канлы гәүдәсе кебек, берни тоймый, авыртмый иде инде.
«Тормыш — кыр икән шул, — дип уйлады ул. — Аның каршы искән җиле кечкенә булса да, син иң зуры дип исәпләгән табышыңны йолкып алыр бүреләре бар, — дип күз алдына китерде һәм:—Ләкин адәм баласының ул кырны чыгып җылы өйгә кайтып егылыр әмәле бар, — дип өстәде. — Иң кирәге — кайтып егылыр йортың, сөйләшеп юатыр һәм юмаланыр кешең, түшәк-ястыгың булу».
Карт карга тезләнде, өенә җитеп ятагына ятам дип саташа башлады. Кар элпәсе аша колхоз фермалары янындагы тонык утларны шәйләп алды да, бөтен зиһене белән ыңгырашып, аягына басты.
«Каршы булса да, җил мине алдамады, — диде ул. Уен эчтән уйлыймы, кычкырып әйтәме — аермый иде инде.— Җил мине алдамады». Җил көчәйде, кар диңгезендәге җилкән итеп, картка ябырылды. Ферма каралтыларын узган чакта да, караңгылык бөркәнеп йоклаган авыл £ урамына килеп кергәч тә, җил аны берничә мәртәбә аяктан екты. Соң- * гы тапкыр исә җил аны инеш бозына кергәч сузып салды. Карт, канаты ° каерылган кош кебек, кулларын артка җәеп йөзтүбән килеп төште. Борыныннан шарлап кан китте. Ул аны туктатырга омтылмады. Аягына басарга талпынды. Тагын таеп егылудан куркып, басасы итмәде, яр кырыена мүкәләп чыкты, бераз хәл алгач, ат юлыннан югары үрмәләде. Өенең капкасына килеп җиткәнче, бер яклы урам каршындагы озын зират рәшәткәсенә аркасы белән таянып, әллә ничә тапкыр ял итте.
Капканы озак кагарга туры килмәде. Уты сүндерелмәгән өендә, бөтен тәрәзәне күз-колак итеп, аны күптән көткәннәр икән.
— Кем анда?—дип кычкырдылар.
— Мин лә, кем булсын,—дип җавап кайтарды Җиһангир карт.
Ишегалдын болдырдан төшкән ут яктыртты. Карт, капкага сөялгән җиреннән такта ярыгына иелеп, Сөмбеленең кабалана-кабалана капкага ашыгуын күзәтте.
— Сәгать ун бит инде, кунарсың дип торам, — диде Сөмбел. Биклә- геч кендекне шудырып, кече капканы ачты.— Алай да самавар куюлы, яңа кайнады.
— Су гына бирерсең,—диде карт.—Миңа су гына кирәк.
— Кем белгән буранлыйсын... Көнең тагын заяга узган. Кыш уртасы ич, кай җүләр сыер сатсын.
— Заяга шул, — диде карт. — Адаштым. Бер юлдан яздыңмы — гомер буе адашыла икән.
— Кендеге бер килмәсә килми инде.
Сөйләнә-сөйләнә, түм-түгәрәк гәүдәле Сөмбел карчык, картының култык астына кереп, аны өйгә таба җитәкләде. Ләкин читтән караганда, култык астына кыстырып, Сөмбелен Җиһангир карт үзе күтәреп бара кебек иде.
— Малай нишли? —дип сорады ул өйалдында.
— Уйный,— диде Сөмбел.
— Ник йокламыйсың? — дип сорады ул өйгә кергәч оныгыннан.
Малай бөтен җиренә умач-умач кар укмашкан бабасына көндәгечә кызганып карады.
Карт чиләнеп төенләнгән бүрек бавын чишә алмады, бармаклары тотмый иде. Аның бүреген чишәм дип кармаланган Сөмбел карчык кабаланып картының кулына ябышты:
— Аба-ау! Битең өшегән ич! Тиресен суеп төшердең ләбаса!
— Өшеде шул, — диде карт. — Бөтен җан өшеде.
ГА Ф Ф А Р ф ТЕГЕ ГОЗЕР...
Чишенеп бетергәч, аны бизгәк алды: калтырана, бөтен тән итләре белән дерелди башлады.
— Син нишләдек? — диде малай. — Канап беткәнсең.
— Бер нишләмәдем. — дип җавап бирде ул. — Адаштым гына. Җә- мәлҗән юлы адаштыра ул. Син юк чакта бер адаштырган иде инде... Ник ятмыйсың? — дип сорады.
— Сарык бәрәнләде ич! — диде малай. Йөгереп барып почмак чаршавын ачты. — Өчне! Берсе тәкә, икесе бикәч!
— Каян беләсең?
— Әби әйтте.
Сөмбел тыштан каз мае алып керде:
— Битеңә сөртик.
— Кирәкми. Исен сөймим. Су китер.
— Әби. тәкәне печәбез, ди.— диде малай.
Карт сырган чалбарын, тән җылыткычын салып утыргычка куйды да диванга барып ятты. Өстенә, баштанаяк бөркәнеп, юрган япты. Юрган кырыен күтәрә төшеп, малайга эндәште:
— Печмибез, улым. Малай икән, малай булсын! Аның бәхете шунда.
Сулы стакан тотып кече өйдән Сөмбел кергәндә, ул йокыга киткән иде инде. Стаканын куймыйча юрганны ачып, аның йөзенә карады. Картның маңгаена, салкыннан кергән балта йөзлегенә пар тамчылары кунган шикелле, борчак-борчак тир бәреп чыккан, яралы яңагында шундый ук кан энҗеләре җемелдәп тора иде.
Бер кавым икеләнеп торгач, Сөмбел картының иңбашыннан селекте:
— Су эч әле, су. Тәнең яна,— диде. Карты уянгач: — Яңагың өшемәгән ич синең, тиресе сыдырылган,— дип өстәде.
Карт, башын калкытып, күзен ачмый гына су эчте, күзен ачмый гына:
— Бу юлы шәп сыер тапкан идем, — диде. — Сиңа охшаган: кечкенә, нык бәдәнле. Бүреләр талады.
— Син нишләдең?
— Бер нишләмәдем. Өйгә кайттым.
— Бүре бармыни әле? — дип сорады малай.
— Бар, улым,—диде карт, малайның башыннан сыйпады. — Бүреләр бар әле.
— Миңа да очрар микән берәрсе?
Ул малайның соравын ишетмәдеме: ямы беләи мендәргә аумас борын йоклап китте.
— Бәлки очрар,— диде Сөмбел.
Иртә белән алар өенә ферма мөдире Зыятдин керде. Җил кичәгедән дә көчлерәк исә. Карт торган, икесен култык астына үзе кыстырып, берсен малайга тоттырып бәрәннәрне имезергә сарайга чыгарган, ашап- эчкән иде. Зыятдин кергәндә, ул яңабаштан Сөмбеленең шәлен бөркәнеп. диванга сузылып яткан иде инде.
— Әх, бураны!—дип, кулларын угалады Зыятдин.
— Күз тидермә,— диде карт.— Басуларның җәрәхәтен күмә ул.
— Җәрәхәтен?
— Җәрәхәтен.
— Әй-ә! Көзлекләр өшегәнне әйтәсеңдер.
— Ы-ы. Шуны әйтәм.
— Җан җылады шул беркавым, — диде Зыятдин.
— Язын тагын яшьләнер әле. Яшьләнер дә яшәрер.
— A-а! Күпме җирне яңадан чәчәсе!
— Җир кабат та чәчелә,—диде карт.—Кабат яшәп булсаеГ ..
— Нишләр идең, Җиһангир абзый?
— Шул җирләрне чәчәр идем, Зыятдин олан.
— Туелмадымыни әле?
— Әйтәсең дә инде, ә! Рәнҗетермен димисен. Ипи белән эштән туяр исәп кемдә булсын?
Җиһангир карт Зыятдинга таба борылмады: сыдырылган яңагын күрсәтәсе килмәде.
— Ни, Җиһангир абзый, анысы да монысы, хәбәр китердем әле.
— Синең хәбәр бер инде, эшкә үгетләү.
— Бүген ниткән эш, буран ич. Председатель дәшә. Идарәдә хәл иттек кичә. Сыер бирәбез.
— Сыер? Язга хәтле булмый дигән иде ич әле>
— Ничек икәнен сорама — юнәттек. Бер колхозга бер каза малмыни? Сыер фәрештә түгел.
— Ертыкка ямау ише генә булмаса инде, — диде карт. Ул торып утырды. Аның куллары чүпрәк тасма белән уралган, битенә әллә ничә төштән шырпы кабының күкертле кәгазе ябыштырылган иде — Сыер булса, синең көзлекләрең шикелле кадерләп сөйләрлеге булсын.
— Андые ук артмый шул, Җиһангир абзый. Иллә буаз.
— Кайчан төшәсе ди соң?
— Бүген кычытканны иртәгә кашыйсы итмә инде.
— Анысына, гомер үтеп, Сөмбел апаң зарланмады, — диде Җиһангир карт һәм малайга эндәште: — Ишетәмсең, Солтан, берәр_ киндерә тап әле. Сыер алырга барабыз. Кара әле. малай,—диде ул Зыятдинга,— бер энәдән күпме мәшәкать. Каян эләккән диген.
— Яткан җирендә булгандыр инде.
— Энә булып та саламда югалып калмаган, каһәр, җан иясе йөрәгенә барып чәнчелгән, ә?
— Мәшәкатьләр—бер энәдән, бер дөядән инде, Җиһангир абзый.
— Энәсен дә татып карасын дигәндер инде. Дөя ише тау-тау мәшәкатьләрне әзме күтәрде безнең башкайлар... Өзми дә, куймый да.
— Бер башлана, бер ташлана... Яшәү дигән нәмәстә шул буладыр инде...
— Әйдә соң, кузгалыйк, — диде Җиһангир карт Зыятдин белән оныгына һәм киенә башлады. Тәне һаман сызлый иде әле аның.
Бөтен жирен кар сырган Сөмбел чишмәдән кайтып төште.
— Кая кузгалдың тагын? — дип сорады ул.
— Сыер алырга,— диде Җиһангир карт.
• Январь-март, 1975 ел.