Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ НИГЕЗ ТАШЫ


сәнгатьнең чынбарлыкны революцион үзгәртеп корудагы роле; аның тормыш, пролетариат эше белән элемтәсе, партиялелеге һәм халыкчанлыгы, художникның иреклелеге һәм җаваплылыгы; иҗат процессына партия җитәкчелеге; буржуаз-индивидуалистии карашларны фәнни нигездә фаш итү һ. б. Сәнгатькә нисбәтән тагын да конкретлаш-тырып әйткәндә, социологик, гносеологик, эстетик планда ул социалистик реализм методының теоретик нигезләрен һәм принципларын бәян итте.
Бу мәкаләдә партиялелек принцибының кайбер якларына кагылышлы фикерләр әйтелер.
Буржуаз идеологларның һәм эстетларның «иҗат иреге», «иҗат стихиясе», «сыйныфлар мәнфәгатеннән өстен тору», «партиясезлек» дип лаф оруларына кискен каршы чыгып. В И. Ленин пролетариатны партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, бу принципны үстерергә, әдәби эшне гомуми пролетар эшнең бер өлешенә әверелдерергә чакырдыVI. Әлеге лозунгның нигезендә объектив закончалык ята иде- Ул закончалыкның асылы шунда: иҗтимагый аң иҗтимагый яшәешнең төрле якларын билгеле бер сыйныф яки социаль төркем мәнфәгатьләре карашыннан торып танып-белә, бәяли, хөкем чыгара. «Бер генә тере кеше дә,—дип язды В. И. Ленин, — теге яки бу сыйныф
' В II Ленин. Әсәрләр. 4 иче басмадан тәрҗемә. 2 том. 526 бнт
’ Г Куницын. В И Ленин матбугатның партиялелеге һәм иреклелеге турында (рус телендә). М. 1971. 55—56 битләр.
Нибары алты битлек текст. Аның язылуына җитмеш ел вакыт узды. Ләкин бу әсәрнең кыйммәте арта гына бара. Ул ике дөнья, ике идеология көрәшендә хак як өчен юл күрсәтүче маяк булып балкый, ялган як тарафдарлары өчен коталгыч кылыч булып ялтырый.
Иҗтимагый яшәеш һәм иҗтимагый аңның, аларның төрле өлкәләренең объектив үсеш закончалыкларын ачып биргән һәр даһи хез-мәтнең язмышы шундый. В И. Ленинның 1905 ел, 13 ноябрьда дөнья күргән «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле әсәрендә күтәрелгән проблемалар яңадан- яңа буыннарны дулкынландыра, кайнар бә- кәсләр уята. Әмма шунысы көн кебек ачык: андагы һәр фикернең раслыгы, тормышчан- лыгы чынбарлык тарафыннан кире кагылмаслык булып нсбатлана килә. Һәр теоретик тәгълиматның, концепциянең кыйммәте һәм көче аның нәкъ менә практикада раслануында, практикага дөрес юнәлеш күрсәтүендә.
«Партия оешмасы һәм партияле өдәбият»- ның иҗат ителүе, беренчедән, шул чорның конкрет-тарихи шартлары белән бәйле, икенчедән. идеология тормышының үсеш закончалыкларын тирәнтен фәнни өйрәнүнең бер йомгагы, өченчедән, партиялелек кебек универсаль закончалыкның махсус бер өлкәдә — әдәби эштә ничек чагылуын тикшеренү нәтиҗәсе булып тора.
Мәкаләдә В. И. Ленин бик куп мәсьәләләр күтәрә. Менә аларның кайберләре: әдәбнят-
ягына басмый кала алмый, шушы сыйныфның уңышына шатланмый кала алмый, аның уңышсызлыкларына кайгырмый кала алмый, шушы сыйныфка дошман булганнарга. артта калган карашлар таратучы һәм шулай итеп сыйныфның үсүенә комачаулык итүче кешеләргә һ. б. һ. б. ачуланмый кала алмый»'. Бу хәл иҗтимагый аңның бер формасы булган әдәбият-сәнгатькә дә кагыла.
Партиялелек принцибы үзенең структурасы белән бик катлаулы һәм күпьяклы. Аерым алганда, ул социаль-политик, гносеологик, эстетик якларны үз эченә ала. Бу яклар бер-берсе белән аерылгысыз диалектик элемтәдә торалар.
ГОМУМИ ПРОЛЕТАР ЭШНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ
Партиялелек принцибының нигезендә сыйнфыйлык, тормыш күренешләрен, факт-ларын, кешеләрнең эш-хәрәкәтләрен һәм уй- хисләрен гәүдәләндергәндә ал арны билгеле бер сыйныф яки социаль төркем мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып анализлау, бәя бирү ята. Ләкин бу — сыйнфыйлык һәм партиялелек төшенчәләре арасына тигезлек билгесе куярга мөмкин дигән сүз түгел. Хикмәт шунда, төрле сыйныфларның мәнфәгатьләрен политик партияләр гәүдәләндерә. Андый партияләрнең үзара көрәшен В. И. Ленин сыйнфый политик көрәшнең югары формасы дип саный. Алар арасында иң эзлекле революцион партияләр — коммунистлар партияләре. Нәкъ менә алар иң алдынгы үзаңны — социалистик аңны чагылдыралар. Пар-тиялелек— сыйнфыйлыкның югары формасы, аңлы формасы. Матбугат һәм әдәбиятның партиялелеге мәсьәләләрен махсус тикшергән галим Г. Куницын бу җәһәттән түбәндәгечә яза: «...Идеологиянең (аерым алганда публицистика, әдәбият, сәнгать һ. б.) партиялелеге — идеолог, теоретик, публицист. художникның (һәркайсы үзенә хас үзенчәлекле чаралар белән) теге яки бу иҗтимагый сыйныфның мәнфәгатьләрен раслау өчен аңлы көрәше» 2.
Коммунистик партиялелек исә иң алдынгы сыйныф — эшчеләр сыйныфының мәнфә-гатьләрен аңлы рәвештә иҗатта чагылдыру, тормышның үсеш тенденцияләрен, конфликт-ларын, геройларның эш-хәрәкәтләрен шул мәнфәгатьләр позициясеннән сурәтләү дигән сүз. В. И. Ленин хезмәтендә бу фикергә ка- бат-кабат әйләнеп кайгыла. Ул. буржуазиягә бәйле, сүздә генә ирекле әдәбиятка капма- каршы буларак, чын-чыннан ирекле, пролетариат белән ачыктан-ачык бәйле әдәбият тудыру зарурлыгын басым ясап әйтә Икенче урында, әлеге фикерне конкретлаштыра төшеп, социал-демократик эшчеләр хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә торган әдәбият тудыруны бурыч итеп куя. Бу бурычның кыен һәм яңа. ләкин бөек һәм игелекле бурыч икәнлеген искәртә. Өченче бер җирдә В. И. Ленин яңа әдәбиятта социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше чагылачагын ассызыклый. Дүртенче бер урында социалистик реализм әдәбиятының рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңнәргә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның көче һәм киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәге әйтелә
В. И. Ленин яңа әдәбиятның эшчеләр сый-ныфының мәнфәгатьләрен чагылдырырга һәм якларга тиешлеген генә түгел, ә шул мәнфәгатьләрне гәүдәләндерүнең төп шартларын да күрсәтте. Шуларның берсе — ирекле әдәбиятны иҗат итүгә яңа көчләр тарту. Аның нигезендә исә социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек хисе ята. Нәкъ менә социализм идеяләре пролетариат әдәбиятына яңадан-яңа иҗади көчләрне тупларга мөмкинлек бирә.
Әдәбиятның эшчеләр сыйныфы мәнфә-гатьләренә хезмәт итүе өчен янә шул кирәк: әдәби эш гомуми пролетар эшнең бер өлешенә, оешкан, планлы, берләшкән социал- демократик партия эшенең состав өлешенә, бөек социал-демократик механизмның «тәгәрмәччегенә һәм винтчегенә» әверелергә тиеш2. Әлеге механизм исә эшчеләр сыйныфының аңлы авангарды — коммунистлар партиясе тарафыннан хәрәкәткә китерелә Бу җәһәттән В. И. Ленин мәкаләсенең исеме үк бик характерлы: партия оешмасы һәм партияле әдәбият янәшә куелган. Димәк, сүз бу ике төшенчә белдерә торган күренешләрнең үзара мөнәсәбәте, ягъни әдәби
1 В И Ленин Әсәрләр. 4 әче басмадан тар- җемә. 10 том. 34 бит.
1 Шунда ук. 31 бит.
эшкә партия җитәкчелеге турында бара. Биредә В И. Ленинның бик тә әһәмиятле тагын бер фикеренә игътибарны юнәлтү кирәк. Юлбашчы партия эшенең бүтән формалары белән чагыштырганда әдәби эшнең аермалы һәм үзенчәлекле булуын, аңа җитәкчелек иткәндә шуны исәпкә алырга кирәклекне искәртә: «...Пролетариатның партия эшенең әдәбият өлеше пролетариатның партия эшенең башка өлешләре белән шаблонлы рәвештә тиңләштерелә алмый»VII.
Тикшеренүчеләр хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, партиялелек төшенчәсе партиянең политик линиясен үткәрү зарурлыгы турындагы фикер белән тыгыз бәйләнгән. Бердәм партия линиясе, ныклы большевистик курс, практик тәҗрибәне туплаган партия акылы һәм ихтыяры, программ документлар һәм лозунглар кысаларында эш итү — политик эшчәнлектә ленинчыл партиялелекнең нигезендә менә шул ята. Сәнгатьтә коммунистик партиялелек принцибын үткәрү — фәнни социализм идеяләрен, эшчеләр сыйныфы идеяләрен, марксистик-ленинчыл партия идеяләрен үстерү һәм яклау, художество чаралары белән шул идеяләр өчен актив көрәшү дигән сүз ул 2.
Эш шунда ки, инде әйткәнебезчә, эшчеләр сыйныфының мәнфәгатьләрен һәм идеяләрен нәкъ менә аның иң аңлы, иң оешкан отряды — коммунистлар партиясе гәүдәләндерә. Эшчеләр сыйныфының төп мәнфәгатьләре исә хезмәт ияләренең башка катлауларының төп мәнфәгатьләре белән туры килә. Шул рәвешле, коммунистлар партиясе, эшчеләр сыйныфы партиясе булганы хәлдә, башка хезмәт ияләренең дә мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә. Бу — безнең җәмгыятебезнең хәзерге үсеш этабында аеруча калку чагыла. Бездә хәзер Коммунистлар партиясе бөтен халык партиясенә әверелде. Партиянең хезмәт ияләре мәнфәгатьләреннән башка бүтән мәнфәгатьләре юк һәм була да алмый.
Художник коммунистик партиялелек принцибын эзлекле төстә тормышка ашырыйм ди икән, ул үз иҗатында коммунистик төзелешнең мөһим проблемаларын күтәрергә, коммунистик идеалларны ялкынланып якларга, сыйныфсыз җәмгыять төзү процессында туган яңаны пропагандаларга, шул яңалыкны иҗат итүче көчләрне калку итеп күрсәтергә, коммунистик төзелеш эшенә ко-
1 В И. Ленин Әсәрләр. 4 нче басмадан тәр- жемә. 10 том. 31 бит
• А Дубропнн Сәнгатьмен коммунистик пар- тиялелеге турында. «Коммунист» журналы. 1975. № 6. 87—88 битләр, мачаулый торган күренешләрне, искелекне һәм шуларны гәүдәләндерүче көчләрне фаш итәргә тиеш.
* КПССпың XXIV съезды жатерналлары, 68 бит.
Партиянең әдәбият-сәнгать өлкәсенә кара-ган программ документлары һәм карарлары нәкъ менә шушы идея белән сугарылган. КПССның XXIV съезды материаллары, КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» дигән карары — моңа ачык мисал. Үзәк Комитетның съездга Отчет докладында төп бурыч сыйфатында художество иҗатының барлык төрләрен коммунизм төзүдә актив катнашуга юнәлдерү торганлыгы әйтелә. Әдәбият-сәнгатькә «партия җитәкчелегенең көче,— диелә анда,— художникны халыкка хезмәт итүнең изге бурычы белән мавыктыра белүдә, аны җәмгыятьне коммунистик нигездә үзгәртеп коруда инанган һәм актив катнашучыга әверелдерүдә»1. Совет әдәбиятының аерылмас состав өле-ше булган татар әдәбияты да үзенең барлыкка килүеннән башлап хәзерге яшәешенә һәм үсешенә кадәр төп рухы белән шушы магистраль юлдан атлый, яңадан-яңа үрләр яулый. Г. Ибраһимов, һ. Такташ, М. Җәлил, К Нәҗми, И. Гази, Т. Гыйззәт, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, С. Хәким һәм башка күренекле сүз остала-рының иҗатлары — әлеге магистраль юлда һәркайсы бер маяк.
Әлбәттә, совет әдәбиятына, шул җөмләдән татар әдәби ятына, аларның эшлеклелә- ренә коммунистик партиялелек принцибын үзләштерү, аны практикада үткәрү һәм үстерү җиңел генә бирелмәде Кешелекнең художество иҗаты күрмәгән һәм белмәгән яңа юл һәм сукмакларны беренче булып салу вазифасы нәкъ менә алар өлешенә төште. Шуңа күрә аларга гаять катлаулы иҗат проблемаларын хәл итәргә, вакыты белән абынып-сөртенеп алырга, ялгышу газаплары кичерергә дә туры килде. Әмма социалистик чынбарлык һәм Коммунистлар партиясенең максатка юнәлгән киң колачлы тәрбия эше тәэсирендә совет художество интеллигенциясе бу каршылыкларны уңышлы төстә җиңә барды, коммунистах идеология аның эчке инануына әверелде, партия һәм халык язмышы аның шәхси язмышына әйләнде.
Нәтиҗәдә, күп милләтле совет әдәбияты— иң прогрессив әдәбият — дөньядагы барча намуслы иҗат интеллигенциясенең кынб-
ласы булып балкый, планетабыздагы хезмәт кешеләре өчен исә революцион көрәшкә һәм яңа тормыш төзүгә рухландыручы зур мораль көч булып яши.
Совет әдәбияты — социалистик тормыш рәвешенең аерылмас өлеше. Ул рухи яшәе-шебездә. яңа кеше тәрбияләүдә һаман зуррак урын ала бара «Җәмгыятебезнең коммунизм төзү юлыннан алга баруы белән. — дип билгеләп үтелде партиянең XXIV съездында.— совет кешесенең дөньяга карашын, аның әхлакый карашларын, рухи культурасын формалаштыруда әдәбият һәм сәнгатьнең роле һаман арта'1.
Бу хәл әдәбият эшлеклеләренең халык һәм партия алдындагы җаваплылыгын янә дә күтәрә, алар алдына тагын да катлаулырак бурычлар куя. Халыкка һәм партиягә аңлы рәвештә хезмәт итү художник өчен коммунизм идеалларының эчке янануга әверелүен, аңарда дөньяга коммунистик караш тәрбияләүне күздә тота. Моннан совет художнигын, бигрәк тә яшь көчләрне, марксистик-ленинчыл тәгълимат белән коралландыруның әһәмияте алгы планга чыга. Партия, аның комитетлары, иҗат союзлары һәм алариың партия оешмалары бу бурычны төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашыралар.
ӘДӘБИЯТ — ТОРМЫШ КӨЗГЕСЕ
Мәгълүм булганча, әдәбият — чынбарлыкны танып-белү чарасы. Әлбәттә, табигатьне, җәмгыятьне Һәм кешенең фикерләвен та- нып-белүнең формалары күп төрле. Шулар арасында дөньяны эстетик танып-белү үзенчәлекле бер урын тота Әдәбият, сәнгатьнең бер төре буларак, кешелек үсешенең эстетик тарихын да гәүдәләндерә.
Чынбарлыкны дөрес, объектив чагылдыруы белән генә әдәбият хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен фәнни нигездә һәм дәлилле итеп яклый ала. Бу — кешелек җәмгыяте үсешенең эстетик тарихын иҗат итү процессына да, кешелекнең эсте?гик фикер үсеше процессына да карый.
Шуңа күрә дә В. И. Ленин әдәбиятның, вҗат интеллигенциясенең тормыш белән, халык язмышы белән элемтәсен ныгытуны, тормыш хакыйкатен, халыкның чын ихтыяҗларын чагылдыруны таләп итә. Партия нәкъ шушы таләпне күздә тотып эш итә. Аерым алганда, КПССның XXIV съездында халкыбызның үткәнен һәм хәзергесен реалистик планда, партия позицияләреннән торып, ялтыратмыйча, шул ук вакытта кимчелекләрне күпертмичә яктырткан, коммунистик тәрбия һәм төзелешнең чыннан да мөһим проблемаларына игътибарны туплаган әсәрләр һәм постановкаларның барлыкка килүе хуплап билгеләп үтелде. Мондый әсәрләр тагын бер кат шуны раслый: созет халкының күпкырлы тормышы белән художникның элемтәсе никадәр тыгызрак булса, иҗат казанышларына һәм уңышларына юл шул кадәр турырак була.
Тормыш хакыйкатен дорес чагылдыру, иң элек, аның төп үсеш закончалыкларын һәм тенденцияләрен, җәмгыятьнең әйдәп баручы көчләрен, алар яулаган казанышларны, длар җиңгән каршылыкларны «тотып алу» һәм иҗатта калку итеп гәүдәләндерү дигән сүз ул. Тарихның, бүгенге тормышның үсеш закончалыкларын һәм тенденцияләрен дөрес аңлау өчен язучыга чын- барлыкны гади күзәтү генә җитми, аңа дөньяны фәнни таяып-белүнең бердәнбер методологик ачкычы — марксистик-ленинчыл теория белән коралланган булу кирәк.
Хәзерге чорны өйрәнгәндә, заман темаларын хәл иткәндә партия документларының әһәмияте аеруча зур. Чөнки аларда җәмгыятьнең нәкъ менә бүгенге үсеш процессы, киләчәк перспективасы анализлана.
Әдәбият өчен заман темасының нинди зур урын тотуын сөйләп тору артык. Бүгенге укучыны нц элек бүгенге чорның тенденцияләре һәм проблемалары, замандашлары һәм аларның уй-карашлары, фикер- хисләре кызыксындыра. Ул бүгенге тормыш мисалында, бүгенге геройлар язмышы мисалында шәхес булып формалаша, тормыш кагыйдәләрен үзләштерә.
Заман темасының конъюнктура белән бер-нинди алыш-биреше юк. Заман темасы — әдәбиятның төп кыйбласы, төп үсеш юлы ул. Димәк, әдәби хәрәкәттә зур, авыр, катлаулы һәм почетлы темаларны — җәмгыятьнең бүгенге төп үсеш тенденцияләрен күтәргән темаларның коммунистик партиялелек принцибы белән турыдан-туры бәйләнеше бар.
Әдәби җыелышларда булмасын, матбугатта булмасын, эшчеләр сыйныфы һәм аның вәкилләре тормышын глгы планга куеп яктырту зарурлыгы турында сүз күп бара. Шуларны гәүдәләндергән җитди әсәрләр аеруча игътибарга лаек була. Бу — татар әдәбиятында да шулай. Соңгы елларда бу
Әдәбият заман темасы белән генә яшәп, халыкның үткәненә бармак аша караса да ярый, днгән икенче бер ялгыш фикер дә тумаска тиеш. В. И. Ленин бүгенге иҗтимагый күренешләрнең асылын дөрес аңлау өчен аларның килеп чыгышын, үсештә нинди чорлар үтүен, хәзер нинди рәвешкә керү, ен өйрәнүнең зур әһәмияткә ия икәнлеген кат-кат искәртә килде. Бу — бик табигый хәл. Узган белән хәзерге, хәзерге белән киләчәк арасында дәвамчанлык бар, диалектик бәйләнеш бар. Бүген бара торган процессларны аларның узганыннан башка аңлавы кыен. Әлеге сөземтә әдәбиятка да бердәй кагыла. Без совет халыкларының, шул исәп-тән татар халкының, героик үткәнен, аның атаклы улларын һәм кызларын гәүдәләндергән әсәрләрне зур кызыксыну белән укыйбыз. шулардан гыйбрәт алабыз, бик күп яңа вакыйгаларны танып-беләбез, эстетик ләззәт табабыз. Күп милләтле совет халыклары әдипләренең эпопеялары, роман-повесть- лары, җыр-поэмалары һ. б.— моңа ачык мисал. Татар әдәбияты вәкилләре Г. Ибра- һимов, М. Гафури, Ш. Усманов, К. Нәҗми, И. Гази, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Г Бәшнров, ф. Хөсни, А. Расих, Ш. Маннур, Н. Фәттах һ. б. әсәрләре дә югарыда әйтелгән фикерне раслап тора. Аларда «халык массасының тарихтагы роле, үткәндәге тарихның иң мөһим, хәлиткеч, борылыш моментларының җанлы процессы һәм халык көрәшен, идеалларын үз көрәше, үз идеалы итеп санаган һәм алгы сафта торган атаклы тарихи шәхесләр бөтен киңлеге, катлаулы һәм каршылыклы күренешләре белән су-рәтләнә» *. Тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә мөрәҗәгать иткәндә коммунистик партиялелек принцибына турылыклы булу — аларга сыйнфый күзлектән чыгып бәя бирү, иҗтимагый үсешнең төп тенденцияләрен объектив гәүдәләндерү, субъективизмга, берьяклылыкка юл куймау дигән сүз.
Әдәб!1ятта тормыш дөреслеге чагылсын дибез. Әмма тормыш дөреслеге белән сәнгать дөреслеге арасына тигезлек билгесе куярга ярамый. Әдәбият чынбарлыкка таянса да, ул аны факт дөреслеге буларак кына гәүдәләндерми. Чөнки тормыштагы кайбер фактларның чынбарлыкны дөрес чагылдырмавы, очраклы характерда булуы ихтимал. Сәнгать дөреслеге — катлаулы күренеш. Ул фактлар дөреслеген генә түгел, хәтта чынбарлыктагы вакыйгалар һәм харак-
'Мирсәй Әмир Үзебез турында. Казав. 1971. 67 бит. inc'^303" ХэйРи Иҗат чишмәләре. Казав, 1975. 106 бит.
теманың әдәбиятыбызда чагылышы турында сөйләгәндә, без Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утларны, Г. Ахуновның «Хәзинәнсе һәм «Хуҗаларны, Ш. Бикчуринның «Каты тонымны кебек китапларга мөрәҗәгать итәбез. КамАЗ төзелешен бөтен киңлеге, бөтен каршылыклары белән гәүдәләндергән иң ятты әсәрләр дә шуңа күрә көтеп алынды, •ларга оператив төстә тиешле бәя бирелде.
Юк, болар язучылар иҗатында конъюнктур темалар түгел. Бу—чор таләбе, бу — җитлеккән социализм җәмгыятенең алга таба үсеш тенденциясеннән чыга торган таләп. Эшчеләр сыйныфының бүгенге тормышыбызда тоткан урынының әһәмияте белән аңлатыла ул- Атың революционлыгы, дис- цмнлнналылыгы, оешканлыгы һәм коллективизмы социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасында аны әйдәп баручы итә.
Яки икенче бер теманы алыйк. Сүз әдәбиятта коммунист образының лаеклы урын алырга тиешлеге турында бара. Урынлы таләп, законлы таләп. «Эпохабызның акылы, намусы һәм вөҗданы» булган партия, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын үзләрендә туплаган коммунистлар заманның иң алдынгы көченә әверелгән икән, аларның иҗтимагый тормышта тоткан урыны һаман әһәмиятлерәк була бара икән, әдәбиятның да әлеге хәлне игътибардан читтә калдырырга хакы юк.
Әлбәттә, әйтелгәннәрдән әдәбиятта гел эшчеләр һәм коммунистлар тормышы гына чагылырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга кирәкми. Болар фикер раслау өчен мисаллар рәвешендә генә китерелде. Әдәбият кешелек җәмгыяте кебек гаять катлаулы системаның барлык якларын, барлык сыйныфларын һәм социаль төркемнәрен сурәтләргә тиеш. Әмма шунысы ачык, тормыш дөреслеген чагылдыру — ни бар шуны стихияле төстә кәгазьгә күчерү түгел. Партиялелек принцибы аңлы иҗат процессының нигезендә ята дибез икән, димәк, художник тормышның үзәнендә ята торган процессларның асылына төшенергә, халыкның олы язмышына бәйле зур проблемаларны күтәрер-гә, җәмгыятьне әйдәп баручы социаль көчләрне алгы планга чыгарырга бурычлы. Бу җәһәттән М. Әмирнең образлы сүзләре хәтергә килә: «Берәү, әйтик, чабата ясый яки кәрзин үрә,—дигән иде ул.— Ә икенче берәү яңа төр автомашина ясый. Икесе дә кирәк әйбер, әмма бәяләре бер дип булмый»1.
терлар асылының дөреслеген генә түгел, күренешләрнең фәлсәфи мәгънәсен ачуны, •ларны идея-эстетик бәяләүне дә үз эченә алаVIII.
СӘНГАТЬ КАНУННАРЫНА ТАЯНЫП
Коммунистик партиялелек социаль-политик һәм гносеологик категория генә түгел, эстетик категория дә ул. Бу аспектлар иҗат процессында аерым-аерым түгел, ә диалектик бердәмлектә чагылалар. В. И. Ленин "Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» һәм башка хезмәтләрендә әдәбият-сәнгать- нең махсус кануннар буенча үсүенә, әдә- бият-сәнгать әсәрләренең үзенчәлекле закончалыклар буенча иҗат ителүенә дә зур игътибар бирде. Ул болай дип язды: «Әдәбият эше механик тигезләүгә, нивелировкага, күпчелекнең азчылык өстеннән хөкем сөрүенә иң аз бирелә... Бу эштә шәхси ини-циативага, индивидуаль һәвәслекләргә күбрәк иркенлек, фикергә һәм фантазиягә, формага һәм эчтәлеккә иркенлек тәэмин итү һичшиксез кирәк»2.
Мәгълүм ки, әдәбият чынбарлыкны образлар ярдәмендә танып-белә һәм образлар системасы белән укучыга тәэсир итә, аңарда эстетик хисләр уята. Коммунистик партиялелек нәкъ менә әсәрнең, политик эчтәлек белән беррәттән, сәнгать законнары нигезендә иҗат ителүен дә күздә тота.
Яңа культураны, шул җөмләдән яңа әдә-биятның. бурычларын билгеләгәндә, В. И. Легши аның моңарчы бөтен дөнья художество культурасы һәм әдәбияты ирешкән дәрәҗә белән генә чикләнмичә, аны узып китү, үткән заманда хыялланырга гына мөмкин булганны уздырырдай гүзәллек иҗат игү зарурлыгын искәртте, бөек коммунистик сәнгатьнең үз эчтәлегенә ярашлы форма табачагын әйтте.
Коммунистик партиялелек принцибына нигезләнгән социалистик реализм әдәбияты иң алдынгы идеяләрне иң камил формаларда гәүләндерүне үзенә бурыч итеп куя. һәр әсәр һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңалык, мәгълүм бер эстетик ачыш алып килергә тиеш, кешелек туплаган эстетик хәзинәгә тәҗрибә өстәргә тиеш. Совет әдәбияты кыска гына вакыт эчендә бөтен
1 Г. Ермвш. Дөньяга марксистик-ленинчыл караш һәм чынбарлыкны сәнгатьчә танып-белү. •Коммунист» журналы. 1973. № 6. 106 бит
’ В И Ленин Әсәрләр 4 нче басмадан тәр- Жемә. 10 том. 31 бит.
VIII Мирсәй Әмир Үзебез турында. 14 бит ’ Гали Халит Иҗат методы һәм стиль мәсьәләләре. «Казан утлары». 1975. № 4. 161 бит
* КПССныц XXIV съезды материаллары. 88 бит.
’ П И. Плукш. Социалистик реализмның формалашуы һәм үсүе (рус телендә). М.. 1973, 311—324 битләр.
■ «Казан утлары», 1974. 8 сан, 160 бит.
дөнья әдәбиятын мәңге җуелмас җәүһәрләр белән баетты.
Сәнгатьтә уртачалыкка урын юк. һәр художник һәр яңа әсәре белән, үзенең сәләтенә карап, үзенчәлекле юллар белән яңа- дан-яңа эстетик үрләр яуларга бурычлы. Әгәр язучы теге яки бу идеяне, сәнгать та-ләпләре белән исәпләшмичә, декларатив төстә әйтеп бирә икән, «андый әсәрнең әдәбият өчен дә, халык өчен дә, партия өчен дә кирәге шул кадәр»1.
Практикада шундый хәлләр дә була: вакыйгаларның кайнар эзеннән язылган, әмма эстетик яңалык дәрәҗәсенә күтәрелмәгән әсәр дөньяга килсә, без авторга конъюнктурщик дигән гаеп ташлыйбыз, кайчак аны мәгълүм карарга иллюстрация бу дип үк җибәрәбез. Әйтерсең лә тема гаепле, әйтерсең лә художник сугар өчен тимернең суынганын көтеп торырга тиеш. Гаеп темада түгел, билгеле. Баксаң, бәла нәкъ менә вакыйгаларны, аларда катнашучы кешеләрнең эш-хә- рәкәтләрен, туларның мотивларын тирән- тен ачып җиткермәүдә, сәнгать кануннары таләпләрен санга сугып бетермәүдә булып чыга. Сүз биредә, әлбәттә, сәләтле каләм осталарының аерым хәлләрдә уңышсызлык - ка очравы турында бара.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әгәр художник идея мәсьәләләренә, политик проблемаларга игътибарны киметү исәбенә эстетик як белән генә мавыкса, эчтәлеккә зыян килә, әсәрнең идея «нагрузкасы» кечерәя. Әгәр дә инде бу үзмаксат төсен алса, аннан «сәнгать сәнгать өчен» концеп-циясенә дә ерак калмый. Ләкин әдәби тәнкыйть һәм укучыларның алдынгы өлеше андый әсәрләрне, иртәме-соңмы, барыбер кире кага.
Социалистик реал:ым методы —«үзенең төп идея-эстетик принцютларына хезмәт иткән сәнгать чараларыннан, стильләрдән тулысыңча файдалану көченә ия булган иҗат методы»2. Моның шулай булуы бик табигый Чөнки чынбарлык никадәр күпьяклы икән, аны чагылдыручы иҗат методының мөмкинлекләре дә күп төрле; хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүче политика тормышның күпьяклылыгыннан читкә алып китми, ә кешеләргә бетмәс-төкәнмәс кыйммәтләрне ачарга һәм үзләштерергә юл ача; чынбарлыкны чагылдыручы
10. «К. У.» 7* 12.
145
художниклар да төрледән-төрле. Социалистик реализм аларның һәркайсына үзенең индивидуаль иҗат йөзен, иҗат стилен тулысыңча ачарга бөтен мөмкинлекләрне тәэмин итә. «Без...— диде Л. И. Брежнев партиянең XXIV съездында,— сәләтләрнең һәм талантларның индивидуальлекләрен тулы ачу ягында»1.
Кызганычка карпты, бездә социалистик реализм методының мөмкинлекләрен кечерәйтеп аңлатырга маташучылар да булды һәм әле дә бар. Моннан берничә ел элек бу метод турында булып узган бәхәсләргә тукталып тормыйбыз. Дискуссия барышында каршылыклы фикерләр байтак әйтелде. Әмма төп, принципиаль мәсьәләләрдә уртак фикерләргә дә киленде. Шулай да социалистик реализм методының хасиятен дөрес аңлатмый торган фикерләр һаман күренә әле. Мәсәлән, П. И. Плукш «Социалистик реализмның формалашлы һәм үсүе» исемле китабында социалистик реализм белән беррәттән романтизм һәм критик реализм методларының яшәп килүен исбат итәргә тырыша1.
Тәнкыйтьче Р. Мостафин әлеге теория шаукымының күпмедер дәрәҗәдә безгә дә килеп җиткәнлеген әйткән иде. «Матбугат битләрендә үк булмаса да. Язучылар союзында уздырылган кайсыдыр җыелышта танылган тәнкыйтьчеләребезнең берсе, хәзерге татар әдәбиятында критик реализм әсәрләре дә яшәргә хаклы, дип белдерде. Н. Фәттахның «Артта калган юллар» һәм А. Гый- ләҗевнең «Өч аршын җир» повестьларын шуцдый әсәрләр рәтенә кертте. Татар совет әдәбиятында романтизм методы белән иҗат ителгән әсәрләрнең яшәргә тиешлеге турындагы фикер исә тагын да активракһәм эзлеклерәк төстә үткәрелде. Аерым алганда, мондый караш В. Воздвиженскийның «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» турында» исемле китабында ачык чагылды»’.
Шунысы бар болар бөтенесе социалистик реализмны «нормативлыктан» һәм «догма- тизмнан» коткару өчен эшләнә. Әмма бу карашлар үзләре үк социалистик реализмны норматив һәм догматик аңлауның ачык чагылышы булып тора.
Күп милләтле совет әдәбиятының үсеш тәҗрибәсе шуны раслый: тормыштан аерыл-маган романтик күтәренкелек тә, чынбарлыкны революцион үсештә сурәтләгәндә, яңалыкны, алдынгыны раслау яктылыгында, ис кене. гомерен кичергәнне, яңага аяк чалучь|| көчләрне тәнкыйтьләү дә социалистик реализм методына ят нәрсә түгел. Бөтен хикмәт әдипнең дөньяга карашында, аның позициясендә, тормыш процессларының асылын объектив гәүдәләндерүендә.
В. И. Ленин мирасына таянып эш итүче партиябезнең бу мәсьәләдә тоткан юлы бик ачык. «Без...— диелә КПСС Үзәк Комитетының XXIV съездга Отчет докладында,— социалистик реализм метогы нигезендә эшләнгән күп төрле һәм бай формалар һәм стильләр ягында торабыз»1.
В. И. Ленин тарафыннан ачылган, партия һаман үстерә килгән коммунистик партиялелек принцибы — чынбарлыкны эстетик та- нып-белү һәм сурәтләүнең бердәнбер объектив юлы ул. Бу принцип тормышта бара торган катлаулы процессларны һәм анда хәрәкәт итүче характерларны, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, марксистик-ленинчыл тәгълимат җирлегендә сәнгать законнары таләпләренә ярашлы рәвештә гәүдәләндерүне күздә тота. Ул иҗат кешеләрен коммунизм идеалларын эзлекле якларга, халык мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куярга чакыра. Шул ук вакытта бу принцип социалистик реализм методын тәшкил итә торган башка иринциплар- ның (халыкчанлык, гуманизм, интернационализм һ. б.) нигезендә ята, буржуаз идеологлар һәм эстетлар арсеналында булган һәртөрле концепцияләрнең ялганын фаш итәргә, идеология көрәшендә совет художниклары' на алгы сызыкта булырга ярдәм итә.